Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Әйләнә- тирәбездәге дөнья. 4 нче класс Якупова Т.Р.

Тема: Файдалы казылмалар.

Максат:


  1. Файдалы казылмалар турында белемнәрен формалаштыру; укучыларны белергә, анализларга,нәтиҗә ясарга өйрәтү.

  2. Файдалы казылмалар турында булган белемнәрен ныгыту.

  3. Җир асты байлыкларын сакчыл кулланырга дигән экологик караш формалаштыру.

Материал : Дәреслек, эш дәфтәре.

Җиһазлау: Файдалы казылмалар коллекциясе, нефть продукциясе коллекциясе, файдалы казылмалар картасы, 3-4 класслар өчен атлас, компьютер.

Дәрес тибы: Белемнәрне гомумилэштеру.

Методлар : Эзләнү,әӊгәмә.

Алымнар: Аӊлатмалар бирү, сөйләү.

Дәрес барышы

I.Актуальләштеррү,белемнәрне нигезләү

Өй эшләрен тикшерү.

Алдагы дәрестә «Туган як сулыклары» темасын үткән идек шүныӊ буенча тест эшләп китәбез.

Слайд №1


1Кайсы рәттә табигый сулыклар гына язылган?

А. Буа,елга,чишмә.

Б.Канал,сусаклагыч,буа.

В.Елга,диӊгез,океан.

2.Ясалма сулыкларга керә?

А. Байкал күле.

Б. алык өчен сусаклагычлар.

В.Кара диӊгез.

Г. Балтыйк-Беломор каналы.

Д.Енисей елгасы.

3.Кайсы рәттә картаныӊ шарты билгеләре дөрес язылган?











4.Кайсы аӊлатмада табигатьтәге сулыклар турында әйтелә?

А. Сулыклар -үзләренеӊ матурлыклары белән кешеләрне шатландыра.

Б. Сулыклар-барлык терекле өчен кирәкле суныӊ саклану урыны ул.

В. Сулыклар- суднолар өчен су юлы.



5.Сулыкларныӊ кеше тормышындагы әһәмияте

А. Сулыклар- кешеләрнеӊ ял итү урыны.

Б. Сулыклар- барлык тереклек өчен кирәкле суныӊ саклану урыны ул.

В. Сулыклар-көндәлек тормышта, промышленность предприятияләрендә куллану өчен кирәк.



6. Кешеләрнеӊ ниди эшчәнлекләре сулыкларга зыян китерми?

А.Моторлы көймәдә йөзү.

Б. Су коену, пляжда кызыну.

В. Машина һәм мотойиклларны елга яки күл буенда юу.

Г. Көймәдә йөзү.

Д. Чүп-чарлар ташлау.

Тестны тикшерү( үз үзләренә бәя)

II. Белемнәрне тигезләү.

Сораулар:

-Нинди файдалы казылмаларны беләсез?

-Алар ничә төркемгә бүлеп була?

-Ни өчен файдалы казылма дип атыйлар?

(Укучыларныӊ җаваплары тыӊланыла)



III. Уку мәсьәләсен кую

Укучылар кеше тормышында яшәү өчен кирәкле әйберләр бар.

Боларны җирнеӊ тирән яки өске катламнарыннан махсус машиналар белән казып чыгаралар, суз нэрсә турында бара дип уйлыйсыз?

(Җаваплар тыӊланыла)



IV. Уку мәсьәләсен чишү

Дәреслек белән эш (160 нчы бит) укый баралар эш дәфтәрендәге таблицага тутыра баралар.

Гранит (эш дәфтәрендә 52 нче бит)

Практик эш № 1

Гранит Слайд№ 12,13

Гранит кыр шпаты бөртекләреннән, кварстан һәм слюдадан тора

Ныклылык- гранитныӊ төп үзлеге. Яхшы шомара. Төзелештә кулланалар. Елга ярларын ныгытуда, метро станцияләре,һәйкәлләр төзүдә бина стеналарын каплау өчен кулланалар (файдалв казылмалар коллекцмясен карый баралар) Нәтиҗә ясау.( үз-үзлэренә, бер-берләренә әйтәләр)

Известьташ . Слайд № 14

Каты,нык. Ак яки соры төстәге нык таш. Йортлар,юллар төзүдә кулланыла.Стеналарны штукатурлау өчен штукатурлау өчен эремәләр эзерлиләр.

Ком һәм балчык. Слайд №15,16

Комны төзелештә һәм пыяла җитештерүдә кулланалар.

Балчыктан кирпеч, түбә ябу өчен чирәп. Каплый торган плиткалар, гөл чүлмәкләре, савыт-саба.вазалар ясыйлар. Балчыкныӊ төп үзлеге- пластиклык. Яндырылган балчык әйберләр керамик әйберләр яки керамика диләр.

Торф. Слайд № 17

Көпшәк,нык түгел,судан җиӊел. Төп үзлеге-янучанлык. Коры торф суны сеӊдерә. Торф яхшы ашлама.Карасу –коӊгырт төстә,үсемлек калдыкларыннан тора.

Күмер. Слайд №18

Күмер янучан. Күмердән буяулар,пластмасса алалар.Шахталарда,карьерларда чыгаралар.Кара төстә ялтырый.

Тимер рудасы. Слайд №19,20,21,22,23,24.

Төп үзлеге-янучанлык. Кара төстә. Каты,нык. Тимер рудасыннан чуен,ә чуеннан корыч коялар.Тимер рудасын шахталарда,карьерларда чыгаралар. Тимердән титан алалар.

Нефть. Слайд №25,26,27,28

Төп –үзлеге янучан. Нефтҗ-зәһәр исле, караӊгы төстә куе майсыман сыеклык. Нефтҗтән бензин, керосин, мазут, машина мае, вазелин, төрле буяулар, пластмасстлар, тукыма җитештерү өчен сүсләр табалар.

Табигый газ. Слайд №29

Төп үзлеге- янучанлык, төссез, иссез,җиӊел. Зәӊгәр ялкын белән яна.

Газныӊ чыгып торуы беленсен өчен исле матдә өстиләр.

Физкультминутка.



V. Күзләргә ял.

VI. Практик эш №2

Китапныӊ (64-65 нче бит) картасын кулланып 2нче эшне башкару.

VII. Игътибар ит !

VIII. Белемнеӊ үзләштерелүен тикшерү


  1. Кайсы рәсемдә ташкүмер, нефть , табигый газныӊ шартлы билгеләре дөрес күрсәтелгән?

2 Кайсы рәттә файдалы казылмалар дөрес язылган?

А. Тимер рудасы, нефть , торф.

Б. Гранит, известьташ , ташкүмер.

В. Ком, балчык, табигый газ.

3. Тимер рудасыныӊ үзлеген билгелә

А. Янучанлык

Б. Пластиклык

В. Эретелүчәнлек



4. Тасвирлау буенча таны.

Бу файдалы казылма карасу-коӊгырт төстә, үсемлек калдыкларыннан тора.

Көпшәк, нык түгел, судан җиӊел, яхшы яна, яхшы ашлама.

А. Гранит Б. Балчык. В.Торф

Г. Тимер рудасы

5. Дөрес булмаган аӊлатманы табарга.

А. Известьташ йортлар, юллар төзүдә кулланыла.

Б. Коры торфны фермаларда тереклек астына түшәү өчен кулланалар.

В. Тимер рудасыннан чуен , чуеннан корыч коялар.

Г. Граниттан ясалган әйберләрне кермика диләр.

6. Кайсы рәттә янучан файдалы казылмалар гына язылган ?

А. Гранить, нефть, тимер рудасы.

Б. Торф, табигый газ, ташкүмер.

В. Ташкүмер , балчык , табигый газ.

Тикшерү, үз-үзеӊә бәя.

Нәтиҗә :

Билгеле булганча, файдалы казылмалар терек булмаган табигатькә керә.

Ләкин аларныӊ күбесе тере организмнарныӊ калдыкларыннан барлыкка килә

икән бит. Бу бик гаҗәп! Димәк, ерак заманда,әле кешеләрдә булмаган чорларда яшәгән үсемлекләр һәм хайваннар эзсез югалмаганнар, аларныӊ калдыклары миллион еллар эчендә известьташка, күмер,нефть һәм табигый газга әверелгән. Бу файдалы казылмалар белән без хәзер файдаланабыз , терек һэм терек булмаган табигать арасында, табигать һәм кеше арасында менә нинди тыгыз , нык бәйләнеш бар икән

Кешелəргə бик күп файдалы казылмалар кирəк. Лəкин җир астында аларның запасы чиклəнгəн, ə файдаланылган чыганакларны яңадан торгызу мөмкин түгел. Шуңа күрə барлык җир асты байлыкларын сакчыл кулланырга кирəк.

Рефлексив кабатлау.

-Нәрсә белдек?

-Файдалы казылмаларныӊ үзлекләрен, аларны табу юллрын, шартлы билгеләрен.

- Ничек белдек?

-Эзләнеп, укып.

Өй эше 1. Тестка əзерлəнергə. Бүгенге дəрестə алган белемнəрегезне əти-əнилəрегез белəн уртаклашыгыз.



2. Иҗадый эш. Алдагы дəрескə аңлатма бирү. Алдагы дəрестə туфрак темасын үтəчəкбез, сез туфрак турында нинди дə булса информация язып килегез



Файдалы казылмалар

Иһазлау: Файдалы казылмалар коллекциясе, нефть продукциясе коллекциясе, файдалы казылмалар картасы, 3-4 класслар өчен атлас, компьютер

54.2kb.

12 10 2014
1 стр.


Математик кичә 8-11 класслар

Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала

109.75kb.

25 12 2014
1 стр.


«Түгәрәк саннарны тапкырлау»

Дәреснең девизы итеп мин академик А. Александровның “Математика үзенең катлаулылыгы, авырлыгы белән файдалы!” –дигән сүзләрен сайладым. Сез килешәсезме аның белән?

90.99kb.

25 12 2014
1 стр.


Мин Россия гражданины

Шуннан чыгып, әлеге эзләнү эшенең максаты булып мәктәпнең үз умарталыгын булдыру, умарта- лыктан сәламәтлеккә файдалы булган товарлыклы продукция алу һәм мәктәп кишәрлегендәге яшел

227.78kb.

25 12 2014
1 стр.