Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

для детей дошкольного и младшего школьного возраста

«Данауровская начальная школа – детский сад» Чистопольского

муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено Утверждено

на заседании МО протокол №______ и введено в действие приказом №_____

от «____»___________________2012г. от «____»____________________2012г.

руководитель МО директор МБОУ

___________________Л.И.Корнилова ______________________С.И.Мулеева

Рабочая программа

по предмету татарский язык

для 4 класса

Составитель: учитель начальных классов

первой квалификационной категории

Абдуллина Разия Рафиковна


2012-2013 учебный год



Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениясенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. ТР Мәгариф министрлыгының 541 номерлы боерыгы, 20.08.2009 ел һәм №5903,12.08.2009ел(О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ).

4. План программага нигезләнеп төзелгән: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Ә.Г.Әхәтова авторлыгындагы Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы. 1-4нче сыйныфлар өчен. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2009.

5. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2005.

6. Дәреслек

Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З. Хәйдәрова. - Казан: “Мәгариф”, 2010. – 107 б 6. Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2008. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән).

Мәктәптә рус телле балаларга татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру.

Татар телендә телдән һәм язмача матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Өстәмә әдәбият:

- Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 4 нче сыйныф, методик кулланма. - Яр Чаллы.: 2005. – 72б.

- Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материал, Казан, “Яңалиф” нәшрият йорты, 2005.- 59б.

- Татарча сөйләшергә өйрәнәбез, методик кулланма. Р. З. Хәйдәрова, К. М. Зарипова, Ф. С. Сафиуллина. – Чаллы, 1994. – 120б.

- Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч мәктәп өчен), методик кулланма/ Җ.З. Багаева, Яр Чаллы, 2002. - 38б.

- Татар теле өйрәнүчеләргә, кагыйдәләр һәм күнегүләр (рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен) / Р. Р. Нигъмәтуллина. – Казан: “Мәгариф”, 2004. – 208б.

- Таблицалар һәм схемалар өйрәтәләр: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән таблицалар һәм схемалар. – Казан: Мәгариф, 1998

- Уйный - уйный укыйбыз, рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен/ Г. Гәрәева.- Казан: “Яңалиф”, 2007


Сәгать саны:

Барысы: 102 сәг., атнага - 3сәг.

План буенча контроль дәресләр - 10 сәг.

Административ контроль дәресләр - 1 сәг.

Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”нда әйтелгәнчә, гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максатлары:

1. Укучыларның үзләштергән белемнәрен сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

2. Татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезендә системалы рәвештә үзләштерү;

3. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикер алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

4. Укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

5. Татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

6. Укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;

7. Халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

Гомуми белем бирү мәктәбендә укучы балалар тел һәм сөйләм компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен кулланырга тиешләр.


Ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары:

  • нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер- берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтернең күләмен үстерү.


Лексик-грамматик минимум
- берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү;

- саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту;

- актив үзләштерелгән сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү;

- хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

- билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү;

- билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерүгә өйрәтү һәм гамәли куллану өстендә эшләү;

- татар һәм рус телләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аера һәм аңлый белергә гадәтләндерү;

- лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес кулланырга өйрәтү.
Сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү

Тыңлап аңлау. Татар сөйләмен тыңлап аңлау буенча укучыларда башлангыч күнекмәләр булдыру; таныш материалга нигезләнгән сөйләмне тыңлап җөмлә чикләрен билгеләү; сөйләм барышында эчтәлеккә төшенеп бару; тыңланган мәгълүматның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, сораулар кую, сөйләшү үткәрү, эчтәлекне татарча яки русча сөйләп бирү.

Сөйләү. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрдән һәм җөмлә калыпларыннан файдаланып, мәктәп, гаилә, балаларның тормышы һәм табигать күренешләре белән бәйле ситуацияләргә диалог яки монолог төзеп сөйләү; аралашуга бәйле исәнләшү,саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, котлау, үтенеч белдерү, кайтарып сорау һәм башка репликаларны сөйләмдә дөрес куллану.

Язу һәм язма сөйләм. Татар хәрефләрен, сүзләрен дөрес язу бәйләнешле текстка өстәмәләр кертмичә күчереп язу; сүзлек диктанты язу, аралашу ситуацияләренә бәйле котлау язу.

Башлангыч чорда материалның эчтәлеге аңлашылган, өйрәнелгән сүзләрдән генә торса, соңга таба текстка, алдагы шарт сакланган хәлдә, таныш булмаган сүзләр дә кертергә мөмкин. Ләкин бу сүзләрнең мәгънәсе контекст аша ачыкланырга тиеш. Таныш булмаган сүзләрдән курыкмаска өйрәтү- балаларны аралашырга өйрәтү шартларының берсе.

Дәрестә сөйләмне үзләштерү шартларын да төрләндерү мөһим. Күнегелгән, ияләнгән тавыш, аудитория, сыйныф бүлмәсе, бер яктан телгә өйрәтү өчен уңай шарт булса да, ул әле тормышчан, табигый шарт түгел. Димәк, сөйләмнең яңгырау шартларының төрлелеге (магнитафон язмасын, радио, телевизор, чит тавышлар, музыка астында тыңлау, балаларның үзләрен тыңлау һ.б.)
Телдән һәм язмача аралашу өчен темалар




Төп темалар


Сәгать саны

Лексика

Грамматика

1

Яңа уку елы котлы булсын!

12

Белем бәйрәме, бәйләм, тапшыра, бәйрәмчә, эчтәлек, яттан, уйла, куш, ал, тапкырла, бүл, саф һава, дәрес башлана, былтыр, быел, тәртип, һәрвакыт, кирәкле, сүндерәм, хата, хатасыз, гаепли, үкенә

Татар теленең хәреф-аваз системасы.

Ничә? ничәнче? ничәү? сорауларына җавап бирү.

Өйрәнелгән лексик материалда инфинитивның кулланылышын камилләштерү.



Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Сәгать 5тә төзелмәләре. Сорый һәм җавап бирә белү.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

Эшләргә кирәк төзелмәсе.

2

Көзге табигать

12

Кыскара, озыная, коела, саргая, бик, табигать, көнбатыш, көнчыгыш, явымсыз, югала, болытлы, җил төньяктан, шикелле, дару үләне, гөлҗимеш, үги ана яфрагы, мәтрүшкә, бака яфрагы, дәвалый, ашказаны, агулы.

Үткән заман хикәя фигыль

3

Без кошларга ярдәм итәбез

12

Аккош, күке, карлыгач, сандугач, кыр казлары, кыр үрдәкләре, чукый, ияләште, беркөнне, тышта, җим, кызганыч, туң, өши, курка, ач, яп, кызгана, ашата, туңган, кызганыч, ярма, борын, эремчек, җилкә, шартлады, курыкты, сәламәт, коткарды

-Үткән заман хикәя фигыль;

-Сәгать икедә структурасын сөйләмдә куллану;

-11дән-100гә кадәр саннарның язылышы;

-Сабын белән юына, кич белән чистарта структурасын сөйләмдә куллану.



4

Хайваннар дөньясында

12

Буе, авырлыгы, туклана, энә, энәле, ташый, ташбака, ярыша, хурлана, ояла, чикләвек, ялкау, каты, бервакыт, җәнлек, бөҗәкләр, шәфкатьле, дөя, арыслан, юлбарыс

Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны, мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллана белү.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Фигыльләргә сорау кисәкчәләре ялгап, сорау җөмләләр төзи белү.


5

Кышкы уеннар

8

Борын, кыскара, озыная, кебек, шикелле, капланган, сизмәде, камыш, сузды, ярдәмчел, батыр, җитез, рәхимсез

Сүзләрнең антоним парлары.

Мин эшли беләм төзелмәсе

6

Минем дусларым бар

13

Бергә, дәрес әзерли, тыйнак, ярар, соң, күрше, бию тәгәрәге, заманча, таныш, кызганыч, түз, гел, ачыл, йомыл

Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле форманы сайлап кулланырга күнектерү.

Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

Сүз ясагыч кушымча

чы/ -че.

Сүзләрнең синоним парлары. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән җөмләләр төзү.


7

Яз килә!

9

Шагыйрь, шигырь, табигать, уяна, үсәргә тели, орлык, калын, карга боткасы, ярма, чәй кайната, пешерә, җыештыра

Сүзтезмәләрнең антоним парлары, инфинитив + телим, инфинитив + ярый төзелмәләре.

Игагатьле сорау формалары: миңа китап бирегезче, ... бирегез әле, ...бирегез, зинһар.



8

Дүрт аяклы дусларыбыз

8

Койрык, тәпи, хуҗа, маңгай, адашты, адаштырды, төш, тап, кача, коткара, суза

Исемнәрнең килеш, зат белән төрләнешен кабатлау.

9

Татарстан Республикасы

6

Дәүләт теле, Дәүләт гербы, Дәүләт флагы, Дәүләт гимны, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, башкала, горурлык, читек, муенса, беләзек, алка, йөзек, тага, муен, бизәк, бизәкле, тегә

1-4нче сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау.

10

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

10

Тынды, салават күпере, коелган, ис, иген, басу, җәйләү, җиләклек, моның кадәр, барыбер, булмас тутырып

Сорау формалары. Үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.


следующая страница>


Рабочая программа по предмету татарский язык для 4 класса
307.67kb.

09 10 2014
3 стр.


Рабочая программа по предмету «русский язык» для обучающихся 9 класса
1059.94kb.

14 10 2014
4 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре

333.9kb.

02 09 2014
3 стр.


Рабочая программа по предмету Искусство (изо) для 6 класса

Данная рабочая программа «Изобразительное искусство в жизни человека» по изобразитель-ному искусству для 6 класса составлена на основе

273.45kb.

15 12 2014
1 стр.


Рабочая программа по физике 10 класса учитель Садыкова С. Д год составления 2012-2013 учебный год Класс 10 класс

Рабочая программа составлена в соответствии с учебным планом и на основе программы Г. Я. Мякишева для 10 класса общеобразовательных учреждений

659.79kb.

18 12 2014
5 стр.


Рабочая программа по учебному курсу «Математика» для 9 класса

Настоящая программа по алгебре для основной общеобразовательной школы 9 класса составлена на основе

1233.6kb.

15 12 2014
6 стр.


Рабочая программа по учебному предмету химия для 10 класса

Минобразования России «Об утверждении федерального компонента государственных стандартов начального общего, основного общего, среднего (полного) общего образования» от 5 марта 2004

623.05kb.

01 10 2014
5 стр.


Учитель Артёмова Елена Николаевна рабочая программа

Рабочая программа по истории для 7 класса соответствует Примерной программе и федеральному компоненту государственного стандарта (основного) общего образования

385.7kb.

03 09 2014
3 стр.