Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯ СУДЫның

БИЛГЕЛӘМӘСЕ
гражданин В.В. Кривочкинның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы (2008 елның 21 июлендәге редакциядә) белән аның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга шикаяте буенча

Казан шәһәре 2009 елның 18 июне

Татарстан Республикасы Конституция суды, Рәисе В.Н. Демидов, судьялары Д.А. Алкаева, Ф.Н. Баһаутдинов, А.Л. Васин, Ә.Г. Гатауллин, Л.А. Гусева составында,

бирелгән гарызнамәгә “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 44 статьясына нигезләнеп башлангыч тикшерү уздырган судья А.Л. Васинның докладын тыңлаганнан соң,

а ч ы к л а д ы:
1. Татарстан Республикасы Конституция судына гражданин В.В. Кривочкин "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы (2008 елның 21 июлендәге редакциядә) белән үзенең конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылуга карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. Дәгъва белдерелә торган норма нигезендә үз милкендә двигатель егәрлеге 110 ат көченә (80,91 кВтка) кадәр автомобильләре булган Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, һәм икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар, аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына теркәлгән транспорт чаралары салым салудан азат ителәләр.

Мөрәҗәгать итүче дәгъва белдерелә торган норманы, күрсәтелгән салым льготасының хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә гарипләнгән һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына тиңләштерелгән хәрби хезмәткәрләргә кулланылуын күздә тотмаганлыктан, Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килми дип саный. Ул хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә алган яралану аркасында III группа инвалиды була һәм "Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы 3 пункты (гамәлдә булган редакциядә) нигезендә сугыш инвалидларына (Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидларына) бирелә торган социаль ярдәм күрсәтү чаралары кулланылырга тиешле хәрби хезмәткәрләр санына керә.

Үзенең позициясен аңлатуда гражданин В.В. Кривочкин 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның 154 статьясының сигезенче өлеше нигезендә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар, аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булып танылган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) Бөек Ватан сугышы инвалидлары өчен билгеләнгән айлык акчалата түләүләр, ташламалар бирелә һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтелә дип билгели.

Мөрәҗәгать итүче шулай ук "Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон белән, аның 2005 елның 1 гыйнварына кадәр (2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә кергәнчегә кадәр) гамәлдә булган редакциясендә ветераннарны социаль яклау Россия Федерациясе законнары нигезендә ветераннарның икътисадый һәм әхлакый иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыруга, шулай ук аларга өстәмә хокуклар һәм ташламалар, шул исәптән салым салу буенча да, бирүгә юнәлдерелгән чаралар системасын гамәлгә ашыруны күздә тота (13 статья) дип күрсәтә. Бу чакта әлеге Закон Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өчен социаль яклау чарасы буларак Россия Федерациясе законнары нигезендә ташламалы салым салуны (14 һәм 15 статьялар) турыдан туры билгеләде.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә гражданин В.В. Кривочкин "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасын (2008 елның 21 июлендәге редакциядә) Татарстан Республикасы Конституциясенең 22, 28 (1, 2 өлешләр) һәм 29 статьяларына, ә алар буенча Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә исә Россия Федерациясе гражданнары Татарстан Республикасы территориясендә барлык хокукларга һәм ирекләргә ия, Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары нигезендә бертигез бурычлы; закон һәм суд каршында бертигез; Конституциядә санап үтелгән һәм башка төрле хәлләргә бәйсез рәвештә дәүләт кешенең һәм гражданның хокуклары һәм ирекләренең тигезлеген гарантияли; Конституциядә күрсәтелгән һәм башка төрле сәбәпләр буенча гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләүнең йә өстенлекләрен билгеләүнең теләсә кайсы рәвешләре тыела; Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклауга тигез хокук гарантияләнә; конституциячел хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру, саклау һәм яклау тәртибе законнар белән билгеләнә, туры килми дип тануны сорый.

2. "Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль закон (2009 елның 28 апрелендәге редакциядә) аларга лаеклы тормыш, актив эшчәнлек, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт шартларын тудыруны тәэмин итә торган максатларда Россия Федерациясендә ветераннарны социаль яклауның хокукый гарантияләрен билгели (преамбула). Әлеге Федераль законның 14 статьясы белән сугыш инвалидларына, алар исәбенә Законның 4 статьясы нигезендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары керә, социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралган.

Күрсәтелгән Федераль закон белән сугыш инвалидларына билгеләнгән социаль ярдәм күрсәтү чаралары социаль тәэмин итү төрләренең тулы исемлеген, шул исәптән законнар нигезендә пенсия тәэминаты буенча ташламаларны да, тәшкил итәләр (14 статьяның 1 пункты). Бу чакта салым ташламалары, транспорт салымы ташламаларын да кертеп, күрсәтелгән исемлектә каралмаган. Моннан чыгып, сугыш инвалидларына әйтелеп үткән Федераль закон белән билгеләнгән социаль ярдәм күрсәтү чаралары Россия Федерациясе Салым кодексының 356 статьясының беренче һәм өченче өлешләре нигезендә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар ташламаларын, шул исәптән “Транспорт салымы турында” Татарстан Республикасы Законының дәгъва белдерелә торган нормасы белән беркетелгән транспорт салымы ташламасын да, үз эчләренә алмыйлар.

Моның нигезендә гарызнамәченең сугыш инвалидларына (Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидларына) социаль ярдәм күрсәтү чараларын куллануга бәйле рәвештә аның транспорт салымы ташламасына хокукын тану турындагы дәлилләре нигезсез.

Мөрәҗәгать итүче В.В. Кривочкин таяна торган 2004 елның 22 августындагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның 154 статьясының сигезенче өлешендәге нигезләмәләре социаль тәэминат ала торган башка категория затларына – икенче бөтендөнья сугышы дәверендә фашистлар, аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто, башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының гомум авыру, хезмәттә гарипләнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булып танылган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына (инвалидлыклары законга каршы гамәлләре аркасында килеп чыккан затлардан кала) — карый.

Россия Федерациясе Конституция Суды күрсәткәнчә, федераль закон чыгаручы Россия Федерациясе Конституциясенең 76 статьясы (1 өлеш) белән каралган социаль яклау өлкәсендә хокукый җайга салуны башкару вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда, дәүләт хезмәтенең үзенчәлекләреннән, аны үтү шартларыннан, дәүләт хезмәткәрләренең төрле категорияләре тарафыннан башкарыла торган эшчәнлекнең үзенчәлекләреннән чыгып, аерым социаль яклау чараларын бирүнең төрле шартларын билгеләргә хокуклы; хокукый җайга салуны дифференциацияләү үзеннән үзе, әгәр ул объектив критерийләргә, башкарыла торган һөнәри эшчәнлекнең үзенчәлекләренә нигезләнгән булса, закон каршында һәркем тигез дигән принципның бозылуы буларак карала алмый (Россия Федерациясе Конституциясенең 19 статьясы, 1 өлеш). Бу очракта Россия Федерациясе Конституция Суды, дәүләт хезмәткәрләренең төрле категорияләрен социаль яклау өлкәсендә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне характерлау өчен үзе китергән гомуми мәгънәгә ия булган хокукый позициягә таянып, сугыш инвалидларына бирелә торган социаль яклау чаралары тарала торган затлар даирәсен билгеләү федераль закон чыгаручының дискрецион вәкаләтләренә керә, дип күрсәтте. Федераль закон чыгаручы тарафыннан пенсия тәминатының бердәм кагыйдәләрен билгеләү аның башка өлкәләрдә, шул исәптән социаль ярдәм күрсәтү чараларын алу хокукын билгеләүдә дә, бертөрле хокукый җайга салуны башкару бурычын күздә тотмый (2006 елның 17 октябрендәге 390-О номерлы, 2006 елның 17 октябрендәге 398-О номерлы һәм 2008 елның 12 ноябрендәге 1051-О-О номерлы Билгеләмәләре).

"Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасының нигезләмәләре гражданин А.А. Абсатаров шикаяте буенча Татарстан Республикасы Конституция судында элек инде дәгъваланды, аны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 2008 елның 28 маенда 30-П номерлы карар кабул ителде. Әлеге эшне карап тикшерү предметы чикләрендә Татарстан Республикасы Конституция суды дәгъва белдерелә торган норманы Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килә дип таныды. Күрсәтелгән карарда бәян ителгән Татарстан Республикасы Конституция судының хокукый позициясе нигезендә Татарстан Республикасында транспорт салымы ташламалары тарала торган затларны билгеләү республика закон чыгаручысының дискрецион вәкаләтләренә керә.

Мөрәҗәгать итүче, "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасын (2008 елның 21 июлендәге редакциядә) Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килми дип тануны таләп итеп, Татарстан Республикасы Конституция суды алдында фактта дәгъва белдерелә торган норманың көче таралырга тиеш булган затларның санын киңәйтү турындагы мәсьәләне куя. Ләкин бу мәсьәләне хәл итү, гамәлдә булган законнарга тиешле өстәмәләр кертүне күздә тотканлыктан, Татарстан Республикасы Конституциясенең 109 статьясында һәм “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясында билгеләнгән Татарстан Республикасы Конституция суды вәкаләтләренә керми.

Димәк, мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәгъва белдерелә торган норма үзеннән үзе, Татарстан Республикасы Конституция судының 2008 елның 28 маендагы 30-П номерлы карарында чагылган хокукый позициясен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү турындагы мәсьәләдә билгесезлек тудырмый. “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 39 статьясының икенче өлешендәге 1 пунктының мәгънәсе буенча гарызнамәче тарафыннан дәгъва белдерелә торган норманың Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәве турындагы мәсьәләдә килеп чыккан билгесезлек эшне карау өчен нигез була, мондый билгесезлекнең булмавы мөрәҗәгатьне карап тикшерүгә алмауга китерә.

Бәян ителгәннәрдән чыгып “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 39 статьясындагы икенче өлешнең 1 пунктына, 46 статьясындагы беренче өлешнең 3 пунктына һәм 66 статьясындагы бишенче өлешкә таянып, Татарстан Республикасы Конституция суды


б и л г е л ә д е:
1. Гражданин В.В. Кривочкинның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясындагы 1 пунктының 3 пунктчасы (2008 елның 21 июлендәге редакциядә) белән аның конституциячел хокуклары һәм ирекләре бозылу турындагы шикаятен карап тикшерүгә алудан баш тартырга, чөнки Законның әлеге нормасы Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәве мәсьәләсендә билгесезлек юк һәм мөрәҗәгать итү предметы буенча Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан үз көчен саклый торган карар элек чыгарылган иде.

2. Бу шикаять буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Билгеләмәсе катгый һәм аңа карата шикаять бирелми.



3. “Татарстан Республикасы Конституция суды турында” Татарстан Республикасы Законының 72 статьясы буенча бу Билгеләмә “Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре”ндә басылып чыгарга тиеш.
10-О Татарстан Республикасы

Конституция суды

Транспорт салымы турында

В. В. Кривочкинның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы

80.31kb.

16 12 2014
1 стр.


Транспорт салымы турында

Абсатаровның шикаяте белән бәйле рәвештә "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчас

195.31kb.

12 10 2014
1 стр.


«Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында» Татарстан Республикасы Законы паспорты

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү турында

76.88kb.

25 12 2014
1 стр.


Транспорт как отрасль хозяйства. Транспорт Украины. Виды транспорта. Важнейшие транспортные узлы

Ожидаемые результаты : учащиеся определяют существенные признаки понятой "транспорт", "Транспортный узел", "грузооборот", "пассажирооборот"; называют виды транспорта; характеризуют

68.69kb.

15 10 2014
1 стр.


II. водный транспорт морской транспорт

По состоянию на 1 июля 2011 года в судовых реестрах зарегистрировано 282 морских судов (в 2010 г. 263), в том числе в

229.07kb.

10 10 2014
1 стр.


Организация на дейността за безопасност и здраве при работа в железопътния транспорт

Наредба №13 от 30 декември 2005 Г. За осигуряване на здравословни и безопасни условия на труд в железопътния транспорт

3204.14kb.

14 12 2014
18 стр.


Методика расчета горнолыжных канатных дорог

Исторически так сложилось в России, что канатные дороги как транспорт не попали в сферу активного исследования и производства как, например, автомобильный и железнодорожный транспо

97.75kb.

01 10 2014
1 стр.


Уровень развития транспорта в Новгородской области

Темой нашего исследования стала «Транспорт Новгородской области». Транспорт играл большую роль не только в современной жизни, но и многие века назад

83kb.

15 12 2014
1 стр.