Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Әтнә районы Әйшияз башлангыч мәктәбенең

1нче квалификацион категорияле укытучысы

Шакирова Венера Илгизәр кызы

Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы

Тема: «Татар егете» бәйгесе.

Максат: мәктәпнең иң яхшы егетен билгеләү; укучыларның белемнәрен ачыклау; буш вакытны күңелле итеп үткәрү; эстетик зәвык тәрбияләү.

Чара төре: бәйге.

Материал: “Ачык дәрес”,2006ел, “Мәгариф” №12,2007, №1,2008, “Балаларга үгет – нәсыйхәт” 14 – 57 битләр, “Этикет”пособие для учителя.

Әзерлек эше:татар халык биюе өйрәнү, мәкальләр туплау,әдәплелек дәресләре үткәрү.

План.


  1. 1нче котлау.

  2. 1нче бәйге “Зирәклек” конкурсы.

  3. 2 нче бәйге . Бию конкурсы.

4.3нче бәйге. “Мәкальнең дәвамын бел! “ конкурсы.

5. 4нче бәйге” Кул эшләре” конкурсы.

6. 5нче бәйге. Әдәплелек конкурсы.

7.Укучыны яклау.

8. Иң – иңнәрне котлау, грамоталар тапшыру.
«Хәерле “ дип бала битен юган,

“Хәерле ” дип туйлар уздырган.

Шуңа күрә йөзе иман нурлы

Ә эшләре һәрчак уң булган.


Әби – бабай гадәтләре белән

“Хәерле” дип башлыйк эшләрне.

“Хәерле иртә”, “Хәерле көн” телик

“Хәерле” дип башлыйк кичәне.


Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,

Кирәк һәммәбезгәдә.
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек:

Үзе бәйрәм – балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак.
Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм - бүгенгесе

“Татар егете” бәйгесе.



Музыка астында катнашучы балалар сәхнәгә күтәреләләр.

Хәерле көн, хөрмәтле әтиләребез, катнашучы егетләр, кунаклар! Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярыш – кичәбезне башлыйбыз. Без бүген иң – иңнәрне ачыкларбыз. Әйдәгез сезне кызлардан торган жюри белән таныштырыйк.

Халык: “Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый” – ди. Сез барда илебез хур булмас. Сүзебезне батырлыктан башлагач Л. Толстой сүзләрен әйтми мөмкин түгел : “” Бу ярышта катнашуыгыз үзе үк батырлык бит!

Биремнәрдә очраган каршылыкларны җиңел генә үтә алырсыз дип ышанып калабыз.


Чын күңелебездән олы бәйрәмегез белән сезне!

Сезнең бәхет капкасын,

Кайгы – хәсрәт какмасын.

Бәла – каза дигән нәрсә,

Сезнең өйне тапмасын.

Кулыгыз – кулга нык тотынсын,

Бәхтегез мул булсын!

1 нче бәйге.

Зирәкләр конкурсы. Кызыклы сорауларга җавап бирү.

Менә син ничегрәк,

Башыңны эшләтәсең?

Кызыклар дөньясында

Адашмыйча йөрисең!

Бар яктан да белемлеме

Шуны тикшереп карыйк,

Зирәклек һәм тапкырлыкта

Үз көчебезне сыныйк.


  1. Сандугачның икенче исеме ничек? (былбыл)

  2. Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (йомырка салмый)

  3. Кайсы кош иң каты тешли? (кошларның теше юк)

  4. Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кош)

  5. Нинди кошлар яңгыр буласын алдан сизәләр? (карлыгач)

  6. Татарстанда таулар бармы? (юк)

  7. Татарстан хоккей командасының исемен әйт. (Ак барс)

  8. Футбол командасында ничә уенчы уйный? (11уенчы)

  9. Олимпия уеннарында җиңүчеләргә нинди бүләкләр тапшырыла? (медальләр һәм дипломнар)

  10. Бокс уен кыры ничек дип атала? (ринг)

  11. Футбол кырында тупның читкә чыгуы ничек атала? (аут)

  12. Ничә төрле йөзү ысулы бар?(кроль, брасс, баттерфляй)

  13. Синең уку китабының авторы кем? (2 кл –С.Г. Вәгыйзов,Р. Г. Вәлитова ,3кл – М.Х. Хәсәнова, Р. М.Миңнуллин, 4кл –Р. Г. Ягъфәрова)

  14. Мәктәптә ничә ишек бар?(5)

  15. Мәктәптәге укытучыларның исем, фамилияләрен әйтеп чык.

  16. Мәктәпкә керү өчен ничә баскыч күтәреләсең? (5)

  17. Көндәлек тышында нәрсә сурәтләнгән?(өстә герб, кремль сурәте)

18.Безнең мәктәп ничәнче елны төзелгән? (1960)
2 нче бәйге.
Бию конкурсы. Татар бию көенә берүк хәрәкәтләрне биеп күрсәтергә.

Басыгыз, дуслар, басыгыз

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Бу балалар дисеннәр.

Бие әйдә, бие әйдә,

Аякларың талмасын!

Үкенечкә калмасын.

Яшь вакытта биеп калыйк

Татар халык көйләренә

Җилкенеп биеп алыйк!

3 нче бәйге.

Мәкальнең дәвамын бел! “ конкурсы.

Кем тапкыр, кем зирәк

Мәкальләрнең ахырына

Җавап тапсын тизрәк.
1.Ефәк билбау бил күрке, батыр егет ил күрке.
2.Идел кичми ил булмый, куркак егет ир булмый.
3.Ил язмышы – ир кулында,

Ир язмышы – ил кулында.
4.Ат – тауда, егет яуда сынала.
5.Ятып калганчы атып кал.
6.Тырышканның даны чыга, иренгәннең җаны чыга.
7.Җитез егет җир астыннан җиз энә табып алыр.
8.Ирне юлдашына карап беләләр.
9.Батыр ут булыр, куркак юк булыр.
10.Батыр кешегә бер эш тә авыр түгел.
11.Яман белән юлдаш булма, дошман белән сердәш булма.
12.Егет булсаң, егет бул, арыслан киек кебек бул.
13.Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.
14.Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә.
15. Иркә бала ир булмас.
16.Тәвәккәл таш ярыр,

Булдыксыз баш ярыр.
17. Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
18. Куркуын җиңгән батыр булыр.

4 нче бәйге.

Егетләр әзерләнгәндә әниләр өчен бирем: “Иң күп сүз”. Батырлык сүзенә кергән хәрефләрдән сүзләр төзергә.

Кул эшләре” конкурсы.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта.

Кушкан эшне тайчынмыйча

Тырышып эшләгән чакта.
Салат өчен краб таякчыкларын турарга.

5 нче бәйге.

Әдәплелек конкурсы.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк!

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел,

Изге сүзләр, җылы куллар,шатлык телик.

Әдәплелек кагыйдәләрен беләсеңме?


  • Әгәр син дәрескә соңга калсаң нишләргә тиеш?

  • Авыруның хәлен белергә килгәч син нәрсә турында сөйләшергә тиеш?

  • Исәнләшкәндә егетләр башта нишләргә тиешләр?

  • Табынга син кайчан утырырга тиеш?

  • Бүләк алгач син нишләргә тиеш?

  • Кызлар күңеленә ачкыч бармы?

  • Нинди кешеләр белән дуслашмаска?

  • Транспортта нишләргә ярамый?

  • Әгәр берәр кеше сиңа ошамый икән,ул хакта син аңа әйтергә тиешме?

  • Театрда, циркта рәт арасына ничек керергә?

  • Вакыт күпме икәнлекне ничек сорарга?

  • Ишектән башта кем керергә тиеш?


6 нчы бәйге.

Һәр укучының яклаучысы (әтисе яки әнисе, әбисе яки апасы) чыгыш ясый.

Зирәклектә тапкырлыкта

Көч сынашып алдыгыз.

Белик әле арагызда

Артист икән кайсыгыз?
Жюри баллар исәпләгәндә чыгыш: Нигъмәтҗанова Рузалия башкаруында һинд кызлары биюе.
Әйдәгез, кадерле дуслар,

Туктатабыз уенны,

Кайсы тапкыр алды икән

Иң беренче урынны.

Жюри безгә әйтер шуны.


7. Җиңүчеләрне котлау, грамоталар тапшыру.

Иң зирәк бала –

Иң оста биюче –

Иң оста куллы-

Иң тапкыр бала –

Иң әдәпле бала –



Иң – иң беренче бала-

«Татар егете» бәйгесе

Максат: мәктәпнең иң яхшы егетен билгеләү; укучыларның белемнәрен ачыклау; буш вакытны күңелле итеп үткәрү; эстетик зәвык тәрбияләү

54.89kb.

15 12 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Г. М. Хамидуллин Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Татар Шуган авылы

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде

313kb.

14 12 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе для 7 «А,Б» класса

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту программасы буенча аңлатма язуы

368.18kb.

25 12 2014
2 стр.


Литературоведение, языкознание

Габдулла Тукай. 1886-1913: фотоальбом / сост и фото З. Баширова. – Казань: Татар кн изд-во, 2006. 303 с. Текст парал татар., рус

16.68kb.

12 10 2014
1 стр.


10 нчы сыйныф Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф. Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005

293kb.

08 10 2014
1 стр.


Рус мәктәбендәге татар балаларына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” Зиатдинова Гөлназ Ш

Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы – II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

157.79kb.

23 09 2014
1 стр.