Аңлатма язуы
Программа төп гомуми белем дәүләт стандартының федераль компоненты нигезендә түбәндә күрсәтелгән норматив документлар ярдәмендә төзелде:
*Сборник нормативных документов. Примерные программы по математике, 5 – 11 кл. / Сост. Э.Д. Днепров, А.Г. Аркадьев / Москва: Дрофа, 2009
*Письмо Министерства образования и науки РТ от 02.03.2009г. №1293/9
* Программа для общеобразовательных школ, гимназий, лицеев:
Сборник “Программа курса математики для 5-11 классов общеобразовательных учреждений”/ Сост. Г.К. Муравин, О.В. Муравина/.- М. Дрофа, 2007.
* Стандарт основного общего образования по математике. Москва: «Дрофа», 2009г.
Медиаресурслар:
1С:Репетитор Математика. Электрон ярдәмлек. 1 кисәк. СD, 2009
2. Алгебра. Школьная программа. Электрон ярдәмлек. СD
3. Геометрия. Школьная программа. Электрон ярдәмлек. СD
Максатлар:
1. Алга таба практик эшчәнлектә кирәк кулланырга кирәк булган математик белем һәм күнекмәләрне үзләштерү
;
2. Интеллектуаль үсеш бирү
, хәзерге җәмгыятькә яраклаштырылган шәхес сыйфатларын формалаштыру: фикернең төгәллеге һәм ачыклыгы, интуиция, логик фикерләү, алгоритмик культура элементлары, пространстволы күзаллау; математик телне, хәтерне, үз-үзеңне тикшерү күнекмәләрен үстерү;
3. Математика методлары фән һәм техниканың универсаль теле, процесс һәм күренешләрне модельләштерү чарасы булуы турында күзаллаулар формалаштыру;
4. Фәнни – техник прогресс өчен математиканың әһәмиятен аңлату, шәхес культурасы, ихтыярлылык сыйфатлары, җаваплылык тәрбияләү.
8 сыйныфта математикага атнасына 5 сәгать исәбеннән, барлыгы 175 сәгать бирелә. Сыйныфта барлыгы 6 укучы, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсе - уртача. Уку өлгереше – 100%, уку сыйфаты – 50%. Программа укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле дәрәҗә авырлыктагы биремнәр әзерләп төзелгән.
Әлеге программада темаларның сәгатьләр бүленеше бераз үзгәртелгән; комбинаторика элементлары буенча темалар кертелгән.
План буенча контроль эшләр:
I ч - 3 III ч -6
II ч -3 IV ч -3
Барлыгы: 15
Гомумуку белем һәм күнекмәләре:
-
алгоритмик эшчәнлекне планлаштыра һәм оештыра белү;
-
курсның төрле бүлекләреннән алынган, төрле чишү ысулларын эзләү таләпләре куелган мәсьәләләрне чишү;
-
эзләнү эшчәнлеге;
-
үз фикереңне төгәл һәм язмача грамоталы итеп ача белү (сүзле, символлы график юл белән);
-
төрле мәгълүмат чараларын, шул исәптән белешмә әдәбиятны, заманча мәгълүмати технологияләрне куллану.
Математика дәресләрендә милли-региональ төбәк компоненты кулланыла: Дәрәҗә темасын өйрәнгәндә - ТР халык саны, Мәйдан темасында – ТР ның, Чистай районының, Исләй авылының мәйданы; район һәм башкаланың биналарын образлау; профессор Н. И. Лобачевский, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт Бүләге лауреаты Н. Г. Чеботарев (1894-1947), В. В. Лаптев, А. П. Норден, Б. М. Гагаев, М. Т. Нужин кебек Казан Дәүләт университетның профессорлары турында мәгълүмат бирү, һ.б.
8 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Математиканы өйрәнү нәтиҗәсендә укучы белергә һәм аңларга тиеш:
математик исбатлау, исбатлауга мисаллар төшенчәсен;
-
алгоритм, алгоритмга мисаллар төшенчәсен;
-
математик формула, тигезләмә һәм тигезсезлекләрне, практик мәсьәләләр чишкәндә аларның кулланылышын;
-
билгеле математик функцияләрнең реаль бәйлелекләрен, аларга мисалларны;
-
әйләнә-тирә законнарының мөмкинчелек характерын, статистика закончалыкларына мисаллар;
-
җир үлчәүнең практик мәсьәләләреннән геометриянең килеп чыгышын;
эшли алырга тиеш:
-
мәсьәләнең шарты буенча хәрефле аңлатма һәм формулаларны төзи; аңлатма һәм формулаларда санлы алыштыруларны куеп исәпләүне; бер аңлатманы икенчесенә алыштырып куюны; формулада бер үзгәрешлене башкалары аша күрсәтүне;
-
бөтен күрсәткечле дәрәҗә, күпбуын һәм алгебраик вакланмалар белән бөтен гамәлләрне; күпбуынны тапкырлаучыларга таркату; рациональ аңлатмаларның бердәй рәвешен үзгәртү;
-
квадрат тамырларны эченә алган аңлатмаларның кыйммәтен тпканда арифметик квадрат тамыр үзлекләрен куллану;
-
сызыкча, квадрат һәм рациональ тигезләмәләрне, тигезләмәләр системасын чишү;
-
бер үзгәрешле кергән сызыкча, квадрат тигезсезлекләр һәм тигезсезлекләр системасын чишү;
-
алгебраик метод белән текстлы мәсьәләләрне чишү;
-
координаталар яссылыгында саннарны нокталар белән күрсәтү;
-
бирелгән координаталар белән нокталарны төзү, тигезсезлекнең чишелешләре күплеген сүрәтләү;
-
бирелгән формула, таблица, графиктан аргументы буенча функциянең кыйммәтен, функциянең бирелгән кыйммәте буенча аргументны табу;
-
өйрәнелгән функциянең үзлекләрен күрсәтү, аларның графикларын төзү;
белем һәм күнекмәләрне практик куллана белү:
-
формула буенча исәпләүләрдә;
-
практик ситуацияләрне алгебра аппаратын кулланып модельләштерүдә;
-
геометрик формалар реаль объектларның образлары булуын аңлау; әйләнә-тирәдәге предметларны ачыклауда геометрия телен кулланырга өйрәнү;
-
сызымнарда геометрик фигураларны күрү (кисемтә; почмаклар; өчпочмаклар; дүрт почмаклар; әйләнә, түгәрәк); мәсьәләнең шарты буенча сызым төзи бнлү;
-
фигураларны сүрәтләүдә, кисемтә озынлыгы һәм почмак зурлыгын тапканда геометрик инструментларны практик куллана белү;
-
фигураларның үзлекләрен кулланып, геометрик зурлыкларны (озынлык, почмак, мәйдан) табуга мәсьәләләрне аңлатып чишә белү;
-
исбатлауга мәсьәләләр чишә белү;
-
төзүгә төп мәсьәләләрнең алгоритмын белү;
Тематик план
№ п/п
|
Тема
|
Сәгать саны
|
1
|
Кереш кабатлау
|
2
|
2
|
Рациональ вакланмалар
|
23
|
3
|
Дүртпочмаклар
|
12
|
4
|
Квадрат тамырлар
|
19
|
5
|
Мәйдан
|
14
|
6
|
Квадрат тигезләмәләр
|
21
|
7
|
Охшаш өчпочмаклар
|
19
|
8
|
Тигезсезлекләр
|
20
|
9
|
Әйләнә
|
17
|
10
|
Бөтен күрсәткечле дәрәҗә
|
7
|
11
|
Статистика элементлары
|
4
|
12
|
Кабатлау
|
17
|
|
Барлыгы
|
175
|
следующая страница>