«СЕРГӘ КҮЧҮ» дәфтәреннән
ИЮНЬ ХАТИРӘСЕ
Сабыйлыктан туймас бала сыман
Май аеның нәфис чәчәкләре
Июньдә дә елмаешып һаман,
Калынайды агач күлмәкләре.
Хәтер туймый искә төшерүдән,
Үчекләүдән күңел үзәннәрен,
Синең бәхет миндә калды дигән
Кешеләрнең өздем үзәкләрен.
Басып кына үттем кайнар күмер
Карашларның керфек очларына,
Азмы җыйдым җиләкләрне тимер
Катылыгын тапкан учларыма.
Олгайса да сабыйлыкта калды
Күпме назның күңел чәчәкләре,
Июнь аен яңгыр урап алды,
Калынайды кигән күлмәкләре.
02.06.05.
СЕР СУФИЛАР
Сер суфилар гадәт алыштырган,
Төзәтенеп күңел канатларын,
Шулай алар кулда тотып торган
Бу халыкның бөек алыпларын.
Кан кайнары булмас ләхетләргә
Бар да китә, куллар иркенәя...
Кем теләге безне һәм чикләргә?
Ямау ямый, гүя төртке энә.
Китапларын ачам,
Серле, диләр,—
Суфиларның сүзләр мең догалы,
Белеп кенә булмый чыны ниләр —
Кәсеп-гамәл безне богаулады.
Демократлар кием алыштырды,
Ыспайланды хәтта табигать тә,
Тагын менә читтә торып калды
Гаделлектә булган хакыйкать тә.
КҮҢЕЛ ЮАНЫЧЫМ ЮК
Нигә шулай җайсыз булдың, заман,
Кайнар агым дәрсеп аккан каннан
Хәтта пыскып янып алалмаган
Чи утындай төтенлисең һаман?
Кешеләрең нинди затлар иде,
Затсызлыкка урын түрдән бирдең,
Бәндәсезләр кызыл таҗлар киде,
Башсызны да хәтта баш идердең.
Бүлештегез дөнья мәйданнарын,
Өлеш, диеп, ниләр яладыгыз?
Ничек басыйм каным кайнарлыгын?
Үчләшүдән узмый җаннарыгыз.
Миңа гына шулаймы син, заман?
Ил эчендә көнем кояш эзли,
Булсын өчен тырышудан тузган
Адәмиләр ятар җирен күзли.
КАЙТУ-КИТҮ
Туган якта булып килдем, күңел
Ишелеп килде, туган авылым,
Бөтен идең, китек хәлең җиңел
Түгел икән, хәйран калуым.
Сабантуйның иркен мәйданнары
Кысылып алган, кимеп халыгы,
Бар иде ул илнең туйлаулары —
Кечесеннән алып олугы.
Ул көрәшләр,
Алышу һәм дә гайрәт
Ташып тора иде, машаллаһ!
Сүнә барган илдә — тыныч халәт,
Курку белән акыл аралаш.
Җырладык та, биедек тә сыман,
Таралыплар китеп, бүселеп,
Монда кайту бәйрәм өчен булган,
Китү өчен булган күренеп.
06-08.06.05.
ИЛ БЕЛӘН ҮЗГӘРЕШ
Көн кайнары белән кинәнүдә,
Киңәюдә болын һәм кырлар,
Җәйри дөнья кояш үзәгендә,
Саегая барып коелар.
Ни сөйлисең миңа, нинди серләр
Ишетәчәк әле күңелем?
Көн кайнары, гайрәт ия ирләр
Сызып бара печән теземен.
Ә еракта Микаилмы әллә —
Уч кадәрле болыт йөренә?
Син үзең дә фәрештәдәй генә,
Насыйп булган ярым үземә.
Көн кайнары кинәндерә илне,
Балавыздай эреп җәелдек,
Ә безләрме, кайчан гына әле
Боздай каты, салкын ир идек.
ТОРМЫШ ХАСИЯТЕ
Яналмыйча калган йөрәкләр бар,
Атылмыйча калган ук сыман,
Аңа инде садагы да бик тар,
Җәелсә дә — мәгънә юк һаман.
Бизәнде көн, сабантуйлар җитеп,
Ә буйдакның гаме китмәде,
Безелдәде безлек, үзәк үтеп,
Ә буйдакның йөзе көлмәде.
Яналмыйча калган...
Ә бәлки дә
Янганнан да ныграк янгандыр?
Шуңа күрә аның йөрәгендә
Янмас көле генә калгандыр?
Серле дөнья тормыш җебен үрә,
Сөяк кулы орчык бөтерә,
Яналмыйча калган йөрәкләргә
Ут кабачак каннар йөгерә.
КИЛЕШКӘНЕМ
Июнь дәрте — җилекләрең эри,
Бүләк итеп тәнгә рәхәтен,
Тамырларда куәтле кан йөри
Җиңеләйтеп гәүдә хәрәкәтен.
Мин кош, имеш,
Суга керсәм — балык,
Иңдә бии Идел дулкыннары...
Илемнеңме тагарагы ярык?
Кичтән яуган яңгыр корып калды.
Кырларымда игеннәрем үссен,
Бакчаларда пешсен җимешләрем,
Хезмәтендә тапсаң бәрәкәтен,
Мөмкин түгел дәрттә килешмәвең!
ГОМЕР УЧАКЛАРЫ
Безнең гомер учаклары һаман
Җылы биреп торсын өченгә
Сүнә белми чыртлап һәм янылган,
Һәм дә калган булыр көчендә.
Учак эзләреннән эзләгез, дим,
Табасыгыз килсә, кирәксәк...
Нигә әле сезнең күзләрдә дым?
Күрәчәкләр — матур киләчәк!
Җирдә идек,
Илләр җылындылар,
Күккә аштык — җаннар җылынды,
Безнең янда уен туйладылар,
Без уйнадык тарих уены.
Безнең гомер учаклары сүнми
Дәвам итәр сезнең тормышта,
Куанычлар насыйп итсен иде,
Сөенергә сезнең уңышка.
Ә АЧКЫЧЫ КЕМДӘ?
Сүз элмәге бугазыма басты,
Ерганактай вакыт сузылды,
Җан йөгерде, бармакларга качты,
Бозылмаган хәтер тузынды.
Без бар идек, без бер идек илдә,
Иләде дә заман, җилгәрде,
Артык саннар инде калыр кимгә,
Ялтыраганнары — күгәрде.
Артык биек күтәрелгәннәр бар,
Менәлмичә гаҗиз калганнар,
Килер көннең иләкләре бик тар,
Чын алтынны казып алганнар.
Сүз элмәге көчен сынады да
Көчәнүдән үзе өзелде,
Җан кайнары күңел сандыгында
Энҗе-мәрҗән булып өелде.
КЕШЕЛӘР АРАСЫНДА
Алар бар да бәхет таләп итәр,
Дан сорарлар...
Ә мин нәрсә алыйм?
Фәкыйрьлекме өлешемә китәр?
Кемлегемне әллә аңламыйм?
Әүвәлдәрәк башка уйлар белән
Өметләрдә чатнап йөредем,
Үз бәямне инде төгәл беләм,
Арка куйды хәтта килерем.
Еламыйча ашый белмәде бу
Дигәнсеңдер инде, Ходаем,
Шуңа миңа ачы яшьне йоту
Өлешемә тигән сыйларың.
Тәкъдир тупсасында мең үтенеч,
Мең зар икән бәндә өлеше,
Тормыш мәйданында атка менмеш,
Дәртле хезмәт аның бар эше.
ЮКА ИКМӘКЛЕ ЭШЛӘРЕМ
Күп эшләрне инде җитештереп,
Өлгертергә соңга калына,
Ә кайсына бары каерылып —
Ахырында гына алына.
Яшәү кыенлыгымыни монда,
Меңне куумыни хикмәте,
Арып-талып эштән чыгыла да,
Яки юка була икмәге.
Хаклы хезмәт белән яшәсәм дә,
Хакын гына таба алмадым,
Гөлчәчәкләр үсә яннарымда,
Күз салырга вакыт тапмадым.
Санлы хезмәт белән күпләр яши,
Данлы хезмәт тапты асыллар,
Соңарылу җаннарымны ашый...
Мине нинди картлык каршылар?
УЙЛАР ЭЧЕНДӘ КАЙНАШУ
Күңел түрем күлмәк алыштырды,
Еракларга китеп өемнән,
Мин дә белдем серен: йөрәк кылы
Ычкынды да китте көеннән.
Җырламаган идемме мин илдә?
Тапмадыммы яшәү җайларын?
Яңгыр белән көннәремне илә
Һәм тәгәрәт кояш кайнарын.
Ничек кенә димә, юллар — авыр,
Гүрнең газабыдай бу җанга...
Имеш, безнең арттан эзме калыр?
Хәтта алары да югала.
Күңел күлмәгемне салып ташлап,
Әллә юдым хәтер суында,
Әллә инде яңаларын барлап
Киендем дә калдым уемда?
Табул, 22.06.05.
<предыдущая страница | следующая страница>