Перейти на главную страницу
ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ПОЭМАЛАР
Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Икенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2000. — 446 б.
ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ПАРЧАЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
БОКС
Бокс...
Сизми калдың
Көч белән көч арасын —
Йодрык йөзгә эз сала.
Кыйналуга түзәрсең дә анысы —
Кыйналу шул үзара!
Изелүгә ничек түзәрсең?
Соңгы өметеңне дә ул ала.
Тәнеңдә көч беткәндә,
Җан
— Тор, тор!
Ике ара якын,
Йодрык белән
Җанга үрелделәр менә,
Сизми калсаң мизгел озынлыгын,
Егылган җанда авыр эз кала.
Җаны егылганга
Бер җылы сүз кирәк,
Бер җылы сүз кирәк —
Җылытсын!
Җылы куллар ирегендә
Өмет шытып,
Күтәрелеп килә:
— Тор, тор!
Сүнеп барган еллар күтәрелә.
Радиодан
Кояш
Җир
Чәйник шикелле иде,
Бөркеп-бөркеп пар атты.
Тун эченә качканнарга
Саунасы да,
Мунчасы да
Шушы иде,
Безнең кебек әтәч тирелегә
Рәхәт инде.
Шушыдыр —
Яз килде.
13.04.87.
ОЗЫН ҺАМАН СҮЗЛӘР
“Кыскарак тот, энем!”— дисәләр,
Телсез калыр чагым,
Сүзләр һаман озын әле минем.
Сагынгансыңдыр инде...
Сүзләр һаман озын әле минем,
Җыеп бетерәм дә
Кайтып җитәм...
Сүзләр һаман озын әле минем.
Быел да
Безнең казлар...
Белмәссең,
Килен төшәсе дә бар,
Китәсе бар сеңел кияүгә!
Бәлки туйга туры кайтылыр?..
Сүзләр һаман озын әле минем,
Теләкләрем — изге!
* * *
Аязуын көтеп күкләрнең,
Мул яңгырдан шәбәрешеп калган гөлләр
Өмет белән күккә төбәлде:
— И кояш,
Бир дөньяңа җылы якты көннәр!
Әйдәп кертте болыт аша кояш нурын...
Менә бәхет,
Иркәләгән кебек булды тормыш:
Таты, Җирем,
Кояшыңның назын!
* * *
Матурлык,
Итә алмасаң,
Синең кирәклегең нәрсәдә?
Матурлык,
Көч бир кешеңә,
Яшәү көче синнән, югыйсә!
* * *
Моны күреп әллә үпкәләдең?
Сөенергә генә кирәк,
Сөенергә...
Кулга алып мактарлыгың булмагач,
Ник йөрисең каләм тибрәтеп,
Ташла, үл, кит, онтыл
Һәм ту яңадан —
Үзгәрсә мәгънәң аңардан.
* * *
Ерганаклар —
Чәч толымы язның,
Сагышларың белән үрелә-үрелә чаба,
Диварларның ишек төбен ташлап,
Дәрьяларга таба ашкына —
Шушы микән китүе кышның.
* * *
Быелгы кар
Үзгә булды, булды җып-җылы...
Заманага үксез малайның
Кыска калган җиңле бишмәтенә
Җылы өреп карын тутырды.
Боерган булса, язлар җитәр әле,
Өзелер әле чана юллары...
* * *
Үз гаебеңне
Башкаларның каны белән аклама,
Шунда сине дә әйтеп булыр
Инсан диеп,
Чуарлар белән буталып
Җаның ваклама.
Ә язның нәни чагы —
Бакчачылар кар тарата!
ӘЛЛӘ НИЧЕК КЕНӘ
Әллә ничек кенә минем язмыш
Күз яшь катыш булды инде шунда:
Әле үчле кыйнап китә —
Тагын каргыш,
Әле тормыш
Очкан җирдә суга бер көн канатка —
Әллә ничек кенә булды язмыш...
Кыйналдым да,
Изгәләндем дә мин,
Суккан чакта тормыш,
Сизгән төсле идем,
Елар төсле идем
Үксеп, кимсенүдән...
Кимсенүләр күмелеп тора икән
Күңел коесында!
Тагын күтәрелеп киттем:
Җирдән генә йөгереп барасы бит,
Ә мин,
Алга-алга әйди иде йөрәк,
Әйләнде дә орды тормыш —
Әллә ничек кенә булды язмыш.
ИМГӘКЛЕК
Һәр чор, үз җаеннан чыгып,
Үткәннәргә бәя бирә-бирә
Яки аклый тарих буыннары кылган эшне,
Яки, хурлап,
Нишләткәнсез диеп,
Шәрран ярып,
Чәчрәп килә, яңакларга бәрә!
Гыйбадәтханә — клуб йә мәктәп...
Инде менә
Авыллары белән зиратларны
Сөрәләр дә басу итәләр,
Сөрәләр дә урман итәләр...
Кем гаепле,
Кемнәр имгәк?
Гыйфрит тә көн көнләргә калмый,
Төн уздырмый...
Ә без,
Үзебезнең яшереп оятларны,
Үткәннәргә кизәнәбез,
Үткәннәрне күрә белсәк тә
Киләчәккә килә белмибез.
18.01.87.
ПЕЛӘШ ТАУЛАР
Чакырымнан ук күренә —
Таулар тәбәнәклеге
Күңел тәбәнәклеген
Раслаган кебек кенә.
Кыш,
Барабан кебек тартылган суык һава,
Бармак чирткән тавыш
Ай нурында ялтыраган
Тау пеләшенә чатнап килеп тия,
Дәү булырга тиеш таулар
Уянгандай итә,
Әмма
Кул селти дә, йоклый бирә.
Өсләренә вышка куеп,
Үзәгенә үтәләр,
Ә ул
Акрын гына җиргә сеңә.
Ул урында иңкүлекләр,
Киңәя барган сазлык кына —
Төпсез кое.
ДҮРТЛЕ ЮЛЛАР
Сине мактыйлар,
Тик син мактанма,
Мактанчыклык тик гадәт ахмакка,
Хурлык белән мөмкин үзең акларга,
Әмма кирәк мактаудан да качмаска.
Ялганын хак итеп күрсәтер өчен ахмак
Мең кат дәлил китерер
Ялганын ялгап-ялгап,
Дөреслекне кем соң яклар —
Ул кыска һәм дәлилсез,
Тормыш үзе вакыт узгач белдерер
Хак сүз кемнәрдә булган!
Нинди хаклык белән син үзеңне урадың?
Әнә, эт кебек тешләшәсең,
Димәк, куркасың, күрәм,
Хаклыгыңның чын ялган йөзен ачарлар
Һәм үзеңне таптап үтәрләр күбәм.
Дошманыңнан курыкма син
Һәм дә шул ук вакытта
Килмә син каршысына
Дус дип кочагың ачып,
Ул сөенер, кулын бирер,
Мәкеренә юл ачылгач —
Кочаклашкан җирдән чәнчер
Артыңнан гына, качып.
*
Ялкау:
Мескен:
Малай —
Тырыш —
Ахмаклыкның чиге юк —
Таптап китә,
Тел кибә, чәч агара,
Мин дөрес дип йөр син менә,
Ялган сыта да китә...
Ярый әле көрәшергә аз булса көчең калса,
Күчкән вакыт кына чак-чак
Яраны сыйпап үтә.
* * *
Уйларга уйларым юк —
Ике фил сугыштылар да,
Бер-берсенә көч җитмәгәч,
Мине таптап киттеләр...
Кыйналган гына җитмәгән,
Инде изелү кирәк!
* * *
Дулкын купты...
Минем язмыш корабымны
Шушы дулкын үзенә алыр дип?
Җан ачысы белән ыңгырашкан
Канатлары юлны чак тота —
Дулкын тарта чөеп һәм атып...
Минем максат — ярга җитәргә!
Әмма беләм:
Бу давылда ярга якын килсәм,
Дулкын чиртер —
Челпәрәмә килер кораб.
ТОРМЫШ БӘНДӘЛӘРЕ
Шәхесләрнең холык — ныклы,
Шәхесләрнең уйлар үткенрәк!
Дөньялыкта юк-бар җитәрлек —
Һәр корчаңгы бәндә,
Иренеп кенә,
Почмакларга терәп сыртын кашый,
Һәрбер мескен алга чыга —
Ятып табан ялый,
Шунлык белән ярый,
Ботка ашый.
Аклы-күкле итеп
Үстердең бәндәләрне?
Тәкә башын ун казанга бүлеп
Салып була,
“Ике тәкә башы
Бер казанга сыймый”.
Тормыш,
Кылма бәндәләреңне!
Дәрәҗәм дә юк,
Әмма
Вакланалар,
Дөнья бәндәләре.
КЕШЕЛЕГЕМ ДӘ БАР
Кешеләр яши,
Яшәү миңа да тәти,
Кешелегем дә бар, әмма
Кешеләрчә иркен яшәү өчен
Әллә көнем килми?
Эшем кылам батып манма тиргә,
Ял иткәндә суынган күлмәгемне
Сыгып кына киям дә,
Бакчы,
Туңмыйсың дип, эшләгәндә,
Шартлап кына сына
Көянтәләп өелгән тормыш
Авырлыктан җилкәмдә...
Иркен яшиләр...
Кешелегем дә бар, әмма
Кешеләрчә иркен яшәр өчен
Бүген
Әле көнем килми,
Кулым белән җаным гына
Эшләгәндә эшне иркәли.
МЕҢ СУЫНУ АША МЕҢ ЯНУ
Суынды, ахры, минем моңымның
Ялкын көче —
Терелми шиңгән гөлләр дә,
Җырын исенә алып
Сузмый көен
Дәртен җуйган сандугач та.
Тәэссоратсыз калган моңның
Кемгә кирәге бар?
Моңмы ул?
(Андый гына андыйларны
Такмакта да очратып була...)
Җанга җылымы ул?
Куырылды
Йөрәктә күз төрткән гөлләрем
Үз куеныма
Сыешмыйлар инде хәзер —
Шигырь аша
Зур дөньяга дөньям тоташты.
КИТӘРМЕН
Китәрмен синнән, ахры,
Шигърият язым, беркөн мин,
Калырсың да
Нишләрмен?..
Син генә, шигърият,
Кызганда җанымны суытып,
Туңганда йөрәкне җылытып
Ямь бирдең үземә!
Син минем
Азынсам — туктаткан,
Кысынсам —
Тарлыктан чыгарган,
Рухым теләгән хөррият.
Галимлек калыбына керүем өченгә
Китәсең, ахры, калдырып:
— Кемнең соң иркенә?..
Сызланса күңелем сазлары,
Өшесә йөрәкнең назлары,
Кем минем хисләрне иркәләр?..
Озын чал сакалын өстерәп
Фән менде җилкәмә.
КЕМ КЕМЛЕГЕН БЕР БЕЛДЕМ
Кочагына алып бар нәрсәне —
Әйттеләр аның хакында:
— Аның тумыштан мөдир булу каны,
Гыйльме-җиһан, гыйльме-әдәп, гыйльме-фән
Юк аңарда,
Әмма бар
Профессорлык һәм мин-минлек чапаны...
Төрт тә төшер чалмасын,
Күрерсез такыр һәм пеләш башын,
Фәнни эш белән коелган түгел,
Бу карактан качыйм дип
Коелганнар һәр бөртек сачы...
Ни хикмәт,
Үзе белән китсә дә язганы,
Әмма калды
Ул күчереп,
Үземнеке бусы диеп бозганы.
Бу юл белән чапан алма
Һәм дә мин-минлек чалмасын дәү өймә,
Ишелер, барысы бетәр,
Үзеңнән кемлек корма.
Әнә күр,
Кеше шапырынган юкка —
Түбән таба төшеп бара
Ул утырган тишек көймә,
Төпкә!
КӨЧ ҺӘМ ХӘЙЛӘ
Яшь булса да сөяк — бирешмәс,
Көчем белән элеп күтәрәм,
Үртәләм,
Хәйлә белмәс кеше көчкә генә калса,
Яхшы итеп шәпләп башкармас —
Монысын соңрак белдем.
Саекты көч,
Артты гына
Хәйләкәрле осталык.
Матур гына егып салдым,
Имән кебек таза егет иде...
Түбәтәйләр чөйде мәйдан,
Таудан түбән тәгәрәде
Мактау-мактаулы сүзләр.
Хәйләң генә калгач,
Үртәлеп
Чалма аягың,
Осталыгың биреп яшьләргә,
Күтәр үзләрен!
ХӘЯТ ЭЧЕНДӘГЕ ЯЗМЫШКА
Беркөн,
Калдырдым...
Эзләп бактым кичтән, бу ни эш?
Юкка мин тормыш уена кергәнмен!
Кабул итми ул,
Ят аңа ансыз тормыш,
Инде төшми исемә дә, җан шаша,
Онытылган рәсеме һич кайтмый күңелемә...
Күнегелгән сагыш та һәм дә моң
Сүнгән-беткән, күр менә —
Буш куык тик бәргәләнә
Язмыш хәят эчендә.
Икәү икән бу дөньяда
Һәр тормышның терәге:
Берсе аның — гыйшкы-сөю,
Икенчесе —
Кылыр эшкә кирәгең.
ШӘМ ЯКТЫСЫНА КИЛҮ
Исәрмә,
Шәмсе-хәят түгел каршыңда...
Кояшкамы җитәр гади ут яктысы,
Ул, караңгыдан куркып, әнә
Калтырана сүнәм-сүнәм дип,
Бумы тормыш балкышы?
Көйде канатың гына,
Инде, бичара, белмим,
Нәрсә йөртер сине иркендә?
Таң җилләре исәр,
Талпыныр җаның,
Үгетләнеп исәрер кайнап каның...
И бичарам,
Кулларыма алыр идем,
Тик булмас шул
Минем куллар сиңа канатың.
Шәм яктысын күреп, и мосафир,
Ашыкма,
Шәмле булган салкын йортларны да,
Юеш күлмәк кигән төсле,
Күргәнем бар,
Тик белмим:
Нигә кирәк икән шәм
Мондый йорт хуҗасына?
ҮГЕТ
Бәхәсләшмим, судан гайре нәрсә
Чиста итәр синең тәнеңне
Һәм сагыштан башка нәрсә
Сафлый ала җанны?..
Гомерең буе чүп тазартып, үзеңә
Чүпне җыймам, дисеңме?
Әллә йөрәк ватылмыйча, коры гына
Торыр-булыр өченме?
Һич тә өстен булып булмый,
Яхшылык исәбе белән көткәннән
Миһербан да тумый...
Котылып булырмы соң?
Үз күңелеңә качу белән бер дә
Яңа тормыш корып булмый.
Тик әйләнәңне пакь ит,
Күп эшкә көчең җитмәс,
Бер эшкә кулың ут ит.
Юл күрсәтсә үзеңә,
Үзең белән арыш-биреш
Итмәссең, беләм, егет.
ДИҢГЕЗЛӘРДӘ
Күпме дәү корабларны сөрде җилендә,
Чайкалдырды, чөйде...
Инде кемнәрне алырсың кочагыңа?
Нинди шаукымнан көч табар
Киерелеп җилкәне дә?..
Иңенә алып,
Түбән таба орып ташлый,
Шулай көчлеләрне,
Ныклыларны барлый.
Ватылган корабларның хатирәсе булып
Йомычкалар гына кайта
Тарих ярларына!
28.10.86.
ТАШКЫН ШАВЫ
Ташкын агымына алып керә —
Мең авырлык,
Ялгышларны ямаштырып,
Омтылышлар күпереп,
Язмышларга кочынып сыена:
Барысын җилкәсендә
Җирдә яшәр кеше күтәрә!
Җанның бөкресен,
Кайнар йөрәк изелеп яньчелә
Үзенә алып барча, бөтенесен.
Бөтереп ала,
Әле чөеләм,
Әле калам төптә.
Бу агымнан читкә чыксам,
Беләм,
Өзгәләнмәс бу җан,
Кыйналмамын,
Язмыш булыр шунда кулымда,
Әмма тере булмас бу җан!
Шуңа күрә
Мин үземне ташлыйм
Тормыш дулкынына,
Минем язмыш —
Аның упкынында!
ТОРМЫШЫМ САГЫШЫ, МОҢЫ
Соңгы җепкә калган җан сазы белән тойдым —
Мине мин итеп яшәтүче
Синең хакта булган сагышым икән!
Бөтереп алган һәрбер дулкын мине
Синең алга китереп ыргыта...
Инде белдем —
Тормыш диңгеземнең яры да син икән!
Чайкала сагышым моң сибеп күңелгә,
Бөтерелгән җиһан уртасында
Назлы куеныңа сыйдырасың,
Шундый иләмсез тау кадәр дулкыннарым
Тормыш көтүендә сөрелә,
Әле дә син бар —
Өметсез көннәремә нур сарасың.
Йөрәктәге һәрбер нокта синнән моң,
Синнән сагыш!
Әле мең чәнчи өзгәләп,
Әле кабара тагын,
Никләр өчен, бәйләнсә дә,
Бер түгел безнең язмыш?..
Көннәремә мин ачулы —
Сагыш белән чиккән тормышыма
Ник кадалган кереп бу каргыш?
ТЕЛЛӘШҮ
Өстен куеп бар җиһанда үзен,
Бер мин диеп,
Үз куенында шакшы йөрткән берәү
Юынырга бу көн уйлады,
Юк иде ни мунча-мунчаласы...
Чистарын, энем,
Телең белән капла пычрагың!
Сүзгә сүзен бәйли-бәйли китте —
Тезеп кенә һәр җөмләсен...
Чү!
Вакланма, җаным, юк белән,
Сөйләсен-сөйләсен дә һәм
Акаеп ертсын күзен.
Асфальт буйлап килә,
Сүз тәгәри соңгы яфрак,
Беренче кар бөртек белән —
Бу җиһанны суык җаннан
Чыккан суык сүз телгән!
Күңелем сыкраганда шакшы су сиптеләр,
Каргамадым,
Телләренә чуан чыкмады...
Йөрәгем ашкынып киткәндә тел чайкадылар,
Күзем күрде, колак ишетмәде.
СӨЕНҮЛӘРДӘ
Сөенечем сыймый куеныма,
Кояш булып һәр очраганга нур сарам —
Нигә юкка көенергә...
Мин сөенәм,
Атлыйм-йөгерәм һәм менә
Сөенечемә үзем киләм дә
Абынып сөртенәм генә.
Беләм,
Башкалар егылганда
Әмма мин егыла калсам,
Күрдемме берәвен, бармы —
Күтәрелер өчен кулын биргән?
Егылганда йә сикер тор,
Йә утыр да, бар, ела!
Мин сөенәм!
Сөенечемә абынып егыласымны да беләм,
Әмма барыбер
Күз яшь аша да сөенәм дә сөенәм.
ДИҢГЕЗ КИБҮЕ
Син — шәхес, аек акыл,
Елларыннан иртәрәк җитешкән,
Исерек акыл алган тормышның
Диңгезеннән читкә чыгарылып,
Халкыңның гадәт-йолалары,
Теле һәм иманы белән
Бергә кирәксез дип ыргытылдың...
Син һәм сез — ташландык!
Ярларыннан чөелгән диңгез
Ирек алган иде —
Бармы башка дөнья яме?..
Ургыл, сикер,
Нишләсәң дә ярый,
Тел кирәкми,
Гадәт кирәкми,
Нәрсә намус — барысы
Тарих өеме...
Чүбе...
Шушы иде фәлсәфә саташулы...
Ярсыз диңгез диңгез буламы?
Таралды да бетте:
Кисәк, тамчы, вакка...
Бармы тормышның яме?
Кипкән диңгез,
Минут — эредең,
Ә ярларыңа тулырга,
Диңгез мин дип күкрәк кагарга
Инде кабат
Мең елларны кирәк үтәргә...
Көнләшеп тә куя кайчакны,
Усаллана,
Бер үртәлеп ала...
Ничек
Үз-үзеңнең хисең җиңеп,
Күңел —
Юк-бар чүпне үз йөзенә җыя...
Себереп алмый җиле,
Юып китми килеп яңгыр да.
Дус дип йөргән кешем
Кесәсендә булган бар чүбен
Чәчте-түкте килеп өстемә.
Чүп өстенә чүп ярә шул,
Чүп өстенә — чүмәлә,
Юк-бар димә,
Килеп барган буын
Шушы чүпкә ялгыш абына,
Шушы чүпкә килеп сөртенә.
АЛЫШЫНУ
Өелгәннәр...
Төер булып җанны тырный-тырный
Үзәннәрен эзләп,
Иң кирәкле эштә
Аркылыга килеп киләләр —
Уйлар-уйлар...
Вакыт җитәр,
Чишелерсез, беләм,
Әмма мин ул сабыр җан түгел,
Вакытыннан алда, элек
Нәтиҗәне тоеп белмәгәч,
Кисеп әйтәм:
— Шагыйрь мин түгел!..
Соңга калып килгән вакыт инде
Кабатланды бары төш кебек,
Йөрәк,
Барысын алдан тоеп,
Ияләнгән уйның ярларында
Су саега,
Шиңә бара күбек.
БУ ХӘЯТКӘ
Өйрәнмәгән әле сөйләшергә,
Егылганда көтеп торыла бит
Бирмәсме дип кулын —
Күтәрергә!
Сабыйлыктан яшь тә күптән чыккан,
Ә күп вакыт
Малай-шалай кебек
Көне буе трай тибелә...
Ни эзләнә күңел?
Үткән көннәреңнең чылбырына
Барган җирдән абынып сөртенгәндә
Кинәт
Һәр минутың эшкә җигәсең —
Эшләгән эш ахырына җиткәч,
Абынганнан калган яраларга
Дәва салып, иңнән сөя тормыш:
— Шулай кирәк иде, булдырдың...
Синме соң ир торып китмәгәч?
Ник ятыйм соң әле еллар санап,
Бу тормышка син дип дәшмәгәч!
АКЧАМ ҖИТМИ, ДИСЕҢ
Бик аз хакка хезмәт кыласың,
Юк бер чарам, дисең...
Беләсең бит
Акча өчен яшәмим мин
Бу дөньяда,
Яхшы кием, яхшы җиһазларны
Күргән саен
Матур диеп әйтеп куйсам да —
Тиз кесәмне капшый кулларым.
Әнкәй тавышы белән
Эчтән акыл дәшә:
— Без канәгать булганына!..
Акчам җитми, дисең, и яр,
Булыр әле җиткән чагы да:
Көн-төн эшлим,
Имеш беркөн
Акча явар безнең бакчага...
Арыгач та
Йөрәгемә әл-хәл алган минутымда
Һаман эшлим,
Ә син “акча” дисең!
Шулмы хәсрәт?
Күрмисеңме
Монда вакыт җитми
Куяр өчен
Һәр башлаган эшнең ноктасын!
ШИКЛӘНМӘ, ЙӨРӘК
Җигелеп тарткан чакта
Вак тормышның авыр арбасын,
Йөрәк дәшә:
— Тукта,
Син тормышны
Җилкәң белән элеп баралмассың!
Нинди сүз ул,
Нинди офтану?
Тармы җилкә?..
Саймы буыннардан
Сөзелеп алган акыл диңгезе?
Эре эшкә буй да җитми төсле,
Вак-төяккә абынып йөрибез...
Ныгыр әле буын,
Ныгыр йөрәк —
Эре эшне
Әмма
— Булмас миннән...
Безләр ким соң әле кемнәрдән?
КИҢӘШЛӘШҮ
Нинди сүздән башласаң да,
Уйлыйсың да
Тынып туктап каласың —
Гүя тамагыңа
Авыр күз яшь, төер тыгыла...
Зарың бармы?
Сөйлә!
Учларыма кочып алам да
Чишмә суы итеп
Сүзләреңне
Акыл диңгезенә агызам —
Киңәшем бар!
Үзеңнең кичергән хәсрәтең булмагач,
Җылы киңәш тә
Тозлы су төсле —
Алмый җандагы,
Йөрәктәге эссе утны!
Һәрбер киңәш,
Һәрбер үгетләү
Утырып кала тамагыңа
Ташлы юшкын булып,
Үз көчеңне сизгәнчегә кадәр
Күңелең торыр
Бүселер сагыш тулып!
ТЫНЫЧЛЫК ҖЫЛЫСЫ
Салкын җилләр күчешеннән
Туңды-өшеде
Соңга калып шыткан сөю гөле,
Талпынып очар тик хисләр
Бөрешеп калган,
Гүя
Көн-төн суык өргән
Җанны изгән төсле.
Синдә көч бар, изге Кояш,
Тарат болытларны,
Киләчәгем явыз
Суык төннәр булып
Алларыма килгән,
Керми калсын!
Болай да күп тамды күз яшь,
Кулыңа ал, җылыт!
Аңла,
Агылып кер сарайларга,
Үзгәрт тормыш нигезләрең,
Чик куй вәхшилеккә,
Кулыңа ал, җылыт
Бөрешеп калган Авропаның җанын!
АНАЛАР ҺӘМ БАЛАЛАР
Көзләрдә күңелеңә сагыш кагылып үтсә,
Юксынсаң читтә тормыш корган балаларың,
Бүген ташлап китәр булсаң яннарына,
Яңгыр-томан кисмәс, беләм, юлларыңны.
Җылы йөрәгеңдә йөрткән изгелегең
Һәр балаңа зурлап бирерсең,
Әмма
Илгә кайтып китәрсең —
Бозлы яңгыр туктаталмас юлың!
Кал дип үгетләүләр
Рәхмәтең белән чигелер,
Туган илне сагынуларым
Төзәлгәндәй иде,
Син киткәндә
Тирән яра булып ярылыр...
Туган ил сагышы
Сызып-сызып кисә,
Тозлы күз яшь тулы җилләр
Кагылып китә...
КӨННӘРЕМНЕҢ БОЛЫТЛЫ ЧАГЫ
Каплады да китте...
Инде генә булды,
Инде генә җиңдем
Дигән идем,
Карыйм:
Өеп менгән икәнмен,
Ничек хәтерләми калдым,
Ничек күреп белмәдем:
Ярты йортым кемгә хаҗәт,
Кемне саклар салкыннардан?
Җилләр килеп сызгырыр да
Ышык алмам яңгырлардан...
Юк сыеныр кешем, туганым,
Үз башыма үзем хәсрәт булып,
Һич чарасыз өшеп торамын.
Ышаныч — сездә,
Туңдырсагыз, әйдә, өшетегез,
Баш очына җыелган болытларны
Алыгыз да куып китегез!
Ә мин югалып калдым,
Миндәйләргә, беләм, килешми...
Нишли алам,
Чак кына кояш күренер
Бер чарам да калмаган.
Аз гына җил кирәк миңа,
Аз гына бераз җылы,
Тернәкләнеп китәрмен дә
Хәсрәтемне
Көләч шатлык белән төрермен.
Шифа булып төшәр җиргә яңгыр,
Төзәлер иде ярам —
Тормыш йортының ул як диварын
Өеп менәрмен дә ул заман...
Ә хәзергә бераз җылы кирәк,
Тик юк кына, күрәм, чарасы —
Иң якының суык тынын өрә,
Кая китеп, ничек сыенасы?..
Аннан башка
Булыр микән мине аңлаучы,
Булыр микән мине юатучы?
ЧИККӘ ҖИТКӘН ХАЛӘТ
Йөрәктәге сагышлы авырудан үтү
Һәм
Көннәремнең зарлы моңыннан күчү
Ә аннан соң
Тынып калган хисләремнең
Суынуын тоярга...
Мең хәсрәт, авырлыкка
Түзә җаным,
Әмма
Боларын соң ничек үтәргә?..
Җыелмаган
Бер ашъяулык кадәр басу чите
Бүрткән орлыклардан
Җиргә ятты,
Мең шатлыкның соңгы куанычын
Әрсез көннәр алды.
Миңа
Йөрәгемнең сыкрап елавыннан
Тереләсе
Һәм
Бер аласы,
Бик яшисе иде...
БОТКА АШЫЙМ
Ничек җөрьәт итәләрдер болар
Бозып аңлатырга
Кеше сүзләрен?
Эшчән халык, күр, нишләвең —
Фикереңнең тәртибе юк,
Инде башканыкын боздың, фиргавен!
Тоттың,
Ә калганын этләр алсын, дидеңме?
Бир!..
Нигә кеше атың урлап ашадың?
Майсыз сүзләр боткасы,
Ярый әле кәгазь түзә,
Сынмый калган ручкасы...
Ә мин ничек түзәрмен?
Әйдә, ярар,
Үземнән май кушып ашыйм —
Куермасын боткасы!
КИМСЕТҮ
Әгәр мине кимсетергә уйласаң
Һәм дә тотсаң исәп бетерергә,
Күтәрмә,
Синекеннән ничә кәррә көчле!
Яллама “ярты” алып “дус-ишләрең”,
Сынса сынар бер сөяк,
Йә икесе,
Моның белән генә
Һич ташламас гайрәт мине,
Барыбер
Бар нәрсәне алып күтәрергә...
Йөрмә, булмас,
Йодрыгыңа йодрык үртәлә!
Сүнү серен әгәр белмәсә,
Әйт, көл син, кимсет мине
Саллы-саллы сагыз сүз белән...
— Син хатының колы!
Әйт:
— Син туфрак балаң алдында!
Менә рәхмәт, бәрәкаллаһ,
Бу дөньяда мине дә
Мактар кеше бар икән —
Йөзе кара!
ҮЗГӘ ЧАК
Көннәр үзгә —
Тынычланган күңелләр
Очкын алып менә кабынды...
Эшең күрсәләр —
Тырышлыгың арта гына!
Ялкау аты, күрәм, абынды...
Зарлан-зарлан, имеш,
Дөнья — ялган,
Ә без ялганнарның,
Туфан дәшүенчә,
Күзенә басып китә беләбез!
Үзгә көннәр җылысында
Үзгә хисләр, үзгә ялкыннар...
Бүген без — җиңүче,
Ә иртәгә
Үзгә көннәр,
Үзгә күңелләр!
02.09.86.
КЫЮ ХЕЗМӘТ ҺӘМ ЙӨРӘК ДӘШҮЕ
Акыл — сөенә!
Нәрсә бу?
Саф сулы диңгез суына кердем:
Чистарынып китте баш кынамы,
Тән дә, менә!
Шүрләткәннәр иде:
— Кермә, батарсың!— имеш...
Күпме ятып була сай буада,
Күтәр, дулкын!
Диңгезгә кергәч беләсең
Ничек тар икән инеш!
Хушландың...
Тыңла, йөрәгең дәшә:
— Башкаларның булдың диңгезендә,
Инде
Башкаларга үзең дә!
* * *
Минем тормыш вакытлы шатлыклар белән
Бер тутырып ширбәт эчсәм, аннан
Бер тутырып тоттыралар тозлы суны.
Аһ диеп чак дәшми калам, куырып
Тәнне-җанны өтеп ала көенү,
Юкса бөтенләй җебеп төшәр идем,
Көн — аяза, килә миңа сөенү.
Әмма кыйнап үтә һәрбер мескен,
Дәшми калсам ярар иде, юк кына,
Йодрыгым булсын — селкеп калам, күрсен!
Чәнчә бармак көчем җитә барсына —
Бар ваклыклар, чуарлыклар калтырап
Эри-төшә, басып үтәм өстенә.
Ишет, әнә килеп җитә көрсенү,
Тормыш минем шулай инде, көн — аяз,
Мин — бәхетле, мин — шатлыклы, тик менә
Бар да вак, хәтта үзем булсам да
Буйга таза,
Тик нишлисең —
Атлап үтеп булмый әле барсын да.
* * *
Дөнья —
Бераз тынып калды, тынычланды,
Сөю газапларын чиксез дигән йөрәк,
Үз җаена килеп,
Төртеп-төртеп кенә,
Ваклап такылдады...
24.08.86.
* * *
Күз тидердем —
Шыбырдады яңгыр,
Калай түбәләргә
Тибеп китте күкрәү:
— Белегез, күр әйдә, абзаңны!..
Өшегәндә булса җылынырың,
Тукталганда — кузгатучың,
Суык диеп булмый бу дөньяны,
Ардым диеп һич тә һәм, ансы!
КИРЕ БОРЫЛУ
Ишек шакып кердем күндәм генә,
Кергән җирдән кире бордылар —
Эш сәгате чыккан,
Ә бит, юкса,
Ике сүзне ялгыш куйганнар...
— Рөхсәтме?— диеп үтендем,
Кая инде,
Алар өчен нәрсә —
Кәгазьләргә сырлап язганнар,
Хәзер менә
Ник аркылы килми дөньясы!
Ә эшне ул
Яңа баштан тотып эшләп була,
Аптырадың юкка,
Кемгә кирәк синең
Болай да тар вакыт чамасы.
АЛКА
Алкалары — алтын,
Алтын — алкалары,
Сырлап кына “Раббым” язылган,
Сары алтын иске гадәт белән
Зур колакка элеп асылган.
ЭШЛӘРДӘН
Эшләр...
Артык күп сез бер кешегә —
Эшләр!
Артык аз сез башка берәүгә...
Җиттем беркөн эшем очларына.
Кемнәрдер ял сорый,
Ә мин,
Җиң сызганып тәмам эшкә чумам:
— Эшлә!— ди җан,— эшләмәскә
Нәрсәң белән артык кешедән?
Егылып-арып йоклаганда,
Эшләгәнем күрәм төшләремдә —
Җиң сызганып...
Шул чакта да ял сорамый бу җан —
Эштән туеп,
Бары арыган тән бар дөньяны
Тора читкә куеп.
БАРЫР ЮЛДАН КАЙТУ
Борчулар һич булмас дигән идем —
Җәй дә матур килде, югыйсә,
Печәнен дә авылдашлар белән
Вакытында җыйдым...
Әйтеп калды туган-тумача:
— Күрешергә язсын тагын да,
Аллаһ боерган булсын!
Ә мин
Ярты юлдан кире борылып кайттым,
Иң кадерле минутларым,
Адашыпмы,
Никтер тартты туфрагыма җанны,
Гомеремдә
Юлга чыккан җирдән
Кире борылганым юк иде.
Ә бу юлы әллә нәрсә булды,
Кире кайттым,
Юлым, ачуланма инде!
Борчылулар булмас дигән идем,
Бу җәйдә дә алар күрелде.
КАЛӘМ
Каләм, мин язганда, язудан
Никләр генә баш тарттың?
Син язмасаң, нишли алам,
Нигә дип буйсынмавың?..
Чак кына түз, арма инде —
“Корал — эшли, ир — мактана!”
Син эшләми туктап калсаң,
Чатный, күңелем сына.
ИЗГЕ ҖИР ҖЫЛЫСЫН ТОЯРГА
Күреп сөйләштем әле —
Яхшылар!
Яхшы кием, тулы форсат белән
Тәмам ару
Тормыш сыртын кашыйлар,
Телләре дә инде башка тел!
Ана телен онытканнар кебек кенә,
Күңелеңне юкка бозма әле!
Ә бит алар,
Җил ачысын күреп,
Туган җирен кочагына
Кочып үксемәде әле...
Бездәй якын күрмәс тә инде?
ШАГЫЙРЬГӘ
Кемнәр укыр?
Белмисең?
Әмма күңелеңне һәм
Җаныңны
Халкыңа багышлыйсың.
Ярасына дәва табып
Син язасың,
Чөнки язмый торсаң,
Акылыңнан, күрәм, шашасың.
Тынып калган минутыңда
Җаныңда куба дулкын,
Күтәреп ала да сине
Үзенә коча ташкын...
Күңелеңдә булган барлык
Изге нурларны җыеп,
Җанга шифа, йөрәккә ут
Булыр өчен
Шигъриятне кояш итеп
Күтәрәсең, яктырасың!
Күңелләрне кем дәвалар,
Шагыйрь халкы булмаса,
Бу якты кояштан алып,
Җанга нурлар салмаса?
АВЫЛ-ШӘҺӘР КЕШЕСЕНӘ
Авылыма кайтам,
Авылымда
Авыл кешеләрем бар,
Шәһәремә кайтам,
Шәһәремдә
Миннән дә шәп
Шәһәрлеләр бар...
Начар түгел,
Яхшылар арасында мин дә
Яхшы!
Кочакка алып,
Чәчәк белән күңелне күтәрәләр.
03.08.86.
УЙЛАР СОҢЫНДА
Агын уйлыйм бу дөньяның,
Икенче кат — карасын,
Күңелләр нечкәргән чакта,
Бер онтылып,
Сызып җырлап аласың.
Сызып җырлаган чагында
Төшеп-төшеп китәсең
Бәгырь чоңгылларына.
Сызып җырлаган чагында
Кемдер колак сала да
Килеп сорый:
— Ник җырлыйсың?..
Бер — карасын уйлыймын,
Сызланып китә дә йөрәк,
Сыкрап кына җырлыймын,
Тавышым күтәрә төшсәм —
Тау ишелер,
Шүрлимен...
ЭШСӨЯР ҺӘМ ЯЛКАУЛЫК
Шаккатам:
Бар икән җирдә кешеләр
Эш сөйгәнне җен күргән,
Ялкаулыгын үзе җиңәлмичә,
Тырышларны дошман диеп белгән —
Сына да бак!
Андыйларның бик күпләре
Үз урынын әле тапмаган,
Андыйларның һәммәләре
Үз кемлеген әле аңламаган...
Эш сөйгәнне күрсәм,
Сокланам, күз алалмыйм,
Менә бу, ичмасам, булган,
Егет бу,
Беләм,
Әйткән була:
— Эшләр идем дә, булмый!
Бил сызлый...
Ялкаулыкка сыртын куеп,
Илдә эш кайный.
ЭШКӘ АРКЫЛЫ ЭШ
Җәфа килә, төшә сиңа аркылы —
Эшләгәнгә көннәр җитми,
Эшләмәгән — көне үтми!
Мин-минлеген итә дә,
Кыска көннәремне бозып,
Эшкә аркылы төшә дә —
Тукталырга туры килә,
Юк башка һичбер чара.
Булмый,
Эре эшләр — тормыш өчен,
Вак эшләр — язмышыма!
Эре эшне көн хәл итә,
Вагына тормыш китә,
Җәлли-җәлли көннәремне,
Ваклый-ваклый минутны,
Күпме эшләрне бар әле
Гомер үтеп хәл итәсе...
Эшләгән эшләр дә бар.
КӨН ТӘРТИБЕ БОЗЫЛГАНДА
Ә мине эшемнән аералар —
Ял вакытым иде...
Кеше Кырым-Кавказ чаба,
Ә минем авылга кайткан,
Печәнгә төшкән вакыт —
Казанга чакырталар:
Телеграммнар бирә-бирә,
Хатлар яза-яза...
Имеш, миңа эш урынын яңарталар!
Мин болай да буйга озын,
Нигә тагын үстерәләр —
Бар булганы җиткән инде!
Аларга ни —
Исәпләре башка,
Алар өчен башка көн тәртибе...
Нишләтәсең,
Булмый
Орып бәрү, сыгу тәртәне!
СУКМАКТАГЫ ЭЗЛӘР
Уйнап үткән, күрәсең,
Эзләрнең җылысы
Элпәле боз булып өшегән...
Хисләр шыбырдап коела.
Чү,
Миһербансыз бәндә булма,
Ишетәсеңме?
Тамчы тамып, яз белән
Якты кояш сөйләшә!
Күз яшьләре булып саркый,
Хәтер саркый...
Үткәннән күзләгән күзләр шикелле
Эзләр,
Яшь аралаш,
Өмет белән карый.
Ә син
Хәтергә дә алырга теләмәдең —
Кем эретте күңелләрең?
ЯЗ ҖИТСӘ ДӘ
Зәңгәр күге, ачык һавасы!
Сөенергә кирәк, сөенергә,
Ә мин
Сахраларга кереп адашкан
Буш җил төсле —
Шыксызланган җаным,
Танымыйм матурлыкны,
Күрмим,
Чибәрләрне күрсәм,
Балкып китәр иде хисләр,
Телгәләнер иде
Үзен-үзе белми
Бу мескенем — йөрәк...
Хәзер
Әллә адашкан хисләр,
Очрасам да танымыйм
Мин самим матурлыкны,
Беткән, ахры,
Йөрәгемдә көчләр.
13.04.87.
ЗӘҢГӘРЛЕКНЕҢ ЗӘҢГӘРЕ
*“Күк шундый зәңгәр,
Шундый зәңгәр,
Тамчы булып тама зәңгәрлек...”
Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Икенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2000. — 446 б
17 12 2014
22 стр.
Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Алтынчы том. — Казан: Моя электронная книга, 2004. — 452 б
25 12 2014
39 стр.
Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Җиденче том. — Казан: Моя электронная книга, 2009. — 567 б
17 12 2014
16 стр.
Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку
15 10 2014
1 стр.
Дәреслек ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең төрләренә -тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга өйрәнергә, шулай ук шигырьләр һәм җырлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәкальләр, санамыш
25 12 2014
28 стр.
Бала һәм компьютер” сүзтезмәсе дә инде берәүне дә шаккаттырмый. Киресенчә, нәниләргә аны тизрәк үзләштерә, мәктәпкә барганчы ук компьютер белән “дуслаша”. Әлеге шөгыльнең кеше сәла
25 12 2014
1 стр.
Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп һәм электрометр белән танышу, аларның төз
15 10 2014
1 стр.
Шул ук вакытта башлангыч курсның нигезн натураль сан һәм нуль, тискәре булмаган саннар белән дүрт арифметик гамәл һәм аларның үзлекләре турында төшенчәләр, бу белемнәргә нигезләнеп
05 09 2014
3 стр.