Равил Фәйзуллин
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
***
Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт инсәсенә басып
ял итеп ала гына...
Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр - яна гына.
Яшәү
Озын гомер телисең син, әй, юләр!
Бер көнемдә күпме газап-тетрәү!
Өлгерә алмый иртә таңнан төнгәчә
Ышанычка куеп йөрим мин берәү...
Озын гомер телисең син, акыллым!
Көнем туса, җиргә сыймый шатлыгым!
Һәр мизгелдә тоеп яшим: бәхетемдә
Тудыручы – Бөек Көчнең хаклыгын.
Пенсионер
Гомер буе налог салынды...
“Үзең теләп” заем алынды...
Авыздан өзеп җыйганны
“реформа” суга салдырды –
бер көн эчендә яндырды!
...Юлларда бушлай йөрүне
татлы төш итеп калдырды.
... Пенсия акчасы, белмим,
фатир түләргә калырмы?
“Якты киләчәккә чаба-чаба,
үләргә соңга калынды...
***
“Бетсәң – бет, әммә тәңгәлләш!
Сула минемчә генә!
Юкса, тәрәзәңдә булыр
рәшәткә белән келә!
Үз өеңдә дә йөрерсең
билдән иелеп кенә!...”
Импер-интер кыланыштан
Күктәге Кояш көлә:
“Кеше иреген тыеп булмый,
ул – Табигатьтән килә!
Ул – Илаһ көчтән килә!”
Җир кирегә әйләнә алмый,
Пигемейлар әйтеп кенә...
... Тәңгәлләшеп буладыр ул
тик Мәхәббәтә генә!
Анда әле азга гына –
назлы рәхәттә генә!
Солдатка китү
Юатырга тырыштым,
Ә ул елап елышты.
Китеп бардык төялеп,
Ярым калды сөялеп.
Кая барам? Ник дип китәм?
Кемнән саклыйм кемнәрне?..
... Күздән яшьне җил киптерде,
кичеп чыккач үрләрне.
Чарасыз юану
Беткән... Сөяк белән тире... Тиздән
бакыр акча ятар күзенә...
Юк! – бу якты яз, дәрте ташкан яз
мәет төсен алмас үзенә.
Кояш нуры өчен түгел, фәкать
туфрак кына йотар җәсәд бу.
Тән-кабыктан җаны чыгып очар-
Җир өстендә урын исәпле...
Ә шулай да кеше кадәр кеше
чыга алмыйдыр ул гел юкка.
Хәтер булып йолдызларга кунар,
рәшә булып иңәр офыкка.
***
Мич башында ятса ятыр,
мылтыгы янда булыр.
Ары лап-лап, бире лап-лап,
чит кавемнәр җирен таптап,
халыклар бәхетен “яклап”,
вәхши гамәлләрен аклап,
энәгә салам саплап...
Глобаль затсызлык белән
тора таңымны каплап.
***
“Картлык – шатлык түгел”. Хак сүз.
Ялгыз калсаң, һай, авыр!
Элек дару – агу иде,
хәзер агу да дару...
Яшьлектәге авырлыкны
дәртле куак җиңә ала.
Сирәк кеше саклый көчен
Картлык дигән финалга.
Шундый хәлләр
Заманында урыс патша Зөясуда шәһәр-кирмән салдырды.
Безнең башлык тәре-сурәт иконаны Ватиканнан алдырды.
“Казан нуры” мәчетендә шушы хәлгә нинди вәгазь, белмибез.
Мәскәүдәге иң олы поп: “Вот басурман, һай, молодец!” ди, имеш.
Тырышсалар, тәре-икона Казанга да хуҗа кебек кайтыр әле!
Болай барса, һич тә шөбһә юк: милләтебез гөрләп “чәчәк атар” әле!...
***
Очкычлар ватылгач, җирдән
“кара тартма” эзлиләр...
Сер тулы “күңел төене”
бар ул һәммәбезнең дә!...
Күп серләр мәңге ачылмый.
Һәм кирәкмидер дә...
Алар, ахры, Күккә ашадыр
Җан рухы белән бергә.
Карагыз күк гөмбәзенә!-
Йолдызлар - тоташ тылсым!
Уртак сер булмаса аларда,
ул берлек каян килсен?
Бар иде...
(Түрәлектән төшкән берәү авызыннан)
Таулар иелә иде...
Балта үтми!...
Сүз үтми...
Бар иде!-
һәр әйткән сүз,
майга кергән пычак кебек,
кисә-кисә
үтә иде!
Яшенташтай
өтә иде!
Хәттә сүзсез
күз карашы
җитә иде!...
Ятлап йөрерләр иде!
Әйткән сүзләрнең көенә
атлап йөрерләр иде!...
Кайрадым балтаны –
үтә!
Сайлыйм сүзләрнең шәбен –
үтми...
Бу дөньяга
ни җитми?
Ә?
Айкалый-айкалый...
Н. га
Нәсарани да җаный!
Гыйбарани да җаный!...
Яшь чакта, бәлки, ярый...
Олыгайгач, картайгач,
Тарихи ген аваз салып,
Күңел сызлый, җан каный,
айкалый-айкалый...
Бабайлар рухы – анда
Интер балалар – алда.
Кяфер телен шәп беләбез,
оныклар аңламага!
Бәгьренә тулган моңны
кем аңлый да, кем таный?
Күңел сызлый, җан каный
айкалый-айкалый...
Парадокс такмаклар
(шаяру)
Ике әби күмер чаба
шахтада.
Ир егетләр чигү чигә
яктыда.
Ябалаклар чут-чут сайрый
гөлләрдә.
Сандугачлар тычкан тота
төннәрдә.
Кабан күле спирт булган
алкашка.
Галимнәргә надан килә
алмашка.
Кем мәйданда, чүлмәк итеп,
баш вата?
Колмак баткан дәрьяда
таш калка.
Булмый ул...
Багар күгең аяз түгел икән, -
йолдызларны танып булмый ул.
Хәсрәт чиксәң аерым-аерым торып, -
бер шатлыкта янып булмый ул.
Илаһ көчләр әгәр белдермәсә, -
җандашыңны табып булмый ул!
***
Бер каләмдәшкә
Ходай аңа күпне биргән.
Иман гына бирмәгән.
Халыкныкын күпләп алган.
Кайтарыйм! димәгән.
... Күрәсең, рәхмәтле булу
Табигатьтән иңмәгән.
***
Алып тауларын да күрдем.
Алып тауларын да...
Илаһ бер Биек Чик – Үлем-
һәркем алларында.
***
Мәхәббәттән – Нәфрәт туа ала.
Нәфрәттән –
туса туар Үч кенә.
Ә үчнең рейтингы кечкенә!
Парадокс:
Судан туа ала Ут!
... Кеше зирәгрәк булган саен,
күп чак
бәхете юк!...
Хәл
(бала тугач)
Бер аптыраган елаган ди,
ике аптыраган көлгән...
... Аптыраулардан гаҗиз булып
уртак гөл шытты көлдә.
Әй, ул шайтанны!...
Шайтан Адәм балаларының
кан тамырында йөри.
(Хәдистән)
Моның шайтан күзендә үк!
Ку, ди, шайтаннарны!...
Төнге шашкын мәхәббәттән
югалткач аңны –
шатлык яше булып чыкты
кызның шайтаны!
Әллә яшь, әллә тир
идәнгә тамды...
Фәрештәләр кул чаптылар
каршылап таңны!
Тормыш Кырында
Шатлык кына шытсын диеп,
чәчкән идем мул итеп мин
гел Өмет орлыклары...
Каян чыгып тулышып үскән
Үкенеч башаклары...
“Ур!”, ди Язмыш!
Урак кебек бөкрәеп
аптырап торам.
***
Дулкын арты дулкын килә.
Берәүләр – илдән илгә күчә...
Берәүләр – ирдән иргә...
Берәүләр – диннән дингә күчә...
... Бүгенге тау мәшәкатьләр алдында
кечкнә кала
кичә үткән кичә.
***
-
Алай итте,
болай итте...
Әле кайтты,
әле китте...
Әйтте Күкләр:
“Әй, балалар,
йәгез, җитте!”
Ачу туды,
үпкә туды...
Күңелләргә
рәнҗү тулды...
|
Әйтте Күкләр:
“Әй, балалар,
йәгез, булды!”
Инде менә
булынды да,
җителде дә!
Утырабыз
бәхетебез
китегендә...
|
***
Яшьлек, чыннан да, яшелдер.
Яз төсе бит – яшел.
“Саргаеп бөрешкәннәреңне
яшь күзләрдән яшер!” –
дип әйтүгә, Күк катында
яшьнәп алды яшен!