Перейти на главную страницу
«Рассмотрено» Руководитель МО _______/Развалова Т.А./ Протокол № _____от «__» августа 2012г. |
«Согласовано» Заместитель директора по УВР МБОУ «Ульянковская оош» _________/Челнокова Т.П./ «__» сентября 2012г. |
«Утверждаю» Директор МБОУ «Ульянковская оош» _________/Челнокова Н.А./ Приказ № ______от «___» сентября 2012г. |
|
учителя татарского языка и литературы
второй квалификационной категории
Рассмотрено на заседании
педагогического совета
Протокол № __от
«__» августа 2012г.
2012-2013 учебный год
5 нчы сыйныф
(105 сәг)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту программалары”на нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
№ |
Сәгать саны |
Тема |
Лексика |
Грамматика |
6 |
20 |
Без мәктәптә |
Язма эш, хата, күчермәскә кирәк, дәрес әзерләргә кирәк; |
|
2. |
19 |
Мин өйдә булышчы |
Гаҗәп, табигать , искиткеч, хөрмәтле, җылы, кояшлы, быел, узган ел, җыештыра, тузан суырта, су сибә, куша, арып кайта, чүп чыгара, кер үтүкли, балык тота, алдында, артында, янында, каршысында. |
- Боерык фигыль; - Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы; хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше; х з х ф-нең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. - Билгеле үткән заман хикәя фигыль; б ү з х ф-нең зат-сан белән төрләнеше, - Инфинитив - Теләк белдерүнең килә сүзе белән төзелмәсе. - Исемнәрнең тартым белән төрләнеше |
3 |
15 |
Бергә эшлә, бергә аша. |
Минемчә, минем фикеремчә, мин риза, мин ризатү түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, беренчедән, икенчедән, орлык, тегермән, ипи изү, мичкә ягу, икмәк пешү. |
|
4 |
11 |
Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр. |
Эссе, яңгырлы, буранлы, йомшак, җилле, шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле. |
|
5 |
12 |
Минем туган көнем |
Түрдән уз, яңа гына, кыста, тукберкөн, искиткеч, тәртип, иске, ризык, сүзсез. |
|
6 |
9 |
Минем дустым бар |
Игьтибарлы, гадел, ярдәмчел, шәфкатьле, алдашу, рөхсәт ит, әйтергә онытканмын, куркам, сындырырсың, капма, очлама, күп ясама, качкан, батыррак, әләкче, вату, ватык, акылга өйрәтү, чишенү бүлмәсе. |
|
7 |
5 |
Дүрт аяклы дусларыбыз. |
Койрыгын болгый, ук яна (күзләре) томырылып чаба, бөтерелә, колаклары үрә тора, тәпиен бирә, ягымлы, |
|
8 |
5 |
Без спорт яратабыз |
Тән әгъзалары исемнәре, сызлый, теш табиибы. |
|
9 |
2 |
Без Татарстанда яшибез |
Үзара дус, җиләк-җимеш агачлары исемнәре, кош, җәнлек исемнәре, күрше, көтүче, төзүче, чакрым, башкала, борынгы, татклы, горурлык, татарча көрәш, ат чабышы, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү, танылган, атаклы, ашъяулык, бүләк җыялар. |
|
10 |
7 |
Светофор – минем дустым |
| |
11 |
4 |
Диктантлар язу. |
|
|
12 |
1 |
Изложение |
|
|
1. Сан,тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушым-чаларын ялгау тәртибенг амәлиүзләштерү:апа+лар ++ ым + ны; дәф + тәр + ләр + егез + гә.
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
1) өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);
2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади
диктантлар).
Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.
Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.
Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Диктантның күләме һәм аны бәяләү
Сыйныфлар |
Уку елы башында |
Уку елы ахырында |
V |
35— 40 сүз |
40— 45 сүз |
VI |
45 — 50 сүз |
50— 55 сүз |
VI |
55— 60 сүз |
60— 65 сүз |
VIII |
65— 75 сүз |
75 — 80 сүз |
IX |
80— 90 сүз |
90—100 сүз |
X |
95—105 сүз |
105—115 сүз |
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуа-цион хатасы булган диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик, 6 пунктуа-цион хатасы булган диктантка «3»ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка «2» ле куела.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлекле-легенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе — грамоталы язуга.
Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.
Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталы-лыгына төп игътибар бирелә.
Сыйныфлар |
Уку елы башында |
Уку елы ахырында |
V |
55— 65 |
65— 75 |
VI |
70— 80 |
85— 95 |
VII |
90— 95 |
100—110 |
VIII |
110—120 |
120—130 |
IX |
130—140 |
140—150 |
X |
150—160 |
165—175 |
XI |
175—180 |
190—210 |
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4—5 орфографик, 4—5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә «3»ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә «2»ле куела.
Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны
Эш төрләре Сыйныфлар |
Сүзлек диктанты |
Диктант |
Изложение |
Сочинение |
V |
2 |
2 |
|
|
VI |
2 |
2 |
— |
— |
VII |
2 |
2 |
— |
— |
VIII |
2 |
2 |
2 |
— |
IX |
2 |
1 |
1 |
1 |
X |
2 |
1
|
1 |
1 |
XI |
2 |
1 |
1 |
1 |
|
|
|
|
|
Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1—2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион яки 2—3 грамматик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4—5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4—5 грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.
Йомгаклау билгесе
Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш
Предмет |
Сыйныф |
Барлык сәгатьләр саны |
Атнага сәгатьләр саны |
Контроль эшләр саны |
Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны |
БСҮ дәресләре саны |
Дәреслекнең авторы, елы |
Татар теле |
5 |
105 |
3 |
10 |
4 |
11 |
Р.З. Хәйдәрова 2011
|
Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение 7(2), изложение 5(2), зачетлар 5, тестлар 6 сәг
01 10 2014
5 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр
12 10 2014
4 стр.
Татарстан Республикасы Дәүләт программасы нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең, икесен дә белү
15 10 2014
1 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын ук
12 10 2014
3 стр.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле
05 09 2014
3 стр.
Составитель: учитель первой квалификационной категории Мухаметзянова Эльвира Айсаровна
25 12 2014
4 стр.
Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балага татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары
25 12 2014
6 стр.
Мбоу «абдрахмановская средняя общеобазовательная школа» альметьеского муниципального района республики татарстан
25 12 2014
2 стр.