Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

Математика 2 класс

УМК «Перспектива»буенча төзеде: Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы Ханнанова Алсу Саубановна



Тема: «Түгәрәк саннарны тапкырлау»

Максатлар:

  • укучыларны «Түгәрәк саннарны тапкырлау» темасын өйрәнүгә мотивлаштыру;

  • тапкырлау гамәленең эчтәлеге турындагы белемнәрне актуальләштерү;

  • түгәрәк саннарны тапкырлау ысуллары белән таныштыру;

  • өйрәтергә:

  • 100 эчендәге түгәрәк саннарны ике төрле ысул белән тапкырлауны;

  • икеурынлы түгәрәк санны берурынлы санга тапкырлауның рациональ ысулын табу һәм үз фикереңне нигезләүне;

  • түгәрәк саннарны тапкырлауның төрле ысулларын комментарияләргә;

  • максатка туры китереп биремнәрне үтәү.

УУД

Шәхси: яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Регулятив: икеурынлы түгәрәк саннарны тапкырлауның рациональ ысулын табу.

Танып-белү: 100 эчендәге түгәрәк саннарны ике төрле ысул белән тапкырлау.

Коммуникатив: түгәрәк саннарны тапкырлауның төрле ысулларын комментарияләү.

Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Дәрескә җиһазлар:

  • компьютерда презентация;

  • биремле карточкалар;

  • үзбәя өчен карточкалар.

  • эш дәфтәре

Дәрес материалы.

  • Математика дәреслеге, Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова, II кисәк, 17-18 нче битләр.

  • Интернет – ресурслар.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәреснең структурасы:

  1. Оештыру өлеше.

  2. Үзбилгеләмә , эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

  3. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:

  • белемнәрне актуальләштерү;

  • икеурынлы түгәрәк саннарны тапкырлау ысулларын табу;

4. Модельләштерү.

5. Практик – мөстәкыйль эшчәнлек;



  1. Рефлексия.

Үзанализ һәм үзбилге.


ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ

Тема: Түгәрәк саннарны тапкырлау


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз, дәресне башлыйбыз.

- Дәреснең девизы итеп мин академик А.Александровның “Математика үзенең катлаулылыгы, авырлыгы белән файдалы!” –дигән сүзләрен сайладым. Сез килешәсезме аның белән?


II. Уку мәсьәләсен кую.

  • Галим Ябалак та үзенең математика турындагы фикерен шифрлар белән биргән, укыр өчен сездән ярдәм сорый.

СЛАЙД 2

- Шифрларны укый аласызмы?Җавап бирүе авыррак,бу аңлашыла да, тема яңа бит. Моның өчен нәрсә белергә кирәк? Сезнең өйрәнергә теләгегез бармы соң?


30 Х 3=...ТЕ 40:4=...С

2 Х 40=...Ы 60:10=...КА

12:6=...НӘР 70:10=...ФӘН

50Х2=...ПАТ 60:2=...ТИ

80:2=...МА 7 Х3=...ША



40


90


40


30


6





7


2





100


21


10


80


ма


те


ма


ти


ка


-


фән


нәр




пат


ша


с



ы

-Дәрес ахырында Галим Ябалак сүзләрен кабат укып карарбыз.


III. Уку мәсьәләсен чишү.



  1. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сез берурынлы саннарны тапкырлый беләсез. Мисаллардатапкырлау гамәлен кушу белән алыштырыгыз һәм киресенчә. Бирем№1не вариантлап эшлибез.

СЛАЙД 3.

Беренче вариант

2 + 2 + 2 + 2 + 2 =

6 + 6 + 6 =

4 + 4 + 4 +4 =

Икенче вариант

3 х 5 =

5 х 4 =


7 х 2 =

- Дәфтәрләрегезне алышып, бер-берегезнең эшен тикшерегез, хаталарыгызны төзәтергә булышыгыз.

- Тактадан дөреслеген тикшерегез.
СЛАЙД 4

- Бирелгән арифметик гамәлләр арасыннан һәр мәсьәләгә дә туры килгәннәрен сайлап алыгыз. Үзегезнең җавабыгызны нигезләгез.

- Ике атнада ничә көн?

- Дүрт куянның ничә тәпие бар?

- Биш керпенең ничә колагы бар?

- Өч үрмәкүчнең ничә тәпие бар?

- Мисаллар калды, ә мәсьәләләр бетте. Бу аңлатмаларга карата үзегез мәсьәлә төзегез.

СЛАЙД 5

- Түгәрәк саннарны үсә бару тәртибендә языгыз, рәтне дәвам итегез:

60 6 40 33 12 20 5


  1. Түгәрәк саннарны тапкырлауның кагыйдәсен табу.

- Түгәрәк саннарны ничек тапкырлыйсы икәнен без дәреслектән карап белербез. Дәреслекнең 14 нче битен ачыгыз.

Беренче арифметик аңлатманы укыгыз һәм рәсемне карагыз.



СЛАЙД 6
Сөйләгез, 1 ысул белән ничек исәпләгәннәр.

20 х 3 = 20 + 20 + 20 = 60 ( 20 шәр итеп 3 тапкыр алу, димәк 20 + 20 + 20)

Икенче арифметик аңлатманы укыгыз һәм рәсемне карагыз.

Сөйләгез, 2 нче ысул белән ничек исәпләгәннәр.

20 х 3 = 2дис. х 3 = 60 ( 20 – ул 2 дис.)

Кайсы ысул рациональ, җайлырак?

( - Икенче ысул)
Нәтиҗә чыгару:

- Димәк, икеурынлы түгәрәк санны берурынлы санга тапкырлау өчен, түгәрәк санны дистәләр белән күрсәтергә һәм берурынлы санга тапкырларга кирәк икән. Моделен төзербез.


IV. Физкультминутка.

СЛАЙД 7
V.Мөстәкыйль эшчәнлек.

- Арифметик аңлатмаларны укыгыз һәм чишү юлларының ике ысулын да күрсәтегез:



СЛАЙД 8

20 х 4


20 + 20 + 20 + 20 =80

2дис. х 4 = 8дис.


30 х 3

30 + 30 + 30 = 90

3дис. х 3 = 9дис.

Түгәрәк саннарны беренче ысул белән чишү рациональ дип әйтә алабызмы? Үзегезнең фикерне нигезләгез.

- Дәреслектәге арифметик гамәлләрне №2парларда эшләп исәпләгез.

- №3. Үрнәктән карап эшли аласыз. Парларда эшлибез.


VI. Диагностик бирем.

- Аңлатмаларны түгәрәк саннарны тапкырлау белән алыштырып исәпләгез.Бирем 4

1 В.

10 + 10 + 10 + 10 + 10 + 10 =



20 + 20 + 20 + 20 =

30 + 30 =

2 В.

40 + 40 =



20 + 20 + 20 =

50 + 50 =

- Бер-берегезнең җавапларын парларда тикшерегез.

- Дөреслеген тактадан тикшерегез.



СЛАЙД 9

- Барысын да дөрес итеп эшләгә укучылар кулларын күтәрә. /х укучы.

- Барысын да эшләп бетерә алмаган, ләкин дөрес эшләгәннәр кул күтәрә. /х укучы.

- Хаталары чыккан укучылар кул күтәрә. /х укучы.

- Бер дә эшли алмаган укучылар кул күтәрә.
VII.Рефлексия.

- Дәрестә нәрсәләр белдек?


СЛАЙД 2

- Дәрес башындагы биремгә кире кайтыйк әле. Галим Ябалак нәрсә ди?



30 Х 3=...ТЕ 40:4=...С

2 Х 40=...Ы 60:10=...КА

12:6=...НӘР 70:10=...ФӘН

50Х2=...ПАТ 60:2=...ТИ

80:2=...МА 7 Х3=...ША



40


90


40


30


6





7


2





100


21


10


80


ма


те


ма


ти


ка


-


фән


нәр




пат


ша


с



ы


1)Репродуктив вариант.

  • Математика – фәннәр патшасы.

  • Ни өчен дәрес ахырында бу сорауга җавап бирүе тизрәк булды?

2)Импровизацион вариант

  • Түгәрәк саннарны тапкырлау һәм бүлүгә үзегезнең аңлатмаларыгыз-ны языгыз:

=...ТЕ =...С

=...Ы =...КА

=...НӘР =...ФӘН

=...ПАТ =...ТИ

=...МА =...ША



40


90


40


30


6





7


2





100


21


10


80










































3)Эвристик вариант

  • Алдагы дәрескә “ Математика өйрәтә – акылны үткенләтә” мәкален санлы шифр белән үзегез язып килерсез.



VIII. Йомгаклау.

Эшчәнлеккә үзбәя


СЛАЙД 10

- Смайлик сайлагыз:



smilie_1024.jpg«Мин аңладым, башкаларга да ярдәм итә алам»

smilie_1023.jpg«Мин чишәргә өйрәндем, ләкин миңа ярдәм кирәк»

smilie_1024gr copy.jpg«Миңа дәрестә авыр булды»

-Кем үзенең сайлаганын аңлатырга тели?

-Сез мине шатландырдыгыз.Авыр булдымы? Кызыклымы?

Дәрес бетте.Рәхмәт.



СЛАЙД 1


«Түгәрәк саннарны тапкырлау»

Дәреснең девизы итеп мин академик А. Александровның “Математика үзенең катлаулылыгы, авырлыгы белән файдалы!” –дигән сүзләрен сайладым. Сез килешәсезме аның белән?

90.99kb.

25 12 2014
1 стр.


Әдәплелек иленә сәяхәт

Мәктәп”, “Әдәплеләр”, “Табигать”, “Театр”, поезд рәсеме, тылсымлы сүзләр, яфраклар, өч түгәрәк

53.58kb.

25 12 2014
1 стр.