Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Балтач районы Шеңшеңәр төп гомум белем мәктәбе


Тема: Исемең матур, кемнәр куйган ?
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Һадиева Гөлназның

Ор башлангыч мәктәбендә“Ел укытучы-



сы” конкурсында күрсәткән

класстан тыш чара эшкәртмәсе.

Тема: Исемең матур, кемнәр куйган?

Максат: 1. Балаларны татар исемнәренең килеп чыгышы, күптөрлелеге, мәгънәләре белән таныштыру.

2.Укучыларда татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә карата

кызыксыну уяту. Татар исемнәренең матурлыгына карата соклану тәрбияләү.

3.Уйлау, фикер йөртү сәләтләрен үстерү.



Материал: Г.Ф. Саттаров “ Исемең матур, кемнәр куйган?”, “ Татар исемнәре ни

сөйли?”, Г. Мөхәммәтшин “ Без әле җирдә яшибез.” китаплары; “Сабан-

туй” газетасы 18 ноябрь, 2006 ел; Н.Саттарова “ Кызыклы грамматика”

китабы , 185 бит, “Татарстан яшьләре” газетасы, 6 февраль, 2007 ел.


Җиһазлау: ребуслар, кроссвордлар; “ Кешенең иң яраткан сүзе- үзенең исеме”,

“ Исемең дан алса, мәртәбә, исемең хур булса, мәсхәрә.”дигән язулар.



Кичәне үткәрүгә әзерлек эшләре: стенага “Кешенең иң яраткан сүзе- үзенең исе-

ме “, “Исемең дан алса, мәртәбә, исемең хур булса, мәсхәрә.” , “Яхшы

исем кыйммәт барсыннан да” дигән плакатлар эленә.


Кичә барышы
I. Оештыру.

II. Төп өлеш.

а)Г. Мөхәммәтшинның “ Без әле җирдә яшибез” дигән повестеннән өзек уку.

- Укучылар, без бу повестьтә Инсаф исемле малайга ни өчен Инсаф дип кушу-

лары турында язылган өзекне укып киттек. Чынлап та укучылар, дөньяда һәр ке-

шенең исеме бар. Гомумән, җир йөзендә һәр нәрсәгә исем-атама бирелгән. Кеше-

ләр генә түгел, кош-кортлар, хайваннар, шәһәр һәм авыллар, таулар һәм күлләр,

диңгезләр һәм океаннар. Бер сүз белән әйткәндә, безнең әйләнә тирәбездәге бар-

лык нәрсәләрнең дә исемнәре бар. Алар уртаклык һәм ялгызлык дигән ике зур төркемгә бүленә. Менә бүген без ялгызлык исемнәре турында , төгәлрәк әйтсәк, кеше исемнәре турында сөйләшербез.

Һәрбер халыкта да кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзен-

чәлекле традицияләре, барлыкка килү тарихы, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.

Татар теле- бөтен дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай булган тел.

Бала тууга, яңа туган сабыйга иң элек исем бирергә кирәк. ә аңа нинди исем

бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, туганнарны уйларга мәҗбүр итә. Чөнки исемкешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әйләнә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аны туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып китә.

Дөньяда кеше исемнәренең күптөрлелеге буенча татарлар беренче урында тора. Татарларда 25 меңнән артык исем бар икән. Әле бу исемнәрнең һәркайсы-

ның да үз мәгънәсе бар. Мәсәлән, бездә бик киң таралган исемнәрдән Лилияне

алыйк. Лилия исеменең мәгънәсе төнбоек, ак төстәге лалә чәчәге дигәнне аңлата

икән. Гөлнур- гөл кебек нурлы, Ришат- туры юлдан баручы дигәнне аңлата. Әти-

әни исем кушкан вакытта менә шушы мәгънәләргә дә карый икән.

Безнең татар исемнәрен җыеп, нинди мәгънә белдерүләрен туплаучы бер зур

галим бар. Ул- Г.Ф. Саттаров. 35 ел буе ул кеше исемнәрен җыйнап аларны китап итеп бастырып чыгара. ( Китапларын күрсәтәм.) Менә бу китабында аның 25 мең ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре тупланган. Аларның мәгънәләрен, русча- татарчадөрес язылышларын күрсәткән. Бу китап ата- аналарга яңа туган сабыйга исем сайлауда зур ярдәмлек булып тора.

Ата- ана баласына исем кушканда җыйнак, матур, җиңел әйтелешле, матур

мәгънәле исемнәр кушарга тырышалар. Гаиләдә берничә бала булса, алар, исемнәрне бер- берсенә охшатып кушалар. Мәсәлән: Лилия, Гөлия, Алия. Корыч

кебек нык, таза булып үссен дип Булат, динле, иманлы булсын дип Динә һ.б

-Укучылар, ә сез үз исемнәрегезнең нинди мәгънә белдерүләрен беләсезме?

Әйдәгез әле шушы китаптан исемнәрне эзләп табып, мәгънәләрен эзләп табып,

мәгънәләрен карыйк әле.


  • Укучылар, ә ни өчен әти- әниләрегез сезгә мондый исемнәр кушканнар

икән? Мин сезгә өй эше итеп сорашып килергә кушкан идем? ( Укучыларның җа

вапларын тыңлау.)

Җимешләр бакчасында төрле- төрле җимешләр булган кебек, “исемнәр бакча

сында” да төрлеләре бар. Элегрәк заманда әти- әниләр балаларына Сәхипҗамал,

Гөлҗамал, Сәхипгәрәй кебек озын исемнәр кушканнар. Ә хәзерге исемнәр кыска,

тиз әйтелә, хәтердә кала. Мәсәлән: Нүрия, Ләйсән, Айрат, Булат. Ләкин шул ук вакытта хәзер русларга яраклашу күренеше дә дәвам итә. Чын татар баласына әти-әниләр Эдуард, Роберт, Луиза, Марсель, Регина кебек исемнәр куша. Мондый күренеш безнең авылларда да күзәтелә. Бу хәл турында “ Бу күренеш милли афәткә әверелде, татар исемнәренең мәгънәсе, йөзе, сыйфаты югалды”- ди Г.Ф. Саттаров.Һәм бер шигырендә:

Татарны басты Марат,

Татарны басты Ринат,

Саф татарча исемнәргә

Җитәр микән бер чират?

Альбина да, Эльвира,

Исемдә “яңа эра”,

“Яңа татар” баласына

Исем куша – Карина,

Исем бирә- Сирена,

Исем бирә - Алина.


-Шушы темага карата безнең тагын бер шигыребез бар. Ул М. Хөсәеннең “Мин Җәмилә түгел....” дип атала. ( Бер укучы яттан сөйли.)

- Бу шигырьдә исемнәргә бәйле рәвештә нинди проблема күтәрелә? ( Шигырьдә исемнәрне бозып, руслаштырып әйтү турында сүз бара. Җәмиләне- Женечка,Зәйнәпне- Зоя, Тәлгатьне – Толя дип әйтүләр, ни кызганыч тормышта еш очрап тора. Исемне хөрмәт итмәү- халыкны хөрмәт итмәү ул.

Ләкин хәзер шунысы куандыра, соңгы 1-2 ел эчендә элеккеге исемнәребез ки-

ре кайта башлады. Хәзер авылларыбыз һәм шәһәрләребездә Камиләләр, Кәримнәр,Әминәләр күбәйде.

Исем кушканда әти- әниләр тагын шунысына игътибар итәләр. Исем уйлаганда шул исемдәге акыллы, уңган кешеләрне искә төшерәләр. Мәсәлән: дусларының холык- фигыле аларга ошый икән, баласына да шундый исем кушарга телиләр. Атаклы кешеләр хөрмәтенә исем кушу очраклары да байтак. Мәсәлән: Туфан Миңнуллин дигән драматург бар. Аның әтисе Габдулла абзый шагыйрь Хәсән Туфанны бик хөрмәт иткән. Шуңа күрә улына да Туфан исеме биргән.


  • Укучылар, безнең шагыйрьләребез кеше исемнәре турында бик матур шигырьләр иҗат итәләр, композиторларыбыз аларга көйләр язалар.Әйдәгез хәзер кеше исемнәре белән аталган шигырьләр сөйләп китик әле. (Балалардан сөйләтү.)

Ә менә шушындый матур шигырьләргә композиторларыбыз көйләр язган. Хәзер җырлар тыңлыйбыз.

- Бу җырлар кемнәр турында? ( Берәр җырны җырлап та карау.)


Элекке заманнарда ук кеше исемнәрен җырларга салып җырлаганнар. Кеше исемнәре белән такмаклар әйткәннәр, кичке уеннарда, аулак өйләрдә шундый уеннар уйнаганнар. Мәсәлән: “Миңлебай”, “Тимербай”, “Утыр- утыр Мәликә”, “Кәрия- Зәкәрия” һ.б. Менә хәзер шундый бер-ике уен уйнап алабыз. Хәзер уйна-

лачак уен “ Габдулла, Гөлбану” дип атала. ( Уенның тәртибе белән таныштыру)

Син уртада без кырыйда,

Әйләнәбез Габдулла.

Син нишләсәң, ни кылансаң

Шуны эшләргә кала.


Кыз кеше булса:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң

Шуны эшләргә могу. ( Дөрес ясамаучылар булса 1 әр әйберен алалар. Алынган әйберләр 3-4 кә җиткәч һәркайсына җәза бирелә.)
Икенче уен “Хат ташучы” дип атала. Балалар түгәрәкләнеп басалар. 1 бала почта була. Ул “ Хат алып барам Гөлнарадан Радикка” ди.Бу ике укучы урынна-

рын алышалар. ә “почта” алар урынына басарга тырыша.

- Укучылар, хәзер монда карыйбыз, ребуслар чишәбез.

МАР ( ат рәсеме) Марат , (ал төс )ИЯ Алия,(гөл рәсеме)НАЗ Гөлназ.





  • -Хәзер мин тактага Галиябану дигән исем куям. Шушы исемдәге хәреф-

ләрдән кем күбрәк кеше исемнәре төзеп яза.(Гали, Галия, Бану, Баян, Гаян, Наил,

Алия, Галя, Нил һ.б)

-Укучылар, хәзер бераз ял итеп алабыз. Бер уен уйныйбыз. Такта янына чыгып атлыйсыз. Һәр адым саен берәр кеше исеме әйтеп барасыз. Кем тукталып

тора, ул җиңелүче була.

-Булды, молодцы! Хәзер тиз генә ике төркемгә бүленәбез. Һәр төркемгә

конвертлар таратам. Андагы кушылмалардан сезгә кеше исемнәре төзергә кирәк.

Кем беренчеләрдән булып дөрес төзи, шул җиңүче була.


  • Хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Мин һәр төркемгә иҗек әйтәм, сез шуннан кеше исемнәре төзисез.

Зә Рә

Зәйтүнә Рәсимә

Зәлия һ.б Рәйсә һ.б
-Туган балага исем сайлау гына түгел, бездә- татарларда исем кушу иң ма-

тур йола-бәйрәм булып та санала. Сез андый бәйрәмнең ничек үткәнен беләсезме?Мәҗлескә якын туганнар, мулла чакырыла. Милли ризыклар пешерелә. Баланың битен ябып, мендәргә салып мулла янына китерәләр. Киездә мулла, баланың ата-анасы утыра. Мулла азан укып, баланың колагына исемен әйтә, аннары дога укыла.

-Исем алыштыру дигән күренеш тә бик еш очрап тора. Сезнең ишеткәнегез

юкмы, кеше нинди очракларда исемен алыштыра.

1. Әгәр дә кешегә исеме ошамаса. Рабит Батулла дигән язучыбыз бар. Аның әти- әнисе кушкан исеме Роберт була. Ул болай дип яза “ Роберт исемен балачактан ук ошатмадым. Әти “ Рабит” дип эндәшә иде, аннары шул исемгә күчтем. Улларыма да мәгънәле исемнәр куштым. Олысы Нурбәк- нурлы вәзир, нурлы министр дигәнне аңлатса, Байбулат – нык чыныктырган корыч мәгънәсендә”,- дип яза.

“Татарстан яшьләре” газетасында игълан ителгән “ Исем” конкурсы белән таныштыру. Рафис Могыйновның “ Изге гамәл” хикәясеннән өзек укып аналазлау. (6 февраль ,2007)


2. Әгәр дә кешегә миң чыкса, Миң сүзе кергән исем белән алыштыралар. (Минзилә апаны сөйләтү)
3. Элегрәк заманнарда бала гел авырып торса исемен алыштырганнар. Мәсәлән: Тазарҗан, елак булса- Тынычбай. Һ.б.

Бүгенге кичәбезгә кызлар үзләренең яраткан курчакларын да алып килгәннәр. Әле алар курчакларына матур-матур исемнәр дә кушканнар. Әйдәгез әле аларның курчаклары белән танышып китик.( Мәс: Минем курчагымның исеме Алинә. Минем Алинә исемле дус кызым бар, шуңа күрә курчагымны да шулай атадым.)


Йомгаклау.

Бала туды, исем дә кушылды. Шул исем белән ул тормыш юлыннан, гомер

юлыннан атлый. Ә тормыш юллары катлаулы. Укучылар, тормышта ничек яшәргә кирәк?

- Исемеңә тап төшермичә, намус белән хезмәт итеп яшәргә кирәк.

- Исемеңне һәм үзеңне башкалар да хөрмәт итәрлек булсын.

- Киләчәктә дә үз балаларыбызга исем сайлаганда аны милли исемнәр арасыннан эзләргә, мәгънәсенә, әйтелешенә, яңгырашына игътибарлы булырга кирәк.


Укучылар, мин бу кичәбезнеязучы М. Юнысның “ Шәмдәлләрдә

генә утлар яна” исемле әсәреннән өзек укып төгәллисем килә.”Исем-ул

синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың.” Бу сүзләрне, укучылар, сез беркайчан да онытмагыз.

Шеңшеңәр урта мәктәбе

Тема: Шәүкәт Галиев-
балачакның бәхете.


II категорияле башлан-

гыч сыйныф укытучысы

Һадиева Гөлназның Ор

башлангыч мәктәбендә

Ел укытучысы” конкур-



сына үткәргән уку дәре-

сенең план-конспекты.

2006 – 2007 уку елы.

Тема: Шәвәлидә-кунакта.

Максат:1. Укучыларны балалар язучысы Ш. Галиевның иҗаты белән якын-

нанрак таныштыру.

2. Йөгерек, тапкыр итеп фикер йөртергә күнектерү.

3. Укучыларда шигърият белән кызыксыну булдыру. Ш. Галиев

шигырьләре аша укучыларда яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: Ш. Галиев шигырьләре, “Ш. Галиев- балачакның бәхете” пап-

касы, “Салават күпере” журналы, 1999 ел, № 10; “ Сабантуй” га-

зетасы, 1998 ел, № 91, дәреслек 4 класс 110 бит.

Җиһазлау:китаплар күргәзмәсе, Шәвәли рәсеме, Шәвәли рәсеме төшерел-

гән эмблемалар, шигырьләргә карата ясалган рәсемнәр, кроссворд,

тестлар.

Тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Төре: Дәрес-әңгәмә.

Дәрес планы

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү

а) Кереш әңгәмә.

- “ Бер хэзинэ“ әкиятен уку. Әкияттә нәрсә турында сүз барганлыгын сорау. (Хәзинә табу турында) Укучылар, сезнең хәзинә дигән сүз ишеткәнегез бармы? Нәрсә соң ул хәзинә? (Хәзинә турында сөйләшү)

III. Төп өлеш.

а)Укучылар, хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм. Бу шигырь дә безнең “Хәзинә” дип атала. (Дәреслек 110 бит) Бу шигырьдә нинди хәзинә турында сүз бара?

1. Сүзлек эше.

-Шигырьдә баккан дигән сүз очраячак. Баккан- ул караган дигән сүз. Яңа-

дан мөгаен дигән сүз бар. Мөгаен дигән сүз ул икенче төрле бәлки (может)

дигән сүз.

2. Шигырьне укытучының сәнгатьле укып күрсәтүе.

3. Шигырьнең авторы белән таныштыру.

3. Шигырьне анализлау.



  • Укучылар, шигырьдә нинди хәзинә турында сүз бара?

  • Әйе, безнең китапханәләребездә бик зур хәзинәләр –китаплар бар. Димәк китаплар да зур хәзинә икән. Ни өчен китаплар зур хәзинә соң?Китаплар ярдәмендә без белем, гыйлем алабыз. Белемле кеше – бай кеше. Элекке заманнардан ук безнең әби-бабаларыбыз китапларны бик кадерләп саклаганнар. Алар өчен ул изге булган. Китапларны алар буыннан-буынга кадерләп тапшырганнар. Милләтебезнең укымышлы, белемле кешеләре китаплар бастыру белән шөгыльләнгәннәр. Элеккеге бай кешеләр, кулында акчасы булган кешеләр иң беренче китап бастырганнар, китапханәләр ачканнар. Халыкның иң зур байлыгы – китап булган. Менә бүгенге дәрескә дә мин бик күп китаплар алып килдем. (Китап күргәзмәсе белән таныштыру) Әлеге китапларның барысы да балалар шагыйре Шәүкәт Галиевныкы. Аның шушы“Хәзинә” шигырен сез дә укып карагыз әле

4. Эчтән уку.

5. Кычкырып уку.

- Димәк, хәзинә кайда икән ул? Бу турыда кайсы юлларда әйтелгән?


  • Ни өчен китапханәне хәзинә сакланган урын дип атап була?

  • Нинди кешеләрнең теле бай, сөйләме төгәл, матур була?

  • Хәзер шушындый матур, бай эчтәлекле шигырьнең авторы- Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннанрак танышып китик.

III. Төп өлеш.

а) Ш. Галиевның биографиясе белән таныштыру.

-Ш. Галиев- балаларның иң яраткан шагыйре. Ул 1928 елда Кайбыч районының ( хәзерге Апас районы) Олы Бакырчы авылында дөньяга килгән.

Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан.

“ Июнь иртәседәй сабый чагым

Күзләреннән койды чыкларын,

Хәтеремдә,

Әтиемне озатып

Кулына ябышып авыл чыкканым.”

Бу шигъри юллардан күренгәнчә, 1941 елда әтисен сугышка алалар.

Озакламый үлү хәбәре дә килә. Беренче шигырьләрен сугыштан соңгы ел-

ларда яза башлый. Кайбыч район газетасында эшли һәм 1954 елда “ Яңа көй-

ләр” дигән беренче җыентыгын бастырып чыгара. Аның шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар. 1972 елда Ш. Галиевка, балалар өчен язылган шигырь җыентыклары өчен , татар балалар язучыларыннан беренче буларак,

Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Ш. Галиевның шигырьләре юморга бай, аларда шаянлык, наянлык. Чыннан да аның шигырь-

ләрендә чебиләр самолетта оча, куяннары физзарядка ясый. Юмор- көлке, мәзәк дигән сүз. Ул Шәвәли, Камырша, Котбетдин образларын уйлап тапкан

һәм алар балаларның яраткан геройлары.(рәсемнәрен күрсәтәм)

Безнең бүгенге дәресебезгә шушы яраткан геройларыбызның берсе кунакка да килде. Кем икән ул? Әйдәгез әле сүзне аңа бирик.

б)Шәвәлинең табышмагына җавап табу.

Шаян малай мин үзем,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк диләр
Әмма тешлерәк диләр...

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемемне әйтмәссезме икән?


  • Укучылыр, кем микән бу?

в) Шәвәлинең үзе белән таныштыруы. “ Тыйнаклык” шигырен сөйләве.

Мин-Шәвәли, Көлдермим!

Шук малай, Бик тапкыр мин,

Үткен малай! Җыйнак мин,

Ут малай! Мин,

Мин-бик уңган, Мин,

Өлгер мин, Мин бик

Юк-бар белән Тыйнпк мин.

-Әйе, Шәвәли, әйдә син дә бүген безнең дәресебезгә катнаш. Укучылар,

чыннан да Ш. Галиевның күп кенә шигырләре Шәвәлигә багышлана. Кем

соң ул Шәвәли? Шагыйрь Шәвәли дигән образны үзе уйлап чыгармаган.

Аның туган авылы Бакырчыда балачак дусты Шәвәли абзый яши. Ул чын-

нан да шук, мәзәкчән, эшчән малай була. Аны дуслары “Шәвәли, көлдән

ипи әвәли” дип үрти торган булганнар.Шәвәли образында күп кенә малай-

ларның холык-фигыльләре чагылыш тапкан. Ш. Галиевның 75 яше тулу уңаеннан “Сабантуй” газетасының бер саны дөнья күрә.

г) «Сер бирми» шигыре өстендә эш.



  1. Сүзлек эше.

  • Ә хәзер Шәвәлигә багышлап язылган бер шигырен укып китәбез. Ул “Сер бирми” дип атала. Шигырьдә каз түше дигән сүз очраячак. Сез бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Казның түше кайсы өлеше була? Күрсәтегез әле.

  1. Шигырьне укытучының сәнгатьле укуы.

  2. Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

  • Шигырьдә кемнәр катнаша? ( Автор, күрше авыл малайлары, Шәвәли)

  • Шәвәли кемнәр белән үчекләшә?

  • Шәвәли белән малайларның бәхәсләшкәнен кем тыңлап тора? (автор)

  • Әйдәгез автор сүзләрен табыйк әле.

  • Күрше авыл елгасы нинди? Елганың тирәнлегенә ышанабызмы? (Әйе, чөнки аны автор әйтә.)

  • Ә Шәвәли нәрсә дип мактана? Шул урынны табып укып күрсәтегез әле. (ахырын уку) Шәвәли елганың тирәнлеген каз белән билгели.Каз тирән суда батамы? Ә сай суда ул нишли? Йөзгән вакытта ул нинди тирәнлектәге суда булса да һәрвакытта түшеннән генә була.Шәвәли дә автор фикере белән килешә, әмма ул шаянлыгы белән сер бирмәскә тырыша.

  1. Интонация өстендә эш.

  • Шигырьдә нинди тыныш билгесе күп? (Тыныч тавыш белән бәхәсләшеп булмый. Шуңа күрә бәхәсләшүнең киеренкелеген күрсәтеп өндәү билгесе куелган. Андый җөмләне көчле тавыш белән укыйбыз. 1 нче строфада гына мактанышу бетми. ...... куелган. Әйдә шушы ..... урынына мактанышулар өстик әле. Күрше авыл малайлары булып күрше авыл Шәвәлиләр елгасын хурлагыз әле.

  1. Эчтән укыту.

  2. Кычкырып уку.

  3. Рольләргә бүлеп уку.

8.– Бу шигырьдә Шәвәлинең нинди сыйфатын күрдек?

д) Физкультминутка ясау.



  • Укучылар Ш. Галиевның бик күп шигырьләренә композиторларыбыз көйләр язганнар. Әлеге җырларны балалар да, өлкәннәр дә яратып җырлыйлар. Ш. Галиев сүзләренә язылган “Бии итек, читекләр “ дигән җырны бергәләп җырлап, биеп карыйк әле.

е) Ш. Галиев турында видеоязма карау.

җ) Шигырь язу ярышы. Төркемнәрдә эш.



Бабай сәфәр чыкканда.

  • Сәгатемә ни булган,

Йөрми ич бу .........(туктаган)

Мөгаен, син ..........(боргансың)

........(Шәвәли), син шукланган.
-........., (хафаланма) бабакай,

Сорарсың кирәк чакта-

Сәгать ничә икәнен

Язып торырмын ...... (хатка)
з)” Рәсемнәрне таны” уены.

  • Укучылар, мин хәзер тактага рәсемнәр куям. Һәр рәсемнең номеры бар. Шундый ук номерлар сезнең өстәлләрдә дә ята. Һәр төркем компьютерда чыккан шигырь юлларын укый. Бу шигырь юллары кайсы рәсемгә карата, шул номерны күтәрәсез.

  1. Батырга чыгар үскәч,

Барысын да егар үскәч. ( Камырша)


  1. Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора өч сүзне. ( Светофорның өч сүзе)




  1. Шәһәргә цирк килгән!

Вокзал-цирк арасын

Кар өстеннән барасы.

Бармаса итек киеп

Ятыр фил салкын тиеп. ( Филгә итек тектеләр.)




  1. Нинди файда эшлисе,

Кайда, нәрсә тишәсе? ( Борау)
IV. Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүген кемнең иҗаты белән таныштык?

  • Нинди әсәрләрен өйрәндек?

  • Балалар, бу шигырьләр нинди булырга өйрәтә?

  • Билгеләр кую.

  • Өй эше бирү. Ш. Галиев иҗатына багышланган тестны эшләргә



Тест биремнәре.

  1. Ш.Галиев туган авыл.

а) Субаш б) Олы Бакырчы в) Кушлавыч
2. “ Пәрәмәч” шигырендәге персонаж утырган транспорт

а) Машина б) Велосипед в) Трамвай


3.” Онытылган” шигырендәге персонаж

а) Шәвәли б) Мәсгуть в) Әсма


4. Сабантуйда көлкегә калган малайның исеме

а)Биктимер б) Камырша в) Котбетдин


5. –Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!

Искәндәр, куй чүкечне!

Әлеге юллар кайсы шигырьдән алынган?

а) “ Шауламагыз, әти йоклый “

б) “ Һай тешем “

в) “ Энем йоклый бишектә”



6. Ш. Галиевның кайсы ашамлык турында шигыре бар?

а) Кыстыбый б) Өчпочмак в) Пәрәмәч

Исемең матур, кемнәр куйган ?

Максат: Балаларны татар исемнәренең килеп чыгышы, күптөрлелеге, мәгънәләре белән таныштыру

147.44kb.

25 12 2014
1 стр.


Хөрмэтле авылдашлар! Килгэн кунаклар!Узенен зур хэм матур эшлэрен кайгыларын шатлыкларын артта калдырып 2012 ел да тэмамланды
57.52kb.

16 12 2014
1 стр.


Каралды": "килешенде": "расланды"

Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү

10268.41kb.

05 09 2014
64 стр.


Бүген бездә квн кызыклы, матур уен

Уеныбызда ике команда катнаша. Һәр командада 5 уенчы. Сезгә бирем: тиз генә үзегезгә исем уйлап табарга

52.29kb.

09 10 2014
1 стр.


Бабам истәлекләре

Иске Чәчкаб авылында туа. Авыр сугыш еллары аның матур яшьлек елларын урлый. 1943 елда 17 яшьлек егетне армиягә алалар. Шуннан җиде ел гомерен

25kb.

15 12 2014
1 стр.


1 нче алып баручы

Хәерле көн кадерле укучылар. Экологиягә багышланган атналыкның чираттагы көнен кошларга багышларга булдык. Кошлар ялтыравыклы матур каурыйлары, аһәңле сайраулары, сокландыргыч очыш

65.21kb.

25 12 2014
1 стр.


“Танылган, ләкин расланмаган батырлык”

Йге матур кич. Сызылып кына таң атып килә. !0 классны тәмамлаган егетләр-кызлар чыгарылыш кичәсеннән таралышалар һәм юлда үзләренең киләчәктәге планнары, хыяллары турында гәпләшә б

181.86kb.

29 09 2014
1 стр.


День матери! 1 нче алып баручы

Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән

55.15kb.

11 10 2014
1 стр.