Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
А.Костюнин «Поводырь» (перевод на татарский язык)

Җитәкләп йөртүче.

Музыка мәктәбе директоры хәбәре

Хөрмәтле Укытучыма багышлыйм

(Әнием, беренче чиратта, сиңа!)

Кемнәрне яраталар, шулардан өйрәнәләр”

Иоганн Вольфганг Гёте

Сәнгать мәктәбе директоры аз сүзле булып чыкты :

- Агаев Мөхәммәд булам. Беренче апрельдә туганмын...

- Көне дә бит нинди ! Шаярту көне.

- ... илле тугызынчы елгы. Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентның 1нче интернатына бардым. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар...

Мин блокнотымны өметсез генә читкә этеп куйдым. Ак биткә языла башлаган кыска гына юл ятимләнеп эленеп калды. (“Кызыклы әңгәмәдәшне тыңладым!” дип атала иде ул.)

-Иң яхшысы - сез мине музыкага өйрәткән укытучым турында язсагыз, яхшырак булыр.

-?..


-Антонин Карлович Качмарик – милләте буенча чех... Аңа җитмеш яшьләр тирәсе булгандыр. Күз чокырлары буш - тома сукыр. Әйтерсең, шушы физик җитешсезлеге - педагогның бөек таланты өчен күкләргә ачы түләүе. Һәрчак түгәрәк кара күзлектән, кул таягы белән йөри, азрак бөкрәйгән җилкәсендә - аркылы асылган баян...
***

Интернаттагы тәүге көннәремне мәңге оныта алмаячакмын...

Түбәндә – сыйныфлар, икенче катта – торак бүлмәләре. Бөтенесе дә ничектер таныш түгел, чит, ялгыз, ят... Дәресләрдән соң мин буш коридорлар буйлап каңгырып йөрим. Почмактан почмакка сугылам... Беркемне дә белмим. Коридорлар озын, караңгы, түшәмнәр биек. Бу сиңа безнең авылның җыйнак саман өйләре түгел... Һәр адымың гөрелдәп яңгырый: “Бух –ббу-ууух”. Һәм кинәт шунда тонык кына уйнаган көй авазларын ишетәм... Мин, хәйран калган күбәләк төсле, утка таба ыргылам(көй миңа ошый иде). Тамаша залының ишеге төбендә туктап калдым. Исем китеп тыңлап торам. Кызык...

Әкрен генә, шыгырдатмаска тырышып, авыр ишекне үземә таба тартам, бәләкәй ярыктан карыйм: кара костюм кигән, чал чәчле бер карт баянда уйный, ә балалар – миңа таныш булмаган уен кораллары белән. Кинәт баянчы кулын күтәрде, оркестр тынып калды... карт кисәк кенә йөзе белән миңа таба борылды... Аның күзләрендә түгәрәк кара күзлек.

Су-кы-ыыррр!

Башта тиз генә шылырга теләдем... Нидер туктатты...



  • Ке-е-ем анда ишектә?

Иелгән башымны сузып:

- Агаэв... Мөхәммәд.

- Яле, кер.

Мин авыл малае, урыс телен начар беләм. Кердем.

- Мөхәммәд, дисең алайса?

- Ы-ыы,- дип баш кагам.

- Сирәк исем. Кайдан син?

- Татлярдан.

Ул миңа дәшә, ә мин кая карарга белмим. Күзләре күренми бит...

- Син ничәнче сыйныфта?

- Чэтырэ,- ышанырлык булсын өчен дүрт бармагымны күрсәтәм.

Бөтен балалар миңа төбәлгән, тик аларның берсе дә көлми.

- Сиңа музыка ошыймы?

- Так –то нравытца...

Ул бармаклары белән өстәлгә ритм сугып алды:


  • Кабатла.

Кыюсызлыгымны җиңеп, кабатладым. Үземә хәтта кызык булып китте...

  • Иртәгә дәресләрдән соң түгәрәккә кил.

Төнлә түгәрәк кара күзлекле сукыр карт төшемә керде: ул мине кулымнан тотып кларнеттан скрипкага, скрипкадан балалайкага, баянга йөртә һәм нәрсәдер аңлата...

Бер уен коралында да уйный белмәсәм дә, минем ниндидер сәләтләрем булгандыр, күрәсең. Минем әтием сорнайда яхшы уйный торган иде.

Икенче көнне дәресләр бетүен көч-хәл белән көтеп алып, залга йөгердем. Шакыдым.


  • Ә, Мөхәммәд, кер.

Карт сөйли, ә башы, гадәти булмаганча, кырыйга карый. Әле бер ягы, әле икенче ягы белән... Әйтерсең, әңгәмәдәшен эзли. Уйланып кына пианино янына килә:

  • Нинди ноталар алганны истә калдырырсыңмы?

Ул чиратлап клавишаларга баса башлады. Авазлар миңем хәтеремә уелып кала бардылар. Мин шундый ук эзлеклелектә аклы-каралы шома клавишаларны бастым.

Ул көйли:



  • Ля-ля-ля... Кабатлый аласыңмы?

Мин җырлап күрсәттем.

  • Ә менә болай: та-та-та-та, тааа...

Мин тагын кабатлыйм.

  • Мөхәммәд, син сәләтле малай, синең барысы да килеп чыгачак.

Эссе булып китте! Шундый сүзләр... Патимат әбием: “Мактасаң, хәтта ишәк тизәге дә сикереп куя”, -дип кабатларга ярата иде.

Башта мин берни дә белмәдем. Ул җентекләп аңлатты:

- Ноталар рәте биш сызыктан тора. Һәм җиде нота бар: до, ре, ми, фа, соль, ля, си. Барысы җидәү.

- Салават күпере төсләре кебекме?- дип сорадым мин уйлап та тормыйча.

Карт абынгандай тынып калды... Йөзеннән моңсулык чагылып үтте.


  • Әйе, салават күперендәге төсле... Буйга биш сызык сыз. Аскарак нокта куй: шунда “до” нотасы языла.

“До” нотасын өстәмә сызыкта язалар икән.

Без аның белән дүртенче, сигезенче, уналтынчы ноталарны өйрәндек... Ул миңа акбур яки ручка белән язып күрсәтә алмый иде... Бөтенесен бай мимикасы, тавышы белән аңлатты. Ул әйтә, мин аның артыннан язам, үзем кайда нинди түгәрәк ясавымны кычкырып әйтә барам. Антонин Карлович башлангыч белемнәрне бирде. Музыка дөньясында миңа юл күрсәтүче... булып хезмәт итте!..

Мин үҗәт идем. Аның белән шөгылләнүе шундый мавыктыргыч. Күрәсең, безнең арада ниндидер очкын йөгереп үткәндер.

Оркестрда төрле уен кораллары күп иде: думбра, балалайка, тромбон, контрабас... Барысында да уйный белмәсә дә, ул аларны бик яхшы белә иде.

Бер ай вакыт үткәч, дәресләрнең берсендә укытучы сорап куйды:

Мөхәммәд, сиңа кайсы уен коралы башкалардан якынырак?



  • Менә.

Мин сак кына кулыма кларнет алдым һәм укытучыма бирдем. Бездә ул вакытларда бар җирдә кларнетта уйныйлар иде: туйларда, авыл бәйрәмнәрендә...

  • Кулыңа ал аны, мөштеген куй һәм өр. Болай гына өр. “Соль” нотасы чыгачак. Бармагыңны беренче клавишага куй– монысы “ми”.

Өрәм.

  • Мөхәмәд, улыкаем, тавыш дөрес түгел. Син һаваны җитәрлек бирмәдең. Көпшәне ныграк кыс, мөштеген тирәнрәк. Иреннәреңнен куелышын үзгәрт. Телеңне тиер.

Көнбагыш төкергән сыман “ту”диген.

Һәм күрсәтә башлады: бер көнне – бер аваз, икенче көнне – икенче.

Кларнет – бик катлаулы уен коралы. Тик әкренләп, әкренләп... Көнләп түгел, айлап дәвам итте өйрәнүләр. Килеп чыга һәм... үземә дә ошый башлады: “Мин үзем кларнетта көй чыгара алам!” Ә чынлап торып уйный башлагач... О! Билләһи, дидем, үзем белән горурландым. Вакыты җиткәч, ул миңа кларнетны бөтенләйгә бирде. Оркестрга алды. Шулай ук мин думбрада, балалайкада уйнарга өйрәндем... Кышын мәктәп кичәләрендә чыгыш ясый башладым. Сыйныфташ кызлар миңа кушылып җырлыйлар иде. Куанычымнан күкләрдә оча идем!..

Бер елдан соң мин оркестрда “беренче скрипка”га әйләндем.

Яңа әсәр өйрәнә башласак, мин аны кычкырып ноталар белән укый идем:


  • Ми - дүртенче, соль – сигезенче, до – уналтынчы...

Ул барысын да истә калдыра иде. Без уйныйбыз - ул тыңлый. Кинәт туктата. Җыерчыклы йөзе сизелер-сизелмәс кенә бозылып куя:

- Анда ничәнче нота килә?

- Сигезенче.

- Син дөрес әйтмисең, улым. Сигезенче булуы мөмкин түгел, игътибарлырак кара ...

Искиткеч музыкаль сизгерлеге аркасында, ул моны шундый ышанып әйтә, әйтерсең ноталарны мин түгел, ә ул укый...


  • Сез хаклы, Антонин Карлович!

Беренче май, Совет армиясе көне яисә Җиңү көне кебек зур бәйрәмнәр якынлашканда, ул тамаша залына сәләтлерәк балаларны җыя да бәйрәм концерты әзерли иде. Егермеләп кешедән торган хор җыйдык. Җырлар өйрәндек. Күбесе революцион җырлар: “Прощание славянки”, “Варшавянка”, “Взвейтесь кострами”, “Варяг”, “Шёл отряд по берегу”... Ике тавышка җырлыйбыз. Антонин Карлович үзе баянда уйный, үзе дирижёрлык итә.

  • Кем анда икенче тавыш белән суза? Сереза Табова, дөрес җырламыйсың. Али, тиешле нотаны алмадың. Тагын кабатла.

Һәм яңа баштан. Дистәләп тапкыр. Оста итеп башкаруга ирешкәнчегә кадәр.

Мине өйрәткән төсле, ул бөтен авыл балаларын өйрәтте: аварларны, даргиннарны,, әзербәйҗаннарны, лезгиннарны... Музыка безнең өчен төрле милләт кешеләре белән аралашу чарасына әйләнде. Дербенттагы бер генә парад та, бер генә тантаналы чара да безнең танылган оркестрдан башка узмады. Колоннаның алдында минем сыйныфташ Мөхетдин бара иде. Антонин Карлович аңа зур барабанны ышанып тапшыра иде. Мөхетдин гел тактка туры китермәсә дә, таягы белән бик дәртләнеп, хисләнеп суга иде.

Ә менә мәктәптәге музыка дәресләре белән эшләр хөртиерәк иде. Минем яшьтәшләрем бөтенләй диярлек тырышмадылар, ә мин, яраткан эшемә баштан аяк чумар урында, аларның кыланышларына түзеп утырырга мәҗбүр булдым:

Мәсәлән, сыйныфта укучыларны барлау болай башлана:

- Надир.

- Мин!


- Руханият.

- Мин!


- Али.

Надир аның урынына да кычкыра: “Мин!”

Антонин Карлович шелтәләп башын чайкый:


  • Юк, бу Али түгел. Шулай бит, улым?

Кулын башыма сала. Мин аның сүзләрен дөреслим:

  • Әйе, бу Али түгел, малайлар шаярта.

Аны мин алдый алмый идем.

Антонин Карловичның ничек безгә түземлеге җитте икән? Аңлый алмыйм. Ул беркайчан да кызып китми иде...

Дәрес бара. Утырабыз: алты парта- болай, алты парта- тегеләй. Кесә көзгесеннән чагылган кояш нуры глобус буйлап йөгереп уза да, тавышсыз гына такта буйлап шуып, укытучыда туктала. Якты ак тап пинҗәгенең каешланган кесәсен яктыртып, тупас кына йөзенә үрмәли. Антонин Карлович, җылы сизеп, борынын, иреннәрен тоткалый... Авызларын тотып көлгән тавышлар ишетелә.

- Сулдан бишенче партада утырган укучы... Мөхәммәд, исемен әйт әле.

- Руслан.

- ...Руслан, зинһар өчен, сыйныфтан чыгып китегез.

Ә Руслан инде кычкырып ук көлә һәм урыннан торырга уйлмый да. Мин сыйныфта беркемнән дә курыкмыйм һәм укытучымны яклар өчен барысына да әзер идем.


  • Руслан, сиңа әйттеләр бит...

Теге теләмичә генә кысан парта арасыннан шуып чыга.

Миңа башкалар алдында уңайсыз... тик башкача нишләргә? Антонин Карлович –акыллы кеше. Мәрхәмәтле. Ул күп нәрсәгә өйрәтте. Язмыш безне очраштырганга, мин бик бәхетле!



  • Мөхәммәд, улым, син урыс телен яхшылап өйрән. Күбрәк хикәяләр, шигырьләр укы.

Тырыш. Бу бөек тел! Менә тыңла:

Язын явым - төшемнәргә ышанмыйм мин,

Сибәләгән тамчылардан курыкмыйм.

Язын ябагасын коя төрле җәнлек,

Кояш куяннары гына төсен салмый.
Мин укырга тырыштым.

Бу кеше минем күңелемә чынлап кереп урнашты... Хисләр уртак булгандыр, дип уйлыйм. Ул көннән-көн ныграк ачыла башлады. Шулай ук көчсезләнгәндә дә:



  • Мөхәммәд, өйгә тикле алып бар әле, - дия иде.

Мин ул чакта урамнарны да белми идем әле, шулай да кире какмадым. Мин хәтта горурлана идем...

Ул мине кулымнан җитәкли, без тузанлы тыкрыклардан атлыйбыз... Кисәтеп бара:



  • Тегендә баскыч була...- төшәбез. – Хәзер сулга, кечкенә капкага.

Шәһәр буйлап мин аны түгел, ә ул, сукыр, мине йөртә килеп чыга. (Сизгерлеге искиткеч иде: “Сукыр Алланы рухи күзе белән күрә”.) Табигате белән Антонин Карлович темпераментлы, эштә тынгысыз. Хәзер мин аны бөтен җирдә озатып йөрим: өенә, өченче мәктәпкә җыр дәресләренә, балалар йортына. Аны озатырга кем генә тәкъдим итсә дә, ул ягымлы гына тәкъдимне кире кагып: “Рәхмәт, Мөхәммәд белән барам!”- дия иде. Балалар арттан котыртып калалар: “Мөхәммәднең бабасы”. Миннән дә мыскыллап көләләр иде:

  • Без хәзер футбол уйнарга барабыз, диңгездә коенабыз, ә син үзеңнең күзсез

Кошмаригың белән китәсеңме?.. Җитәкләп йөртүче-е! Җитәкләп йөртүче-е-е-е! Ы-ыыы!..

“Нигә кешеләр шулай усал икән дигән уй тыгыз кыршау булып.. йөрәгемне кыса иде. Мин үпкәләми идем... ниндидер көзге артындагы дөньяга күчәм дә әйләнә-тирәдә кыланып сикергәләгән малайларга карап кына тора идем... Аларга гаҗәпләнеп, шаккатып карыйм... Әйтерсең, берсен дә танымыйм...

Әйе, мин үземнең тормышымны тулысы белән, бернинди чигенүсез, яраткан укытучыма багышладым. “Минем кобзарь”,- дип атый идем мин аны эчтән генә. Ул миңа әти дә, дәү әти дә, абыем да түгел... ә мөһимрәк булып чыкты. Ияләштем мин аңа. Һәр көнем, һәр адымым аның янәшәсендә булды: тотып калам, саклап барам. Дөнья кояшлымы, әллә айлымы, томанлымы, әллә йолдызлымы – аның өчен тоташ караңгы. Һәм инде беркайчан да салават күпере үзенең күзләрне камаштыргыч төсләре - ноталары белән аның өчен җырламаячак. Хуҗаларча агачларны шәрәләндереп, Кавказ тау алларын ап-ак карлары белән каплаучы кыш килсенме, үзенең якты нурлары белән җирне, виноград бакчаларын, тауларны, күк һәм диңгезне җилкеткән көнчыгыш гүзәле яз килсенме,- аның өчен барысы да авазлар теленә, җил сызгыруына, кошлар сайравына, “җылы-салкын”га күчә. Антонин Карловичка хисләрне тою органы – күзләре булып хәтере һәм мин хезмәт иттем.

Соңга кадәр яңа көй өйрәнә. Исенә төшеп туктаса – кара төн җиткән ... Безнең палатага күтәрелә, ишек төбендә тыңлап тора, мине тын алуымнан таный. Кармаланып килеп таба:



  • Мөхәммәд, озат әле.

Торам. Беләм: башка берәү дә озатмаячак. Барысы да йоклый. Йокы аралаш киенәм, күзләр ачылмый... Урамда чәнечкеле кар. Соргылт киемемә төренәм. Суык! Аның белән төнге шәһәр урамыннан барам, ул минем кулымнан тоткан. Аның кулы зур, җылы. Ул интернаттан ерак, базар артында ук яши ... Кайчагында бер якка без автобуска өлгерәбез, ә кире кайтканда - юк. Кирегә – мин үзем генә...

Төнлә. Җәяү, аулак тыкрыклар буйлап. Тирә-якка, әйтерсең, кар коелган... Куркыныч.

Кайчакта шул тирәдәгеләр бәйләнәләр иде. (Мин әле шул вакытта ук сизгән идем: начар кешеләр төнлә йокламый!) Качарга һәрвакытта да өлгерми идем. Икәү-өчәү булсалар, сугыша идем. Күп булсалар – түзәргә туры килде. Һәрберсе берәрне тибә дә, мыскыллы көлеп, шайтан тавышлары чыгарып, куа башлыйлар:


  • Безнең районга борыныңны тыкма!!!

Икенче юлы барам – тагын да каравыллап торалар.

  • Син аңламадыңмы әле, ишәк?.. Ишәк малае!..

Интернатта укыган биш ел буена мин аның белән шулай йөрдем.

Сигезенче сыйныф тәмамлануга бара. Кая барырга? Дербент музыка училищесына укырга керергә теләк бар, тик анда махсус мәктәптә укыганнарны гына алалар. Үземнең теләгем турында мин укытучыма ычкындырдым. Ул тынычландырды:



  • Борчылма! Алырлар.

Без җитәкләшеп училищега килдек (ә укытучыларның барысы да аның элекке укучылары икән). Ул мине тәкъдим итте:

  • Алыгыз. Әзерлекле малай.

Шунда мин үзем өчен шуны ачыкладым: күпчелек танылган виртуозлар моң гармониясе дөньясына тәүге адымнары өчен беренче Остазларына – шушы тыйнак сукыр музыкантка бурычлылар.

Соңгы вакытта Антонин Карлович нык биреште. хәлсезлек, картларча сулу үкчәсенә басып килә иде.

Мин интернаттан китәргә җыенгач, ул сорады:


  • Мөхәммәд, мине картлар йортына илтеп куй әле. Монда ялгызым калырга теләмим...

Ул төнне мин йокламадым диярлек. Вакыты-вакытыбелән тамакка төер тыгыла... тынымны чыгармас өчен үземнең бугазымны кыса идем...

Приютка! Ни була инде бу?!!

Безнең Кавказда әти-әниләрне ташламыйлар...(Минем беркайчан да ишеткәнем булмады.)

Минем Гасан бабам әле дә үзенең атасын карый, аңа 97 яшь. Миңа ул карт бабам була инде. Карт бабам Хәким. Аның таягы аксыл төстә, кашлары - куе, папахасы - йонлач кара. Гасан бабай аңа тәһарәт алу өчен комганын китереп бирә. Нәни балага ярдәм иткән кебек, аны сак кына тотып, өй алдына тәпи атлатып чыгара, саф һава суларга булыша, кояшка, күктәге кошларга карап сокланырга мөмкинлек бирә. Хәсиятләп җылы бурка белән төреп яткыра. Хәким үзе дә сизмәстән рәхәтләнеп йокыга китә... Ә Гасан бабай, кем дә булса, хәтта аңламастан гына булса да, атасының хәсрәтсез кыска йокысын бүлмәсеннәр, дип күзәтеп тора.

Без барыбыз да берсүзсез Хәким бабайны тыңлыйбыз. Минем абый- апалар да, әти һәм әни дә, хәтта Патимат әби дә.

Бервакыт мин мәктәптән кайтып барам, күрәм: Гасан бабай өй каршындагы утыргычта шыпырт кына елап утыра. Сакалы селкенеп куя. Мин аның хозурына йөгердем. Үзем ярсудан калтырыйм. “Бабай! Бабакай! Кем сине кыерсытырга җөрьәт итте? Әйт!” – мин ул кешене бик каты җәзаларга әзер идем. “Хәким әтие-еем... таяк белән су-укты...” Гасан бабай миңа бик кызганыч иде, тик мин нишли алам соң? Бу очракта аңа беркем дә ярдәмгә килмәячәк. Хәким бабай тухумда иң өлкәне, димәк, ул - иң баш кеше! Өлкәннәрне тыңларга гына кала...



  • Сез, чынлап әйттегезме, Мөхәммәд?

Мөхәммәд мине ишетмәде. Ул әле еракта иде...Үткәннәрдә.

Ә картлар йорты – исәннәр зыяраты... Булдыра алсам, яраткан укытучымны үземә алыр идем. Тик әлегә мин бары беренче курс студенты гына.

Антонин Карловичның хатыны үлгән. Балалары икәү: кызы һәм улы; мәктәпне тәмамлаганнан соң кайсы кая киткән, әтиләрен бар дип тә белмиләр... (Ул аларны искә төшерергә яратмый иде.) Кызы Мәскәүдә ниндидер “геодезия-физика-астрономия” институтында укыган:. (Мин бу сүзләрне беренче мәртәбә аннан ишеттем.) Улы – диңгез капитаны: аның үз гаиләсе.

Һәм менә хәзер минем яраткан укытучым... картлар йортында, әйтерсең , беркемгә дә кирәкмәгән, ташландык кеше...

Укулар башланырга бер көн кала мин аны шунда озатып куйдым. Палатасына тикле керттем. Караучы хатын соры урын-җир әйберләре бирде, мин хөкүмәт караватын җыеп куйдым. (Тагын нәрсә эшли ала идем соң?..) Хушлашканда моңсу гына кочаклаштык. Җирән тимерчыбыктагы дугалы кара күзлеге кырыйга төшеп китте... Буш күз чыкырыннан эре күз яше тәгәрәп төште...

Үземне көчкә генә тыеп китәргә чыктым. Берүзен калдырдым.

Капкага җиткәч, борылып карадым: тәрәзә янында ярдәмчесез бөкрерәк гәүдәле картны күреп... күз яшьләренә буылдым...

Укыган чордаеш кына янына барып йөрдем.



  • Мөхәммәд, минем барысы да яхшы. Син тырышып укы, яме, улым...

Училищены тәмамлагач, өр-яңа дипломны тотып, беренче аның янына барасы иде дә бит... Юк. Мин өйгә ашкындым. Ә көзен инде, вакыт табып, пакетка җиләк-җимешләр салып янына барсам... ул юк иде инде... Соңардым...

Кабул итү бүлмәсендә коры гына: “Үлде. Баяны калды”- дип кенә әйттеләр Миңа аның баянын алырга рөхсәт иттеләр. Укытучыны кем җирләгән? Кайда?... – билгесез. Без ул чакта яшь идек, югалтуларга зур әһәмият бирми идек. Вакытны кире кайтарып булса иде дә, бер генә мөмкинлек бирелсә иде... Бүгенге акыл белән, әлбәттә, зурлаулар, җирләүне дә тиешле дәрәҗәдә да оештырган булыр идек. Юк, беркем дә һәм беркайчан да безгә тормышны чиста биткә күчереп язарга мөмкинлек бирмәячәк... Александр, миннән булмады...

Үтенәм синнән, шушы яхшы кешегә үләргә юл куйма. Югалырга. Аның турында ничек бар, шулай яз...
***

Үлемсезләргә рәхмәт һәм мактау сүзләребез..



Шулай гына була күрсен.
Дербент шәһәре, 2010 ел

А. Костюнин «Поводырь» (перевод на татарский язык) Җитәкләп йөртүче

Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентның 1нче интернатына бардым. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар

129.78kb.

11 10 2014
1 стр.


Рассказ «Совенок» (перевод на татарский язык)

Малайлар,үскән вакытта, үз тиңнәре булган малай-шалайлар белән машина, сугыш-сугыш, футбол кебек уеннар уйнауны өстен күрәләр. Кызларны үз араларына бик үк аласылары килми. Минем С

157.58kb.

12 10 2014
1 стр.


Гарифуллина Рушания Галимзяновна 2 кв категория татарский язык и литература
400.25kb.

15 10 2014
3 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 4 класса
307.67kb.

09 10 2014
3 стр.


Положение об олимпиаде «Умка» в 2013 году Общие положения

«Умка» — открытая городская олимпиада по направлениям: русский язык, литературное чтение, математика, информатика, окружающий мир, татарский язык в дальнейшем – Олимпиада

192.46kb.

25 12 2014
1 стр.


Специальность «хоровое дирижирование»

Татарский язык и литература для русских

32.96kb.

14 12 2014
1 стр.


Татарский язык язык души моей

Дәреслек ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең төрләренә -тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга өйрәнергә, шулай ук шигырьләр һәм җырлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәкальләр, санамыш

4102.96kb.

25 12 2014
28 стр.


Красота внешнего облика. Мои жесты

Дети: русский, английский, татарский, на уроках информатики – язык программирования

82.3kb.

17 12 2014
1 стр.