Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3 ... страница 12страница 13

I бүлек. Курсны өйрәнү барышында эшне оештыруның формалары, алымнары һәм методлары



Лекция – укытуның бер методы, укыту процессының төп формаларының берсе. Ул укыту процессында кулланыла торган башка чаралардан иң алда килә һәм яңа уку материалын актуальләштерү өчен хезмәт итә.

“Журналистның хокукый нигезләре” курсы буенча укыла торган лекцияләр дисциплина буенча белемнәр формалаштыра, фәнни материалны дәлилләп аңлатырга өйрәтә, һөнәри белемнәр һәм гомуми культура дәрәҗәсен формалаштыра һәм үстерә, әлегә кадәр дәреслекләрдә һәм уку ярдәмлекләрендә басылып чыкмаган материал белән тәэмин итә.

Лекциянең функцияләре:

- мәгълүмати;

- юнәлеш бирүче;

- тәрбияви.

Лекцияләрнең нәтиҗәлелеген үстерү өчен түбәндәге моментларны үтәү мөһим:

- дәрес башында теманың һәм дәреснең структурасын ачык һәм анык күрсәтү;

- һәр бүлектә материалны бертигез бүлеп җиткерү;

-лекция барышында гади, аңлаешлы, мисаллар һәм чагыштырулар белән баетылган образлы тел куллану;

- күрсәтмә материаллар, схема, таблицалар куллану;

- материалны аңларга ярдәм итә торган риторик яки төгәлләүче сораулар кую;

- укытуның техник чараларына мөрәҗәгать итү.

Лекцияләрнең темалары укыту программалары һәм занятиеләрнең тематик планы буенча ачыклана.

Лекциянең планы эш программасының эчтәлегенә туры килергә һәм аны ачарга, ә лекцияләрнең эчтәлеге уку вакыты кысаларына сыярга тиеш.

Лекция башында алдагы лекция эчтәлеге буенча кыскача күзәтү ясалса яхшы. Болай эшләү мәгълүматның озак вакытлы хәтергә сеңеп калуына һәм уку курсын системалы рәвештә кабул итүгә ярдәм итә. Әлеге күзәтүне студентлардан телдән яки язма рәвештә сорауларга җавап бирү формасында да уздырырга мөмкин.

Яңа материалны аңлата башлар алдыннан, лекциянең планын бирү, бу материалның аңа кадәр булган яки соңрак буласы темалар белән бәйләнешен күрсәтү, аның иң әһәмиятле аспектларына игътибарны бирү мөһим. Интригага корылган сорау бирү яки бик кызыклы мисал китерү студентларның игътибарын үзенә юнәлтәчәк.

Студентлар лекцияне тыңлап кына калмый, аның эчтәлеген конспектлап та бара. Төп төшенчәләр, идея, тезисларны тактага язып куярга яки проектор аша күрсәтергә дә мөмкин. Болай эшләү материалны үзләштерергә дә ярдәм итә, конспектлауны дә җиңеләйтә, терминнарны хаталы язуны кисәтә. Ә төп кагыйдәләр, нормаларны әйтеп яздыру кирәк.



Семинар дәресләр – аерым бүлек материалын үзләштерүне төгәлләүче звено, комплекслы укыту формасы, ягъни укытучы һәм студентларның чыгышлары белән алып барыла. Семинар дәресләренең үзенчәлеге шунда ки, бу вакытта һәр студент та тикшерелә торган сорауны ачыклауда тигез хокукта актив катнаша ала.

Семинар дәреснең функцияләре:

- дисциплинаның аерым бер бүлеген тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итү, белемнәрне ныгыту;

- аналитик фикерләргә, гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү;

- фәнни гыйлемнәрне практикада куллану күнекмәләре бирү;

- тикшерелә торган мәсьәләләр буенча кыска, дәлилле һәм ачык итеп фикер әйтергә өйрәнү.

Семинар дәрес – ул фикер алышу. Ул укытучының кереш сүзеннән башлана, анда укытучы тикшереләчәк теманың әлеге дисциплина системасында нинди урын алып торганлыгын, әһәмиятен аңлата. Шуннан соң сорауларга җавап бирү башлана. Сөйләшүнең ахыры укытучының йомгаклау сүзе белән төгәлләнә.

Уку төркеме кысаларында үткәрелгән семинар дәресләр тикшерелә торган проблемаларда барлык студентларга да катнашырга мөмкинлек бирә. Укытучының максаты – пассив студентларны да игътибардан читтә калдырмау, өстәмә сораулар ярдәмендә фикер алышуга кушылырга этәрү.

Фәнни проблеманы тикшерү белгәнне сөйләп чыгуга, мәгълүмат алмашуга гына әйләнеп калмаска тиеш. Студентлар мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерергә өйрәнергә тиеш.

Семинар вакытында укытучы һәм студентлар төрле ярдәмче кулланмалардан файдалана ала, алар исемлегенә китаплар, дәреслекләр, газет-журналлардан кисеп алынган материаллар, аудио-, видеоматериаллар, интернет сайтлары керә.

Семинар дәреснең нәтиҗәле узуы укытучының проблеманы чишү процессын оештыру белү осталыгына, барлык студентларны да фикер алышуга катнаштыра белүенә бәйле. Катнашучылар составы, студентларның дәрескә әзерлек дәрәҗәсе, лекция материалы гына түгел, тәкъдим ителгән уку ярдәмлекләре, дәреслекләр һәм фәнни әдәбиятны үзләштерү дәрәҗәләре дә семинарның уңышлы узуына ярдәм итә.
Эчтәлеккә кире кайтырга!


II бүлек. “Журналистның хокукый нигезләре” курсы программасы





Темалар һәм аларның төп эчтәлеге


көндезге уку бүлеге

читтән торып уку бүлеге

1 нче тема. Россиядә массакүләм мәгълүмат хокукының барлыкка килүе һәм үсеше

Журналистика эшчәнлегенең хокукый нигезләре. Матбугат иреге һәм кеше хокукын саклау. Сүз ирегенең хокукый яктан рәсмиләшүе. Массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыятьтә тоткан хокукый урыны. Россия Федерациясенең “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законы. Аның төп положениеләре. Закондагы төп төшенчәләр.

Матбугат турындагы законнар. Россиядә “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законның бәхәсле урыннары. Яңа закон проектлары. Алар өчен хас сыйфатлар.


2 (лекц.)

1(лекц.)

2 нче тема. Массакүләм мәгълүмат чараларын оештыруга таләпләр

ММЧ оештыруның хокукый нормалары. Гамәлгә кую хокукына ия булу. ММЧны гамәлгә кую механизмы. Теркәү органнары. Теркәү өчен әзерләнә торган документлар. Текрәүгә каршы килү очраклары.

ММЧ эшчәнлеген билгеләүче редакция уставлары һәм башка документлар. Гамәлгә куючы һәм редакция коллективы. Редакция һәм техник хезмәткәрләр.


2 (лекц.)

2 (практ.)



1(лекц.)

3 нче тема. Журналист һәм мәгълүмат

“Журналист”, “мәгълүмат”, “массакүләм мәгълүмат чарасы” төшенчәләре.

Мәгълүмат – хокукара мөнәсәбәтләр объекты. Мәгълүмат төрләре. Мәгълүмат алмашу субъектларының хокукара мөнәсәбәтләре буларак, җәмгыятьтә мәгълүмат җитештерү һәм аннан файдалану. Һәркемгә ачык мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тарату.

Бар кешегә дә ачык булмаган мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм тарату. “Дәүләт сере”, “хезмәт сере”, “тикшерү сере” һәм “суд сере”, “коммерция сере”, “һөнәри сер”, “дин тоту сере”, “гаилә сере”, “яшерен мәгълүмат” төшенчәләре. Хәрби яки дәүләт серен, сату-алуга кагылышлы яшерен мәгълүматны саклау. Дәүләт төзелешен көч кулланып җимерүгә чакыруга, башка җинаять эшләренә карата билгеләнә торган җәзалар.

Журналистның (редакцияләрнең) аудитория, хакимият, иҗтимагый оешмалар, реклам бирүчеләр һ.б. белән ике арадагы мөнәсәбәтләрен көйләүче хокукый нормалар.


4 (лекц.)

4 (практ.)



1 (лекц.)

4 нче тема. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм реклама.

“Реклама” төшенчәсе. Рекламаның бурычлары. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы рекламга куела торган таләпләр. Россия Федерациясенең “Реклама турындагы” законы. Реклама эшчәнлегенең халыкара кодексы. Рекламага бәйсез экспертиза уздыручы орган - Россиянең реклама буенча иҗтимагый берлеге.



4 (лекц.),

2 (пр.)


1 (лекц.)

5 нче тема. Матбугат иреге һәм кеше хокукларын яклау

Журналистларның закон белән беркетелгән хокуклары һәм бурычлары. Журналист хокуклары. Дәүләт оешмаларында, предприятиеләрдә булу хокукы. Техник чаралар кулланып, аудио яки видеоязмалар әзерләү хокукы. Төрле чараларда катнашу хокукы. Яшерен чаралар. Мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм тарату хокукы.

Журналистның (редакцияләрнең) басылган материалларының геройлары белән ике арадагы мөнәсәбәтләрен көйләүче хокукый нормалар. Шәхес намусын, абруен саклау. Намус һәм абруй турындагы күзаллауларның тарихи-юридик аңлатмасы. Шәхес хокукларын бозган, гайбәт тараткан һ.б. очраклар өчен суд җаваплылыгы.

Журналистикада милләтара килешүчәнлек һәм ызгышлар мәсьәләсе. “Этник журналистика” һәм “этник мәгълүмат” төшенчәләре. Уңай этник мәгълүмат башкарган функцияләр. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы этник мәгълүматның ызгыш китереп чыгару мөмкинлекләре. Тискәре этник мәгълүмат. Этник мәгълүматны килешүчән яки ызгышлы итү ысуллары.



4 (лекц.)

4 (практ.)



1 (лекц.)

6 нчы тема. Журналист хокуклары һәм бурычлары

Журналист хокуклары һәм бурычларының өч төркеме. Журналистның мәгълүмат табу белән бәйле эшчәнлегенә бәйле хокуклары һәм бурычлары. Журналистның мәгълүмат җитештерү һәм массакүләм мәгълүмат чарасын чыгару белән бәйле хокуклары һәм бурычлары. Мәгълүматның дөреслеген тикшерү шарты.

Журналистлар өчен аккредитация кагыйдәләре. Хезмәт вазыйфаларын үтәү барышында кулланырга мөмкин булган мәгълүмат каналлары. Массакүләм мәгълүмат иреген кысу очраклары.

Журналистлар һәм суд органнары арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләре. Суд таләп иткән материаллар белән таныштыру бурычы. Гаепсезлек шартын саклау. Суд утырышларын яктырту таләпләре.



4 (лекц.)

4 (практ.)



1 (лекц.)

7 нче тема. Журналист сайлаулар вакытында

Хакимият органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары. Сайлаулар вакытында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм журналистлар таяна торган законнар.

Сайлау вакытында массакүләм мәгълүмат чараларын классификацияләү.

Сайлау алды агитациясе һәм журналистлар. Сайлау кампаниясе һәм журналист хокуклары.

Сайлауларга бәйле рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларының хокукын чикләү очраклары.


2 (лекц.)

2 (практ.)



1 (лекц.)

8 нче тема. Журналист һәм авторлык хокукы

Авторлык хокукларына бәйле законның төп положениеләре. Интеллектуаль хокук төшенчәсе. Интеллектуаль хокук объектлары.

Эргәдәш хокуклар – интеллектуаль эшчәнлекнең берничә нәтиҗәгә китергән катлаулы объектларга бәйле хокуклар.

Редакциягә килеп кергән материалларга, укучы хатларына карата авторлык хокукы.

Авторлык хокукы объекты булмый торган материаллар.


4 (лекц.)

2 (практ.)



1 (лекц.)



<предыдущая страница | следующая страница>


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан предметны белдергән диалектизмнарның татар мәкальләрендә кулланылышы

Бу вакытта тел чараларының сайланып алынуы һәм халык теленең иң яхшы үрнәкләрен иҗат итү процессы ачык күренәчәк

81.54kb.

15 10 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институты Этномәдәни берәмлекләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре

В данной статье рассматриваются основные способы перевода этнокультурных единиц с русского языка на татарский язык

60.98kb.

25 12 2014
1 стр.


Г. Р. Мөгътәсимова Казан (Идел буе) федераль университеты татар халык мәкальләрендәге архаик сыйфатлар

Халык авыз иҗаты текстларындагы тел мәгълүматлары халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм торгызу өчен киң кулланыла. Халык авыз иҗаты әсәрләре халыкның тормыш-көнкүреше, тар

114.69kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасының мәгариф учреждениеләрендә Универсиада дәресен үткәрү өчен укытучыларга методик материаллар

Психол ф докт., профессор, Казан (Идел буе) федераль университетының гомуми психология кафедрасы мөдире

164.95kb.

13 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Х. Х. Кузьмина Гарәп язуы палеографиясе һәм каллиграфиясе

Уку-укыту методик кулланмасы Казан дәүләт университетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында 2009 елның 24 ноябрендә расланды

738.07kb.

16 12 2014
4 стр.


И казан! Серле Казан!

Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең елга якын үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек бай тарихы булган бер шәһәр бар. Бу – Казан

44.01kb.

10 10 2014
1 стр.