Авыл башлыгы чыгышы.
Хормэтле иптэшлэр! Жыелышта катнашучы авыл халкы, депутатлар, чакырылган кунаклар!
Бугенге отчет жыелышында Иске Суыксу авыл Советынын 2011 елдагы эшчэнлеге белэн таныштырып китэм.
Иске Суыксу авыл Советы узенен эшен авыл башкарма комитеты, «Вамин-Буа» агрофирмасы, Иске Суыксу урта мэктэбе, авыл Советына караган - мэдэният йорты, фельдшер-акушерлык пункты коллективлары белэн берлектэ алып барды.
Авыл Советынын барлык депутатлары, башкарма комитет, авыл Советына караган оешмалар, мэктэп, халык белэн берлектэ, купторле проблемаларны хэл иту юнэлешендэ эш алып баралар.
Авыл башкарма комитеты санау нэтижэлэре буенча, авыл жирлегендэ барлыгы 1354 кеше яши, даими тормаучыларны кертеп - 1516 кеше исэплэнэ.
Кеше яши торган йортлар саны – 511, 141 буш йорт бар.
Йортта ялгыз яшэуче пенсионерлар – 104 кеше, шулардан 30 кеше баласыз ялгызлар. Ялгыз эбилэрне караучы 6 социаль работнигыбыз бар. Болар –Хусаинова Зарина, Замалетдинова Ильсияр, Сабирзянова Лилия, Тазетдинова Фирзинэ, Хасанова Гульнур, Гайнетдинова Миляуша.
Аларга тырыш хезмэтлэре очен олкэннэр бик рэхмэтле.
2011 елда, олкэннэр коне унаеннан, “Вамин-Буа” агрофирмасы барлык 500 пенсионерга, 200 сумлык сот продуктлары тапшырды. Пай жиренэ процент печэне бирелде.
Халык исеменнэн “Вамин-Буа” агрофирмасы, анын генераль директоры Хисамов Раиль Загитовичка, управляющий Хусаинов Монип Касымовичка рэхмэт белдерэсем килэ.
Авылда яшэуче бюджет работниклары агрофирмага кирэк чакта телэп ярдэм итэлэр. Авыл Советына караган оешмалар, мэктэп коллективы, урманда ылыс хэзерлэудэ катнаштылар, фермага барып булыштылар.
Авыл жирлегендэ 17 куп балалы гаилэ бар. 18 яшькэ кадэрге 6 балалы – 1 гаилэ, 4 балалылар – 3 гаилэ, калганнары – 3 балалы. Бу гаилэлэргэ социаль ярдэм курсэтелеп тора, коммуналь тулэулэргэ субсидия кайта. Социаль яклау идарэсе инвалид балаларга – алар 8 кеше, Яна ел унаеннан пакетлар бирде.Куп балалы гаилэлэргэ жир участоклары бирелэчэк.
2011 елда 20 бала туды. Шулардан беренче бала – 9, икенче бала – 8, оченче бала – 1 кеше, дуртенче бала – 1, алтынчы бала – 1 кеше тапты.
2010 елда –10, 2009 елда 12, 2008 елда – 16, 2007 елда – 16 бала туды.
2011 елда 23 , 2010 елда 26 улгэн кеше теркэлде, 2009 елда улучелэр саны - 28 кеше иде.
Урта мэктэп жылы, ремонтланган, уку очен шартлар булдырылган. Балалар бакчасы да яхшы гына эшлэп килэ.
Бугенге кондэ мэктэптэ 150 бала укый, беренче класста 14 бала. Балалар бакчасына 36 бала йори.
Хокумэт программасы нигезендэ, барлыгы 12 сугыш ветераны, 33 сугыш ветераннары хатыннары тораклы булдылар. Тагын ике кеше документларын тапшырды.
2011 елда хокумэтебез авыл хужалыгын кутэру олкэсендэ, зур программалар эшен дэвам итте. Шэхси хужалыкларга ярдэм бирелде – сыер асраучыларга бортеклэтэ субсиядиялэр кайтты.
Бугенге кондэ Иске хэм Яна Суыксу авылларында барлыгы 147 сыер асрала.
Шэхси ярдэмче хужалыкларны устеру – кон узэгендэге мэсьэлэ булып кала.
Терлек асраучылар очен субсидияле авыл хужалыгы кредитын алу отышлы. 2011 елда бу кредитны 41 хужалык алды. Сбербанктан, Россельхозбанк хэм Ак барс банктан алдылар.
Авыл жирлеклэрендэ район вэкиллэре белэн очрашу традициягэ эйлэнде. Район администрациясе, пенсия фонды, налог инспекциясе, социаль яклау булеге, эш хэм шогыль булеге, йортларны рэсмилэштеру, жирлэр комитеты белгечлэре катнашында эчтэлекле сойлэшулэр уздырылды.
Налог акчаларыннан бюджет формалаша.
Узган ел НДФЛ 770 мен 327 сум булды.
Йортларны рэсмилэштеру авыл Советы тарафыннан контрольдэ тотыла. Безнен авыл жирлегендэ йортларны рэсмилэштеру буенча Каримова Рушания эйбэт кенэ эшлэп килэ.
2012 елнын 1 апреленнэн техник планнар гамэлгэ керу сэбэпле, бу эшне тизлэтергэ кирэк. Буа йортларны техник инвентаризациялэу булеге начальнигы Белов Петр Николаевич йортларны инвнтаризациялэудэ хэрторле ярдэм курсэтергэ эзер. Алар йортларга техник инвентаризациялэу, техник паспорт хэзерлэу, жир участокларына хэм кучемсез милеккэ бэя биру, консультациялэр, риэлтор хезмэте курсэту, йортларны проектлаштыру, перепланировка уткэру, межевание ясау эшлэрен уткэрэлэр. Бу эшлэр барысы да тулэуле. Эмма бэялэр тагын да кыйммэтлэнэчэк, ашыгырга кирэк.
Йортларга документлар ясату эшен дэвам итэргэ кирэк, чонки хэзерге вакытта йорт документлары булмаган кешелэр пропискага керэ алмыйлар, йортларын балаларына булэк итэ алмыйлар.
Авылны чиста су белэн тээмин итуне яхшырту максатында, чишмэлэрне торгызу эшен дэвам итэргэ уйлыйбыз.
Бугенге кондэ 8 коедан су алына, килэчэктэ, тагын коелар казырга планлаштырабыз. Бер коега адмнистрация кольцолар бирде.
Авылда сулыкларны булдыру буенча халык морэжэгать итэ. Пожарный машиналарга су алырлык урын булырга тиеш. 2011 елда “Вамин-Буа” агрофирмасы белэн берлектэ, пожарный бинасын реконструкциялэдек. Машина бирергэ вэгъдэ итэлэр.
Су башнялары пожарный техникага су алырлык итеп жайлаштырылган булырга тиеш. Су башняларына юлларны кардан даими чистартып торабыз. Барлык урамнарны, чуп тугу полигонына бара торган юлны, кардан арындырабыз. Техника белэн “Вамин-Буа” агрофирмасы, НПС “Студенец” оешмасы ярдэм итеп тора.
Авыл жирлегендэ чисталыкны булдыру - топ проблемаларнын берсе булып тора. Монын очен бергэлэп эшлэргэ кирэк. Чупне махсус билгелэнгэн урынга тугэргэ, капка топлэрен чиста тотарга. Барысы да узебездэн тора. Жыештырмаучыларга штрафлар 1000 сумнан алып.
Экологияне яхшырту максатыннан, жимеш агачлары утыртабыз.2012 елда авылны яшеллэндеру эшен дэвам итэргэ уйлыйбыз.
2011 елда спортны устеру буенча эш алып барылды. “Вамин-Буа” агрофирмасы белэн берлектэ, мэктэп бинасында “Веселые старты” уены уткэрдек. Волейбол командаларыбыз бар.
Бу тор буенча да спорт ярышлары утте.
Белгэнегезчэ, 2013 елда Казан шэхэрендэ Универсиада уткэрелэчэк. Бу унайдан, республикабызда, Россия кулэмендэ, спортны кутэрү эше бара.
Безгә дә бу өлкәдә калышмаска. Урта мэктэп базасында спортны тагын да жанландырасы иде. Мэсэлэн, жинел атлетика, баскетбол, волейбол, чангы спорт торлэрен балалар уз итэ. Физик яктан сау- салэмэт, нык бала гына укуда зур унышларга ирешэ ала. Узегез белэсез, укулар хэзер катлаулы.Өстэмә рәвештә спорт секциялэрен ачарга кирэк.
Авыл Советы да, “Вамин-Буа” агрофирмасы белэн берлектэ, кулдан килгэнчэ ярдэм курсэтер идек.
Эш планнарыбыз турында.
Алдагы елларда безнен алда торган топ бурычларнын берсе - . юллар тозу. Авыл халкын чиста су белэн тээмин иту – икенче топ проблемабыз.
Шулай ук авыл эчендэ булган
несанкционированный свалкаларны бетеру олкэсендэ эшлэргэ кирэк.
Игътибарыгыз очен рэхмэт.