Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Минзәлә шәһәре гимназиясе Муса Җәлил исемендәге дружинаның Татарстан Мәгариф министрлыгы төзегән “Галстуклы ил” программасына нигезләнеп төзелгән

Балачак” программасы

Минзәлә шәһәре, 2009

1.Отряд командирлары:

Фатхуллина А.Р

Сабирова А.

Гильфанова Г.

Закирова М.

2. Урынбасарлары:

Валеев Ш.

АдиевР.

Галиева Л



Исламова Л.

3.Отряд вожатыйлары:

Якупова Л

Кильмакаева А

Хисамова Ч.

Гарипова Э.

Минзәлә шәһәре гимназиясе Муса Җәлил исемендәге дружина советы

Дружина советы председателе: Исламова Ләйсән

Уку эшләрен оештыру: Закирова Миләүшә

Тимурчылык эшен оештыручы: Валеев Шамил

Кече яшьтәге укучылар белән эшне оештыручы: Хисамова Чулпан

Спорт эшләрен оештыручы: Ишимбаев Алмаз

Мәдәни эшләрне оештыручы: Сабирова Алинә

Хуҗалык эшләрен оештыручы: Адиев Радик



Аңлатма язуы

“Балачак” программасы Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан төзелгән “Галстуклы ил” программасына нигезләнеп төзелде.

Программа 3 елга исәпләнә. Үсеп килүче яшь буынның иҗади сәләтен һәм социаль ихтыяҗын үстерү максатыннан, гимназиядә Татарстан варислары берлеге һәм Балалар Думасы оештырылды.

2-8нче сыйныф укучыларын “Муса Җәлил” дип исемләнгән дружина, 9-11нче сыйныф укучыларын Балалар Думасы берләштерә. Һәр отрядта отряд әйдаманы һәм отряд советы эшли. Көндәлек мәсьәләләр дружина советы , отряд советы һәм Балалар Думасында хәл ителә. Эшчәнлек укучылар үзидарәсе нигезендә түбәндәгечә оештырыла.

Программада катнашалар: 1-4 сыйныф укучылары.

Максат.

Бала шәхесенең социаль формалашуы өчен шартлар тудыру , балаларда җәмгыятьттәге күптөрле социаль функцияләрне үтәүгә хәзерлек формалаштыру.



Бурычлар.

1. Икътисади, сәяси һәм рухи сфераларда социаль күнекмәләр формалаштыру.

2. Социаль эшчәлек мотивлары формалаштыру.

3. Балаларның кызыксынуларын канәгатьләндерү,шәхесне үстерү, аның иҗади потенциалын ачу өчен шартлар тудыру.

4.Балалар берләшмәсе әгъзаларын үз-үзен тәрбияләүгә һәм үстерүгә стимуллаштыру.

Эшчәнлекнең төп юнәлешләре.


  • “Гаиләм минем”

  • “Туган ягым”

  • “Гүзәл Татарстаным”

  • “Батырларга тигезләнәбез”

  • “Ваемсыз булмаганнар”

  • “Безне бөек эшләр көтә”

Программа 3 этапта һәм 2 баскычта үткәрелә.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының “Туган як эзтабарлары” программасы

Беренче тематик ел “Гаиләм минем”

Бурычлар.

  1. Балалар оешмасында бердәм хезмәттәшлекнең перспективасын ачу.

  2. Укучыларның шәхес буларак үсешенә ярдәм итү.

  3. Гаиләләр тарихын өйрәнү, үз шәҗәрәңне белү, гаилә традицияләрен саклау,буыннар берлегенә ирешү.

Чаралар.

  • “Безнең гаилә” –сыйныф сәгате.

  • “Әнием- кадерлем”, Әтием- горурлыгым” темасына әдәби- музыкаль кичә.

  • “Әбекәй һәм бабакай” –рәсемнәр бәйгесе .

  • “Исемең матур, кемнәр куйган?” әңгәмә.

  • “Әти-әни һәм мин” – гаилә ярышлары.

  • “Иң кадерле кеше – әнием” – иншалар бәйгесе.

  • “Әниемә бүләккә...”иҗади эшләр бәйгесе.

  • “Игелекле булыйк!” – акциядә катнашу.

  • “Өлкәннәргә бәйрәм бүләге” – акциядә катнашу.

  • “Сөмбелә “бәйрәме.

  • “Буыннарның көмеш чылбыры” – очрашу.

  • “Фикер” гимназия газетасын чыгару.

Икенче тематик ел “Минем туган ягым”.

Бурычлар.

  1. Оешмада балаларның үзара бердәм, тату, дус яшәүләренә омтылу.

  2. Төркемнәрдә иҗади эш күнекмәләре булдыру.

  3. Туган якның истәлекле урыннары, табигате белән таныштыру, мәхәббәт тәрбияләү.

Чаралар.

  • Экскурсияләр.

  • Викторина.

  • Очрашулар.

  • ”Акыллылар” район бәйгесе.

  • Милли бәйрәмнәр.

  • “Канатлы дусларыбыз”, “Чишмәләрне саклыйк” һ.б. кичәләр.

  • Өмәләрдә катнашу.

  • Күргәзмәләрдә катнашу.

  • Рәсем, инша бәйгеләре.

Өченче тематик ел “Гүзәл Татарстаным”.

Бурычлар.

Балалар оешмасы эшчәнлегендә аңлы рәвештә катнашуны үстерү.

Республиканың дәүләт символларын, мирасын һәм ирешкән уңышларын пропагандалау.

Балалар оешмасы эшчәнлегенең алдагы баскычына күчешкә әзерләү.



Чаралар.

  • Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү.

  • Дәүләт символикасын өйрәнү.

  • Туган як музеена сәяхәт.

  • “Иң яхшы гимназия символикасы”на бәйге.

  • Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү.

  • Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү.

  • “Татарстан – милләтләр гөлбакчасы” – тәрбия сәгате.

  • Г.Тукай, М.Җәлилгә багышланган шигырь бәйгесе.

  • “Минем Татарстаным” – уен-сәяхәт.

  • “Туган ягым – Татарстан” – иншалар бәйгесе.

  • Волонтерлык отрядлары оештыру.

  • Тематик линейкалар үткәрү.

  • “Татарстан флагына нигезләник” – отрядлар җыены.

  • “И гүзәл туган ягым” – рәсем һәм фотолар бәйгесе.

  • Данлыклы шәхесләр белән очрашу.

2008 – 2009 нчы уку елындагы эшчәнлеккә анализ.

Минзәлә шәһәре гимназиясе М.Җәлил исемендәге дружинаның эзтабарлары “Балачак” дигән программаны тормышка ашырып эшләде. Программа түбәндәге юнәлешләр буенча тормышка ашырылды: “Гаиләм минем”, “Туган ягым”, “Гүзәл Татарстаным”, “Батырларга тигезләнәбез”, “Ваемсыз булмаганнар”, “Безне бөек әшләр көтә”.

“Гаиләм минем” дигән тематик ел үз алдына балалар оешмасында бердәм хезмәттәшлекнең перспективасын ачу; укучыларның шәхес буларак үсешенә ярдәм итү, гаиләләр тарихын өйрәнү, үз шәҗәрәңне белү, гаилә традицияләрен саклау, буыннар берлегенә ирешү кебек бурычлар куя. Шул уңайдан “Гаиләм шәҗәрәсе”, “Без дус гаилә”, “Гаилә бәхете нидә?” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре, бәйрәмнәр белән бәйләп, әти-әниләр турында әңгәмәләр үткәрелде, аларны котлау өчен бүләкләр әзерләнде.”Әтиләр һәм малайлар”, “Уңган хуҗабикә” кебек ярышлар оештырылды. Шәһәр мәктәпләре арасында үткәрелгән “Әнием, әнием минем!” район күләмендәге рәсем бәйгесендә катнашып, Хәйруллина А., Фәрдиева Д., Шәрифуллин А., Адиева А. (2нче сыйныф укучылары), Хәбибуллина Г. (3нче сый.) Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышлап, район күләмендә үткәрелгән “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән спорт-күңел ачу чарасында 1нче сыйныфтан Вагыйзовлар гаиләсе икенче урын яулады. “Детство без границ” дип аталган 10нчы Халыкара фестивальдә катнашып, 10нчы сыйныф укучысы Хәбирова Г. “Минем гаиләм тарихы” бәйгесендә дипломант булды. Гаилә елына багышлап чыгарылган “Дуслык” гимназия газетасы “Вместе весело шагать” республика бәйгесендә 3нче урынга лаек булды.

“Минем туган ягым” дигән икенче тематик ел оешмада балаларның үзара бердәм, тату, дус яшәүләренә омтылу; иҗади эш күнекмәләребулдыру; туган якның истәлекле урыннары, табигате белән таныштыру, аңа мәхәббәт тәрбияләү бурычларын тормышка ашыра. “Минем туган ягым” юнәлеше буенча эшләп, эзтабарлар көзге, кышкы, язгы экскурсияләргә бардылар. Көз бәйрәменә багышлап, табигый материаллардан кул әшләре күргәзмәсе оештырылды. “Канатлы дусларыбыз”, “Чишмәләрне саклыйк”, “Кызыл китап ниләр сөйли?” “Бүлмә гөлләре үстерәбез” дигән темаларга үткәрелгән әңгәмәләрнең нәтиҗәсе буларак, укучылар Бөтендөнья Җир көненә багышланган “Живи, Земля” акциясендә теләп катнаштылар. Хәбиров А., Мәрданов А., Гыйләҗетдинова Г., Шәрифуллин А., Әхмәтов Р., Хәбибуллин А., Шәйхрәзиев Р., Тулбаева Р.лар сыерчык оялары һәм тематик плакатлар ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Акциянең соңгы ноктасы – шәһәребезнең 1нче комплексын чистарту, агачлар утырту булды. Ел дәвамында туган якны өйрәнү буенча актив эш алып барылды. Р.Гәрәй, Туган якны өйрәнү музейларына сәяхәт оештырылды, укучылар шәһәребезгә багышланган рәсем һәм инша бәйгеләрендә актив катнашты. Традицион чаралардан “Сөмбелә”, “Әниләр бәйрәме”, “Әлифба бәйрәме” кичәләре бик күңелле узды. Өлкәннәр көненә багышлап, ветераннар белән очрашу уңаеннан үткәрелгән концертларда эзтабарлар актив катнашты. Гимназия күләмендә “Сәламәтлек көннәре”, “Күңелле стартлар”, “Ягез әле, егетләр” ярышлары уздырылды. Ел да Бөтендөнья юл иминлеге атналыгы уңаеннан “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе , сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләренә караган әңгәмәләр үткәрелде, һәр соңгы дәреснең 2-3 минуты юлда иминлекне саклауга багышланды.

Өченче тематик ел “Гүзәл Татарстаным” дип атала. Ул балалар оешмасы эшчәнлегендә аңлы рәвештә катнашуны үстерү; республиканың дәүләт символларын, мирасын һәм ирешкән уңышларын пропагандалау; балалар оешмасы эшчәнлегенең алдагы баскычына күчешкә әзерләү бурычларын үти. Шунлыктан дәрес һәм сыйныф сәгатьләрендә дәүләт символлары өйрәнелде. Республика көне шәһәр күләмендә зур бәйрәм итеп үткәрелә, укучыларыбыз анда актив катнаша. Халыклар бердәмлеге көне аерым план нигезендә үткәрелә. Г.Тукай, Ф.Кәрим, М. Җәлилгә багышланган шигырь бәйгеләренә эзтабарлар тырышып әзерләнәләр. Нәфис сүз буенча иң осталары: Нәбиев З.,Әхмәтов Р., Заһриева Г., Закирова А. дип билгеләнде. Район, республика сәхнәләрендә милли җыр һәм биюләр белән чыгыш ясап, “Энҗе бөртекләре” вокаль ансамбле, “Уен” бию ансамбле тамашачы мәхәббәтен яулады.

М.Җәлил исемендәге варислар “Батырларга тигезләнәбез”, “Ваемсыз булмаганнар”, “Безне бөек эшләр көтә” исемле юнәлешләрдә эшләделәр. Уку һәм тәрбия процессында варисларның законнары һәм традицияләре үтәлде. Сыйныф сәгатьләре һәм дәресләрдә Ватаныбыз тарихының героик битләре, аны саклаган каһарманнары турында сөйләнде. “Якташларыбыз яу кырында”, “Хәтер китабы – изге китап” кебек кичәләр балаларда милли үзаң, гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде. Волонтерлык эшенә зур әһәмият бирелде. Гимназиянең һәр отряды бер ветеран өстеннән шефлык алды, көндәлек эшләрдә ярдәм итеп, бәйрәмнәр белән котлаулар оештырды. Картлар һәм инвалидлар йортында концертлар куелды. “Язгы игелек көннәре” Бөтенроссия акциясендә актив катнашканнары өчен, гимназия укучылары грамота белән бүләкләнде. Әлеге чаралар укучыларның социаль активлыгын, кайгыртучанлык һәм миһербанлылыкны саклау һәм үстерүгә ярдәм итте.

Гимназиянең традицион чараларыннан “Белем көне”, “Яңа ел”, “Көз бәйрәме”, “Озын толым”, “Көмеш кыңгырау” укучылар тарафыннан зур әзерлек һәм тырышлык белән уздырылды. Сыйныфтан тыш чаралар арасында укучыларның сәламәтлеген ныгыту, физик активлыкны үстерүгә юнәлтелгән чаралар зур урын алды. “Сәламәтлек көннәре”, “Аҗаган” уены, “Ягез әле, егетләр!” бәйгеләрендә укучылар теләп катнаштылар һәм бу бәйрәмнәр аларда зур тәэсир калдырды.

Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Ватаным варислары” программасы.

Беренче тематик ел “Батырларга тигезләнәбез”.

Бурычлар.

Баланың үзенең яшьтәшләре белән динамик интенсив аралашуы өчен, реаль шартлар тудыру, иҗади активлыгын тормышка ашыруның төрле вариантларын тәкъдим итү.

Ватаныбыз тарихының героик битләре, аны саклаган каһарманнары белән таныштыру.

Балаларда милли үзаң, гражданлык хисе, үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.

Чаралар.


  • Варисларның Закон һәм традицияләрен өйрәнү.

  • Татарстан варислары берлегенең туган көненә багышланган җыен үткәрү.

  • “Якташларыбыз яу кырында” – сыйныф сәгате.

  • “Хәтер китабы – изге китап” – кичә-очрашу.

  • “Солдатка хат” операциясе.

  • Волонтерлык эшчәнлеген җәелдерү.

  • “Аҗаган“ уены.

  • Син – армиядә” – спорт-шоу.

  • Батырлык дәресләре.

  • Хәтер көнен билгеләп үтү.

  • “Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” – митинг.


Икенче тематик ел “Ваемсыз булмаганнар иле”.

Бурычлар.

Укучыларның социаль активлыгын, ярдәмчеллекне үстерү.

Кайгыртучанлык һәм миһербанлылык традицияләрен саклау һәм үстерү.

Буыннар бәйләнешенең әһәмиятлелеген төшендерү.



Чаралар.

  • Өлкәннәр көнен үткәрү.

  • Шәфкатьлелек акцияләре.

  • Ятим балаларга ярдәм акциясе.

  • Картлар һәм инвалидлар йортында , реабилитацион үзәктә концерт кую.

  • Экологик десант.

  • “Кайгырту” операциясе.

  • Тимурчылык эше.

  • “Чиста булсын инеш-елгалар” операциясе.

  • “Чиста сүз” акциясе.

  • “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы”.

Өченче тематик ел “Безне бөек эшләр көтә”.

Бурычлар.

Россия дәүләтчелегенең нигезләре белән таныштыру.

Укучыларда Россиянең яшь гражданнары статусы һәм позициясе тәрбияләү.

Җәмгыятьтә үз урының ны табарга ярдәм итү.



Чаралар.

  • Халыкара бердәмлек, Конституция кабул ителү көннәре.

  • “Хокуклар һәм бурычлар”, “Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм” – диспутлар.

  • “Һәйкәлләргә чәчәк куйыйк”.

  • Социаль проектлар конкурсы.

  • Өмәләр һәм акцияләр.

  • Волонтерлык хәрәкәте.

  • Ветераннар белән очрашулар.

  • Шәһәребезнең күренекле шәхесләре белән очрашулар.

  • Инша һәм рәсемнәр бәйгесе.

Көтелгән нәтиҗә.

Укучыларда туган авылына,шәһәренә Кече Ватаны итеп карау хисләре тәрбияләү.

Гаилә тарихын, шәҗәрәсен өйрәнү, җиде буыныңны белү.

Тәрбия процессында туган якка багышланган, сәламәтлекне ныгыту өлкәсендәге класстан тыш эшләрне киңәйтү.



Программаны тормышка ашыру механизмы.

“Балачак” программасы педагог-оештыручы , тәрбия буенча директор урынбасары аша тормышка ашырыла. Программаны төп башкаручылар булып сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, отряд советы председательләре ,варислар һәм эзтабарлар тора.

Балачак” программасы Минзәлә шәһәре, 2009 Отряд командирлары

Минзәлә шәһәре гимназиясе Муса Җәлил исемендәге дружинаның Татарстан Мәгариф министрлыгы төзегән “Галстуклы ил” программасына нигезләнеп төзелгән

102.37kb.

16 12 2014
1 стр.


Программасы» Мамандғы: 5B110300

Тақырыбы: «Операциондық жүйе және программалау жүйесі. Ms dos. Nc, Far Manadger қауашық программасы»

152.84kb.

14 12 2014
1 стр.


Программасы буенча эшли Татар Мөшегесе урта мәктәбе Алтын ай исемендәге дружинаның 2008/2009 нчы уку елына
99kb.

15 10 2014
1 стр.


Станица Абадзехская

Нижне Абадзехский отряд, разрабатывает дорогу, вверх правым берегом р. Белой до впадения в нее р. Фъюнт; Верхне Абадзехский отряд, устраивает пост у устья р. Фьюнт

31.4kb.

11 10 2014
1 стр.


Vii сыйныфта татар теленнэн эш программасы

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003ел

1224.37kb.

13 10 2014
9 стр.


Первый студенческий строительный отряд Физического факультета мгу

Воспоминания о поездке в первый студенческий строительный отряд, совхоз Ждановский, Северо-Казахстанская область

69.75kb.

10 10 2014
1 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Добрый день для добрых дел

Самому давно уже не под силу заниматься хозяйством. Тимуровский отряд действует в приюте год, и на его счету немало добрых дел. В этом году на его базе был создан волонтерский отря

39.69kb.

04 09 2014
1 стр.