ТЕМА: Сайлаулар – халык властеның иң югары чагылышы.
Максат: булачак сайлаучыларда сәяси һәм хокукый культура формалаштыру;
“сайлау” төшенчәсенең мәгънәсен һәм РФ гражданнарының сайларга һәм сайланырга конституцион хокукларын аңлату;
гражданнарның сайлау хокукы һәм гарантияләре турында белемнәрне тирәнәйтү;
демократик дәүләт төзелеше , дәүләт белән идарә итү мәсьәләләре белән кызыксынуларын стимуллаштыру.
Тибы:интеграль дәрес.
Формасы: катнаш дәрес.
Дәрес барышы.
1.Укытучының кереш сүзе.Дәрес темасы,максатлары белән танышу.
2.Дәрескә килгән кунаклар белән танышу.
3.Без бүген “сайлау” төшенчәсе, аның мәгънәсе,ни өчен кирәклеге һәм сайлауларның ничек үтүе турында сөйләшербез.
ТР конституциясенең 3нче статьясын укып танышу,анализлау.
-Конституция безгә нинди хокуклар бирә?
Халык үз хакимиятен турыдан – туры,шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә аша гамәлгә ашыра .
Халык хакимиятенең иң югары турыдан туры чагылышы – референдум һәм сайлаулар.
САЙЛАУЛАР - дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарын формалаштыру ысулы, гражданнарның дәүләт белән идарә итүдә катнашу формасы.
Без барыбыз да гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклый торган дәүләттә яшәргә телибез. Ә бу – сайлаулар процессында формалашучы депутатлар корпусы эшчәнлеге белән бәйле.
-Хәзер җәмгыять белеме дәресләрендә өйрәнгәннәрне кабатлап китәбез.
Сайлау хокуклары нинди төрләргә бүленә? 3нче слайд.
Актив һәм пассив сайлау хокуклары.
-Ә хәзер Россия сайлау системасының конституцион принципларын карыйбыз.4 нче слайд.
1.Гомуми сайлау хокукы.Яше 18 булган һәркем катнаша ала .(Закон тарафыннан чикләнмәгән булса.)
2.Тигез сайлау хокукы.(Барлык гражданнар да сайлауларда тигез хокуклы катнаша ала.)
3.Турыдн туры сайлау хокукы.(Сайлаучы турыдвн туры үз кандидатына тавыш бирә.)
4.Яшерен тавыш бирү юлы белән.(Сайлаучы тавыш биргәндә беркем дә күзәтми ,йогынты ясамый.)
Димәк, сайлаулар безнең илдә гомуми , турыдан туры ,яшерен тавыш бирү юлы белән башкарыла.
5.Сайлау комиссияләре.
РФның үзәк сайлау комиссиясе.
ТРның үзәк сайлау комиссиясе.
Балтач районының территориаль (округ) сайлау комиссиясе.
6.Авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре.
Сайлауларда 30-20 көн кала төзелә.
7. Кайчан? Нинди органнарга сайлаулар үтәчәк?
Сезнең округлардан кемнәрне депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр.
8.Кемнәр депутат була ала?
А.Депутат булып үз эшенә бик җаваплы карый торган,Россия ,Татарстан,район,авыл җирлеге язмышына битараф булмаган кеше сайлана ала.
Б.Депутат намуслы булырга тиеш.
В.Мин депутатлар кешеләргә файда китерерлек законнарны күбрәк чыгарсыннар дияр идем .
9.Хәзер шушы сыйфатларның барысына да ия булган кунагыбызга сүз бирик.
10.Укучылар депутатка сораулар бирәләр.
11.Укучылар 2 командага бүленәбез һәм уен уйнап алабыз.
1нче командага сораулар:
1.Сайлау көнне участок комиссияләре ничәдә ачыла?8-7
2.Күзәтүче тавышларны санау эшендә катнаша аламы?(юк, ул күзәтүче генә)
3.Сайлау бюллетенендә кандидатлар нинди тәртиптә языла?(президент сайлауларында алфввит тәртибендә , партияләр жирәбә салган тәртиптә.)
4.В.В.Путин кайсы елда президент итеп сайланды?(2000)
5.Хәрби хезмәткәрләр сайлауларда катнаша аламы?(әйе, алар илнең тулы хокуклы гражданнары)
6.Россия гражданнары ничә яшьтән сайлауларда катнаша ала?(18)
7.Депутатлыкка кандидат 2 илнең гражданины була аламы?(юк)
2нче командага сораулар.
1.Сайлау участоклары ничәдә ябыла?(20сәг)
2.Күзәтүче сайлаучыларга сайлау бюллетене бирә аламы?(юк)
3.РФ конституциясе ничәнче елда кабул ителде ?(1993)
4.Дин хезмәтендәге кешеләр сайлауларда катнаша аламы?(әйе)
5.Россиянең 1нче президентының исемен атагыз(Б.Н.Ельцин)
6.РФ дәүләт думасына депутатлар ничә елга сайлана?(5)
7.Д.А.Медведев Россия президенты булып кайчан сайланды?(2008)
13.Капитаннарга бирем .
-Сайлау көнне гражданин участок сайлау комиссиясенә килә.Комиссия вәкиле бу гражданның исемлектә язылмаганлыгын әйтә һәм сйлаучы кайтып китә.Кайтканда аңа күршесе очрап , ничек сайлап булганлыгын аңлата.Күршесе нинди киңәш биргән?(паспорт белән өстәмә исемлеккә язылып сайлауларда катнашып була)
-2 сайлаучы сайлауга барганда бәхәсләшеп китәләр .Сайлауда мин 2 бюллетень ала алам ди берсе.Икенче сайлаучы 2 бюллетень алып булганлыгын әйтә.Ничек итеп?(бюллетеньне бозган очракта сайлаучыга икенчесен бирү мөмкинлеге бар.Ләкин ул монсын бозарга тиеш түгел , бозык бюллетень шул вакытта ук теркәлергә һәм бу турыда сайлау исемлегендә сайлаучы турысында язып куелырга тиеш)
14.Дәрескә йомгак ясау.
-Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
-Нәрсәләр турында белдек?