Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
гражданин Ә.Ә. Абсатаровның шикаяте белән бәйле рәвештә "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасының конститу-циячеллеген тикшерү турындагы эш буенча

Казан шәһәре 2008 ел, 28 май

Татарстан Республикасы Конституция суды, Рәисе В.Н. Демидов, судьялары Д.А. Алкаева, Ф.Н. Баһаутдинов, А.Л. Васин, Ә.Г. Гатауллин, Л.А. Гусева составында,

Татарстан Республикасы Конституция судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән гражданин Ә.Ә. Абсатаров, дәгъва белдерелә торган норматив-хокукый актны чыгарган орган буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең граждан законнары бүлеге мөдире И.И. Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик бүлеге башлыгы урынбасары Г.И. Шәфигуллина, Татарстан Республикасы Президенты вәкиле – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе закон проекты эше бүлегенең баш киңәшчесе Э.А. Шәфиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтле вәкиле – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы Ш.Ш. Яһудин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкиле – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсенең граждан хокукы һәм хуҗалык хокукый мөнәсәбәтләре секторы мөдире О.А. Шәмгунова, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе вәкиле – Татарстан Республикасы Югары суды судьясы Р.Р. Гыйльманов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе вәкиле – Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге өлкән белгече И.В. Михайлова, Татарстан Республикасы Прокуроры вәкиле – Татарстан Республикасы Прокуратурасының салым һәм финанс законнары үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Н. Яруллина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең вәкиле – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратының әйдәүче белгеч-эксперты А.Ф. Шакиров катнашында,

Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясына (4 өлеш), "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы бишенче өлешенә, 39 статьясының беренче өлешенә һәм икенче өлешенең 1 пунктына, 68, 100, 101 һәм 103 статьяларына таянып,

ачык суд утырышында "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы аерым нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерү турындагы эшне карады.

Эшне карап тикшерүгә гражданин Ә.Ә. Абсатаровның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасының аның эшендә кулланылган нигезләмәләренең конституциячеллеген тикшерү турында шикаять рәвешендәге мөрәҗәгате сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган хокукый нормаларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәве турындагы мәсьәләдә килеп туган билгесезлек эшне карап тикшерүгә нигез булды.

Докладчы судья А.Л. Васин мәгълүматын тыңлап, яклар: мөрәҗәгать итүче Ә.Ә. Абсатаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле И.И. Фәттаховның аңлатмаларын, белгеч Г.И. Шәфигуллинаның фикерен, утырышка чакырылган вәкилләр: Татарстан Республикасы Президентыннан Э.Ә. Шәфиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан – Ш.Ш. Яһудин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан – О.А. Шәмгунова, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисеннән – Р.Р. Гыйльманов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисеннән – И.В. Михайлова, Татарстан Республикасы Прокурорыннан – И.Н. Яруллина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилдән – А.Ф. Шакиров чыгышларын тыңлаганнан, тапшырылган документларны һәм башка материалларны карап тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Конституция суды

б и л г е л ә д е:

1. Татарстан Республикасы Конституция судына фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны, гомуми авыру аркасында 2 нче группа инвалид булып танылган гражданин Ә.Ә. Абсатаров үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Ул "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80, 91 кВтка) кадәр автомобильләре булган Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга теркәлгән транспорт чараларын салым салудан азат итү рәвешендәге ташламалар билгеләнгән 3 пунктчасының конституциячеллегенә дәгъва белдерә. Әлеге норма, мөрәҗәгать итүче фикере буенча, Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килми, чөнки әлеге салым ташламасының фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына кагылуын күздә тотмый.

Мөрәҗәгать итүче бу норма әлеге категориядәге гражданнарга карата кулланылырга тиеш дип саный, чөнки Россия Федерациясе закон чыгару актларының кайберләренә үзгәрешләр кертү турында 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләреннән шундый нәтиҗә килеп чыга, ә ул нигезләмәләр буенча Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар, аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булып танылган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен билгеләнгән айлык акчалата түләүләр, ташламалар бирелә һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтелә (154 статьяның сигезенче өлеше) дип саный. Гражданин Ә.Ә. Абсатаров үз позициясен "Икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына ташламалар бирү турында" 1992 елның 15 октябрендәге 1235 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезләмәләренә таянып нигезли, алар нигезендә гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) дип танылган фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына матди көнкүреш тәэминаты буенча Бөек Ватан сугышының тиешле группалардагы инвалидлары өчен билгеләнгән ташламалар бирелә.

Мөрәҗәгать итүче үзеннән транспорт салымы алына дип һәм, шикаятькә карата ул мөрәҗәгать иткән дәүләт органнарыннан алынган җаваплардан күренгәнчә, "Транспорт салымы турында" Татарстан Республикасы Законының дәгъва белдерелгән нигезләмәләренә таянып, үзен хокукый статусы буенча әлеге салымны түләүдән азат ителгән зат итеп санамыйлар дип билгеләп үтә.

Күрсәтелгән Законның шикаять бирелә торган нигезләмәләрен аңлатудан килеп туган билгесезлек, мөрәҗәгать итүче фикеренчә, аның Татарстан Республикасы Конституциясенең 22, 28 (1, 2 өлешләр) һәм 29 статьяларында каралган хокукларын һәм ирекләрен боза, ә Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә исә Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы территориясендә барлык хокукларга һәм ирекләргә ия, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары нигезендә бертигез бурычлы; закон һәм суд каршында бертигез; Конституциядә санап үтелгән һәм башка төрле хәлләргә бәйсез рәвештә дәүләт кешенең һәм гражданның хокуклары һәм ирекләренең тигезлеген гарантияли; Конституциядә күрсәтелгән һәм башка төрле сәбәпләр буенча гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләүнең йә өстенлекләрен билгеләүнең теләсә кайсы рәвешләре тыела; Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклауга тигез хокук гарантияләнә; конституциячел хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру, саклау һәм яклау тәртибе законнар белән билгеләнә. Шул нигездә гражданин Ә.Ә. Абсатаров Татарстан Республикасы Конституция судыннан үзе дәгъва белдерә торган хокукый нигезләмәләрнең конституциячеллеген тикшерүне сорый.

Шул рәвешле, әлеге эш буенча "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы нигезләмәләре карала, алар нигезендә үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга теркәлгән транспорт чаралары салым салынудан азат ителә, ә бу хокукый норма икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына кагылмый.

2. "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган салым ташламалары бирелү турындагы нормасы социаль яклау һәм салым салу өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләрне җайга сала. Россия Федерациясе Конституциясенең 72 статьясы (1 өлешнең "ж", "и" пунктчалары) нигезендә, социаль тәэминатны да кертеп, социаль яклау, шулай ук Россия Федерациясе салым салуның һәм җыемнарның гомуми принципларын билгеләү Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагында тора. Россия Федерациясе Конституциясенең 76 статьясы (2 өлеш) нигезендә Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектларының аларга таянып кабул ителә торган законнары һәм башка норматив хокукый актлары чыгарыла.

"Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законда болай дип күрсәтелә: билгеләнүе, шулай ук алыну тәртибе федераль закон белән Россия Федерациясе субъекты карамагына кертелгән салымнар һәм җыемнар Россия Федерациясе субъекты законы белән күрсәтелә (5 статьяның 2 пунктындагы "д" пунктчасы).

Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе субъектлары законнарын Россия Федерациясе субъектларының әлеге Кодекска таянып кабул ителгән салымнар турындагы законнары тәшкил итә (1 статьяның 4 пункты). Транспорт салымы региональ салымнарга керә (14 статьяның 3 пункты), ул Россия Федерациясе Салым кодексы һәм Россия Федерациясе субъектларының салым турындагы законнары белән билгеләнә, Салым кодексы нигезендә Россия Федерациясе субъектлары законнары белән гамәлгә кертелә һәм Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендә һичшиксез түләнергә тиеш (356 статьяның 1 өлеше). Салым билгеләнгәндә Россия Федерациясе субъектлары законнары белән шулай ук салым ташламалары һәм салым түләүченең алардан файдалану нигезләре каралырга мөмкин (356 статьяның 3 өлеше).

Федераль законнарның әлеге нормалары Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләренә туры килә, алар нигезендә, аерым алганда, Татарстан Республикасы вәкаләтләре чикләрендә Россия Федерациясе белән аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча законнар чыгарып җайга салу, шулай ук федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасы салымнарын һәм җыемнарын билгеләү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагына керә (75 статьяның 2 һәм 7 пунктлары).

Шул рәвешле, дәгъва белдерелә торган норманы кабул итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аерым категорияләрдәге гражданнар өчен транспорт салымы түләгәндәге ташламаларны билгеләү буенча үз вәкаләтен дөрес гамәлгә ашырган.

3. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы 1 пунктының 3 пунктчасындагы нигезләмәләре 2004 елның 26 ноябрендәге 57-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә кертелгән иде һәм аларда үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга теркәлгән транспорт чараларының салым салынудан азат ителүе билгеләнә.

3.1. "Икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына ташламалар бирү турында" Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 15 октябрендәге 1235 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) дип танылган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына (алга таба – фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары) матди-көнкүреш тәэминаты буенча Бөек Ватан сугышының тиешле төркемдәге инвалидлары өчен билгеләнгән ташламалар бирелә. Фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының калганнарына хәрби хезмәткәрләр арасыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен билгеләнгән шундый ук ташламалар бирелә (1 пункт). Бу ташламалар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бирелә торган чыганаклар исәбеннән бирелә (2 пункт).

"Икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында" Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының 1999 елның 7 июлендәге 20 номерлы карары белән расланган 1999 елның 7 июлендәге 4 номерлы аңлатма нигезендә фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына ташламалар бирүгә бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә шуны истә тотарга кирәк: Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 15 октябрендәге 1235 номерлы Указында фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына бирелә торган ташламаларның күләме күрсәтелмәгән, ә бары тик аларның матди-көнкүреш ташламалар буенча кайсы категориядәге гражданнарга, ягъни Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар категориясенә керүе генә күрсәтелгән. "Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен әлеге Законның 14 һәм 15 статьяларында ташламалар каралганлыктан, күрсәтелгән аңлатма буенча фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына да шундый ук ташламалар бирелә (5 пункт).

"Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон белән, аның 2005 елның 1 гыйнварына кадәр (2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә кергәнчегә кадәр) гамәлдә булган редакциясендә ветераннарны социаль яклау Россия Федерациясе законнары нигезендә ветераннарның икътисадый һәм әхлакый иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыруга, шулай ук аларга өстәмә хокуклар һәм ташламалар, шул исәптән салым салу буенча да, бирүгә юнәлдерелгән чаралар системасын гамәлгә ашыруны күздә тота (13 статьяның беренче һәм икенче абзацлары). Бөек Ватан сугышы инвалидларына, башка дәүләт территорияләрендәге сугышчан хәрәкәтләр инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга карата бу хокукый нигезләмәләр төгәлләштерелде. Әлеге Закон, аерым алганда, Россия Федерациясе законнары нигезендә ташламалы салым салуны, социаль яклау чарасы буларак, Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен дә (14 статьяның беренче һәм икенче абзацлары), Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен дә (15 статьяның беренче һәм икенче абзацлары) билгеләде.

Шушы категориядәге гражданнар өчен салым ташламаларының төгәл исемлеге Россия Федерациясенең махсус законнары белән билгеләнде. "Җир өчен тәләү турында" 1991 елның 11 октябрендәге 1738-1 номерлы Россия Федерациясе Законы Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен җир салымын түләүдән тулысынча азат итү рәвешендәге ташламаны күздә тотты (12 статьяның 6 пункты). Әлеге нормага 1994 елның 9 августындагы 22-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясе белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның социаль гарантияләре һәм ташламаларының законнар нигезендә башка гражданнарга кагылуы турындагы күрсәтмә өстәлде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, гамәлдәге армия составына керүче хәрби частьләрдә, штабларда һәм учреждениеләрдә хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр, элеккеге партизаннар һәм аларга тиңләштерелгән категорияләрдәге гражданнар арасыннан элеккеге СССРны яклау буенча башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга карата җир салымын түләүдән тулысынча азат итү рәвешендәге ташлама шулай ук "Җир өчен түләү турында" 1992 елның 30 сентябрендәге 1767-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы белән дә каралган иде (12 статьяның 5 пункты).

"Физик затлардан керем салымы турында" 1991 елның 7 декабрендәге 1998-1 номерлы Россия Федерациясе Законы белән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен салым ташламасы билгеләнгән иде (3 статьяның 2 пунктындагы "б" һәм "г" пунктчалары).

Салым ташламалары белән беррәттән Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга дәүләт пошлинасын түләүдән азат итү рәвешендәге ташламалар билгеләнгән иде ("Дәүләт пошлинасы турында" 1991 елның 9 декабрендәге 2005-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 5 статьясындагы 1 пункты).

Моннан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы инвалидларын һәм анда катнашучыларны социаль яклау чараларына әлеге закон актлары нигезендә салым салу буенча ташламалар да керә. Россия Федерациясенең гамәлдәге Салым кодексы шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга салым салу буенча ташламалар бирелүне күздә тота (217 статьяның 33 пункты, 218 статьяның 1 пунктындагы 1 пунктчасы, 333.35 статьяның 1 пунктындагы 12 пунктчасы, 391 статьяның 5 пунктындагы 4 пунктчасы). 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнчегә кадәр (ягъни 2005 елның 1 гыйнварына кадәр), Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 15 октябрендәге 1235 номерлы Указының югарыда аталган нигезләмәләренә таянып, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга салым салу буенча бирелә торган күрсәтелгән ташламалар фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына да кагылды, моны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының 1999 елның 4 июлендәге 4 номерлы күрсәтелгән аңлатмасында чагылдырылган кулланылыш практикасы да дәлилли.

3.2. Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү һәм аларның үз көчләрен югалтуын тану турында 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының хокукый хәлен Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тиешле категорияләре белән тигезли торган норманы законнан түбәнрәк дәрәҗәдән закон дәрәҗәсенә күчерде. Әлеге Законның 154 статьясындагы сигезенче өлеше нигезендә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) дип танылган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен билгеләнгән айлык акчалата түләүләр, ташламалар бирелә һәм социаль яклау чаралары күрсәтелә. Фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының калганнарына хәрби хезмәткәрләр арасыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен билгеләнгән айлык акчалата түләүләр, ташламалар бирелә һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Россия Федерациясе Конституция Судының 2007 елның 19 июнендәге 473-0- 0 номерлы Билгеләмәсендә болай дип күрсәтелә: 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның 154 статьясындагы сигезенче өлеше фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына лаеклы тормыш тәэмин итә торган, аерым алганда, тиешле ташламалар бирү юлы белән дә, шартлар тудыру максатларында аларны социаль яклауның хокукый гарантияләрен билгеләп, конституциячел нигезләмәләрне гамәлгә ашыра, ә алар нигезендә Россия Федерациясе социаль дәүләт буларак, дәүләт пенсияләрен, пособиеләрне һәм социаль яклауның башка төрле гарантияләрен билгеләп, инвалидларга һәм өлкән гражданнарга дәүләт ярдәмен тәэмин итә (Россия Федерациясе Конституциясе, 2 өлеш, 7 статья).

2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның 154 статьясындагы сигезенче өлешендә күрсәтелгән норма турыдан-туры эчтәлеге һәм хокукый мәгънәсе буенча, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының социаль тәэмин ителешен, шул исәптән, салым салу буенча ташламаларны да кертеп, аларга бирелә торган ташламаларны Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар белән чагыштырганда киметүгә китерерлек нинди дә булса чикләүләр, искәрмәләр һәм башка төзәтмәләр билгеләми. Моннан тыш, преамбулада күрсәтелгәнчә, әлеге Закон Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклау максатларында кабул ителде, аның нормалары кеше һәм гражданның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен киметү өчен файдаланыла алмый (сигезенче абзац). Бу – фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары үзләренең социаль статуслары буенча тулысынча Бөек Ватан сугышы ветераннарының тиешле категорияләренә тиңләштерелгән буларак, Федераль законның күрсәтелгән нигезләмәләренең мәгънәсеннән һәм эчтәлегеннән чыгып, айлык акчалата түләүләр, социаль ярдәм чаралары күрсәтү һәм, салым ташламаларын да кертеп, ташламалар бирү буенча начаррак шартларга куела алмыйлар дигәнне аңлата.

Россия Федерациясе Конституция Судының 2005 елның 1 декабрендәге 462-0 номерлы Билгеләмәсеннән күренгәнчә, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, социаль яклау өлкәсендә хокукый җайга салу гамәлгә ашырылганда гражданнарның законга һәм дәүләт гамәлләренә ышанычын хуплау принцибы сакланырга тиеш, ә дәүләт исә тиешле хокукый мөнәсәбәтләрдә катнашучылар нигезле чикләрдә үз халәтенең нәтиҗәләрен алдан күрә алсын һәм социаль танылган статусының, булган хокукларының үзгәрешсез калуына, аларның дәүләт тарафыннан яклануына ышансын, ягъни гамәлдәге законнар нигезендә алган хокукларның хакимият тарафыннан ихтирам ителәчәгенә һәм тормышка ашырылачагына ышанычы булсын өчен хокукый төгәллекне, хокукый җайга салуның нигезле тотрыклылыгын, гамәлдәге нормалар системасына законсыз үзгәрешләр кертүгә юл куелмауны һәм социаль өлкәдә закон чыгару сәясәтенең алдан билгеләнешен күздә тота. Россия Федерациясе Конституция Суды Россия Федерациясенең үзенә хокукый социаль дәүләт буларак алган гавами-хокукый йөкләмәләрен үтәүдән законсыз нигездә баш тарта алмавын да раслады (3.1 пункт).

Димәк, социаль яклау гарантияләре, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына Россия Федерациясе Президентының 1992 елның 15 октябрендәге 1235 номерлы Указы (1 пункты) һәм 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон (154 статьяның 8 өлеше) нигезендә билгеләнгән социаль тәэминатны да кертеп, гражданнарның шушы категорияләренә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен каралган салым салу ташламаларын да бирүне күздә тота.

3.3. Россия Федерациясе Салым кодексы салымнар билгеләнгәндә салым салынуның барлык элементларын да күрсәтүне таләп итә. Салымнар һәм җыемнар турындагы закон актлары һәркемнең нинди салымнар (җыемнар), кайчан һәм нинди тәртиптә түләргә тиешлеген белерлек итеп язылырга тиеш. Бу очракта салымнар һәм җыемнар турындагы законнарның шикле урыннары, каршылыклары һәм төгәлсезлекләре салым һәм җыемнар түләүче файдасына аңлатыла (3 статьяның 6 һәм 7 пунктлары).

Бу таләпләр тулысынча салымнар турындагы законнар белән Салым кодексында каралган тәртиптә һәм чикләрдә салым ташламаларын, аларны куллану нигезләрен һәм тәртибен билгели ала торган Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары эшчәнлегенә дә (12 статьяның 3 пунктындагы 4 абзацы), салым законнарын куллануны тормышка ашыручы дәүләт органнары эшчәнлегенә дә кагыла.

Дәгъва белдерә торган нормада, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга салым ташламасы бирелүне күрсәтеп, республика закон чыгаручысы федераль закон таләпләреннән, шул исәптән 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның преамбуласында һәм 154 статьясындагы сигезенче өлешендә күрсәтелгән таләпләрдән чыгып эш итә, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләренә таяна, алар нигезендә Татарстан Республикасы – сәясәте кешегә лаеклы тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче шартлар булдыруга юнәлтелгән социаль дәүләт (13 статья); гражданнар шәхси, сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни хокукларның һәм ирекләрнең бөтен тулылыгына ия (30 статья); һәркемгә яше буенча, авырган, гарипләнгән, туендыручысын югалткан очракта, балаларны тәрбияләү өчен һәм законда билгеләнгән башка очракларда социаль тәэминат гарантияләнә (54 статья, 1 өлеш).

Бу конституциячел нормалар "Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында" 1966 елның 16 декабрендәге Халыкара Пактның һәр кешенең социаль тәэминат хокукы һәм һәркемнең үзенә һәм гаиләсенә лаеклы тормыш дәрәҗәсе, яшәгән шартларының эзлекле рәвештә яхшыра бару хокукы турындагы нигезләмәләренә туры килә (9 статья; 11 статьяның беренче пункты).

Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Конституциясенең күрсәтелгән нигезләмәләренә, халыкара хокукның һәм федераль законнарның тиешле нормаларына таянып билгеләп үткәнчә, пенсионерларның матди тәэминат дәрәҗәсе ала торган пенсия суммасына гына түгел, социаль хезмәт күрсәтүләр һәм төрле ташламалар булуга да бәйле (2002 елның 11 июнендәге 4-0 номерлы Билгеләмәсе). Мондый хокукый позиция гамәлдәге законнар нигезендә, салым салу буенча ташламаларны да кертеп, тиешле ташламалар билгеләнгән башка категорияләрдәге гражданнарга, шул исәптән Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, шулай ук айлык акчалата түләүләр һәм ташламалар бирү, социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча аларга тиңләштерелгән, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына карата да кулланыла.

Шул рәвешле, "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен билгеләнгән әлеге ташлама фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына да тулысынча кагыла.

Дәгъва белдерелә торган норманы үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын транспорт салымы түләүдән азат итү рәвешендәге ташлама бирү мөмкинлеген калдырмый дип аңлату әлеге категориядәге гражданнарның социаль яклану, шул исәптән социаль тәэминат хокукларын 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның күрсәтелгән таләпләреннән һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 13, 22, 28 (1 һәм 2 өлешләр), 29, 30 һәм 54 (1 өлеш) статьялары нигезләмәләреннән барлыкка килүче дәүләт йөкләмәләре күзлегеннән чикләүгә китерер иде.

Шулай итеп, "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы нигезләмәләре Татарстан Республикасы Конституциясенә, шул исәптән аның 13, 22, 28 (1 һәм 2 өлешләр), 29, 30 һәм 54 (1 өлеш) статьяларына каршы килми, чөнки әлеге норма гамәлдәге федераль һәм республика законнары системасында үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының транспорт салымын түләүдән азат итү рәвешендәге ташламага хокукларын юкка чыгара, чикли һәм башкача боза торган норма буларак карала алмый.

4. "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының дәгъва белдерелә торган нормасының гамәлдәге редакциясе фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының тиешле салым ташламасына ия булуын йә әлеге категориядәге гражданнарның Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга тиңләштерелгән булуын турыдан-туры күрсәтми.

Дәгъва белдерелә торган норманың фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына да кагылуын күрсәтү алымын сайлау республика закон чыгаручысы тарафыннан закон чыгаруның билгеләнгән тәртибе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Конституциясе суды Законның дәгъва белдерелә торган нормасында Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен билгеләнгән салым ташламасының, гражданнарның бер категориясе буларак, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына да кагылуын турыдан-туры күрсәтү аларны социаль яклауның конституциячел-хокукый гарантияләрен тагын да тулырак һәм эзлеклерәк тәэмин итүгә булышыр иде дип саный.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып һәм "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 66 статьясының икенче өлешенә, 67 – 69, 71, 73 һәм 104 статьяларына таянып, Татарстан Республикасы Конституция суды



к а р а р ч ы г а р д ы :

1. "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы 1 пунктының 3 пунктчасы нигезләмәләрен Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип танырга, чөнки бу норма үзенең әлеге Карарда ачыкланган конституциячел-хокукый мәгънәсе буенча гамәлдәге федераль һәм республика законнары системасында үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарының транспорт салымын түләүдән азат итү рәвешендәге ташламага хокукларын юкка чыгара, чикли һәм башкача боза торган норма буларак карала алмый.



2. Гражданин Ә.Ә. Абсатаров эше буенча "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы 1 пунктының 3 пунктчасын Татарстан Республикасы Конституция суды әлеге Карарда ачыклаган конституциячел-хокукый мәгънәдән үзгә итеп аңлатуга нигезләнгән хокукый кулланылыш карарлары билгеләнгән тәртиптә компетентлы орган тарафыннан яңадан каралырга тиеш.

3. Әлеге Карар катгый, шикаятькә дучар ителә алмый, игълан ителү белән үз көченә керә, турыдан-туры гамәлдә була һәм башка органнар һәм урындагы затлар тарафыннан раслануны таләп итми.



4. "Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 72 статьясы буенча бу Карар "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татартан" газеталарында кичекмәстән басылып чыгарга тиеш. Карар шулай ук "Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре"ндә басылып чыгарга тиеш.
30-П Татарстан Республикасы

Конституция суды

Транспорт салымы турында

В. В. Кривочкинның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы

80.31kb.

16 12 2014
1 стр.


Транспорт салымы турында

Абсатаровның шикаяте белән бәйле рәвештә "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчас

195.31kb.

12 10 2014
1 стр.


«Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында» Татарстан Республикасы Законы паспорты

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү турында

76.88kb.

25 12 2014
1 стр.


Транспорт как отрасль хозяйства. Транспорт Украины. Виды транспорта. Важнейшие транспортные узлы

Ожидаемые результаты : учащиеся определяют существенные признаки понятой "транспорт", "Транспортный узел", "грузооборот", "пассажирооборот"; называют виды транспорта; характеризуют

68.69kb.

15 10 2014
1 стр.


II. водный транспорт морской транспорт

По состоянию на 1 июля 2011 года в судовых реестрах зарегистрировано 282 морских судов (в 2010 г. 263), в том числе в

229.07kb.

10 10 2014
1 стр.


Организация на дейността за безопасност и здраве при работа в железопътния транспорт

Наредба №13 от 30 декември 2005 Г. За осигуряване на здравословни и безопасни условия на труд в железопътния транспорт

3204.14kb.

14 12 2014
18 стр.


Методика расчета горнолыжных канатных дорог

Исторически так сложилось в России, что канатные дороги как транспорт не попали в сферу активного исследования и производства как, например, автомобильный и железнодорожный транспо

97.75kb.

01 10 2014
1 стр.


Уровень развития транспорта в Новгородской области

Темой нашего исследования стала «Транспорт Новгородской области». Транспорт играл большую роль не только в современной жизни, но и многие века назад

83kb.

15 12 2014
1 стр.