Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3 ... страница 12страница 13

Багу поэзиясе. Алдарак ассызыклап үтелгәнчә, бала бишектә вакытта ук халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныша башлый. Беренчесе «Багу поэзиясе» булды. Бирегә бишек җырлары, аннан соң юаткычлар, мавыктыргычлар керә.

Бишек җырлары. Исеменнән үк күренгәнчә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда аны тынычландыру өчен көйләнә. Бишек җырларында, нигездә, әти–әниләрнең шәхси хис–кичерешлоре, хыяллары, бала белән бәйле өметләре зур урын ала. Баланың бәхетле, таза, сәламәт һәм укымышлы булып үсүе белән бәйләнгән фикерләр еш кына дога, теләк булып та формалашкан:

Әллә–бәлли, әлекәй,

Йокың килә, бәбекәй;

Йокла, йокла, гөлием,

Кая, битең үбием1.

Яки,


Әлли–бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Еламасын, йокласын,

Фәрештәләр сакласын2.

Бишек җырларын, бу нисбәттән, лирик җырларның бер төре итеп тә санарга мөмкин кебек. Поэтикасы да үзенчәлекле, аларда Көнчыгыш символикасы, тел төбе фикере, җырның яңгырашына караган чаралар – аллитерацияләр, ассонанслар, эндәш сүзләр һ.б. байтак. Бишек җырлары «әлли–бәлли», «бәү–бәү» кебек аваз ияртемнәре, ымлык сүзләр һ.б. белән башлана һәм соңрак метафоралар белән баетыла. Еш кулланылган «былбылым», «бәбкәм», «гөлием» кебек эндәшләр бишек җырларына җылылык өсти.

Алдыр бу, гөлдер бу,

Ал бишектә кемдер бу.

Мәктәп атлы бакчада

Роза чәчәктәй гөлдер бу1.

Биредә балага тыныч йокы теләү максаты гына күзалланмаган, әлбәттә. Роза чәчәге аша бирелгән символда киләчәктә сабыйның тормышы чәчәк аткан гөлдәй матур булсын дигән хыял, өмет тә ассызыклана кебек.

Күп кенә татар бишек җырларына кош–корт, хайван образлары да килеп керә. Шулар арасыннан песи – балага аеруча якын, таныш җан иясе. Татар, урыс, башкорт, украин, әзербәйҗан һ.б. халыкларның бишек җырларында бу образ бик популяр. Алар баланы тирбәтә, мияулап йоклата, күчтәнәчләр алып килә һ.б. Баланы елатмаса, әйбәт караса – образ мактала, җылы сөт бирелә:

Песи – матур, нечкәбил,

Бала тирбәтергә кил.

Эшләсәң, буш калдырмам,

Кулларыңны талдырмам –

Майлы каймак бирермен,

Җылы сөт эчерермен2.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, ата–ана баласына чәчәктәй матур тормыш теләсә, песи өчен ул тормыш эш аша каймак һәм сөт төшенчәсе белән бәйләнә. Ягъни, мондый, беренче карашка гади күренгән бишек җырларында, шул рәвешле, фәлсәфи эчтәлек тә ачыла. Шушында ук ана кеше эчке кичерешләре, теләкләре салынган җыр аша яхшылык һәм явызлык төшенчәләрен дә кертеп, беренче укытучы, әдәп–әхлак, эстетик зәвык формалаштыру юнәлешендә беренче тәрбияче буларак та бәяләнә ала. Күренә ки, ананың педагогик фикерләре бишек җырларының иң тирән катламында яшерелгән. Ана кеше үзе тәрбияләгән баланың иртәгә җәмгыятьнең бер вәкиле булачагын аңлый. Менә шуңа күрә бишек җырлары аны төрле яклап тәрбияләүгә, фикерле, әдәп–әхлаклы итүгә юнәлдерелгән.

Яңа гына үсеш ала башлаган бала акылы исә мондый ярату һәм бирелгәнлек белән тулы ана тавышын, авазлар һәм интонацияне барлык сизү органнары аша җиңел кабул итә, истә калдыра. Шул рәвешле бала беренче тапкыр, әле аңсыз рәвештә, ана сөте аша матурлык һәм яхшылык турында мәгълүматлар ала. Димәк, бу төр җырларны борынгы заманнарда ук инде халыкның тәрбия юнәлешендәге тәҗрибәсе тудырган дип фаразларга нигез бар.

«Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле, – дип язды Р.Ягъфәров – ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бу табигый да, чөнки бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы җырларда очраша»1.

Туган телнең, бишек җырларының шигъри аһәңе, образлары акрынлап язма әдәбиятка да күчә. Дистәләгән татар язучылары фольклорны, шул уңайдан бишек җырларын да нигез итеп, аның әһәмиятен аңлап иҗат итәләр. Халык иҗатына таянып язылган бишек җырларына Дәрдмәнднең «Бәллү», Г.Тукайның «Бишек җыруы», М.Җәлилнең «Бишек җыры», «Бишек янында», «Кызыма», Ә.Ерикәйнең «Йокла, балам», М.Мазуновның «Энесенә ул апа», Р.Вәлиевнең «Йокла, энем», А.Хәлимнең «Бишек җыры», Р.Вәлиеваның «Бишек җыры», Ф.Зыятдинованың «Бердәнберем син минем», Э.Шәрифуллинаның «Син минем нәнием» кебек шигырьләрен кертергә мөмкин:

Әлли–бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Әлли–бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син...!1

Күренә ки, халык иҗатына хас тел–өслүп чаралары, теләк–омтылышлар һәм эшдәш сүзләр үзәктә. Алар шигырьне халыкчан рух белән баета, җылылык өсти һәм болар барысы да бөтенлекне тәшкил итеп, җыруның уңышын билгели. Мәдрәсәдә укып, галим булу фикере исә татар халкының гасырлар дәвамында сакланып килгән хыялын, киләчәккә өметен ассызыклый.

Балаларның күңел дөньясын, холкын, психологиясен тәрбияләүдә уен формасындагы юаткычлар һәм мавыктыргычларның әһәмияте зур. Аларның үзенчәлекле формаларына игътибар итеп, үз вакытында Р.Кукушкин түбәндәгечә язган иде: «Бала багу такмакларының ике төп үзлеге күзгә ташлана, беренчедән, алардагы ритмның җиңеллеге һәм билгеле бер хәрәкәт формасына буйсындырылуы; икенчедән, эчтәлекләре белән дә – уйнау-шаяруга, баланың күңелен ачуга юнәлдерелгән булулары»1. Ягъни, юаткычлар (кузгаткычлар) баланы физик яктан чыныктыру өчен, өлкәннәр тарафыннан төрле күнегүләр һәм хәрәкәтләр ясатканда кулланылса, мавыктыргычлар исә бала үсә төшкәч файдаланыла торган жанр. Мавыктыргычларда сабыйны тирә–юнь, яшәеш, гаилә әгъзалары белән таныштыру, санарга өйрәтү, аның зиһенен арттыру, мантыйклы фикерләү дәрәҗәсен үстерү кебек максатлар да куела. Халык авыз иҗатындагы мондый әсәрләрне турыдан–туры ананың баласы белән көндезге сөйләшүе, аралашуы дип тә бәяләргә мөмкин:

Әти, әти, әттәти,

Минем улым бик тәти.

Минем улым бик тәти дә,

Йөреп китәр ул тәпи2.

Чәп–чәп ит, бала, чәп–чәп ит,

Чәп–чәп иткәч үсеп кит,

Чәп–чәп ит тә йөреп кит,

Белгәнеңне сөйләп кит3.

Эчтәлеге җиңел ачылган бу гади юлларда баланың сәламәт булып тизрәк үсүе, камил акыллы һәм, ниһаять, әти–әнинең чын мәгънәсендә «тәти» улы булуы теләнә. Ягъни, әти–әниләрнең иң садә, самими теләкләре яктыртыла.

Гомумән, татар халкында балаларның теле ачылганда, киерелдереп үстергәндә, мунча керткәндә, тәпи йөрергә өйрәткәндә әйтелә торган үз җыр–такмаклары байтак. Алар фантазиягә, образлы фикергә бай һәм күпчелеге шаян рухта язылган. Чөнки бу жанрларның төп максаты – баланы шат, көләч һәм сәламәт итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аларда шулай ук баланың эчке халәте, тышкы кыяфәте дә шигъри гәүдәләнеш алган:

Минем кызым бик иркә,

Башларында кәсинкә,

...Алтын чәчле, зәңгәр күзле –

Коеп куйган кәртинкә1. һ.б.

Яки, сабыйны тәрбия итү максатыннан «эшләмәгән – ашамый» принцибы алга сөрелгән мавыктыргыч:

Карга килгән – казан аскан,

Чыпчык килгән – бәрәңге әрчегән,

Торна килгән – аш бушаткан, Тилгән килгән – бүлгән:

Моңар биргән, моңар биргән, Моңар биргән, моңар биргән, Моңар бирмичә калдырган2.

(Чәнчә бармак ашсыз калган, чөнки ул бер эштә дә катнашмаган).

Бу жанр, беркадәр көйләбрәк сөйләнгән сүзләр, теләкләр зур тәэсир итү көченә ия. Нәкъ менә шуңа күрә, зур мирас булмаса да, юаткычлар һәм мавыктыргычлар да язма балалар әдәбияты формалашуга зур тәэсир иткән. Н.Арсланов, мәсәлән, жанр үзенчәлекләрен бала образын ачу өчен кулланган:

… Үчти–үчти, аппагым,

Иң яраткан такмагым,

Бу кемнәрнең бәбие?!

Тыпыр–тыпыр тәпие,

Нәнидер бармаклары,

Алсудыр яңаклары,

Ефәк кебек чәчләре,

Энҗедер күз яшьләре,

Туганына өч ай да юк –

Тәпи йөри башлады3.

Гади юморга нигезләнгән мондый шигырьләр милли поэтикага һәм фольклор кебек үк зур тәрбияви көчкә ия. Бала өчен танып–белү юнәлешендә, образлы тел күнекмәсе булдыруда әһәмиятле бармак уены – халык иҗаты нигез итеп язылган М.Газизовның «Бармаклар» шигырендә тәрбия, әхлак темасы бик үзенчәлекле, сәнгатьчә ачылган:

...Баш бармак. Бер. Әткәйгә.

Әткәй – өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы –

Әнкәемнең өлеше.

Урта бармак– өченче.

Бусы инде, билгеле,

Әбиемә тиешле.

«Әбкәем», дип кадерләп

Эндәшәбез без аңа

Йомшак урын әзерләп

Утыртабыз уртага.

...Чәнти–чәнти – чәнтикәй,

Ул да, мин дә бәләкәй!.. 1

Яки Н.Исәнбәтнең «Әннә куян» шигыре дә юаткычларга таянып иҗат итүнең матур үрнәге була ала:

Мин – куяннар әннәсе,

Әннәсе дә нәннәсе.

Өчәү минем бәбием,

Өчәве дә – нәнием.

Зуры сикерә – лүрт–лүрт,

Уртанчысы – һүп–һүп!

Иң кечесе бик шаян,

Ике күзе – дүрт–дүрт!2

Такмазаларның ритмы – катнаш үлчәмле шигырьгә охшаш. Нигездә янәшә юллар рифмалаша, рифмадаш юлларның иҗек саннары да еш кына бер үк. Такмазалардагы ритмик төрлелек аларның көйләү, җырлау өчен түгел, бәлки, әйтү өчен төзелгән булуыннан киләдер, күрәсең. Нәкъ менә шуңа күрә бишек җырларында беркадәр ананың борчуы, моңсулыгы чагылса, бу жанрлар оптимизм, шатлык белән тулы. Алар – ананың бала белән беренче уены – чәбәкләү, аякларын ныгыту, игътибарлылыкны арттыру, көлдерү, ягъни юату һәм мавыктыру максатына корылган. Мондый уеннар исә, үз чиратында, балада хәрәкәткә реакция тудыра, оптимистик рух, тормышчанлык, юмор хисе тәрбияли. Ягъни, бу жанрлар эстетик, физик һәм интеллектуаль яктан тәрбия мәсьәләләрен үз эченә ала, балада тулы канлы тормыш белән яшәү күнекмәләрен тәрбияли. Әлеге сыйфатлар, мисаллардан күренгәнчә, язма әдәбиятта да алга таба еш кына төп нигез итеп алына һәм тагын да үстерелә, камилләшә төшә.



Күңел ачу фольклоры. Мәгълүм ки, бала тәпи йөри, уйный башлагач, өлкәннәр алдына аның тормышында төрле хәрәкәтле уеннар булдыру, табигать белән якынрак таныштыру мәҗбүрияте килеп баса. Бу максаттан, балалар фольклорында халыкның борынгы аграр йолаларына бәйләнешле булган бер төркем поэтик әсәрләре бар1. Аларны, эндәшләр, шартлы рәвештә «табигать белән сөйләшү» дип тә атарга мөмкин. Мондый такмакларның бик борынгыдан килүен «...аларның төбендә Җир, Су, Күк кебек көчләрнең кодрәтенә ышану ятканлыгын һәм, билгеле, игенчелек белән бәйле булуларын күрергә мөмкин».2 Кече яшьтәге балаларга якын мондый әсәрләрнең тел һәм стиле, сурәтләү алымнары инде беркадәр аерыла. Мисалга, яңгырга, болытка һәм кояшка мөрәҗәгать итеп язылган эндәшләр:

Яңгыр яу, яу, яу!

Игеннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын –

Безгә катык, сөт булсын,

Яңгыр яу, яу, яу!1

Яки, баланың төрле кош–кортларга, бөҗәкләргә, җәнлекләргә мөрәҗәгате, шулай ук, фольклорда чагылыш тапкан. Мондый әсәрләр балаларга яңа төшенчә бирү ягыннан да әһәмиятле. Чөнки аерым такмакларда теге яки бу җан иясенә хас сыйфатлар да күрсәтелә һәм бу баланың акыл үсешенә, әлбәттә, тәэсир итми калмый:

Тук–тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барысын чүпләп бетерәм2.

Мондый төр такмаклар тәэсирендә язылган әсәрләрне матур әдәбиятта да күпләп очратырга мөмкин. Мисалга, Н.Исәнбәтнең «Куянкай» шигырендә, образ тудыруда балалар фольклорындагы төрле шигъри бизәкләр, алымнар оста файдаланылган. Автор куянга хас сыйфатларны – реальлекне саклаган хәлдә уен–шартлылык ярдәмендә җанлы сурәт тудыруга ирешә. Ритм һәм рифма да җиңел, алар «куркак куян» образын ачуга ярдәм итә:

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына3.

Ягъни, куркаклык куянның реаль яшәеш үзенчәлеге белән нигезләнә, шартлылык–фантазия чынбарлык белән үрелә. Халык авыз иҗатының мондый кызыклы, тапкыр, уенчыл сыйфатларын файдаланып, шагыйрьләр зур осталык белән яңа әсәрләр иҗат итәләр. Мисалга, Н.Думавиның «Авыл балаларының яңгыр теләве», М.Җәлилнең «Тилгән», Х.Халиковның «Ятим тургай», Ә.Фәйзинең «Бал корты», Б.Рәхмәтнең «Яңгыр тели», Ш.Маннурның «Кояш, чык, чык, чык!», Ә.Бикчәнтәеваның «Бәтиләр», Ш.Галиевнең «Язгы әкият», Р.Вәлиеваның «Яңгыр, яу!», Р.Миңнуллинның «Кайтыгыз, кошкайлар!» һ.б. әсәрләрне китерергә мөмкин.

Яңгыр яу, яу, яу!

Бакчадагы алмагач

Корый яңгыр яумагач;

Бакчалардан ни файда,

Алма пешеп тормагач!1

Яки,

Гали яңгыр тели:



«Яңгыр яу! Яу, яу, яу!

Басуда иген уңсын.

Үләннәр дә күп булсын.

Безгә катык–сөт булсын!...»

Болытлар бар иде һавада,

Әй тотынды яңгыр яварга.

Яңгыр ява башлагач кына,

Гали качты лапас астына.

Яңгыр көлеп калды шаркылдап:

– Үзең «яу» дип яңгыр телисең,

Үзең миннән качып йөрисең2.

Фольклордан килгәнчә, шигырьләрдә бер үк сүзнең берничә тапкыр янәшә кабатлануы да отышлы. Мондый алым нәниләргә әсәрнең эчтәлеген тиз аңларга, яңа сүзләрне җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Балалар фольклорында танылган һәм язма әдәбиятта да киң яңгыраш алган жанрларның тагын берсе – иярмешләр. Фольклорчы галим Р.Ягъфәров бу төргә түбәндәгечә бәя бирә: «кош–корт тавышларына охшатып авазлар чыгару, җәнлекләр булып сөйләшү, шулай ук аларның холыкларыннан, тышкы кыяфәтләреннән көлеп, кеше сөйләменең һәм аерым гыйбарәләрнең яңгырашына ияреп кызык табу»1.

Иярмешләр арасыннан төрле гарәпчә догаларга әкәмәт сүзләр корамасы итеп карап, татарча сүзләр ялгап ясалганнары да байтак:

Әлеп, би, ти, си, җом, хи,

Әнә бара бер песи.

Коерыгын төйнәгән,

Балаларын төягән.

Коерыгы чишелгән,

Балалары ишелгән2.

Х.Сәлимовның «Карга белән чәүкә» шигыре дә халык авыз иҗатыннан – иярмешләргә ияреп язылган. Дөрес, бу урында фольклорның сурәтләү алымнарын турыдан–туры күчереп кенә кую авторлы шигырьнең әһәмиятен һәм сәнгатьлелеген байтак дәрәҗәдә киметә:

Карга әйтә: – Карр–карр!

Гариф укый начарр...

Өсте–башы тузанлы,

Китаплары буяулы3.

Яки,


Тамчы,

Там!


Там!

Там!


Мин дә, тамчы,

Тамар идем,

Тамчыланып

Тамалсам.

Монда тамдың,

Тагын очып

Кай илләргә тамарсың?

Беләм инде, бу – әйләнеш,

Тамар урын табарсың1.

Күренә ки, беренче шигырьдә авазлар яңгырашы карга тавышына охшатып ясалган булса, Сириннең «Язгы тамчылар» («Тамчылар маршы») шигырендә ритм тудыручы авазлар, тамчылар тамуын, су агышын күз алдына бастыра. Ягъни, үзләренә генә хас мәгънәләре белән бертөрле яңгырашлы авазлар, сүзләр иярмешләрдәге кебек үк белеп, уңышлы кулланылган. Нәкъ менә шуңа күрә, мондый төр шигырьләр барыннан да элек үзләренең яңгырашы, ритмик төзелеше, оригинальлекләре белән игътибарны җәлеп итә.

Балалар өчен беренче әдәби әсәрләр үрнәген язган халык, баланың сөйләм телен үстерүне дә кайгырткан. Үсеп килүче яшь буынның үз ата–бабалар телен онытырга тиеш түгеллеген халык яхшы аңлый. Бу телнең яңгырашын, дөрес әйтелешен, поэтикасын һәм матурлыгын аңа җиткерергә омтыла. Бу максаттан да махсус жанр уйлап табылган, ул – тизәйткечләр яки тел көрмәкләндергечләр.

Әлеге жанр татар фольклорында башка күп халыклардагы кебек үк функцияне башкара – сөйләүченең телен «бутый», гадәти сөйләмне үзгәртә, аны мәгънәви конструкциясенә каршы куя. Сүз һәм фразаны гадәти итеп әйтү аның мәгънәсе бозылуга китерә. Шуңа күрә баланың тизәйткечтә фикернең мәгънәсен сакларга омтылуы гадәти булмаган әйтелешне тудырудагы авырлыкны җиңәргә ярдәм итә, артикуляцияне шомарта, чарлый, нәтиҗәдә туган телне дөрес үзләштерү мөмкинлеге туа. Тизәйткечләр бер үк вакытта чын поэзия үрнәкләре дә. Алар аеруча аллитерациягә бай:

Кара карга кардан бара

Канатларын кага–кага

Яки,

Капкага капка каршы,



Капкага капма–каршы1.

Биредә к, р, п авазларының еш кабатлануы үзенә бер төрле яңгыраш тудыра. Әмма тизәйткечләр аерым авазларны дөрес, ачык итеп әйтүне генә күздә тотмый, бәлки, баланың игътибарын телнең яңгырашына җәлеп итә, сүз ритмын ишетергә, туган телнең эстетик нигезен үзләштерергә ярдәм итә.

Халыкның педагогик ихтыяҗлары нигезендә туган тизәйткечләр традициясе бүгенге көндә дә язма әдәбиятта яши. Матур әдәбият аның формасы белән бергә, мәгънәсен дә саклый. Авторлар күпсүзлелектән котылу өчен, еш кына, вакыйга–предметларны детальләп тормый, телнең эчке мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итәләр:

Чеби–чеби – чебиләр:

Чип–чип–чип! дип йөриләр.

Тары бирмәсәң. – диләр, –

Черки тотабыз, – диләр, –

Чебен йотабыз, – диләр2.

М.Хөсәеннең «Чебиләр» шигырендәге гадәти күренеш–тасвирның эстетик тәэсир итү көче зур. «Ч» авазының күп тапкырлар кабатлануы чебиләр черелдәвенә иярүне күрсәтә. Нәтиҗәдә шагыйрь кыска гына шигырьдә балалар өчен матур формада, тормышчан итеп кечкенә, йомшак чебиләр образын, тулы бер манзара тудыруга ирешә. Бер үк авазларны кабатлау шигырьнең музыкаль яңгырашын, аһәңен дә тәэмин итә. Шигырьнең төзеклеге һәм алдарак саналган сыйфатлар аны тизәйткечләргә, гомумән, балалар фольклорына якынайта. Шушы ук традицияләр дәвамын М.Шабаевның «Мич башында биш мәче», Р.Әхмәтҗанның «Көя күбәләге», Х.Халиковның «Төзәйткеч», «Каламы соң», «Остазның да остазы бар» һ.б. шигырьләрендә дә күрергә мөмкин.

А.Алишның «Кара карганың кара баласы» исемле әсәрендә тел күнекмәсе «ка» иҗегенең бер–бер артлы янәшә сүзләрдә кабатлануына корылган: «Кара каргалар кара карлыган кебек кап–кара балаларын каядыр югалтканнар. Кара каргаларның күз карасы кебек кап–кара балаларының кап–кара канаты каерылган»1. Соңгырак чор балалар әдәбиятыннан Ә.Бикчәнтәеваның «Кара карга» шигыре дә биредә матур үрнәк була ала:

Кара әле, дустым, кара,

Кара карга очып бара,

Син, беләсеңме, Гөлсара,

Ул да бит сөйләшә ала2.

Димәк, мисаллардан күренгәнчә, мөстәкыйль жанр буларак тел көрмәкләндергечләрнең дә аерым кызыклы сыйфатлары проза һәм поэзиягә күчеп, бу әдәбият үсешенә тәэсир ясаган дип ассызыкларга ныклы нигез бар.

Балалар тормышында үртәвечләрнең дә роле гаять зур. Фольклор галимнәре фикеренчә, бу жанрның килеп чыгуы балаларның характер сыйфатлары белән бәйләнә. «Әгәр уен яки күмәк шөгыль вакытында берәрсе хәрәмләшсә, балалар гаеплене шунда ук үрти башлыйлар».3 Елак һәм саран балаларны үртәү өчен чыгарылган үртәвеч:

Елак–мылак, ялтын колак,

Карт әтәч,

Ки–кри–кү–ү–к;

Саран, саран, сан илле,

Кабыргасы бер илле;

Казанга салсаң кайнамый,

Эткә бирсәң ашамый4.

Саранлыкның начар сыйфат булуы шушы ук фольклор рухында язылган Р.Вәлиеваның «Саран малай – алама» шигырендә дә аермачык:

Саран, саран, сарана,

Саран малай – алама,

Кеше–кара күрмәгәндә

Ашык–пошык ялана1.

Әлеге юлларның нәкъ менә үртәвечләргә нигезләнеп язылуын төшенү – бу жанрның әле бүген дә балалар әдәбиятында яшәп килүенә төп дәлил. Әлбәттә, еш кына көчле сатира, ачы көлү моментлары кертелгән мондый «гаеплегә җәза бирү вазифасын үтәүче» әсәрләр балалар тәрбиясендә зур урын тота һәм балалар язучылары өчен кызыклы чыганак булып тора.

Күренә ки, күңел ачу фольклорына кертелгән жанр үрнәкләре дә балага төрле яклап тәэсир итүне күздә тота. Аеруча бала рухын тәрбияләү ягыннан әһәмиятле мондый жанрларны иркен, иҗади файдаланып, татар әдипләре балалар әдәбиятын кызыклы, үзенчәлекле әсәрләр белән баета алганнар һәм үсешен тәэмин иткәннәр дип нәтиҗә ясарга мөмкинлекләр зур.



Уен фольклоры. Мәгълүм булганча, тәрбия максатыннан уен формасын куллану кешелек тарихында педагогик чараларның иң беренчеләреннән санала. Чөнки алар баланың физик яктан нык, рухи яктан бай һәм шат күңелле булып үсүенә ярдәм итә. Моңа өстәп, уен балага яшәеш өчен күнекмәләр бирә, хәтерне яхшырта, киләчәк тормышка әзерли. Спорт, хәрәкәтле уеннар вакытында алдан шарт куела, аны үтәп максатка ирешү өчен көрәш башлана. (Әбәкле, Сукыр тәкә, Флаг алышлы, Мәче–тычкан, Энә–җеп һ.б.) Нәкъ менә уен барышында характер, гадәтләр формалаша. Уен берләштерә–дуслаштыра, гаделлек, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияли. Команда, башкалар өчен борчылу хисен булдыра. Җитез, нык ихтыярлы, яхшырак булу һәм алга омтылыш тәрбияли. Уен фольклорының мондый хасиятләрен аңлаган Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Б.Рәхмәт, З.Туфайлова, Җ.Тәрҗеманов, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Р.Бәшәр, Г.Гыйльманов, Р.Корбан һ.б. кайбер әсәрләрендә аны нигез итеп, үзләренең күп сандагы әсәрләрен тудырдылар. Һәм бу тема әле алдагы бүлекләрдә ныклап тикшереләчәк.

Спорт һәм зиһен сынамыш уеннары – яшь буынның физик яктан сәламәт булып үсүенә һәм акыл–зиһенен камил үстерүдә ата–анага зур булышлык итәләр. Уенга такмак, диалог, халыкның поэтик иҗаты килеп керү соңгыларын әдәбиятта өйрәнү мөмкинлеген тудыра һәм балада кызыксыну уята. Мисал итеп, уен вакытында еш кына шобага әйтешләр һәм санамышлар кулланыла. Болары инде хәтерне яхшырту өчен дә уңышлы чара.

Шобага әйтешләр. Уенны гадел итеп оештыру өчен, уен вакытында ике төркемгә аерылырга туры килсә, балалар ике атаман сайлыйлар. Үзләре дә, яшьләре һәм буйлары буенча берләшеп, бер–берсенә яшерен исемнәр кушып, атаманнар янына киләләр. Мисалга, бер бала «алма», икенчесе «чия» булырга мөмкин. Атаман теләгән «җимешен» үзенә сайлап ала һәм уен шул рәвешле дәвам итә. Шобага әйтешләр шигъри формада да була:

Күктәге йолдыз кирәкме,

Судагы кондыз кирәкме?1

Балалар фольклоры жанрларыннан санамышлар, башлап уйнаучыны аерып чыгару өчен кулланыла. Аларда үзәк момент – санау, ритм һәм рифма. Сүзләр арасында логик бәйләнеш мәҗбүри түгел. Бу яктан бәяләгәндә санамышлар очраклы сүзтезмә һәм сүзләр җыелмасы да булырга мөмкин:

Әке, пәке,

Кыек сәке,

Эремчек,

Син калып тор,

Сеңелем, чык1.

Нәтиҗәдә, санамышларны балалар үзләре уйлап чыгарганнар дип фикерләргә нигез бар. Бу очракта сынамышлар чын балалар фольклоры формасы, иртә этапта балалар фикерләвен тасвирлаучы жанр буларак бәяләнә ала. Аерым галимнәр фикеренчә, сынамышлар кешелек дөньясының санарга өйрәнү стадиясен чагылдыра2. Мондый, саннар кертү ярдәмендә язылган текстлар да күп очракта мәгънәсез, әмма һәрвакыт кырыс ритм хәрәкәтле уеннарга тәңгәл килә.

Шобага әйтешләр һәм санамышларның аерым билгеләре балалар язучыларының да игътибарын җәлеп итә. Мисалга, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәт, М.Газизов, Ш.Галиев, Р.Бәшәр, Г.Гыйльманов һ.б. иҗатларыннан үрнәкләр китерергә мөмкин:

Бер, ике, өч,

Бер, ике, өч,

Безгә кирәк көч,

Күбрәк кирәк көч3.

Яки, Ләбиб Леронның «Куяннар санамышы» шигыре:

Бер, ике, өч…

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш…

Безне җиңеп булмый һич!

Алты, җиде…

Куркаклар башын иде!

Сигез, тугыз, ун...

Алты бүре – алты ун!

Без тук бүген, бүре ач –

Әнә килә, тизрәк кач!4

Мисалдан күренгәнчә, фикерне аерым бер тәртиптә бирү, санау – санамышлар жанрының төп бер билгесе язма әдәбиятта да кулланылышта. Һәм ул бу очракта да, чыннан да, балалар фикерләвен, аларның садәлеген һәм беркатлылыгын тасвирлаучы жанр буларак бәяләнә ала.

Җырлы–биюле уеннар, Р.Ягъфәров күзәтүенчә, күп гасырлар буена йола бәйрәмнәрендә (Сабантуй, Җыен һ.б.) уйналып килгән һәм йоланың состав өлешен тәшкил иткән. Исеменнән үк күренгәнчә, бу төр уеннарда көй, җыр, такмак төп үзәкне алып тора. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәл китерелә, уенчылар тарафыннан җыр һәм такмак эчтәлегенә туры килердәй хәрәкәтләр эшләнә. Капма–каршы, парлашып яки кемне дә булса аерып куеп, җырлау–бию рәвешендә башкарыла торган әсәрләр дә байтак. Мисалга, Габдулла, Чума үрдәк, чума каз, Кәрия–Зәкәрия, Айчылый–кайчылый һ.б. Әлеге уеннар вакытында шәхес коллектив ритмын тоярга өйрәнә, аның белән хәрәкәт итә, күмәктә үз урынын таба, ягъни, тәрбиягә юл ачыла. Музыкаль авазлар исә хисләндерә, нәфислек тәрбияли. Шуна күрә язучылар мәктәптән тыш чаралар һәм бәйрәмнәр өчен бу төрдән иркен файдаланалар һәм уңышка ирешәләр.

Шулай итеп, уен фольклоры – тән, акыл ягыннан сәләмәт итеп тәрбияләү, коллектив дисциплинага күнектерү, эстетик тойгы, ихтыяр көчен чыныктыру ягыннан әһәмияткә ия. Йола кебек үк милләтне берләштерүдә әһәмиятле. Димәк, уен фольклоры халыкның күпгасырлык тәҗрибәсе нигезендә туа, һәм аны тәрбияви ихтыяҗлар тудыра.

Балаларның образлы фикерләвен үстерү юнәлешендә афористик иҗат төрләреннән – табышмаклар аерым игътибарга лаек. Мәгълүм булганча, бу жанр предмет һәм күренешләрнең сыйфат–үзлекләрен ачыграк күрергә, образлы фикерләргә өйрәтә.

ХХ гасыр башында, каршылыклы педагогик идеяләр киң таралган дәвердә дә бу жанр уңай бәяләнгән: дәреслек һәм балалар журналларында халык табышмаклары белән бергә, әдипләр иҗатындагы табышмакларга да зур урын бирелгән. Әдәбиятның, аеруча поэзиянең алга таба үсешендә аерым жанр буларак, табышмаклар да беркадәр роль уйный. Аларның балалар тормышында актив яшәп килүенең төп сәбәбе – табышмак ярдәмендә язучының бала белән җанлы диалог кора алуындадыр, мөгаен. Чөнки язма әдәбиятта да бу жанр төп үзенчәлекләрен саклап калган. Ягъни язучылар үз иҗатларында табышмакларның иң уңышлы сыйфатларын саклап, аны үстерергә дә омтылалар. Кыскалык, образлылык һәм төгәллек – бу жанрның язма әдәбиятка күчкән иң әһәмиятле үзлек–сыйфатлары.

Табышмакларның язма балалар әдәбиятына күчүенең икенче сәбәбе – бу жанр балаларның игътибарлылыгын, күзаллавын, фикерләвен үстерә, уйларга мәҗбүр итә. К.Д.Ушинский бу борынгы жанрның педагогик әһәмиятен ачыклап, түбәндәгечә язды: «Табышмакларга мин картина полотносына караган кебек карыйм. Чөнки ул предметны әдәби, сәнгатьле гәүдәләндерә»1. Үз вакытында Н.Исәнбәт тә табышмакларның хасиятен «Педагогик әһәмияте зур булганлыктан, аларның башлангыч дәреслекләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия чараларыннан берсе итеп тә кулланылуын күрәбез», дип билгели2.

Табышмакларны балалар укуында иркен куллану кирәклегенә күп кенә педагоглар да басым ясый. Мисалга, Ә.Сәхипова табышмаклар балаларның «иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә» дигән фикердә тора3. Алда саналган үзенчәлекләр табышмакларның балалар әдәбиятында бүген дә аерым жанр буларак яшәп килүен тәэмин итә. Әмма, инде алдарак билгеләп үтелгәнчә, халык иҗат иткән табышмаклар балалар әдәбиятына күчкәннән соң, үз сыйфатларын саклаган хәлдә язма әдәбиятта яңарак үзенчәлеккә дә ия булалар. Ягъни, «сурәтле һәм тапкыр сорау–тасвирлауга җавап табуга нигезләнгән шигъри табигатьле» бу жанрның аерым билгеләре балалар әдәбиятын яңа уңышлар белән дә баета1.

Табышмакларга җавапны табу өчен моңа кадәр тупланган тәҗрибәгә таянырга, уйларга, эзләнергә кирәк. Бу хәл балаларның интеллектын үстерә, ассоциатив фикерләү, зиһенлек, зирәклек, сизгерлек, фараз кылу кебек күнекмәләр булдыра. Мондый процесс исә кеше аңына уңай тәэсир итә һәм яңа белемнәргә рухландыра. Үз чиратында балалар әдәбияты да яшь буынның дөньяга карашын формалаштыру юнәлешендә алар аңына тәэсир итә, образлы күзалларга өйрәтә, тормыш турында яңа белемнәр өсти. Шунда ук рус фольклорчысы В.Г.Аникин сүзләре белән әйтсәк, табышмак: «… проза булып күренгән предмет һәм әйберләрнең поэтик ягын ачып күрсәтә»2.

Акылга, фикер, белем дәрәҗәсенә тәэсир итү ягыннан Г.Тукай, М.Җәлил, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Г.Гыйльманов һ.б. тарафыннан иҗат ителгән табышмаклар үзенчәлекле. Алар предметны образлы тел белән тасвир итә, нәтиҗәдә, укучы детальләп аны күз алдына китерә, бер үк вакытта эстетик ләззәт тә ала. Ягъни авторлар сорау бирү белән генә чикләнми, бәлки алда бөтен бер картина, бу әйбернең төзелеше турында ачык күзаллау тудыра. Г.Гыйльмановтан мисал:

Канаты бар, очалмый.

Зәңгәр күкне кочалмый.

Җирдә оя коралмый,

Чөнки сусыз торалмый.

(Балык)3

Халык табышмакларны җиңел һәм матур формада бирә, теле образлы, кызыксындыра торган, сорау күп очракта үзеннән–үзе җавапка этәрә, ягъни, үзе үк дөрес җавапка юлны күрсәтеп бирә. Бу хәл аңлашыла да. Чөнки табышмаклар укучыны уңайсыз хәлгә кую өчен түгел, бәлки уйлату һәм җавап табу өчен бирелә.

Алдарак ассызыклап үтелгәнчә, табышмаклар теге яки бу әйбернең сыйфатын санап чыга. Әгәр алар коры, рәсми тел белән әйтелсә, уңышлы булмас иде. Бу хәл табышмакларның юмористик табигитьле булуын таләп итә. Шул ук вакытта табышмаклар белән юмор элементы балаларның кызыксынуын арттыра. Мисалга,

«Тыр–р», – дисәң туктамый,

«На–а», – дисәң атламый,

Печән салсаң, ашамый.

(Трактор)1

Аерым фольклорчы галимнәр, бу мәсьәләгә тукталып, табышмакларның нигездә сорау–җавап формасында, күпчелегенең шаян тонда язылуын билгеләп үтәләр23. Бәхәссез, шаян сүзе астында галимнәр табышмакларның юмористик табигатен күз алдында тоталар. Чөнки аерым вакыйганы юмористик рухта, шаяру тонында, көлкеле формада бирү – балалар поэзиясенең бер үзенчәлеге. Ул беркадәр дәрәҗәдә педагогик таләпләр белән дә бәйләнә. Мәгълүм ки, балалар әдәбияты үрнәк образ мисалында тәрбияли, пессимизмны кире кагып, оптимистик рух формалашуына ярдәм итә. Мондый стильдә язылган әдәби әсәр исә укучы күңеленә юлны тизрәк таба.

Фикерне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, халык тарафыннан уйлап чыгарылган табышмаклар татар балалар поэзиясенә, гомумән балалар әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясаган. Чөнки халык рухында мөһим белем һәм тәрбия бирү чарасы буларак тудырылган табышмаклар, алга таба язучылар тарафыннан тагын да үстерелеп, төрләндерелеп балалар әдәбиятында алыштыргысыз жанрга әйләнә.

Фикер ияләре, халык педагогикасының башлангычы борынгы бабаларыбыз тәҗрибәсеннән килә һәм халык авыз иҗатында чагылыш таба дип саныйлар. Чыннан да, фольклор – халык педагогикасының тарихи елъязмасы булып санала ала. Чөнки фольклор жанрларында халыкның фәлсәфи фикерләве, тормышка карашы, тәрбия мәсьәләсендә тоткан позициясе эзлекле чагыла. Үзенең әкият һәм дастаннарында, мәкаль һәм әйтемнәрендә халык укучыны иң авыр вакытларда кеше үз тырышлыгына, акылына, булдыклылыгына таянырга тиеш дип ышандыра. Бу юнәлештә әкиятләр аеруча акыл, тәрбия бирә торган жанр.

Рус педагогы К.Д.Ушинский әкиятләрнең әһәмиятен югары бәяли: «Әкиятләр «рус халык педагогикасы»ның беренчесе һәм уңышлысы, мин бу юнәлештә халыкның педагогик акылы белән кем дә булса ярыша алыр дип күз алдына да китерә алмыйм»1.

Әкиятләрне бер үк дәрәҗәдә өлкәннәр дә, балалар да ярата. Әмма жанр аеруча балаларның теләк һәм омтылышларына җавап бирә, бала психологиясенә якын тора. Алардагы гаделлек, яхшылыкның явызлыкны җиңүе, төрле серле күренешләрне чынбарлыктай кабул итү, фантазия – болар барысы да бала күңеленә якын. Ягъни, бер яктан, әкият балада тирә–юньне җанлы итеп күрү традициясен булдыра: бөтен яшәешне тере – җанлы, бәйсез итә; икенче яктан, әкият күзаллауны үстерә, гаделлек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияли һәм тормышны башкача, серлерәк күрү мөмкинлеген ача. «Әкият – әдәбиятның нигезе, борын–борыннан килүче жанр... Алар һәр нәрсәне үз урынына куя. Кешене тәрбияләүдә роле зур»2.

Чыннан да, әкиятләр халыкның балаларча чиста һәм поэтик, шатлыклы һәм оптимистик рухын, яшәешкә мөнәсәбәтен чагылдыралар. Шуңа күрә талантлы язылган әкияттә халык тәҗрибәсе яшь буынга үзенчәлекле тапшырыла. Чөнки нәкъ менә әлеге жанрда геройлар язмышы аша төп фикерләр үткәрелә – явызлыкның җәза алуы, аерым характер сыйфатларының уңай яки тискәре булуы, бәхет һәм бәхетсезлекнең сәбәпләре һ.б. Балалар өчен әкият геройларының кем булуы әһәмиятле түгел (Дөрес, кече яшьтәге балалар өчен геройларның гади, таныш булуы әһәмиятле). Нәниләр өчен иң кызыгы – әкият героеның нинди сыйфатларга ия булуы. Мисалга, татар әкиятләрендә төлке – хәйләкәр, бүре – надан һәм явыз, куян – куркак һәм яхшы күңелле итеп бирелә. Зөһрә кыз, Шүрәле, Алып батыр, Камыр батыр, үги кыз һ.б. турындагы әкиятләрдә, әлбәттә, бала яхшылык ягында һәм аның җиңеп чыгуын тели. Әкиятләрдә, кагыйдә буларак, төп персонажлар бары тик уңай сыйфатлардан гына тора. Ул – көчле, акыллы, гадел, ярдәмчел һәм һәрвакыт теләгенә ирешә. Авыр хәлләрдә төрле серле әйберләр, яхшы дуслар белән бергә аңа, әлбәттә, уңай характер сыйфатлары ярдәмгә килә. Шулай итеп, кече яшьтәге балага әкият герое беренче үрнәк була.

Әкиятләрнең асыл сыйфатлары язма әдәбиятка да күчә. Дөрес, һәр чорда да әкиятләргә бары уңай караш кына яшәп килгән дип әйтү хаклык булмас. Мисалга, ХХ гасыр башында балалар өчен иҗатта әкият алымнарыннан файдаланып язу беркадәр әдәби мода төсен алса, утызынчы елларда бу жанрны балалар укуыннан гомумән алып ташлау мәсьәләсе күтәрелә. Ике очрак та чор, илдә барган вакыйгалар һәм тәрбия мәсьәләсенә булган караш белән бәйләнә. Гасыр башы өчен чорга хас характерлы сыйфатларны ачу, тормышны һәм вакыйгаларны төп ике төркемгә, яхшылык һәм явызлыкка бүлеп күрсәтү өчен әкият мөмкинлекләре кулай, әлбәттә. Чөнки ул әйтергә теләгән фикерне укучыга җиткерү юлларын киңрәк ача. Шунда ук, фәлсәфи фикерләрне аерым вакыйгалар аша, төп идеяне беркадәр яшереп, яки йомгак рәвешендә бирү мөмкинлекләре дә зур. Нәкъ менә шуңа күрә балалар әдәбиятының һәр жанрында – поэзия, проза һәм драматургиядә дә халык әкиятләренә таянып язу балалар әдәбияты формалашканнан башлап, бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый. Мисалга, Ш.Әхмәдиевнең «Канатлы тай», «Үткен кылыч», Ф.Әмирханның «Халык кызлары», Г.Ибраһимов «Яз башы», Г.Рәхимнең «Кырык бер күгәрчен», «Җылан мөгезе», «Шүрәле», Б.Рәхмәтнең «Курчак батыр», Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте», Н.Исәнбәтнең «Мияубикә төше», «Мыраубай батыр», Н.Фәттахның «Энҗеле үрдәк», Г.Гыйльмановның «Убырлы карчык – әбием», «Көмеш тарак», Р.Корбанның «Патша кызы һәм җырчы» кебек әсәрләрне китерергә мөмкин. Халык әкиятләреннән килгән сюжетларны бөек шагыйрь Г.Тукай да иҗатында уңышлы файдалана. Аның «Су анасы», «Шүрәле» әсәрләрендә фольклор тагын да бизәклерәк, фәлсәфирәк ачыла. Шуңа күрә халык бу образларны Г.Тукай сурәтләве буенча күзаллый. Ягъни шагыйрь үз иҗатында халык фикерен тагын да ача төшеп, үстереп җибәрә.

Гомумән, әдәби әкият жанры үзендә халык әкиятләренең «хәтерен», тамырларын саклый: уйлап чыгаруга, Яхшылык һәм Матурлыкның җиңү закончалыгына корылган, сюжет һәм композициядә халык мотивлары, образлары, тел–стиль чаралары кулланыла. Дөрес, чорга карап халык әкият сюжетлары, геройлары файдаланылган әдәби әсәрләр үзгәрә бара. Мисалга, бүгенге көн әкияте 20–30, 50–60 нчы еллар әкиятеннән нык аерыла. Чөнки чор рухында шәхси һәм рухи үсешкә ия бала ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, «мәңгелек» темаларның да яңа дәверләр кысалары эчендә үсүе, үзгәрүе таләп ителә.

Чорга якынаю күчеше белән бергә, автор әкиятләрендә реальлек һәм фантазия бәйләнеше яңарак яссылыкта карала. Әкияти вакыт һәм пространство үзгәрешләр кичерә. Халык әкиятләре үткәнгә мөрәҗәгать итсә, әдәби әкиятләр жанры, нигездә, аерым бер тарихи чорга карый.

Әдәби әкиятләрнең сюжет структурасы да үзгәрә бара. Мәсәлән, беренче әдәби әкиятләрнең сюжеты халыкның тарихи тамырларына барып тоташса (Г.Тукай, Ш.Әхмәдиев, Г.Рәхим, А.Әхмәт һ.б.), вакытлар узу аша биредә дә автор фантазиясе зуррак роль уйный башлый (Н.Исәнбәт, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, Р.Батулла, Г.Гыйльманов һ.б.).

Әдәби әкиятләрнең геройлары да үзгәрә. Халык әкиятләрендә психологик фикерләү, персонажның эчке кичерешләрен сурәтләү юк дәрәҗәсендә. Авторлар әсәрләрендә исә геройларның эш–хәрәкәте психологик дәлилләнә, характерлар еш кына үсештә бирелә.

Теле, төзелеше ягыннан да әдәби әкиятләр беркадәр үзенчәлекле. Биредә авторлар фольклорга да, әдәби әсәрләргә дә хас алымнардан файдаланалар. Бу мәсьәләне күбесенчә язучыларның идея–омтылышлары, индивидуаль стиле хәл итә, әлбәттә. Мәсәлән, балалар өчен әкиятләргә кыскалык хас. Сурәтләү чаралары да халык әкиятләреннән теге яки бу күләмдә аерыла. Аларда поэтик троплар – чагыштырулар, метафоралар, эпитетлар, конкретрак хәрәкәтләргә, ачыграк төсләргә нигезләнә, аллитерацияләр, аваз ияртемнәре һ.б. кулланыла. Шушындый ук мөнәсәбәт жанрларга нисбәттә дә кабатлана: әкиятләрнең башка жанрлар белән кушылып китүе яңа төрне тудыра – әкият–поэма, әкият–пьеса һ.б. Гомумән, мәгълүм педагог В.А.Сухомлинский фикерләренә таянып, әкияти сюжетларның бала тормышындагы урынына нәтиҗә ясасак, ул түбәндәгечә яңгырар иде: идея тәрбиясенең башлангыч этабы нәкъ менә әкият жанрына туры килә һәм әкият уку нәтиҗәсендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә башлый1. Димәк, бала тәрбияләүдә әкиятләрнең алыштыргысыз булуы бәхәссез. Әлеге хакыйкатьне аңлаган балалар язучылары нәкъ менә шуңа күрә халык әкиятләренә еш мөрәҗәгать итәләр һәм аның уңай традицияләрен дәвам итәргә омтылалар.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, балалар әдәбиятының үсешен аның төп әһәмиятле сыйфатларыннан берсе – юмордан башка күз алдына китерүе кыен. Чөнки юмор баланы үзенә тарта. Иң җитди мәсьәләне, фикерне дә укучыга юмор аша җиңел, үтемле итеп җиткерергә мөмкин. Бу юнәлештә мәзәкләр жанры иң уңышлылардан исәпләнә. Чөнки алар юмор белән бергә ирониягә, акыл, зиһенгә бай һәм зур тәрбияви көчкә ия. Мәзәкләр аша бирелгән тәрбияви моментларны бала җиңел тотып ала һәм «тәрбияләнүен» үзе сизмәскә дә мөмкин. Алар арасында Шәрык фольклорында киң катлауга мәгълүм, иң билгеле мәзәк герое, бала кебек үк беркатлы, акыллы, кыю фәлсәфәче Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләр күпчелекне тәшкил итә. Бу жанрны балалар укуында куллануның уңышы Х.Мәхмүтовның мәзәкләргә биргән бәяләмәсендә ачык чагылган: «Аларда да шул ук явызлыкны, җәбер–золым, гаделсезлекне үткен көлү аша гаепләү, комсызлык, саранлык, ялкаулык, наданлык, ахмаклык, ялганчылык, мактанчыклык, беркатлылык, юкка–барга ышанучанлык, тәҗрибәсезлек һ.б. тискәре сыйфатларны һәм җитешсезлекләрне сатира–юмор ярдәмендә фаш итү хас»1. Нәкъ менә шуңа күрә китап баса башлау белән дөнья күргән һәм ярымлегаль хәлдә таралган Хуҗа Насретдин турындагы мәзәкләр балалар укуында бүген дә актуаль. Чөнки зурлар һәм балалар аудиториясен тапкырлыгы һәм юмор белән үзенә караткан, халыкның иң матур сыйфатларын туплаган Х.Насретдин – үрнәк алырлык образ. Моннан тыш аларның күбесе әхлак нормаларын һәм әдәплелек кагыйдәләрен нигез иткән. «Аларда хәйләкәр елмаю, акылга утырту һәм кайчакта турыдан–туры үгет–нәсихәт бирү үрелеп бара»2. Ягъни сурәтләнгән вакыйгада бала үзен табарга, нәтиҗә ясарга, шәхесен тәрбияләүче субъект ролендә ачылырга тиеш.

Х.Насретдин мәзәкләре татар язма әдәбиятына кызыклы темалар биргән. Аның исеме белән яңа мәзәкләр иҗат ителү белән бергә, Н.Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» комедиясен яза. Ә.Бикчәнтәева махсус балалар өчен «Хуҗа Насретдин балалар янында» циклын иҗат итә. Кыска хикәяләрдә Хуҗа төрле сыйфатларда ачыла: яхшы күңелле, хәйләкәр, ачуланса да, ул – сабыйларны тәртипкә өйрәтүче һ.б. Ягъни, мәзәкләрне Ә.Бикчәнтәева төп максатка яраклаштыра: алар балалар укуы өчен кызыклы, шул ук вакытта тәрбияви яктан да мөһим. Димәк, фольклорның эчтәлек–темалары гына түгел, форма, структурасының да язма балалар әдәбияты формалашуга тәэсире бәхәссез.

Фикерне тагын бер кат дәлилләп, драматург, шагыйрь, галим, балалар фольклоры белгече Н.Исәнбәт иҗатын китерергә мөмкин. Аерым мәгълүматлардан күренгәнчә, халык авыз иҗаты материалларын әдип бала чактан ук җыя башлый. Үсә төшкәч, бу өлкәдә беренчеләрдән булып, балалар фольклорын фәнни юнәлештә өйрәнү эшен дә башлап җибәрә. Беренче хезмәтләре – «Татар халкының балалар фольклоры», «Табышмаклар» 1941 елда дөнья күрә. Шуннан соң бер–бер артлы «Нәниләр шатлана» (1967), «Балалар дөньясы» (1970), «Отканга мәкаль, тапкырга табышмак» (1973) һ.б. китаплары басыла. Әлбәттә, озак вакытлар фольклор җыю һәм өйрәнү язучының үз әсәрләренә дә нык тәэсир итә иҗаты шул җирлектә үсә, ныгый. Алдарак бәяләп үтелгән әсәрләреннән тыш, аның «Пескәем», «Ябалак», «Куянкай» циклларына караган шигырьләре, «Мырауҗан батыр», «Елан патша», «һәркемнең үз эше» әкиятләре, «Тычканнар җыелышы» мәсәле һәм башка әсәрләре халыкчан рух белән сугарылган, аларда фольклордан килгән матур шигъри бизәкләр, алымнар һәм образлар мул һәм уңышлы кулланылган. Балалар фантазиясенә җавап бирердәй күренешләр, маҗаралы сюжет, шаян рух, традицион башлам һәм бетем – болар барысы да, шулай ук, әдип иҗатының халык әсәрләренә якынлыгын тәэмин итә. Моңа өстәп, геройлары да традицион: фольклорда еш кабатланган балаларның яраткан җанварлары – песи белән куян. «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган» (1956), «Куянкай» (1956), «Мырауҗан агай хәйләсе» (1956), «Куян маҗаралары» (1958) җыентыкларында да халык иҗаты материаллары төп урынны алып тора. Әмма Н.Исәнбәт әкиятләрне, мәсәлләрне һәм шигырьләрне турыдан–туры күчереп кенә бирми, үз фантазиясе аша үткәреп, геройларны үзенчәлекле аерым сыйфатлар белән баета, шомарта. Гомумән, балаларның күп сорауларына җавап табардай җирлек булдыра.

Шулай итеп, мисаллардан күренгәнчә, татар балалар әдәбияты үзенең тамырлары белән халык авыз иҗатының поэтик традицияләренә барып тоташа. Бу тарихны фәнни җирлектә өйрәнү халык авыз иҗатының төрле юллар белән әдәбиятка үтеп керүен ачыкларга ярдәм итә. Димәк, фольклорның әдәбиятка тәэсире әдәби процессның үсеш үзенчәлегеннән чыгып, һәр этапта төрлечә бара. Беренче этапта төп ике юл аерылып тора:

Беренче юл – халык авыз иҗаты әсәрләрен бала рухына якынайту максатыннан, җиңелчә эшкәртеп файдалану. Шул җирлектә мондый әсәрләрне балалар укуына кертеп җибәрү. Бу хәл аеруча ХIХ гасыр азагы, ХХ гасыр башларына хас. Мисалга К.Насыйри, Г.Тукай, Ш.Әхмәдиев, Ф.Агиев, Г.Рәхим, Г.Рафикый һ.б. эшчәнлеген китерергә мөмкин.

Икенче юл – халык авыз иҗаты әсәрләре мотивларын яки сюжетларын файдаланып яңа әдәби әсәрләр язу. Бу нигездә Ш.Әхмәдиев, Ә.Айдар, Ф.Әмирхан, Б.Рәхмәт, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, Р.Батулла, Г.Гыйльманов һ.б. тарафыннан уңышлы әсәрләр языла.

Татар балалар әдәбиятының үсеш этапларын өйрәнү һәм бәяләү барышында фольклорның прозага караганда поэзиягә тәэсире зуррак булуы ачыклана. Ягъни әдәби–эстетик һәм тел–стиль үзенчәлекләре шигърияттә күпкә ачыграк һәм төрлерәк чагыла: «Халык иҗатының шигърияткә төрле яклап тәэсире – аның үзендә дә поэзия өстенлек итү белән аңлатыла. Поэзиядә халык авыз иҗаты традицияләре жанрда да, стильдә дә һәм принципларда да чагылыш тапкан»1.

Дөрес, һәр дәвердә язучылар чор идеалларыннан, тормыш таләбеннән чыгып, фольклорны үзенчә файдаландылар. Мисалга, гасыр башында, революцион үзгәрешләргә кадәр фольклор әсәрләренең сюжеты, композицион төзелеше язучылар тарафыннан киң кулланылышта булса, 1920–30 елларда авторлар халык авыз иҗаты әсәрләрен социаль фикер җиткерү юнәлешендә файдаланалар. Илленче еллардан, нигездә, тәрбияви максат өчен үрнәк иттеләр.

Гасыр башы әдәбият үрнәкләрен өйрәнү исә түбәндәге нәтиҗәне ясау мөмкинлеген тудыра: бу чорда фольклорның уңышлы тәэсире нәтиҗәсендә балалар әдәбияты жанрлары формалаша, яңа форма, эчтәлек белән байый, үзенә балалар әдәбияты өчен кирәк булган әһәмиятле үзенчәлекләрне ала. Бу хәл, әлбәттә, әдәбиятка талантлы авторлар килү белән дә аңлатыла.

Гасыр башында ук халык авыз иҗаты һәм язма әдәбиятның мондый бәйләнешен, уртаклыгын күргән олы шагыйрь Г.Тукай үзенең «Халык әдәбияты» лекциясендә фольклорның бай, тирән идеяле булуына басым ясый. Аның «…Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга бер дә шөбһәсез нигез булачактыр»,1 дигән фикерен халык авыз иҗатының язма әдәбият формалашуга ясаган тәэсирен тану дип санарга мөмкин. Шагыйрьнең «...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»2 дип язуы, халык авыз иҗатына таянып иҗат итүчеләргә мисаллар китереп, тыгыз элемтәне күрсәтергә омтылуы әлеге фикерне тагын да ныгыта төшә.

Мәгълүм язучы, галим Г.Ибраһимов та үзенең хезмәтләрендә бу мәсьәләгә аерым игътибар итә. Мәсәлән, «Әдәбият кануннары» хезмәтендә ул фольклор һәм язма әдәбиятны бер яссылыкка куеп тикшерә. Фольклор әсәрләренең кыйммәтен билгеләп, алар арасындагы якынлыкны ассызыклый3.

Балалар әдәбиятының үсеш этапларын тикшергәндә тагын шуңа басым ясап китү әһәмиятле: ХХ гасырның икенче яртысыннан татар балалар язучылары үткәннең традицияләрен һәм бүгенгенең әдәби казанышларын синтезлаштыру, традицияләрне тагын да баету максатыннан халыкның социаль–тарихи, рухи тәҗрибәсен ныклап өйрәнәләр, үзләштерәләр. Образларга бай фольклорга тирән үтеп керү, төрле халыклар тәҗрибәсен иҗади үзләштерергә омтылыш бу чорда байтак дәрәҗәдә язучыларның иҗат офыкларын киңәйтә һәм халык авыз иҗатын үзләштерүнең яңа этабын тудыра.

Балалар язма әдәбиятының халык авыз иҗатына таянып формалашуының тагын бер үзлеге – андагы бик күп сыйфатлар балалар аңына һәм кабул итүенә якын. Хыялның тәэсир көче, яхшының ахыр чиктә җиңеп чыгуына ышаныч – менә шушы сыйфатлар фольклорны балалар әдипләре өчен шифалы чыганак итә. Фольклор формаларының үтә күренмәлелеген һәм хикмәтен, теленең җанлылыгын, әдәби юлларның музыкаль яңгырашын элек–электән талантлы авторлар үзләренә сеңдереп киләләр. Моннан тыш, һәр чорда белем һәм тәрбия эшендә, мәгълүм булганча, традицияләр, гореф–гадәтләр милли яңарышның төп шарты булып тора.

Гомумән, һәр дәвердә балалар язучыларының милли фольклорга игътибарының тагын бер төп сәбәбе – аның озын гомерле булуы, гадилеге, эстетик яктан югары баскычта торуы белән аңлатыла. Нәкъ менә шуңа күрә андагы поэтик детальне, образлар системасын, балалар психологиясен һәм яшь үзенчәлекләрен өйрәнүгә булган омтылыш һичкайчан үзенең актуальлеген югалтмый. Һәм, димәк, зур үсеш тарихы булган татар балалар әдәбияты халык авыз иҗатыннан һәм классик әдәбияттан үсү өчен җирлек алып, уңай традицияләрне өйрәнеп, алга таба үсеше өчен көчле этәргеч булдыра. Моңа өстәп, «фольклор әсәрләренең үсешен күзаллау безгә балалар поэзиясенең (прозасының да) дә кайбер специфик үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итә»1.


<предыдущая страница | следующая страница>


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе факультеты

Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны

3963.61kb.

16 12 2014
13 стр.


Программа казан -2006 Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде

Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма

372.78kb.

12 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк, к. 608 Тел: 233-70-58 Ольга Николаевна Григорьева

Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк

23.04kb.

15 09 2014
1 стр.


Г. М. Хамидуллин Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Татар Шуган авылы

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде

313kb.

14 12 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.