НӘТИҖӘЛЕ ГИПНОЗ
юмористик хикәя
Галимулла авырдан керфекләрен ачып, калтыраган бармак очлары белән шешенгән күзләрен капшап алды. Алар яңа гына ясаган пилмән кебек тугәрәк, йомшак иде.
Сыхрана-сыхрана, Галимулла караваттан торды һәм майланмаган, бушап беткән тәгәрмәчләр кебек шыгырдаган, як-якка селкенгән аякларын көч-хәл белән алга атлатып, көзге каршына килеп басты.
Йә, Ходаем, бу көзгедәге кыйналган кытай картына охшаган кеше әллә чынлап та ул кайчандыр куллары белән дагалар бөгеп сындырган Галимулла микән?
Болай да чирли иде бит, тагын каян кич кенә күршесе Хәлим килеп чыкты. Үзе белән өч зур шешә пиво, пакет белән кипкән балык алып кергән. Төн уртасына кадәр такылдап утырырга туры килде…
Ышанырга була. Күзләр – ике ярык кына булып калган. Сыек чәчләр буталган, маңгайга ябышканнар, кырынмаган яңаклар атналар буе ач йөргән кешенеке кебек батып тора, нечкә иреннәр бөтенләй җыерчыклар арасында югалганнар…
Авыр сулап, Галимулла, кире атлап, караватына барып утырды, һәм шул вакытта аның күз карашы юрган өстендә яткан гәҗиткә төште. Йокы алдыннан укырга маташкан булгандыр инде, исерек баш…
Кызыксынып түгел, кайгысын куар өчен генә ул газетны кулына алды һәм ачканнан соң аның күзләре бит астында гына эре хәреф белән басылган белдерүгә текәлде. Анда кыскача, ләкин аңлаешлы итеп, болай дип язылган иде: «Шәхси клиникада эшләүче күренекле психолог Рәил Зарифуллин теләгәннәрне гипноз белән дәвалый. Берничә сеанстан соң еллар буе хәрәкәтсез яткан кешеләр аякка басалар, ә кайберләре йөгереп йөрү сәләтенә дә ирешәләр. Дәвалау түләүле, саф акча белән».
Аста адресы да күрсәтелгән.
Хәер, психолог эшләгән клиника Галимулла торган йорттан ерак түгел икән. Озак уйламыйча, аяклары белән күптән инде яфаланган һәм таякка таянмыйча урамга чыкмаган Галимулла, юынып, киенеп, үзе генә белгән яшерен җирдән пенсиясеннән җыеп барган барлык акчасын кырып-себереп, кесәсенә салды да, үзе белән йөртә торган кәкре башлы таякка таянып, әлеге психологка юл тотты.
Зарифуллин эшләгән клиника артык зур түгел иде, күренекле гипнотизер кабинетын Галимулла бернинди мәшәкәтсез табып алды.
Кабинетта аны авыр гәүдәле, караңгы чырайлы, ияге алга чыгып торган, агара башлаган чәчләре җилкәсенә кадәр төшкән, туры әйткәндә, маймыл кыяфәтеннән әле һаман да кайтып өлгермәгән кеше каршылады.
Иң башта Галимулла бик курыкты, ләкин кабинет иясенең өстендә гәдәттәгечә врачлар кия торган ак халат, баш түбәсендә ак чепец булгач, бераз тынычланды.
- Узыгыз! Утырыгыз! – диде врач коры гына, калын, тәләпчән тавыш белән, һәм Галимулла утыргач, үзе дә урындык алып, Галимулланың нәкъ каршысына килеп утырды.
Озак кына Галимуллага үзенең кроликка юнәлтелгән буар елан күзләренә ошаган салкын, хәрәкәтсез күзләре белән карап торганнан соң, уйланып кына, борчылган рәвештә:
- Да… Плохи дела… Нәкъ бөек Ломброзо тәсфирләп биргән рәвештәге кеше икәнсез… - диде ул, калын, төкерекләнгән иреннәрен кыймылдатып.
- Кем? Кем? – дип сорады Галимулла калтыраган тавыш белән.
- Ломброзо. Күренекле психиатрия врачы. Ишеткәнегез юкмы әллә?
- Ә-ә, беләм бугай. - диде Галимулла бераз уйлаганнан соң. – Безнең күрше подъезда бер усал, күп сүзле, явыз телле хатын-кыз яши. Исеме Роза, ә кушаматы – Лымбыр-Роза. Шул түгелдер бит? Кара син аны, үзе акылга сай булсада, психларны дәвалый башлаган икән. Менә сиңа мә!
- Нәрсә сөйлисез сез? Нинди күрше? – Зарифуллин бу юлы Галимуллага яшерелмәгән шик белән карады. – Сүз әллә нинди Лымбыр-Роза турында түгел, ә бөтен дөнья белгән, күренекле итальян врачы, антрополог Чезаре Ломброзо турында бара. Аның фәнни теориясе буенча кайбер кешеләр әнисе карыныннан ук бу дөньяга әзер җинаятьче булып киләләр. Кеше үтерүчеләр, караклар, хулиганнар…
Куркуыннан Галимулла утырган урындыгында сикереп куйды.
- Ә ул кешеләр… ул кешеләр… нинди була… нинди була соң алар? – дип сорады ул, сүзләрен йота-йота.
- Аларны тыш күренешләренә, йөзләренә карап, сразу танып була. Мәсәлән…– Психолог урындыгын күчереп, Галимуллага тагын да якынлашып утырды һәм шик белән тулган күзләрен яңадан аның йөзенә текәде. – Мәсәлән аларның башындагы чәчләре сыек, маңгайлары тар, иреннәре нечкә була, ә колаклары... колаклары…
Ул күз карашын Галимулланың колакларына күчерде һәм кулларын алга сузып, бармаклары белән аның колак яфракларын капшый башлады.
- Ә борыннары? Борыннары нинди була аларның? – бөтенләй каушап, көчкә тынын алып, сорады Галимулла һәм шунда ук үзенең эре бәрәңге формасында үскән борынын куллары белән тотып, ашыгыч рәвештә әрле-бирле тикшерә башлады.
Зарифуллин шул вакытта бернәрсә дә булмагандай, Галимулланың урындыгына сөялеп торган таягына карады да, урыныннан торып:
- Ярый, барысы да аңлашыла. Аякларыгыз авырый икән. Азган ревматизм, артрит, подагра... Борчылмагыз без сезне бер атнага клиникабызга урнаштырып торабыз. Сезгә дурт-биш гипноз сеансы житә. Аякка да басарсыз, акылга да утырырсыз, жинаятъчел тойгыларыгыздан да котылырсыз. Илле меңләп акча табырсыздыр бит?
Җавапны көтмичә, ул: «Хәзер мин главврач белән сезгә урын билгеләү турында сойләшермен. Котырынкылар янына тыгып куймасыннар тагын…» - дип, кабинетыннан чыгып китте.
Ун-унбиш минуттан ул кабинетына шулай ук ак халат, ак чепец кигән олы яшьтәге, төпле кеше белән керде. Ул вакытта кабинетта беркем дә юк, пациентның урындыгына сөялеп торган таягы идәндә ята иде инде.
- Менә күрәсезме, Ибрагим Солтанович, минем дәвалау методым, гипноз көчем нинди нәтиҗәле икәнен? – диде Зарифуллин, горурлыгын яшермичә. - Пациент бу кабинетка көчкә аякларын өстерәп, таякка таянып кергән иде, ә моннан үзенең озак еллар яфалаган чире турында онытып, сөенә-сөенә үз аяклары белән атлап чыгып китте. Сезнең кайчан булсада мондый дәвалау осталыгын күргәнегез булдымы?
- Ә акчасын түләдеме соң? – дип сорады , төпле кеше кашларын жыерып.
Психолог уч төбе белән маңгаена чәпәде.
- Черт побери! Анысы бөтенләй онытылган бит уңыш сөенече белән. Үзе дә кадерсез икән. Мине көтеп тә тормаган, терелгәч, сразу чыгып тайган. Менә ышан инде син ул кешеләргә. Мошенниклар!
Фәнил Галиев