Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль

бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен төбәкара семинар

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгыле



Тема: “Урманга сәфәр”

(“Сәламәтлек”, “Куркынычсызлык”, “Музыка”, “Физик тәрбия” белем бирү өлкәләрен берләштерү)

Физкультура буенча инструктор:

Төхфәтуллина А.Д.

2012 ел

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгыле


Тема: “Урманга сәфәр”.

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Физкультура



  • Төрле биеклектәге каршылык аша чыгу

  • Каршылыклардан сикерүдә күнектерү

  • Гимнастик скамьяда тигезлек саклап йөрү

  • Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек

Куркынычсызлык

  • Табигатьтә үз-үзен тота белүләре

Сәламәтлек

  • Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү

Танып белү

  • Экология буенча белемнәрен ныгыту

Аралашу

- Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү

Социальләштерү

-Иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү

Музыка

- Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү



Атрибутлар

Туплар, 2 гимнастик скамья, канат, 5-6 конус, рюкзаклар, брус, коршаулар, кульяулык, чәчәкләр.

Кереш өлеш. (5-6 мин)

Балалар музыка астында залга керәләр. (5-6 мин).

( кепка, рюкзаклар кигәннәр).

-Шеренгага тезелдек.

-Тигезлән, туры бас!

-Балалар, нәрсә ул сәфәр?

Балалар җавабы.

-Дөрес, балалар. Ә иң мөһиме сәфәр ул- сәламәтлек. Без дә сезнең белән бүген урманга сәфәргә барырбыз. Ләкин безнең сәфәребез гадәти түгел.

Без табигатьтә үзебезне ничек тотарга кирәклеген өйрәнербез, уйнарбыз һәм сәламәтлегебезне ныгытырбыз. Бүген без мүкәләрбез, каршылыклар аша сикерербез, туп белән күнегүләр ясарбыз.

-Сез әзерме?

-Әзер!

-Әйдәгез, киттек.



-Кунакларга шуны әйтәбез:

Сәламәтлек серләрен ,

Эзләргә без барабыз,

Күп кенә каршылыкларны

Җиңәргә тырышабыз.

Тормышыбызда-сәламәтлек Безгә бик кирәк,

Гел куанып, шатланып,

Типсен яшь йөрәк.

-Уңга борылдык! Бер, ике,бер, ике.

Бер-бар артлы колоннада бару, парлап бару.

Гади йөрү, колоннада каршылык астыннан чыгу.

Сул аяктан уң аякка сикерү, алга барып ( гәүдә торышын карыйм).

Җиңелчә йөгерү, конуслар арасыннан йөгерү. Авыз йомык, борын белән сулыйбыз, куллар терсәктән бөкләнгән.


  • Балалар, бик матур чәчәкләр янына килеп чыктык. Таныйсызмы бу чәчәкләрне? ( юк)

  • Тотарга, иснәргә, өзәргә ярыймы бу чәчәкләрне? (юк).

  • Әгәр очрасалар, әйләнеп узарга кирәк аларны.

Кулга кул тотышып канат өстеннән бару. Аякны бер-берсе янына кую адымы белән. Гади йөрү, туктадык.

  • Балалар, сәфәребезнең беренче этабын җиңеп чыктыгыз. Сезнең чыдамлыкны сынадык.

Хәзер икенче этапка күчәбез.

Туплар белән күнегүләр.



  1. Т.т. бер-берсенә ал белән басу, аяк иң киңлегендә.

1-2-алга иелү, тупны иптәшенә бирү

3-4-т.т. кайту. (4-6 тапкыр)



  1. Т.т.-бер-берсенә йөзгә-йөз, кул өстә, туп тоткан.

1-парлап уңга иелү,

2-т.т. кайту.

3-парлап сулга иелү,

4-т.т. кайту (4-6 тапкыр)



  1. Т.т. – аяклар иң киңлегендә, бер-берсенә җилкә белән басканнар, кул күкрәк турысында.

1-2 –берсе уңга, икенчесе сулга борыла, тупны бирә.

3-4- икенче якка борыла, тупны бирә (4-6 тапкыр).



  1. Т.т.- аяклар киң итеп куелган, бер-берсенә арт белән, куллар күкрәк турысында.

1-2 тупны баш өстеннән иптәшенә бирү,

3-4-иптәше тупны астан бирә. (4-6 тапкыр).



  1. Т.т. кара каршы утыру

1-3-алга иелеп тупны иптәшенә бирә

2-4-туры утыру.



  1. Т.т.-идәнгә арка белән яткан

1-3-тупны иптәшенә бирә,

2-4-кулны ялга төшерү.

Торып басалар, маршка китеп, тупны кәрзингә салып китәләр.


  • Бу этапны да җиңдегез, менә нинди дус, тату, өлгерләр икән сез.

  • Ә хәзер чираттагы этапка күчәбез.

Бер - бер артлы эшләү ысулы кулланыла.

1.- Каршылык аша сикерү. Сикерү ике аякта башкарыла.

2.-Төрле зурлыктагы коршау эченнәнчыгу.

3.-гимнастик скамьяда каршылыкларны җиңеп бару.



  • Молодцы, сез барлык каршылыкларны да җиңеп чыктыгыз.

Безгә уеннар уйнарга аланлык та ачылды.

Урман песие керә.



  • Ә хәзер “ Яшерәм яулык” хәрәкәтле уены уйнап алабыз.

(уенны башлаучы санамыш белән билгеләнә)

Кульяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Логоритмика:

Иртән иртүк уяндык

Һәм урманга кузгалдык,

Бардык, бардык, бардык

Гөмбәләр күреп алдык.

Иелдек алдык, кәрзингә салдык,

Без тагын китеп бардык,

Бардык, бардык,

Чикләвек күреп алдык.

Сикердек, алдык, сикердек алдык,

Кесәгә салдык.

Без тагын озак бардык

Бар сукмаклардан бардык,

Инде барыбыз ардык.

Урман песие: -Менә сез нинди дус, тату балалар икәнсез. Агулы гөмбәләр җыймадыгызмы, (юк) урманда тавышланмадыгызмы,(юк) таныш булмаган чәчәкләр өзмәдегезме? (юк). Мин сезгә күчтәнәч бирәм (кәрзин белән алмалар бирә).



  • Без бүген сезнең нинди дус, тату, чыдам, батыр икәнлегегезне күрдек.

Ә хәзер өйгә кайтыйк.

Әгәр сәфәр чыксагыз,

Батырларча атлагыз.

Барыгыз безгә карагыз,

Без барын да булдырабыз.

-Балалар, сезгә сәфәр ошадымы? (ошады).Хәзер сез чын сәфәрдә дә югалып калмаячаксыз, каршылыкларны җиңәчәксез. Сәфәребез тәмам, сау булыгыз.



Оештырды физкультура инструкторы: Тухфатуллина А.Д.

Семинар Мәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгыле Тема: "Урманга сәфәр"

Сәламәтлек”, “Куркынычсызлык”, “Музыка”, “Физик тәрбия” белем бирү өлкәләрен берләштерү

52.6kb.

14 12 2014
1 стр.


Математик урманга сәяхәт

Без бүген сезнең белән урманга сәя-хәткә барырбыз. Ләкин ул гади генә урман түгел, ә мисаллар, мәсьәләләр, ма-тематик уеннар урманы. Анда безне сез

24.41kb.

14 12 2014
1 стр.


Эшчәнлек төре Чаралар

Физкультура укытучысы ярдәме белән укучыларның физик сәламәтлеге диагностикасын үткәрү. “Мәгарифтә интеллектуаль технологияләр” темасына семинар

203.75kb.

25 12 2014
1 стр.


Коррекция функциональных резервов организма в процессе лечения пациентов с артериальной гипертонией в условиях теплохода-санатория 14. 03. 11 Восстановительная медицина, спортивная медицина и лечебная физкультура

Восстановительная медицина, спортивная медицина и лечебная физкультура, курортология и физиотерапия

358.9kb.

27 09 2014
1 стр.


Семинар по гипнозу, то я не стану об этом спорить

Тема наших занятий гипноз. Мы могли бы тут же затеять спор, есть ли вообще такая вещь, а если есть, то в каком смысле это понимать. Но раз уж вы уплатили деньги и пришли сюда на се

4107.53kb.

24 09 2014
28 стр.


Семинар по внутренним факторам из всех, которые я посещал.» Трапезников Андрей (много проектов): «Семинар понравился, немного не хватало примеров конкретных сайтов.»

Этот семинар за последние полтора года самый полезный

70.39kb.

14 12 2014
1 стр.


Применение нафталана в сочетании с пульсирующим магнитным полем низкой частоты в реабилитации больных гонартрозом 14. 03. 11 Восстановительная медицина, спортивная медицина, лечебная физкультура, курортология и физиотерапия

Восстановительная медицина, спортивная медицина, лечебная физкультура, курортология и физиотерапия

287.67kb.

23 09 2014
1 стр.


Патогенетическое обоснование и прогнозирование сочетанной лазеротерапии эректильной дисфункции у больных хроническим простатитом 14. 03. 11 восстановительная медицина, спортивная медицина, лечебная физкультура, курортология и физиотерапия

Восстановительная медицина, спортивная медицина, лечебная физкультура, курортология и физиотерапия

1006.67kb.

14 12 2014
3 стр.