Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
Норма урта гомуми белем мәктәбе
Тренинг
Конфликттан чыгу юллары
Төзеде: педагог- психолог
Идрисова А.В.
2013 нче ел
Мәнәсәбәтләрне бозар өчен,
аларны ачыклый башлау да җитә.
М. Авреми.
Максат:
-
Конфликт турында белешмә бирү;
-
Конфликт барлыкка килүнең сәбәпләрен ачыклау;
-
Конфликтны хәл итү юлларын билгеләү.
Барышы.
-
Исәнмесез, хөрмәтле, укучылар. Без бүген конфликт турында сөйләшербез һәм аны чишү юлларын эзләрбез. Эшлекле уеныбызны башлап җибәргәнче, уңай кәеф булдырыйк әле. Моның өчен без кечкенә генә уен уйнап алырбыз.
1 нче уен. 2 түгәрәккә 5әр кеше кара-каршы басабыз. Эчтәге түгәрәктәгеләр күчеп йөри, тыштагысы басып тора.
Кил каршы.
Хәлең ничек?
Бик яхшы”
Һәрбер кеше белән исәнләшеп чыкканчы, уен дәвам итә.
-
Сез хәзер нәрсә хис итәсез? Дус булу бик рәхәт. Әмма кайчакта ике кеше арасында мөнәсәбәт бозыла - конфликт килеп чыга. Бу сүз сезгә танышмы? Нәрсә ул конфликт? Дөрес җавапны табар өчен, мин сезгә бер притча укыйм, ә сез фикерләрегезне туплый торыгыз.
“Акыл ияләре һәм фил”
Борын-борын заманда кечкенә генә бер шәһәрдә алты акыл иясе яшәгән. Алар алтысы да сукыр булган. Көннәрдән бер көнне шәһәргә фил алып килгәннәр. Акыл ияләре дә аны күрергә теләгән. Әмма ничек ? “Мин беләм,- дигән бер акыл иясе,- без аны капшап карыйбыз”. “Яхшы фикер,- дигәннәр калганнары,- без филнең нинди икәнен беләчәкбез!” Беренче акыл иясе филнең зур юка колагын тотып караган. Колак әкрен генә алга- артка селкенеп тора икән. “ Фил җилләткечкә – веерга охшаган”,- дип кычкырган акыл иясе. Икенчесе филнең аякларын капшаган. “Фил агачка охшаган,”- дигән ул. “ Сез дөрес әйтмисез,- дигән өченче акыл иясе,- ул бауга охшаган”. Чөнки өченче акыл иясе филнең койрыгын капшаган. “Фил сөңгегә охшаган,”- дип кычкырган дүртенчесе. “Юк, ул биек стена кебек”- дигән бишенче акыл иясе, филнең гәүдәсен тотып карап. Алтынчысы филнең озын борынын капшаган. “Сез берегез дә дөрес әйтмисез,- дигән ул.- Фил елан шикелле” “Юк, бауга охшаган”. “Юк, елан”. “ Стена”. “Сез ялгышасыз”. Акыл ияләре бер-берсенә сәгатьләр буе кычкырганнар. Нәтиҗәдә, алар филнең нинди белә алмаганнар.
-
Ни өчен акыл ияләре арасында конфликт килеп чыккан?
-
Конфликт кайчан туа?
-
Нәрсә ул конфликт?
Слайд № 1. Конфликт- бер үк вакыйгага, әйбергә карата туган төрлечә фикерләр, ягъни фикерләрнең чагышмавы, капма-каршылыгы. Конфликт фикерләр чагышмаганда туа.
2 нче уен. Хәзер тагын бер уен уйнап алырбыз. Ике укучы чыксын әле. Менә сезгә бер очрак әйтәм: Син парталар арасыннан узып барганда, ялгыш кулың тиеп китеп, иптәшеңнең китапларын идәнгә бәреп төшердең. Ул кисәк кенә сикереп торды да синең китапларыңны идәнгә тотып атты. Сезнең арада конфликт туды. Хәзер икегез дә үзегезнең дөрес икәнегезне исбатлыйсыз. Моның өчен мин сезгә аркан бирәм, фикерен әйткән кеше аны үз ягына тарта бара. Башладык.
-
Сез әле генә конфликтка кердегез. Үзегез генә түгел, бу бәхәскә иптәшләрегезне дә тарттыгыз. Бу,чыннан да, зур конфликт. Әмма чыгу юлы бармы? ( фикерләр)
Слайд №2. Конфликттан чыгуның төрле юллары бар: 1) яраклашу. “Әйе, син дөрес әйттең, мин гаепле”( ә бит син гаепле түгел!) 2) үз фикереңнең дөреслеген тыныч кына исбатлый алу. “Тыңла әле мине. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмәгән идем, ялгыш кына шулай килеп чыкты. Гафу ит” 3) Сүзсез җиңү. Елмаю. Конфликтны булдырмау. 4) Килешү. “Әйдә, бер нәтиҗәгә киләбез. Бүтән талашырга теләмим” Конфликттан чыгу өчен ике якның да килешүгә баруы компромисс дип атала. Бу адым бары тик рухи һәм әхлаки үсешкә ия кешеләргә генә хас.
3 нче уен. Мин сезгә конфликтлы очрак язылган битләр бирәм. Сез алардан чыгу юлларын эзлисез.
1нче очрак. Син кычкыртып музыка тыңларга яратасың. Әмма өйдәгеләргә бу ошамый. Башлары авыртудан зарланалар. Шул сәбәпле сезнең арада конфликт туып тора. Чишү юлын билгеләгез.
2 нче очрак. Син көн саен озаклап компьютерда утырасың. Әниең көн саен берничә тапкыр кисәтү ясый, китап укырга куша, әмма синең уеннан туктыйсың килми. Сезнең арада конфликт башлана. Чишү юллары.
Хәзер кечкенә генә тест эшләп алабыз. Белик әле сез конфликтлы кешеме икән?
-
Сыйныфта иптәшләрең кычкыра-кычкыра талаша башладылар. Синең нишлисең?
А) катнашмыйм.
Б) фикере дөрес дип уйлаган иптәшемне яклап бер-ике сүз әйтәм.
В) талашуга катнашып китәм.
2. Дусларың белән еш бәхәсләшәсеңме?
А) үпкәләми торган кеше булса.
Б) мөһим мәсәләләр булганда гына.
В) талашу- минем бер сыйфатым.
3. Транспортта яки урамда синең аягыңа бастылар.
А) ул кешегә ачу белән карыйм.
Б) коры гына кисәтү ясыйм.
В) нәрсә уйлыйм- шуны әйтәм.
4. Кешене тәнкыйтләргә, кимчелеген күрсәтергә яратасыңмы?
А) юк
Б) бик кирәк очракта гына әйтәм.
В) һәрвакыт
5. Өйдә сиңа тозы аз ашау бирделәр. Син нишлисең?
А) вак-төяк өчен генә тавыш куптармыйм.
Б) тыныч кына үзем тоз салам.
В) кисәтү ясыйм.
6. Сиңа күңелеңә ошамаган кием сатып алдылар.
А) эндәшмим
Б) җайлап кына әйтәм
В) тавыш чыгарам
7. Лоторея сатып алдың. Ота алмадың. Мөнәсәбәтең?
А) битараф булып кыланам.
Б) бу хәлгә көлеп карыйм
В) кәефем бик озакка китә.
А- 4 балл
Б- 2 балл
В- 0 балл
20-28 балл. Сез тынычлык яратасыз. Конфликт һәм талашлардан качарга тырышасыз. Сезне кайчакта җебеклектә гаеплиләр.
10-20 балл. Сез конфликтлы кешене хәтерләтәсез. Әмма конфликтка хәлне бүтәнчә чишү мөмкинлеге булмаганда гына керәсез. Үз фикерегездән чыкмыйсыз, аның дөреслеген исбатларга тырышасыз.
0-10 балл. Конфликт һәм талашу- сезнең характер сыйфаты. Кешене тәнкыйтьләргә яратасыз, әмма үзегез тәнкыйтьне кабул итмисез. Сезнең тупаслык башкаларны читләштерә. Характерыгызны үзгәртергә тырышыгыз.
-
Конфликтка керер өчен артык зур сәбәпләр кирәк түгел, кайчакта кечкенә генә бер аңлашылмаучанлык та җитә. Эрик Берн фикеренчә, конфликтка керергә теләк булса, сәбәп табыла. Сез беркайчан конфликтка кермәскә тырышыгыз, ә инде шулай килеп чыккан икән, аннан чыгуның дөрес юлларын таба белегез.
4 нче уен. Мин сезгә кәгазь битләре бирәм. Сез хәзер бөтен булган ачуларыгызны шул кәгазьгә күчерәсез. Кәгазьне бер йомарлаган саен кемгә дә булса чыккан ачуыгыз турында уйлагыз. Хәзер инде барлыкка килгән йомгакны бөтен көчебезгә тотып атабыз...
5 нче уен. Мин сезгә йомгак бирәм. Сез аны берәр иптәшегезгә тәгәрәтәсез дә аңа комплимент әйтәсез. Җепне бармагыгыздан ычкындырмагыз. ... Күрәсезме, сез хәзер җеп белән, дуслык җебе белән бәйләнгән.
Истә тот!!!
Дусларым! Конфликт сезнең тормышны тамырыннан үзгәртергә мөмкин. Бу үзгәрешләр яхшы якка булсын дип тырышыгыз!
1. Кем белән дә булса конфликтка кергәнче уйла: син нинди нәтиҗә көтәсең?
2. Яхшылап уйла: бу конфликт сиңа, чыннан да, кирәкме?
3. Конфликтта үз фикерләреңне генә якларга тырышма, ә икенче кешенең дә фикерен тыңла.
4. Этиканы сакла. Онытма: синең төп максат- конфликтны чишү, ә кемнәндер үч алу түгел.
5. Үз фикереңнең дөреслегенә ышанасың икән, сүзеңдә нык тор.
6. Башкаларны тыңларга һәм ишетергә өйрән.
7. Конфликтка кергән кешене мыскыл итмә, начар сүзләр әйтмә. Сез барыбер килешәчәксез, аннары синең үзеңә үк оят булачак.
8. Конфликт вакытында үзеңне кызганма, дөрес булмасаң, җиңелүне сайла.
9. Артык эчкә кереп китмәс өчен, вакытында туктала бел.
10. Конфликтка керергә түгел, ә аннан качарга тырыш.
-