Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

9 нчы сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Филология

Филология сближает современное и прошлое человечество. Она сближает человечество и разные человеческие культуры не через стирание различия в культурах, а осознанием этих различий. Филология сближает не через уничтожение отдельных культур, а на основе выявления различий между ними. Она воспитывает людей на основе уважения и терпимости к другим культурам. Она воскрешает старое для нового. Филология – очень личная и очень национальная наука. Она нужна как для отдельной личности, так и для развития национальных культур. Она оправдывает свое название (“филология” – любовь к слову). Филология опирается на любовь к словесной культуре всех языков. Она пробуждает уважение и интерес ко всем словесным культурам. Она стоит в начале культуры и завершает ее, выражает ее.

(По Д.С.Лихачеву)

II. Текстка нигезләнгән тестларны эшләгез.

1. Көзнең килүен агачлар хәбәр итә. 2. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенәләр, шомырт һәм миләш агачлары ялкынга охшыйлар. 3. Усаклар кызгылт сарыга әйләнә. 4. Яфраклар ник коела? 5. Алар ник туган агачларын ташлыйлар? 6. Һәр агач тамырлары белән җирдән су ала. 7. Су белән кирәкле тозларны да суыра. 8. Аларны үзләрендә калдырып, яфраклар суны парга әйләндерәләр дә һавага очыралар. 9. Бер ак каен биш-алты тонна суны һавага очыра. 10. Яфраклар кышка калса, алар җирдән җитәрлек су ала алмас һәм агач һәлак булыр иде. (Г.Хәсәновтан)


Фонетика

1. 1-3 нче җөмләләрдә тел арты тартыклары кергән ничә сүз бар?

а) 3;

ә) 4;


б) 5;

в) 6.


2. Кайсы җөмләдә тел арты ассимиляциясенә буйсынган сүз бар?

а) 2;


ә) 5;

б) 10;


в) 8.

3. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 3, 4, 5;

ә) 3, 4, 5, 7, 8;

б) 5, 6, 7, 9, 10;

в) 1, 2, 4, 8, 9.

4. Кайсы җөмләләрдә саңгырау тартыклар гына кергән сүзләр бар?

а) 3, 5, 6, 7, 8, 9;

ә) 1, 2, 3, 4, 5, 6;

б) 1, 2, 6, 7, 9, 10;

в) 5, 6, 7, 8, 9, 10.

5. “Өрелмәле, парсыз, саңгырау, кече тел тартыгы” билгеләмәсенә туры килгән тартык аваз хәрефе кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 8, 9;

ә) 6, 10;

б) 1, 2;

в) 2, 6.
Лексикология

1. Кайсы җөмләдә интернациональ сүз бар?

а) 8;


ә) 5;

б) 9;


в) 1.

2. 10 нчы җөмләдәге алынма сүз кайсы?

а) яфрак;

ә) һәлак;

б) җир;

в) алынма сүз юк.



3. 2 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләгез:

а) охшый, шомырт;

ә) ялкынга, миләш;

б) андый сүз юк;

в) алтыннан, киенәләр.

4. 4, 5 нче җөмләләрдәге кайсы сүзләр үзара синонимик мөнәсәбәттә? Язып куегыз.

5. 1, 6, 9, 10 нчы җөмләләрдәге кайсы сүзләрнең даими антонимнары бар? Язып куегыз.
Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Кайсы җөмләләрдә дүртәр мәгънәле кисәктән торган сүзләр бар?

а) 1, 2, 5, 8;

ә) 4, 5, 6, 9;

б) 5, 7, 9, 10.

в) 6, 7, 8, 9.

2. Икешәр мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчасы булган сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 3, 4, 5, 6;

ә) 4, 6, 8, 10;

б) 1, 2, 7, 10;

в) 2, 4, 8, 9.

3. 1, 7, 9 нчы җөмләләрдә ясалма нигезле сүзләр ничә?

а) 3;

ә) 4;


б) 5;

в) 6.


4. 2 нче җөмләдәге бер үк авазлардан торган кушымчаларның аермасын аңлатыгыз.

5. Тезмә сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 9;

ә) 3, 8;


б) 1, 10;

в) 5, 7.


Морфология

1. Исемләшкән сыйфат кайсы җөмләдә?

а) 5;

ә) 7;


б) 2;

в) 3.


2. Текстта ничә алмашлык бар?

а) 7;


ә) 6;

б) 5;


в) 4.

3. 9 нчы җөмләдәге парлы санның төркемчәсе нинди?

а) микъдар;

ә) чама;


б) бүлем;

в) парлы.

4. Йөкләтү юнәлешендә килгән фигыльләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3;


ә) 9. 10;

б) 8, 9;


в) 4, 5.

5. Бәйләгеч сүз төркемнәренә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 4, 5,;

ә) 5, 6, 7, 8;

б) 2, 3, 9, 10;

в) 2, 6, 7, 8, 10.



Синтаксис

1. 10 нчы җөмләнең төрен билгеләгез:

а) тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

ә) иярченле кушма җөмлә;

б) тезмә кушма җөмлә;

в) катнаш кушма җөмлә.

2. Кайсы җөмлә тезмә кушма җөмлә?

а) 8;


ә) 2;

б) 6;


в) 10.

3. Әйтү максаты буенча 4,5 нче җөмләләр нинди?

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

4. Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләр кайсы җөмләләрдә бар?

а) 3, 10;

ә) 2, 3;

б) 2, 8;


в) 8, 10.

5. 1, 2 нче җөмләләрдә фигыль сүзтезмәләр ничә?

а) 5;

ә) 3;


б) 4;

в) 2.


III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

Ял итүчеләр теплоход ярга җитәр-җитмәс үк аннан сикереп чыгарга омтылдылар. (Р.К.)


А. Тыныш билгеләрен куеп, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен языгыз.

Б. Ярга сүзенә фонетик анализ, омтылдылар сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан, үк, аннан һәм ял итүчеләр сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

11 нче сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Родина

Что умещается в одном слове – Родина? Это самолет в небе и птицы, летящие на север над нашим домом. Родина – это растущие города и малые, в десять дворов, деревеньки. Это имена людей, названия рек и озер, памятные даты истории и планы на завтрашний день. Это ты и я с нашим миром чувств, нашими радостями и заботами.

Родина подобна огромному дереву. Но всякое дерево имеет корни, без которых его повалил бы даже несильный ветер. Корни питают дерево и связывают его с землей. Корни – это то, чем мы жили вчера, год назад, сто, тысячу лет назад. Это наша история. Это наши деды и их дела, молчаливо живущие рядом с нами, в их делах и удивительных песнях, сказках. Это славные имена полководцев, поэтов и борцов.

Человеку важно знать свои корни. Тогда вода и воздух, которым мы дышим, будет целебен и вкусен. Дороже будет моя земля и легче будем чувствовать значение жизни человека.

(По В.Пескову)

II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.

1. Безнең авыл янында тәлинкә шикелле түм-түгәрәк күл ялтырап ята. 2. Аннан ары чит-читләрен яшел камышлар, ак, сары төнбоеклар каплаган зур күл сузылып киткән. 3. Зур күлнең аргы башыннан текә ярлы, бормалы Ык елгасы ага.

4. Шушы күлләрдә, Ыкта көймәдә йөрүләре, балык каптырулары, су коенулары искиткеч күңелле. 5. Ык болыннарында кузгалаклар, юалар, балтырганнар үсә. 6. Аларны ашый-ашый телләребез яшелләнеп бетә.

7. Авылның икенче ягында Чияле тау бар. 8. Аның сөзәк итәгендә чия уңа. 9. Чияле тау ягыннан зифа ак каеннар, төз наратлар үскән зур куе урман башлана. 10. Без анда җир җиләге белән каен җиләге җыярга йөрибез. 11. Монда кара бөрлегән һәм карлыган да күп була. 12. Көзгә таба балан, шомырт, миләш өлгерә. 13. Урман үзенең саф һавасын, матурлыгын, барлык нигъмәтләрен бүләк итә безгә. (Г.Мөхәммәтшин)


Фонетика

1. Кире (яки ирен) ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 5, 7;

ә) 1, 2;


б) 9, 10;

в) 11, 13.

2. 1-3 нче җөмләләрдә иренләшкән сузыклар кергән ничә сүз бар?

а) 10;


ә) 7;

б) 8;


в) 9.

3. Беренче өч җөмләдәге кайсы сүздә “ирен-ирен, өрелмәле, шаулы, яңгырау тартык аваз” ны белдергән хәреф бар?

а) күл;

ә) түм-түгәрәк;



б) авыл;

в) андый сүз юк.

4. 4 нче җөмләдәге көймәдә сүзенең икенче хәрефе алфавитта ничәнче урында тора?

а) 17;


ә) 16;

б) 19;


в) 18.

5. Кайсы җөмләләрдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр бар?

а) 1, 3;

ә) 2, 9;


б) 11, 12;

в) 4, 5.


Лексикология

1. Кайсы җөмләдә азык, ризык, тәгам, ашамлык сүзләренә синоним булган сүз бар?

а) 7;

ә) 9;


б) 10;

в) 13.


2. 5 нче җөмләдәге кузгалак сүзенең русчага тәрҗемәсе ничек?

а) дикий лук;

ә) борщевик;

б) щавель;

в) свергубец.

3. Сөзәк сүзенең татарчага дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

а) резкий;

ә) пологий;

б) крутой;

в) ровный.

4. Текстта рус теленнән кергән ничә алынма сүз бар?

а) 1;


ә) 2;

б) 3;


в) 4.

5. Алдау, ялганлау, алдашу сүзләрен алыштырырлык каен сүзе кергән фразеологик әйтелмә языгыз.



Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Беренче 3 җөмләдә ясалма нигезле ничә сүз (исемнәр белән сыйфатлар) бар?

а) 4;

ә) 5;


б) 3;

в) 6.


2. 7-9 нчы җөмләләрдә модальлек кушымчалары булган ничә сүз бар?

а) 5;


ә) 7;

б) 6;


в) 8.

3. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3, 9, 10;

ә) 3, 4, 6, 13;

б) 2, 4, 6, 10, 13;

в) 1, 5, 7, 9.

4. Болыннарында сүзенең морфемаларга дөрес бүленгән вариантын билгеләгез.

а) болын-нар-ын-да;

ә) болын-нар-ы-нда;

б) бо-лын-нар-ын-да;

в) болын-нары-нда.

5. Тамыр, ясагыч кушымча, ике модальлек кушымчасы булган сүз кайсы җөмләдә?

а) 9;

ә) 5;


б) 3;

в) 13.


Морфология

1. Кайсы җөмләләрдә мөстәкыйль фигыль ярдәмче фигыль функциясен үти?

а) 6, 2, 1;

ә) 13, 3, 10;

б) 11, 3, 9;

в) 12, 4, 5.

2. Үткән заман сыйфат фигыльләр кайсы җөмләләрдә?

а) 10, 12;

ә) 2, 9;

б) 3, 11;

в) 2, 8.

3. Хәл фигыльнең беренче төре ничә җөмләдә очрый?

а) 5;

ә) 2;


б) 3;

в) 4.


4. Артыклык дәрәҗәсендә кулланылган сыйфатлар кайсы җөмләләрдә?

а) 2, 3;


ә) 9, 10;

б) 5, 6;


в) 4, 1.

5. Ике билгеләү алмашлыгы һәм бер зат алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.

а) 6;

ә) 11;


б) 13;

в) текстта андый җөмлә юк.


Синтаксис

1. Текстта иярченле кушма җөмләләр ничә?

а) 3;

ә) 1;


б) 2;

в) 4.


2. Баш килештә килгән исем белән белдерелгән аергычлар кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2;


ә) 3, 5;

б) андый җөмлә юк;

в) 6, 7.

3. Кайсы җөмләләрдә төрле җөмлә кисәкләре үзара тиңдәш булып килгән?

а) 2, 4;

ә) 1, 3;


б) 5, 6;

в) 5, 7.


4. Җөмлә кисәкләренең кире тәртибе кайсы җөмләдә күзәтелә?

а) 4;


ә) 10;

б) андый җөмлә юк;

в) 13.

5. Текстта фигыль белән белдерелмәгән гади хәбәрле ничә җөмлә бар?



а) 1;

ә) 2;


б) 3;

в) 4.


III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

Кыз ничаклы яшереп маташса да ана сизә иде баласының күңеле кая таба кемгә таба барганны күреп тора иде.(М.Г.)


А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.

Б. Яшереп сүзенә фонетик анализ, баласының сүзенә төзелеше һәм ясалышы ягыннан, ничаклы, да һәм барганны сүзләренә морфологик анализ ясагыз.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен

татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

2010/2011 нче уку елы

10 нчы сыйныф

1.Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез.

Николай Константинович Дмитриев

Н.К.Дмитриев – один из ведущих тюркологов не только в нашей стране, но и в мире. Он был глубоким знатоком древних классических, многочисленной группы тюркских, славянских и западноевропейских языков. В совершенстве владел 27 языками, на английском, немецком, французском и итальянском – свободно писал свои научные статьи.

Младший брат Н.К.Дмитриева вспоминает, что, еще будучи студентом, Н.К.Дмитриев в день серебряной свадьбы родителей преподнес им поздравительный адрес, написанный на 25 языках. В день своего 50-летия на мночисленные поздравления ученых тюркоязычных республик и областей он отвечал каждому на его родном языке!

Широк был круг научных интересов ученого. Он занимался сравнительной грамматикой тюркских языков, изучением современных тюркских языков Кавказа, Крыма, Поволжья, Приуралья и др. народов.

Велико научное наследие Н.К.Дмитриева. Он является автором научных грамматик туркменского, башкирского, балкарского, чувашского и др. народов. Острый ум, высокая культура, большая любовь к науке сделали Н.К.Дмитриева ученым с мировым именем.

(По В.Аракину)



II. Текстка нигезләнеп төзелгән тестларны эшләгез.

1. Быел керпе дөньяга биш бала китерде. 2. Нәниләр ялангач тудылар, күзләре дә ачылмаган иде. 3. Берничә сәгать эчендә алар ап-ак йомшак инәләр белән капландылар.

4. Керпе балаларын үстерү мәшәкате белән яшәде. 5. Бераздан бәләкәй керпеләрнең күзләре ачылды, ак инәләре нык чәнечкеләр белән алышынды. 6. Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр.

7. Әниләре яши торган алан керпе балалары өчен чын мәктәп булды. 8. Керпе һәр көнне балаларын шунда алып чыга. 9. Бөҗәкләр, коңгызлар эзләргә өйрәтә. 10. Яшьләр әниләре биргән дәрестән яшәү күнегүләре алалар.

11. Әниләре балаларына ай буе сөтен имезде. 12. Ә көз якынлашкач, аларны мөстәкыйль тормышка озатты. (М.Рафиков)
Фонетика

1. Беренче өч җөмләдә аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләр ничәү?

а) 2;

ә) 3;


б) 4;

в) 5.


2. Кире ассимиляция күзәтелгән сүз кайсы җөмләдә?

а) 1;


ә) 2;

б) 9;


в) 3.

3. Сингармонизм законының ике төре дә күзәтелгән сүзләр кайсы җөмләләрдә?

а) 1, 2, 3, 4, 5, 6;

ә) 7, 8, 9, 10, 11, 12;

б) 6, 7, 8, 9, 11, 12;

в) 4, 5, 6, 7, 8, 9.

4. 4, 5, 6 нчы җөмләләрдә тел уртасы тартыгы булган ничә сүз бар?

а) 3;


ә) 4;

б) 5;


в) 6.

5. Мөстәкыйль сүзендә ”шаулы, йомык, саңгырау, парлы, увуляр тартык аваз”ны белдергән хәрефне билгеләгез:

а) “тэ”;

ә) “ка”;


б) “эс”;

в) “эм”.
Лексикология

1. Тексттагы сүзләрне файдаланып, керпе сүзен ачыклаган синонимик рәт төзегез.

2. Антонимик мөнәсәбәттә торган сүзләр кергән җөмләне билгеләгез:

а) 2;

ә) 5;


б) 6;

в) 9.


3. Алынма сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез:

а) 1, 5, 7, 8, 9, 10;

ә) 1, 3, 4, 7, 10, 12;

б) 2, 4, 5, 7, 9, 11;

в) 5, 7, 9, 10, 11, 12.

4. Инәләр һәм чәнечкеләр сүзләре арасындагы мәгънә уртаклыгын һәм аермасын ачыклау өчен, нинди сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

а) татарча-русча сүзлек;

ә) татар теленең аңлатмалы сүзлеге;

б) синонимнар сүзлеге;

в) тел белеме терминнары сүзлеге.

5. Тиздән, озакламыйча, күп тә үтми сүзләрен алмаштырырлык сүз кайсы җөмләдә?

а) 3;


ә) 5;

б) 8;


в) 11.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1. Ясалма нигезле сүзләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 4, 5, 6, 9, 12;

ә) 1, 2, 3, 4, 5, 7;

б) 1, 2, 3, 5, 6, 9, 12;

в) 3, 5, 7, 9, 10, 12.

2. Якынлашкач сүзендә ничә морфема бар?

а) 2;


ә) дөрес җавап варианты бирелмәгән;

б) 4;


в) 3.

3. Урта мәктәп программасы буенча төзелгән дәреслеккә сүз ясалышының ничә ысулы кертелгән?

а) 5;

ә) 7;


б) 6;

в) 8.


4. 10 нчы җөмләдә бәйләгеч кушымчалары булган ничә сүз бар?

а) 5;


ә) 4;

б) 6;


в) 7.

5. Мәгънәле кисәкләр схемасына туры килгән җөмлә кайсы?

∩ ∩ ∏ ⃞⃞ ∩ ∏ ⃞ ∩ ⃞ ∩ ∩ ∏

а) 11;


ә) 1;

б) 4;


в) 8.

Морфология

1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 1, 3, 6, 8;

ә) 4, 5, 7, 11;

б) 1, 8, 9, 10;

в) 7, 9, 11, 3.

2. Төшем юнәлешендәге фигыльләр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 3, 4;

ә) 2, 5, 6;

б) 5, 6, 9;

в) 10, 11, 12.

3. Бәйләгеч сүз төркемнәре кергән җөмләләр ничәү?

а) 4;

ә) 5;


б) 6;

в) 7.


4. 1-4 нче җөмләләрдә ничә билгеле үткән заман хикәя фигыль бар?

а) 3;


ә) 4;

б) 5;


в) 6.

5. Тартым белән төрләнгән һәм төшем килешендә килгән исемнәр кергән җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 4, 8, 11;

ә) 2, 5, 10;

б) 4, 7, 5;

в) 10, 11, 7.


Синтаксис

  1. Тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмләләр рәтен билгеләгез.

а) 2, 3;

ә) 6, 9;


б) 5, 11;

в) 3, 10.



  1. Тезмә кушма җөмләләр ничәү?

а) 4;

ә) 3;


б) 2;

в) 1.


3. Иярченле кушма җөмләләр ничәү?

а) 1;


ә) 3;

б) 2;


в) 4.

4. Баш килештәге исем фигыльләр аергыч булып килгән җөмләләрне билгеләгез?

а) 3, 5;

ә) 6, 8;


б) 1, 11;

в) 4, 10.

5. 4 нче җөмләне ничә сүзтезмәгә таркатып була?

а) 2;


ә) 3;

б) 4;


в) 5.
III. Җөмләне күрсәтелгән тәртиптә тикшерегез.

Табигать йокысыннан уянырга әзерләнгәндә Ык ярындагы тал балан шомырт яфраклары җиңелчә генә лепердәшеп куйдылар аларның ботакларына кунып сайраучы кошларның тавышы сагаеп акрынаеп калды. (Ф.Садриев)


А. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның ни өчен куелуын аңлатыгыз.

Ә. Җөмлә чикләрен билгеләгез, схемасын төзегез, төрен күрсәтегез.

Б. Шомырт сүзенә фонетик анализ, акрынаеп сүзенә төзелеше һәм ясалышы ягыннан, әзерләнгәндә, җиңелчә, кошларның сүзләренә морфологик анализ ясагыз.


9 нчы сыйныф Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез

Текстны татарчага тәрҗемә итегез. 4-5 җөмлә белән текстның эчтәлегенә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез

141.36kb.

10 09 2014
1 стр.


Рус әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Нәкъ менә шуңа күрә әкиятләрне тәрҗемә итү проблемасы һәрвакыт әһәмиятле булачак. Әкиятләрне тәрҗемә итү – тәрҗемәнең аеруча катлаулы өлеше

54.87kb.

15 10 2014
1 стр.


10 нчы сыйныф Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф. Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2005

293kb.

08 10 2014
1 стр.


Программа III сыйныф Программаны төзеде : Камалова Ф. Ф. 2012 2013 уку 3 сыйныф өчен математика

Федераль компонентын раслау турындагы” №1089 приказы белән расланган дәүләт гомуми белем бирү стандарты һәм “Математика буенча башлангыч сыйныфлар (1-4) өчен программа” (Мәскәү, “П

2407.58kb.

07 10 2014
7 стр.


Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык турында белемнәрне ныгыту Калын хәреф белән бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгртә алмас

162.28kb.

25 12 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм тема

190.02kb.

05 09 2014
1 стр.


Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар
74.41kb.

09 09 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф, татар теле. (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

496.48kb.

02 10 2014
3 стр.