Дәрес темасы: Агропромышленность комплексы.
Максат һәм бурычлар:
-
Дидактик максат:
Укучының үсеше өчен дәрестә барлык шартларны тудырып информацион- коммуникатив технологияләрне куллану. Урман һәм химия промышленностьлары буенча белемнәрен актуальләштерү, логик фикерләү сәләтен үстерү;
Агропромышленность комплексының бурычларын, әһәмиятен өйрәнү, төп тармакларының үзенчәлекләре турында күзаллауны формалаштыру, тирә юнебезгэ, елгаларга, туфракка сак караш тәрбияләү,экологик проблемаларны чишү юлларын эзләү;
2. Үстерелешле максат: укучыларда географик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
3. Тәрбияви максат: фәнгә карата кызыксыну уяту;
слайдлар,презентацияләр ярдәмендә күзаллау формалаштыру.
Җиһазлау: Презентация, компьютер, интерактив такта, табигый зоналар картасы, дәреслек, Практик эш таблицасы.
Дәрес тибы: информацион- коммуникатив технология кулланып яңа тема аңлату
Дәрес формасы: индивидуаль, группа белән эш
Өйрәтү методикасы: өлешчә эзләнү, анализлау элементлары.
Дәрес барышы:
1 Оештыру өлеше:
Укытучы өчен максат һәм бурычлар: Укучыларны дәрестә нәтиҗәле эшләү өчен әзерләү.
Метод: әңгәмә.
Укучылар өчен бурычлар: дәрес өчен кирәкле әйберләрне барлау,эшлекле режимга күчү.
Метод: Үзконтроль һәм үзара контроль.
Исәнмесез укучылар. Дәрестә барыгыз да бармы? (дежур укучы җавап бирә).
2 Өй эшен тикшерү
Укытучының бурыч һәм максатлары:
Өй эшенең үтәлешен һәм дөреслеген тикшерү. Яңа теманы өйрәнү өчен кирәк булган белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту.
Метод: фронталь әңгәмә.
Үткән дәрестләрдә без сезнең белән Россиянең иң әһәмиятле тармакара комплексларын карап үткән идек. (Слайд 2). Ә хәзер алган белемнәребезне актуальләштереп алыйк әле.
Урман промышленносте безнең илдә бик зур урынны алып тора. (Слайд 3) Ләкин ул башка тармаклардан нәрсәсе белән аерылып тора соң? Кайсыгыз җавап бирә? (укучы җавабы).
Безнең Россия территориясе бик зур һәм аның күп өлешен урманнар алып тора. (Слайд 4) Шулай итеп Россия территориясендә урман һәм химия промышленносте ничек һәм кайларда урнашкан? Аларны урнаштыру факторлары нинди? (укучы җавабы, карта белән эшләү).
Ә инде үзебез яши торган республикада Татарстанда урман һәм химия промышленностьлары бармы? (Слайд 5) (укучы җавап бирә).
Күргәнегезчә безнең төбәктә дә урман һәм химия промышленностьлары бик күп. Һәм безнең алдыбызда бик зур проблема килеп баса, бу экологик проблема. Илебездәге урман һәм химия промышленностьлары нинди экологик проблеманы тудыра соң? (укучы җавабы). (Слайд 6)
3 Яңа теманы аңлату.
Ә хәзер укучылар яңа бар комплексны карап үтик. (Слайд 7) Агропромышленность комплексы. Дәфтәрләргә теманы язып куябыз. (Слайд 8).
Нәрсә соң ул Агропромышленность комплексы? (Слайд 9)
Агропромышленность комплексы — авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, эшкәр-түдә һәм кулланучыга җиткерүдә катнашучы хуҗалык тармакларының үзара бәйләнештә торган җыелмасы ул.
Бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
Бу комплекс, халыкны азык-телек белән тәэ-мин иткәнлектән, җәмгыять тормышында билгеле бер урын алып тора. Азык-телек җитештерү — АПКньң төп бурычы.
АПКны төп өч тармак тәшкил итә, аларның һәрберсе үз функциясен башкара. (Слайд 10).
Әлеге тармакларның бердәм комплекска нәрсә берләштерә соң? Үзенең төп бурычын үтәү өчен, АПКга авыл хуҗалыгы продукциясен житештерү генә җитми. Әле аны сакларга да, сыйфатлы итеп эшкәртергә һәм халыкка вакытында илтеп җиткерергә дә кирәк. Авыл хуҗалыгы, башка тармаклар ярдәменнән тыш, үзе генә моны башкарып чыга алмый. Шуңа күрә комплексның башка тармаклары белән аньң бәйләнеше һаман да ныгый һәм киңәя бара.
Хәзер укучылар Һәр тармакны аерым карап үтик. (Слайд 11).
АПКньң беренче тармагы аны машиналар һәм җиһазлар, ашламалар, агулы химикатлар h. б. бе лән тәэмин итә. Бөтен комплексның уңышлы эшләве күбесенчә беренче тармакка бәйле, чөнки АПК ньң механикалаштыру һәм автоматлаштыру кебек мөһим процессларын шушы буын тәэмин итә. Күргәнегезчә авыл хуҗалыгы техникасы шактый күләмле, аны күчереп йөртү авыр. Шуңа күрә аны җитештерү урыннары кулланучы районнарга якынайтылган. Ашлык урып-җыю комбайннарын — Ростов-Дон шәһәрендә, җитен урып-җыю комбайннарын Бежецкида {Тверь өлкэсе) һ. б. эшлэп чыгаралар. АПК бик күп төрле һәм күп санлы техникадан тора. Санап үтик әле укучылар. (укучылар саный). Әйе, чыннан да трактор, йөк автомобильләре, экскаваторлардан файдалана авыл хуҗалыгы.
Комплексның уңышлы эшләве өчен 4 мең төрле техника кирэк. Шуларның яртысыннан күбрәге үзебездә җитештерелә. Шуңа да күрә, күп кенә техниканы без чит илдән кайтартырга мәҗбүр булабыз. Өстәвенә, Россиядә эшләнгән машиналар бик кыйммәтле булуларына карамастан, аларның сыйфаты түбән. Шуңа күрә кризис елла-рында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техника белән тәэмин итү кимеде. (Слайд 12) Бәрәңге үстерүдә меха-никалаштыру дәрәҗәсе — 50%, яшелчәчелектә — 30% чамасы, терлекчелектә 70% тәшкил итте. Җиргә минераль ашламалар кертү 7 тапкырга кимеде. Шуннан чыгып әйтә алабыз: киләчәк буынның төп бурычы булып, шушы агропромышленность комплексының машиналар, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын үстерү.
АПКнын, икенче һәм төп буыны — авыл хуҗалыгы. (Слайд 13) Хуҗалыкның башка тармакларыннан ул түбәндәге билгеләр белән аерыла: 1) табигать шартларына нык бәйлелеге (Россиядә табигать шартлары гаять төрле; 2) Россиянең табигате үенчәлекле булу аркасында, авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлешен җитештерүдә сезонлылык; 3) Җир алыштыргысыз хезмәт средствосы һәм бер үк вакытта хезмәт предметы итеп файдалану.
4) Авыл хуҗалыгы предриятиеләре гадәттә күп мәйданны алып тора.
Җир мәйданнары чикләнгән, һәм ул өзлек-сез киңәйтелә алмый. Туфракның сыйфаты һәм ундырышлылыгы төрлечә, дөрес файдаланганда аның үзлекләре яхшырырга мөмкин, ләкин билгеле бер чиккә кадәр генә. (Слайд 15). Россиянең җир мәйданнары гаять зур — 1701 млн га. Ләкин аның шактый өлеше тундра, тайга, тау массивларына туры килэ. 221 млн гектары (13% ы) гына файдалануга яраклы, ягъни авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр.
Авыл хуҗалыгындагы кулланучы җирләрнең структурасы: 60% - Чәчү җирләре 132 млн. Га; 30% - Көтүлекләр 23 млн. Га; 10% Кырлар, печәнлекләр 23 млн. Га.
Илнең авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең шактый өлеше артык дымлануга һәм сазлануга (20%), тозлануга (18%), су һәм жил эрозиясенэ (23%), корылыкка (аерым елларда 77% ка дучар ителә. Сөрү җирләренең 58% ы һәм көтүлекләрнең 95% ы табигатьнен, унайсыз шарт-ларыннан саклауга мохтаж,. Шуңа бәйле рәвештә Россия өчен җирләрне мелиорацияләүнең1 әһә-мияте бик зур. Хәзер авыл хуҗалыгы җирләренең 5% ында мелиорация уткәрелгән.
Мелиорация нәрсә соң ул?
Мелиорация – җирдән нәтиҗәлерәк файдалану максатында, аның гидрологик үзлекләрен, туфрак шартларын яхшыртуга юнәлдергән чаралар системасы. Бу билгеләмәне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.
Сез барыгыз да авыл балалары һәм бик куп кенә үсемлек культураларын беләсез. (Слайд 17) Хәзер интерактив такдага карап шушы культураларга нинди үсемлеккләр керә. Санап үтик. (укучылар саный)
(Слайд 18) Терлекчелекнен нинди тармаклары бар? (укучылар саный).
Дәресне ныгыту: (Слайд 19). Практик эш тә эшләп алый әле. Сезгә бирелә таблица (Кәгазь битләрдә дә таблица таратыла). Монда 1нче баганада табигый зоналар язылган, уң якта табигый шартлар курсәтелгән. Сезгә шушы табигый зоналарга кайсы табигый шартлар туры килә, таблицаны тутырырга. Үсемлекчелек һәм терлекчелек баганарын тутыру өй эшенә.
Укучылар, игътибар. Без яши торган төбәк нинди табигый зоналарга туры килә? (укучылар җавабы). Әйе, дөрестән дә без урман-дала зонасында яшибез. Бу зонада җылылык җитәрлек күләмдә һәм уңдырышлы җирләр. Ләкин бу уңдырышлы җирләрне дөрес кулланганда, дөрес итеп эшкәрткән очракта гына туфракның уңдырышлылыгын саклап калу мөмкин. Укучылар, хәзер тагын бер проблеманы карап үтик эле. Китаптагы 160 битне ачабыз һәм беренче проблеманы укыйк. (Укучы укый). Чынлап та, бу проблеманы ничек чишеп була сон? Сорауга җавап бирик. (Укучы җавап бирә).
Дәресне йомгаклау: Өй эше бирелә. (Слайд 20). § 31-32 укырга; Таблицаны тутырып бетерегә; Сорау: Татарстанда игенчелекнең һәм терлекчелекнең нинди юнәлешләре бар? Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.