Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3страница 4
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
«СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №2» г. АЛЬМЕТЬЕВСКА
Рассмотрено Согласовано Утверждено

на заседании ШМО заместитель директора и введено в действие

протокол №_______ «_28_»__08____2012г. приказ№__159\2______

от «_27_»_08_____2012г. от«_29__»__08____2012г.

_________________ ____________ __________________

/Гусманова Э.М../ / Фархутдинова Л.Н./ /Панкова Г.Н./

Рабочая программа

по татарскому языку

для 7 класса (русской группы)

Составитель: учитель первой квалификационной категории Мухаметзянова Эльвира Айсаровна

2012-2013 учебный год

АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы статусы
Программа нигезенә Россия, Россиянең һәм Татарстанның “Мәгариф турында” законнары , Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыкларының рус мәктәпләрдәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (2005)салынды ,”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында “ Татарстан Республикасы Законына (2004 ел,1 июль ), «2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программа”сы на (2004 ел,11 октябрь ),Россия Федерациясенең 309-ФЗ номерлы Законына (2007 ел.,1 декабрь ), “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар укыту программалар”га (төзүче авторлары:Ч.М.ХарисоваК.С.Фәтхуллова,З.Н.Хәбибуллина,В.А.Гарипова,Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011), “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технорлогия нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар) төзүче-авторлары:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева;ТР ның Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан 2012 елның 9 июлендә чыккан 4154/ 12 номерлы Татарстан республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” һәм 2012 елның 10 нчы июлендә чыккан 4165 / 12 номерлы Татарстан республикасының урта гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” дип исемләнгән боерыгына һәм тәкъдим хатларына (№7699/12,23.06.2012,№9777/12,13.08.2012;№9807/12,13.08.2012),Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “2 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең базис укыту планына һәм мәктәпнең «Положение о рабочей программе» локаль актына ,шулай ук ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә нигезләнеп төзедем
Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географи курыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек ҖиңүгәТатарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.
2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик оза еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлыккебексәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.



3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессындазур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягәия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыруда шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашу да кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.


Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

1.Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.

2.Исемфигыль формасыбеләнтаныштыру.

3.Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.

4.Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

5.Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

6.Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.

7.Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

8.Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).

9.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

10.Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

7 нче сыйныфта татар теле атнага 3 дәрес, 1нче чиректэ 27 сәгать , 2нче чиректә сәгать 21 , 3нче чиректә 30 сәгать , 4 чиректә 27 сәгать , елга 105 сәгать.Программаның эчтәлек һәм гамәли өлешләре материалны берләштерү исәбенә үтәлә.


7 нче сыйныфукучыларына татар теленнән белем бирүнең эчтәлеге



Бүлекләр, темалар

Дәреснең темалары

Сәгатьләр саны

1

Яхшы уку җиңелме?

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Мин җәйне ничек үткәрдем?

Хәл фигыль формалары. Хәл фигыль формаларын язуда куллану.

Җөмләнең баш кисәкләре. Күрә бәйлеген куллану Сүзләргә кушымча ялгану тәртибе. З.Туфайлова. “Самат” шигырендәге лексик-грамматик материал. “Самат” шигыре өстендә эш. Ш.Маннур биографиясендәге лексик-грамматик материал. Сүзлек диктанты. Ш.Маннур.”Киңәш” шигырендәге лексик-грамматик материал. Ш.Маннур. “Киңәш” шигыре өстендә эш. М.Мәһдиев.“Рус теле дәресендә”әсәрендәге лексик-грамматик материал. М.Мәһдиев.“Рус теле дәресендә”әсәре өстендә эшне дәвам итү. М.Мәһдиев .“Рус теле дәресендә” әсәре буенча сөйләмгә чыгу. М.Мәһдиев.“Рус теле дәресендә”әсәре буенча

диалогик сөйләм. Билгеләү алмашлыклары. Сан. Язылышы, кулланылышы. Казанда Милли китапханәгә нигез салу. “Белем һәм тормыш” темасын кабатлау.




20

2

Мин һәм минем яшьтәшләрем

“Аралашу серләре” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Контроль эш “Белем һәм тормыш”. (I чиреккә). Хаталар өстендә эш. Фигыль формалары. Алынма сүзләр. “Кешеләр белән бик авыр аралашсагыз...”текстындагы лексик-грамматик материал. Н.Фәттахның “Велосипедлы Мөнир” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Җөмлә кисәкләре. Сүзлек диктанты .Аергыч. “Минем төсем яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал. Тәмамлык. Х. Гарданов хикәяләре өстендә эш. “Син һәм синең яшьтәшләрең” темасын кабатлау.

13

3

Безнең ял

Аныклагыч. Үз фикереңне белдерү формалары. “Циркта”текстындагы лексик-грамматик материал. “Циркта”тексты аша диалогик сөйләм төзү “Музыка дөньясында” тестындагы лексик-грамматик материал. Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльләрне кабатлау. “Безнең музейларыбыз”текстындагы лексик-грамматик материал. Кабатлау.“ Безнең ял”. Контроль эш.”Мин һәм минем яшьтәшләрем”. (II чиреккә) Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәкләре.“Безнең ял” темасын кабатлау.

13

4

Өлкәннәр һәм без

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше.

Хәл.Хәлне ныгыту. Вил Казыйханов. “Вөҗдан газабы”әсәре өстендә эш. Хәл төрләре. Тәрбиялелек турында. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль. Ш.Галиев. “Тагын бер рәхмәт” шигыре өстендә эш. Ф. Хөсни. “Сөйләнмәгән хикәя”

( II өзек) өстендә эш. “Өлкәннәр һәм без” темасын кабатлау.


10

5

Без Татарстанда яшибез.

Татарстан- минем Республикам. “Син табигать баласы” текстындагы лексик-грамматик материал. Теләк фигыль һәм теләкне белдерү. Теркәгечләр. Сүзлек диктанты .“Урман” тексты өстендә эш. “Урман” тексты буенча сөйләмгә чыгу.Исемнәр ясалышы. “Табигать һәм без” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Табигать серләре. “ Табигать һәм кеше” темасын кабатлау.

10

6

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Һ.Такташ. “Караборынның дусты” әсәрендәге лексик-грамматик материал. Һ.Такташ турында белешмә. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль. Барлык-юклык формасы.

“Караборын шәһәргә бармады”әсәрендәге лексик-грамматик материал. “Юлдаш”хикәясе өстендә эш. БСҮ. Минем этем. Дүрт аяклы дусларыбыз. “Минем дуслырым” темасын кабатлау.



8

7

Әдәбият һәм сәнгать дөньясында

Теләк фигыль.“Туган ягым турында. Контроль эш. “Минем дуслырым”. (III чиреккә) Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре. Татарстан Республикасы турында сөйләшү. “Туган ягым –Татарстан” хикәясендәге лексик-граматик материал. Татарстан Республикасы турында сөйләшү.

Сүз ясагыч кушымчалар. “Үз илемдә” шигырендәге лексик-грамматик материал. Сара Садыйкова.“Үз илемдә” шигыре өстендә эшне дәвам итү. “Илһам Шакиров” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Ирек Мөхәммәдев”хикәясендәге лексик-грамматик материал.Ирек Мөхәммәдев турында сөйләшүне дәвам итү.Ирек Мөхәммәдев”хикәясе буенча сөйләмгә чыгу.“ Татарстанның уллары һәм кызлары” темасын кабатлау.



15

8

Юл йөрү кагыйдәләре.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.“Светофорның матур кызга күзе төшкән” хикәясендәге лексик-грамматик материал.БСҮ” Юл йөрү кагыйдәләре”.В.Казыйханов. “Ашыкма” шигыре өстендә эш. “Солтания белән күбәләк”хикәясендәге лексик-грамматик материал.“Сфетофор – минем дустым” темасын кабатлау.Еллык контроль эш.Хаталар өстендә эш.Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Фигыльләрне кабатлау.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.Сүзлек диктанты .Исемнәрне кабатлау.Сүз төзелешен кабатлау.Йомгаклау

16



Контроль эшләр




Бүлек темасы

Контроль эш


Гомуми саны

1

Белем һәм тормыш

1

1

2

Мин һәм минем яшьтәшләрем

2

2

3

Безнең ял

1

1

4

Без Татарстанда яшибез.

1

1

5

Әдәбият һәм сәнгать дөньясында

1

1

6

Юл йөрү кагыйдәләре.

2

2


Контроль эшләр графигы


класс

Контроль эш төре

тема

дата

7 а,б.в

с\д

Белем һәм тормыш

26.09.12




к/э

с/д


Мин һәм минем яшьтәшләрем

26.10.12

14.11.12





к/э

Безнең ял

19.12.12




с/д

Без Татарстанда яшибез.

8.02.13




к/э

Әдәбият һәм сәнгать дөньясында

18.03.13




к/э

с\д


Юл йөрү кагыйдәләре.

10.05.13

22.05.13


следующая страница>


Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса

Составитель: учитель первой квалификационной категории Мухаметзянова Эльвира Айсаровна

559.82kb.

25 12 2014
4 стр.


Рабочая программа по татарскому языку в 8 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Планлаштырылган контроль дәресләр: диктантлар 7(2), сочинение 7(2), изложение 5(2), зачетлар 5, тестлар 6 сәг

579.56kb.

01 10 2014
5 стр.


Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 8

Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балага татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары

693.64kb.

25 12 2014
6 стр.


Рабочая программа по татарскому языку Фархутдинова Нияза Хамитовича 11 класс Рассмотрено на заседании

Мбоу «абдрахмановская средняя общеобазовательная школа» альметьеского муниципального района республики татарстан

406.03kb.

25 12 2014
2 стр.


Рабочая программа по русскому языку для 4 класса разработана на основе: -государственного стандарта основной общеобразовательной программы
1103.88kb.

14 12 2014
7 стр.


Рабочая программа по татарскому языку в 5 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту пр

473.13kb.

12 10 2014
4 стр.


Рабочая программа по предмету Искусство (изо) для 6 класса

Данная рабочая программа «Изобразительное искусство в жизни человека» по изобразитель-ному искусству для 6 класса составлена на основе

273.45kb.

15 12 2014
1 стр.


Рабочая программа по физике 10 класса учитель Садыкова С. Д год составления 2012-2013 учебный год Класс 10 класс

Рабочая программа составлена в соответствии с учебным планом и на основе программы Г. Я. Мякишева для 10 класса общеобразовательных учреждений

659.79kb.

18 12 2014
5 стр.