Татарстан Республикасы Конституция суды белән
Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Суды арасында
хезмәттәшлек турында килешү
Бер яктан, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм “Татарстан Республикасының Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә эш итүче Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Демидов Виктор Николаевич аша Татарстан Республикасы Конституция суды һәм, икенче яктан, Кабардино-Балкария Республикасы Конституциясе һәм “Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Суды турында” Кабардино-Балкария Республикасы Законы нигезендә эш итүче Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Суды Рәисе Геляхов Абдуллах Сәгыйть улы аша Карелия Республикасы Конституция Суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп, конституциячел суд эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алмашуга зур игътибар биреп, түбәндәгеләр турында әлеге Килешүне төзеделәр:
1. Килешү предметы
Әлеге Килешү предметы Яклар арасында хезмәттәшлектән һәм үзара эшчәнлектән гыйбарәт, алар карарлар, хокукый мәгълүмат, документлар һәм материаллар алмашуда; конституциячел суд эшчәнлеге өлкәсендә эш тәҗрибәсе алмашуда; уртак фәнни-гамәли чаралар оештыруда, семинарларда һәм конференцияләрдә катнашуларда; шулай ук конституциячел суд эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләрдә чагыла.
2. Яклар хезмәттәшлегенең рәвешләре һәм аны оештыру
2.1. Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру максатларында Яклар :
а) карарлар һәм үзләре буйсынуындагы хокукый мәгълүмат, шулай ук конституциячел хокук һәм суд эшчәнлеге өлкәсендә вакытлы, белешмә һәм башка материаллар алмашалар;
б) уртак фәнни-гамәли конференцияләр оештыралар, хәзерге конституционализмның актуаль проблемаларына, конституциячел хокук һәм эш барышын үстерүгә багышланган семинарлар, очрашулар һәм башка чаралар үткәрәләр һәм аларда катнашалар;
в) Яклар судьяларының һәм аппарат хезмәткәрләренең стажировкаларын һәм башка һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү рәвешләрен оештыруда ярдәм итәләр;
г) конституциячел суд эшчәнлегендә заманча мәгълүмат технологияләреннән файдалану тәҗрибәсен алмашалар;
д) икенче Якның судьяларын һәм аппарат хезмәткәрләрен конституциячел хокук һәм эш барышы буенча фәнни-гамәли җыентыклар, статьялар һәм башка матбугат басмалары әзерләүдә катнашырга чакыралар;
е) Россия Федерациясендә законнарны һәм конституциячел хокукны үстерү буенча башка уртак проектларны гамәлгә ашыралар.
2.2. Яклар килешенеп әлеге Килешү нигезендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мәнфәгатьләрендә үзара эшчәнлекнең агымдагы һәм перспектив мәсьәләләрен карау өчен үзара консультацияләр үткәрергә, шулай ук кирәк булганда уртак эшче төркемнәр төзергә хокуклы.
2.3. Яклар әлеге Килешүне гамәлгә ашыру барышында, әгәр һәр конкрет очракта башка тәртип билгеләнмәгән булса, барлыкка килгән чыгымнарны мөстәкыйль түлиләр.
2.4. Әлеге Килешү кысаларында Яклар әлеге Килешү белән җайга салынмаган мәсьәләләр буенча аерым килешүләр, беркетмәләр һәм меморандумнар имзаларга мөмкин.
3. Килешүнең гамәлдә булу чоры һәм аның шартларын үзгәртү тәртибе
3.1. Әлеге Килешү имза салынган көненнән үз көченә керә, биш ел дәвамында гамәлдә була, әгәр Якларның берсе икенчесенә Килешүнең гамәлдә булуын туктатырга ниятләве турында тиешле вакыт чыкканчыга кадәр ике ай кала язма рәвештә хәбәр итмәсә, киләсе һәр биш елга озайтыла.
3.2. Әлеге Килешү гамәлдә булган чорда аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин, алар өстәмә килешүләр белән рәсмиләштереләләр, Яклар тарафыннан имзаланалар һәм аның аерылгысыз өлеше булып торалар.
4. Йомгаклау нигезләмәләре
Килешү Якларның һәркайсы өчен ике нөсхәдә рус, татар, кабардин һәм балкария телләрендә 2010 елның 3 ноябрендә Казан шәһәрендә төзелде. Барлык текстлар бер үк юридик көчкә ия.
5. Якларның юридик адреслары һәм реквизитлары
360028, Нальчик шәһәре,
Ленин проспекты, 27 нче йорт
Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Суды Рәисе
А.С. Геляхов
Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Судының банк реквизитлары:
Банк: ГРКЦ НБ КБР Банка России
БИК: 048327001
р/с 40201810300000100083
Получатель: УФК по КБР
(Министерство финансов Кабардино-Балкарской Республики, Конституционный суд КБР,
л/с 03042А09351 в Минфине КБР))
ИНН 0711034423
КПП 072501001
ОКАТО 83401000000
|
420060, Казан шәһәре,
Пушкин ур., 66/33 нче йорт
Татарстан Республикасы
Конституция суды Рәисе
В.Н. Демидов
Татарстан Республикасы
Конституция судының банк реквизитлары:
Банк: ГРКЦ НБ РТ Банка России
БИК: 049205001
р/с: 40201810900000000002
Получатель: УФК по РТ
(Министерство финансов Республики Татарстан Конституционный суд РеспубликиТатарстан,
ЛБ007330000-КонстСуд))
ИНН 1655039191
КПП 165501001
|