Государственное бюджетное специальное (коррекционное) образовательное учреждение для обучающихся и воспитанников оограниченными возможностями здоровья
«Агрызская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VIII вида» РТ
Габдулла Тукай”Ташбака белән куян”.
Подготовила:
учитель татарского языка
Ахметзянова Л.Х
Открытый урок:7класс_чтение и развитие речи
Агрыз,
Тема: “Габдулла Тукайдан” Ташбака белән куян” хикәясе белән танышу.
Дәреснең максаты:
1.Укучыларның йөгерек,сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшне дәвам итү.
2.Танып – белү активлыгын һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү.
Дәрес этаплары:
Материаллар һәм җиһазлар: Дәреслек, куян,ташбака,тиен рәсемнәре, сүзлек дәфтәре,компьютер.
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.
Метод һәм алымнар:Күрсәтү,аңлату,иллюстратив,әңгәмә,дәреслек белән эш,сүзлек эше,коммуникатив.
Дәрес планы:1.Оештыру.
2.Өй эшен тикшерү.
3.Актуальләштерү.
4.Яңа материалны аңлату.
5.Дәресне ныгыту.
6.Дәресне йомгаклау.
7.Өй эше.
1.Оештыру:Исәнләшү,дәрескә кирәкле әсбапларны барлау,укучыларның фикерләрен дәрескә туплау, дежур укучы белән әңгәмә.
2.Өй эшен тикшерү: Күнегү6-75нче бит. Әнәс Кариның “Тиен” шигырен яттан сөйләү.
Урманда бар зур койрыклы
Җитез тиен.
Агач башларында яши
Кышын җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә.
3.Актуальләштерү.(тиен рәсеме компьютердагы слайдтан күрсәтелә) Тиен кайда яши? (Тиен урманда яши).Тиен нинди хайван?(Тиен кыргый хайван.).Ул нәрсә белән туклана?(Ул чикләвек,гөмбә,бөреләр белән туклана). Урманда тагын нинди хайваннар яши?(Урманда бүре,куян,аю яши).Балалар бу хайваннар әле урманда гына түгел,әкиятләрдәдә яшиләр) Без бүген сезнең белән Габдулла Тукайның “Ташбака белән куян” әкиятен укырбыз.( куян һәм ташбака рәсемнәре компьютердагы слайдтан күрсәтелә).
4.Яңа материал өстендә эш.
А) СҮЗЛЕК ЭШЕ:ташбака-черепаха, куян –заяц, теләгәннәр хотели,башлаганнар-начали,йоклый-спит,уяна-просыпается,үкенде-раскаялся,файда-польза,хурланды-стыдился.(Сүзләр компьютердагы слайдтан күрсәтелә.Укытучы укый,хор белән уку,дөрес укырга өйрәнү, сүзлек дәфтәрләренә язу).
Б) Укытучының текстны укып күрсәтүе,тәрҗемә итү, эчтәлек буенча әңгәмә.
Ташбака белән куян ярышырга теләгәннәр.Алар бер тауга таба йөгерә башлаганнар.Куян мин тиз йөгерәм,дип уйлый.Ул юлда йоклый.
Куян бервакыт уяна.Күрә:Ташбака тауга барып җиткән.Куян үкенде дә,хурланды да,әмма ни файда?!
Черепаха и заяц захотели соревноваться. Они побежали к горке. Заяц думает, что он быстрее бегает. Он на дороге спит.
В один момент заяц просыпается. Видит, что черепаха дошла до горки. Заяц раскаялся, стыдился. Но какая польза?.
В) Сораулар: 1).Куян белән ташбака нишләргә теләгәннәр?(Что захотели заяц и черепаха?)
Куян белән ташбака йөгерергә теләгәннәр.
2).Алар кая таба йөгергәннәр?(Куда они побежали?).
Алар тауга таба йөгергәннәр.
3). Куян нәрсә дип уйлаган?(Что подумал заяц?)
Куян,мин тиз йөгерәм дип уйлаган.
4). Ул юлда нишләгән?(Что он сделал на дороге?)
Ул юлда йоклаган.
5). Куян уянгач нәрсә күргән?(Что увидел заяц когда проснулся?)
Куян уянгач,күрә:ташбака тауга барып җиткән.
6). Куян ни өчен үкенгән?(Зачем раскаялся заяц?)
Йоклаганга,тауга барып җитә алмаганга.
Габдулла Тукай нәрсә әйтергә теләгән?(Что хотел сказать Габдулла Тукай?)
Подумайте!!! Прочитайте ещё раз текст и найдите ответ на этот вопрос.
Г) Укучыларның әкиятне мөстәкыйль укулары. Нәтиҗә: Максат куйдыңмы үтә–Поставил цель выполняй. Мактанырга ярамый-Нельзя хвастаться.
Дөрес балалар. Сез бик дөрес җаваплар бирдегез. Әмма Тукай болай дигән.”Эш үткәч, үкенүдән файда юк”дигән.(Дети вы когда нибудь раскаялись?Балалар сезнең берәр кайчан үкенгәнегез бармы? Тактада бу мәкал язылып куела.
Күнегү9-77 нче бит.Как скажешь о том что ты: участвуешь в соревнованиях; на соревнование пришёл первым; победил; не победил; раскаялся; но было уже поздно.
ФИЗКУЛЬТМИНУТ:Куян бик шәп йөгерә вәт шулай,вәт шулай
Ташбака әкрен кыймылдый аңа шулай бик уңай.(2 тапкыр).
5.Дәресне ныгыту: а)Берничә укучының тектны кычкырып укуы.
б)Күнегү7-77нче бит.(диффиренциаль эш -1,3сораулар беренче төркемгә,2,4 сораулар икенче төркемгә).Ике раслауның кайсысы дөрес?
1.Ташбака белән Куян бер елгага таба йөгерә башлаганнар. Ташбака белән Куян бер тауга таба йөгерә башлаганнар.
2.Ташбака,мин тиз йөгерәм ,дип уйлый. Куян,мин тиз йөгерәм ,дип уйлый.
3.Ташбака юлда йоклый. Куян юлда йоклый.
4.Куян тауга барып җиткән. Ташбака тауга барып җиткән.
5нче сорау компьютердагы слайдтан күрсәтелә .Ике раслауның кайсысы дөрес ,тәрҗемәсен әйтергә.
Куян үкенде хурланды,әмма үкенүдән ни файда?! Ташбака үкенде хурланды,әмма үкенүдән ни файда?!
6.Йомгаклау: а)Дөрес җөмләне хор белән уку һәм әкиятнең идеясен кабатлау.
Куян үкенде,хурланды,әмма үкенүдән ни файда?!(Заяц раскаялся,стыдился, однако от раскаяния какая польза).Әйдәгез әкиятнең идеясен тагын бер кат кабатлыйк.” Эш беткәч,үкенүдән файда юк”.(Прошла работа раскаяться поздно).
б)Дәрескә йомгак ясау.Аеруча актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән укучыларга билгеләр кую.
7.Өй эше.Күнегү12-78нче бит.”Ташбака белән Куян” хикәясен укырга һәм эчтәлеген сөйләргә.
Тема: Габдулла Тукай “Ташбака белән куян” хикәясе белән танышу.
Сүзлек эше:
ташбака-черепаха
куян-заяц
теләгәннәр-хотели
башлаганнар-начали
йоклый-спит
уяна-просыпается
үкенде-раскаялся
файда-польза
хурланды-стыдился
Куян үкенде,хурланды,әмма үкенүдән ни файда?
Заяц раскаялся, стыдился, однако от раскаяния какая польза?
Эш үткәч, үкенүдән файда юк .
Прошла работа, раскаяться поздно.
Куян-заяц
Ташбака-черепаха
Тиен-белка
Үзанализ.Минем бу дәресемнең темасы”Куян һәм ташбака” тексты белән танышу.
Максатым: 1.Укучыларның йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эш итү.
2.Танып-белү активлыгын һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү.
Класста укучылар континенты төрле булганга күрә татар телендә аңлап аралашу максатыннан чыгып дәресемдә сөйләм, әңгәмә, күрсәтү, аңлату, күрсәтмәлелек методларын файдаландым.
Мин актуальләштерү этабында, алдагы дәрестә үткән тема буенча, әңгәмәне сайладым. Бу этапта, без Әнәс Кариның “Тиен “шигырен яттан сөйләдек Һәм тиен кайда яши? Тиен нинди хайван? Тиен нәрсә ашый? Урманда тагын нинди хайваннар яши? сорауларына җавап бирдек.
Сүзлек эшендә мин тактада эленеп куелган рәсемнәрдән файдаландым. Ташбака-черепаха, куян –заяц, теләгәннәр -хотели,башлаганнар-начали,йоклый-спит,уяна-просыпается,үкенде-раскаялся,файда-польза,хурланды-стыдился.
Яңа материалны аңлату этабында, без “Куян һәм ташбака” тексты өстендә эшләдек эчтән уку, чылбыр рәвешендә уку,текстны тәрҗемә итү,сорауларга җавап бирү максатыма ирешергә ярдәм итте.
Кулланылган физкультминут психогимнастика буларак укучылар сәламәтлеге өчен файдалы булды дип уйлыйм. Мин куелган максатыма ирештем дип уйлыйм.
Әхмәтҗанова Л.Х: