Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 15страница 16
ФӘРИТ ЯХИН

ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ

ПОЭМАЛАР


ҖИДЕНЧЕ ТОМ

Яхин Ф.З.
Ши­гырь­ләр һәм поэ­ма­лар: Җиде том­да.— Җиденче том. — Ка­зан: Моя электронная книга, 2009. — 567 б.
Бу том­га ша­гыйрь­нең соңгы елларда яз­ган шигъ­ри әсәр­лә­ре туп­ла­нып би­рел­де.
© Яхин Ф.З.


«ЯҢАДАН КАЙТУ» дәфтәреннән

СӘЛАМ, ӘЛЕ, СӘЛАМ!


Киткәнем юк, нинди кайту ди ул,

Чакрымнармы ерак аралык?

Безнең ераклыкны һаман да шул

Кулны кашка куеп карарлык.


Кайтып-китеп йөргән кебек булса

Соңгы еллар йөрәк хәлләре,

Сәбәбе бар: хисләр шулай туза,

Кибә барып күз яшь күлләре.


Ялгыш куйган өтер җаенда да

Булгалады уйлар күңелдә,

Күп ноктага барып терәлгәндә

Аяк басылгандыр эзеңә.


Киткән булсам, кабат кайтыр идем,

Адашмыйча һәм ул йөрүдә,

Бүлмәләргә ут элгәнсең, өем

Чаттан борылуга күренә!



02.01.05.

ЧИТТӘ ҮТӘСЕ ГОМЕР


Саргайтыр сагышларымнан

Аердың, ала китеп,

Шул юлда барышларымда

Бәхетле тиңең итеп.


Кошларның илгә кайтыр чак,

Ә безнең — китеп барыш,

Калдылар менәлмәс таулар

Буйларда карыш-карыш.


Үтәлмәс юллар түгелдер,

Егәрең кайнап торса,

Юлларда җилләр өлгердер,

Сәламлек серең барса.


Саргайтыр сагышларымнан

Аерым китеп бардык,

Ефәктәй, җептәй чагымнан

Кушланып оя кордык.

ШИГЪРИЯТ КОЛЛЫГЫНА КАЙТУ
Онытылган соңгы яфрагыдай

Көздән кышка кергән урманның —

Мин ялгызым калдым,

Күгемдә — ай,

Салып ташлады да күлмәген,

Түрләремдә йөрде,

Җан йөгерде —

Тәнем буйлап утлы йөрәгем.


Хәтер — тайгак,

Дөньям — таяндырмый,

“Ходам!”— дидем,

Догам үтмәде...

Минем кадәр кол да бәхет тапмый

Кала икән —

Ни хәл итмәле?

09.06.04.

ХАКЛЫКНЫ ТИКШЕРҮ


Яхшылыкка чыгып, яхшы сүзне

Сөйли калса телләр

Минем хакта,

Һәм белегез, хикмәт миндә түгел,

Үзегездә хикмәт,

Миндә — хата!


Яхшылыкка чыгып та яманны

Сөйли калса телләр

Минем хакта,

Сез белегез, хикмәт — үзегездә!..

Миндәгесе түгел,

Миндә — хата!

ИДЕЛДӘЙ САГЫШЛАРЫМ БАР
Җан кылы бу, сагыш кылы җанның —

Зеңләп куйды артык тартылудан,

Бүген-кичә юклык һәм барлыгым

Башын чөйде дөнья тарлыгыннан.


Минем яшәү тын күл генә иде,

Пар аккошлар йөзгән өсләрендә,

Һәр көн анда кояш кунак иде,

Ай һәм йолдыз тулы кичләре дә.


Минем тормыш тук башаклар шаулап

Үскән дәртле хезмәт басулары,

Мин кайнадым домна мичләр дулап,

Белсәң иде ташып ярсуларны!


Бүген менә җан кылына чиртте

Гомеремнең хәтер кулы уйнап,

Кәрван-кәрван күз яшьләре китте

Идел дигән дәрья сулар буйлап.



09-10.06.04.

БАЛА ДОГАСЫ


Якты кояш ничек бакчаларны,

Чәчәкләрне сөя һәр көндә,

Без дә, әнкәй, синең назларыңны

Җыеп үстек иркә күңелгә.


Бәхет белән тулсын, рәхмәт белән,

Әниебез, синең тормышың,

Яшәү яме, әнкәй, безгә синнән,

Бирмә, берүк, дөнья, сагышың!


Шәфкатеннән Ходай аермасын,

Һәркемгә дә куя ул җаен,

Мең тапкыр да аздыр,

Рәхмәт яусын,

Әниебез, сиңа һәрдаим!

10.06.04.

ЮКСЫНУДА
Ил эчендә гарип күңел,

Яңгыры зар сугарды,

Сугарды —

Юл бозылды...

Әллә яшәү,

Әллә үлем,

Хәтерләрем югалды,

Күңелем юалмады.



07.06.04.


ХУШЛАШУ
Шушы кадәр ник еладың

Күзең нуры киткәнче?..

Җанның уты бетәсе,

Бетәсе —


Көн китәсе!

ТУЙЛАР ЭЧЕНДӘ


Үтте туйлар, үтте бәйрәм,

Илдә хөрмәт киң булды,

Таралып китүдән күңел

Зар калган чак күп булды...


Туйлар саен җыр йөрер,

Уйсыз чаклар шул булыр,

Түгелеп китте күңел.

КОТКЫЛАНУ


Төртте күңлем пәрдәсенә

Якты көн кояш нурын,

Ачылырга тиеш иде

Хәтерем,


Түрдә урын

Юк идеме мин фәкыйрьгә,

Көйләнеп китеп кәеф,

Ник бастың кабат җилкәмә

Күтәрә алмас хәвеф?

29.06.04.

ИДЕЛ ЯРЫНДА


Мәгънә көләче күңелне

Ымсытты, мең халәтем

Бөтендә иде, өметне

Өйде көн, ничек ятим

Булыйм ди, минем илләрне

Айкап та югалмаган

Хисләрем зарлы сүзләрне

Оныткан...

Ут йөрәкне

Ачам да Идел ярыннан,

Маягы булып, еллар

Агышын тойган сыман,

Юлларны адашмасыннар

Дигәндәй басып торам.


Еракта Казан, еракта —

Гомерем кичкән калам,

Нигәдер кайнар кочакта

Еламсык бала сыман...


Мәгънә көләче күңелдә —

Ерактан карап торам.



Тәтеш, 28.06.04.

СЫЗЛАНУЛЫ КӨРӘШ


Элек хәтер якты алан иде,

Җиләкләре һәм дә чәчәге

Гел үзенә җәлеп итә торды,

Тигез иде намус үлчәме.


Көннәр башка хәзер, гомер башка,

Җиле дә бар, хәтта бураны,

Намуска да икән мәкер баса,

Булмагандай булып булганы.


Сагынып яшим язны һәм җәйләрне,

Кыш озыны кисә бәгырьне,

Гүя яңартачак хәтерләрне,

Намусым да басып мәкерне.



Казан, 30.06.04.

ГАЗАП ТӨЕНЕ ЧИШЕЛЕШ


Яшәү белән үлем арасында

Югалды бу хәтер ничә кабат,

Эзләп табылмаган бәхетнең дә

Иңнәремә куйган чагы канат.


Ябышырга салам эзли күңел,

Батып барам еллар ерагына,

Якты көнем, күлмәк булып тегел,

Кирәк чагың тормыш ярагына.


Авыр булмас һаман гомер йөге,

Бөкеремне кабер төзәтәчәк,

Бәхет алыр канатына мине,

Күлмәк булып көнем тегеләчәк.



Казан, 11.08.04.

ЯШӘЛМӘГӘН СЫМАН


Күңел тынычлыгын алды җиһан,

Ваклана да кинәт йөрәк әрни...

Бу бәлаләр килә, димен, кайдан?

Гүя мине бер иләмсез каргый.


Илгә чыгам, илнең яме киткән,

Өйгә керәм — шыксыз диварлары,

Җанын куяр урын эзләп йөргән

Пәри кебек булам, убырлары.


Саулык китсә адәм баласыннан,

Җаны шаша, тәннән качар сыман,

Юктан гына гүя мин яралган,

Бардан кабат юкка чыгарылган.

КАЗАН КАЙНАРЛЫГЫ
Урамнарың мең тарайды, Казан,

Иркенәйде йөгрек машиналар,

Безнең дөнья күккә кулын сузган,

Ә аңарның әллә милке тузган?


Болыт иләмсезе коры кисмәк

Кебек таралган да уңга-сулга...

Суык җилдән нәрсә өмет итмәк?

Чүкеч алып, улмы кыршау суга?


Бар иде дә җәйнең эсселәре,

Кигәвенле печән аланнары,

Инде хәзер көзнең килүләре,

Тиз таралды җиләк базарлары.


Урам тарлыгында җайны эзләп,

Юл чыгарга форсат күзли ирләр,

Казан кайный, машиналар, безләп,

Сыешалмый йөгреп йөриләр.

ЯРАЛЫ ҖАННАР
Сагынганым оныткандыр кебек,

Яраттыра белгән ярлар идек,

Мин тауларны кисеп чыккан чакта

Сезләр инде алышкансыз йөзек.


Белми калма диеп хат язарга

Була иде, диңгез тугылатып...

Нинди төшү ди ул казаларга —

Җылы түшәкләрдә иркен ятып?


Сагынганым күптән оныткандыр,

Кавышырга тиеш ярлар идек,

Күз уңыма шәүләң белән кагыл,

Бу җаннарны яшьли яраладык.



25.08.04.
ЯШӘДЕК, ДИГЕЗ!
Җәелде көн өмет болынына,

Хәтфә үләнендә тәгәрәшеп

Үсә идек, дөнья борчуына

Исләр китми генә шау-гөрләшеп.


Үсә идек, сизелми дә калган,

Буй җиткәнбез, терәк баганасы

Итеп карый әткәй,

Ник оялган

Күрше кызы — баллар балланасы!
Илгә кирәк, илгә...

Сыгып алды

Тамырлардан дәртле гайрәт-көчне,

Җыелды көн, өмет сүнә барды,

Юрган сыра төнем үрмәкүче.

26.08.04.

КАНАТ ИДЕМ, ЮКСА


Өзелгән дә, киселгән дә, кабат

Ялганган да чаклар булгандыр...

Юган керләреңә үсте канат,

Искән җилләр кат-кат уралыр.


Мин тынармын, гомер язым түгел,

Мең яшькәчә яшәр булсам да,

Хәтеремә яфрак коя күңел...

Барлыгым да инде юк санда.


Өзелмим дә, киселмим дә, кабат

Ялганасы җөйләр калмады,

Гомер буе сиңа идем канат,

Тик күтәреп оча алмады.



27.08.04.

КӨН КАЙНАРЫНА АШКЫНУ


Шифа эзләп хәсрәт утын йоттым,

Авыруыма дәва юк икән...

Соңгы өмет — илкәемә кайтыйм,

Адәмнәргә хыял — ак җилкән.


Иген кырларыннан йөзеп үттем,

Таулар кичәм, олы суларны,

Ашкыныплар куып килә үлем,

Аркылыга кисеп юлларны.


Ил сулышы җаннарымны айкый,

Каеннарым башын игәндер...

Көн яктырды,

Тәндә гайрәт кайный,

Яшиселәр алда икәндер!

01.09.04.

НИГӘ ШУЛАЙ?


Яшәешем көзге яфрак кебек

Өзелепләр төште гүяки,

Кичәм-бүген томаннарга кереп

Югалдылар,

Көннең өрәге

Яфрак изеп үтте көлеп-көлеп,

Кадеремне елак күземә

Тамчы итеп элеп, баш идереп,

Кара буяп якты йөземә.
Һичкемнең бу сихере дә түгел,

Күз тидерер гамәл, күркем юк,

Минем гомер мең еллардан килер

Һәм дә бүген өзелеп калыр күк.



01.09.04.


СОҢГЫ ДОГАМ
Миңа ихтыяҗын сиздермичә

Тыныч кына якты дөньяның

Кичкә авыша барган көннәренә,

Төннәренә кереп тормамын.


Күп яшәлгән инде, күрелгәннең

Яхшысы да булган, яманы,

Сиздермәдем үзәк өзелгәнен,

Мәхәббәттә йөрәк янганны.


Тынлык хөкеменә китеп барам,

Туфрак җиңеллеген теләрсез,

Ирешмичә калган булса догам,

Бу дөньяга ничек түзәрсез?



02.09.04.

ГАФУ, ХОДАМ, ГАФУ...


Эчелгән бу тормыш савытыннан

Төбенәчә, әллә гомерем

Эссе дала хезмәтендә торган,

Әллә утта булган йөрәгем.


Басылмады сусау, баса алмас —

Дәрья төпләренә төшсәм дә,

Мохитләрнең тамчысы да калмас,

Нинди янудыр бу, белсәм лә!


Әллә тәмуг иде минем гомер?

Тагын анда көтсә җәһәннәм?

Кырык тапкыр булдым инде күмер,

Кайчан җәннәт күрер бу бәндәң?

ЮКТЫР ИНДЕ
Сабырымны сындырырлык итеп

Сыга калсаң, дөнья, җилкәләрне,

Чөеп кенә ташлар, намус җитеп,

Кеше сиңа һаман үпкәләде.


Ашыгылган, сан актыгы — авыр,

Сан артыгы бары саташудан,

Изелеп кенә төштем, гүя камыр,

Азмы бәйрәм бездә баш ашудан.


Хәерлегә, дибез, хәерлегә,

Хәерләргә калгач, юктыр инде,

Сабырлыгын сындырырлык иргә

Әверелдем, түргә җанаш иңде.



10.09.04.

ЕГЕТЛЕК
Алмадыммы кулларыма бу дөньяның малларын,

Җикмәдемме елгыр атлар, тотмадыммы юлларын?
Кемнәр миңа тиң булам дип куймадылар иңнәрен?

Азмы миңа түшәк итеп салмадылар буйларын?


Кайсыларның ил йөзендә күрке җиһан әйләнде?

Күпмеләргә насыйп булды күрү бәхет туйларын?


Болар барсы бер тиенлек чүпкә тиң адәмигә,

Нәфсе дигән шайтаныма бер бирмәдем кулларым.


Мин җиккәнгә, мин йөргәнгә, мин сөйгәнгә тиңнәр юк,

Тормыш дигән киң мохитне мең тарафтан иңләдем.



15.09.04.

ТОРМЫШ СЕРЕ


Бу тормышның бары-югы тигез —

Кемдер булуыңда хикмәте,

Ике дүртең һаман шул ук сигез,

Агармый һәм кара икмәге.


Элекләр дә әллә кемнәр булган

Хәтта чабаталы егетләр...

Бу тормышта кемнәр кайчан уңган?

Уңганы да уңган кебекләр!


Яшәү сере мин кемлектә түгел,

Мин барлыкта икән, юклыгы

Йөрәкләрдә күптән кара күмер,

Үлеме дә тормыш шуклыгы.



22.09.04.
ШУЛАЙ ИНДЕ
Шигырь таләбендә күпмеләрнең

Йөрәкләре утка әүрелде,

Мин коесы идем шул гәүһәрнең,

Мең сусаган куллар үрелде.


Сусаулары азмы басылмады,

Азмы кабатланды яңадан?

Гәүһәр сата күпләр ясалмалы,

Мал казанып шундый ялганнан.


Бүген яшәү белән бетми дөнья,

Иртәгә дә дәвам итәчәк,

Коелардан кемнәр җәүһәр җыя,

Йолдызларны күккә тезәчәк.


Хәтер янчыгында күптән инде

Ике тиен көнем калмады,

Безгә бәхет авып килә иде,

Күтәрерлек йөрәк булмады.

КЕМЛЕКЛӘРЕМ
Бу дәрт сүнмәс, элек тезгененә

Басып тору үзе газап иде,

Хәзер аның хәтта кешнәвенә

Ачылып китә зәгыйфь йөрәк түре.


Эһ кайнарым, җилеккәчә үтеп

Кайнатуың иде яшәешем,

Инде еллар әрсез кулдан китеп,

Салкын төндә калып бөршәешем.


Бу дәрт сүнмәс, имеш,

Кайнары да

Сүнә икән кызган күмерләрнең,

Чүкеч булып язмыш кыйнавына

Күрә хасил, адәм, кемлекләрең!

24.09.04.

ӨМЕТНЕ КИСҮЧЕЛӘРНЕ ШАЙТАН, ДИЛӘР


“Килде заман, шигырьнең заты бетте,

Хак сүзнең дә халыкта хакы китте,

Хәтта кәттә, танылган шагыйрьләрнең

Китабыннан күпләрнең гайрәт чикте!”


Бу сүзләрме, бу сүзләр миннән чыкмас,

Бакыр тутыкса да, алтында йокмас,

Миндә шигырь мең янып бер сүнмәде,

Хәтта зәмһәрир кыш аны суытмас.


“Язма!”— диләр, бастырмый китапчылар,

Шактый булды инде тутыгучылар,

Нәүбәтемне көтәм, ашыкмыйм бер дә,

Шигырьләрем чыгар, чыгар әле, чыгар!

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕНДӘ
Тормыш казанының кайнарлыгы

Йөрәк дәртен бер дә суытмый,

Калдырмыйча акыл айнырлыгы,

Һаман алгы көнгә куәтли.


Яшьлек белән бер дә исәпләшми,

Иңгә алдык, гасыр йөге дә

Сыгылдырып инде төшерәлми,

Яшәү дәрте канда йөгерә.


Үзебезгә булсын димәдек бер,

Халык өчен, илем хакына!

Шулай яшәү дөрес икәнен бел,

Тормышыңа аяк басканда.



25.09.04.

ГАДӘТКӘ КЕРҮ
Гадәт кенә барсы, уен гына,

Ә нигәдер күңел кыенсына,

Бу дөньяның гади барышына

Бәйрәмнәре килә дә кысыла...


Урамнарда октябре көзнең,

Булмады да быел яфрак туе,

Кемлекләрне сынаргамы безнең

Иртәрәктер суытырга уе.


Өй җылысы тәнгә сеңә алмый —

Куырылып бөрши бөтен тараф,

Бәйрәм арты бәйрәмнәре калмый,

Уен итәм гадәтенә карап.



05.10.04.

ГОМЕРЛӘРЕМ ҮТТЕ ИНДЕ


Кичке сагыш күңел тугаенда,

Яшәешнең ерак юлчысы

Кебек арып хәлсез утырганда

Тиеп үтте чыбыркысы очы —

Язмышымның!
Ни хәл идең анда,

Сөекле яр, әллә хәтерең

Яңарды да, ачылып китеп яра,

Мең өметең сызгандымы җиңен?


Ни кызганыч?..

Ябыныплар томан юрганын,

Күңел тугаенда өянкеләр

Сагышынмы кочып йоклармын?


ХӘЛ ГАДӘТЕ


Мәхәббәт дип авыз суы корган

Егетләрдән мыштым гына көлеп

Йөргән чакта без дә гашыйк булган,

Без дә янган кара көлгә килеп.


Осталарга гел кызыга идем,

Ничек шулай булдыралар, диеп,

Яреп йөреп күпме бина салдык,

Инде хәзер үзем оста егет.


“Кисәү агачы!”— дип көлдерәсең

Ул картлардан, дөнья, ни хикмәтең?

Әллә, көлке, куа китерәсең

Картлыгыма таба бу тинтәгең?



06.10.04.
КУЛЫҢ СОРЫЙСЫ
Күрешүләр, югалтулар белән

Үтеп киткән безнең замана,

Кануны шул, бездән соң да калган

Заманалар шулай казана.


Кемдер сөяр, кемнең исе китмәс,

Кемгә ничек бит ул яшәеш,

Озата калган ак каен да көтмәс,

Каршы алган имән картаймыш.


Инде хәзер күрешербез микән,

Бу югалу инде соңгысы...

Минем күптән туй атлары җиккән,

Кулың гына барып сорыйсы!



07.10.04.

ДӨНЬЯЛЫГЫМ БАРЛЫГЫ
Көзем, сагыш аламасы булып,

Иртәләрдән кичкә җәелеп,

Тәрәзәдән карап сулык-сулык

Елый бирде, тәмам бөгелеп.


Нәрсә, дөнья, шушымы барлыгың?

Алдамадың хәтта асылың —

Энҗе-мәрҗән белән, бу тарлыгың

Белән тагын нигә ачылдың?


Бәяләр дә хәзер башка инде,

Тиенем дә сумга торырлык,

Купшыланып килә белсә иде

Бәндәләргә дөнья түр булып!



08.10.04.
ЗАМАН КИТЕШЕ
Ансына да хәйран иттем,

Монысын да хәтерем

Яңарсынга алган идем,

Артык итеп кадерем.


Безгәме замана белән

Утырып елашырга?

Үзеннән өстен булудан

Адәмгә буен сына.


Ансы да хәйран иде дә,

Монысы да бик хәтәр,

Адәмнәр башыннан гына

Замана үтеп китәр!



12.10.04.
СӘЯСӘТ ХӘЛЕ
Уен хәтәренә өлкәннәрнең

Күз төбәлгән, хәйлә һәм хәрәм

Катнаштырып шулай мәш килүнең

Ахырына калмас мөхтәрәм.


Кемнәр — кемне?

Ике як та тигез,

Икесе дә игез бичара,

Гаделлекне таләп итүегез

Үзегездән тиеш, шул чара!
Уен гына иде,

Уйнак чыгып,

Ахырлары узды уеннан,

Шулай була хәрәм катыштырып,

Хәйлә катнаштырып куюдан.

13.10.04.
НИГӘ ШУНДЫЙ БУ ЙӨРӘК?
“Сине сөям!”— диярсең дә

Башларыңны иярсең...

Сагыш тулы йөрәгемә,

Белмим, ничек сыярсың?


Аңа дөнья да сыймады,

Сыймады байлыклары,

Хәтта бриллиант кашлары —

Сыймады балдаклары!


Зәңгәр күкләр, йолдызлары,

Кояшы, якты ае —

Аңа берсе дә сыймады,

Тәхетләр һәм сарае.


Хәтта үземне сыйдырмас

Булды ул, утта көйрәп,

Галәмне сыйдырган күңел

Югыйсә синдә, йөрәк.



16.10.04.

ҮЛЧӘМ
Минем хатам муеныма басты,

Әллә кайчан калган онтылып,

Түрләремдә якты кояш батты,

Хәтта аем тәмам тотылып.
Дөнья шундый... Гамәл өйрәттеләр

Гамәлсезләр, күпме нәсыйхәт

Ишеттем мин, ничә тәүбәсезләр

Тәүбә таләп итте һәм хөрмәт.


Җаһилләрме оялачак иде?

Пәйгамбәрне азмы изделәр?

Һәр нәрсәнең башлангычы булды,

Ахырларын гына күрмиләр!


Муендагы хата — хата түгел,

Йөрәктәге хата — яманы!

Шуны тойгач кына миңа җиңел

Булып китте сулыш алганны.


УТ БАКЧАСЫ


Зарланырлык хәтта йөзем юктыр,

Рәхмәтем дә сукыр, ни кадәр

Тагатьләрем ярым-йорты, такыр,

Алалмадым төзек бер хәбәр.


Сайламадың, әллә белми калдым,

Сизми калдым микән бәхетем?

Җылы тәнгә көнем булды салкын,

Йөрәгемә дөрләр ут яктың.


Нәмруд уты гөл букчасы булган

Ибраһимга — сөйгән колыңа...

Гомерем дә җырдан гына торган,

Ялгызыма бугай барсы да.


Ул гөлләрне учларыма алам,

Дәфтәр-дәфтәр, җаным адаша,

Бу замана мине утка салган,

Бакчасында күзем камаша.



17.10.04.

САГЫШ ЯРАСЫ
Сөйлә юкны, бар дип тыңлаучылар

Колак куяр, кеше зиһене

Шушындамы мәгәр хөрмәт табар,

Шушындамы буйлар иң килде?


Хәл яманы җайга керми калмый,

Санга җитми калмый замана,

Безне язмыш утка гына салмый,

Уттан гына алмый казана.


Ил эчендә ирләр булып йөрдек,

Кемләнсәк тә таный иделәр...

И бәгырем, мәрҗән кашлы йөзек,

Сиңамы туй? Бәхет телиләр!


Артыгы юк, азы саналмый да,

Хәрәмләшү безгә ярамый,

Юктан барга чыгып алганымда

Йөрәкләрне сагыш яралый!



18.10.04.

НАЗ ЯРАТТЫМ


Бу наз миңа ярым булды авырда,

Бу наз миңа терәк булды сагышта,

Бу наз миңа киңәш булды тагын да,

Бу наз миңа хилаф түгел ялгыш та.


Кемнең нидер өмет иткән ризыгы,

Кемгә нәрсә өлеш төшкән язмышы,

Ә мин хәтта, ихтыярым барлыгы,

Назга сусап, назны алдым, наз колы.


Наз яраттым, иркә бала булмадым,

Наз яраттым, иркә егет булмадым,

Наз яраттым, иркә ирең булмадым,

Наз яраттым, назга туяр булмадым.



21.10.04.

ТЕРСӘК СУГЫШЫ


Кемнең кемгә кирәге,

Дөнья йөзе терәге

Булалмагач...

Бу — хакыйкать,

Мең еллардан килгән,

Мең елларга калыр бездән соң да,

Алган мирас — шушы,

Калганы да

Хәерледән хәерлесе икән...
Балаларым җиткән,

Безнең чорлар үткән,

Казынганым — чокыр,

Казанганым —

Кара үлем көткән.

Җилкәле ирләргә дә

Терәк булыр өчен

Теләк кирәк икән!


СӘЕР ТОЕМ


Аллаһ белән сөйләшергә телим,

Ә ул — сүзсез, гүя ишетми,

Ник ярдәмсез калдыргандыр, белмим,

Барлыгын һәм көчен күрсәтми.


Бу дөньялык авыр халәтендә

Кала барса, күмеп каралык,

Шушы кадәр сукыр адәменә

Иман шәме бирми яктылык.


Уңым-сулым куе караңгылык

Була барып, шашкан тавышлар,

Мөгердәшеп үксез сыерлар күк,

Өсләремә килә барышлар.


Нәрсә булыр: туклык, әллә ачлык?

Авырлыкмы, әллә җиңеллек?

Аллаһ белән барсын сөйләшерлек

Идем үзем, калдым изелеп.



30.10.04.

И ЯМЬ!
Уй колачы ачылды да, хәтта

Галәмнәрне кочты сыендырып,

Гүя Аллаһ үзе кылды хата —

Сәҗдәләргә мине сыгылдырып.
Без сөйләштек, ә ул аңлый икән,

Мин генәме мәгънә төшенмәүчең?

Йөрәкләрдә пешеп чыгар иткән

Мәхәббәтне, хәтта дошман үчен.


Сүз — үлчәнә, юри генә әйткән

Чагыңда да граммнарга кадәр,

Уй комачы ачылды да, и ямь,

Йөрәгемә алдым синнән хәбәр.



06.11.04.

ТҮЗӘРЕМ
Онытылдың, учаклар да сүнде,

Йолдызлар да йомды күзләрен,

Минем уйлар хәзер башка инде,

Башка — ярлар, башка — түзәрем.
Онытылдың... Нинди иде икән,

Яшел, кара синең күзләрең?

Белмим, хәтта яраттыммы, күптән

Ныклык бетте, китте түзәрем.


Онытылдың, хәтер сандыгымның

Бушлыкларын айкый күзләрем,—

Әллә үзең миннән чыгып киттең,

Калмаганга бер дә түзәрең?



07.11.04.

ХӘЛ КАДӘРЕ


Керфек какты... Күңел якты

Учагын хәтерләрнең,

Аркылыга килде, ятты

Намустан хәбәрләрең.


Ник миннән сорыйсың аны —

Белмәгән кеше кебек?

Ай — күрде, кояшың алды

Күз нурын хәтта җыеп.


Хушлаштым... Хушым ошамас,

Мин кабул түгел идем,

Әүвәлдән якты булмагач,

Һаман шул күңел өем.



Ноябрь, 2004.

ХАРАП ИТӘ


Дөнья бик тә үзгәрмәкче,

Яңарыплар эш итмәкче...

Гореф-гадәт харап итә.
Аңлар өчен укыганны

Күп кирәкми, хәреф таны...

Гореф-гадәт харап итә.
Илләрдә изге хәбәр бар,

Ирләр өчен ләхет тә тар...

Гореф-гадәт харап итә.
Яшен булып яшьнәгәнем —

Мине ярың итмәгәең...

Гореф-гадәт харап итә.
Сүз үткере җанга керә,

Сөйләнелә дәрткә күрә...

Гореф-гадәт харап итә.
Син — итекче, мин — читекче,

Дөньябыз да көйләнмәкче...

Гореф-гадәт харап итә.

Ноябрь-дек., 2004.

АДӘМ МӘРТӘБӘСЕ


Күтәрде төн кошы очарга канатын,

Калмасын иде күңелдә күләгәсе,

Кояш белән ачылса бар тарафым,

Юк җаныма минем пәрдә эләсе.


Яктырам... Аккош булып оча

Ул илдән бу илгә каерып канатын,

Мине азлар ярата, мине күпләр коча,

Гомерем буена сан арты сан арттым.


Наз кирәк, үзәгем өзелер дәртемдә,

Ачылдымы йөрәгем җәрәхәте дә?

Җаныммы бу хисләрем харабатында,

Әллә даныммы ул, сан бәрәкәте дә?


Күтәрде төн кошы очалмый канатын,

Каплап алды күңелемне күләгәсе,

Санымда арттым да, санымнан мең кайттым!

Гомер буе ничә бар шулай түләнәсе?



Казан-Табул, ноябрь, 2004.

ОЯЛГАНЫМ
Бу колыңны кайнар кочагыңда

Җылытсаңмы, инде һичкайчан

Үзсенмәс тә идем, шул чагында

Арыныплар һәммә кайгыдан.
Сөймәдемме, көймәдемме, хәтта

Көлгә калганчыга мең янып?

Әле һаман торам алларыңда

Хаталарым белән оялып.


Хакыйкатьме иде һәр тапканым —

Насыйбыма тигән өлешем?

Рәхмәтләрем, мең кат куанганым —

Кайта-кайта һаман килешем.



07.12.04.


РӘХМӘТ, УКЫТУЧЫМ!
Син гомергә, тәүге укытучым,

Юл башында, гыйлем чишмәсе

Кайдалыгын миңа таныттың да,

Килми аннан бер дә китәсе.


Зиһенемне челтер татлы суы

Сафландырды, ачты күзләрем,

Гыйлем миңа юлдаш гомер буе,

Аңлап торам хаклы сүзләрен.


Гамәл белән үлчим, яшәү белән —

Китапларда тапкан чынлыкны,

Сүзләр белән терким, язмам белән

Тормышымнан алган хаклыкны.



08.12.04.
СҮТЕЛҮ
Хәтерләремне югалттым

Сагышым урамында,

Инде ничәнче кайтамын,

Илләрне урадым да.


Бәлки очрашып куярбыз

Суга дип төшкәнеңдә,

Тузгымас әле оябыз,

Сүнгәндер хисләрең дә.


Бәлки чал шомырт, бу таллар

Хәтерли торганнардыр?

Минеме югалткан алар —

Күренсәм, табарлардыр.


Юк икән... Күптән өйләргә

Су торбалардан менә,

Урамнан тузан йөгерә,

Күзләргә керә-керә.

ҮЗ ИТҮ
Син мине аңлаучы түгел,

Мин сине төшенмәдем,

Яшәдек, синең дә бу ил,

Минем дә шул икмәгем!


Тормышның җебендә идек,

Иңнәрдә иде үзе,

Сөенсәк, бергәләп көлдек,

Еласак — бергә иде.


Шул ук җан белән яшәдек,

Шул ук уй иләгендә,

Ят сүзләр әйтә белмәдек,

Бозмадык сөйләмен дә.


Тик ничек болай булдык без,

Бер авыл балалары?

Гозерем төште, итеп үз,

Авырмы аңлаулары?


ҮТЕЛГӘНГӘ — АМИН!


Хата белән тулды ярсу күңел,

Эзли-эзли яшәү мәгънәсен...

Ул кемнәргә генә икән җиңел?

Бу тормышның җыйдык гамьнәрен.


Салкынына түздек, эсселек тә

Җан көйдерде, китеп сихәтләр...

Кемгә насыйп икән игелектә

Сөенечкә тулы рәхәтләр?


Туылган шул, шуңа яшиселәр

Килә җирдә — игеп бәхетләр...

Нәрсә икән алда күрәселәр?

Үтелгәнгә — амин, егетләр!



15.12.04.

ЗАТЫҢ КИТМИ


Кемнең җене котырткандыр, белмим!

Кем бәхетен атлап киткәнмен?

Аркылыга килеп тормас идең,

Һай тормышлар, гомер иткәнем!


Булдыксыз ир түгел үзем бер дә,

Булмаганнарны да булдырдым!

Гамәлләрем йөрмәдеме телдә?

Инде йөрәгемне тугардым.


Кем атлары башакларда кешни?

Минекеме улак кимерә?

Заты булса, адәменнән китми,

Алтын тапса да ул үзендә!


ҮЗЕМНӘН КИТТЕМ


Сүнсен иде инде мәхәббәтем,

Күп җылытты салкын көннәремдә,

Хәзер инде калды газабы һәм

Авыр көле генә йөрәгемдә.


Кайвакытта, уйлар кузгалыпмы,

Күмерендә ачып очкын күзен,

Кабыныплар китәр сыман, соңмы,

Әллә иртә килде миңа түзем.


Кан кайнарын комлыклардан түгел,

Мәхәббәтнең таптым учагыннан,

Инде менә качмак була күңел

Хәтта хәтердәге шул чагымнан.


Сүнсен инде, сүнсен, очып бетсен

Көлләре дә, булыйм аннан өстен,

Хакыйкатьнең базарына җиттем,

Синнән түгел, мин үземнән киттем.



Декабрь, 2004.

ГОМЕР ЯМЕ


Минем гомер язгы чәчәкләрнең

Якты болынында үтсә дә,

Бересен дә өзеп тоталмадым,

Чәчәкләргә буем җитсә дә.


Үссен алар, сулмасыннар диеп

Яумыймыни җылы яңгырлар?

Сәламләшеп үтәм, башым иеп,

Юкка чыгып, бетеп сагышлар.


Хак яшәеш менә шундый икән,

Җан кадере — бөек кадер ул!

Минем гомер язгы чәчәкләрдән

Ямь алырга килгән гамьдер ул.



22.12.04.

САГЫНУ ХӘЛЕМДӘ


Сагынсаң, мине сагын син,

Яратсаң, мине ярат,

Һаман да утларда йөрим,

Мәҗнүндәй хәлем харап.


Гөлләрдә сине күрәм мин,

Урманда, аланнарда,

Төбәлгән сиңа күзләрем,

Куркамын яраларга.


Сагынсаң, димен, сагыну

Нинди ул — белмисеңдер!

Яратсаң, димен, ярату

Яндырды, итте күмер.



20.01.05.

ҮЗЕҢ УЯТ
Ил көнендә күпме уйлар ята,

Күпме җаннар — җылы табалмыйча,

Сыпрып үтте кояш, таң уята...

Төн уздырдым йокы алалмыйча.
Эшләмәдек түгел, без тартканны

Филләргә дә хәтта йөкләмиләр,

Заманалар арттан карап калды,

Киткәннәрнең юлын чикләмиләр.


Кая җиттек? Нинди иде максат

Ә югыйсә безнең!.. Инде оят!

Йокланылса беркөн сине уйлап,

Йомшак дәшеп, берүк, мине уят!



09.10.05.

ЯШЬЛЕГЕМ — КАЗАНЫМ
Ераклардан кайтам, ераклардан,

Канатларым җәеп, аккош сыман,

Мең каладан күркәмлерәк Казан

Каршы ала, яшеллеккә чумган.


Урамнарын узам, күперләрен,

Иделемә, Казан-суга сәлам!

Монда минем бәхет тапкан оям,

Иркен монда күкләр, иркен галәм!


Суларыңа төшәм, күлләреңдә

Уйнап-уйнап йөзү рәхәт миңа,

Яшеллеккә чумган сурәтеңдә

Унсигез дә түгел кебек сиңа.


АЛЫШМАДЫМ
Күңелемә якты уйлар салып,

Онытылып яшәү мәгънәсендә,

Мин үзем дә самим хисле халык

Тәрбиясен алган баласы ла.


Буранланып кышлар кышламадым,

Җәйләмәдем азып-тузуларда,

Шатлык иде җирдә бар табышым,

Йөремәдем юллар бозуларда.


Үз сукмагым булды, халык йөргән

Эздән чыгып бер дә чалышмадым...

Хәзер уйлыйм: нигә иде икән

Көрәшләрдә билләр алышмадым?



11.02.05.

ИЛ ГАМЕ
Үкендермә, заман, сүгендермә,

Тезгеннәргә басты хәбәр генә,

Колачларны җыйдым, үз көнемә

Шунда төшеп сүзләр, серләр менә.
Ил байлыгы ирләр икән, алтын —

Ялтыравык бары, ялган кадер,

Диңгез төпләреннән энҗе алдым,

Ил байлыгы иргә икән кабер.


Ир булырлык ирләр тиен җыя,

Ирлегеннән чыгып ил көнендә,

Ул чын иргә генә иле сыя

Һәм чын ил генә яши ир гамендә.

ҺӘММӘ ӨЧЕН РӘХМӘТ ТИЕШ
Үпкәләү юк, рәхмәтләрем генә

Җыелганнар, әйтми калдырып;

Җиткерәмен, кемнәр ишетмәсә,

Эзләмәсен чыра яндырып.


Җәйләремә рәхмәт, көне-төне

Эшләреннән бер дә аермый,

Көзләремә рәхмәт, явымнары

Җебемәчә үтми калдырмый.


Кышларыма мең рәхмәт булсын,

Бураннары белән уйнады,

Язларымда агым сулар тулсын,

Сагышларым тәмам урады.


Рәхмәт кенә бары, рәхмәт кенә —

Булганына, булачагына!

Гаеп бары бер үземнән генә —

Бирәчәгем-алачагымда!



12.02.05.


ТӘМ ФӘЛСӘФӘСЕ
Ризык тәме белән кергән бит ул

Иманыбыз, кадер, гаделлек;

Шушы булды безне китергән юл,

Тик шушылай таптык игелек.


Сүзнең тәме гадел хөкемеңдә,

Ходай биргән булса әгәр дә,

Шигырьләр дә, пешеп күңелеңдә,

Тәме белән була телләрдә.


Хәрәм икән — тәме китә әүвәл

Ризыкның да хәтта, сүзнең дә!

Татар телем, син идең бит хәләл,

Куәт бетте нигә үзеңдә?



13.02.05.

ҖАН ТЫНЛЫГЫ


Күңел көзгесендә елларымның

Чагылмаган нурлы яктысы,

Балкып китте назлы хыялымның

Өзелеп төшә барган тамчысы.


Учын куйды вөҗдан, түгелмәсен,

Күгәрмәсен иде көннәрем,

Хыялыннан кеше өзелмәсен,

Йомган чагында да күзләрен.


Күңел көзгесендә шаяралар

Елларымның чагыл нурлары,

Ничек әле онытылган болар —

Сәер тынлык җанны урады.

ЗАРЛЫ ЯР
Күңел урамында ак каеннар

Яфрак яра — карап кояшка,

Кайнарланып минем салкын каннар,

Җиһан сыеп бетте колачка.


Яши белдем кебек, хәтта әле

Яшәлмәгән дә күк тоела,

Гомер иткән шушы дөнья гаме

Чәчне агартырга җыена.


Хәтер кузгалган көн...

Күңелемнең

Урамында калды каеннар

Һаман да яшь...

Минем әле синең

Төшләреңә керер чагым бар.



Табул, 16.02.05.

ДИПЛОМ АЛУЧЫЛАРГА


Яңа үрне яуладыгыз, бүген

Кулыгызда сезнең — дипломнар,

Ачкычы ул бәхет ишегенең,

Шик-шөбһәләр бетсен, томаннар.


Кая гына тормыш чакырмасын,

Онытмагыз, сезләр — мөгаллим,

Агартыгыз халык күңелләрен,

Сез — изгеләр илдә, сез — галим.


Юккамыни Аллаһ үзе әйткән,

Галимнәргә, дигән, җәннәтем,

Оҗмахларга ачкыч сездә икән,

Дөньялык та табар бәхетен!



Табул, 17-19.02.03.

СӨЯМ ИНДЕ, СӨЯМ!


Сөясеңме, дисең, сөясеңме?

Ничек инде сөймисең ди сине?

Син бит миңа, бәхет бирәм, дидең,

Сөям инде, сөям инде сине!


Сөясеңме, дисең, сөясеңме?

Ничек инде сөймисең ди илне?

Ул бит миңа, бәхет бирәм, диде,

Сөям инде, сөям инде илне!


Сөясеңме, дисең, сөясеңме?

Ничек инде сөймисең ди динне?

Ул бит миңа, җәннәт бирәм, диде,

Сөям инде, сөям инде динне!



24.02.05.

ҮЗГӘРҮ ГАЛӘМӘТЕ


Үзгәрмәде түгел, барсы да үзгәрде,

Ялтырап торган бәгырь дә күгәрде,

Элек болар гади тоела иде,

Адәмне бу суык урталай бөгәрде.


Игътибар сал: күңелең сандыгында

Ничә кадәр энҗе саны анда?

Күгәрде, барсы да күгәрде...

Күз яшь белән адәмнең җаны ага!


Тарафлар — дүрт, уң йә сулны сайлыйсың,

Өскә-аска бару җаен уйлыйсың!

Читләрне үзгәртәм дип башланды эшең,

Инде үзеңне дә дөрес таныйсың!



28.02.05.

КОЯШЛЫ ГОМЕР


Коенып чыктым кояшыңа, дөнья,

Язларыңда яшәп, җәйләреңдә,

Безнең хисләр татлы җәйрәвендә

Яшәешнең шушы җәйләвендә.


Ничек икән синең хәлләрең дә,

Яшәүләрең ничек, көннәрең дә?

Бар булсак та бәхет илләрендә,

Йөрәктә ут һаман көйрәвендә.


Шул бозамы күкнең йөзен, әллә

Тар ясыймы безнең күңелләрне?

Коенып йөрим кояшларга, әмма

Болытына күңел күнелмәде.



01.03.05.

БУ БАШЛАРЫМ БИЧАРА


Елады көн күземә баса-баса,

Хыялдан да еракка аша-аша...

Безме идек заманны тоткан монда?

Инде ул да, онытып, бездән кача.


Зарыкты җан, савылды кан тамырда,

И яшәеш, бу халәтем авыр ла,

Тимер идем, калып барам камырга,

Шашкын хисләр чыгып бетте сабырга.


Елады көн, изелеп баса-баса,

Хыялымнан кыскарды инде ара,

Шул да җитә, биргәнең, дидем, Хода,

Бичараңмын, бу башларым бичара.



03.03.05.

КӨННӘРЕҢӘ КЕРИМ


Сагыш белән тулган көннәреңә

Кояш булып керим, җәең булыйм,

Энҗе бөртекләре — күзләреңдә,

Кулъяулыгың булып мин дә елыйм.


Әрнемә, җан, яздан гына тормый,

Көзләре дә була яшәешнең,

Килгән икән, ул да үтми калмый,

Насыйп белән килә бирелмешең.


Без бар әле, булыйк әле җирдә,

Шөкерсезгә чыга күрмик бер дә,

Язлары да һәр ел саен килә,

Кояшларың балкып торсын түрдә.



05-07.03.05.


УЯНУ ГАЛӘМӘТЕ
Айнып уянгандай буласың ул,

Кинәт кенә күңел күзең ачып

Карыйсың да, дөньясы да нәкъ шул,

Әмма ачык ишекләр дә ябык.


Түрләр — кысан, аз калганбыз инде,

Йөз меңнәрдә иде безнең гади саннар,

Төнне көне җиңде, көнне төне җиңде,

Болытларда йөри төмән тоткан ханнар.


Уянып айныгандай буласың ул,

Яшерелгән иде безнең серләр,

Кем чайкаган — бауга эленгән ул,

Җил киптерә, оча,

оча керләр.

Март, 2005.

КИТЕШЛИ
Яшәдек тә, яшәмәдек тә...

Без бар кебек идек әле кичә!

Күзләремне хәтәр җил кисә,

Юллар кала артта адашып,—

Яшәдек тә кебек, яшәмәдек...

Кемнәр — кала, кемнәр инде күчә.


Сораргамы җай эзләде тәкъдир —

Булганымнан, булмаганымнан?

Җитмеш төрле һөнәр иде кулда,

Нәрсә калды булдырмавымнан?

Күптән инде, күптән безләр юлда,

Гаҗәпсенмә уздырмавыннан!


Яшәдек тә, яшәмәдек тә...

Онытылу — үзе мәртәбә,

Җитешербез бүген-иртәгә,

Көтеп алсаң иде:

— Мәрхәбә!

14.03.05.

ТАБЫЛМАДЫ ЯКУТ


Илем буйлап хәтер йөгеренде,

Гасырларны айкап кайтыр булып,

Ак буранга кайнар җан төренде,

Дала килде вак-вак чатыр корып.


Мин күргәнме, мин белгәнме аны —

Сөйли тарих гадәт итмәгәнне,

Бар димәкче мәңге булмаганны,

Барга саный кулдан килмәгәнне.


Хәтер йөргәгенә тышау салдым —

Булганнарны онытырга вакыт!

Онытырга,

Югалтырга калдым,

Вакыт сатып табылмады якут.

15.03.05.

НӨКТӘЛӘР


*

Күршемне кыйный дип сөенмә син аңа,

Иртәгә үзеңә ормасын замана.
*

Бәяң барда бәяңне күтәреп кал,

Бәяң киткәч ләхетләр дә була тар.
*

Акчаның куәте зур: ябыкны — ачтыра,

Акчасызлык янәшәңдә ач тора.
*

Мөгаллимгә тиенгә сат җаныңны,

Алтын белән тутырсын акылыңны.
*

Тән бәясе мең алтынга тартса да,

Җан бәясе бер иман хакы тора.
*

Иман сатып та дан алырга була,

Әмма данга иманны бары Шайтан ала.

ЯЗ КАЙЧАН КИЛӘ?


Яз әүвәле кыеклардан күренә —

Сөңге бозын төртеп кышның күзенә,

Ә аннары тауга менеп йөгерә,

Ачыла түбәләр,

Көн бетә кышның бүрегенә.
Шуңардан соң урамнарны җәйдерә,

“Гөлдер-гөлдер” гөрләвекләр мәш килә,

Арчыла кыр-япаннар үз иркенә,

Агалар ташулар,

Көн бетә калын кигәнеңә.
Дөнья яшәрә — яшелгә киенә,

Йөри бизәнеп кояшның күзендә,

Сайрар кошлар җыры белән күмелә!

Яз кайчан киләме?

Көн җиткәч татар түбәтәенә!

18.03.05.
КИТАП СЕРЕ
Мең төрле уй, хис-тойгылар

Тулдылар күңелемә,

Шунда ачылды тарафлар,

Табылды асыл мәгънә.


Йа Ходам, дим, ник бу кадәр

Мин надан булып туган?

Дөньялыкта нинди хәлләр

Элек-электән булган!


Шулай дип әйтәм дә тагын

Башымны түбән иям,

Алдымда тоткан китабым

Серләрне итә бәян.


Ул сөйли, кузгала хисләр,

Уй йөри — галәм йөзә,

Китапта язылган сүзләр —

Кешелеккә мәдхия.

УЕНЧЫ МИЛЛӘТЕМӘ
Уйнамыйм, һич кирәкми миңа уен,

Милләтемне уйнаттылар озак уен,

Уйный-уйный башы каткан, сузган муен,

Аңламыйча аптырый ул уен-чынын.

Әмма уйлыйм: “Тартып алсам уенчыгын,

Бала кебек коймас микән күзе чыгын?”


Юк, ярамас, мин кем әле ул кадәрле —

Белми торган милләтемнең кадерене?

Балаларга ничек уен кирәк әле,

Милләткә дә шулай кирәк уен хәле.


ХИКМӘТЛЕ НӘСЫЙХӘТ


И күңел, көчең-куәтеңне күрсәт,

Бу зиһенне гыйлем-хикмәткә өйрәт,

Бар белемнәр китапларга җыелган,

Пыскыма син, янсаң — ян тәмам дөрләп.


Яктыра, карашың еракка җитә,

Гыйлемнәр кешене кешедән итә,

Китаплы булудан бөеклек килгән,

Зур милләтләр китапка ихлас итә.


Нәсыйхәтне алган күңел керләнми,

Өметсезләр гыйлем юлын күзләми,

Балачактан белемгә күңел биргән

Наданлык дигән тәмугка керәлми.



18.03.05.

ЯЗАРГА ӨЙРӘНҮ


Ак кәгазьгә сүзләр яздым,

Тырыштым, матур чыкты,

Әнкәйгә килдем, укыдым,

Елмайды,


Язгансың икән юкны

Димәде, аркамнан сөйде:

“Куйгансың тырышлыкны!”
Әткәйгә килеп мактандым,

Ул да мине мактады.

Апама килдем,

Карады...

“Бу нинди язу?”— диде.

Иреннәр турсайды, әйттем:

“Мәктәптә укып йөре дә

Язу таныма инде!”



19.03.05.

НИК БУ ТОРМЫШ?


Ник бу тормыш, яшәү шулай икән,

Өмет итеп һаман яхшыны,

Җәелә дә иңдә безнең җилкән,

Томан каплый уң-сул ягыңны.


Саташтыра, туры барабыз күк,

Ары китеп, тәмам адашып,

Югалыплар калабыз бары тик

Һәм калабыз бары карашып.


Бар да җитем, бар да бөтен төсле,

Әмма нидер җитми, аптырап,

Шунда гына җыябыз да исне

Һәм төшәбез тәмам калтырап.


Ник бу тормыш, яшәү шундый икән —

Югалтулар белән югалып

Бетәбез дә, салынып төшә җилкәң

Һәм калабыз тәмам соңарып.



31.03.05.

АПРЕЛЬ КИЧЕ


Бу яз инде мәңге җитмәс сыман:

Бураннары белән агартты...

Һәм саргайтты март та,

Ике кулдан

Эше китте, җанны елатты.
Апрель килер...

Килми калмый инде,

Ансының да көне санаулы,

Мәгънә белән йөри бирсә иде,

Тараттырса иде саннарны.
Апрель-апрель!

Шул ук утыз көнлек,

Саннарыңда һич юк үзгәреш,

Көннәр генә башка,

Авыр көлеп,

Бирә күрмә җанга күгәреш.



31.03.05.

СЕРГӘ ӘВЕРЕЛҮ
Серләр тулган китапларны ачам,

Җавап эзлим, күңел түремдә

Күпме сорау...

Һаман сердә калам,

Сер эченә серләр күмелә.
Ә югыйсә бар да ачык язган,

Ачып язган серләр сандыгын,

Хакыйкатьләр килә борынгыдан,

Ә мин менә бүген абындым.


Кайта-кайта укыйм —

Югалтмаска!

Сер энҗесен тезеп бер җепкә...

Ничек инде мөмкин аңламаска —

Серләренә үзең берек тә!

01.04.05.
МОНЫСЫ ДА БУЛА
Кайчагында шулай күңел ярсый,

Тынычлыгын җуя, җайларын,

Гүя шунда дөнья үзе кайный,

Чөя кебек тәмуг кайнарын.


Бер сүз белән өзеп куела да,

Меңе белән башлап яңасын,

Тормышыңның җайсыз куенында

Көлгә кадәр тәмам янасың.


Яшәлгән шул диеп әйтеп булмый,

Бүген генә туган шикелле,

Йөзләреңдә яңа дәртләр уйный,

Үз-үзеңә булып сөйкемле.


Ә аннары кайта тынычлыгың,

Җай эзлисең, сабыр канаты

Сыпрып үтә, барча тырышлыгың,

Күрмисеңме, җаның канатты!



02.04.05.

ЯШӘҮ СЕРЕ ЯШӘҮ БЕЛӘН ТҮГЕЛ


Яшәү сере нидә? Яшәүдәме,

Яшәмәүдә әллә бер көн дә?

“Яшибез!” — дип кенә яшәләме?

Яшәмичә калмый бер кем дә.


Озынлыгы белән түгел шул ул

Үлчәү берәмлеге гомернең,

Саннар белән түгел, сансыз түгел,

Кемлек белән түгел үзеңнең.


Күңел дәрте кыйммәт, кешелегең —

Изгелеген һәр көн күрергә,

Яна белеп яну, сүнүеңнең

Мәганәсе булсын гомердә.



04.04.05.

ЯШӘҮ БЕЛӘН ЯШӘҮ АРАСЫ


Күңелем ярасына

Күзеңнең карасыннан

Яшь тамды,

Елларның арасыннан

Гомерем барчасына

Сүз калды,

Яшәлмәгән көннәремнән

Сер барды,

Ара ерагына

Юл салды!


Исәнме, язның кояшы,

Җәйнең аланы,

Кышның ак кары,

Көзнең караңгы ямавы!


Теләк — калды,

Гомерне тормыш алды,

Яшәүдән яшәү — ары,

Эзне санап туңган эз барды.


БИГАЙБӘ
Серләр алдым дога тотканымда —

Җирләр белән күкләр тоташып,

Күреп тордым җәннәт тоткасын да

Һәм чыкканын тәмуг ут ташып.


Сез әйтегез: әкият болар бар да,

Сөйләнелә бары гадәтчә,

Бу дөньяда адәмигә тарга,

Хыялында йөри гарәпчә.


Сез әйтегез, миңа кызык кына,

Саек кына хакыйк күлегез,

Тормыш дигән яшәү йомгагына

Уралганга тән һәм үзегез.


Сез әйтегез, күрмәгәндәй булып,

Белмәгәндәй булып, бигайбә,

Серләр тулы юлдан барам узып,

Син каршылап дәштең:

— Мәрхәбә!

16.04.05.

КЫСЫР СӨЮ


Кысыр сөю — кысыр гомер төсле,

Мәгънәсе юк,

Риваятьтә — матур...

Аңарда тик көзге гөлләр төсе,

Сагышы да болытлардан авыр.
Хәтер яна утлы кисәү булып,

Бу учаклар инде тергезелмәс,

Керфекләргә сөмсер дымы кунып,

Күз яшьләрен кабат түгелдермәс.


“Хуш!”— дияр юк,

Бары саулык сорау

Күңелләрне бәлки якты итәр?

Җан дәртенә төшкән салкын кырау —

Кысыр сөю

Һәм дә соңгы хәтәр!



18.04.05.

ИЗГЕЛЕК ХӘЛЛӘРЕ
Мөмкинме соң шулай үз-үзеңне

Юктан борчу бушлык тоткынында?

Ишеттем дә синең сүзләреңне,

Көя калдым йөрәк ялкынында.


Бу ярату — гомер яктылыгы,

Сүрелүе хәтта вәхшәтенең,

Бу ярату — тормыш каралыгы

Һәм сүнүе бугай бәхетемнең.


Юк, ышанмыйм... Алай гына түгел,

Юктан гына булмый шушы кадәр

Онытылып китеп, ташып күңел,

Сөя белеп сөю — изге хәлләр.



20.04.05.
СУТ КИБҮ
Минем сагынуларның чиге булмас күк,

Минем сөюемнең уты сүнмәс күк...
“Яраттым!”

Мин бу сүзне курыкмыйча әйтәм:

Сузылып тамса да зәңгәр күк яме,

Өзелсә дә курайларның моңы,—

Йөрәгемдә дөньялыкның гаме!
Яраттым!

Бу язларның бөреләре минем

Кайнар сулыш булып яфрак тибә,

Бу җәйләрнең болыннары минем,

Бал тамызып, печән киптерә.
...

Минем сагынуларның чиге булсын иде,

Минем сөюемнең уты иңсен иде!

20.04.05.

СЕРДӘ ЙӨРҮ
Серләрендә йөрдем яшәешнең,

Күз ачкысыз бураннары да

Могҗизасы иде табигатьнең —

Борма юллар узганнарымда.


Эздән барган чаклар булгандыр да,

Үзем эзләр салган чакларым,

Заманалар шундый болгавырда

Җуеп бетерде бар хакларын.


Утырыр ул, утырмыйча калмас

Замананың хәтта чүпләре...

Серләрендә йөрим, илемдә — яз

Һәм тургайлы аның күкләре.



21.04.05.

БӘХЕТ КИЧӘСЕ


Төнге күкләр вак йолдызлар койды,

Учтан-учка җыеп алгандай

Хис иттек без, алар һаман яуды,

Чыкмый торды хәтта тулган ай.


“Мәхәббәтнең билгеләре алар,

Таңда чәчәк булып шытарлар!”—

Син сөйлисең, кубарыла уйлар,

Чөелә хис, шундый кайнарлар.


Чишмә челтерәгән якка тартып,

Вәгъдә ныгыткандай йөрәктә,

Кайнар иреннәр дә сугарылып,

Таралыштык меңәр кисәккә.


“Йолдыз ява!”— дисең, кая ди ул,

Безләр шулай күктән коелдык,

Тормыш яме булып бәхетле шул

Мизгелләрдә кабат җыелдык.



22.04.05.

ГАМЬДӘ ЯМЬ ЮК


Чәчләреңнән сыйпап әйткән идем:

“Син дөньяның иң-иң чибәре!”

Дөрес булган сүзем, гүя җилем —

Эреп төшә илнең күзләре.


Ябышалар, яреп йөри алар —

Кадалырдай утлы йөрәкләр,

Шушы карашларда гомер кайнар,

Хисләр кайнар, туңар сирәкләр.


Яшәү ямен син сораган идең...

“Гамьнәрдән ямь,— дидем,— эзләмә!”

Чәчәкләрнең балын җыя белдең,

Мәгънә бит ул — чиксез биләмә.


Без хәзер дә бер үк уйда калдык,

Бер үк туйларында йөрибез,

Гомер буе гел янәшә бардык,

Кулда-куллар кебек үзебез.



23.04.05.

РӘХМӘТ СИҢА!


Бу ярату онытылыр әле,

Көлке булып бәлки тоелыр,

Әмма синең елмаюлар яме

Йөрәгемә генә уелыр.


Гомер буе саклармын да аны,

Истәлеккә алып китәрмен,

Наз елмаю бүләк иттең, шуны

Җан түрендә учак иткәнмен.


Сүрелгәндә җылы бирә алган,

Кайнарымда тәмам сугарган

Мәхәббәтем яшәү яме булган,

Шуңадыр да җырлар җырланган.


Рәхмәт сиңа — инкарь итмәвеңә,

Какмавыңа читкә хисләрем,

Төшендердең яшәү мәгънәсенә,

Яктыртучым хәтта кичләрем!



27.04.05.

ЭШ
Ни өчен бу күңел түре

Гамәлеңдә яктыра?

Күпме гыйлем җыеп, үзе

Һаман да кара тора?
Ни асылы бу яшәүнең?

Дан-хөрмәт ник сорыйлар?

Шулмы тормыш ихтыяҗың?

Бар да шул дип корыйлар!


Ышанма, мәртәбәң белән

Килсә дан һәм хөрмәте,

Иртәгә китсә мәртәбәң —

Ачылыр бар хикмәте.


Таянырлык һич нәрсә юк!

Гамәлең булсын дөрес,

Гамәлдән күңелең ачык,

Яшәүнең асылы — эш!


ЗУР СӨЙЛӘШҮ


Зур сөйләшү, диләр, озын сүзне

Көн башыннан төнгә җиткереп,

Сүз чыгармый инде, беләм, күзне,

Куйсалар да мәгәр төрттереп.


Күз чыгармый, әмма чыгудан да

Арысына китә тәгәрәп,

Адәм хәле шушы чыныгуда

Әйләнүдән була түгәрәк.


Түгәрәкләп утыртылган ирләр

Кузгалмый да йокы чүмерә,

Күңелдәге юыласы керләр

Яңалары белән күмелә.


Зур сөйләшү булып озын сүзләр

Көннән көнгә кадәр сузылды,

Бәйләнешеп бетте безнең телләр,

Ераккарак, ахры, узылды.

БЕЗНЕҢ ЗАМАНА
Гел үзгәрә, һаман буталуда,

Әйләнүдә безнең замана,

Шул әйләнү аркасында гына

Адәмиләр бәхет казана.


Туктап торса, нәрсә дияр идең,

Ничек булыр иде яшәеш?

Өметләр дә бары шунда безнең,

Әйләнә дә килә үзгәреш.


Ак — карага чыга, кара — акка,

Авырганнар таба савыгу,

Йөз күрсәтә кичә куйган арка,

Юкка чыга юк-бар мавыгу.


Үзгәрештә хәтта имәннәр дә,

Кыяларны ишә замана,

Йөрмәгәннәр бер дә исемлектә

Көтмәгәндә олы сан ала.



28.04.05.

ЯШЬНӘҮ ШӨКЕРЕ


Яшьлегендә яшьнәгәннәр генә

Картлыгында таба мәртәбә,

Килешми ул ак сакаллы иргә

Яшь тай кебек тибү тәртәгә.


Акыл бер дә үзе килеп керми —

Кертмәсәләр яки кертмәсәң,

Чын ирне дә гайбәт сүзләр керли,

Чынлыгыңа дәлил йөртмәсәң.


Беләк-холык ныклыгында түгел

Ир кешенең илдә чынлыгы,

Кешелекле кеше булуда ул

Чын ирләрнең асыл холыгы.


Яшьлегеңдә яшьнәү өлкәннәрнең

Шөкерендә тапсын куәтен,

Картлыгында шөкер яшь яшьнәрнең

Кодрәтләрен ипкә юнәлтсен!


СӨЕКЛЕ ЯР, ДИСЕҢ!


Сөекле яр, дисең, үзең хәтта

Болыт булып йөргән чагыңда да,

Торып калган кебек булам чатта,

Килер диеп сине аңыңа да.


Сөекле яр, дисең, миндер инде

Сине кайчак кояш балкытучы,

Җитми кала көннәремнең иңе,

Тәнне буйлый кулың салкын учы.


Давылы да булырсыңмы кичнең,

Ничәнче кат инде бөреләнәм,

Ә син кабат яңгырларга күчтең,

Янгын булдым ә мин — үрмәләгән.



03.05.05.
ЗАМАН
Нинди чорда яшим, нинди заман,

Нинди хәлләр безне ураган —

Кеше хакы барын белми торган

Агайлардан бәгырь туралган.


“Үземнеке!”— диеп яши алар,

Керсәләр дә безнең өлешкә,

Яшен ташы кебек йөрәк кайнар —

Китереп сугар шушы килешкә.


Бабайлармы чын ир түгел иде?

Аталармы билен бирделәр?

Ул кемлекне дөнья үзе белде:

Күрә торып утка керделәр!


Инде кабат оятсызлар баса,

Кара дәһшәт кебек һәр яктан;

Бу көрәшкә безләр чыга калса,

Егылмабыз микән аяктан?



04.05.05.

ЕРАК ЙӨРҮ


Ут булып та суга төшкән хәлдә

Иде җаным даннар тоткынында,

Заман өчен олы идем әллә,

Юкса яшим һаман юклыгында.


Барлыгым бар диеп әйтә алмыйм,

Йөрәк кенә һаман очынмакчы,

Суга төшкән утлар булып пыскыйм,

Сафлыгында җаным коенмакчы.


Калма, хәтер, дөнья калдыгында

Күп калынды, комнар кайнарын да

Табаннарда изеп калдырдым да,

Бу җан иде һаман кайры гына.


Судан чыгам уттай янасымнан

Мең куркуда, мең саклыгым белән,

Нәрсә көтеп була айрылганнан —

Көннәр йөртә ерак куеп илдән.



Табул, 15.05.05.

НИЧЕК ИДЕК ӘЛЕ?
Якты язлар белән соңарылып,

Көзләренә кереп адашылган,

Яшә, хәтер, юл-юл сырлар булып,

Минем хәтер синдә кала торган.


Ничек идек әле, и назлы яр,

Җил-җиләснең утлы атларында

Чабып үттек, искә алырлар бар

Гомерләрнең карын, кайнарын да.


Умырзая болыннары иде,

Язда йөри-йөри саташылган,

Бәхетебез һаман озата килде,

Кайнар агым йөрде кар астыннан.


Якты язлар кабат килә тора,

Мирас булып бездән соңгыларга...

Безнең гомер әллә иген ура,

Әллә уйлый бераз соңарырга?



Табул, 17.05.05.
ЧИКМӘН ЭЛМӘКЧЕЛӘР
Сөям, диләр, сөелгәннән узгач,

Көям, диләр, пыскый башлыйлар да,

Ә аннары, сүнгәч, шул ук калгач,

Саташкалап кына карыйлар да.


Килеп кердең бүген төшләремдә,

Синнән башка ярлар кирәкми дип,

Ничек әле юк соң исләреңдә —

Көлгән идең хәтер китәр итеп?


Килеп кердең, шул ук күмәч тәнең,

Шүрлекләрең һәм дә күрекләрең,

Үзгәрмәсә үзгәрми шул ямең,

Киселепләр төште үзәкләрем.


Сөям, диләр, сөелгәннән узгач,

Пыскып алгач — көям, димәкчеләр,

Ничек була икән күлмәк тузгач?..

Әллә чикмән китереп элмәкчеләр?



Табул, 19.05.05.

ШУНДЫЙ КӨНЕМ МИНЕМ


Шундый көне гомер юлларының,

Өйгә кайтам,

Сагынылган икән,

Хыялларым инде күптән җанның

Канатларын талмас җилкән иткән.
Кырлар калыр уң-сул тарафымда,

Урманнары, авыллары белән,

Шәһәрләргә генә туктармын да

Җитез булыр уйлар хәтта җилдән.


Көтә торганнардыр сәлам алып

Мин кайтасы юлдан килгәннәрне...

“Нишләп йөри икән соңга калып?”—

Дияләрдер, белми хәлләремне.


Шундый көне гомер юлларымның,

Өйгә кайтам, шундый сагынылган,

Болай озак йөреп соңаруның

Сәбәпләре күз яшенә тулган.



Табул, 20.05.05.

САГЫНДЫМ, БӘГЫРЬ!


Нигә икән бу йөрәктә ут яна,

Мондый хисләр минем өчен бик яңа,

Исемеңне әйткәч — күңел куана,

Төн югала, нурлы кояш уяна.


Мин сине сагындым,

Юлларны урадым,

Яныңа ашкындым,

Сөеклем, бәгырь!


Куанычка тулды дөнья һәм җиһан,

Матурлыкны, гүзәллекне ул җыйган,

Мине күреп, син дә, бәгырь, мең куан,

Таңың булып кайтыйм, син дә тор, уян!


Мин сине сагындым,

Күрешеп куандым,

Хисләргә уралдым,

Исәнме, бәгырь!


Таң нурлары чәчәкләргә йөгерде,

Сандугачлар җыры белән күмелде,

Бакча түре нинди ямьле-күңелле,

Мәхәббәткә төрдең минем күңелне.


Өзелеп сагындым,

Утларга кабындым,

Мәңгелек яр булдың,

Бәхетем, бәгырь!


Сагышта калдырма дөньялыгымда,

Намус сафлыгы хисләрем сагында,

Йөрәк дәрте һаман-һаман кабына,

Яшәешем — бәхет-куанычымда.


Киткәндә — сагындым,

Кайтканда — куандым,

Мәңгелек яр булдым

Мин сиңа, бәгырь!



Казан, 22–24,05.05.


ИЛ ГАМЕНДӘГЕЛӘР
Гамәленә төренеп, ил яменә

Үскән гөлләр түгел идекме?

Көне, диеп, күмелеп ил гаменә,

Суыртмадыкмыни җилекне?


Ул йолдызлар бездән кабынып калды,

Бу холыклар бездән үзгәрде,

Без кайтардык иманны һәм санны,

Юл яңартты тарих, түзмәде.


Гамәл сафлыгында кан кайнары,

Ил яшәде безнең тамырда!

Тимер арысландай дошманнары

Әйләнмәдемени камырга?


Бездән — гамәл, илдән — хөрмәт булсын,

Гаделлеккә башка юлы юк,

Иле белән улы уйнамасын,

Улы белән иле булмас шук!



27.05.05.

ГАМЬНӘРЕН ДӘ КҮРДЕК, ТУЙЛАРЫН ДА


Гамьнәрен дә җыйдык, туйларын да

Җырлап-биеп уза белгәндә

Дөрес яшәлә ул, сыйларында

Хәләл көчтән өлеш кергәнгә.


Кайнарланмый мөмкин түгел икән

Гаделсезлегенә тарганда...

Төкрек чәчеп кемнәр игелек чиккән

Чүпләр баскан илең кырында?


Үз баласы, диләр, шуңа үсә

Чүп үләне, хәтта чәчмәсәң,

Туфрак җилегенә үтә-үтә

Йолкысаң да бетми, ичмасам!


Гамьнәрен дә җыйдык, туйларын да

Уздырмадык җырлап-биими...

Дөрес яшәлде күк, уйларымда

Калган чаклар азмы көелми?



30.05.05.

ҖЫРЛАР БЕЛӘН КАЙТУЫМ


Күңелдә — җыр, хәтер яктысыннан

Агып чыккан чишмә шикелле җыр,

Көннәремә үтеп көннәремнән,

Шау чәчәкләр белән күмелдерер.


Сәлам сезгә, игелекле җырлар,

Сәлам сезгә, ак канатлы кошлар

Булып күкләремдә очынганнар,

Сезнең белән якты минем кичләр.


Ничек яшәр идем икән, белмим,

Мәхрүм калсам бер көн әгәр сездән,

Җырда яшәү бәхетләрен телим —

Язга кайтуларны кыш һәм көздән.


Җырлар булып агылдым да илгә,

Кошлар булып күктә кагынуым,

Көннәремнән күчә барып көнгә,

Төннәремнән тәмам арынырмын.



Май, 2005, Табул-Казан.

ХАК ҺӘМ ЯЛГАН


Аякларны бутап ала дөнья,

Тайгак юлга кертә хәтта тигез

Җирдән генә көлеп барганыңда,

Сигезең дә булып куя тугыз.


Адаштыра хәтер ялганчысы,

Кавыштыра йөрәк саташуы,

Кан кайнатып авыр җан ачысы,

Насыйп кайчак дошман ярашуы.


Нинди егет идек, нинди кызлар!

Таякка да калдыргалап тормыш,

Хәрәмгә дә кызарынып күзләр,

Авыр күсәк сүзләр башка ормыш.


Дөрес яшәү — сер ул, хәтта аны

Борынгылар белми китеп барган,

Бәхет дигән көннәремнең саны

Гомер белән үлчәнешен алган.



01.06.05.


БУЛЫР КЕБЕК ЛӘ УЛ
Булыр кебек тә ул, булмас кебек

Бу яшәеш адәм рәтендә,

Йөресәк тә ил алдында көлеп,

Кемлек итеп кеше сурәтендә.


Булыр кебек тә ул, булмасына

Ник бер теләк калсын күңелләрдә,

Өзелеп төшкән бәхет алмасына

Үрелергә кайчак ирендерә.


Тиешен дә бирми калса дөнья,

Аркылыга чыккач кешеләре,

Һәммәсе дә киткән җирдән уңга,

Тик барыбер әле ишеләсе.


Булыр кебек, димим, булмасына

Дәлилләрем инде җыелганнар,

Шушы кадәр гомер уртасында

Хәтерләрем китеп уелганнар.



02.06.05.

КЫСЫНКЫЛЫК


Сәерсенмә, заман, өмет итмә,

Киселгәннәреңнән өметтән,

Шундый форсат бирдең дә син безгә,

Өметләрне кылдың куыктан.


Шара куу калды, алышынды

Бәһалеләр, кемлек, мәртәбә,

Кул бирергә тормыш авырсынды,

Әйтәлмәде шунда: “Мәрхәбә!”


Кыюсызлык түгел иде хикмәт,

Тыя белү иде нәфсене,

Безне тормыш никтер узып китмәк,

Төшендереп кенә һәр серне.


Яшисе бар әле, гамәле бар,

Кайтасы бар әле заманның,

И Казаным, урамнарың бик тар,

Кысан чагыңнан ул чамаңның.


ФӘЛСӘФӘ НӘТИҖӘСЕ


Мәгънә белән бәһаләнә тормыш,

Мәгънә белән адәм үлчәнә,

Мәгънә белән таба мәртәбә,

Мәгънә юктан барча бу бозылмыш.


Сан да кирәк — сыйфат үзгәрсенгә,

Дәрәҗәсез булмый адәмгә,

Үтә генә гомер әрәмгә,

Сан югала бәндә күгәрсенгә.


Аң да кирәк акыл хикмәтенә,

Тормыш безне күпме өйрәтте,

Адәмидә — гыйлем гайрәте,

Май сыладым акыл икмәгенә.


Йөрәк кирәк — калмас өчен көйрәп,

Акыллының ялкын — гайрәтле,

Мәгънә уты, төреп йөрәкне,

Яшәтәсең, яшәт һәм өйрәт!

СЕРЛЕ КАЕН
Табигатьнең дәртле тынлыгында

Болыт ауламакчы кояшны,

Балавыздай эреп тамганында

Чәчәкләргә сеңә дәрт ашы.


Умарталар тәмам эшкә чумган,

Чиләкләре күптән мөлдерәм,

Күңелләргә балы тәме тамган,

Кошлар сайравына күмеләм.


Агач күләгәсе, дым алырга

Тукталдым да тынып утырдым,

Кәүсәсендә калган язуларга

Хәйран калып күңел тутырдым.


Бу сөюләр инде коелгандыр,

Әмма күкрәгендә каенның...

Әллә юри хәтер яңарттырыр

Өчен, язмыш, монда каердың?


ТӨРТКЕМ
Сөйләмә, әйтмә сереңне,

Аулама сагышларым,

Юалмас күңел керемне

Сүз белән чайкауларың.
Беләм мин синең кемлекне,

Үземне санга алмыйм,

Өйрәтмә инде кимлекне,

Тән — суык, эчтән кайныйм.


Телләрдә йөрер хәтәрне

Кылганым хәтерләмим,

Ә синнән алган хәбәрне

Күңелдә кадерләмим.


Оныттым, син дә калдырып

Китәчәк әле бер көн,

Сөйлисең күңел талдырып,

Югалтып гомер иркен.



Июнь,2005.

УМЫРЗАЯЛАР

Поэма
Сез сорарсыз, шундый чибәр ярлар

Йөрәк хисләрегез кузгаткач:

“Нинди чишмәләрдән көмеш сулар

Сугарганнар сине, аппагым?”


Сез сорарсыз, шундый затлы ярлар

Йөрәк хисләрегез кузгаткач:

“Нинди елгалардан көмеш сулар

Коенлырган сине, җанкаем?”


Сез сорарсыз...

Ничек сорамыйсың?

Ничек була түзеп хисләргә?

Мин үзем дә сезнең кебек инде,

Мин үзем дә язгы кичләрдә

Шомырт чәчәгеннән исерәмен,

Күккә ашам, җирдән күченәмен,

Исләремдә гел син,

Миңа инде, белмим, нишләргә?
Беренче бүлек
I

Авылыма кайткан саен һаман

Басуларны урап узамын,

Монда минем үсмер еллар калган,

Сулыш саен дәртен тоямын.
Бу үрләрдән күчеп ул үрләргә,

Лачын кебек очып атларда

Йөрмәдемме?

Сәлам!


Күңелләрдә

Уйлар кайный,

Истәлекләремне актара.
Безнең чорлар инде әллә кайчан

Тарих булып калды үткәндә,

Заманалар китте башка юлдан,

Гел чайкала дөнья сиртмәдә.


Әле уңга килә, әле — сулга,

Аннан тагын китә җаена,

Сәясәте шундый, ясалмышта

Гел бутала сулы уңына.


Шушы инде тормыш дигәннәре...

Акыл сатмый гына ул хакта,

Ачыйк әле моңлы күңелләрне,

Сүнми янсын утлар учакта.


Хикмәте шул: син яшисең Җирдә,

Мин яшимен, яши алар да,

Хәйран итми кая бармыш илгә,

Керми генә кайнар базарга,

Авылыма кайттым...

Кошлар туе

Тирәкләрдә, болын-кырларда,

Тауларыма ашам, тургай моңы

Тамырларда йөгерә, каннарда.
Кояш коча назлы иркәседәй,

Иңләренә буе җитәлми,

Сагынганмын мин дә

Язны илдәй,

Шуңа хисләр җыелып бетәлми.
II

Уч төбенә сыеп бетәр сыман,

Иркәләнеп, песи баласы

Кебек сузылып авыл йоклый һаман...

Аңа инде кая чабасы?
Күрде инде, булды инде барсы,

Хәтта коммунизм дигәне,

Аклары да булды, карасы да,

Алганы да булды, биргәне.


Ә яшәеш — калды, һаман бара

Бүгенгедән тагын бүгенгә,

Бу тормышлар үз җаена ага,

Чак таянып ирләр көченә.


Алар — булды, алар һаман барлар —

Чын ирләре халык дигәннең,

Бу тормышның терәге дә алар,

Асыллары, көче бу ямьнең.


III

Нинди булган чын ирләре илнең?

Беләкле һәм батыр йөрәкле?

Җитмеш төрле һөнәр андый ирнең

Кулларында гайрәт күрсәтте!
Чын ир булу — шап-шоп басып йөрү,

Куырылу түгел, кубарылу...

Чын ир булу — мыштым песи булу,

Күз уйнату түгел, умырылу!


Чын ирләрдә чама булды һәрчак,

Булмадылар әмма чамалы,

Чыккан чакта алар хәтта кайнап,

Вулкан булып парын атмады.


“Сине кайдан эзлик?”— диеп дәшкәч

Пәйгамбәрләр мәгәр Аллага,

“Мин — сабырда!”— дигән җавап килгәч,

Калмаганмы алар хәйранга?


Салкын сабыр түгел, кайнар сабыр —

Чын ирләрнең асыл билгесе,

Ваемсызлар йокы таба калыр,

Җан кайнатыр ирнең өлгесе.


IV

“Кем ул чын ир?”—

Шундый сорау

Җиткерде миңа дуслар;

Инде әйтим, чын ир булу

Ирләрдән нәрсә сорар?


Чын ирләрне таныйм дисәң

Мәгәре ил эчендә,

Күркәмлектә Йосыф сыйфат

Нур булыр һәм йөзендә.


Бу сыйфаттан мәхрүм икән,

Хатага аяк басма,

Кабынсын, диеп, йөзенә

Чыра утын да асма.


Ягылмас шырпы сызудан

Күңел өе шәмнәре,

Яктырмас йөзе, булмаса

Күңеленең ямьнәре!


Йосыф сыйфат күркәмлек нур

Сүнми еллар узса да,

Ул һаман һәм матурланыр,

Хәтта гамьнәр басса да.


Нинди чын ир?

Менә шундый

Тик сыйфатының берсе,

Каһарманда Рөстәм сыйфат

Булсын икән ир кеше.
Наримандай беләкле ул,

Гали сыйфат куәтле,

Андый ирләр һәм булалар

Сөләймандай дәүләтле.


Дәүләт ул мал, байлык түгел,

Дәүләт ул — яшәешең,

Мөхәммәд сыйфат гадел бул,

Иманлы булсын эшең!


Икенче бүлек
I

Күгәрченнәр оча, күгәрченнәр —

Төркем-төркем,

Урап күкләрне,

Яннарыма килеп куна алар,

Дәртләндереп язгы күкрәүне.


Сөйләшәләр “гөр-гөр” килә-килә,

Эндәшәләр нидер, аңламыйм,

Күзгә карап, башлар ия-ия,

Мин дә җавап биреп куйгалыйм.


Белмисез сез, имеш, төшенмисез

Адәминең сүзен һичничек,

Хәер, хәтта кытай аңлаешсыз,

Очрашсак туры килешеп.


Хикмәт андамыни, тел ул — газиз,

Алмашы юк аның дөньяда,

Телне аны сата бары хәсис,

Андыйлардан ана ояла.


Телне белү — күпне белү, диләр...

Күгәрченнәр “гөр-гөр” сөйләшә,

Аңлыйм кебек, шушы миләш күзләр

Минем белән һаман телләшә.


II

Бакчаларга кергәч, тын почмакта

Ләләгөлнең тамды яшьләре,

Сагынган ул, ничек мондый чакта

Сагынмассың икән, күр әле!
Бөтен дөнья гүя чәчәк кенә,

Төренгәннәр агач, болыннар,

Сайрашалар кошлар һәммә җирдә,

Ялгыз башың калгач — кыеннар!


“Эһ син, Кадыйр, егет кисәкчеге

Икәнсең шул, бары күбәләк,

Кызлар борчасы син, кибәкчеге,

Почмак үрмәкүче, үрмәләк!”


III

Бакча буйлап йөргән әби килеп,

Ләләгөлнең үтеп яныннан,

Утыргычның түр башына барып

Урын алды, карап куйганнан,
Сүз башлардай булып нидер әйтте,

Читкә алып кулы таягын:

“Син дә бераз ял ит, таяныч,— ди,—

Миңа үзең, рәхмәт, Ходаем!”


Бу әбинең нәрсә сөйләгәне

Сәер тоелса да кешегә,

Ләләгөлнең аулап күңелене,

Керер булып аның күзенә —


Сорап куйды: “Нәрсә булды, кызым?

Синең яшьтә дөнья яме дә

Хәтерләрне нурлый иде, үзем

Җырлый идем белми гамьне дә.


Ял итәсең булыр, эштән соңмы?

Әллә инде эшкә барышың?

Нигә шулай җыеп бөтен моңны,

Чыгаргансың йөзгә сагышың?”


Нәрсә диеп җавап бирсен икән?

Әйтсен әллә Кадыйр юньсезен?

Нигә шунда яңгыр коймый күктән?

Төшми томан, каплап көн ямен?


Кошлар сайрый үз ярларын табып,

Чәчәк яме били дөньяны,

Бөтен тараф тора нурда балкып,

Мондый чакта сагыш туамы?


IV

Ә бу сөю шундый матур көндә

Шундый матур булып башланды,

Мондый хисләр гүя һичбер кемдә

Булмагандыр, гыйшык аланы
Кебек иде ул көн шушы бакча,

Шушы урын, шушы ачыклык,

Дөнья үзе сыйды бер кочакка,

Җанга иңде бар нур, яктылык.


Дәрт иясе, сабый бала сыман

Хисләр биләвенә чорналып,

И шатланды йөрәк, шулай һаман

Сөенечтә калды уралып.


И бәхетле ярлар иделәр шул,

Якты таңда көлеп уянган

Күбәләктәй очты наз Ләләгөл,

Күңелләре дәрттә куанган.


V

Авыл кызы иде Ләләгөл-яр,

Бу калага килеп урнашкан,

Күңелләре иде ачык гөлләр

Белән язга килеп тоташкан.
Аның хыялында уку иде,

Диплом алу, әмма язмышы

Уку йортларыннан ерак куйды,

Башка юлдан китте тормышы.


Әүвәле ул, киләсе ел бар бит,

Шунда керермен дип уйлады,

Ел буена укып әзерлек ит,

Аннан булыр, диде... Булмады.


Елы үтте завод-техникумда,

Үзләштерде һөнәр үзенә,

Онытты ул шулай укуны да,

Җан вәгъдәсе булган сүзен дә.


Монда яхшы иде акчасы да,

Тормышы да бик тиз көйләнде,

Бүлмәсе бар завод торагында,

Эш өйрәнү кыен килмәде.


Илдә Совет иде, Ленин юлы

Белән бара иде дөньялар,

Менә тиздән коммунизм кыры

Күренәчәк, диләр һәм алар.


Гел ышаныч белән яшәлгән шул

Мәңгелеккә, диеп, Советны!

Кем уйлаган ишелеп төшәр дип ул?

Әйләнепләр китте савыты.


VI

Шаулы көннәр иде, буталган чак

Уңы-сулы хәтта дөньяның,

Адәм балалары гүя курчак

Тәкъдир уенында Ходаның.
Кичә генә коммунистлар иде,

Комсомол да иде барсы да,

Җете кызыл иде, әмма уңды

Һәммәсенең төсе каршыда.


Зәңгәрләнде, күгәренде берләр,

Яшелләнеп китте кайсылар,

Каралыплар бетте шунда кемнәр,

Бер-берсенең башын ашыйлар.


“Коммунизм, яшә!”— диеп алар

Чаң какмадымыни элгәре?

Ничек бик тиз үзгәрделәр болар,

Чын коммунист булып үзләре?


VII

Булдырмасын белде, ашмаслыгын

Хыялының шушы тормышта,

Ник ул вакыт алар алдады соң,

Корбан сорап һаман, бар эштә?
Ник ул вакыт шушы кадәр хаксыз

Кыландылар, нәрсә хакына?

Харап булды ничә бигөнаһсыз,

Кара салып күңел агына?


Ләләгөл дә пионеры булды,

Комсомолы иде бүгендә,

Аның юлы — алдынгылар юлы,

Йолдыз булу иде күгендә.


Ангелина булу, Зоя, Надя —

Азлармы соң үрнәк алырлык?

Безнең Ләләгөл дә шушы санга

Керә алыр, кылыр батырлык!


Юккамы соң ул пионер булды,

Октябрьнең булды баласы?

Юккамы соң Ленин комсомолы?..

Һәм коммунист әле буласы!


VIII

Инде дөнья бозылды да куйды

Һәм гаугалы еллар башланды,

Элек илдә партиялек булды,

Инде җәмгыятьләр баш алды.
Бу кешелек һаман үзгәрештә —

Яратылышыннан дөньяның,

Әүвәледә дин һәм динсезлектә

Чыгарганнар күпләр җан аһын.


Ә аннары диннәр белән диннәр

Өстен чыгар өчен сугышкан,

Берәүләре — җиңгән, җиңелгәннәр,

Хаклыгында бар да узышкан.


Ул чорлар да үткән, партияләр

Булып халык, тәмам таркалып,

Үз кемлеген алар белдергәннәр...

Алары да бетте буталып.


Җәмгыятьләр калды һәм берлекләр,

Партбилетлы алар, түгел дә,

Динилекне читкә селтәмиләр,

Шул ук сүзләр алар телендә.


Әмма төсе, мәгънәләре башка...

“Өммәт!”— дигән булса муллалар,

“Халык!”— диеп партияләр шашса,

“Милләт!”— диеп сөйли һәм болар.


IX

“Күтәрелгән милләт байрагына

Җыелыгыз бердәм көч булып!”—

Лозунглар... Мәйдан каршысына

Ләләгөл дә килде кызыгып.
Ничәнче көн завод туктаганга,

Өстәгеләр байлык бүлешә,

Ә халыкның хакы — мәйданнарда,

“Милләт!”— диеп бар да телләшә.


Максатлары — гомум, бүген кирәк,

Бүген булдырырлык чараны

Кылмый гына, гомум сүзләр, көйрәп,

Очкынлата бара җаннарны.


X

“Сез — чибәрсез!”— диде шунда берәү,

Ләләгөлнең басып янына...

Кабынды да китте, гүя кисәү

Җил тыныннан күчеп ялкынга.
“Кадыйр булам,— диде аңа егет,—

Кем дип белик сезнең исемне?

Шундый чибәр кызлар монда килеп,

Милләт өчен йөргәч — күңелле!”


Ләләгөлгә кызык булып китте

Бу егетнең оста сөйләме,

Күңелендә гөлләр шыткан иде:

Барсы — аның сүзләр бәйләме.


Кыз — елмайды, егет һаман саен

Дәрт утында тотты йөрәген,

Югалтмыйча назлы сүзләр ямен,

Алды шунда кызның беләген.


“Альбинадыр әле, йә Зоядыр,

Безнең татар шулай кылана,

Бәлки Марсельеза буласыздыр?

Исемегез? Әйтче, оялма!”


XI

Очраштылар алар көзге кичтә,

Ә иртәдә дөнья агарды,

Агачлар да гүя ак чәчәктә,

Ләләгөл дә назда уянды.
Бүген тагын эшкә барасы юк,

Заводлары күптән туктады,

Ялгыз ятак, бүлмәсендә ямь юк,

Шыксызлыгы җанын турады.


Ә кар — яуды, ап-ак итеп ясап,

Дәфтәр бите итеп урамны,

Әнә узган күпме кеше урап,—

Каләм кебек мәгәр язганмы?


Ләләгөл дә, бәлки эшен бүген

Башлар диеп завод, капкасы

Янындагы халык белән сүзнең

Усалында телен чайкасы


Иде дә бит, әмма холкында юк,

Кайнарлана алмый, ул — сабыр,

Шушымыни кайгы, гөрли халык,

Ләләгөлнең уйда — тик Кадыйр.


XII

Трамвай килә, урам-йортлар тетри,

Селкенә ул, шалтыр-р, тиз йөри,

Тукталышын үтеп китте бере,

Икенчесе әле күренми...
Ирек мәйданында халык иде,

Шунда кадәр килеп, Ләләгөл

Төшеп калды, уе — Кадыйр иде,

Гөрли халык, шаулый иде ил.


Лозунглар төрле, шигарьләре

Кызылдан да, яшел һәм актан,

Йолдызлы ай — Чулпан калкулары —

Байрак җирлегенә урнашкан.


Кадыйр — шунда, байракчылар белән,

“Азатлык!”— дип халык кычкыра,

Кайнап чыга микрофонга бердәм

Хатыннар һәм ирләр шул ара.


Ватан, диләр, туган тел һәм ирек!

Бу мөкатдәс ике канаты

Иңнәрендә була калса, халык

Кол хәлендә торып каламы?


“Акча”, дими һичкем, “икмәк”, дими,

Җир сорамый, завод, башкасын,

Кеше хакларына һичкем керми,

Мал бүлешми, куйган барчасын.


Ирек сорый туган телгә һәм дә

Ирек сорый бары халыкка,

Тими дингә, тими һичкемгә дә,

Чын ирекне сорый барлыкка.


XIII

Түрәләр һәм завком, һәм парткомнар,

Капка бикләп, куеп сакларны,

Завод-фабрикларны бүлешәләр,

Имеш, моңа бардыр хаклары.
“Өлешебез!”— диләр нәфсе белән,

“Өләшәбез!”— диеп сөйлиләр,

Эләктереп калырга дип бердәм

Үз җайларын гына көйлиләр.


Ил дә кирәк түгел һәм боларга,

Халыкны да уйга алмыйлар,

Диннәре юк, Шайтан кубызына

Биеп, алар илне талыйлар.


Моны белми Кадыйр һәм Ләләгөл,

Һәм уйламый хәтта халык та,

Гаугалы чор, хаклык эзли бар ил,

Кала барып артык кашыкка.


XIV

Көне буе алар бергә булды,

Чөеп-чөеп кара чәчләрен,

Кадыйр һаман: “Азатлык!”— дип ярды,

Мең шаулатып мәйдан эчләрен.
Ләләгөл дә аңа яреп йөрде,

Кушылгалап, кыймас җиреннән,

Күңелендә курку һәм шау иде,—

Онтылдылар, китеп үзеннән.


Яшел тасма бәйләп маңгаена,

Кадыйр төркеменең алдында

Батыр кыздан булып, милләт-ана,—

Сүзләрендә канат кагына.


Әле генә нотык тыңладылар,

Рухландылар, аннан тагын да

Канат җәеп мәйдан урадылар,

Азатлык дип бар да табына.


XV

Караңгыда кайтып торагына,

Ләләгөл дә сизеп арганын,

Сыенды да Кадыйр кочагына,

Сизми калды йокы алганын.
Ул төш күрде, дөнья шаулы иде,

Ага иде сулар ургылып,

Күпләр батып калды, алар — йөзде

Олы бүрәнәгә уралып.


Шунда кинәт Кадыйр юкка чыкты,

Кая китте диеп караса,

Ташкын сулар белән читкә акты,

Әллә ничек булып тамаша.


Уянды да хәйран итте, Кадыйр

Янында юк, кая киткәндер?

Таң да аткан... Ничә көннәр булыр:

Алар бер җан, инде тәндә бер.


Хәзер мода: никах укыта да

Яшьләр гаиләне коралар,

Туй ясамый, бармый ЗАГСка да,

Бергә яши, бергә торалар.


“Аллаһ каршысында дөрес булса,

Ил алдында хилаф юк инде!”—

Диде Кадыйр. Әүвәл каршы чыкса,

Ә аннары кыз да: “Хак!”— диде.


Бүлмәләре — завод торагында,

Кергән булса әгәр укырга,

Сизелми ел үтәр иде шунда...

Заводлар да эшсез тик тора.


XVI

Кадыйр инде өченчедә укый —

Авыл хуҗалыгы буенча,

Механикмы булыр, әле шактый

Укыйсылар аның уенча.
Мәйданнарда йөреп, онытылып

Дәресенә бару кирәге,

Укуы да инде артта калып

Килә бугай, гомер әрәме.


“Нигә кирәк мондый уку,— дия,—

Ни файдасы аның кешегә?

Күмхуҗлар да бетә, кемнәр генә

Мохтаҗ булыр мондый белгечкә?


Авылдагы һәрбер малай-шалай

Шөреп борып үсә, техника

Аның — кулда, егет була шулай...

Түгел микән уку һәм юкка?”


XVII

Ул елда да завод эшләмәде,

Ә Ләләгөл чыкты эшеннән,

Институтта хәзер укый иде,

Бер дә калышмыйча кешедән.
Укытучы булудан да изге,

Җанга якын һөнәр тапмады,

Шуның өчен хәзер укый, инде

Укулардан уе кайтмады.


Аның өчен кабат яңа дөнья,

Яңа хакыйкатьләр ачылды,

Укымаса әгәр, шушы юлда

Ачылмас та иде акылы.


Лекциядән лекцияләренә

Йөгерә ул, аннан укырга

Китапханә, уку залга керә,

Күңеленә гыйлем тутыра.


Үзе һаман гел Кадыйрын уйлый:

Ул да шулай укып йөридер!

Кайбер көнне йокларга да кайтмый —

Сагынганын кызның белмидер?


Үзгәрде дә китте гүя дөнья,

Хәзер башка төрле төсләр дә,

Ничә төрле партияләр, хәтта

Коммунистлар керми төшкә дә.


Элеккеге күмәк тормыш та юк,

Сафсатасы һәм дә ялганы,

Иркенлекне алган кебек тарлык,

Үз уенын тарих уйнады.


Бәхет әле алда булыр сыман,

Бүгенгесе — бары хәбәре,

Ил дә атлап китәр дөрес юлдан,

Яхшырырлар әле хәлләре.


Өченче бүлек
I

Кадыйр калды серле уйларында,

Хисләр ярсуында адашып,

Ләләгөлгә булган сүзләрен дә

Әйтеп бетерәлми көнләшеп.
Нигә кайтмый аның сөйгән яры?

Кайда йөри көннәр буенча?

Нинди бетмәс уку тарта аны? —

Алай булмый аның уенча!


Ничә тапкыр барып карап торды

Уку йортларының янында,

Затлы парлар үтә-сүтә торды,

Карамыйча аның ягына.


Үбешәләр, кочышалар... Ничек

Алай хисләнергә мөмкиндер?

Ләләгөл дә шулай йөреп кичгеп,

Кадыйрына исе китмидер!


II

Юк уйларга чумды мескен Кадыйр,

Юкны уйлап башын катыра,

Көнчелек ул — дөньялыкта кабер,

Көнчелек ул җанны саттыра.
Көнчелек ул акыл эше түгел,

Көнчелек ул җаның саташу,

Акылыңнан өстен булса күңел,

Саташулар булыр адашу.


Гыйлем нуры — җанны чистартучы,

Сафландыра хәтта хисләрне,

Ә каралта сүзләр сафсатасы,

Бутадылар алар күпләрне.


III

Ул шундый да сөеп карый иде

Дөньялыкның һәрбер яменә,

Көн бозылса — кайгыларны җыйды,

Кояшланса — канат иңендә.
Сөя иде сөеп туялмыйча,

Буялмыйча кара хисләргә,

Калмый иде тәмам уалмыйча,

Чыга барып шунда исәргә.


Яшәешне шушы диеп белде,

Башка төрле була алмады,

Аның җаны кояш кебек көлде,

Каплый алмый болыт аламы.


Сөя иде, башка төрле хисләр

Бар икәнен гүя белмичә,

Якты иде аңа кара кичләр,

Түрләренә сагыш кертмичә.


Ул шундый да сабый җанлы иде,

Изге бала йөзле самими,

Дөнья гүя үзе аны сөйде,

Гамь карасы аңа түгелми.


Инде менә барсы үзгәрделәр,

Әллә нәрсә булды аңарга,

Хисләре дә никтер күгәрделәр,

Һәм башкача аңа янарга.


Ул шундый да сөйде, и бәхетле,

И шатлыклы көннәр булганнар,

Ул үзе дә көя белеп көйде,

Күңелләре хискә тулганнар.


IV

“Милләт!”— диеп Кадыйр мәйдан тотты,

“Милләт!”— диеп җыйды яшьләрне,

Үз кемлеген илгә ул танытты,

Башлап йөрде бик күп эшләрне.
Комсомолны алыштырды аның

Милли җанлы яшьләр берлеге,

“Азатлык” дип исем кушуының

Хикмәте бар иде, кемлеге.


Шул “Азатлык — яшьләр берлеге”нә

Көн кыскарса — Кадыйр югалды,

Ә кабаттан балкып чыгуына

Сәбәп иде тарих һәм тагы.


Ул уйнады тарих белән бергә,

Заманага тәмам кушылып,

Мин дә аны шушы көннәрендә

Күреп калган идем куш булып.


Кайвакытта үзе килә иде,

Якын иткән икән күңеле,

Әмма сүзне башка юлдан йөртте,

Җаннар якын кебек күренде.


Зыялы зат иде сыман үзе,

Сөйләмәде бер дә буш сүзне,

Белеп булмый — уе нәрсә иде,

Түгел иде бугай үзсүзле.


V

Бөтендөнья татарлары белән

Элемтәгә кереп, бервакыт

Зур җыелыш җыйды, төрле илдән

Яшьләр килде анда җан атып.
Үз кемлеген белә иде Кадыйр,

Дилбегәне кулда нык тотып,

Үз дигәнен йөртте, нинди батыр

Егет, дидек, тордык шаккатып.


Милләт сөенече иде Кадыйр,

Куанычы иде яшьләрнең,

Күпләр почмакларда булды батыр,

Ул — башында торды эшләрнең.


И шаулады дөнья, тантаналар

Гаугаларны басып киттеләр,

Безнең илдә икән хөкемдарлар —

Акыллы баш, егет кешеләр.


Халык мәнфәгатен алар тота

Үз җаннарын, диләр, аямый,

Кирәк булса — алар керә утка,

Җиңел юлны бер дә сайламый.


Хөкемнәре туры һәм намуслы,

Гамәлләре өлге тарихка,

Халык белән алар бер рухлы,

Амин тотыйк алар саулыкка!


VI

Кадыйр диеп күпләр таный иде,

Дәрәҗәсе үсте егетнең,

Аның саен арта барды дәрте,

Кирәк түгел аңа үгетең.
Кем икәнен үзе яхшы белә,

Үзе белә нәрсә кирәген,

Шау-гөр килеп мәйданнарга керә,

Утка төреп тәмам йөрәген.


Аңа ярә яшәләр: “Азатлык!”— дип,

Сүздә калсалар да эшләре,

Тормыш җае үзгәргәнне көтеп,

Өмет белән килә көннәре.


“Иртә әле,— дия һаман Кадыйр,—

Алда безнең бөек җиңүләр!

Безнең байрак ил түрендә балкыр,

Үзгәрешләр илне иңлиләр!”


Ул сөйләде, һәркем колак куйды,

Ишетергә диеп сүзләрен,

Һәммә яшьләр аңа сафны тотты,

Җитди итеп якты йөзләрен.


VII

Хәрәкәтсез калды милли эшләр,

Сүздә калды, гамәл үзгәрер

Диеп көткән иде асыл ирләр,

Хәзер сүзләре дә күгәрер.
Күпме сөйләп була иде юкса,

Хәрәкәттә иде бәрәкәт,

Хәрәкәте булды, бәрәкәткә

Ирешмәде милли хәрәкәт.


Курка калдылармы, алга китеш

Җиңү белән килә белмәде,

Сүзләр — дөрес, әмма имеш-мимеш

Хәтта йөрәкләрне биләде.


Сүз һәм гамәл бергә йөрсә иде —

Егетлектә булыр мәртәбә,

Ә югыйсә нинди заман килде,

Зур гамәлгә иде мәрхәбә.


VIII

Кадыйр белән һаман янәшәдә

Ләләгөле иде сердәше,

Терәк иде барча эшләрендә,

Шулай җаннары да берләште.
Кадыйр чыкса кайнап трибунага,

Ләләгөле басты уңына,

Тынлык бирә белде бар гаугага,

Дәртне өстәп Кадыйр җанына.


Тик күп сүзләр бушка әйтелделәр,

Күккә оча барды төтене,

Яндылар да сүзләр, тиз сүнделәр,

Башкармыйча калып эшене.


Сүз — гамәлгә, гамәл — сүзгә күчеп

Барса иде куып бер-берсен,

Милли хәрәкәт тә иңгә китеп,

Күтәрәчәк иде үз-үзен.


Зур эшләрне ничек теләделәр,

Әйдәделәр ничек халыкны,

Тик эш башын яулый алмадылар,

Сүзләреннән халык ялыкты.


Буш ышаныч, буш хыяллар белән

Куш авызлы хәлдә калдылар,

Бар сүзләре уен булган икән,

Үзләре дә аңлап алдылар.


IX

Нәрсә иде, тарих, бу уеның?

Ә сабакның зурын бирдең син!

Ышандырдың, ә аннары — уйдың

Һәм дә ваттың хыял көзгесен.
Бу туфракта күпме изге чәчәк

Орлыклары шытып чыгачак,

Шундый матур булып һәм киләчәк

Нурлар белән балкып торачак.


Бу көзгенең ватык-сыныклары

Сибелерләр тәмам вакланып,

Балкытырлар әле һәм җаннарны,

Сөенербез тәмам сокланып.


Тарих бит ул бер көн белән түгел,

Мең көннәрдән хәтта җыелмый,

Тарих бит ул гамәл генә түгел,

Минлек белән генә зур булмый.


Сабак аның һәрбер уены һәм

Тәҗрибәле итә адәмне,

Без әлегә барчабыз да күндәм,

Тик таратып алдык гамьнәрне.


X

Кадыйрының кинәт үзгәрүе

Хәйран итте, әүвәл, дусларын,

Ә аннары — аның Ләләгөле

Аңлый алмый йөрде уйларын.
Үзе һаман укуында иде,

Китапханәләрдә соңарды,

Кадыйры да соңлап кайта иде,

Һаман уйларында югалды.


“Нәрсә булды синең белән?”— диеп

Сорый калса аннан Ләләгөл,

Уйга чумган хәлдә башын иеп,

Таба иде юк-бар сәбәп гел.


“Дәресемне уйлыйм,— дия иде.—

Зачет-имтиханнар башлана!”

“Бу вакытта нинди зачет инде?”—

Ләләгөле тагын сорана.


Кадыйр әйтми асыл уйларын һәм

Үз эчендә йөри бикләнеп,

Ләләгөле юкка чарлый сүзен,

Аның белән бетә этләнеп.


XI

Ә беркөнне Кадыйр чыгып китте,

Төн уртасы — тәмам шашынып,

Кайтмый йөрде, ничә көннәр үтте,

Ә Ләләгөл көтте кайгырып.
Аралары шуннан бозылдылар,

Бер-берсенә сүнде хисләре,

Авыр атлап көннәр узылдылар,

Салкыная барып кичләре.


Кичләреме, алар үзләре үк

Салкын боздай иде ул вакыт,

Бер-берсенә алар бигрәкләр үк,

Булсалар да энҗе һәм якут.


Ничек алар бергә яшәгәннәр,

Йоклаганнар бер үк урында?

Хәзер инде хәтта күрешсәләр,

Ятлар диләр болар турында.


XII

Көннәр ямен алып күптән очты

Аккошлары тыныч күлләрнең,

Калдырдылар канатлары очы

Чәчкән кебек мамык карларын.
Ул кыш әүвәл шундый елак булды,

Килеп-китеп йөрде аптырап,

Бәндәләрне тәмам зарыктырды,

Агачлар да туңды калтырап.


Ә аннары кинәт килеп сукты

Кыш бабайның авыр салкыны,

Кар юк иде, ә боз — калынайды,

Тайгак ясап аяк астыны.


Ак мамыгын җәеп килгән кышның

Котсызланып йолкыш калуы —

Туздыруы иде дөнья эчен,

Башлануы юлның чалуы.


Таеп китте Кадыйр туры юлда,

Төшеп килә иде урамнан,

Янындагы яшьләр көлеште дә

Булды кебек гүя куанган.


Авыр уйлар иде күңелендә,

Тарткалаша иде хисләре,

Соңгы елы иде укуында,

Чыга кебек соңгы көчләре.


“Азатлык!”— дип әйдәү чаклары да

Артта калды, милли хәрәкәт

Булмагандай калды, тыелды да,

Йөрәкләргә ясап җәрәхәт.


XIII

Кемнәр иде безнең милли хисләр

Белән уйнап дәшкән лидерлар?

Нигә болай булды илдә эшләр?

Нидән бетте безнең кадерләр?
Кем уены шулай көлке итте?

Кем кубызы шулай биетте?

Эһ егетләр, шундый вакыт иде,

Нинди бәхет тиде дә үтте!


Канат очы белән баштан сыйпап,

Ышандырып килер көнемә,

Эһ егетләр, заман алды сынап,

Куәт биреп, егәр көчемә!


Ул Кадыйрны белә идем танып,

Җепшек түгел иде борыны,

Тик кемнеңдер кулларында талып

Уйный иде курчак уены.


Ихлас кирәк гамәл сафлыгына,

Турылык та кирәк, тугрылык,

Ә югыйсә, барган юлларыңда

Калачаксың бары абынып.


Тугарылып калачаксың, хәтта

Әллә кемнәр кебек булсаң да,

Изге китапларда шушы хакта

Күпме хәбәр — ята тупсаңда!


XIV

Ул шундый да сөенечкә тулып

Яши иде дөнья күркендә,

Кала иде гөлләр аһлар орып,

Йөри иде халык күзендә.
Ил назына туймас шагыйрь сыман

Канатланып дәрттә йөрәге,

Ул бер үзе мәйданнарны тоткан

Чаклары бар иде, егәре.


Язы булган елның көзе килми,

Кышы керми кала димени?

Кадыйр күптән гамьнәрендә йөри...

Ничек сагышларда өзелми?


Ләләгөлнең матурлыгы сүнде —

Ямьсез кебек аңа күренә,

Шаулап торган киң мәйданнар тынды,

Юк-бар уйга җаны төрелә.


XV

Инде Кадыйр дипломын да алды,

Хәтта юлланма да бирделәр,

Язның ямен дә ул күрми калды,

Уку белән үткән иделәр.
Китеп барды саубуллашмый гына,

Кайтырмын дип, әмма юллары

Ераккарак алып китте, уйга

Алмады ул: ни хәл туйлады?


Олы эшкә дәрте барын белеп,

Әллә инде юри, абынсын,

Егылсын дип түрә ясап куеп,

Җиктерделәр тормыш арбасын.


Халкы — ялкау, техник мөмкинлек тә

Ташка үлчим генә, аз калган,

Кырларында билчән үстерәләр,

Фермалар — буш, малы — таралган.


“Менә безнең үзгәрешләр шушы,

Тизләнеш һәм чәчәк атулар,

Миллионер күмхуҗ иде, бусы —

Аннан калган мирас булырлар!”


XVI

Тормыш аны бөтерде дә алды,

Авыр дулкыннары каплады,

Хезмәт белән көне үтә барды,

Онытылды яшьлек чаклары.
Бәлки аны милләт сатучыга

Керткәннәрдер кайнар дуслары,

“Азатлык!” дип мәйданнарга чыга

Иде алар... Кая котлары?


Кадыйр кебек әллә таралышып

Беттеләрме бар да, кайларга?

Ә тормышлар, алга китә барып,

Бик чөймәде әле айларга.


Демократлар күлмәк яңарттылар,

Даһи була барып, юлбашчы,

Бүреләрен даим улаттылар,

Ишетелеп илгә талашы.


Гадел булалмады гади халык,

Әйтәлмәде сүзен кистереп,

Хәйран калып, гүя телсез балык,

Алалмады кулга җир, ирек.


* * *

Әнә яшьләр үтте, алар — башка,

Фикерләре, холык, гадәте...

Көлешәләр, туктап торып чатта,

Бүтән хәзер заман халәте.
Яз ае шул, умырзаяларның

Ефәк чалма кигән башлары

Иелгәннәр, хәтта чәчәкләрнең

“Әлхәм” укый торган чаклары.


Тын бакчага узып, качкан кебек

Дөньялыкның барча гаменнән,

Умырзая аланына килеп

Чыктым әле сукмак юлыннан.


Белми идем шаулы казаннарның

Тынлык утраулары барлыгын,

Бу ташландык парк-бакчаларның

Шаулы дөньялардан зурлыгын.


Умырзая чәчәкләре сары

Һәм шәмәхә чалма кигәннәр,

Өйлә туры, бердәм булып барсы

Кыямнарда башлар игәннәр.


Бу бакчадан узып барган чакта

Күреп калган идем ул язда

Ләләгөлне, инде шушы хакта

Искә алгач, күңел уала.


Кияүгә дә чыккан диләр аны,

Бер кыз, малай алар үстерә,

Ире — булган кеше, байлык ягы

Типтермәсен генә тәртәгә.


Ләләгөлнең бер укыган идем

Шигырьләрен, танып фотосын,

Бик шат иде алар, күңелләрнең

Ачкан кебек булды пәрдәсен.


Инде дөньялары җитеш булгач,

Әллә шигырь язмый башлаган?

Күңелләргә кереп туйлар тулгач,

Шигырь кача шул ул, и туган!


Ә Кадыйрны — белмим, элекләрне,

Шкаф кадәр булган, диделәр,

Байлыктамы тормыш хикмәтләре —

Шул бизмәндә кеше үлчиләр.


Беләм, ансы, байлык-дәрәҗәдә

Мәртәбә бар — башкаң булмагач,

Бәлки әле минем шәҗәрә дә

Чәчәк атар гүя алмагач.


Умырзаяларны алыштырды

Тузганаклар, мамык очырып,

Туры таяк булып торып калды,

Төсе-кыяфәте бозылып.


Дөнья шулай гел үзгәрә торыр,

Төсен-кыяфәтен яңартып,

Кичә кызыл бүген акка калыр,

Сайласаң да аны яратып.


Ә мин менә яздан китә алмый,

Ефәк күлмәк кигән сөйкемле

Умырзаяларны уяталмый

Гаҗизләнгән апрель шикелле


Тулып ташымакчым, бозлар аксын,

Кышлар китсен, кабат кайтмасын,

Хәтерләргә канәгатьлек ятсын,

Чәчәкләргә кырау йокмасын!


Казан–Табул–Казан, 15.03.05.–-31.05.05.


следующая страница>


ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар җиденче том

Ши­гырь­ләр һәм поэ­ма­лар: Җиде том­да.— Җиденче том. — Ка­зан: Моя электронная книга, 2009. — 567 б

5054.28kb.

17 12 2014
16 стр.


ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар икенче том

Шигырьләр һәм поэмалар: Җиде томда.— Икенче том.— Казан: Моя электронная книга, 2000. — 446 б

5071.21kb.

17 12 2014
22 стр.


ФӘрит яхин шигырьләР ҺӘм поэмалар алтынчы том

Ши­гырь­ләр һәм поэ­ма­лар: Җиде том­да.— Ал­тын­чы том. — Ка­зан: Моя электронная книга, 2004. — 452 б

3804.75kb.

25 12 2014
39 стр.


Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты

Укыту алымнары: темага карата, шигырьләр буенча фикер алышу, сәнгатьле итеп шигырьләр уку

59.87kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарский язык язык души моей

Дәреслек ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең төрләренә -тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуга өйрәнергә, шулай ук шигырьләр һәм җырлар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре (мәкальләр, санамыш

4102.96kb.

25 12 2014
28 стр.


Дәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры

Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп һәм электрометр белән танышу, аларның төз

140.96kb.

15 10 2014
1 стр.


Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән

Шул ук вакытта башлангыч курсның нигезн натураль сан һәм нуль, тискәре булмаган саннар белән дүрт арифметик гамәл һәм аларның үзлекләре турында төшенчәләр, бу белемнәргә нигезләнеп

498.37kb.

05 09 2014
3 стр.


Үткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре

Максат: укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү һәм үткәненә кызыксыну у

55.93kb.

12 10 2014
1 стр.