Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1


8 сыйныф укучысы Мингазова Рания эше.

2011-2012 уку елы

Максат: Экологик белемнәрне тирәнәйтү, авылның табигатен географик өйрәнү максатында, укучыларны иҗади тикшерү эшенә тарту.

Куелган мәсьәләләр:

  • авылның географик атамаларын өйрәнү, “Авылым географиясе”;

  • атамаларның тарихи килеп чыгышы;

  • авылның топографик картасы, экологик бәйләнеш;

  • су – тереклек чыганагы, “Экологик сукмак”;

100_7501

Фюзис – грек сүзе табигать дигәнне белдерә. Беренче тапкыр бу сүзне 4 гасырда яшәгән бөек акыл иясе философ Аристотель әйткән. Русс телендә бу сүзне 18 гасырда В. М. Ломоносов кертә. Бүгенгесе көндә табигать һәм аның закончалыкларын, глобаль проблемаларын өйрәнү, чишү, галимнәрнең генә түгел һәр кешенең беренче бурычы. Табигать - зур ул, бай ул, катлаулы ул. Аны өйрәнү - дәвамчанлыкны, белемне буыннан-буынга тапшырып тирәнәйтүне, тырышлыкны сорый торган процесс.



Соңгы вакытта кешелек дөньясының глобаль экологик проблемалары булып:

  • климат үзгәрүе, җылынуы (парник эффекты); стратосферадагы озон катлавының юкалануы; төче су проблемалары; җир асты суларының пычраную; кислоталы явым-төшемнәр; биологик күптөрлелекнең азаюы; химик калдыкларның читкә чыгарылуы; атом станцияләренең тирә-якка йогынтысы; туфрак эррозиясе; тропик урманнарның юкка чыгуы; чүлләр күбәюе кебек табигать үзгәрешләре килеп баса.

Төрле климат шартларында ятуыбызга карап, һәр илнең үзенең экологик проблемалары бар.

Россиянең экологик проблемалары:

  • суның һәм җир өслегенең пычрануы; завод фабрикаларның һаваны пычратуы; кислоталы яңгырлар; урманнар киселү, елгаларның саегуы, һ. Б.

Татарстанның экологик проблемалары:

  • су һәм җир өстенең нефть калдыклары белән пычрануы; ашламаларның, тереклек калдыкларының һәм пычрак суларның сулыкларга агып төшүе;

Районның һәм авылыбызның экологик проблемалары:

  • суларның, чишмәләрнең кибүе һәм пычрануы; туфракларның селтәләнүе һәм эррозиягә бирелүчәнлеге; урманнарның киселүе, зарарлануы.


Бу проблемаларны ничек чишәргә соң?

Моны бер кеше генә чишә алмый. Татар халык мәкалесендә язылган бит: - “Ил төкерсә, күл була”. Әгәр һәрберебез берәр кечкенә генә экологик проблеманы чишү өчен бер генә адым ясасак та безнең илебезнең, җир шарының глобаль проблемаларын азайтып булыр иде. Ләкин, кеше хәзер кулланучы гына булырга өйрәнде. Ул кемнеңдер һаваны, суларны, туфракларны чистартуын, гигант чүп өемнәренең яшел газоннарга әйләндерүен, урманнар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауны көтеп ята. Шуның өчен хәзер кешеләрдә экологик культура тәрбияләү бурычы килеп баса. Кеше күп хаталарны табигать законнарын җитәкли белмәү нәтиҗәсендә ясый.

Экологик культураны тәрбияләүдә беренче чиратта мәктәп зур эш башкара, чөнки аны кече яшьтән үк булдырырга кирәк. Экологик тәрбиянең иң төп өлеше булып табигать белән турыдан-туры аралашу, аңлы рәвештә үзеңнең саләмәтлегең турында уйлау, кайгырта белү, һәрбер тереклек иясенә хөрмәт белән карау, табигатьне бөтен бизәкләре, формалары, тавышлары белән кабул итү һәм саклау законнарына өйрәтү. Бу юнәлештә мәктәптә укытыла торган дәресләргә экология фәнен интегральләштереп кертүне күздә тоталар.

Безнең мәктәптә экологик темаларга семинарлар, ярыш-дизайннар, класс сәгатьләре, гербарийлар әзерлибез, рефератлар, сочинениелар конкурсы үткәрәбез. Без “Кешелекнең глобаль проблемалары”, “Мин туган ягымны беләмме?”, “Татарстанның кызыл китабы”, “Туган як табигате”, “Нәүрүз бәйрәме”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Кошлар көне”нә багышланган кичәләр, анкеталар үткәрәбез. Һәр елны сентябрь азагында “Чишмәләр көне” үткәрелә.

Табигый материаллардан ясалган әйберләр күргәзмәсе оештырабыз, кемнеке кызыклырак икәнлеген билгелибез. “Туган ягым буйлап”, “Табигатьне саклыйк!” дигән стендлар эшләдек, газеталар чыгардык. Һәр елны кош оялары ясап эләбез, чистартабыз, яңартабыз. Кыш көне җимлекләр куеп кошлаучы кошларны ашатабыз.

Табигатьне саклауга, тирә-якны чиста тотуга чакырган табличкалар язып, авыл территориясе, чүплекләр тирәсе, урманнарга элдек. Плакатлар һәм рәсемнәр конкурслары оештырабыз, сочиненияләр язабыз, шигырьләр чыгарабыз.

Мәктәп бинасын яшелләндерү өчен дә бик күп эшләр башкарылды, оранжерия төзелде, классларда һәм залда 100дән артык төрледән-төрле үсемлекләр үстерәбез. Ул үсемлекләрне тәрбияләү безгә табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Конкрет экологик фикерләү, үстерүдә экскурсияләрнең роле бик зур. Экскурсияләрдә без үзебезнең белемнәребезне тирәнәйтәбез, белем һәм күнекмәләрне күрсәтәбез. Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдә һәм нормаларын үзләштерәбез, төрле күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрәбез.

Безнең мәктәп зур Сөлчә елгасы кушылдыгы, Сөлчә бассейнына урнашкан. Елга турында материаллар (суның температурасын, үтә күренүчәнлеге, тирәнлеге, агым тизлеге)җыябыз, үсемлекләр, ерымнар торышын, туфраларын тикшерәбез. Мәсәлән бездә болын туфракларының 20дән артык төре, коллекциясе бар, аларны дәресләрдә файдаланабыз.

Экологик тәрбия бирүдә “Экологик сукмак”ның роле бик зур, шуны аңлап безнең мәктәптә ул 10 ел тирәсе элек төзелгән иде. Ул үз эченә җирле сулыкларны, кое, чишмәләрне, күл һәм сазлыкларны ала. План буенча анда кышын һәм җәен күзәтү эшләре алып барабыз. Сулыклар тирәсе чистартыла, чишмә буралары төзекләндерелә, табигатьне саклау эшләре алып барыла. Табигатькә сакчыл караш булдыру йөзеннән, авыл территориясендәге чишмәләне аерым классларга бүлеп бирдек һәм карауны йөкләдек. Мәсәлән”Кабык күпер” чишмәсе өчен 10 сыйныф җаваплы. Юл өсте буларак укучылар һәрвакыт аның чисталыгын күзәтеп, тирә-ягына чәчәкләр, агачлар утыртып, чишмә юлларын чистартып, беседканы буяп торалар. Бу чишмәдән 9 чишмә юлы чыга. Чишмәләр көнен шушы чишмә буенда үткәрәбез. ”Буровой чишмәсе” 8нче сыйныф укучыларына йөкләнде. Башка чишмәләрдә шул рәвешле укучылар күзәтүе астында тора. Авылыбызны ике өлешкә бүлеп агучы Сөлчә елгасы да читтә калмый, һәр яз елга буйларын чуп-чарлардан чистартабыз. Чишмәләрнең атамалары белән кызыксынып, без бик күп материал җыйдык һәм “Туган як топонимикасы” дигән альбом ясадык, “Авыл географиясе”н яздык. Анда барлыгы 40-лап географик атама өйрәнелде. Шуларның 5се сазлык, 8 зур чишмә, 1 зур елга 8 кече елгалар, 10 буа, 2 күл, 20 төбәк: борын, сырт, алан, атау, чокырлар һәм сызалар. Географик атамаларның күбесенә авыл халкы исем биргән. Ул тормышта булган берәр вакыйга белән бәйле. Мәсәлән “Үгез чирәме ” атамасы революциягә кадәр, авылда нәсел үгезләре асраганнар. Ул елны кыш салкын булу сәбәпле маллар үлә башлаган. Халык уйсу җирдәге чирәмлеккә малларын, күпчелек үгезләрен чыгарган. Шул үгезләр барысы да исән калган. Шул көннән башлап бу уйсылукка “Үгез чирәме” исемен биргәннәр.

Бу турыда һич тә әйтмичә мөмкин түгел. Утыз Имән авылы атамасы. Үз гомерендә

Габдерәхим Яңа Кадига берничә тапкыр кайтып киткән. Авыл табигатьнең бик матур җиренә урнашкан булган.

Авылдан ерак түгел урман ачыклыгы булган, анда төз утыз имән усып утырган. Еш кына ул: “И, имәннәр! Мине авылга кайтаручы сез генә бит”- дип әйтә торган булган. Хәзер ул алан “Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы” дип йөртелә. Ул елларда авылның исеме “Утыз Имән” булган. Революциядән соң колхозлар барлыкка килгәч, авыл Кади исемен алган. 2000нче елда бөек шәхес, мәгърифәтче, философ, шагыйрь, тәрҗемәче, фәлсәфи фикер иясе – авылдашыбыз Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари хөрмәтенә авылга “Утыз Имән”исеме яңадан кайтарып алынды. Хәзерге вакытта безнең мәктәптә һәр 5 ел саен республикакүләм фәнни-практик конференцияләр уздырыла. 2004нче елда Габдерәхим Утыз Имәнинең 250 еллык юбилеена багышланган конференция ахырында “Җиңү бакчасына” кунаклар, укучылар тарафыннан 30 имән агачы утыртылды. Ул бакчага укучылар шефлык итә.



Укучыларыбыз экологик белемнәрне арттыру максатында, берничә урында географик тикшеренүләр алып бара. Тикшерү эзлеклелеген буыннан-буынга күчереп эшне дәвам итәбез. Мәсәлән шушы атамаларның берсе турында карап үтик.

Буровой (Нефтянниклар) чишмәсе. 1960 елларда җир асты байлыкларын тикшерү максатыннан, Сөлчә елгасы үзәненә, шундый разведка, ясый торган кечкенә “экспедиционная буровая” килеп урнашты. Ул чорда анда су юк иде, бик матур яшел хатфә кебек болын иде. Нефтяниклар эшләү, яшәү өчен кирәк булган барлык җиһазларын китереп урнаштырдылар. Көпчәк өстендәге өйләр, элемтә колбалары, антенналар, гомумән алар урнашкан урын кечкенә генә поселокка охшап китте. Инде менә шуннан соң нефтянниклар бораулау эшенә керештеләр. Бораулаган вакытта кинәт шушы урыныннан су фонтаны бәреп чыкты. Нефтянниклар эшләрен туктатырга мәҗбүр булдылар һәм башка урынга күченделәр. Бераз вакыт үткәч, су фонтаны тынычланды, һәм җирдә диаметры 25 см булган бораулаган урын плитә өстендә кайнап торган чәйнекне хәтерләтә иде. Судагы вак ташлар астан чыккан басым белән хәрәкәтләнеп торалар иде. Ул судан файдалану өчен, бораулаган колбага бер торба ялгап куйдылар. Шушы торба буйлап ярты тимер мичкәгә су агып тора. Халык чишмә суын эчәр өчен һәм төрле хуҗалык эшләрендә куллана.

1998нче ел, май. Буровойлар ясаган труба буенча өскә таба көчле басым белән атып чыга. Дебиты: 22 секундка 10 литр. Суы бик чиста, үтә күренүчәнлеге яхшы. Температурасы +8°С. Кыш көне туңмый. Тирәсендә бик күп күзләр рәвешендә чишмәләр чыга торган үзәнлеккә урнашкан.

1999 ел, 15 март. 24 секундка – 10 литр дебиты. Һава температурасы 0°С, суныкы +6°С.

2003 ел, 28 гыйнвар. Һава температурасы -5°С, суныкы +6°С.

2005 ел, 20 гыйнвар. Дебиты: 15 секундка – 10 литр. Һава температурасы -10°С, суныкы +5, 5°С.

2008 ел, 18 май. Дебиты: 12 секундка – 10 литр. Һава температурасы +20°С, суныкы +6°С.

2012 ел, 29 гыйнвар. Дебиты: 10 секундка – 10 литр. Һава температурасы -19°С, суныкы +5, 4°С. Бу тикшеренүләрдән чыгып, шуны әйтә алабыз: суның дебиты, яки суның чыгу тизлеге 13 ел дәверендә шул ук 10 литр су чыгу тизлеге 14 секунд аерма бирә, ә су температурасы һава шартларына карамастан даими булып кала. Суның чисталыгы шулай ук үтә күренүчән, чиста, эчәргә яраклы булып калган. Ком һәм балчыктан торган үзәнлеккә урнашкан булуына карамастан, су чишмәдән чыккач, утырма хасил итми. Чишмә тирәлеге һәр елны чистартылып тора. Кешеләр ял итү өчен аның тирәсенә җыелалар.

Әгәр һәр кеше табигатьне саклауда үзенең җаваплы икәнлеген аңласа, аңа карата үзенең экологик белемен арттырып, аның проблемаларын хәл итүдә катнашса, табигатебезнең, кешелек дөньясының киләчәге якты булыр. Шуңа күрә, әйдәгез, барыбыз да экологик белемле, культуралы булырга тырышыйк! Җир ул - бер генә!




sam_3009 sdc15889


шашлык 030

8 сыйныф укучысы Мингазова Рания эше. 2011-2012 уку елы

Максат: Экологик белемнәрне тирәнәйтү, авылның табигатен географик өйрәнү максатында, укучыларны иҗади тикшерү эшенә тарту

76.39kb.

14 12 2014
1 стр.


Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы

Уку Һәм тәрбия процессында китап укучыларны яңа информацион алымнар белән тәэмин итү

178.29kb.

08 10 2014
1 стр.


Ю. А. Исрафилова Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

19.6kb.

15 10 2014
1 стр.


Программа III сыйныф Программаны төзеде : Камалова Ф. Ф. 2012 2013 уку 3 сыйныф өчен математика

Федераль компонентын раслау турындагы” №1089 приказы белән расланган дәүләт гомуми белем бирү стандарты һәм “Математика буенча башлангыч сыйныфлар (1-4) өчен программа” (Мәскәү, “П

2407.58kb.

07 10 2014
7 стр.


Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды. Беркетмә №1 «31» август 2012нче ел. 2012-2013 нче уку елы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының

289.41kb.

18 12 2014
1 стр.


«Ел укучысы» бәйгесе. Максат

Илебездәге халыклар дуслыгына, туган илебезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту

39.99kb.

14 10 2014
1 стр.


Кояшкай” балалар бакчасы мөдир Динмөхәмәтова М. М. Зурлар төркеменең эш программасы 2012-2013 нче уку елы

Баланың педагог һәм башка балалар белән төрле хәбәрләр уртаклашасы килү теләген хуплау, алынган мәгълүматның чыганагын (телетапшыру, якын кешенең сөйләве, күргәзмәдә, балалар спек

1541.59kb.

11 10 2014
8 стр.


Татар Мөшегесе урта мәктәбенең 2008 – 2009 уку елына тәрбия эше планы

Мәктәп укучылар Думасы эшен оештыру, һәр укучыда алынган эшкә карата иҗадилык һәм җаваплылык хисләре булдыру

84.7kb.

14 12 2014
1 стр.