Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 12страница 13
УДК 821.512.145 ББК 83.8

М61


ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР-ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ФАКУЛЬТЕТЫ

ГЫЙЛЬМИ СОВЕТЫ КАРАРЫ НИГЕЗЕНДӘ БАСЫЛА

Фәнни редактор:

филология фәннәре докторы, профессор Ф.Г. ГАЛИМУЛЛИН



Рецензентлар:

филология фәннәре докторы, профессор

филология фәннәре докторы, профессор

Мннһаҗева Л.И.

Монография

I8ВN

Монографиядә XX йөз татар балалар әдәбиятының


үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре карала. «Балалар әдәбияты»
төшенчәсе һәм аның асылы, формалашу тарихы, тамырлары,
фольклор белән бәйләнеш анализлана, һәр үсеш этабында поэзия
һәм проза әсәрләре тарихи алшартлар, тема, проблема, жанр һәм
сәнгатьчәлек хасиятеннән чыгып бәяләнә.

ХХ гасыр татар балалар әдәбиятының үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре



Кереш ………………………………………….

Беренче бүлек. Татар язма балалар әдәбиятының формалашу үзенчәлекләре ....................................................................


1.1. «Балалар әдәбияты» төшенчәсе һәм аның асылы ………..

1.2. Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны ………………………………………………….


1.3. Татар язма балалар әдәбияты үсешендә беренче адымнар .........



Икенче бүлек. ХХ гасырның беренче яртысында балалар әдәбиятының үсеш тенденцияләре ..............................................................

2.1. ХХ гасыр башы татар балалар әдәбияты: үсеше, жанрлар һәм тематик төрлелек .....................................................................

2.2. 1920–1960 еллар балалар поэзиясенең мәгънәви–фәлсәфи эчтәлеге .....................................................................

2.3. 1920–1960 еллар балалар прозасында күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә чишелеше .....................................................................


Өченче бүлек. 1960–2000 еллар балалар әдәбиятында яңача эзләнүләрнең чагылышы .........................................................

3.1. 1960–2000 еллар поэзиясендә автор фикере һәм әдәби форма мөнәсәбәте ………………………………………………………..

3.2. 1960–2000 еллар балалар прозсында герой характерын тудыруда психологизм ………………….

Йомгак …………………………………………………………

Библиография…………………..

Л.И.Минһаҗева хезмәтләренең исемлеге
Кереш

Кешенең рухи дөньясын формалаштыруда, аны яшәешне, тормышны күзалларга, бәяләргә өйрәтүдә матур әдәбиятның роле гаять зур. Ә инде формалашып килүче кешегә, ягъни, балага багышланган балалар әдәбияты бу җәһәттән аерым игътибар таләп итә.

ХХ гасыр татар җәмгыятенең иҗтимагый–сәяси һәм мәдәни үсеше өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе – яңа кеше тәрбияләү мәсьәләсе булды һәм ХХ гасырның буеннан-буена кешене ул яшәгән җәмгыятькә тиң итеп тәрбияләү мәсьәләсе үзәктә тора. Әйтик, гасыр башында төп игътибар милли аңны үстерүгә бирелсә, аннан соңгы җиде дистә ярым вакыт эчендә һәр шәхестә сыйнфый-сәяси карашлар тәрбияләү өстенлек ала. Ә инде соңгы дистә елларда яңадан милли аң формалаштыру мәсьәләсе алгы планга чыкты.

Мәгълүм булганча, гомум әдәбият белән бергә балалар әдәбияты да үзенең формалашуыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр катлаулы озын юл уза, кешелек тәҗрибәсендә булган матур традицияләргә таянып, дәвер таләпләренә җавап бирә торган үзгәрешләр кичерә, һәр чорда тәрбия өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртып килә. Татар милләтенең, мәдәниятенең, педагогикасының мөһим бер тармагы буларак, һәр үсеш этабында ул фикер каршылыклары эчендә үсә, уй-теләкләрне балаларга җиткерү юнәлешендә яңа алымнар, юллар табарга омтыла. Чөнки балалар әдәбияты, танып-белү коралы буларак, тәрбия һәм белем юнәлешендә аерым урын тота, үз укучыларын тормышка өйрәтә, тарих хәтере белән коралланырга, өлкәннәр тарафыннан тупланган тәҗрибәне аларга тапшырырга ярдәм итә. Аның авторлары хакында «балалар язучысы ул – беренче класслы художник, зур педагог, гомумкешелек һәм балаларның үзенчәлекле психологиясен тирәнтен үзләштергән шигъри җанлы галим», дип яза Р.Рахмани1. Әдәбият галиме тирән уйланып әйткән бу фикере мәсьәләнең асылын ачу ягыннан нигезле булып кабул ителә.

Мәгълүм ки, татар балалар әдәбиятының тарихы, үсеш этаплары, бу өлкәдә хезмәт иткән авторлар эшчәнлеге әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бер яктан, төгәл тикшерелгән тарихның булмавы бу өлкәдәге гамәли-фәнни эшчәнлекне байтак дәрәҗәдә тоткарласа, икенче яктан, күп дистә еллар дәвамында балалар өчен әдәби иҗат үрнәкләре бары тик әхлакый–педагогик аспекттан гына чыгып өйрәнелү сәбәпле, тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Балалар язучысы хезмәтенә берьяклы һәм тар бәя үзен акламый, әлбәттә. Чөнки балалар әдәбияты – әдәбилек критерийларына тулаем туры килгән, укучыларны яшь үзенчәлекләренә карап тәрбияләүгә, интеллектуаль һәм рухи сыйфатларын үстерүгә тәэсир итүче сүз сәнгате. Димәк, аны шуларга ирешү мөмкинлекләре җәһәтеннән тикшерү иң дөрес юл. Бу хезмәтнең төп максатларыннан берсе сыйфатында әлеге аспектның алынуы үзен аклый.

Балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләреннән берсе шул: баланың эчке дөньясы, кичерешләре, хисләре олы кеше тарафыннан сурәтләнә. Сабыйлар язучысының тормышны балалар күзе белән күрүе, вакыйгаларны аларча кичерә белүе төп шарт булып тора. Шуның белән бергә, әдипнең тормышны берьюлы ике яссылыкта - балаларча һәм өлкән кеше буларак күрә белүе мөһим. Нәтиҗәдә, тормыш вакыйгаларын балалар аңына күчерү, яшәешне аларча күрү һәм шуны сәнгатьчә ачу барлыкка килә. Чынбарлыкны шушы рәвешле сурәтләү булмаган очракта инде балалар тормышын, сөйләмен «охшатып» бирү генә барлыкка килә, нәтиҗәдә, мораль уку, төссезлек туа.

Балалар әдәбиятының тагын бер үзгәлеге - баланың яшь үзенчәлекләренә бәйле булуы. Әсәрдәге герой һәм укучы бала – формалашучы шәхесләр. Аларың фикер сөреше, яшәешне кабул итүе, тормыш тәҗрибәсе өлкәннәрнекеннән үзгә, шуңа өстәп, еш һәм даими үзгәрүчән. Язучы әсәрен якынча нинди яшьтәгеләргә тәкъдим ителәсен ачык күзаллап иҗат итәргә тиеш. Димәк, яшь үзенчәлекләре саклану мәҗбүри. Мондый шартларда балалар язучысы алдына зурлар әдәбиятына хас булмаган бурыч килеп баса – мөмкин булган кадәр укучының яшь үзенчәлеген, мөмкинлекләрен истә тоту. Бу нисбәттән, балалар әдәбиятын төп дүрт баскычка бүлеп өйрәнү максатка яраклы булыр кебек. Һәм әлеге баскычлар алдагы бүлектә карап үтелә. Әмма, хезмәтнең төп максаты ХХ гасыр татар балалар әдәбиятының үсеш тенденциясен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү буларак, мондый бүленешкә зур урын бирелмәде.

«Бала» төшенчәсе балалар һәм зурлар әдәбиятының чикләрен билгеләү өчен әһәмиятле. Чөнки специфик үзенчәлеккә ия балалар әдәбияты үзендә гомум закончалыкларны да саклый. Татар балалар әдәбиятына гына хас үзенчәлекле билгеләрне ачыклау һәм үсеш юлын билгеләү өчен, әлбәттә, бу өлкәнең килеп чыгышын, тамырларын өйрәнү ихтыяҗы бәхәссез.

Х1Х гасыр урталарына татар балалар әдәбияты формалаша башлау – заманы өчен зур яңалык була. Үз үсешендә бу өлкә халык авыз иҗатына, балалар фольклорына, шулай ук мәгърифәтчелек һәм классик әдәбият традицияләренә, рус әдәбияты казанышларына да таяна. Дөрес, мәгърифәтчелек кысаларында үсеш алган беренче үрнәкләрдә белем һәм һөнәр үзләштерү, әхлаклылык, чын мөселман тәрбияләү максаты куела. Бу мирас үгет-нәсихәткә корылу, тәрбияви нигезне үзәккә кую ягыннан гына балалар әдәбиятына карый дип бәяләргә дә мөмкин.

Х1Х гасыр урталарыннан формалаша башлаган, ХХ гасыр башларында социаль-экономик, мәдәни шартлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булган балалар әдәбияты әле гомумәдәбиятның бер өлеше булуын дәвам итсә дә, гасыр башыннан бу өлкәдә дә үзгәрешләр башлана. Балалар өчен махсус иҗат итүче әдипләр күренә башлый. Дөрес, бу чор әдәбияты нигездә мәгърифәт чараларын, әхлакый тәрбияне төп юнәлеш итеп сайлаган дидактик рух белән характерлана. Әмма балалар өчен дә матур үрнәкләр биргән шагыйрьләр Г.Тукай, Дәрдемәнд, Н.Думави, З.Ярмәки, М.Гафури, М.Укмаси, С.Рәмиев һ.б., прозада Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ш.Әхмәдиев, Г.Рафикый кебек талантларның бу өлкәдәге иҗатларында сәнгатьчә камиллеккә ирешү омтылышы өстенлек ала.

ХХ гасыр башында балалар шигъриятенең ныклы үсеш алуы турыдан-туры Г.Тукай исеме белән бәйләнгән иде. Чөнки бу чор балалар поэзиясендә, нигездә, аның шигъри мәктәбен үтеп, аның традицияләрен дәвам итүче шагыйрьләр иҗат итә, һәм ул күтәргән проблемалар алга таба да үстерелә.

ХХ йөз башы татар балалар әдәбияты тагын халыкның милли күтәрелешен яктыртуы, рухи-мәдәни яшәешен, киләчәк үсеше өчен нигезен билгеләве белән характерлана ала. Чөнки нәкъ менә шушы чорда сүз сәнгате принциплары ныгый, мәгърифәтчелек традицияләре сакланган хәлдә, зур сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә, реалистик һәм романтик билгеләр белән поэзия дә, проза да үсеш кичерә.

Шулай итеп, ХХ йөз башында татар балалар әдәбияты инде ныклап формалаша һәм төрле юнәлешләр үсеш ала: проза һәм поэзия уңышка ирешә, яңа рухта дәреслек-хрестоматияләр төзелә, уку һәм тәрбия китаплары, календарьлар басыла, тәрҗемә эшчәнлеге җәелдерелә, беренче тәнкыйть хезмәтләре күренә башлый һәм, ниһаять, балалар өчен махсус матбугат барлыкка килә. Болар барысы да, әлбәттә, гасыр башында татар балалар әдәбиятының үсешен чагылдыручы күренешләр.

Октябрь борылышыннан соң исә гомуми әдәбият йогынтысында үскән татар балалар әдәбияты өчен дә яңа социалистик эчтәлектәге үсеш этабы башлана. Совет хакимияте урнашканнан соң илдә, яшәештә зур үзгәрешләр җәелдерелә. Бер яктан, социалистик чынбарлык, милли дәүләтчелек барлыкка килү, мәдәният, мәгарифтәге алга китеш халыкны үзенә тарта: икътисади үсеш, тормышның әкренләп бер рәвешкә керүе, мәктәпләрнең киң җәелүе, укый белмәүчеләргә бушлай белем бирү, китаплар басылу һ.б. Икенче яктан, традицияләр өзелә: яшәү рәвеше үзгәрә, күнегелгән тормышның күп яклары инкарь ителә, милли әдәбият, мәдәниятнең асыл сыйфатлары үзгәрүгә дучар ителә, фирканең шәхестән өстенлеге ассызыклана һәм бу, алга таба, байтак дәрәҗәдә тискәре нәтиҗәләргә китерә.

1928 елда гарәп графикасыннан латин нигезендәге алфавитка, аннан соң, 1938 елда кириллицага күчү дә үз эзен сала. Әдәби мирас яшь буыннан өзелеп кала. Яңа әлифбалар инде советчыл, дингә, гореф-гадәтләргә илтифатсызлык күрсәтелгән әсәрләр белән тулыландырыла. Балалар матбугаты турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Дөрес, болар һәммәсе балалар әдәбияты үсешен дә җанландыра. Ул инде яңа җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртучы сүз сәнгате буларак үсә.

Шулай итеп, татар әдипләре дә бөтен ил белән бергә, дәүләт куйган бурычларга җавап итеп, яңа буын вәкилләрен бар яктан камил, илгә бирелгән патриотлар итеп тәрбияләргә омтылалар. Бу максат әдәбиятта схемалылыкның көчәюенә китерә. Әмма, ничек кенә булмасын, тема һәм проблематика нисбәтеннән, идеологик кысынкылык вакытында тамырлары белән фольклорга, татар һәм рус классик әдәбиятына барып тоташу нәтиҗәсендә балалар әдәбияты беркадәр үз йөзен саклап калуга да ирешә. Шушы нигездә М.Җәлил, Ф.Кәрим, Һ.Такташ, Н.Исәнбәт, X.Туфан, М.Гафури һәм башкаларның шигырь һәм поэмалары, мәсәлләр, А.Алишның дистәләгән әкиятләре, Г.Ибраһимовның «Алмачуар», М.Гафуриның «Ялчы», «Хәзер ансат ул, элек кыен иде», Һ.Такташның «Караборынның дусты», Г.Толымбайның «Үксезләр», Ә.Айдарның «Ташбай», Г.Гобәйнең «Ялгыз йортта», «Маякчы кызы», С.Җәләлнең «Сәет һәм Фатыйма» хикәя һәм повестьлары һ. б. языла.

Гражданнар сугышы чоры һәм 1920 еллар, 1940-60 еллар шартларында үзгә сәяси җирлекләрдә үсүен дәвам иткән балалар әдәбиятының темалары, сурәтләү объекты, стиль үзенчәлекләре шул чордагы төп әдәби юнәлешләрдә ачык чагыла. Бу чор язучылары актив эзләнүләре, еллар аша тормышны үзгә яссылыкта күрә алулары белән аерылып торалар. Әсәрләр матур киләчәккә ихлас ышаныч, өмет, тантана-сөенечләр белән сугарылган, күпчелек авторлар иҗатында романтик башлангычлар да күзгә ташлана.

Гомумән, бу чорда XIX гасыр азагы, XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең игътибар үзәгендә торган тәрбия, белем, рухи югарылыкка ирешү мәсьәләләрен сурәтләү яңачарак яңгырашы белән әдәбиятның зур өлешен тәшкил итә һәм чынлыкны яңа әдәби формада ачу тенденциясе әдәбиятның алга таба үсешен билгели.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да яшь буында рухи ныклык, тормыш тәҗрибәсенең үсеше нәтиҗәсендә, олылар һәм балалар укуы беркадәр якыная. Гомум әдәбиятка хас схематик характерлар бирү, батырлык эшләү моментын аеруча калку итеп күрсәтү омтылышы балалар әдәбиятында да кабатлана. Мәгълүм булганча, бу елларда язучылар сугыш һәм бала проблемасын читләтеп үтә алмыйлар. Чөнки сугыш беренче чиратта аларның тормышына зур авырлыклар алып килә: гаиләләреннән аера, оккупацияләнгән җирләрдә дошманның явызлыгын өлкәннәр белән беррәттән алар да татырга мәҗбүр була. Ачлык, ялангачлык, ятимлек тылдагы балалар өчен дә гаять зур фаҗигаләр алып килә һ.б.

Шулай да балалар әдәбиятында Ватан сугышы чоры вакыйгалары һәм геройлары сугыш чоры, аннан соңгы дәвердә дә күбесенчә романтик рухта чагылдырыла. Балалар күңелендә яшәп килгән теләкләр: көрәшче булу, дошманга каршы сугышта җиңүгә ирешү, һәм, ниһаять, командир булу кебек омтылышлар аеруча калку тасвирлана. Ватан сугышы елларында М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш кебек фронтовик талантлар иҗаты балалар әдәбиятының ныклы үсешен тәэмин итә. Илленче-алтмышынчы елларда социализм һәм коммунизм төзүдә актив катнашкан геройны күпләргә үрнәк итеп сурәтләү, сугыш темасы, юлбашчылар образларын зур көч, идеал итеп тасвирлау тенденциясе белән бергә, яңарак рухта иҗат иткән балалар язучылары да әдәбият мәйданына чыга. Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Л.Ихсанова, Д.Аппакова, Б.Рәхмәт, Ә. Ерикәй, Н.Исәнбәт, Җ.Тәрҗеманов, Ә.Бикчәнтәева, Л.Ихсанова, Ш.Маннур, М.Әмир, Г.Гобәй, Н.Гайсин, Ә.Фәйзи һәм башкаларның әлеге өлкәдә иҗат итүләре сугыштан соңгы чорда балалар әдәбиятының күтәрелеп, үсеп китүенә этәргеч була. Алар үз чоры өчен көнүзәк әһәмиятле тема-идеяләрне сәнгатьчә яктыртуга ирешәләр, нәтиҗәдә, эзләнүләр киңәя, җанлы, бала өчен кызыклы әсәрләр языла. Шулай итеп, бу еллар да тарихи вакыйгаларның үзенчәлекле яктыртылуы һәм кабатланмас язучылары белән әдәбият тарихында урын ала һәм алга таба татар балалар әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый.

Узган гасырның 1960 елларыннан татар балалар әдәбияты моңа кадәрге традицияләрне яна заман рухында яңарту һәм үстерү юнәлешендә эзләнеп, шул ук вакытта, яңа тормыш шартлары барлыкка китергән яңа агымнар һәм дулкыннар эчендә үсә һәм зур уңышларга ирешә. Чөнки илнең иҗтимагый-рухи яшәешендә барган үзгәрешләр балалар әдәбиятына да тәэсир итә. Милли аңны үстерү, балаларда туган телгә, үз милләтенә, гореф-гадәтләргә хөрмәт, олылау хисләре уяту максатында да күп эшләнә, милләтара уңай мөнәсәбәтләрне чагылдырган әсәрләр языла. Әдәбиятта бала һәм тарих (шушында ук милли аң), бала һәм җәмгыять, бала һәм табигать дип билгеләргә мөмкин булган төп проблемаларны яктыртуга, бала психологиясен, теләк һәм хыялларын аңлап сурәтләүгә игътибар арта. Проза һәм поэзиядә характер белән кызыксыну персонажлар яшәешен тирәнтен ачуга ярдәм итәрдәй психологизм темасы белән бәйле була. Ш.Галиев, Л.Ихсанова, Р.Миңнуллин, Х.Халиков, Җ.Тәрҗеманов, М.Фәйзуллина, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, Р.Мингалим, Р.Батулла, Т.Миңнуллин, Р.Корбан, Г.Гыйльманов, А.Тимергалин, Р.Хафизова һ.б. иҗатлары шул хакта сөйли.

Шигърият зур уңышка ирешә. Бу чорда актив иҗат итүче балалар шагыйрьләре – Ш.Галиев (1982), Р.Миңнуллин (1993), Р.Газизов (2006) халыкара Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнә.

Татар балалар прозасы үсеше дә гасыр ахыры әдәбиятында барган үзгәрешләргә барып тоташа. Әдәбият галимәсе Д.Заһидуллина фикеренчә, 1980 елларга прозада иң беренче чиратта кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы бәйләнешләрне бөтен тулылыгында ачу, сурәтләү омтылышы җитди реалистик әсәрләрне беренче планга чыгара1. Ул прозада калыплашкан лирик-эмоциональ, психологик, тәнкыйди, публицистик стиль тенденцияләрен аерып күрсәтә. Әлеге фикерне өлешчә балаларга адресланган прозага да күчерергә мөмкин. Чөнки биредә дә лирик-эмоциональ башлангыч һәм психологизм үсү күренешләре ачык чагылыш таба, моңа кадәр «йокымсырап» яткан иҗади потенциал алга» чыга2.

Балалар әдәбиятына бу чорда әлеге өлкәнең үзенчәлекләрен аңлаган яңа буын – Л.Лерон, М.Әмирханов, Ә.Гаффар, А.Хәлим, Г.Садә, М.3акир, Н.Измайлова, Ф.Шәфигуллин, Э.Шәрифуллина, Җ.Дәрзаман, Р.Бәшәр, Р.Шәрипов, Ф.Яхин, Р.Гыйззәтуллин, А.Нигъмәтуллин, А.Гыймадиев, Н.Кәримова һ.б. килә. Аларның иҗаты үткән традицияләрне саклаган хәлдә, әдәби идея ягыннан заман таләпләренә дә җавап бирә. Чор үзенчәлеге итеп авторларның балачакка бөтен нәрсәнең башлангычы буларак, җаваплы карауларын санарга мөмкин.

Шулай итеп, XX гасыр азагына татар балалар әдәбияты катлаулы юл үтә, төрле жанрларда һәм төрләрдә үсешкә ирешкән эстетик системага әверелә.

***


Балалар әдбияты, балачак дип әйтүгә, мин үзем дә еш кына күңелем белән туган якларга, Балтач районының Бөрбаш авылына кайтам. Балачакта уйнап үскән болыннар, урамнар күңелне тибрәтеп куя. Авыллар таралган бер вакытта Бөрбаш авылы әле матур, нык тормышта яши. Биредә инде менә 23 ел күмәк хуҗалык рәисе булып, халыкның хөрмәтен казанган, эшлекле, таләпчән, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек Солтанов Рафис Фарадис улы эшли. Җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыяте бүгенге көндә районның иң ныклы икътисадый базалы хуҗалыкларының берсе. Һәр тармакта ирешелгән казанышларда хуҗалык җитәкчесе Рафис Солтановның роле хәлиткеч әһәмиятле, әлбәттә. Бу уңышлар читтә яшәүче авылдашларны да һәрдаим шатландырып, канатландырып тора, һәм без моның өчен чиксез рәхмәтле аңа.

Әлбәттә, районның йөзен хакимият башлыгы билгели. Марат Хай улы Зарипов – эше белән тирә–юньгә билгеле шәхес. Булдыклы хуҗалык җитәкчесе – игенчелек һәм терлекчелек алга киткән, халыкны социаль яклау, спорт һәм белем, тәрбия мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шуның белән бергә, М.Х.Зарипов райондашлары арасында һәм аннан читтә халык тарихы һәм мирасы белән дә якыннан кызыксына торган, районнан чыккан һәм аның данын күтәрүче күренекле якташларына да игътибарлы милли–мәдәни рухлы шәхес булып танылды. Марат Хай улы яшь буынны тәрбияләүгә аеруча таләпчән килеп, киләчәк алар кулынды булуын тирән төшенеп эш итүче шәхес. Тәрбия мәсәләсендә, әлбәттә, шәхси үрнәксез уңышка ирешү мөмкин түгел. Район башлыгы бу юнәлештә дә һәряктан алдынгылар рәтендә. Балалар әдәбиятының үсешенә караган әлеге китапны чыгаруда ярдәм итәргә алынып та ул, киләчәк буын язмышына бирараф түгеллеген тагын бер кат раслады кебек. Шул юл белән мәрхүм балалар әдипләренең исемнәренен һәм хәтерен мәңгеләштерү, исәннәренә уйлану өчен азык булдыру кебек изге эшкә өлеш керткәне өчен, без аңа шәхсән үзебездән һәм күпсанлы укучылар исеменнән рәхмәт белдерәбез.

Беренче бүлек. Татар язма балалар әдәбиятының формалашу үзенчәлекләре


    1. «Балалар әдәбияты» төшенчәсе һәм аның асылы




  • «Балалар әдәбияты» төшенчәсе

  • Тарихи чорларда балалар әдәбиятына мөнәсәбәт

  • Балалар әдәбиятының үзенчәлеге, асылы (специфика мәсьәләсе)

«Балалар әдәбияты» төшенчәсе беренче карашка гади кебек тоелса да, ул байтак дәрәҗәдә катлаулы һәм күпкатламлы. Беренчедән, әлеге сүзтезмә туры мәгънәсендә, балаларның үз иҗатлары кебек аңлашыла. Чыннан да, балалар тарафыннан язылган, фольклор белән тыгыз мөнәсәбәттә булган бер төркем шигырьләр, санамышлар, әкиятләр, табышмаклар, җырлар һ.б., ягъни балаларның үз иҗаты балалар әдәбиятының бер өлешен тәшкил итә. (Х1Х һәм ХХ гасырларда мөгаллимнәр, журналистлар, балачакка хөрмәт белән караучы нәширләр балаларның үз иҗатларын җыеп, төрле журналларда, җыентыкларда юкка гына бастырмаганнар, әлбәттә).

Икенчедән, балалар әдәбияты аерым очракларда «балалар укуы» төшенчәсе белән дә бәйләнеп китә. Ягъни, термин, зурлар өчен язылып, беркадәр вакыт аралыгыннан соң балалар укуына күчкән әдәбиятка карата да кулланыла. Зурлар да, балалар да укый торган әдәбиятка мисал итеп Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» һ.б. авторларның аерым әсәрләрен китерергә мөмкин. (Әлеге әсәрләрнең балалар әдәбиятына мөнәсәбе мәсьәләсе алдагы бүлекләрдә тирәнрәк өйрәнелә).

Ниһаять, өченчедән, «балалар әдәбияты» балалар өчен авторлар тарафыннан махсус иҗат ителгән, гомуми әдәбиятның бер өлешен тәшкил иткән әсәрләрне үз эченә ала. Һәм нәкъ менә шушы әдәбият балаларга яшәештә туган проблемаларны чишәргә ярдәм итә һәм ул зур киңәшче ролен дә башкара. Мәгълүм булганча, һәрбер тарихи чорда төрле халыкларда яшәп килгән охшашлыклар һәм аерымлык булу белән бергә, һәр буынның да үзенә генә хас чор, дини мохит, милләт, җәмгыять һ.б. белән бәйле үзенчәлекләре була, болар барысы да, әлбәттә, үз чорында балалар язучылары тарафыннан исәпкә алына.

Әдәбият белеме сүзлегендә балалар әдәбиятына билгеләмә түбәндәгечә бирелә: «Балалар әдәбияты – балалар өчен махсус язылган художестволы, фәнни–художестволы, фәнни популяр әсәрләр. Гадәттә балалар әдәбияты төшенчәсе олылар өчен язылган, ләкин балалар тарафыннан да яратып укыла торган әсәрләрне дә үз эченә ала: монда бигрәк тә халык авыз иҗаты һәм классик язучылар әсәрләре керә1. Димәк, әлеге билгеләмәне истә тоткан хәлдә нәтиҗә ясарга мөмкин: балалар өчен әсәрләр барлык әдәбият һәм сәнгать закончалыкларына буйсына, ул – чынбарлыкны танып белүнең үзенчәлекле формасы.

Балалар әдәбиятының асылын өйрәнүгә керешкәнче, беренчедән, бу өлкәгә карата тарихи чорларда мөнәсәбәт мәсьәләсенә, аеруча, формалашу чорына караган аерым материалларга тукталу зарур. Чөнки ул объектив бәя һәм карашлар, моңарчы күләгәдә калып килгән проблемаларны өйрәнү, балалар әдәбиятының чын асылын ачу өчен нигез булачак.

Мәгълүм ки, балалар әдәбияты үсеп килүче, формалашучы укучыны күздә тотып язылганга күрә, анда тәрбияви функция гомуми әдәбиятка караганда күпкә ачыграк яңгырый. Х1Х гасырның икенче яртысында формалашып, ХХ гасыр башларында үсеш ала башлаган татар балалар әдәбияты, баштарак, дидактик формада яңгыраса да, алга таба андагы тәрбияви моментлар әдәби сәнгатьчә чаралар белән бәйләнеп, бөтенлекне, уңышны тәэмин итә. Әмма, узган гасырның егерменче елларында әле бу мәсьәлә катлаулырак тора. Тарихтан күренгәнчә, совет чоры тәнкыйте озак еллар дәвамында әдәбилек сыйфатларына артык игътибар итмичә, тәрбия функциясен беренче планга чыгара. Нәтиҗәсе буларак, балалар әдәбияты тәрбия өчен кирәк булган өстәмә әдәбият төсен ала. ХХ гасырда ныклап урнаша барган мондый караш, озак еллар дәвамында әлеге әдәбиятны икенче сортлы итеп кабул итү мәҗбүриятен барлыкка китерә. Шуңа күрә, элек–электән танылган язучыларның балалар өчен әсәрләре белән матбугатта күренгәләп алулары гадәти хәл итеп каралса да, бөтен барлыгын яки күп вакытын бу өлкәгә багышларга уйлаган әдипләрнең талантына карата төрле карашлар туа. Мисалга Г.Тукай һәм аның замандашлары белән бәйле аерым фактларны, утызынчы еллар шартларында Ф.Кәрим тарафыннан ясалган чыгышларны искә төшерү дә җитә12. Бу хәл үз нәүбәтендә аерым талантлы әдипләрнең әлеге өлкәне читләп үтүенә китерә.

М.Җәлил дә «Совет балалар әдәбиятына иң нык игътибар!» исемле мәкаләсендә, төп мәсьәләне үзәккә куеп, балалар әдәбияты үсеше турында кайнар бәхәсләр тудырса да, биредә танылган әдипләрнең бу өлкәдә ныклап эшләүләре турында түгел, бәлки, «әсәр бирүләре» турында сүз алып бара: «Татар совет әдәбиятында зур ук урын тоткан язучыларыбызның бик күбесе әле балалар әдәбиятыннан әсәр биргәннәре юк»3.

Тарихтан күренгәнчә, балалар әдәбиятының асылы мәсьәләсе аеруча 1920 елларда, совет әдәбияты туу һәм формалаша башлау чорында зур кызыксыну уята. «Балалар өчен ничек язарга? Балалар китабы нинди булырга, нинди таләпләргә туры килергә һәм нинди мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерергә тиеш?» кебек сораулар ул вакытта ук инде бөтен кискенлеге белән алга баса45. Ныгып килгән яңа социалистик аң яшь буынны, булачак ил «хуҗаларын» искечә тәрбияләү мөмкин түгеллеген аңлый. «Безнең максат, – ди А.Горький 1917 елда, – яшь буында тормышка мәхәббәт һәм ышаныч тәрбияләү. Без кешеләрдә героизм хисләре тудырырга телибез, батырлыкка өйрәтәбез. Кеше аңласын, ул – тудыручы һәм дөньяның хуҗасы, җирдәге бәхетсезлекләр өчен ул җавап бирәсе, тормыштагы бөтен матурлык өчен дан да аңа»1.

Мәгълүм булганча, яңа әдәбият тууның беренче көннәреннән үк, балалар китабына зур әһәмият биреп, аның идеологик, әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә зур корал булуын төшенгән коммунистлар фиркасе балалар язучыларын фикердәшче итеп күрергә, үз идеалларына буйсындырырга тели. Әйтик, Октябрь революциясе җиңеп өч ай үтүгә, «Правда» газетасында бу өлкәгә кагылышлы мәкалә басыла. Биредә балалар әдәбияты идеяләр көрәшендә – яңа социалиалистик аң һәм яңа кеше формалашуда көчле корал буларак бәяләнә. Шунда ук бу коралның кичекмәстән пролетариат эшенә ярдәм итәргә тиешлеге ассызыклана: «Балалар китабының һәм укуының әһәмиятен кечерәйтергә, китапның бала йөрәгенә тәэсиренә дә күзне йомарга ярамый. Буржуазия балаларга ана сөте белән үк төп идеяне – кол итеп тәрбияләүне сеңдерү өчен бөтен көчен салды. Онытырга ярамый, шул ук алымнар, шул ук корал кире максат өчен дә кулланыла ала. Балалар китабы тәрбиядә әһәмиятле корал буларак, иң киң таралу алырга тиеш. Шуның белән бергә, безнең балалар тарафыннан кулланыла торганнары да агу, пычрак һәм чүпләрдән арындырылырга тиеш. Дәүләт алдында киләчәктә зур, ашыгыч бурыч тора: балаларны яңа китаплар белән тәэмин итү»2.

Күренә ки, биредә төп ике бурыч куела: революциягә кадәр иҗат ителгән барлык иҗади байлыкны карап тикшерү, бәяләү, шул ук вакытта яңа китаплар бастыру эшен җәелдерү, ягъни, соңрак С.Я.Маршак әйткәнчә, «кечкенәләр өчен зур әдәбият» тудыру3.

Димәк, балалар өчен яңа китапның нигезе иске идеяләр белән көрәштә формалаша, бу каршылыкларда үзгә сыйфатлар һәм заманча әдәби көчләр белән байый дип фаразларга нигез бар. Алга таба, яңа балалар әдәбияты тарафдарлары әлеге өлкәне үстерү өчен үзгә, фәнни нигезләнгән әдәби концепция кирәк икәнлегенә төшенә. Бу эзләнүләрдә партия аңа идея ягыннан һәм практик яктан да ярдәм күрсәтергә тырыша. Мисалга, язучыларның беренче Бөтенсоюз съездындагы резолюция проектында үткән мирасны нигез итеп, уңышлы язу мөмкинлекләре күрсәтелә. Үзәктә исә буржуазия эпохасының уңышларын юкка чыгармый аннан өйрәнергә, моңарчы үсештә булган кыйммәтләрне бәяләргә чакыру ята1. Шулай итеп, Октябрьгә кадәр барлыкка килгән классик әдәбиятка «яшәү хокукы» биреп, аны яңа социаль аң тәрбияләүдә файдаланып, партия яңа әдәбият һәм мәдәният тудыруга уңышлы туфрак сала. «Матбугатта партиянең чираттагы төп әһәмиятле бурычы» дигән карарда да (1924 ел) РКП(б) ҮК тарафыннан төп бурыч түбәндәгечә билгеләнә: «Совет балалар әдәбиятын тудыруда чаралар күрергә»2. Бу чараларның эчтәлеге исә партиянең ХIII съезды резолюциясендә конкретлаштырыла: «Балалар өчен әдәбиятны сыйныфлар көрәшен, интернациональ һәм хезмәт тәрбиясе моментларын көчәйтү максатыннан партиянең ныклы контроле астында яза башларга һәм аның кул астында бастырырга. Пионерлар турында әдәби әсәрләрне дөньяга чыгарырга, бу эшкә комсомолларны, профессиональ һәм совет берләшмәләрен тартырга»3.

Максатчан рәвештә совет балалар әдәбиятын формалаштыруда һәм әдәби көчләрне бер ноктага туплауга исә РКП(б) ҮКның «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турында» (1925 ел, 18 июнь) резолюциясе ярдәм итә. Әдәби процесста аерым методларны куллануны тәнкыйть утына алып, резолюция язучыларның әдәби осталыгын, энергиясен социализм төзүнең практик мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерергә омтыла. Мондый күрсәтмә исә фикерләшү, яшь әдәбиятның үсеше өчен коллектив эзләнү юлларын табуны күздә тота.

Бу җәһәттән, 1920–30 нче елларда балалар өчен матур әдәбият мәсьәләләренә караган берничә дискуссия игътибарга ия. Читтән караганда, беренче бәхәс «Пролетариат баласына әкият кирәкме?» дигән сорау тирәсендә бара кебек. Әмма, бүгенге көн күзлегеннән карап бәяләгәндә, күтәрелгән бурыч һәм аталган ихтыяҗлар гади күренсә дә, бәхәс өчен чыгарылган сорауларның катлаулылыгы күзгә ташлана. Киңкүләм яңгыраш алган бу әкият турындагы бәхәсне һәм, соңрак, 1928 елда балалар әдәбиятында антропоморфизм турында сөйләшүне, гадәт буенча, педагогик аспектта гына карамыйча, әдәбият фәне юнәлешендә дә бәяләсәк, дискуссия материалларында да моңарчы өйрәнелмәгән тагын бер җитди аспект – тәнкыйди–теоретик аспект, балалар әдәбиятының асылына төшенү омтылышы чагыла. «Бөтен буржуаз балалар әдәбиятын», шул җирлектә «әкиятләрне бөтенләе белән» юкка чыгару идеясен алга сөргән карашлар һәм бүгенге көн күзлегеннән карап бәяләгәндә мәгънәсез курку яткан «әкият баланы реаль дөньядан аера», «ул реаль тормышта гына үсәргә тиеш», бу жанрның үзенчәлекләре «материалистик фикер үсешен тоткарларга мөмкин» кебек бәхәсле таләпләр һәм дискуссия темасы астында ачыктан–ачык «балалар әдәбияты» төшенчәсен аңларга тырышу һәм тәнкыйди–теоретик эчтәлекле проблемалар җыелмасы төсмерләнә123.

Үз вакытында әкият жанры һәм антропоморфизм турындагы сөйләшү–фикерләшү бер яктан, балалар әдәбиятындагы шартлылык, әдәби уйлап чыгаруның һәм фантастиканың чикләре турындагы теоретик бәхәскә әверелсә, икенче яктан, биредә тагын бер аспект кискен тикшерелә: ул – әдәби мирас һәм аңа мөнәсәбәт.

Революцион борылышларга кадәр татар балалары өчен язылган бу мирас, мәгълүм булганча, бик чуар һәм идея–фикер ягыннан төрле була. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән тыш ул үзенә К.Насыйри, Г.Тукай, Дәрдмәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан кебек классикларның әдәбият үрнәкләрен, балаларда гуманизм һәм дуслык, изүчеләргә һәм изүгә нәфрәт, тормышка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләрдәй әдәби сүз осталары иҗатларын туплаган. Бу мираста, шулай ук, милли һәм дини тәрбия мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлаган әсәрләр дә байтак. Әлеге мирас турында, бүгенге көн күзлегеннән карап бәя биргәндә шактый каршылыклы һәм хаталы фикер йөртеп, Ф.Кәрим дә үзенең бер мәкаләсендә «…Шушы көнгә кадәр динне балаларга майлы күмәч итеп тәкъдим иткән китаплар балалар көтепханәсенең күпләрендә кулга биреләләр» дип, ассызыклап үтә1.

Мәсьәләгә кабаттан әйләнеп кайтсак, тарихтан күренгәнчә, яңа революцион сәнгать турындагы вульгар социологик карашлар әдәбиятка, шул уңайдан, балалар әдәбияты турындагы алдынгы карашларга, дискуссия барышына тискәре йогынты ясый. Мисалга, әкият турындагы бәхәс әлеге жанрга каршы фикер сөрешен генә алгы планга чыгарып калмый, бәлки, үткәндәге әдәби–мәдәни тәҗрибәнең, яңа революцион әдәбиятка реаль нигез булуына каршылык төсен ала.

Дистә елга якын сузылган мондый бәхәсләрдә укытучылар, язучылар, китапханәчеләр, пионер, комсомол оешмалары һәм партия, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Тикшерелгән мәсьәләләргә карата һәм, гомумән, балалар әдәбияты турында матбугатта, җыелышларда Н.Крупская, А.Луначарский, М.Горький берничә тапкыр чыгыш ясый23.

Бәхәс барышында, хаклы рәвештә, бүгенге көн өчен дә актуаль булып калган балалар өчен әдәбиятта традиция һәм яңачалык турында да сорау куела. Октябрьдән соңгы чорда туып, бу мәсьәлә мәгълүм күләмдә идея–эстетик яктан яңа, яшь совет балалар әдәбиятының үз урынын табуына, аның тәнкыйди–теоретик нигезе формалашуга да тәэсир ясый. Гомумән, безнең карашка, егерменче еллар балалар әдәбияты турындагы фикерләрнең төп хатасы ул – балалар әдәбиятында коммунистик идеологияне уздыруны максат итү һәм аларда матур әдәбиятны бәяләү бары тик әхлакый–педагогик якын килүнең бик югары планда булуында. Чөнки узган гасырның 20 нче елларыннан башланып, 30 нчы еллар урталарына кадәр сузылган бу бәхәсләрдә вульгар социологик һәм педагогик фикер–карашлар ачык күренә1. Шулай булса да, бу сөйләшүләрнең әһәмияте дә була. Алар балалар әдәбиятының эстетик табигате гадәти түгеллеген, аның спецификасын ачалар, бу өлкәгә нисбәттә аерым таләпләрне тирәнәйтәләр һәм конкретлаштыралар. Яшь гражданнарны әхлакый һәм эстетик тәрбияләү мөмкинлеген күреп, рухи үсешләренә тәэсир ясарга чакыралар. Моннан тыш, бу бәхәсләр тәрбия чараларының, бурычларының киңкүләм булуын күрсәтә, яңа әдәбият алдында торган мөмкинлекләрне ача.

Кыскасы, ярты гасырдан артык вакыт үткәч, бүгенге көн күзлегеннән карап бәяләгәндә, ул вакыттагы бәхәсләрнең, яңа туып килгән балалар әдәбиятына мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлыкның, әлбәттә, юкка гына булмаганлыгы тәгаенләнә. Дөрес, вакыт сынавы аша бәяләсәк, буыннан–буынга күчеп килгән бәхәссез закончалыкларны тануны, әдәбият һәм мәдәниятнең диалектик үсешен яки балалар өчен әдәбиятта уйлап чыгару һәм шартлылыкның «яшәү өчен хокук» алуын (гомумән, матур әдәбият ул үзе үк табигате белән шартлылыкка корылган) балалар әдәбияты даирәсен баеткан дип булмый. Ничек кенә булмасын, балалар өчен матур әдәбият өлкәсендә эшләүче талантлы язучылар бу бәхәсләрдә зур яңалык тапмый: алар күтәрелгән мәсьәләләрне классик балалар әдәбияты тәҗрибәсендә үк күрәләр, һәм бәхәссез, яшь әдәбият башлангычы өчен төп нигез итеп кабул итәләр. Мондый алдынгы карашлы художник–практиклардан аермалы буларак, татар балалар әдәбияты теоретиклары балалар өчен матур әдәбият законнарын аңлауга авыр, хәтта драматик юл аша килә: мәгълүм хакыйкатьне алар яңа тарихи чорда, сыйныфлар арасында барган кискен көрәш шартларында, һәм, аерым әһәмиятле – идеологик аңның яңа баскычында, яңа тарихи чорда өйрәнәләр. Бу нисбәттән, 1930 нчы елда язылган «Балалар әдәбияты турында» мәкаләсендә Ф.Кәрим дә «…Балалар әдәбияты турында бездә әле моңа кадәр киң фикер алышу кузгалганы юк, – дип билгеләп үтә. – Ул болай да ятим. Аның тәнкыйтьчеләре, оешкан тудыручылары юк»1.

Совет язучыларының 1934 елда узган беренче съезды исә балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен ассызыклый һәм тәнкыйди–теоретик нигезе үсешенә беркадәр үзгәреш алып килә. Дөрес, съездга кадәр үк тәнкыйтьтә балалар әдәбияты теориясенең өйрәнелмәве, балалар әсәрләрен бәяләү өчен махсус идея–эстетик критерийлар һәм принципларның юклыгы турында сүз күп була. Шуңа күрә бу өлкә белән кызыксынучылар форумнан балалар әдәбияты проблемаларының хәл ителүен генә түгел, бәлки, бу әдәбиятка һәм балалар язучыларына мөнәсәбәт үзгәрүне дә көтә. Иҗат һәм оештыру юнәлешендә «авырткан» мәсьәләләрне съезд хәл итеп бетермәсә дә, хәл итүгә якынайтыр дип өметләнә. Мисалга, тәнкыйтьче И.Разин специфик һәм теоретик мәсьәләләрнең хәл ителмәве нәтиҗәсендә балалар язучыларының «якынча чамалап» язарга мәҗбүр булулары турында фикер әйтсә2, Ф.Кәрим татар балалар әдәбияты өлкәсендә әсәрләрнең «бөтенләй системасыз» дөньяга килүен ассызыклый3. «Балалар әдәбияты турында» исемле мәкаләсендә фикерен тагын да үстерә төшеп, «бездә әле балалар өчен әсәр язучыларның хезмәтләрен исәпкә алмау, ул язучының иҗатына зурлар өчен язылган әсәрләр белән бер дәрәҗәгә куеп бәя бирмәү яшәп килә. Бу зур кимчелекне кискен рәвештә бетерергә кирәк. Балалар өчен яхшы әсәрләр бирүче – шундый ук тулы хокуклы, алдынгы язучылардан саналырга тиеш», дип яза1.

Съезда әти–әниләре тарафыннан тудырылган көчле дәүләтнең киләчәген дәвам итүчеләрне тәрбияләү өчен балалар әдәбиятына көчле тәрбиви чара буларак бәя биреп, җаваплы карашта булырга чакырган М.Горькийның төп докладыннан соң2, С.Я.Маршак «Нәниләр өчен зур әдәбият» дигән доклад белән чыгыш ясый3. Балалар әдәбиятының практик ихтыяҗы һәм бурычлары турында сөйләгәндә, ул аңлы рәвештә балалар өчен матур әдәбият проблемаларын ача, балалар китабы адресатлары аудиториясенең гадәти булмавына басым ясый. Докладта матур әдәбиятның, аеруча «мәктәпкәчә балалар өчен китап»ның спецификасы мәсьәләләренә туктала. Ягъни, балалар китабының гомуми һәм эстетик тәрбия бирү, дөньяга карашны киңәйтү юнәлешендәге әһәмиятен билгеләп, балалар язучыларының моңа җаваплы булуын ассызыклый. Геройларның «балаларча» сөйләм теленә басым ясый.

Съездда кабат әдәби, заманча материалга нигезләнгән әкият турында мәсьәлә күтәрелә. Биредә инде мәңге яшь бу жанрның «яшәүгә хокукы» гына түгел, бәлки әдәби әкиятне нигезләүче иҗади принциплар да формалаша. С.Маршак фикеренчә, төп нигез «иң принципиаль, иң төгәл һәм иң гади» итеп куелырга тиеш. Автор әдәбият үсешендә буыннан–буынга күчә килгән проблемалы мәсьәләләргә дә туктала, традицион жанрлардан, алымнардан баш тартуның әдәбият үсешенә ясаган зарарын күрсәтә. Иҗади тамырларның, әдәби тәҗрибәнең юкка чыгуы, милли әдәбиятка һәм мәдәниятка саксыз караш, С.Маршак фикеренчә, рухи үсешне туктата. Мисал өчен докладчы 1920 нче еллар тәҗрибәсенә таяна, балалар өчен беренче повестьларның уңышсыз булуына басым ясый.

С.Маршакның доклады съездда җанлы бәхәс тудыра. Соңрак исә матбугат битләрендә балалар әдәбиятына нисбәттә язмалар тууга һәм балалар әдәбияты спецификасын, асылын тирәнрәк һәм максатчанрак өйрәнүгә этәргеч ясый. Ул барлык әдәби көчләрне бергә тупларга, игътибарны тәнкыйтькә һәм әдәбият белеменә юнәлдерергә ярдәм итә. Аерым проблемаларны чишү юлында стимул була. Ягъни, Язучыларның беренче съездының әһәмияте шунда – ул җәмәгатьчелекнең рухи үсешенә ярдәм итә, кызыксыну уята. Бу өлкәнең тәҗрибәсен гомумиләштереп, әдәби процесска съезд принципиаль бәя бирә. Балалар өчен әдәбиятта хәл ителәсе теоретик һәм практик мәсьәләләрне күтәрә, балаларны идеаллар яктылыгында үстерү өчен, идея–эстетик бурычларның уңышлы хәл ителергә тиешлеген күрсәтә.

Тарихтан күренгәнчә, ил язучыларының беренче форумы үзенә туплаган иҗат энергиясе гадәти булмаган зур иҗади күтәрелеш булып чыга. Ул үзенчәлекле иҗади импульс барлыкка китерә, барлык милләт халыклары әдәбиятын җанландырып җибәрә, рухи үсешне тизләтә һәм яңа әдәби активлыкны көчәйтә. Ягъни, съезд милли әдәбиятларның мөмкинлекләрен ачып, үсешкә этәрә: «Милли әдәбиятлар кыска гына вакыт аралыгында, мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, моңарчы эшләнми калганны эшләп бетерергә ашыгалар, үсеш көчләре белән илне гаҗәпкә калдыралар. Роман, эпик поэма, повесть, хикәя, драма, фельетон – әле бала яшендәге, яңа барлыкка килүче жанрлар СССР халкының балалар әдәбиятында инде әйдәп баручы жанрларга әвереләләр»1.

Әлеге тәэсирне татар балалар әдәбиятында да күргән Ф.Кәрим үзенең съезддан соң язган мәкаләсендә «билгеле, партия карарлары, Горький иптәш күрсәтмәләре татар совет балалар әдәбиятының да үсүенә нигез булдылар, зур ярдәм иттеләр», дип ассызыклый2.

Чыннан да, шуны аерым ассызыклап китү зарур, съезд татар балалар әдәбиятына да зур тәэсир ясый: биредә яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу һәм жанр мәсьәләләре карала башлый, поэтик әсәрләрдә һәм прозада реализм көчәя, драма әсәрләре барлыкка килә, тематика киңәя, тел–стиль чаралары байый.

Шулай итеп, балалар әдәбиятының формалашуына караган аерым материалларга күзәтү бу өлкәнең асылын, төшенчәсен, гомуми әдәбиятта дәрәҗәсен күзалларга мөмкинлек бирә. Моны ачыклау кирәк. Чөнки аның гомумиләштерелгән тәнкыйди һәм практик уңышлары, язучыларның беренче съезды тарафыннан хупланган программа милли әдәбиятларның формалашу процессында ныклы нигез булып торган.

Татар балалар әдәбиятының асылына төшенү өчен кирәк булган икенче үзәк мәсьәлә – бу әдәбиятның үзенчәлеге (специфика) мәсьәләсе.

Мәгълүм ки, татар балалар әдәбиятының тарихы, үсеш этаплары, бу өлкәдә хезмәт иткән авторлар эшчәнлеге әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән. Бер яктан, төгәл тикшерелгән тарихның булмавы бу өлкәдәге гамәли–фәнни эшчәнлекне байтак дәрәҗәдә тоткарласа, икенче яктан, күп дистә еллар дәвамында балалар өчен әдәби иҗат үрнәкләре бары тик әхлакый–педагогик аспекттан гына чыгып өйрәнелү сәбәпле, тиешле дәрәҗәдә бәяләнми Балалар язучысы хезмәтенә берьяклы һәм тар бәя үзен акламый, әлбәттә. Бу хәл, еш кына, авторларның үзләрен дә борчуга сала: «Балалар әдәбиятын өстән генә бәяләп, тышкы аерым билгеләр аша гына фикер йөртеп, гомум бәясез, автор позициясен анык ачыкламыйча без аны әдәбияттан тыш куябыз кебек. Мондый примитив бәя артык иркәләүче балалар китабы кебек үк фальш»1.

Балалар өчен әсәрләргә иярчен бер әдәбият итеп кенә карау очракларын инкар итү өчен, әдәбият белеме аспектында бу өлкәне, безнең фикеребезчә, төп ике юнәлештә өйрәнү уңышлы. Алар методологик һәм методик әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итә.

1. Балалар әдәбияты – барлык әдәби таләпләрне, гомуми функцияләрне үтәүче сүз сәнгате. Әмма, бер ук вакытта ул әхлакый–педагогик та.

Алдарак билгеләп үтелгәнчә, еш кына гадәти педагогик күзаллау буенча аның шушы ягына зуррак игътибар бирелеп, башка функцияләре төгәл бәяләнми: «Безнең балалар өчен язылган әсәрләребез социаль педагогика сорауларына җитәрлек җавап бирә алмыйлар»1. Яки тел, стиль турында сөйләшкәндә дә педагогик таләпләрнең беренче планга куелуы ассызыклана: «...бу масса фикерен, бигрәк тә педагогия фикерен сорый торган мәсьәлә», «бигрәк тә бу эшкә (иҗат эшенә) педагогларны тартырга кирәк» һ.б.2

2. Балалар өчен әсәрләрнең әдәбилек критерийлары мәсьәләсе. Ул турыдан–туры балалар әдәбиятының үзенчәлеге белән бәйле. Проблемага төгәлрәк якын килсәк, балалар әдәбияты – әдәбилек критерийларына тулаем туры килүче, укучыларның яшенә күрә тәрбиясенә, интеллектуаль һәм рухи сыйфатлары үсешенә тәэсир итүче сүз сәнгате. Аңлашыла, төп идея–фикер әдәбилекне һәм тел–стильне начарайту хисабына үткәрелергә тиеш түгел. Балалар өчен матур әдәбият үзенчәлеген аңлау – димәк, әдәби сурәтлелекне һәм фикерне балаларча әйтә белү осталыгына ирешү. «Язучылар балаларның үз спецификаларын белмиләр. Шул сәбәпле язучыларның балалар өчен язган әсәрләре еш кына балалар турында зурлар өчен язылган әсәр булып чыга»3.

Мәсьәләгә төгәлрәк якын килик. Мәгълүм ки, әдәби даирәдә язучы балалар әдәбиятына мөрәҗәгать итә икән, ул үзе дә балаларның тормышын, фикер сөрешен якыннан аңларга, белергә тиеш, чөнки шул очракта гына уңышлы әсәр языла ала дигән бик дөрес фикер яшәп килә. Тәнкыйть тарафыннан әдипләр иҗатының уңышсызлыклары да, күп вакыт, нәкъ менә балаларның психологиясенә бәйләп аңлатыла. (Дөрес, аерым очракларда тәнкыйть тоткан юнәлешләрнең хаксызлыгы инде совет балалар әдәбияты тарихында ачык чагыла. Чөнки спецификага бәйләп, бу елларда чор уңышларын схематик характерда ачкан, дәвер рухына аваздаш талантсыз, дидактик әсәрләр дә мактала). Шуңа күрә специфика мәсьәләсе үзенә бик сак якын килүне таләп итә.

Специфика – латин сүзе specificum татар теленә «үзенчәлек, аерымлылык», «үзенә бер төрле, үзенә башка» мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Биредә сүз, әлбәттә, балалар әдәбиятының үзенчәлекләре турында бара. Юкка гына В.Г.Белинский «балалар язучысы булып туарга кирәк», димәгән.

Балалар әдәбияты гомуми әдәбиятның бер өлеше буларак, әдәбилек законнарына буйсына (чынбарлыкны чагылдыра, җәмәгатьчелекнең фикерен формалаштыра, эстетик ләззәт бирә һ.б.). Әдәбиятның һәрбер төре, жанры кебек (фантастика, детектив, тарихи проза һ.б.) аның да үзенә генә хас әһәмиятле сыйфатлары бар, һәм әлеге өлкәгә мөрәҗәгать иткән автор бу үзенчәлекләр белән исәпләшмичә кала алмый.

Балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләреннән берсе – баланың эчке дөньясы, кичерешләре, хисләре шигърияттә һәм прозада да олы кеше тарафыннан сурәтләнә. Сабыйлар язучысы тормышны чиста балалар күзе белән күрергә, вакыйгаларны аларча кичерә белергә тиеш. Шуның белән бергә, талантлы әдип тормышны берьюлы ике яссылыкта күрә белә: балаларча һәм өлкән кеше буларак. Нәтиҗәдә, яшәешне балалар теленә күчерү урынына, тормышны аларча күрү һәм шуны сәнгатьчә ачу күнекмәләре барлыкка килә. Нәкъ менә шуңа күрә «балалык хәтере» төшенчәсенә галимнәр, әдәби иҗат һәм язучының иҗат методын аңларга ярдәм итүче категория буларак зур игътибар бирәләр1. Чынбарлыкны алдарак әйтеп үтелгән яссылыкта күрә алмаган очракта инде балалар тормышын, телен «охшатып» бирү омтылышы, нәтиҗәдә, мораль уку, төссезлек туа.

Тормышны ике яссылыкта күрә алу балалар китабының ике адресатын билгели. «Зурлар» өчен яшерелгән икенче катлам фикерен балалар сизмәскә дә мөмкин. Мисалга, поэзиядән үрнәкләр белән бергә Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек», Ф.Әмирханның «Корбан», Г.Гобәйнең «Каланча», Ә.Фәйзинең «Кечкенә Апуш», Д.Аппакованың «Сөяк саплы пәке», Г.Мөхәммәтшинның «Без әле җирдә яшибез», Р.Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар турында хыял» һ.б. проза әсәрләрен китерергә мөмкин. Аерым очракларда, аеруча алтмышынчы еллардан башлап, балалар әдәбиятында зурлар адресына юнәлтелгән тәнкыйть ачыграк текст белән дә бирелә башлый: Ф.Яруллинның әкиятләре, Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесалар циклы, Г.Гыйльмановның пьесалары, М.Фәйзуллина, Р.Миңнуллин, Р.Корбан, А.Хәлим, Э.Шәрифуллина һ.б. аерым шигырьләре моңа мисал.

Балалар әдәбиятының үзенчәлеге тагын баланың яшенә карап ачыклана. Әсәрдәге герой һәм укучы бала – формалашучы шәхес. Аның фикер сөреше, яшәешне кабул итүе, тормыш тәҗрибәсе өлкәннәрнекеннән үзгә, шуңа өстәп, еш һәм даими үзгәрүчән. Язучы әсәрен якынча нинди яшьтәгеләргә тәкъдим ителәсен ачык күзаллап иҗат итәргә тиеш. Чөнки яшь үзенчәлекләре саклану мәҗбүри. Дөрес, яшь ягыннан бер үк чамадагы балалар да бер берсеннән байтак дәрәҗәдә аерылырга мөмкин. Мисалга, М.Җәлилнең дүртьеллык башлангыч белемне бер елда үзләштерүе турында истәлекләр сакланган, унөч яшеннән үк шигырьләренең матбугатта басылуы да билгеле1. Ягъни, мондый шартларда балалар язучысы алдына зурлар әдәбиятына хас булмаган бурыч килеп баса – укучының яшь үзенчәлеген, мөмкинлекләрен истә тоту.

Бу очракта балалар әдәбиятын төп дүрт баскычка бүлеп өйрәнү максатка яраклы булыр кебек:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәбият. Ул уенга нигезләнгән, уенчыл характерда язылырга тиеш. Чөнки бала уен уйнап яшәеш, кешеләр һәм хезмәт белән таныша. Уен барышында аның әхлакый–психологик сыйфатлары һәм ихтыяр көче формалаша, рухи һәм физик яктан үсә. Бу яшьтәге балалар таныш сүзләр аша эмоциональ югарылыктагы әсәрләрне яраталар, аларны җиңел такмаклар, авыз ияртемнәре, сюжетлы шигырьләр, әкиятләр, кыска күләмле маҗаралы әсәрләр һәм тизәйткечләр кызыксындыра.

2. Түбән звено – сабыйлык чорының икенче баскычы. Бала күңеленең «чиста дәфтәр» чоры. Тормышта ике генә төсне кабул итәләр: «ак» һәм «кара». Шуңа күрә бу яшьтәге (якынча 7–11 яшьләр) балаларга тәкъдим ителә торган әсәр аларның чынбарлык турындагы белемнәрен арттыруга корылган була. Әкиятләрне, яшьтәшләре тормышыннан алып язылган кызыклы вакыйгалар турындагы хикәяләрне, юмористик әсәрләрне яратып укыйлар.

3. Урта звено – иң авыр чор. Физик һәм рухи яктан зур үзгәрешләр чоры. Характер, тормышка карашлар үзгәрә, мин–минлек көчәя һ.б Әдәбият та бу чорда бала таләпләренә җавап бирергә тиеш: үрнәк алырдай идеал, аның кебек булу омтылышы зур роль уйный.

4. Югары звено – яшүсмерләр әдәбияты. Югары сыйныф укучыларын үз эченә ала. Бу яшьтәге балаларда кешеләрнең психологиясен тирәнтен аңларга омтылыш көчәя. Күбрәк үзләренең киләчәк тормышлары, яшәү рәвеше, профессия сайлау, мәхәббәт турында уйланалар. Өлкәннәрнең бурычы – балага киңәшче булу. Әсәрләргә тормышчан анализ ясау аша, яхшы һәм начарны төгәл билгеләү, эш–һөнәрле кешенең генә кадерле булуын аңлату һ.б.

Шулай итеп, балалар язучысы өчен әһәмиятле моментларның берсе – укучысының тәҗрибәсен, фикер сөрешен күзаллау, яшен, тормышны кабул итү үзенчәлекләрен төгәл төшенү. Бу уңайдан, Е.О. Путилова фикерләре кызыклы. «Совет балалар әдәбияты тәнкыйте тарихы (1917–1941)» дигән хезмәтендә автор специфика мәсьәләсен турыдан–туры «балачак», «бала» төшенчәләре белән бәйләп карый: «ул бөтенләй башка организм, үзгә формалаштырылган, үзенә генә хас кабул итүе, фикерләве булган организм»1.

А.С.Макаренко исә ««балалар» әдәбиятын «зурлар»ныкыннан аерып торучы төп үзенчәлек – нәрсә турында сөйләүдә түгел, ә ничек итеп сөйләүдә», дип ассызыклый2. Әлеге фикер алга таба А.Роскин, Т.Габбе тарафыннан үстерелсә, аерым авторлар – С.Маршак, А.Кононов тарафыннан кире дә кагыла3.

И.Н.Арзамасцева «укучы–бала категориясен» специфик критерие буларак бәяли: «Балалар әдәбиятының спецификасы беренче чиратта укучының яше белән бәйләнгән. Баланың яше кечерәк булган саен, әсәрләрдәге үзенчәлекле билгеләр аша аларның балаларга багышланган булуы көчлерәк чагыла»4. Фикер Л.Н.Колесова тарафыннан да үстерелә: «Балалар язучысы өчен бер нәрсәне аңлау аеруча әһәмиятле: ул балаларның ничек фикер йөртүен, тормышны һәм әдәби әсәрне ничек кабул итүен төшенергә тиеш. Бик күп язучылар «балалар – рәссамнәр һәм акыл ияләре», дигән фикердә»5. Б.Сарнов исә балаларның акыл дәрәҗәсен югары бәяләп кенә калмый, үзенең «Безнең балалык иле» хезмәтендә хәбәрләшү өчен мөһим булган төп ике системадан (беренчесе – кабул итү, сизү, күрү, тәэсир; икенчесе – чынбарлыкны сүзләр ярдәмендә кабул итү) чыгып, кешеләрне ике типка аера. Автор раславынча, «художниклар»ның психикасы сигналлар кабул итүнең беренче төркеме белән характерлана. «Фикер ияләре» исә сигналлар кабул итүнең икенче төркемен тәшкил итә. Әйтелгәннәрдән чыгып, автор, нәтиҗә ясый: беренчедән, кечкенә чакта шәхес художник, шуңа күрә аңа кабул итүнең беренче системасы якын;

Икенчедән, беренче сигналлар, сүз аша кичерешләрдән укучының кабул итү характеры, активлык дәрәҗәсе төсмерләнә1.

Шулай итеп, «художниклар»ның сигнал системасы чынбарлыкны образлы кабул итүгә илтә. Бу урында Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» герое Әхмәдулланы үрнәк итәргә мөмкин. Автор бик төгәл итеп аның эчке, психологик халәтен бирү белән бергә, образлы фикер йөртү процессына да туктала: «Минем әти бүген Казаннан кайта. ...Аннары миңа читек китерә. Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып–кызыл төсле. Кура җиләге төсле кызыл түгел, зияб төсле кызыл.

Аның балтыры шадраланып тора, чем–кара.

...Минем читекнең балтырының очы кып–кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип–тигез киселгән була. Ул әкрен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр–шыгыр шыгырдый»2. Ягъни, балалар кабул ителергә тиешле вакыйга–предметтан иң әһәмиятле детальне генә аерып ала алалар. (Үгезнең иң әһәмиятле билгесе – мөгез!). Бу хәл балалар аңының образлы фикер сөреше белән тыгыз бәйләнгәнен раслый. Күрәсең, нәкъ менә шуңа балалар сәнгатьнең шартлылыгын җиңел кабул итсәләр кирәк.

Балалар әсәрләренә хас тагын бер үзенчәлек – уен элементларының күп булуы. Үз вакытында К.Чуковский, А.Макаренко балалар китабын, аеруча кечкенәләр өчен китапларны бәяләгәндә уеннарның күләменә һәм характерына зур игътибар биргәннәр. Ягъни, әсәргә бәя бирүдә уеннар булу бер критерий буларак каралган3. Бу балалар әдәбияты өчен табигый хәл, зурлар өчен язучылар алдында, әлбәттә, мондый проблемалар тормый.

Инде исбат ителгән, балаларның әсәрләрне кабул итү мөмкинлеге өлкәннәр белән чагыштырганда зуррак. Китап кызыклы булса, алар тыңлау яки укуга бөтенләе белән бирелә. Сабый әсәрдә барган хәлләргә ышанып кына калмый, үзен ошаткан герое урынына куеп карый, теләктәшлек белдерә. Менә шушы хәл, баланың зурлар кебек беркадәр вакыт аралыгы аша түгел, бәлки, әсәрне бер–бер артлы берничә тапкыр укуына, яраткан кино яки мульфилмын берничә кат рәттән карый алуына сәбәп була да инде. Димәк, бала өчен герой күргән хәлләр генә түгел, үзенең шул вакытта кичергән хисләре, тәэсирләре әһәмиятле. Чөнки ул яраткан герое кебек үк явызлыкны, гаделсезлекне җиңә, үзен дә батыр кебек хис итә. Менә шуңа күрә балалар гаделсезлекнең өстенлеге, уңай идеяне җиткерүче геройның үлеме белән төгәлләнгән әсәрләрне авыр кичерәләр.

Шулай итеп, тагын бер үзлек–асыл ачыклана, балалар язучысы алдына авыр бурыч килеп баса: укучының геройга карата шәхси мөнәсәбәт логикасын тормыш чынлыгы белән бәйләү. ХХ гасыр башы, революцион борылыш еллары татар балалар әдәбиятында язучыларның бала күңелен җәрәхәтләмәс өчен трагик чишелештән читләшүләре алдагы бүлекләрдә мисаллар белән әле дәлилләнер. Әдипләр тормыш проблемаларын сәнгатьчә яктыртуга, ятимнәр яшәешен чагылдыруга да нәкъ менә шуңа күрә сак якын киләләр. ХХ гасырның 20–30 нчы елларына кадәр әле татар балалар әдәбиятында мондый мөнәсәбәт саклана: кечкенәләр өчен авыр тормыш вакыйгалары мөмкин булган кадәр «йомшартып» җиткерелә. Бу хәл, үз чиратында, түбәндәгечә аңлатыла: «Балалар өчен иҗат итүче өлкәннәр өчен язучы автор кебек үк барлык хокуклардан файдалана алса да, берсеннән ул мәхрүм. ...Ул явызлыкның игътибарны җәлеп итәрдәй көч булуын, яхшылык алдында аның көчлерәк чыгуын сурәтләргә тиеш түгел. Башкачарак әйтсәк, балалар язучысы акцентны төгәл куеп, үзенең уңай идеалын уңай образ аша ачарга, уңай башлангычның явызлыктан өстен булуын ассызыкларга тиеш»1.

Фикерне үстереп, балалар әдәбияты осталарының тәҗрибәсен китерергә мөмкин. Мисалга Л.Кассиль баланы әдәби әсәр белән кызыксындыру һәм ышандыру өчен «барыннан да бигрәк осталык турында сөйләшергә кирәк, – дип фикер йөртә. – Аннан башка балалар китабы кибеп корый, яисә басылганы төссез булып чыга. Балалар әсәрләренә специфик таләпләр язучыны коллыкка, кысаларга төшерә, шуңа күрә аннан котылырга кирәк дип әйтү дөрес түгел. Язучының осталыгын арттыруны таләп итәргә кирәк. Ә бу – күп вакыт җитешми. Нәкъ менә шул вакытта куш җәяләр эчендәге специфика төшенчәсе барлыкка килә дә инде»2.

Әдәбият белеме кысаларыннан карап бәяләгәндә, Л.Кассиль фикере, безнең карашка, кызыклы һәм фәнни перспективалы. Балалар әдәбиятының спецификасын ялгыш аңлауга кискен каршы чыгып, ул әйдәп баручы принцип итеп форма тудыручы үзәк–нигезне – «яхшы уйланылган» «үтәкүренмәле сюжет»ны атый. Аныңча, биредә беренче юлдан ук укучыны үзенә тартып торучы кыска экспозиция, көчле характер, еш алмашынучан хәрәкәт таләп ителә3. «Үтәкүренмәле» сюжетның балалар китабы формалашуда уңышын ассызыклап, ул хаклы рәвештә «беркадәр вакыт эчендә сюжетка игътибар кимегән иде», дип яза. Нәкъ менә «сюжетка кадерсез караш» нәтиҗәсендә, язучы фикеренчә, күп вакыт балалар зәвыгы һәм әдәби эшләнеше белән аерылмаган, әмма сюжетлы детектив әдәбиятны кулайрак күрә.

Л.Кассиль балалар әдәбиятының үзенчәлеген бер–берсеннән аерылгысыз төп ике компонентта күрә: «Китапның җанлы нигезен булдыручы ныклы сюжет һәм аның әдәбилеге – сәнгатьлелеге ягъни, осталык. «Сәләтсез язучы гына, песи яки эт образын әсәргә керттең исә, ул балалар өчен була, дип уйлый ала. Күптән түгел балалар әдәбияты буйлап пограничникларның этләре турында хикәяләр үтте. Аларның хәтта ис сизүләре дә этләрчә түгел, сәясәт иде. Алар пограничникларны үз артыннан әйдәп, чиктән үтеп кергән дошманны табарга ярдәм итте»1.

Мондый фикерләр, әлбәттә, очраклылык кына түгел. Чөнки узган гасырларда ук язучылар, тәнкыйтьчеләр, мөгаллимнәр баланың әхлагы, рухы формалашуда китапның зур әһәмияте булуын билгеләп үткәннәр иде. Әмма балалар әдәбияты турында фикер йөртеп, алар балалар әсәрләре һәм зурлар өчен китаплар арасында чикне билгеләмиләр. Мисалга, В.Г.Белинский 1847 елда түбәндәгечә яза: «... балалар өчен яхшы һәм файдалы шул әсәр (сочинение) әгәр дә ул өлкән яшьтәгеләрне дә кызыксындыра алса, аларга ул балалар әсәре буларак түгел, гомумән, барлык халык өчен дә язылган әдәби әсәр буларак ошаса.

Балалар өчен дә зурларныкы кебек үк предметны сурәтләргә мөмкин, – дип дәвам итә автор. – әмма аларны балалар аңы аша, аңлавын төшенеп язарга кирәк»2. Татар балалар әдәбияты турында фикер йөртеп, Ә.Исхак та әдәбиятны «балалар һәм өлкәннәр» өчен дип ачыктан–ачык бүлми. Балалар әдәбияты турындагы мәкаләсендә ул «…бу авторларның зурлар өчен язылган әсәрләре арасында безнең урта һәм олы яшьтәге балаларыбызга тәкъдим итеп, аерым китаплар сыйфатында басып чыгарырлык күпме гүзәл әсәрләр бар! ...Бу бит үзебезнең байлыгыбызга игътибарсыз һәм хуҗалыксыз караудан башка бернәрсә дә түгел», дигән фикер белән чыга3.

Күренә ки, дистә еллар дәвамында балалар әдәбиятының үзенә генә хас үзенчәлеге турында һәрдаим, эзлекле рәвештә барган бәхәсләрдә фикерләр төрле һәм каршылыклы була. Кайберәүләр бернинди үзенчәлек үзлек юк дип, аны педагогиканың «хезмәтчесе» итеп, аның кануннарына буйсынырга тиеш дип карый4. Икенче берәүләр әдәбиятта балаларны төрле тормыш ситуацияләре белән таныштыру кирәк дип, тормыш чынлыгын, илдә барган вакыйгаларны реаль чагылышында тасвирларга тәкъдим итә12. «…Балалар язучылары өчен киң җәелеп киткән гигант үзгәрешләр, зур үсеш үрнәкләре белән якыннан таныштыруны оештыру да бик әһәмиятле»3. Тагын бер төркем, балалар әдәбиятының үзенчәлеге тематикада, эчтәлектә, «үзгә балалар телендә»456, сурәтләнгән идеаль геройда дип саный7. «Үрнәк герой» таләбен беркадәр инкар итеп, И.Лупанова, О.Файн: «балалар китабы героеның, өлкәннәр тарафыннан уйлап табылган барлык күркәм сыйфатларга ия булуы мәҗбүри түгел», дип ассызыклыйлар8.

Алга куелган специфика мәсьәләсе, безнең карашка, соңгы елларда үсеш алган, балаларны субэтнос буларак карау концепциясендә уңышлы чишелеш таба. С.М.Лойтер фикеренчә, балалар барыннан да бигрәк, «үз тормыш картиналары» белән аерылып торган һәм үз «субкультураларын тудыручы, саклаучы» булып торалар. Балалар әдәбияты исә «балалар субкультурасының теле буларак, тормыш картинасының формалашуы, саклануы өчен җавап бирә һәм тарату чарасы буларак хезмәт итә»9. С.М.Лойтер фикеренчә, балалар әдәбиятының спецификасы «антропология, социология, психология, балалар сөйләме теориясе, культурология белән киң бәйләнешләрдә «уңышлы» укыла»10.

«Өлкәннәр» һәм «балалар әдәбияты» мәсьәләсенә, безнең фикеребезчә, «Сөендерде дә, көендерде дә» мәкаләсендә Р.Миңнуллин ачыклык кертте: «Олы әдәбият белән балалар әдәбияты арасында аерма бармы соң?, - дип яза ул, һәм үзе үк җавап та бирде. - Бар, әлбәттә! Балалар әдәбияты яшь буынны тәрбияли. Ә олы әдәбият күп очракта яңадан тәрбияләү белән, ягъни, перевоспитание белән шөгыльләнә... Ә инде менә шушы перевоспитание белән шөгыльләнмәс өчен, ... нәниләр әдәбияты балаларыбызны бишектән, теле ачылганнан алып җитди рәвештә тәрбияләргә бурычлы. Балалар әдәбиятына әнә шундый олы, изге, хәтта әйтер идем, бөек миссия йөкләтелгән. … Балалар әдәбияты – ана сөте кебек шифалы, изге, саф булырга тиеш!»1.

Шулай итеп, ничек кенә булмасын, балалар укуы өчен сайланган әсәр балаларның яшенә туры килергә, югары дәрәҗәдә әдәби, әхлаклы, эстетик тәэсирле булырга тиеш. Мондый сайлап алу мәҗбүри, чөнки әдәби әсәр баланың кабул итүе өчен авыр булырга һәм ул аны аңлап бетермәскә мөмкин. Моннан тыш, урынлы укылмаган китап булган зәвыкъне дә бетерерә ала. Унөч яшьтә дә, утыз биш яшьтә дә бер үк нәрсәләр яраса, «бала» төшенчәсен бөтенләй кертмәскә мөмкин булыр иде.

Әлбәттә, «бала» төшенчәсе балалар һәм зурлар әдәбиятының чикләрен билгеләү өчен әһәмиятле. Бала – яшь шәхес, зурлар өчен хас ныклы акыл, караш, принциплар әле анда җитлекмәгән, үзгәрүчәнлек хас. Нәкъ менә шушы җитлекмәгәнлек яшь кешегә зурлар өчен әдәби әсәрне тирәнтен аңларга, мәгънәне дөрес төшенергә мөмкинлек бирми. Бу мәсьәләгә үз вакытында Ф.Кәрим дә басым ясаган: «ул (балалар әдәбияты) балаларның яшьләренә карап төрле циклларга бүленмәгән. Моннан соң балалар әдәбияты тудыруны бер план белән алып барып, аны балаларның яшьләренә карап (мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге, яшүсмерләр) серияләренә бүләргә кирәк. Болай итү балалар әдәбиятының тәрбия эшендәге дәрәҗәсен тагын да зурайтыр»2.

Димәк, «балалар өчен язарга түгел, зурлар өчен язылганнардан сайлый белергә кирәк» дип фикерләүче авторлар да хаклы ук түгел. Чөнки балаларның үзләре өчен генә хас бик әһәмиятле проблемалары, тормышка үз карашлары бар. Хәлбуки, алар зурлар өчен бик кечкенә, игътибарга лаексыз кебек тоелсалар да. Мисалга, Ф.Әмирханның «Корбан» хикәясе. Төп геройның сарык бәтие Хөсәен белән өйдә уйнаганын күргән әнисе, ачуланып, аларны урамга куып чыгара. Шушы урында сабый уйларын автор бик уңышлы чагылдыра: «…Аналар кайсы вакытта бик гаҗәп булалар бит алар: әллә нинди күңелле, әллә нинди рәхәт булырлык нәрсәләрне санга такмыйлар» – ягъни, турыдан–туры балалар күңелен аңлап бетермиләр1.

Шулай итеп, «балалар әдәбияты» төшенчәсен, әсәрләрнең спецификасын ачыклап язучылар, тәнкыйтьчеләр төп аерымлык итеп аның билге–сыйфатларын күрсәтәләр. Аерым бер төркем, алдарак китерелгән мисаллардан күренгәнчә, балалар әдәбиятының спецификасын тема билгели дигән караштан чыгып, әсәрләрдә уен, уку, балалар хезмәте яктыртылырга тиеш дип басым ясыйлар. Бу фикерне беркадәр инкарь итеп, икенче төркем укучы бала яшенә әсәр героеның яше туры килүен, «үтә күренмәле» сюжетны беренче планга чыгара. Өченче юнәлеш тарафдарлары исә әсәрнең әһәмиятен әдәби алым һәм чараларда, язу теле һәм стилендә күрәләр. Ягъни, төрле яшьтәге балага әсәрне якынрак һәм аңлаешлы итә торган алымнарны аерып чыгаралар. Шулай итеп, авторлар балалар әдәбиятының спецификасын тема, проблема, әдәби образлар, укучы яшенең әсәр геройлары яшенә туры килүе һ.б. бик күп алшартлар билгеләвен ассызыклыйлар. Безнең фикеребезчә, бу карашлар һәрберсе беркадәр дәрәҗәдә дөрес. Әмма, бу өлкәнең үзенчәлеге катлаулырак. Аны нәкъ менә әдәби әсәрләрдә аерылып торган бу билгеләрнең бергә туплануы, балалар укуы өчен язылган әсәрләргә куела торган таләпләрнең педагогик карашлар белән органик рәвештә кушылып китүе билгели.

Татар балалар әдәбияты үзенчәлеге турында сөйләшкәндә тагын шуны ассызыклап үтү зарур: аның үзенә генә хас аерым сыйфатлары бар. Мисалга, татар балалар әдәбиятының тематикасы милли менталитет белән тыгыз бәйләнештә. Балалар язучылары әсәрләрендә милли үзенчәлекләрне, милли характер сыйфатларын, гореф–гадәтләр һәм традицияләрне еш һәм тыгыз яктырталар. Татар халык легенда һәм риваятьләренә, әкиятләренә нигезләнеп язылган күп кенә әсәрләрдә (Ф.Әмирхан, А.Алиш, Н.Исәнбәт, Б.Рәхмәт, И.Туктар, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, Г.Гыйльманов һ.б.) туган ил һәм патриотизм, тарихи темалар милли хисләр белән сугарыла, вакыйгаларда татар милләте вәкилләре өчен горурлык сизелә. Төп герой һәм пәһлеваннар – милли көч символы. Аллегория кулланып тудырылган образлар башкалар арасында көче, матурлыгы, алга омтылышы белән характерлана. Шунда ук татар халкының күңел матурлыгы, кунакчыллыгы ачыла. Аерылып торучы мондый персонажлар төрле ситуацияләрдә уңай сыйфатлары белән генә ачылалар. Ягъни авторлар үрнәк образ аша төп тәрбияви максатка ирешергә омтылалар. «Герой» төшенчәсе үзенең героик мәгънәсен югалтып, синонимнары ярдәмендә «тәэсир итүче зат», «персонаж» дип бәяләргә мөмкин булган «зурлар» әдәбиятыннан аермалы буларак, бу өлкәдә «герой» «героик шәхес» мәгънәсендә, чөнки идея баланың кабул итүе, мөнәсәбәте, үзен герой урынына куеп каравы белән бәйләнә. Педагог В.Сухомлинский юкка гына хезмәтләрендә баланың үз–үзен тәрбияли башлавы өчен аның үзенә беркадәр охшаган үрнәк герой кирәк булуы турында басым ясамый, әлбәттә1. Тормыш тәҗрибәсе әле зур булмаган бала җәмгыятьтә формалашу өчен үрнәк эзли. Бу очракта әкияти сыйфат һәм вакыйгаларның чынлык белән бәйләнүе исә укучының кичерешләренә дә уңай тәэсир итә. Шулай да, балалар әдәбиятының төп сыйфатларының берсе фантастика, хыял белән бәйле. Чөнки биредә, нигездә, тормыш реаль сурәтләнешендә дә якты итеп, бизәп бирелә: динамик – еш үзгәреп торучы хәрәкәтле сюжет, үрнәк геройлар, шат рухлы, матур тормыш һ.б. бу өлкәнең һәр жанрында диярлек очрый.

Еш кына авторлар легенда һәм риваятьләр, әкияти сюжетлар һәм хәзерге яшәеш арасында параллельләр үткәрергә омтылалар. Бу хәл мәгънәгә тирәнрәк үтеп керергә, халык, тарих белән горурланырга мөмкинлекләр ача. Мондый әсәрләрдә төп геройлар бөтен бер персонажлар системасын үзенчәлекле итә. Алдарак билгеләп үтелгәнчә, нәкъ менә алар динамикада, үсештә һәм алар – сюжетны хәрәкәткә китерүче көч, үзәк.

Мәгълүм булганча, татар балалар поэзиясендә һәм прозада да хатын–кыз, ана образы үзенчәлекле чагыла. Гасырлар дәвамында бу образ хөрмәт белән ак төсләрдә, изге итеп сурәтләнгән. Мисалга Г.Тукай, Г.Исхакый, Һ.Такташ, Ф.Кәрим, Р.Миңнуллин, Г.Гыйльманов һ.б. иҗатларын китерергә мөмкин.

Аерым авторлар – Г.Тукай, М.Җәлил, Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Х.Халиков һ.б. еш кына әсәрләрен укучы алдына сорау куеп тәмамлыйлар. Бу да үзенчәлекле күренеш. Чөнки уңышлы куелган сораулар укуны кызыклы һәм шатлыклы итә, аңа бала чын күңелдән җавап табарга омтыла, канәгатьлек хисе кичерә. Чөнки автор аны зур һәм акыллы кешегә санап сорау бирә.

Шулай итеп, татар балалар әдәбияты күп үзенчәлекләрдән тора. Авторларның милли рухны кулланып язуы да, тел–стиль чаралары да төп специфик үзенчәлекләрдән булып исәпләнә ала. Әсәрләрдә милли исемнәр, халык көнкүрешендә кулланылучы сүзләр, шулай ук милләтебезгә генә хас символлар да бар. Һәр әсәрдә диярлек бер предмет яки образ үзендә аерым бер символик мәгънә йөртә. Алар нигездә – Яхшылык, Хаклык һәм Матурлык төшенчәләрен яктырталар.

Шулай итеп, балалар әдәбияты әдәби һәм мәдәни мирасның бер өлешен, бөтенкешелек кыйммәтләрен үзендә саклый. Әлеге кыйммәтләр исә тормыш юлын дөрес сайларга өйрәтү өчен тудырылган. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев, А.Алиш, Д.Аппакова, Г.Хәсәнов, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Ф.Яхин һ.б. үз әсәрләрендә бала өчен көн, атна, ай драматик каршылыклар, сынаулар белән тулы бер дөнья икәнен юкка гына кат–кат ассызыкламадылар, әлбәттә.

Балалар әдәбиятының үзенчәлеге, асылы турындагы бәхәсләр еллар аша еш кабатланып тора. Бу хәл әдәби даирәгә яңа карашлы яшь буын авторлар килү, кешелек җәмгыятенең, яшәешнең бик тиз үзгәрә баруы белән дә бәйләнгән булса кирәк.



    1. Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны

  • Балалар фольклорының тәрбияви асылы

  • «Багу поэзиясе»нең балалар әдәбияты формалашуга тәэсире

  • «Күңел ачу фольклоры» һәм балалар әдәбияты

  • «Уен фольклоры» - отышлы тәрбияви чараларның язма әдәбиятка күчүе

  • Фольклор аша халык тәҗрибәсенең балалар әдәбиятында чагылышы

Татар балалар әдәбияты формалашу тарихы шактый озын һәм катлаулы. Әлеге процесс гомуми әдәбият, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, педагогик һәм фәлсәфи фикерләр белән тыгыз элемтәдә бара. Шуңа күрә бу предметның барлыкка килүен һәм үсешен җәмгыятьтә барган үзгәрешләр – язма әдәбият формалашу, уку–укыту системасындагы яңалыклар һ.б. бик күп алшартлар белән бәйләп карарга кирәк. Гомумән, балалар әдәбиятының аерым фән булуына инанып, төрле халыклар балалар әдәбиятының килеп чыгышын һәм тамырларын өйрәнү, беренче чиратта, бу әдәбиятның төп әһәмиятен һәм үсешен аңларга ярдәм итә.

Һәр халыктагыча, татар балалар әдәбиятының да барлыкка килү һәм үсү тарихы ерак гасырлардан юл алып, фольклорга барып тоташа. Мәгълүм ки, һәр халыкның үзенә генә хас милли төсмерләре, үзенчәлекләре һәм кабатланмас рухы, билгеләре, психологиясе белән бай фольклоры турыдан–туры язма әдәбият формалашуга йогынты ясаган. Бик борынгы заманнан халык яшәеш, табигать, анда кешенең тоткан урыны турында уйланган, аерым күзәтү һәм нәтиҗәләрен төрлечә яктыртырга да омтылган: табак–савытларга төшерелгән рәсемнәр, бизәнү әйберләре һәм эш коралларындагы аерым билгеләр, әлбәттә, төрле жанрдагы фольклор әсәрләре, аеруча мифлар моңа ачык мисал. Ягъни, фольклор нигездә хезмәт халкының иҗат җимеше буларак туган һәм яшь буын алар үрнәгендә тәрбияләнгән. Р.Кукушкин фикеренчә, «аларда (фольклорда) һәр халыкның үз сабыйлыгы яшеренгән»1.

Аерым тикшеренүләрдән күренгәнчә, халык авыз иҗаты әсәрләренең күпчелеге педагогик карашларга һәм таләпләргә туры килә23. Димәк, борынгылар фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр: аның ярдәме белән төрле яшьтәге сабый күңеленә тәэсир итәргә, танып–белү юнәлешендә файдаланырга омтылганнар. «Балалар фольклорының тәрбияви роле һәм әһәмияте» дигән хезмәтендә бу мәсьәләгә аерым тукталып, Н.Исәнбәт «Бала үзе яшенә күрә төрлечә булган кебек, фолкьлоры да шуңа күрә төрлечәрәк була. Әйтик, баланың кием–салымы яшенә карап алмашына барган кебек, аның авыз иҗаты да яшенә каратарак була. Димәк, бу төр фольклорның әһәмиятенә дә иң элек балаларның яшьләренә күрә чагыштырмача нисби ноктадан алып карарга кирәк», дип язган иде4.

Шуның белән бергә, матурлык, әдәп–әхлак кагыйдәләре, табигать серләре белән бала беренче тапкыр нәкъ менә милли гореф–гадәтләр аша таныша башлый. Туган илне, хезмәтне сөю, ата–анага, өлкәннәргә ихтирам кебек сыйфатлар турында беренче төшенчәләр аңа нәкъ менә халык авыз иҗаты аша бирелә. Бишек җырларын, такмак–такмазаларны, җырлы–биюле уеннарны, әкиятләрне дә кечкенәләрнең рухи ихтыяҗлары дөньяга китергән дип фаразларга нигез бар. Биредә халык авыз иҗатының тагын бер үзенчәлеге аныклана: ул бала психологиясен тирәнтен ачарга, омтылыш һәм иҗат мөмкинлекләрен билгеләргә ярдәм итә. Чөнки гасырлар буена бала тәрбияләүдә һәр халыкның үзенә генә хас әхлагы белән бәйле этик нормалары эшләнә. Фольклорның бу ягына аерым тукталып, Ф.Исламов та түбәндәгечә язды: «Халык авыз иҗаты әсәрләре - гомумән, халыкның борын–борыннан яшәү тәҗрибәсендә тупланган, әле дә тормышта кулланылган педагогик белемнәр, карашлар һәм алымнар системасы»1.

Балалар әдәбиятының барлыкка килү сәбәпләре турында фикер йөртеп, галим Б.Бегак түбәндәгечә яза: «Балалар китабы тарихы ерак гасырлардан башлана. Әле китаплар да булмаган дәвердән, бәйрәм вакытларында җырланган бишек җырларыннан, әбиләр сөйләгән әкиятләрдән. Бөек педагог һәм художник – халык тудырган авыз иҗатында балалар өчен әһәмиятле төп сыйфатлар тупланган: кызыксындырырлык образлы сөйләм, гадилек һәм ачыклык, җанлы юмор, тирән яшерелгән, әмма һәрдаим сизелеп торган әхлакъ идеясе – хаклыкның җиңеп чыгуы, яхшылык һәм явызлык каршылыгы»2.

Шулай итеп, барлык халыкларның балалар әдәбиятында да беренче поэтик үрнәк буларак бишек җырларын, әби–бабалар сөйләгән әкиятләрне санарга мөмкин. Алар аерым бер вакыт аралыгында бала аңына, күңеленә үтеп кергәннәр, хәтерендә гомер буена сакланганнар.

Димәк, алда әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәгечә нәтиҗә ясарга мөмкин: әле «балалар әдәбияты» төшенчәсе яшәмәгән ерак дәверләрдә үк балалар тормышында зур әдәби мирас булган. Бу күренеш турыдан–туры үткән дәверләрдә дә бала тәрбияләү проблемасының, аны әхлаклы, тәрбияле итеп үстерүнең әти–әниләр һәм җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булуы турында сөйли.

Балалар фольклоры кысаларына, нигездә, өлкәннәрнең балалар өчен иҗат иткән авыз иҗаты әсәрләре керә. Биредә шулай ук балаларның үз иҗатларын һәм, өлкәннәр өчен язылып га, вакытлар аша балалар фольклорына күчкән әсәрләрне кертеп карарга мөмкин. Мәсәлән, балалар әдәбиятының төп чыганагын, чишмә башын тәшкил иткән татар балалар фольклоры егермеләп жанрдагы халык иҗаты әсәрләрен берләштерә.

Тема, эчтәлек, форма җәһәтеннән һәм функциональ яктан төрле булганга, балалар фольклорын фәндә төркемнәргә бүлеп өйрәнү каралган. Әлбәттә, төркемләү мәсьәләсендә төрле карашлар яшәп килә. Шулар арасыннан үзләштерү өчен иң уңышлысы, безнең фикеребезчә, түбәндәге бүленеш: «Багу поэзиясе», «Күңел ачу фольклоры» һәм «Уен фольклоры». Шулар арасыннан беркадәр аерылыбрак торган жанрларны карап китик.


следующая страница>


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе факультеты

Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны

3963.61kb.

16 12 2014
13 стр.


Программа казан -2006 Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде

Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма

372.78kb.

12 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк, к. 608 Тел: 233-70-58 Ольга Николаевна Григорьева

Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк

23.04kb.

15 09 2014
1 стр.


Г. М. Хамидуллин Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Татар Шуган авылы

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде

313kb.

14 12 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.