Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы Конституция суды белән

Тыва Республикасы Конституция суды арасында

хезмәттәшлек турында килешү

Бер яктан, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм “Татарстан Республикасының Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә эш итүче Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Демидов Виктор Николаевич аша Татарстан Республикасы Конституция суды һәм, икенче яктан, Тыва Республикасы Конституциясе һәм “Тыва Республикасы Конституция суды турында” Тыва Республикасы Законы нигезендә эш итүче Тыва Республикасы Конституция суды Рәисе Салчак Оскал-оол Лама-Сурунович аша Тыва Республикасы Конституция суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп, конституциячел суд эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алмашуга зур игътибар биреп, түбәндәгеләр турында әлеге Килешүне төзеделәр:


1. Килешү предметы

Әлеге Килешү предметы Яклар арасында хезмәттәшлектән һәм үзара эшчәнлектән гыйбарәт, алар карарлар, хокукый мәгълүмат, документлар һәм материаллар алмашуда; конституциячел суд эшчәнлеге өлкәсендә эш тәҗрибәсе алмашуда; уртак фәнни-гамәли чаралар оештыруда, семинарларда һәм конференцияләрдә катнашуларда; шулай ук конституциячел суд эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләрдә чагыла.


2. Яклар хезмәттәшлегенең рәвешләре һәм аны оештыру

2.1. Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру максатларында Яклар :

а) карарлар һәм үзләре буйсынуындагы хокукый мәгълүмат, шулай ук конституциячел хокук һәм суд эшчәнлеге өлкәсендә вакытлы, белешмә һәм башка материаллар алмашалар;

б) уртак фәнни-гамәли конференцияләр оештыралар, хәзерге конституционализмның актуаль проблемаларына, конституциячел хокук һәм эш барышын үстерүгә багышланган семинарлар, очрашулар һәм башка чаралар үткәрәләр һәм аларда катнашалар;

в) Яклар судьяларының һәм аппарат хезмәткәрләренең стажировкаларын һәм башка һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү рәвешләрен оештыруда ярдәм итәләр;

г) конституциячел суд эшчәнлегендә заманча мәгълүмат технологияләреннән файдалану тәҗрибәсен алмашалар;

д) икенче Якның судьяларын һәм аппарат хезмәткәрләрен конституциячел хокук һәм эш барышы буенча фәнни-гамәли җыентыклар, статьялар һәм башка матбугат басмалары әзерләүдә катнашырга чакыралар;

е) Россия Федерациясендә законнарны һәм конституциячел хокукны үстерү буенча башка уртак проектларны гамәлгә ашыралар.

2.2. Яклар килешенеп әлеге Килешү нигезендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру мәнфәгатьләрендә үзара эшчәнлекнең агымдагы һәм перспектив мәсьәләләрен карау өчен үзара консультацияләр үткәрергә, шулай ук кирәк булганда уртак эшче төркемнәр төзергә хокуклы.

2.3. Яклар әлеге Килешүне гамәлгә ашыру барышында, әгәр һәр конкрет очракта башка тәртип билгеләнмәгән булса, барлыкка килгән чыгымнарны мөстәкыйль түлиләр.

2.4. Әлеге Килешү кысаларында Яклар әлеге Килешү белән җайга салынмаган мәсьәләләр буенча аерым килешүләр, беркетмәләр һәм меморандумнар имзаларга мөмкин.
3. Килешүнең гамәлдә булу чоры һәм аның шартларын үзгәртү тәртибе

3.1. Әлеге Килешү имза салынган көненнән үз көченә керә, биш ел дәвамында гамәлдә була, әгәр Якларның берсе икенчесенә Килешүнең гамәлдә булуын туктатырга ниятләве турында тиешле вакыт чыкканчыга кадәр ике ай кала язма рәвештә хәбәр итмәсә, киләсе һәр биш елга озайтыла.

3.2. Әлеге Килешү гамәлдә булган чорда аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин, алар өстәмә килешүләр белән рәсмиләштереләләр, Яклар тарафыннан имзаланалар һәм аның аерылгысыз өлеше булып торалар.
4. Йомгаклау нигезләмәләре

Килешү Якларның һәркайсы өчен ике нөсхәдә рус, татар һәм тыва телләрендә 2010 елның _______ Казан шәһәрендә төзелде. Барлык текстлар бер үк юридик көчкә ия.



5. Якларның юридик адреслары һәм реквизитлары

420060, Казан шәһәре,

Пушкин ур., 66/33 нче йорт

Татарстан Республикасы

Конституция суды Рәисе


В.Н. Демидов

Татарстан Республикасы

Конституция судының банк реквизитлары:

Банк: ГРКЦ НБ РТ Банка России

БИК: 049205001

р/с: 40201810900000000002

Получатель: УФК по РТ

(Министерство финансов Республики Татарстан Конституционный суд РеспубликиТатарстан,

ЛБ007330000-КонстСуд))

ИНН 1655039191

КПП 165501001


667010, Кызыл шәһәре,

Калинин ур., 11 нче йорт

Тыва Республикасы Конституция суды Рәисе
О.Л.-С. Салчак

Тыва Республикасы Конституция судының банк реквизитлары:

Банк: ГРКЦ НБ Респ. Тыва Банка России

БИК: 49304001

р/сч: 40201810000000000002

л/сч: 03122000800

ИНН: 1701035571

КПП: 170101001



Татарстан Республикасы Конституция суды белән Тыва Республикасы Конституция суды арасында хезмәттәшлек турында килешү

Сурунович аша Тыва Республикасы Конституция суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп

38.09kb.

14 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Конституция суды белән Саха (Якутия) Республикасы Конституция суды арасында хезмәттәшлек турында килешү

Саха (Якутия) Республикасы Конституция суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп

39.78kb.

09 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Конституция суды белән Кабардино-Балкария Республикасы Конституция Суды арасында хезмәттәшлек турында килешү

Карелия Республикасы Конституция Суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп, конституцияче

40.62kb.

16 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Конституция суды белән Калининград өлкәсе Устав Суды арасында хезмәттәшлек турында килешү

Калининград өлкәсе Устав Суды, алга таба Яклар дип аталачак, Россия Федерациясендә региональ конституциячел хокук үсешендә үзара кызыксынучанлыкка нигезләнеп, конституциячел (устав

39.7kb.

16 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Конституция суды билгеләмәсе

Республикасы Министрлар Кабинетының 1999 елның 24 апрелендә 231 номерлы Карары белән расланган Базар типлары номенклатурасы һәм аңа төп таләпләрнең 9 пункты белән үзенең конституци

44.01kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан республикасы конституция суды

Татарстан Республикасында электрон бердәй исемле социаль йөрү билеты бирү тәртибенең 7 пункты белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата гражданин А. А. Шак

60.49kb.

16 12 2014
1 стр.


«Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында» Татарстан Республикасы Законы паспорты

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү турында

76.88kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законы паспорты

Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр турында белешмәләр үзгәрешләр кертелмәде

14.12kb.

25 12 2014
1 стр.