Перейти на главную страницу
Математика. Шулай булган. Шулай булыр. Бу мәңгелек.
Бар гомерен шушы фәнгә багышлаган,
Авыр булган тик сынмаган ,сыгылмаган-
Куәт алган табышлардан – ачышлардан.
Тигезләмә тамырлары формуласын
Хезмәтендә координата системасын.
Шаккатырган ачышлары – чын Коперник!
Ковалевская, Чебышевлар...Күпләр алар,
Бар да титан, бар да даһи,бар да бөек.
Гасырларга бер туучы асылташлар!
Иеләләр бу затларга сокланудан
Беркайчан да иелмәгән горур башлар.
Нил елгасы зур диңгезгә
Койган җ ирдә.
Бик борыңгы , чыдамаслык –
Эссе илдә,
Пирамида патшалыгы –
Ул Египет.
Бөеклеккә ирешә монда
Грек Евклид.
Геометрия - шөгыле һәм
Табынганы,
Тиңсез хезмәт - “Башлангычлар”
Табынганы.
Математиканы өйрәнегез! Математиканы белсәгез ,барысын да белерсез.
А. Крылов
Табигатьнең бөек китабы математик символлар белән язылган,
. Г Галилей
Химия физиканың уң кулы , ә математика аның күзе.
М. Ломоносов
Математикада матурлык гаять зур роль уйный.
Чеботарев
Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала.
Колмагоров
Математика акылны дисциплиналаштыра,логик фикер йөртергә өйрәтә. Математика – акыл гимнастикасы ул , дип юкка гына әйтмиләр.
Калинин
Йөрәгең белән шагыйрь булмасаң, математик булып булмый.
С. Ковалевская
Математикага гимн.
(Өйрәтәләр мәктәптә көенә)
Тигезләмәләр чишү,
Радикаллар исәпләү –
Кызык та соң математика дәресе.
Чыгарылма алырга,
Интеграллар табарга –
Мавыктыргыч искиткеч бит һәрберсе дә.
Камил белүче сирәк –
Бихисап сер яшерелгән һәр җисемдә.
Аксиомалар белсәң,
Теоремада йөзсәң,
Гөрләп барыр эшләреңнең һәрберсе дә.
Санлый аны барчасы,
Буыннардан – буыннарга ул калачак.
Камилләштерү аңны,
Бөтен максаты аның,
Шулай булган, шулай булыр һәм булачак!
Мәсьәләне яки мисалны дөрес эшләмәгәнсең диләр.
Бәлки вакыт җитмәгәндер, чөнки ул 45 минут кына бара. (матем.дәресе)
Кайвакыт икеле алудан куркалар, кайвакыт укырга иренеп, кайвакыт бары тик ял итү өчен.
Һәм звонок була да ул башлана. (тәнәфес)
Санның икенче дәрәҗәсе дә шулай атала. (квадрат)
Борынгы заманда ул булмаган, һәм кешеләр такталарда, ә сугыш вакытында газеталарда язганнар. Ә хәзер әти-әниләр мәктәптә укулар башланыр алдыннан балаларына алалар. Алар юка да, калын да була. (Дәфтәр)
Мин сезгә ел дәвамында безнең һич кенә дә укырга вакыт булмавын исбатлап үтим әле. Бер елда 365 көн. Аларның 52 се – якшәмбегә туры килә. Калган ял көннәре дә бар бит әле, алары 10 көн. Димәк 62 көн төшеп кала. Җәйге, кышкы каникуллар 100 көнне тәшкил итә. Димәк 162 көн төшеп кала дигән сүз. Төнлә мәктәпкә йөрмиләр. Төннәр елның яртысын алып тора дип исәпләсәк 182 көн төшеп кала. Димәк барысын да алып исәпләсәк 20 көн кала. Ә бит мәктәптә дәресләр көне буе бармый, тәүлекнең дүрттән бер өлешен генә укыйбыз, димәк тагын 15 көн төшеп кала. Безнең бары тик 5 кенә көн кала. Ул арада гына күпме өйрәнергә була соң?
3)Мин аның яфраклары яки сабаклары барын белмим, ләкин тамырлары бар. Берәү дә булырга, күп тә булырга мөмкин. Кайберләренең тамыры бөтенләй юк.
4) 2 класста - алар гади, 7 дә - сызыкча, 8 дә - квадрат, 10 да – тригонометрик. (тигезләмәләр)
3) Аны исбатларга кирәк. Ә ни өчен? Ул бит аны бик күптәннән исбатлаган инде.
4) Бу галимнең үз мәктәбе булган.
(пифагор теоремасы)
Рәсем ясаган арада Тамашачыларга биремнәр.
1. Юлда баралар икән унбер койрык һәм утыз аяк.
Бу шулай бара икән бәкәйләр һәм әтәчләр.
Минем соравым сезгә: Күпме булган соң әтәч? (7)
2. Ни өчен поездларда стоп-краннар кызыл, ә самолетларда – зәнгәр? (самолетта стоп-кран юк)
3. Бер карттан сиңа ничә яшь дип сораганнар. Ул, миңа 100 яшь һәм берничә ай, ләкин минем туган көннәрем 25 кенә булды ди. Бу ничек була соң? ( Бу кеше 29 феральдә туган, аның туган көне дүрт елга бер була)
4. Малайлар агачны метрлы кисәкләргә бүләләр. Бер кисәкне кисү өчен бер минут вакыт китә. 5 м озынлыктагы агачны кисү өчен күпме вакыт китә?
5. Әгәр төнге 12 дә янгыр булса, 72 сәгатьтән соң кояшлы аяз һава торышы көтергә буламы? (юк, чөнки төн була).
6. 7 электр лампочкасы яна иде, икесе сүнде. Ничә лампочка калды? (7)
7. Индеецлар аны “сунья” дип, гарәпләр “сифр” дип атаганнар. Без аны хәзер ничек атыйбыз? (нуль)
“Аңла мине” яки “Кыек атып тидерү” .
1. Берни дә түгел.
Бу цифр – колобок түгел, ул буш түгәрәк. (Нуль)
2. Сызым инструменты.
Ике аяк сөйләшкәннәр дуга һәм түгәрәк ясарга. (Циркуль)
3.Балалар уенчыгы.
Дөньяның бер могҗизасы- египет фараоны патшаларының каберлеге.
Геометрик җисем-күпкырлык. (Пирамида)
4.Геометрик фигура.
Ул коткару өчен дә була ала.
Яссылыкның әйләнә белән киселгән өлеше. (Тугәрәк)
5.Ике аңлатма чагыштырмасы.
3/5 чагыштырмасы. (Вакланма)
6.Аны кибеттә кулланалар.
Иң гади калькулятор. (Счет)
Баскычка шарчыклар эленгән, чалт-да чолт-санарга өйрән генә.
7.Алар кояштан безгә кадәр киләләр.
Координаталарныкы һәм санлы була ала.
Турының бер өлеше. (Нур)
8.Мәктәптә өйрәнелә торган функция.
Аның белән тригонометрия үткәндә очрашалар.
Ул “минус” сүзеннән бер хәреф белән генә аерылып тора. (Синус)
9.Аның алтмыштан бере бер минутка тигез.
Алар спиртлы эчемлекләр этикеткасында да бар.
Почмак үлчәү берәмлеге. (Градус)
10.Математикада раслау.
Беренчесе белән 7 класста очрашасың.
Аны исбатларга кирәк. (Теорема)
А. Геометриягә. В. Географиягә.
С. Сәяхәтләргә. D. Арифметикага
10 балл. Кайсы фән турыдан туры математикага кагылмый?
А. Алгебра. В. Тригонометрия.
С. Комбинаторика. D. Механика.
15 балл. “Турыпочмаклы өчпочмакның ике кысынкы почмаклары суммасы 90 градуска тигез” дигән җөмләдә артык сүзне табыгыз.
А. Кысынкы. В. Ике.
С. Турыпочмаклы. D. Градуска.
20 балл. Кайсы саннар египет өчпочмагы якларына туры килә?
А. 10, 15, 20. В. 3,4,5.
С. 1,2,3. D. 7,8,11.
25 балл. “Конус” сүзе грекчадан тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?
А. Түгәрәк пирамида. В. Чыршы күркәсе.
С. Нарат күркәсе. D. Колпак.
30 балл. Бу грек сәүдәгәре, египет пирамидасы шәүләсен һәм таяк шәүләсен үлчәп һәм үзенең охшашлык турында теоремаларын кулланып, пирамида биеклеген үлчәгән.
А. Евклид. В. Архимед.
Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала
25 12 2014
1 стр.
Американский математик. Внес большой вклад в создание первых ЭВМ и разработку методов их применения
11 10 2014
1 стр.
Веселый математик, мама которого была очень грустной и с гуманитарным складом ума, женится на девушке похожей на его маму. Какова вероятность рождения в этой семье квн-щика с матем
04 09 2014
1 стр.
Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!” дип язылган плакатлар эленә
11 10 2014
1 стр.
Пифагор Самосский (ок. 580 — ок. 500 до н э.) — древнегреческий философ, религиозный и политический деятель, основатель пифагореизма, математик. Пифагору приписывается изучение сво
26 09 2014
1 стр.
Экранда К. Тинчурин портреты пәйда була, туган-үлгән юллары чыга. Сәхнә артыннан шигырь ишетелә
25 12 2014
1 стр.
Иһазлау: Файдалы казылмалар коллекциясе, нефть продукциясе коллекциясе, файдалы казылмалар картасы, 3-4 класслар өчен атлас, компьютер
12 10 2014
1 стр.
27 09 2014
1 стр.