“
Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга граҗданка О.И. Питеркина шикаяте буенча эшне карап тикшерүгә алуны туктату турында
Казан шәһәре 2010 елның 22 сентябре
Татарстан Республикасы Конституция суды, Рәисе В.Н. Демидов, Рәис урынбасары Р.Г. Сәхиева, судьялары Ф.Н. Баһаутдинов, Л.В. Кузьмина, А.А. Хамматова, А.Р. Шакараев составында,
суд утырышында “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга граҗданка О.И. Питеркина шикаятен “Татарстан Республикасының Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 44 статьясы нигезендә алдан өйрәнгән судья Л.А. Гусеваның бәяләмәсендә бәян ителгән дәлилләр хакында докладчы судья Р.Г. Сәхиеваның мәгълүматын тыңлаганнан, тапшырылган документларны һәм башка материалларны карап тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Конституция суды
а ч ы к л а д ы:
1. 2010 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Конституция судына граҗданка О.И. Питеркинадан “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаять рәвешендә мөрәжәгать алынды.
Мөрәҗәгать итүче үзенең шикаятендә шәхси эшмәкәр буларак Казан шәһәре базарлары территориясендә палаткадан яисә автомобильдән үсентеләр һәм үсемлек орлыклары сатарга теләге барлыгын күрсәтә. Ләкин Казан шәһәре базары администрациясе хезмәткәрләре, “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының катнаш һәм ачык базарлар эшчәнлеген – 2005 елның 1 гыйнварыннан Казан шәһәренең тарихи үзәге территориясендә, ә 2005 елның 1 июненнән Казан шәһәренең бөтен территориясендә тыюны билгели торган 5 пунктына таянып, аның теләген үтәүдән телдән баш тарталар. Моннан тыш, күрсәтелгән карар белән расланган Казан шәһәрендә базарларның эшләү кагыйдәләренең 2.1 пунктындагы дүртенче абзацы нигезендә базар территориясендә автомашиналардан азык-төлек товарларын һәм азык-төлек булмаган товарларны сату тыела.
Мөрәҗәгать итүче “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының күрсәтелгән нигезләмәләре аның Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 һәм 50 (1 һәм 3 өлешләре) статьяларында беркетелгән конституциячел хокукларын бозалар дип саный.
Бәян ителгәннәр нигезендә гражданка О.И. Питеркина “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының ул дәгъва белдерә торган аерым нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килә дип саный һәм Татарстан Республикасы Конституция судыннан аларны Татарстан Республикасы Конституциясенең күрсәтелгән нормаларына туры килми дип тануны сорый.
Татарстан Республикасы Конституция судына шикаять биргәндә гражданка О.И. Питеркина, катлаулы матди хәлен исәпкә алып, дәүләт пошлинасын түләүне кичектерү турында үтенечнамә белән мөрәҗәгать итте.
Шикаятьне алдан өйрәнү барышында шикаятькә өстәмә гариза (2010 елның 19 маендагы 5/22 керү номеры) алынды, анда мөрәҗәгать итүче үзенең шикаятен Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында карауны сорый.
Казан шәһәре базарлары территориясендә палаткадан яисә автомобильдән үсентеләр һәм үсемлек орлыклары сату мәсьәләсе буенча О.И. Питеркина Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән, ә ул исә үзенең 2010 елны 7 июнендәге 3405 номерлы җавабында Казан шәһәренең ваклап сату базарларында сәүдә урыннарын урнаштыру һәм бирү тәртибе "Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2006 елның 30 декабрендәге 271-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы нигезендә гамәлгә ашырылуын аңлаткан һәм гражданка О.И. Питеркинага базарда сәүдә урыны алу өчен базар белән идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә һәм сәүдә эшчәнлеген башкару турында шартнамә төзергә тәкъдим иткән.
2. Күрсәтелгән мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Конституция судында карала башлаганчыга кадәр гражданка О.И. Питеркина 2010 елның 7 июнендә үзенең шикаятен кире алу турында гариза белән мөрәҗәгать итте. "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 47 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция судына мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Конституция суды утырышында эшне карый башлаганчыга кадәр мөрәҗәгать итүче тарафыннан кире алынырга мөмкин. Мөрәҗәгать кире алынган очракта эшне карап тикшерүгә алу туктатыла.
Бәян ителгәннәрдән чыгып һәм “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы җиденче өлешенә, 47 статьясына, 66 статьясындагы беренче һәм бишенче өлешләренә, 72 статьясының икенче өлешенә һәм 73 статьясындагы беренче өлешенә таянып, Татарстан Республикасы Конституция суды
б и л г е л ә д е:
1. Граҗданка О.И. Питеркинаның “Казан шәһәрендә базар сәүдәсен тәртипкә китерү һәм базарларның эшләү кагыйдәләрен раслау турында” Казан шәһәре администрациясе башлыгының 2004 елның 9 декабрендәге 1982 номерлы карарының аерым нигезләмәләре белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаяте буенча эшне карап тикшерүгә алуны мөрәҗәгать итүче әлеге шикаятьне кире алуга бәйле рәвештә туктатырга.
2. Бу шикаять буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Билгеләмәсе катгый һәм аңа карата шикаять бирелми.
3. Бу Билгеләмәнең күчермәсен гражданка О.И. Питеркинага җибәрергә.
4. Әлеге Билгеләмә “Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре”ндә басылып чыгарга тиеш.
№
7 – О Татарстан Республикасы
Конституция суды