Борнак авыл тарихы
Борнак авылы Себер юлынын тоньяк- кончыгышында 2 км читтэ урнашкан. Район узэгеннэн 18 км, тимер юл станциясеннэн 31 км, пристаньнан 27 км ераклыкта.
Борнак авылы якынча XVII гасырда мари авылы урынында барлыкка килгэн дип санала. Авылнын исеме дэ бу тирэдэге мариларны куып жибэргэн Борнаш атлы кеше исеме белэн бэйлэп карала. Борнаш исемле кеше хормэтенэ авыл Борнак дип аталган. Безнен авылда исэ аларнын истэлеге булып иске зират тора.
Авыл халкында бу зират «Чирмеш зираты» дип йортелэ. Кучеп киткэн марилар хэзерге Кукмара районында яшилэр.
XVIII гасырнын икенче яртысында авыл «Сэфэр Нурушин» сотнясына кергэн, аннан сон, Вятка губернасы Уржум, Малмыж уезды Янгул волосте составында тора. Авылнын жир билэмэсе 1218 дисэтинэ тэшкил иткэн, котулеклэр хэм урман булмаган.Топ хонэрчелек тармагы булып игенчелек хэм яшелчэ устеру саналган. Кыш коннэрендэ вак кустарчылык, чабата уру, кап сугу, жеп эрлэу, киндер сугу эшлэре белэн шогыльлэнгэннэр.
-
елда беренче мэчет салына. Икенче мэчет 1906 елда тозелэ.
1918 елнын козендэ кулаклар йортында беренче мэктэп оештырыла. Авылнын беренче укытучылары Юнысова Бану, Миначева Сажидэ апалар булган.
1929 елда крестьян хужалыкларын берлэштеру башлана хэм 17 хужалыктан торган беренче колхоз оештырыла. Колхозга «Кызыл Борнак» дигэн исем бирелэ. 1931 елда Борнак авылы тоташтан кумэклэшэ. Хужалыкнын беренче рэисе итеп Миначев Габделбэр абый билгелэнэ. Башлангыч чорда хужалыкнын икътисади байлыгы 26 ат, 9 арба, 10 чана, 1 суга торган кул машинасы, берничэ суыру машинасы булла. Клохозда 8 кырчылык хэм яшелчэчелек бригадасы эшлэгэн. 1935 елда дэулэткэ ашлык тапшыруны унышлы башкарган очен колхоз автомашина белэн булэклэнэ.Шушы елдан хужалык Чапаев исеме белэн атала башлый.
1941 елда Боек Ватан сугышы башлангач безнен авылдан сугышка бер кондэ 160 ка якын кеше киткэн. 228 кеше Боек Ватан сугышында катнашкан, шунын 136 сы мэнгегэ яу кырында ятып калган. Авылдан туган якларын сакларга, дошман белэн сугышырга киткэн 92 ир-егеткэ генэ туган авылларына эйлэнеп кайту бэхете насыйп булла. Бугенге кондэ бары тик бер ветеран гына исэн-сау.
1995 елда узгэреш жиллэреннэн сон, колхознын исеме «Шушма», э 2011 елда «Борнак» дип узгэртелэ.
1917 елда Борнак авыл Советы оештырыла, 1957 елда Смэел хэм Борнак авыл Советлары берлэшэ. 2001 елнын 15 январеннэн кабат Борнак авыл Советы тозелэ.
1961 елнын август аенда- авылга электр кертелгэн.
1930 елда –телефон.
1960 елда- радио.
1971 елда- телевизор.
1944-1945 елларда- кинемотограф.
1939 елда медпункт хэм китапханэ ачыла.
1918 елда мэктэп оеша.
1975 елда балалар бакчасы эшли башлый.
1952 елда- клуб ачыла
1967 елда –почта ачыла.
Хэзерге вакытта Борнак авылы тулы жанлы тормыш белэн яши. Авылда 167 хужалык бар, анда 566 кеше яши. Авылда мэктэп, балалар бакчасы, медпункт, мэдэният йорты, китапханэ, элемтэ йорты, 2 кибет эшли.
Авылыбыздан чыккан куренекле кешелэр:
1.Нэжипов Наил Нэжип улы- атказанган авыл хужалыгы механизаторы;
2.Нэжипова Минсылу Бадахетдин кызы- Ленин ордены кавалеры;
3.Галиахметова Викке Нэкыйп кызы –Ленин хэм Хезмэт Кызыл байрагы орденнары кавалеры;
4. Гыйльметдинова Рашидэ Гыйлэжетдин кызы- Почет билгесе ордены кавалеры, СССР Югары Советы депутаты;
5. Мохэммэтшин Рэфыйк Мэхэммэтша улы- галим, сэясэт фэннэре докторы, Россия Ислам Университет ректоры;
6. Вэлиуллин Фэрит Вэлиулла улы- ВДНХ комеш медале кавалеры, Министрлыкта баш зоотехник.