Хөрмэтле авылдашлар! Килгэн кунаклар!Узенен зур хэм матур эшлэрен кайгыларын шатлыкларын артта калдырып 2012 ел да тэмамланды.
Иске Жори авыл жирлеге советы 27нче июнь 2005 нче елда 7 нче номерлы карары белэн кабул ителгэн устав белэн эшли. Элеге Устав нигезендэ, без урындагы мэсьэлэлэрне,традициялэрне исэпкэ алып,узебезнен билэмэдэге барлык предприятиялэрне ,учреждениялэрне, фермер хужалыкларын,сэудэ нокталарын ,жир билэмэлэрен ,табигый ресурсларны кулланып уз бюджетыбызны формалаштырып шушы территориянен усешен,алга китуен ,иминлеген хэл иту остендэ эшлибез. Шулай ук авыл жирлеге Советы шушы билэмэдэ яшэучелэрнен тынычлыгын иминлеген сакларга, аларнын социаль хэллэрен яхшырту хэм бар яклап ярдэм иту остендэ эшли.
Иске Жори авыл жирлеге территориясендэ 6 авыл урнашкан. Барлык жире 5968 га (соруле жире 3895 га, авыл жирлеге жирлэре 1545 га, халык яши торган жирлэр528 га).Безнен 6 авылны берлэштергэн Иске Жори авыл жирлегендэ барлыгы 1057кеше яши
Шуларнын 1048 се татарлар, 1 рус, башка миллэт вэкиллэре-8 . Авыл җирлегендэ мэктэпкэчэ яштэге 91,укучы балалар-101,студентлар-45,эш яшендэгелэр -617, пенсионерлар-257.
6 кешебез мэшгуллек узэгендэ хисапта тора.Жирлек Советы территориясендэ ЗАГС эшенен торышына тукталсак,2012 елда авыл жирлегендэ 9 бала туды,улучелэр саны 16га житте.
Авыл жирлеге советы узенен эшен еллык хэм кварталлар га буленгэн план нигезендэ алып бара.
2012 елда авыл жирлеге советыннан барлыгы 878 справка алынган, 5 язмача хат кергэн .
Шулай ук,коту чыгару, пожар куркынычсызлыгы, сот жыю буенча халык жыеннары уткэрелде.
Иске Жори авыл жирлегенен бюджеты 2012елда керем ягыннан 2млн.199мен 936сум 50тиен хэм чыгым ягыннан 2млн. 111мен 189сум 65тиен булды. Бюджет тубэндэгечэ утэлде. Шунын 237 мен400 сум керем налогы 78% , жир налогы 202мен сум 97%
Имущество налогы 145 мен сум 111% ,калган олеше дотация хэм субвенция.
Авылларнын унышлы яшэвенен бер чыганагы–шэхси ярдэмче хужалыкларнын яки гаилэ фермаларынын усеше.
Татарстан республикасы Президенты хэм авыл хужалыгы министрлыгы республикада семья фермаларын устеру буенча программа кабул итте. Туган туфракларына жаны тэне белэн береккэн чын жир хужалары шушындый авыр вакытта да узен агробизнестан,кемдер кэжэ,сарык урчетэ.э кемдер савым сыерылары санын арттырып шуннан яхшы табыш ала.
Безнен авыл жирлегендэ бугенгесе кондэ Яна Жори авылында Хабибуллин Рамазаннын сарыкчылык фермасы эшлэп килэ.
Шулай ук авыл жирлегендэ авыл хужалыгы техникасы, мал-туар алырга, мал асрау очен каралты-кура тозергэ авыл хужалыгы кредиты биру буенча да зур эш алып барыла.2006 нчы елдан башлап 25млн 721 мен сум кредит алынган. 2012 елда 39 кеше бу кредиттан файдаланган. Барлыгы 7 млн 79 мен сум акча алынган. Авыл хуҗалыгы кредитын биру буенча авыл җирлеклэре арасында безнен җирлек 2 нче урында .Авылларыбыз да бугенгесе кондэ 4 авылдан сот жыела.
2012 елгы курсэткечлэр буенча авыл жирлеге территориясендэ барлыгы 485могезле эре терлек , 195сыер асрала, 512 сарык, 23 ат, 2190кош-корт бар. Шэхси хужалыкларда 134 баш умарта тотыла. Халык узеннэн арткан продукцияне сата .Мэсэлэн, узган елда 571 тонна сот -5 млн 779 мен 56 сумлык,52 тонна ит - 11млн 440мен сумлык сатылган.
Авылларыбыз печэн, салам икмэк белэн тээмин ителгэн. Бюджет сферасында эшлэучелэргэ авыл жирлеге тарафыннан печэн буленеп бирелде. Авылларыбыз көннән-көн матурлана, үсә.
2012 елда җирлек буенча 8 яна йорт тозелде. Авылларыбызда 4 мәчет эшлэп килэ. Бугенгесе кондэ мэчетлэребздэ 5 вакыт намаз укыла. Гает намазларында мэчетлэребездэ150-200 кеше була.
Белгэнебезчэ Иске Жори авылында 2012 елны куптэн котеп алынган яна 2 катлы 100 балага исэплэнгэн мэктэп тозелде. Димэк авылнын килэчэге бар.Яна мэктэпне ачарга республикабызнын премьер миннистры Ильдар Халиков,башкаладан хэм районнан бик куп кунаклар килделэр.
2012-2013 уку елында ИскеҖөри мәктәбендә 101 укучы белем ала, аларга 18 педагог белем бирә. Укытучыларның барысы да югары белемле. Мәктәптә 11 түгәрәк эшли. Шуларның 4 се спорт түгәрәкләре, 3 се иҗат түгәрәкләре һәм ГИА, ЕГЭ га әзерлек максатыннан 4 фән түгәрәге эшли.
Фән олимпиадаларында Иске Җөри мәктәбе быел да актив катнаша. Татар теле һәм әдәбияты, җәмгыят белеме, инглиз теле, физика, рус әдәбияты фәннәре буенча муниципаль турда җиңү яулаган 7 укучы хәзерге көндә республика турына әзерлек алып бара.
2013 ел Казанда Универсиада үтәчәк ел буларак билгеле, шушы уңайдан республика мәктәпләре арасында “Универсиаданы каршылап – Команда 2013” дип исемләнгән конкурс булып узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәп укучылары да катнашып район куләмендә 2 урынга, зона турында шулай ук призлы 2 урынга лаек булды. Мәктәпкә “Универсиада 2013 мәктәбе”- “Школа Универсиады 2013” дигән статус бирелде.Шулай ук спорт ярышларында да укучылар призлы урыннардан тошми. Хоккей буенчагынада бу сезонда укучыларыбыз 2нче урын. Беренче урынга лаек булдылар.
Шулай ук безнен мэктэптэ армспорт буенча спорт мастерына кандидат укучыларыбыз да бар. 9 сыйныф укучысы Зайнетдинов Ришат инвалидлар арасында, армспорт буенча Россия жыелма командасы эгъзасе. Польшада узган Европа чемпионатында, ул 2 нче урын, Бразилиянен Сан-Пауло шэхэрендэ 1 нче хэм 3 нче урыннарны яулады.
17 нче январьдан 20 нче январь көннәрендә Белгород шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында кул көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды. бу ярышларда Зайнетдинов Ришат шулай ук катнашып 1 урынга лаек булды.
Шушы ук көннәрдә Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе округы буенча кул көрәше ярышлары булып узды. Бу ярышларда Иске Җөри мәктәбенең 9 класс укучысы Хабибуллина Энҗе 1 урынга, 11 класс укучысы Зиганшина Айсылу 2 урынга лаек булдылар.
Балалар бакчасында ремонт уткэрелде. 2012 елда ике группа эшли башлады. Бугенгесе кондэ балалар бакчасында 29 бала йори.
9 май Боек Жинунен 67 еллыгына багышлап яуда вафат булганнарны искэ алу митингы хэйкэл янында узды.
Безнен авыл жирлегендэ 1сугыш ветераны,12 ирлэре сугышта улгэн, 39 тылда хезмэт итуче ветераннарыбыз исэплэнэ. Ярдэмгэ мохтаж ветераннарга укучылар хэм жаваплы кешелэр беркетелде. Жинунен 65 еллыгы унаеннан кабул ителгэн Федераль закон нигезендэ 2012 елда 3 ветераныбызга Телэчедэ ботен момкинлеклэре булган квартиралар тозеп бирделэр.
2012 елда Республика программасы буенча Орымширмэ авылы эчендэ 1км 20м асфальт юл салынды. 2012 елда Казан-Шэмэрдэн трассасынын 81 км да авыл җирлеге тарафыннан “Юлчы” чишмэсе ясалды.”Юлчы” чишмэсеннэн ерак тугел Шафиков Рифкат Зиятдинович ярдэме белэн тагын бер чишмэ барлыкка килде.Бу чишмэлэрдэн жэй айларында кешелэр бер дэ озелми.
Физик культура хэм спорт,белем биру белэн тыгыз бэйлэнгэн.сэламэт яшэу рэвешен формалаштыру-демографик ситуацияне яхшыртунын,яшь буынны сэламэтлэндеру,яшьлэр арасында социаль –негатив куренешлэрне профилактикалаунын ин нэтижэле чарасы.
Мэктэптэ спортзал эшли. Корэш, теннис белэн шогыльлэну очен корэш маталары, теннис остэллэре белэн тээмин ителгэн. Воллейбол, баскетбол, футбол уеннары белэн зал шартларында шогеллэну очен момкинлек тудырылган.
Олы Тилэжи, Иске Жори авыллары хоккей белэн шогыллэну очен кыммэтле киемнэр, клюшка белэн тээмин ителгэн. 2012елда Олы Тилэҗе авылында хоккей коробкасы янартылды хэм җылытылган заманча раздевалка кайтарылды.Хоккей ярышларында егетлэребез унышлы гына чыгыш ясый. 2-3че урыннардан тошкэннэре юк.2012 елда хоккеист егетлэребез инициативасы белэн Олы Тилэже мэчетендэ аш уткэрелде.
Корэшчелэребез ел саен утэ торган НаилХамидуллин призы ярышларыда да 2012елда 2нче урынга лаек булдылар.Козге кросста да команда 2нче урынны яулады.
Көз көне Казан шәһәренең Чех базарында оештырылган ярминкәдә безнең авыл җирлегедә актив катнашты. Анда көзге нигъмәтләр белән бер рәттән авыл хуҗалыгы продукциясе дә сатылды.
Авылыбызның мәдәни учагы да гөрли. Төрле бәйрәмнәр, истәлекле даталар,сабантуйлары,яңа ел кичәләре гөрләп уза. Узган ел район күләмендә үткәрелгән “Моннар агыла туган җиргэ” балалар һәм яшьләр фестивалендә катнашып җиңү яулаучыларыбыз да күп булды. Шулай ук энилэр коне унаеннан якташыбыз АйголБариева концерт куеп китте.
Аеруча зур проблемаларга килсэк, авыл жирлегендэ ин зур проблема-су проблемасы. Жори хэм Тилэжи авылларында су торбалары башнялар искергэн. Шуна курэ бу авылларда су торбаларын еш ремонтларга туры килэ.
Караширмэ авылында жэй айларында су житми. Башняны кутэрту кирэк.
2013елга планнарыбыз.
-авылларда чисталыкны, тэртипне булдыру урамнарны яшеллэндеру.
-авыл урамындагы юлларнын тозеклеген саклау.
-язга хэтле исэн-сау,хэзерге кондэ булган мал туарларыбызнын баш санын киметмичэ саклап чыгу.
Хормэтле иптэшлэр !Алдыбызда торган 2013 енче ел яхшы, уңышлы, имин елларның берсе булсын. Авылларыбызда халык бүгенге кебек тыныч, матур тормышта яшәсен. Барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булып, матур тормышта яшик.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!