Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
2012 ел, 11 декабрь, 1074 нче
карарына кушымта
«Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
2012 ел, 29 май, 440 нчы карары
белән расланды
2012 елга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә адреслы республика программасы
Программаның паспорты
Программаның исеме
|
2012 елга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә адреслы республика программасы (алга таба – Программа)
|
Программаны эшләү өчен нигезләр
|
«Торак-коммуналь хуҗалыкны реформа-лаштыруга булышлык күрсәтү фонды турында» 2007 ел, 21 июль, ФЗ-185 нче Федераль закон (алга таба – ФЗ-185 нче Федераль закон)
|
Дәүләт заказчысы – Программаны яраштыручы
|
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
|
Программаны төп эшләүче
|
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
|
Программаның төп максатлары
|
Җирле үзидарә органы ФЗ-185 нче Федераль законда билгеләнгән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформа-лаштыруга булышлык күрсәтү фонды (алга таба – Фонд) акчасы исәбеннән финанс ярдәме күрсәтү шартлары үтәлешен тәэмин иткән шартларда гражданнарны билгеләнгән тәртиптә авария хәлендә дип танылган һәм андагы торак урыннар милекчеләре Программада катнашырга әзерлек белдергән авария хәлендәге күпфатирлы йортлардан күчерүне финанслар белән һәм оештыру ягыннан тәэмин итү
|
Программаның төп бурычлары
|
Гражданнарны авария хәлендә һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан күчерү;
эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортларны сүтү;
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен шартлар тудыру
|
Программаны тормышка ашыру вакыты
|
2012 ел
|
Программаның төп чараларын үтәүче
|
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары
|
Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары
|
Программаны финанслау түбәндәге акча исәбеннән тормышка ашырыла:
Фонд – 59,911 млн.сум;
Татарстан Республикасы бюджеты – 35,443 млн.сум;
өстәмә финанслау чыганаклары исәбен-нән җирле бюджет – 13,991 млн.сум.
Программаны финанслауның гомуми күләме – 109,345 млн.сум
|
Программаны тормышка ашырудан көтелә торган соңгы нәтиҗәләр (нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары)
|
Төп чараларның нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары Программага теркәлгән 2 нче кушымтада китерелә.
|
|
Программаны үтәү буенча планлаштырыла торган күрсәткечләр Программага теркәлгән 3 нче кушымтада китерелә.
|
|
|
Программа белән идарә итү һәм аның тормышка ашырылуын тикшерүдә тотуны оештыру системасы
|
Программаны тормышка ашыруны гомуми тикшерүдә тоту Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Программаны үтәүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итүне, Программа чараларын тормышка ашырганда аларның эшчәнлеген яраштыруны һәм тикшерүдә тотуны оештыра.
|
I. Проблеманың эчтәлеге һәм аны программа ысуллары белән хәл итү зарурлыгын нигезләү
Торак өлкәсенең тотрыклы эшләвенә һәм үсешенә күчү мәсьәләсен комплекслы хәл итүгә юнәлдерелгән, гражданнар өчен торакның һәркем алырлык булуын, анда яшәүнең имин һәм уңай шартларын тәэмин итүче Татарстан Республикасындагы дәүләт торак сәясәте бурычларының берсе булып авария хәлендәге торак фондында яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту хокукын тормышка ашыру тора.
Бу Программада «авария хәлендәге торак фонды» төшенчәсен эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында билгеләнгән тәртиптә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортлардагы торак урыннар җыелмасы дип аңларга кирәк.
Авария хәлендәге торак фондында яшәүче гражданнарның күпчелеге билгеләнгән таләпләргә җавап бирә торган торак урыннарны хәзерге вакытта мөстәкыйль рәвештә сатып алырлык хәлдә түгел.
Авария хәлендәге торак фондында яшәүче гражданнарны торак урыннар белән тәэмин итү проблемасын хәл итүгә әлеге гражданнарны күчерү өчен муниципаль берәмлекләр бюджетларында җитәрлек акча булмау да комачаулый.
Проблема бу Программа кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә Фонд, Татарстан Республикасы һәм муниципаль берәмлекләр бюджетлары акчасы исәбеннән тиешле финанс ярдәме күрсәткәндә хәл ителергә мөмкин.
II. Программаның төп максатлары, бурычлары һәм аны тормышка ашыру вакытлары
Программаның төп максатлары – җирле үзидарә органы ФЗ-185 нче Федераль закон билгеләгән Фонд акчасы исәбеннән финанс ярдәме күрсәтү шартлары үтәлешен тәэмин иткән шартларда билгеләнгән тәртиптә авария хәлендә дип танылган һәм алардагы торак урыннар милекчеләре Программада катнашырга әзерлек белдергән авария хәлендәге күпфатирлы йортлардан гражданнарны күчерүне финанслар белән һәм оештыру ягыннан тәэмин итү.
Эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында билгеләнгән тәртиптә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган, алардан гражданнарны күчерү өчен бу Программаны тормышка ашыру кысаларында финанс ярдәме күрсәтү планлаштырыла торган күпфатирлы йортлар исемлеге 1 нче кушымтада китерелә.
Программаның төп бурычлары түбәндәгеләр:
гражданнарны авария хәлендә һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан күчерү;
эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортларны сүтү;
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен шартлар тудыру.
Программа 2012 елда тормышка ашырылачак.
Программаның гомуми кыйммәте 109,345 млн.сум тәшкил итә.
Программаның төп чаралары нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары 2 нче кушымтада китерелә.
Программаны үтәү буенча планлаштырыла торган күрсәткечләр 3 нче кушымтада китерелә.
III. Программада катнашучы муниципаль берәмлекләр исемлеге
Программада катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре исемлеге түбәндәге шартларны исәпкә алып төзелде:
а) муниципаль берәмлек тарафыннан ФЗ-185 нче Федераль законның 14 статьясы белән күздә тотылган финанс ярдәме күрсәтү шартлары үтәлү;
б) муниципаль берәмлек территориясендә эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында билгеләнгән тәртиптә 2010 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортлар булу;
в) муниципаль берәмлек тарафыннан 2012 елга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә муниципаль адреслы программалар раслану;
г) тигез кыйммәтле торак бирү мөмкинлеге булмаган очракларда муниципаль берәмлекнең Программа чараларын өстәмә финанслау мөмкинлеге булу.
Бу Программаны тормышка ашыруда Әгерҗе муниципаль районы, Биектау муниципаль районы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге катнаша.
.
IV. Программаның ресурслар белән тәэмин ителешен нигезләү
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын тормышка ашыру өчен финанс чаралары Фонд, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет (өстәмә финанслау) акчасы исәбеннән туплана. Финанслауның барлык чыганаклары исәбеннән Программаны тормышка ашыруга гомуми чыгымнар 109,345 млн.сум тәшкил итәчәк, шул исәптән:
Фонд акчасы – 59,911 млн.сум;
Татарстан Республикасы бюджеты акчасы – 35,443 млн.сум;
финанслауның өстәмә чыганакларыннан җирле бюджет акчасы – 13,991 млн.сум.
Программаны финанслау акчасы күләме Программага кертелгән, эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортлар исемлеге, гражданнарга бирелә торган торак урыннарның бер квадрат метр гомуми мәйданының иң чик кыйммәте күләме һәм Программага кертелгән авария хәлендәге күпфатирлы йортлардагы гражданнар (юридик затлар) милкендә булган алына торган торак урыннар гомуми мәйданының бер квадрат метры өчен планлаштырылучы сатып алу бәясе күләме, шулай ук, 4 нче кушымтага таянып, гражданнарны күчерү ысуллары нигезендә билгеләнә.
2012 елга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә финанс ярдәме күрсәтү акчасын бүлү 5 нче кушымтада китерелә.
Бу Программа нигезендә гражданнарга бирелә торган торак урыннарның бер квадрат метр гомуми мәйданының иң чик кыйммәте күләме 27 600 сум тәшкил итә.
Программага кертелгән авария хәлендәге күпфатирлы йортлардагы гражданнар (юридик затлар) милкендә булган торак урыннарның планлаштырыла торган иң чик сатып алу бәясе күләме (алына торган торак урынның гомуми мәйданы берәмлегенә) 20 700 сум тәшкил итә.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүне өлешчә финанслауга Фонд акчасы, Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән алынган җирле бюджет акчасы бары тик түбәндәгеләргә генә тотыла:
күпфатирлы йортларда (шул исәптән төзелеп бетмәгән күпфатирлы йортларда, гражданнар һәм (яки) юридик затлар акчасын җәлеп итеп төзелә (салына) торган күпфатирлы йортларны да кертеп) яки Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 2 өлешнең 2 нче пунктында күрсәтелгән йортларда (алга таба – блоклап төзелә торган йортлар) күпләп йортлар төзүчеләрдән торак урыннар сатып алуга һәм (яки) мондый йортлар төзүгә;
милекләрендә авария хәлендәге торак фондына керә торган торак урыннар булган затларга, мондый затлар милкендә яшәү өчен яраклы башка торак урыннар булса, ФЗ-185 нче Федераль законда күздә тотылган тәртиптә Россия Федерациясе Торак кодексының 32 статьясы нигезендә сатып алу бәясен түләүгә;
торак урыннарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерелә торган гражданнарга бирү өчен әлеге торак урыннар урнашкан йортларны төзүче булып саналмаган затлардан ФЗ-185 нче Федераль законда күздә тотылган тәртиптә сатып алуга.
V. Программа чараларын тормышка ашыру механизмы, Программа белән идарә итүне оештыру һәм аны тормышка ашыруны
тикшерүдә тоту
Дәүләт заказчысы Программа чараларын өлешчә финанслауны тәэмин итү өчен Фондка гаризалар кертә, аны планлаштыруны, Программаны үтәүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итүне, Программа чараларын тормышка ашырганда аларның эшчәнлеген яраштыруны һәм тикшерүдә тотуны оештыра.
Программаны үтәүче Программа чараларын тормышка ашыру, аларның соңгы нәтиҗәләре, бүлеп бирелә торган финанс чараларыннан максатчан файдалану өчен җавап бирә һәм түбәндәгеләрне тәэмин итә:
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль программа эшләүне һәм раслауны;
ФЗ-185 нче Федераль законның 14 статьясы белән күздә тотылган финанс ярдәме күрсәтү шартларын үтәүне;
муниципаль берәмлек территориясендә авария хәлендәге торак фондын инвентарьлаштыруны һәм алга таба аңа мониторинг үткәрүне;
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән йортлар төзелешенә (күпфатирлы йортлар төзелгән очракта) проектлау документларын эшләүне;
күпфатирлы йортлар (блоклап төзелә торган йортлар) төзүгә, торак урыннар сатып алуга торглар үткәрүне һәм муниципаль контрактлар, торак урыннар сатып алу турында шартнамәләр төзүне;
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә җибәрелгән акчаны тоту турында хисаплылык алып баруны һәм аны Программаның дәүләт заказчысына кертүне;
гражданнарны авария хәлендә һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан күчерүгә бәйле рәвештә, социаль найм яки алмашу шартнамәләре буенча торак урыннар бирүне;
эксплуатацияләнү процессында физик яктан тузу аркасында авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип танылган күпфатирлы йортларны сүтүне;
гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә җибәрелгән бюджет акчасыннан файдалануны тикшерүдә тотуны.
Программаны тормышка ашыруга гомуми җитәкчелек итүне һәм аны тикшерүдә тотуны Программаның дәүләт заказчысы башкара, ул билгеләнгән вакытларда Фондка Программаны тормышка ашыруның барышы һәм Фондның финанс чараларын тоту турында хисап кертә.».
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинеты
Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гафаров