Перейти на главную страницу
- Классик әдәбиятта балалар әдәбиятына нигез булырдай сыйфатларның чагылышы
- Мәгърифәтчелек идеяләренең таралуы
- Х1Х йөзнең икенче яртысында балалар әдәбиятына нигез салыну. К.Насыйри эшчәнлеге
Гомуми әдәбиятның бер тармагы булган татар балалар әдәбиятының формалаша башлавын беренче язма истәлекләр белән бәйләп карарга мөмкин. Шулардан иң борынгысы – сүзлекләр. ««Коман мәҗмугасе» (Кодекс куманикус, 1303) сүзлегенең төзелүе, көнчыгыш галимнәре һәм язучылары тудырган әсәрләрнең укылу фактлары – болар шулай ук, әдәби документ булуларыннан тыш, татарларда мәгърифәтчелек яралгыларының ... кайдан һәм ничек башлануы турында сөйлиләр»1.
Д.Заһидуллина үзенең хезмәтләрендә балаларга әдәбият укытуның Болгар чорына ук барып тоташуын ассызыклый2. Чыннан да, 922 елда Ислам динен кабул итү һәм Шәрык илләре белән мәдәни багланышлар көчәю болгарлар арасында гарәп язуы таралуны һәм мәдрәсәләр оешуны тизләтә. Чөнки гарәпчә укый–яза белү турыдан–туры Коръән, дини трактатлар, мәҗүсилеккә каршы юнәлтелгән дидактик әсәрләр белән танышырга мөмкинлек биргән. Шулай итеп, болгар җәмгыятендә укый–яза белү, төрле белемнәр таралышы ислам диненең ни дәрәҗәдә үтеп керүенә бәйле була. Ислам дине тирәнрәк үтеп кергән саен белемгә булган омтылыш та көчәйгән. Коръән ятлаган кебек, изге саналган гарәп алфавитын да дога итеп ятлау әле ХХ гасырда да дәвам итә. «Болгарның мәгърифәтле кешеләре Шәрыкның фәнни, матур әдәбияты белән дә таныш булалар. Болар барысы да болгарлар арасында үз язучылары, шагыйрьләре, галимнәре, медицина, философия, тарих, әдәбият белеме белгечләре барлыкка килүгә этәреш ясый»3. Балалар тарафыннан яратып укылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233) әсәренең сакланып калуы – Болгар дәүләтенең монголлар басып алганнан соң да халыкның үз әдәбиятын, рухын саклап калырга булган омтылышы дип бәяләргә мөмкин.
Алтын Урда җимерелеп, Казан ханлыгы төзелгәч тә мәдрәсәләрдә гарәп язуы нигезендә укырга–язарга өйрәтү дәвам иттерелә. Мисалга, Ш.Мәрҗани ул вакытта Казанда ике мәдрәсә булуы һәм мәчет каршындагы мәдрәсә белән галим, фәлсәфәче, әдәбиятчы, педагог, дин белгече Кол Шәриф җитәкчелек итүе турында яза. Гомумән, Ибне Рөстә, Ибне Фадлан, Ш.Мәрҗани кебек авторларның язма истәлекләреннән күренгәнчә, мәчетләр каршысында еш кына мәктәп–мәдрәсәләр эшләгән. Һәм аларда балаларның әдәби әсәрләрне һәм дини, ярым дини китапларны – «Һәфтияк», «Иман шарты» һ.б. көйләп укулары, өйрәнүләре мәгълүм.
Моннан тыш, махсус багышланмаса да, «Бәдәвам» (Болгар чоры), «Кисекбаш китабы» (ХIII–ХIY гасырлар), Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләр»е (ХII гасыр), Рабгузиның «Кыйссасел–әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы» 1310/1311), Мәхмүд бине Галинең «Нәһҗел–фәрәдис» («Оҗмахларга туры юл», 1358), Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» (1449), Таҗетдин Ялчыголның «Рисәләи Газизә» (1806) һ.б. әсәрләр, дини һәм ярымдини характердагы хезмәтләр үз вакытында балалар укуында кулланылган. Мәгълүм ки, халык рухына таянып язылган әлеге әсәрләрдә әти–әнигә, якыннарга мәхәббәт, Аллаһка ышану, тугрылык, укуга, хезмәткә җаваплы караш, күңел сафлыгы кебек кыйммәтләр тәрбиянең асылы буларак бирелә, мисаллар белән ныгытыла.
Аерым әсәрләрдә, мисал итеп, «Кыйссасел–әнбия», «Бәдәвам», «Рисәләи Газизә»дә балаларны ислам динендә тәрбияләү өчен үгет–нәсыйхәт бирү, әхлак кагыйдәләре белән таныштыру максаты куелган. Шуннан чыгып аерым сыйфатлар макталган яки киресенчә, тәнкыйть ителгән. Димәк, язма әдәбияттагы мондый басмаларны балалар әдәбияты формалашуга беренче адым, башлангыч дип бәяләргә нигез бар. Дөрес, балалар әдәбиятының мөстәкыйль әдәбият булып үсеп китүе өчен барган көрәш нигездә ике этаптан торган дип карарга мөмкин. Беренчесе – классик әдәбиятта ХlХ гасырга кадәр урын алган эзләнү чоры.
Сүз сәнгате кебек үк, әдәбиятта эзләнүләр тарихы бик тирәндә. Мәгълүм ки, классик әдәбият фәлсәфи эчтәлекне тирәнәйтү белән бергә, тәрбияви функцияләргә дә игътибар итә. Мондый әсәрләрдә бала психологиясенә уңай тәэсир итәрдәй төрле вакыйга һәм эпизодлар аерым ассызыклана. Нәкъ менә шуның өчен классик әдәбиятта балалар укуы өчен бирелгән нәсихәтле сюжет, дидактик фикер, хикмәтле һәм акыллы сүзләр балалар әдәбиятының барлыкка килүенә беренче юл, эзләнүләрнең беренче формасы буларак безнең игътибарны җәлеп итә.
Классик әдәбияттагы үзенчәлекле сюжетларны күзәтү бу фикернең дөреслеген раслый. Мисалга мәдрәсәләрдә төп уку әсбабы саналган «Йосыф китабы»н китерергә мөмкин. Бу мәсьәләгә тукталып, Н.Исәнбәт бер мәкаләсендә түбәндәгечә яза:
«Мәдрәсәләрдә ... уку программасы кызлар өчен «Йосыф китабы»н көйләп укуга хәтле барып җиткән»1.
««Кыйссаи Йосыф»ның сюжеты дини–мифологик легендага нигезләнгән. …Йагъкуб һәм аның улы Йосыф белән бәйләнешле маҗаралар яһүд, христиан, ислам диннәренең изге китаплары булган «Тәүрат»ка, «Инҗил»гә һәм «Коръән»гә килеп кергән»2. Тора–бара матур әдәбиятта да урын алган.
Әсәрдә күтәрелгән идея–темалар үзенчәлекле. Үзәктә төп герой Йосыфка бәйле рәвештә халык бәхете һәм идарәче проблемасы күтәрелә. Башка әхлакый, эстетик һәм иҗтимагый темалар исә аңа бәйле рәвештә ачылалар. Нәкъ менә шуңа күрә автор төп героен бала чактан башлап, төрле хәл–әхвәлләрдә ача, сыный. Бу вакыйгалар барышында шәхестә булырга тиешле төп уңай сыйфатлар укучы аңына сеңдерелә. Ягъни, урта гасыр гуманистларына хас омтылыш – кешелеклелек, гаделлек. яшәешне яхшырту, дөньяны тигезләү идеяләре Йосыф образы аша тасвирлана, үрнәк ителә.
Үзәккә куелган төп темаларның берсе – ата–угыл мәхәббәте, Йосыфның Йагъкубка тугрылыгы ята1. Чыннан да, кыйссаның беренче битләреннән үк Йосыфның әтисенә ихтирамлы мөнәсәбәте тасвирлана. Ул, төш күреп, аны иң якын кешесе белән бүлешә, Йагъкуб исә, үз чиратында, киңәшләр бирә:
Җаным– угълым, амәнәт шул сиңа миннән:
Бу төшеңне ишетмәсен һичкем синнән,
Саклана күр кешеләрнең кинәсеннән,
Кешеләргә шәйтан дошман булыр имди2.
Идеаллаштырылган герой матурлыгы, сәләте, тугрылыгы, зур акыл көче белән ачыла. Күп кенә уңай сыйфатлары өстенә аның җитмеш ике телне белүе дә аерым ассызыклана. Бу хәл бер яктан аңлашыла да: чөнки болар барысы да халыкның балаларда күрергә омтылган теләк–хыяллары белән бәйләнә. Димәк, ерак гасырларда да укымышлылык, белем макталган. Гомумән, әсәрдә кешене бизәгән төп ун үрнәк сыйфат түбәндәгечә санап бирелә:
Беренчедән – буе зифа, сылу үзе,
Икенчедән – күрекле һәм якты йөзе,
Өченчедән – теле бик саф, туры сүзле,
72 телне тәмам белә имди!
Дүртенчедән – кешелекле һәм шәфкатьле, ...
Җиденчедән – дине бөтен, диянәтле,
Сигезенче – хыянәтсез, әманәтле,
Тугызынчы – холкы гүзәл, теле татлы,
Унынчыдан – пәйгамбәрләр нәсле имди3.
Тугрылыкның икенче юнәлеше мәхәббәткә мөнәсәбәт белән бәйләнә. Аның бәхеткә ирешүдә төп шарт булуы Зөләйха образы аша ачыла. Йосыфка озак вакытлар мәхәббәт тотып йөргән Зөләйха, ахыр чиктә, тугрылыгы нәтиҗәсендә бәхеткә ирешә. Ул сөю хисенең тирәнлеге, мәхәббәтенә хыянәтсез булуы белән өлге булып киткән образ. Бу ике геройның катлаулы язмышы исә поэма сюжетын кызыклы итеп коруга китерә, укучыны кызыксындыра. Гомумән, Зөләйха образының поэмадагы төп вазыйфасы – Йосыф образын тулыканлы итеп ачу. Автор геройны Зөләйха белән кавыштыру өчен тылсымлы әкият алымнарын да куллана, хәсрәтләр чигеп картайган Зөләйханы яшәртә:
Шул ук сәгать янына Җәбраил килде,
Канаты белән бер сыйпап дога кылды,
Зөләйханың күзе ачылды, япь–яшь булды, –
Тулган айдай йөзе нурдан балкыр имди1.
К.Гали әсәрендә Йосыф әтисе Йагъкубның озак еллар күзеннән яшь урынына кан агызып, сукыраю вакыйгасын бирә. Алга таба бу газапларның сәбәбе дә аңлатыла: әнисе үлеп, Йосыф ятим калгач, Йагъкуб кол хатын сатып ала. Колының имчәк баласын исә әнисеннән аерып, сатып җибәрә. Сабыеннан аерылган хезмәтче хатынның күз яшьләре Йагъкубның үзенә кайта: ул да Йосыфтан аерыла. Әлеге вакыйгада, бер яктан, коллык җәмгыяте шартларында кеше яшәеше, кол итеп сатылу фаҗигасе, чорның социаль мөнәсәбәтләре ачылса, икенче яктан, гаделсезлекнең җәза алуы тасвир ителә. Бу мәсьәләләр, мәгълүм ки, балалар әдәбиятының үзәген тәшкил итә:
Халикъ әйтте: «Ә мин шулай боерырмын,
Аны да сөйгән улыннан аерырмын...
Нәкъ 70 ел егълатырмын аны имди!
Әвәл сине угълың белән күрештерәм,
Соңра аны Йосыф белән кавыштырам2.
Шул рәвешле, Йосыфның авыр язмышка дучар булуында әтисе Йагъкубның гаебен күрсәтеп, автор уйлану өчен җирлек тудыра. Моңа өстәп, бертуган агалары да Йосыфка хыянәт итә, аны коллыкка сатып җибәрә:
Алар әйтте: «Һичбер шиксез бу чын колдыр,
Колыбызның нәкъ өч төрле гайбе бардыр:
Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр,–
Шул өч төрле гайбе белән син ал имди»1.
Алга таба Йосыфның туганнары да кылган гамәлләре өчен үкенергә, оялырга мәҗбүр. Кылган начарлык һәрвакыт кешенең үзенә әйләнеп кайта дигән фикер, шул рәвешле автор тарафыннан тагын бер кат ассызыклана, дәлилләнә. Автор аларны вөҗдан газабы, беркадәр куркыту аша тәрбияләү, төзәтү, сафландыру ягында. Бу урында исә Йосыфның тагын бер сыйфаты – киң күңеллелеге, гафу итә белү сәләте калку күрсәтелә.
Йосыф, шулай итеп, авырлыклар кичкән, туганнары тарафыннан кыерсытылган угыл. Әмма ул башкалардан акыл көче, кешелеклелеге, һәм гомумән, бар яктан камил, өстен һәм җиңелмәс рухлы булуы белән аерылып тора. Нәкъ менә шуңа күрә базар хәбәрчеләре дә Йосыфны сатканда аның үрнәк шәхестә булырга тиешле сыйфатларын өстен чыгаралар:
Шәфкатьле, кешелекле,
Алып йөрәкле һәм мәһабәтле,
Һәммәсеннән бик куәтле,
Кырык ирдән куәте артык имди2.
Гомумән. К.Гали әсәрдә шәхеснең бөтенлеге, бар яктан камил кеше хакында хыяллана, балаларда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә омтыла дисәк, мөгаен хата булмас. Йосыфның иҗади сәләте, һөнәрле булуы, илне афәттән коткаруы халыкчанлыкның төп сыйфатлары булып тора, сүз сәнгатендә идеаль шәхеснең чынбарлыкка нигезләнгән булуын раслый. Йосыф үзенең кешелек сыйфатлары белән әкият героена да якын. Димәк, мондый геройларның халык поэзиясеннән үк дәвамлы килүен, язма әдәбиятка аның тәэсирен тагын бер кат ассызыклый алабыз. Моңа өстәп, автор яраткан героен идеал югарылыгына күтәреп кенә калмый, явызлыкның аның каршысында көчсезләнә баруын күрсәтә. Нәтиҗәдә, укучыда гаделсезлекләрне җиңә алачагына ышаныч туа.
Поэмадагы вакыйгаларны сурәтләүдә идеаллаштыру өстенлек алган. Бу
хәл аңлашыла да, чөнки автор тормыш күренешләрен бары тик матур итеп кенә күрсәтергә омтыла, үз идеалын турыдан–туры ачып бирә. Ягъни вакыйгаларны сурәтләүдә К.Гали төп ике алымны куллана: матурлыкны мактый, яки киресенчә, тискәрене фаш итә. Бу сыйфат, мәгълүм булганча, алга таба балалар әдәбиятының, аеруча кече яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләрнең төп сыйфат–билгеләреннән берсенә әверелә. Тәрбияви максаттан тыш, мавыктыргыч сюжет, образлы тел, кискен конфликт, ата–ана һәм балалар, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачу – болар барысы да балалар игътибарын үзенә тарта. Димәк, мондый әсәрләр үз вакыты өчен зур тәрбияви чара ролен үтәгәннәр, балалар әдәбияты формалашу өчен нигез булып торганнар дип бәяләргә мөмкинлек бар.
Чираттагы тикшереләчәк тагын бер әсәр – ХYII–ХYIII гасырларда мәктәпләрдә уку әсбабы буларак кулланылган Сайадиның «Таһир–Зөһрә» («Бабахан дастаны») поэмасы1. Әсәр төрки халыкларда яратылып сөйләнгән Таһир–Зөһрә мәхәббәте хакындагы дастаннарга, әкият сюжетына нигезләнеп язылган. Ягъни, бай фантазиягә, кызыклы сюжетка корылган. Әсәрнең үзәк геройлары – Таһир һәм Зөһрә, Бабахан. Төп конфликт – Бабахан шаһның биргән сүзендә тормавы, кызы Зөһрәне вәзир малае Таһирга хатын итеп бирмәве тирәсендә туплана.
Бабахан поэмада көчле хөкемдар итеп тасвир ителә. Баһадирлары белән ул дошманнарына баш бирмәс шаһ, һәрдаим җиңүче. Әмма ханның зур хәсрәте бар: баласы булмауга борчыла. Шуңа күрә күңел газабын аңлаучы, яхшы киңәшләрен бирүче һәм кайгы–хәсрәтләрен уртаклашучы дусты Баһир аңа бик кирәк: Вәзирнең шаһка бирелгәнлеген сурәтләү аша автор балаларга үрнәк бирә, дуслыкның кадерен ача:
Икесе шул рәнҗүдә елады күп,
Күзенең яше белән йөзен юып1.
Әмма, алдарак искәртеп үтелгәнчә, балалар туса никахлаштырып, туганлашабыз дигән сүзен шаһ соңрак «оныта». Бер–берсенә гашыйк икәннәрен белсә дә, Таһирның кызы Зөһрәгә тиң түгеллеген белдерә. Солтанның карарыннан соң да Таһир Зөһрәне, анасының сүзен тыңлап, сабыр булырга өнди. Сабырлык мәсьәләсенә, гомумән, Сайади аерым тукталып үтә:
Мескен Сайади сөйләде Хактан сабырлык теләп,
Фәтва биреп үтерсәләр, юк курку әҗәленнән2.
Әти–әни сүзен сүз итү, сабырлык – шәхесләрдә бәяләнергә лаек иң матур сыйфатлардан.
Сюжет үстерелешендә Бабахан Таһирдан котылу өчен, аны сандыкка бикләттереп, дәрьяга ташлаттыра. Нәтиҗәдә, Таһир газап һәм җәберләр күреп, сандык эчендә төрле маҗараларга юлыга, ахыр чиктә яңадан Зөһрә янына әйләнеп кайта ала.
Классикларның, кылган явыз гамәлләрнең җәзасыз кала алмавын аерым ассызыклавын К.Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре аша бәяләп киткән идек инде. Бу очракта, һичшиксез, әлеге әсәр Сайадига өлге булып торган дип уйларга нигез бар. Чөнки Бабаханның вәгъдәсезлеге өчен җәза алачагы Таһирның әнисе Хубан авызыннан әйтелә:
Гәрчә дә булса бер көнлек вафасы,
Янә йөз тапкыр күп булыр җәфасы.
Бу дөнья биш көнлек, ун көн булмастыр,
Бу таҗ, солтанат – барчасы буштыр.
Ышанычсыз дөньядыр, кылма рәнҗеш.
Ятимнәргә үзең булчы ышаныч1.
Әсәрдәге төп героиняларның тагын берсе – чибәр, саф, фәрештәдәй Багдад падишаһы кызы Маһым. Ул Таһирны бер күрүдә гашыйк булып, җавапсыз мәхәббәттән яна. Таһир исә аның белән никахлашкан булса да, Зөһрәне сагынып яши. Әлеге ике герой, икесе дә үз тормышларын корбан итү белән гаделсезлеккә, вәгъдәсезлеккә каршы чыгарга көч табалар. Маһым яныннан Таһир, ялгызы гына, Татар шәһәренә дөя өстендә кайтып китә. Алга таба автор төп геройны эпизодик персонажлар ярдәмендә ачу алымыннан файдалана. Халык рухын бирүче җанландырылган табигать, караклар, гаскәриләр аны гашыйк яр булганлыгы өчен рәнҗетми генә җибәрәләр. Ягъни, мәхәббәт һәм тугрылык алар өчен дә әһәмиятле:
Диделәр: – Бер ишетик барча зарын,
Хода бирсен, егет, бөтен морадың!
Бу гыйшыктан бер газәл сөйлә бары,
Синнән безгә калсын аның ядкәре2.
Җанландырылган табигать, шулай ук балаларның игътибарын үзенә тарта, кызыксындыра. Инде исбатланган, табигать белән бәйләнештә үткәрелгән фикер укучыга ныграк тәэсир итә. Мисал итеп, герой юлында очраган тауны китерергә мөмкин. Таһирның аңа зарыннан соң ул янәдән ачылып, юл бирә. Шушы ук хәл кошлар образы белән бирелгән эпизодта да ачыклана. Ягъни, табигать тә Таһирга теләктәшлек белдерә, аңа мәрхәмәтле.
Гомумән, Сайадиның «Бабахан дастаны» поэмасында күтәрелгән проблемалар гаять актуаль: баласызлык фаҗигасе, мәхәббәт һәм нәфрәт, гаилә һәм сабыйның андагы урыны, баланы укыту, тормышка әзерләү проблемасы, ата–аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, халык, ил язмышы мәсьәләсе һ.б. Шуның белән бергә, әсәр балалар әдәбияты таләпләренә дә җавап бирә:
1. Балалар тормышы сурәтләнгән;
Кыскасы, К.Гали «Кыйссаи Йосыф», Сайади «Бабахан дастаны» поэмаларында халык иҗатының катлаулы, бай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге әсәрләрендә авторлар әдәбиятның максаты — киләчәк буынны тәрбияләү икәнен аңлап эш иткәннәр. Шуңа күрә мондый текстлар әдәбиятыбызның беренче үрнәк әсәрләре буларак әһәмиятле. Алар үз вакытында һәм хәзер дә алтын хәзинә булырдай ядкәрләр рәтендә, дәреслекләрдә һәм хрестоматияләрдә урын алган. Тәрбиядә һәм балалар әдәбиятының барлыкка килүендә һәм үсешендә, әлбәттә, мондый әсәрләр зур роль уйнаганнар дип нәтиҗә ясарга, нәкъ менә шуңа, җирлек зур.
Балалар әдәбиятының мөстәкыйль әдәбият булып үсеп китүнең икенче этабы – ХlХ гасыр урталарыннан башлап төрле басмаларда һәм фәнни тирәлектә барган яңарышлар белән бәйләнә.
Татар балалар әдәбиятын өйрәнүче аерым галимнәр – Җ.Вәҗиева, Ф.Ибраһимова, Р.Рахмани һ.б. фикеренчә, әлеге әдәбиятнең формалашуы ХlХ гасыр урталарына туры килә. Һәм ул турыдан–туры басма хезмәтләр белән бәйле. Чыннан да, тарихи материаллардан күренгәнчә, 1800 елда Казанда Азият табгыханәсе ачылу балалар өчен төрле кулланмалар һәм хезмәтләр бастыра башлауга этәргеч була. Биредә төрле догалыклар белән бергә 1801 елда «Әлифба», бераздан «Әлифба иман шартлары белән», «Шәригател–иман», «Яңга сабак укый башлаган балаларга әлифба вә әбҗәт» һ.б. басыла.
Мисаллардан күренгәнчә, баштарак басмаханә дини юнәлештә эш алып бара һәм дини эчтәлектәге хезмәтләрне басуга өстенлек бирә. Чөнки патша хөкүмәте тарафыннан да бу елларда татар балаларына үз телләрендә белем бирүгә каршы сәясәт алып барыла. 1874 елда татар китабы цензурасының Санк–Петербургка күчерелүе бу юнәлештгеә үсешне тоткарлау өчен махсус оештырыла дип уйларга нигез бирә. Татарча матбугатны тыю, күпчелек муллаларның һәм попларның балаларга дөньяви белем бирүгә каршы чыгулары да бу өлкәнең үсешен тоткарлый, әлбәттә. Әмма чор кичергән үзгәрешләр, капиталистик мөнәсәбәтләрнең катлаулана һәм үсә баруы турыдан–туры балалар әдәбиятына да тәэсир итә. Аңа яңа юнәлешләр, фикерләр һәм авторлар алып килә.
Ф.Ибраһимова үзенең хезмәтләрендә XIX гасырда балалар әдәбиятының мәгърифәтчелек дидактизмы кысаларында формалашуы, эчтәлеге ягыннан дини, һәм дөньяви юнәлешләргә бүленүе турында яза.1
Чыннан да, татар халкы тарихында бу чор әдәбиятка яңа идеяләр килү, аларның ныклы үсеш ала баруы белән мәгълүм. Мәгърифәтчелек татар әдәбиятында, аеруча балалар әдәбиятында тирән эз калдыра. Тарихи материаллардан күренгәнчә, беренче татар мәгърифәтчеләре – Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Акмулла, X.Фәезханов, Р.Фәхретдинов һ.б. XIX гасырның урталарында ук мәктәп–мәдрәсәләрдә дини һәм дөньяви белем бирү мәсьәләләрен күтәреп чыгалар. Нәтиҗәдә беренче уку китаплары, хрестоматияләр төзелә. Аларга фольклор әсәрләре, тәрҗемәләр, әдәби әсәрләр туплана. Тәрбия һәм дөньяви белем бирү максатыннан гади, аңлаешлы телдә төзелгән бу хезмәтләр балалар әдәбиятының формалашуы чорында тудырылган зур байлык буларак бәяләнергә хаклы. Мавыктыргыч, кызыклы мәгълүматларга таянып язылган әлеге хезмәтләр алга таба XX гасырда төзелгән дәреслекләргә һәм хрестоматияләргә дә нигез булып тора. Шундый уңышлы хезмәтләр исемлегенә М.Ивановның «Татарская хрестоматия» (1842), С.Кукляшевның «Диване хикәяте татар» (1859), К.Насыйриның «Буш вакыт» (1860), В.Радловның «Белек» (1872), Т.Яхинның «Сабый вә сабыянлар өчен мәргүб булган хикәяләр, мәкальләр һәм олыларга тәнбиһ өчен гаҗәиб булган гыйбрәтләр» (1897), Г.Рахманколыйның «Тәнбихес – сыйбьян» (1898), X.Фәезхановның «Хикәят вә мәкаләт» (1899) һ.б. кертергә мөмкин. Шулай итеп, уку–укыту процессын мөмкин булган кадәр кызыклырак һәм аңлаешлы итү ихтыяҗы балалар өчен махсус китаплар булдыру идеясен тудыра.
Мәгърифәтчеләрнең тырышлыгы һәм омтылышы нәтиҗәсендә, алга таба балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган, балалар таләбенә җавап биргән, кызыксынуын канәгатьләндергән әсәрләр дә барлыкка килә. Алда санап үтелгән хрестоматияләрдә төрле өлкәгә караган хезмәтләр тупланып, алар синкритик характерда булса, соңрак исә, аерым авторлар фәнни бүленеш принцибын аңлап эш итәләр. Нәтиҗәдә, әдәби әсәрләрдән генә торган хрестоматияләр дә дөнья күрә. Дөрес, алар, җәмгыятьнең бала үсешенә тәэсир итү, яшәешне аңлату максатыннан тудырылган булганлыктан, дидактик, үгет–нәсихәтле.
Әлеге чорда бу өлкәнең үсеш нәтиҗәсе буларак, балага тәэсир итүнең аның интеллекты аша гына түгел, бәлки, эмоциональ яктан да әһәмиятен аңлау тенденциясе өстенлек ала. Ягъни, бала психологиясендә эмоцияләрнең урынын төгәл билгеләү шул чорның уңышы исәпләнергә лаек.
Әлбәттә, ХlХ гасырда балалар өчен язылган әдәбият әле, нигездә, дидактик характерда, бала интеллектын мөмкин булган кадәр тәрбияви алымнар белән үстерү юнәлешендә формалаша. Бу әдәбият, шулай ук балалар аңын тикшереп, эш–хәрәкәтләрен аерым, махсус тәрбияви кысалар эчендә тотуны максат итә. Чөнки мәгърифәтчеләр бала шәхесендә тәэсир итү өчен уңышлы җирлек күрәләр. Мәгълүм булганча, Көнбатыш Европа педагогикасында бу тенденция «чиста бит» – «tabula rasa» теориясендә чагылыш таба.
Аерым әсәрләрдә әһәмиятле факторларның тагын берсе – халык педагогикасының үзенчәлекле бер тезисы үстерелә. Ул – кеше биеклеккә омтыла икән, укырга, фәнни белем үзләштерергә тиеш дигән фикер.
Гомумән, балалар әдәбиятының барлыкка килүен мәдәни һәм әдәби феномен буларак караганда, хронологик яктан туры килмәсә дә, барлык халыкларның, шул исәптән татар балалар әдәбиятының да барлыкка килүе типологик яктан охшаш: фольклорны җыю һәм өйрәнү, дидактик характердагы китаплар, уку әсбаплары төзелү һ.б.
Алга таба, ХIХ гасырның II яртысында рус һәм Көнбатыш Европа, гарәп–фарсы әдипләренең әсәрләренә һәм педагогикасына мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә, соңгыларының татар балалар әдәбиятына йогынтысы сизелә башлый. «Мең дә бер кичә», «Кәлилә вә Димнә» әсәрләре тәрҗемә ителә. Ул чорда рус һәм гарәп–фарсы телләрен, әдәбиятын яхшы белгән, Көнчыгыш традицияләре рухында педагогик идеяләрне, акыл бирердәй хәл–әхвәлләрне тасвир иткән зур галим Каюм Насыйри (1825 – 1902) яши һәм иҗат итә.
Каюм Насыйри – күренекле мәгърифәтче, мөгаллим, әдип һәм фольклорчы, күпкырлы галим. Ул ярты гасыр дәвамында татар халкының мәгърифәте һәм мәдәниятендә, рухи үсешендә зур роль уйнаган шәхес. Үз вакытында профессор Н.К.Дмитриев аның турында «энциклопедист, бер генә фәннең яки сәнгатьнең рамкасы эченә сыеп калмаган», дип язган иде1. Чыннан да, К.Насыйри фәннең төрле тармакларында эшли: татар теленең грамматикасын төзи, сүзлекләр бастыра, тарих, этнография, медицина, география, математика фәннәрен өйрәнеп, ачышларын фәнни хезмәтләрендә яктырта. Тәрҗемә эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм бастырып чыгару, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә кую юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Әдәби әсәрләр белән бергә әдәбиятны өйрәтү, уку–укыту һәм тәрбия эшләрендә файдалану өчен язылган хезмәтләре, шулай ук, бу мәгълүм шәхеснең бай иҗади мирасын тәшкил итә.
Каюм Насыйри – татар балалар әдәбиятына нигез салучы мәгърифәтче галим. Иҗат эшенә керешкән елларда ук ул татар телендә киң күпчелеккә аңлаешлы әдәби әсәрләр булмавын, ә балалар әдәбиятына игътибарның бөтенләй юклыгын күрә. Шунлыктан, аны башлап җибәрү һәм үстерү өчен күп көч куя. К. Насыйриның фәнни, әдәби һәм, гомумән, мәгърифәтчелек эшчәнлеге XIX гасыр урталарында балалар өчен уку китаплары, дәреслекләр язудан башлана дияргә була. Аның балаларга атап язылган беренче фәнни–популяр хезмәте – «Буш вакыт» – 1860 елда дөнья күрә. 1868 елда исә автор аның тулыландырылган икенче вариантын эшләп бастыра. Беренче басма 12 битле булса, икенчесе 87 биттән тора. Хезмәтенең кереш өлешендә автор укучыларны яшәештә булган төрле хәлләр, вакыйгалар, аңлашылмаган нәрсәләр белән фәнни нигездә таныштыруны максат итеп куюын билгеләп үтә. Ягъни укучыларга төрле фәннәрдән белемнәр һәм әдәби материаллар җиткерү кирәклеген белеп эш итә. Әлеге китапның төп максаты – балаларга һәм дөньяви фәннәр белән кызыксынучыларга анатомия, табигать белеме, тирә–юнь турында кызыклы мәгълүматлар бирү. Биредә ел фасыллары, кош–корт, үсемлекләр, хайваннар, җир, һава, төрле металлар һәм минераллар һ.б. турында кызыклы хикәятләр табарга мөмкин. Үз вакытында бу материаллар балаларның белемен арттырып кына калмый, бәлки тормышка һәм әдәбиятка карата кызыксыну да уята. Чөнки мәгълүматлар көндәлек тормыш, яшәешкә бәйләп бирелә, нәтиҗәдә аерым хәлләр тасвир–сурәт ярдәмендә баланың күз алдына бастырыла. Хезмәтнең тагын бер әһәмиятле ягы – табигатьтәге үзгәрешләрнең җиңел тел белән гади, аңлаешлы, ышандырырлык итеп тасвир ителүендә.
К.Насыйри уңышлы тәрҗемә әсәрләре белән дә татар балалар әдәбиятын баетуга ирешә. Шәрыкъ әкиятләренә хас фантазиягә бай «Әбүгалисина кыйссасы», «Гөлрөх һәм Кәмәрҗан әкиятләре», «Кырык вәзир кыйссасы» һ.б. әсәрләр бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмадылар. Шулар арасыннан «Әбүгалисина кыйссасы» – иң танылган әсәрләренең берсе. Әбүгалисина (908–1037 елларда Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәгълүм) - Урта Азиядә яшәп иҗат иткән атаклы фәлсәфәче, әдип, астроном, музыкант һәм, гомумән, энциклопедист галим. Тулы исеме – Әбу Гали әл–Хөсәен ибн Габдулла ибн Сина. Әсәр әлеге шәхес турында шәрыкъ дөньясында киң таралган төрле фантастик хикәятләр, риваять һәм легендаларга таянып языла. Шунлыктан галим биографиясе һәм халык хыялында тудырылган Әбүгалисина маҗаралары арасында уртаклык юк дәрәҗәсендәдер, әлбәттә. Төрек язучысы Зыятдин Сәеднең «Кәнҗинән хикмәт» исемле әлеге әсәрен К. Насыйри 1972 елда тәрҗемә итеп, эшкәртеп «Әбүгалисина кыйссасы» исеме астында бастыра.
Әлбәттә, К.Насыйриның әлеге әсәрне тәрҗемә итәргә алынуы очраклы хәл булмый. Чөнки биредә күтәрелгән төп тема, идея–фикерләр аның тоткан мәсләге, кыйбласы белән туры килә. Мәгърифәтче галим буларак, гомере буе үзе дә аң–белемгә омтылган әдип әлеге әсәр ярдәмендә белемнең зурлыгына, олылыгына мәдхия җырлый, белемле кешенең патшалардан да өстен булуын күрсәтергә тели.
Авторның кыйссаны тәрҗемә итү эшенә алынуы шулай ук XIX гасырда татар халкының яшәеше, иҗтимагый һәм рухи таләпләре белән дә аңлатыла. Төп фикерләрнең халыкка тәэсирен аңлаган хәлдә әдип: «Әбүгалисина кыйссасы»н халык аңларлык итеп, рус мәмләкәтендәге мөселманнар теленә тәрҗемә кыйлсам икән дип, күп заманнан бирле күңелемдә бар иде»,– дип яза.
«Әбүгалисина кыйссасы» – халыкчан әсәр. Мәгърифәтче әдипләр иҗатына хас булганча, дидактик стиль беркадәр өстенлек итә, әмма коры үгет–нәсихәт биредә юк дәрәҗәсендә, фикер әдәби алымнар ярдәмендә укучыга җиткерелә.
Сурәтләнгән вакыйгалар чынбарлыктан шактый ерак. Бер ата һәм анадан туган игезәк туганнар, төп геройлар – Әбүгалисина һәм Әбелхарис белемле, зиһенле геройлар буларак алынганнар, гиперболик тасвир ителгәннәр. Көнбатыш илендәге Фисагурис (Пифагор) исемле галимнең хезмәтләре сакланган мәгарәгә кереп, ел дәвамында белем туплау, симия гыйлемен үзләштерү аларны могҗизалар тудыру сәләтенә ия итә. Мәгарәдән чыгып, үлем элмәгеннән котылганнан соң, ике туганның юллары аерыла, туры һәм әхлакый планда да. Чөнки алар гыйлем көчен төрле максатларда файдаланалар: Әбүгалисина – ярдәмчел, кешелекле. Ул гади халыкны үз итә, белемен кешеләргә файда китерү өчен куллана. Әбелхарис исә аның киресе. Белем дәрәҗәсе дә Әбүгалисина дан бераз кайтышрак. Югары катлау вәкилләренә ярарга тырыша һәм белемен явызлык юлында файдалана, нәтиҗәдә, патшага аталган агулы чәчәкне иснәп һәлак була.
Әсәр дәвамында бирелгән вакыйгалар аша идея ачыла. Кеше акылының көчен, аң–белемнең бөтен нәрсәдән өстен булуын күрсәтү – бу әсәр үзәгенә алынган төп фикер. Идея үсештә карала. Белем – кешеләргә ярдәм һәм яхшылык юлында гына файдаланылырга тиеш, югыйсә нәтиҗә аянычлы булырга мөмкин дигән фикер кыйссадагы һәр вакыйга – хәрәкәт аша укучыга җиткерелә. Шулай итеп, кеше акылының көченә ышану К. Насыйриның фәнни хезмәтләрендә генә түгел, әдәби әсәрләренең дә үзәгенә алынган. К. Насыйри юкка гына үзенең бер хезмәтендә: «Эшнең ахырын карый торган көзге тәҗрибә әһеленең кулындадыр ки, ул – гакылдыр... Һәрнәрсәнең чиге бар, начар акылның чиге юк»,– дип язмаган1.
К. Насыйри 1879–1884 елларда соңрак әдәбият тарихында үзенчәлекле урынын алган «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» («Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре») дип аталган энциклопедик әсәре өстендә эшли. Хезмәтнең беренче кыскартылган вариантын «Кырык бакча» исеме астында 1880 елда бастырып та чыгара.
Тартмалы композиция үрнәге булган бу әсәр төзелеше белән генә түгел, сайлап алынган материаллары белән дә игътибарга лаек. Рухи тәрбия, белем һәм әхлак темаларын күтәргән хезмәтен автор бакчада үскән төрле агачларның җимешләре белән чагыштыра: «...һәрбер раузасында әллә никадәр файдалы җимеш бирә торган гүзәл агачлар утырттым. Тәгамы берлән кеше ашар, белмәсә төкереп ташлар. Ләкин голәмә вә хәкимнәрдән мирас калган җимешләр...»1.
«Фәвакиһел җөләса»ның төзелеше «Кырык бакча»дагы кебек үк кырык бүлектән тора. Әмма һәр пауза–бакча алдарак басылган әсәрдән күләменең зурлыгы белән аерыла. Һәр бүлектә тормыш–көнкүреш, гореф–гадәтләр, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр турында мәсьәләләр күтәрелә, киңәшләр әйтелә. Белем, тәрбия, яшәеш, гакыл, һөнәр, тугрылык, юмартлык, саранлык, наданлык һ.б. мәсьәләләр күренекле шәхесләр, галим, фәлсәфәчеләр – Нәүширван, Арсту (Аристотель), Сократ, Әкълидис Хәким (Эвклид), Ягъкуб, Әфләтүн (Платон) һ.б. фикерләре белән бәйләп, художество образларында биреләләр. Аерым бүлекләрнең сорау–җавап, әңгәмә, бәхәс рәвешендә төзелүе дә әсәрнең үзенчәлеген билгели һәм тәэсир итү көчен арттыра.
Мәгълүм булганча, К. Насыйри халыкның телен, гореф–гадәтләрен, фольклорын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә дә күп эшли. Гыйльми максатлар куелган сәфәрләргә чыгып, Казан, Зөя тирәсендәге авылларда йөри, аның Мәкәрҗә ярминкәсендә, Уфа, Мәскәүдә, Оренбург һәм Сәгыйд бистәсендә булуы мәгълүм. «Фәвакиһел җөләса» әсәренең дә ахыргы өлешендә ул тел һәм әдәбият теориясе, әдәбият тарихына караган материаллар белән бергә мәкаль, табышмак, шигырь (җыр) һәм, гомумән, халык авыз иҗаты әсәрләреннән үрнәкләр бастыра.
К.Насыйри тарафыннан җыелган фольклор әсәрләре үз заманында (һәм хәзер дә) балалар тарафыннан яратылып укылалар, соңрак дәреслекләргә һәм төрле җыентыкларга кертеләләр. Аның тарафыннан язып алынган халык авыз иҗаты әсәрләре берничә максатны күздә тота: балаларга әхлакый, рухи тәрбия бирү, аларның аң–белемнәрен үстерү, укуга кызыксыну уяту, уй–фикер йөртергә өйрәтү, яхшыдан яманны аера белү һ.б.
Автор тарафыннан язып алынган әкиятләргә генә күз салсак та, алар төрледән–төрле: «Үги кыз», «Гөлнәзек», «Өч туган», «Төлке белән дуслык тотучы Аю», «Мачы белән Аю» һ.б. Аларның бер төркеме укучыларда тугрылык, эш сөючәнлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләсәләр, икенче төркем халык акылын һәм тапкырлыгын, зиһенен, булдыклылыгын, һөнәрле кешенең кадерен һәм башка асыл билгеләрне сурәтләү ярдәмендә укучыларда милләтне ярату, хөрмәт итү, аның белән горурлану хисен тәрбиялиләр.
К. Насыйри – халык иҗатын махсус фән буларак өйрәнә башлауга нигез салучы да. Ул фольклорда һәр жанрның үзенчәлеген аңлап эш итә һәм, алдарак китерелгән мисаллардан күренгәнчә, жанрларны балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә уңышлы файдалана.
К.Насыйриның балалар әдәбиятындагы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – тәрбия китаплары язу. Тәрбия мәсьәләләрен яктырткан, балаларда кече яшьтән үк формалашырга тиеш булган гүзәл сыйфатларны үзәккә алган бу хезмәтләр бүген дә актуаль. «Әхлак рисаләсе», «Тәрбия», «Балаларга тәгълим бирмәк», «Китаб әт–тәрбия», «Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер–ике кәлимә сүз», «Әхвале шәрабеддөхан» («Тәмәке тартучының хәле») һ.б. хезмәтләре яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылганнар.
К.Насыйриның иҗтимагый эшчәнлеге, тәрбия мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләре, әдәби әсәрләре – болар барысы да үз вакытында халыкны агарту бурычын үтәгәннәр. Һәм, гомумән, аның бөеклеге үзеннән соң килгән татар зыялыларына тәэсире белән дә бәяләнә ала. Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан һ.б. атаклы әдипләр мәгърифәтчене яратып укулары, аннан күп нәрсәләргә өйрәнүләре турында хөрмәт белән искә алсалар, Г.Ильяси, Ф.Халиди кебек күренекле шәхесләр аның сукмагыннан атларга омтылалар.
Гомумән, К. Насыйриның тарихтагы эзен, зурлыгын һәм бөеклеген аңлау өчен, шәхси тормышы иҗтимагый–социаль борылышлар, алмашынулар чорына туры килгән галимнең эш–гамәлләрен үзе яшәгән тарих яктылыгына куеп карау да җитә.
Шулай итеп, сүз сәнгатендә эстетик яктан тулы канлы өлкә буларак, татар балалар әдәбияты Х1Х гасырда ук үзенең аерым яши алу хокукларын мәгърифәтчеләр тырышлыгы аша кыю күрсәтә: мәгърифәтче К.Насыйри бу чорда ук махсус балалар өчен әсәрләрен иҗат итә, аң–белем, һөнәр, тәрбия һәм әхлак мәсьәләләренә аерым басым ясый, аны әсәрләрендә ассызыклый. Беренче адымнарыннан ук, чыннан да, балалар әдәбияты җәмгыять белән тыгыз элемтәдә була, тематикасы да шуны раслый: әхлаклылык, хезмәт, белем тәрбиясе, бер–береңә хөрмәт һ.б.
Димәк, алдарак китерелгән мисаллардан күренгәнчә, ХlХ гасыр азагы ХХ гасыр башы татар балалар әдәбияты үзлегеннән үсү мәҗбүрияте алдында кала. Моның сәбәпләре, бер яктан, мәгърифәтчелек идеяләренең киң таралуы, мәктәпләр саны арту, милли уку китаплары, дәреслекләр басылу белән аңлатыла. ХlХ гасыр азагына кадәр балалар өчен махсус китап бастыру мәсьәләсе тарихта каралмаса, мәгърифәтчелек идеяләре барлыкка килү хәлне үзгәртә. Яшь буынны тәрбияләү проблемасы алдынгы карашлы шәхесләр фикерләвендә чагыла башлый һәм бу хәл балалар әдәбияты нигезе формалашуга ярдәм итә. Икенче яктан, татар зыялыларының үсеп килүче яшь буынга булган зур игътибары һәм милләткә хезмәт итү идея–омтылышы. Ягъни, балалар әдәбияты уку китаплары һәм белемле кешеләргә булган практик ихтыяҗны канәгатьләндерү нәтиҗәсендә туа дип дәлилләргә нигез бар.
Алдарак билгеләп үтелгәнчә, балалар әдәбияты үсешенең беренче адымнары бик йомшак була, әмма формалашу дәверендә ул фольклордан, рус һәм чит илләр әдәбиятыннан идея–эстетик яңалыклар белән, аеруча герой характерын тудыруда барлыкка килгән яңа принциплар белән байый. Чөнки чорның яңа идеяләре әдәби геройларда, аларны сурәтләү алымнарында чагыла, реалистик төсмерләр көчәя. Гомумән, мәгърифәтчелек юнәлеше үзендә яңа дәвер идеяләрен туплаган милли сыйфатлы характерлар барлыкка килүгә һәм үсүгә уңдырышлы туфрак хезмәтен үти.
Моннан тыш, балалар әдәбияты баланы тәрбияләү һәм шәхес буларак үсешен тәэмин итү чарасы итеп карала. Тәрбия практикасы күрсәткәнчә, бу максат шик уятмый, әмма беркадәр төзәтмәләр дә кертү кирәк. Эш шунда, әдәбиятның бала үсешендә роле зур, ул практика белән дәлилләнгән һәм әлеге максат текстларның педагогик юнәлеш алуына китерә. Бу хәл әсәрләрнең аерым нормада – фәнни, эстетик, мәгълүматлы булуын да таләп итә. Ягъни аларда эстетика һәм педагогика бер–берсен тулыландыра. «Балалар художнигының сүзе – әдәби–дидактик һәм дидактик–әдәби тормыш... Балалар текстында хәрәкәт һәрвакыт эстетика һәм дидактиканың аралашуы аша бара»1. Бу карашта, әлбәттә, хаклык бар, ул балалар әдәбиятында педагогик башлангычның өстенлек алуын аңларга ярдәм итә. Чөнки балалар әдәбияты формалашканнан башлап, анда педагогик юнәлешнең өстенлек алуы моңа кадәрге тәҗрибәне балаларга җиткерү теләгеннән туа. Нәтиҗәдә танып–белү, аң төшенчәсе һәм әдәби текст арасында чик югала. Бу урында М.Горький сүзләрен искә төшерергә мөмкин: «Балалар әдәбиятының барлык кирәкләрен санап бетерү мөмкин түгел», дип яза ул2. Биредә автор тематик диапазонны, укучыларны яшәеш, үсеш–үзгәрешләр белән таныштыруны күздә тота. Шунда ук балалар укуын беркадәр классификацияләргә омтылыш та сизелә, нәтиҗәдә бу талантлы автор да педагог ролендә алга баса. Димәк, педагогик, дидактик, тәрбияви максатлар балалар әдәбияты формалаша башлауга этәргеч ясый. Алга таба милли аң һәм романтик традицияләрнең үсүе, халык авыз иҗатына зур игътибар, аны өйрәнү эше җәелү дә, әлбәттә, балалар әдәбияты үсешендә зур роль уйный.
Икенче бүлек.
ХХ гасырның беренче яртысында балалар әдәбиятының үсеш тенденцияләре
Әдәбиятны чорларга бүлү мәсьәләсе шактый катлаулы күренеш. Әмма ничек кенә булмасын, тарихи вакыйгалар һәм аларның әдәбиятка тәэсире юнәлеше үзәккә куелып, формалашуы һәм үсеше, аерым этапларда жанрлар эволюциясе, әдәби-стиль һәм эстетик кыйммәтләр исәпкә алынып, инде якынча бүленеш эшләнгән. ХХ гасырның беренче яртысы турында сүз барганда, 1917 елгы Октябрь борылышына кадәрге тупланган рухи байлык революцион үзгәрешләргә кадәрге әдәбият дип, аннан соңгысы – совет әдәбияты дип аталды. Бөек Ватан сугышы чоры, сугыштан соңгы чорда әдәбият кебек бүленешләр дә гомум әдәбияттагы кебек үк, балалар әдәбияты үсешен билгеләүдә игътибарга лаек.
Галимә Ф.Ибраһимова гасыр башы балалар әдәбиятына бәя биреп, түбәндәгечә язган иде: «Балалар әдәбияты эчтәлеге белән дә, формасы белән дә дөньяви сәнгать юлына аяк басты. Мәгърифәт таләпләреннән башлап, тормышның социаль сурәтләүгә, бала образын заманның иҗтимагый хәлләре белән бәйләп баруга таба үсте... Бу чорда балалар әдәбиятында реалистик һәм романтик билгеләрне дә күпләп табарга мөмкин. Халык иҗатына игътибар арту, алдынгы рус һәм Европа әдәбияты белән бәйләнешләр ныгу – болар барысы да ХХ йөз татар балалар әдәбиятында әнә шундый билгеләрнең өстенлек алуыннан килә»1.
Чыннан да, мәгълүм революцион борылышлар нәтиҗәсендә ХХ гасыр башы татар балалар әдәбияты, кыска гына вакыт эчендә, әдәби-эстетик яктан зур үзгәрешләр кичерә. Гыйльми-нәзари эзләнүләр белән характерланган бу чорда яңарыш берничә юнәлештә бара. Беренчедән, халыкта белемгә туган омтылыш, җәдитчә укытыла торган мәктәп-мәдрәсәләрнең ачылуы, аларда татар әдәбиятының аерым фән буларак укытыла башлавы, ягъни, уку китаплары булдыру, әлбәттә, балалар әдәбиятының үсешенә дә тәэсир итә. Нәтиҗәдә, әдәбиятның үсеш перспективалары, юнәлешләре мәсьәләсе көнүзәк проблемага әйләнә, бәхәсләр тудыра. Патша хөкүмәтенең татарларга дөньяви белем бирүгә каршы төшүе дә, кадим муллаларның яңалыкка аяк чалырга омтылулары да гомуми уңышка ирешми. И.Гаспралы башлап җибәргән яңача ысул белән укыту популярлаша, җәдитчә укытучыларның саны арта. Әлеге үзгәрешләрдән файдаланып, 1908 елда Ф.Әмирхан «Вакыт түгелме мәдрәсәләребездә татар әдәбияты дәресләре башларга?» дигән тәкъдим белән чыга1. Нәтиҗәдә, чорның алдынгы карашлы шәхесләре тарафыннан, заман таләпләреннән чыгып, яңа программалар эшләнә, уку китаплары төзелә: Г.Тукай «Яңа кыйраәт» (1909), «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1910), Н.Думави «Безнең мәктәп» (1911-1917), Л.Вахитов, Я.Маликов «Кыйраәт китабы» «1909», К.Биккулов «Балаларга кыйраәт» (1910), М.Укмаси «Алтын таҗ» (1912), Ф.Агиев «Кыйраәте ибтидая» (1914), Г.Ибраһимов, Г.Баттал «Яңа әдәбият» (1914) һ.б. Д.Заһидуллина фикеренчә, бу чорда уку китаплары төзүнең аерым кагыйдәләре дә ачыклана2. Мисалга, балалар әдәбияты формалашкан чорда ук барлыкка килгән төрле бәхәсләрдә катнашып, Г.Ибраһимов мәктәп дәреслекләрен төзүдә берничә төп шартны билгели: «беренче шарт: алынган парчаларның милли оригинальный һәм әдәбияты нәфисәдән булмактыр. Икенче: әдәбияты нәфисә эченнән сайлауда да, соңгы ачышларга нәзарән, бер нәрсә хакындагы вәгазе тәгълим түгел, хәтта тәгълиме әхлак та монда баш иттерелми, монда күрсәтелгән нәрсә алынган. Әдәби кисәкнең художественный һәм балага аңлаешлы, рухына яраклы, бигрәк тә мөһиме – анда гүзәл хисләр вә матур мәелләр кузгатырлык булуыдыр»1.
Г.Тукай да «Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр.
Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә тигез караучы буладыр», дип әсәрләр сайлауга сак якын килергә чакыра2.
Икенчедән, махсус фәнни танып-белү максатыннан хезмәтләр языла. Мисал итеп, Н.Думавиның «Җир вә кояш» (1913), Ф.Агиевнең «Хайванат», «Кыйраәт ибтидаия» (1910-15), И.Хәмидинең «Рәсемле гыйлем хайванат» (1910), К.Бәшировның «Балага фәнни дәресләр» (1908) һ.б. китерергә мөмкин. Ягъни, татар зыялылары милли яшәешне яңартуны белем-тәрбия бирү системасын үзгәртү, дөньяви фәннәр укыту белән бәйләп карыйлар.
Өченчедән, «Ислам әдәбендә җидедән йөзгә кадәр гөнаһ телгә алына»3. Шушы карашларны алга сөрү нәтиҗәсендә, «1901-1917 еллар татар балалары өчен дөнья күргән 222 китапның 123е әхлак тәрбиясенә багышланган»4. Ягъни, дини, дөньяви белемнәрне бер дәрәҗәгә куеп һәм әхлак өйрәтү мәсьәләләрен дини-дидактик характерда ачкан хезмәтләр басыла. Мисалга, мәгърифәтче педагог Р.Фәхретдинов махсус балалар өчен «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт», «Әдәбе тәгълим» кебек хезмәтләрен яза. Моннан тыш, Г.Камалның «Һәдиятел сыйбиян» (1901), Г.Назимның «Уку китабы» (1906), Ш.Хәмидинең «Тәһзибе әхлак сыйбиян»ы (1906) үз вакытында балалар өчен тәрбия китабы хезмәтен үтәгәннәр.
ХХ йөз башында гомуми тәрбия белән бергә, махсус кыз яки ир балаларны тәрбияләү, милли әхлакый юнәлеш бирү мәсьәләләрен яктырткан китапларның күп булуы да күзгә ташлана. Мисалга Ә.Курмашевның «Кыз балаларга назымлы нәсыйхәт», Г.Мусинның «Кызлар дәресе», З.Насыйриның «Мәктәп кызларына уку», К.Курмашевның «Ир балаларга назымлы нәсыйхәт», М.Сәминең «Балаларга 44 киңәш» һ.б. китерергә мөмкин.
Дүртенчедән, балалар өчен махсус әсәрләр языла. Дөрес, аның бер юнәлешен тәшкил иткән әсәрләрдә тәрбия, әхлакый проблемаларның беренче планга чыгуы әдәбиятны беркадәр чикли, мәгълүм бер калыпка кертә: дини-дидактик, схематик характердагы әдәбият үсә. Чөнки ул чорда әсәрләрнең уңышы әхлакый яктан бәяләнә, кырыс, икеләтелгән цензура – педагогик һәм сәяси карашлар аларда өстенлек итә. Бу хәл аңлашыла да: китап язу һәм бастырып чыгаруда катгый сайлап алу булмау сәбәпле, ХХ гасыр башында балалар әдәбиятына артык билгеле булмаган яисә бу өлкәдә мәгълүматы аз булган язучы һәм мөгаллимнәр килә. Нәтиҗәдә, үзешчән язучыларның әдәбиятка килүе, сәнгатьлелек ягыннан йомшак әсәрләрнең күпләп бастырылуы әдәбиятның алдарак әйтелгән бер юнәлешен барлыкка китерә.
Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ф.Агиев, Н.Думави кебек талантларның балалар әдәбиятында эшләве исә, ХХ йөз башында икенче, сәнгатьчә фикерләү юнәлешенең дә өстенлек ала баруына һәм моңарчы яшәп килгән коры үгет-нәсыйхәт, дини дидактикага каршы көрәшнең башлануына этәргеч була.
Бишенчедән, ХХ гасыр башында тәрҗемә эшчәнлеге зур үсеш ала, һәм бу хәл дә балалар әдәбияты үсешенә тәэсир ясый: «…жанр, форма төрлелеген алып килә, тематик эзләнүләр мәйданын киңәйтә, психологик анализ көчәюгә, әдәби стильләрнең үзләштерелүенә китерә»1.
Мисалга, гасыр башында рус әдибе Л.Н.Толстойның «Л.Н.Толстой бабай хикәяләре», «Толстой хикәяләре», «Олуглык нәрсәдә», «Җиләкләр» җыентыклары дөнья күрә. А.С.Пушкинның «Алтын әтәч», «Балыкчы һәм балык», Н.В.Гогольнең «Йорт хәрабәсендә өрәк», «Һава шарында сәяхәт», И.А.Крыловның «Әмсал», Д.Мамин-Сибирякның «Аучы карт» һ.б. тәрҗемә әсәрләре дә үз вакытында балалар әдәбиятының юнәлешен билгеләп кенә калмый, бәлки, күп авторлар өчен өйрәнү, тәҗрибә мәктәбенә дә әверелә.
Чит ил әдипләреннән тәрҗемә ителгән әсәрләргә килгәндә, аларның иң күренеклеләре рәтендә Д.Дефоның «Робинзон Крузо», Х.Андерсенның «Ямьсез үрдәк баласы» («мәхәббәтсез» дип тә кулланыла), «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм», М.Твенның «Принц һәм теләнче», А.Конан-Дойлның «Шерлок Холмс вакыйгасы», Ж.Вернның «Серле атау», көнчыгыш фольклорыннан «Кырык карак», «Мең дә бер кичә», «Калилә вә Димнә» һ.б. шулай ук иң уңышлы тәрҗемәләрдән саналырга хаклы.
Алтынчыдан, балалар өчен язылган әсәрләрнең күбәюе нәтиҗәсендә, аларны бастырып чыгару өчен махсус «Балалар бакчасы», «Балалар күңеле», «Балалар китапханәсе» серияләре оештырыла.
Җиденчедән, яңарыш нәтиҗәсендә Мәскәү, Казан, Оренбург, Санкт-Петербург һ.б. шәһәрләрдә татар балалар матбугаты барлыкка килә: «Тәрбияи-әтфаль», «Тәрбия», «Ак юл», «Галәме сабыян», «Балалар дөньясы», «Өлфәт», «Мәктәп» журналлары, 1908 елда «Балалар әдәбияты» дөнья күрә. «Мәгаллим», «Аң», «Мәгариф», «Фикер», «Сөембикә», «Әл-ислах» һ.б. газета-журналларда балалар өчен махсус рубрикалар оештырыла. Әлбәттә, бу чорда балалар өчен махсус журнал һәм газеталар бастыру да әдәбиятның яңа көч белән үсүенә, билгеле бер юнәлеш алуына китерә.
Гасыр башы әдәбиятын бәяләп, М.Госманов түбәндәгечә язган иде: «Бүгенге көн югарылыгыннан караганда, узган гасырда иҗат ителгән әсәрләрнең кайберләре жанр һәм сәгатьлелек ягыннан шактый садә, беркатлы тоелырга мөмкин. Ләкин мондый әсәрләрнең үз кыйммәте бар: алар яңа күренешләрнең тууы, үсү юлы никадәр авыр, катлаулы икәнлеген күрсәтә»1. Әлеге фикер балалар өчен язылган әсәрләргә дә тәгаен туры килә.
Октябрь борылышыннан соң исә гомуми әдәбият йогынтысында үскән татар балалар әдәбияты өчен дә яңа социалистик эчтәлектәге үсеш этабы башлана. Мәгълүм булганча, коммунистлар партиясе совет дәүләтенең башлангычыннан ук әдәбиятны идеологиянең бер төре, яңа дәүләт төзүдә ярдәмче итеп саный. Нәкъ менә шуңа күрә, «Бәхетле совет дәүләте», «коммунизм» төзү хыялы белән янган татар әдипләре дә, бөтен ил белән бергә, яңа буын вәкилләрен бар яктан камил, илгә бирелгән патриотлар итеп тәрбияләргә омтылалар. Шушы максаттан, 1920-30 нчы еллар балалар әдәбияты эзләнүләргә аеруча бай булуы белән аерылып тора.
Аерым чыганаклардан күренгәнчә, әлеге елларда балаларны тәрбияләү, алар өчен китаплар язу һәм нәниләр рухына туры китереп, рәсем-бизәкләр белән бастырып чыгару дәүләт эшенә әверелә2–3. Моның шулай булуы Л.Кормчийның 1918 елда дөнья күргән «Онытылган корал» мәкаләсендә дә ачык чагыла4. Әлеге мәкалә совет балалар әдәбияты формалашуының беренче этабын анализларга, бу әдәбиятның беренче көненнән үк нинди механизмнар ярдәмендә тикшерелеп торуын һәм таләп ителгән «совет кысаларына» кертелүен ачыкларга ярдәм итә.
Мәкаләнең мәгънәсенә килсәк, беренчедән, үзәккә төп проблема итеп әдәбият алдына куелырга тиешле әдәби үзенчәлек, сәнгатьчәлек мәсьәләләре түгел, бәлки, әдәбиятның тәрбияви кыйммәте, яшь укучының фикере формалашуга тәэсир итү мөмкинлеге проблемасы куела.
Икенчедән, алга таба балалар әдәбияты идеологик планда, «сугышчан» категорияләрдә ачыла: «көчле коралны дошманнарга бирергә ярамый»; «…төп идеяне – кол итеп тәрбияләүне сеңдерү», «балалар тарафыннан кулланыла торганнары да агу, пычрак һәм чүпләрдән арындырылырга тиеш» кебек җөмләләр автор фикеренең төп асылын аныклый.
Өченчедән, ниһаять, «дәүләт алдында киләчәктә зур, ашыгыч бурыч тора: балаларны яңа китаплар белән тәэмин итү»1. Һәм бу – Кормчий фикеренчә, дәүләтнең төп бурычы. Шулай итеп, автор балалар әдәбиятын идеяләр көрәшендә көчле корал буларак бәяли. Аны вакытында пролетариатка ярдәм юнәлешендә куллану бурычын куя, мәсьәләнең дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешлеген ассызыклый.
Мәкаләдә чор идеологиясе төгәл һәм ачык билгеләнгән. Чөнки әлеге чорда әдәбият тематик яктан төрле булса да, нигездә, бердәй «социалистик реализм» кысаларында, чынбарлыкны социаль аспекттан чыгып үзләштерү юнәлешендә үсә.
Балалар әдәбиятының бу чор үсешен тагын бер юнәлеш – яңа мәктәпләр ачылу, аларны үзгәртеп кору өчен барган көрәш, «язу белмәүчеләргә», бигрәктә балаларга түләүсез белем бирү турындагы программалар белән дә бәйләп карарга мөмкин. Мәгълүм ки, бу – турыдан-туры балалар китабын бастыру, укыту системасы мәсьәләләре белән килеп тоташа. Бердәй хезмәт мәктәпләре булдыру, укучыларны бушлай ашату, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе, әдәбият һәм сәнгатькә хөрмәт һ.б. шулай ук яңа совет дәүләтендә көнүзәк мәсьәлә буларак игътибарга алына.
Безнең карашка, революцион борылышлардан соңгы татар балалар әдәбияты түбәндәге үзенчәлекләр белән характерлана ала:
Беренчедән, әдәбият һәм дәүләт арасында тыгыз мөнәсәбәтләр формалаша. Дәүләт китап бастыру, нәшриятларны финанс яктан тәэмин итеп тору, язучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтү кебек хезмәтләрне үз өстенә ала. Җитәкчелекнең мондый мөнәсәбәте әдәбиятка бары уңай яктан гына тәэсир итәргә тиеш иде кебек. Әмма хәл алай гади булып чыкмый. Егерменче елларга кадәрге беренче чор җәмәгатьчелектәге төрле темаларга караган бәхәсләр, аерым очракларда дәүләт һәм сәясәткә җиңелчә тәнкыйди фикерләр белән тарихка кереп калса, егерменче елларның икенче яртысыннан соң инде мәсьәләләргә шәхси караш белдерү мөмкинлеге бөтенләе белән юкка чыга. Иҗат иреге чикләнгәннән чикләнә баруын төшенгән аерым авторлар, мәсләкләрен беркадәр үзгәртеп, «...сәясәттән ераграк торган балалар әдәбиятына күчә», ягъни, бу өлкә төрле катлам язучыларга байый1.
Икенчедән, балалар әдәбиятына караш үзгәрә. Аның формалашу юнәлеше һәм үсеше әһәмиятле дәүләт эше булып санала башлый. 1922 елда Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелү (Татарстанда оешма 1923 елның 5 июленнән эшли башлый), 1927 елда Казанда Үзәк пионерлар клубы ачылу һ.б. да бу елларда тәрбия мәсьәләләренең җитди куелуын күрсәтә.
Балалар әдәбияты мәсьәләләренең съездларда аерым күтәрелүе, бу юнәлештәге махсус карарлар кабул ителү әлеге фикерне тагын бер кат дәлилли кебек. Мисалга, партиянең XIII съездында (1924) «Матбугат турында» резолюция карала. Биредә идея ягыннан зарарлы әсәрләрне бастыруны тыю мәсьәләсе белән бергә, балалар әдәбиятының үсеш перспективалары да күрсәтелә. Әдәбият «партиянең ныклы контроле» астында, «...сыйнфый, интернациональ, хезмәт тәрбиясе моментларын көчәйтү максатында» үсәргә тиеш дип, кабат ассызыклана2.
Бу елларда балалар әдәбиятын «идеология фронтында большевикларның үткен коралы» дип атау да гадәткә керә. Махсус эшче һәм крестьян балаларына дип язу, аларны «пролетар интернационализм рухында тәрбияләү» дә чор язучыларының үзәк бурычларыннан берсе исәпләнә1.
1931 елның 29 декабрендә Үзәк комитет чыгарган карар исә балалар язучыларына тагын да зуррак бурычлар йөкли:
«Балалар әдәбияты большевистик күтәренке рухлы һәм җиңүгә чакыра торган булырга тиеш. Балалар китабы ачык һәм образлы формада илебезнең һәм кешеләрнең социалистик үзгәрүен күрсәтергә һәм балаларны пролетар интернационализм рухында тәрбияләргә тиеш»2.
Шушындый ук рух Татарстан язучыларының Беренче съездында (1934) Ф.Кәрим ясаган докладта та чагыла3.
1920-30 еллар шартларында язучылар, галим һәм сәнгать әһелләре арасында барган аерым бәхәсләр дә игътибарны җәлеп итә. Балалар өчен әдәбият нәрсәгә таянып үсәргә тиеш? Традицион классик әсәргәме, әллә төптән үзгәрергә тиешме? Уңышлы яки уңышсыз әсәрләрне нинди принциплар ярдәмендә аерырга? һ.б. Арада яңа дәүләттә яңа әдәбият булырга тиеш дип, әдәбиятны үткән мираска каршы куеп караучылар да, бу фикерләрне кискен кире кагучылар да, әдәбиятның тормыштан артта калуы, сорылык, бер урында гына таптану турында сүз алып баручылар да табыла. Мисалга, «Татарстан» газетасында басылган «Татар әдәбиятында зәһәрле микроб» мәкаләсендә Х.Наумов күренекле әдип Г.Ибраһимов өстенә кара яга. Аның «Алмачуар» хикәясен бәяләп, авторны буржуазия вәкиле булуда, хосусый милекчелектә гаепли4. Г.Ибраһимов исә, «Аңларга тырышыгыз, туганнар!» – җавап мәкаләсендә үзенең әдәбиятта тоткан мәсләген ачыклап, әдәби иҗат процессының үзенчәлекләрен аныкларга мәҗбүр була5.
1920 нче еллар азагына таба Г.Тукай мирасы тирәсендә дә бәхәсләр булып ала. Шагыйрь Н.Баян, С.Самадов һ.б. Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкиятләренең зарары турында язалар һәм аларны балалар укуыннан «…һичшиксез, балалар кулыннан алынырга, балаларга дәрес итеп бирмәскә»1 тиешлеге турында фикерләрен җәмәгатьчелеккә җиткерәләр2. Әмма әдәбиятта иске мирасны инкяр итү тенденциясе көчәйгән бер вакытта Г.Ибраһимов, М.Гафури, М.Җәлил, Һ.Такташ һ.б. үткән тарихны яклау юлына басалар һәм аның яңа әдәбиятны үстерүдәге ролен ачыклыйлар.
Мәгълүм булганча, 1920-30 еллар дәвамында мәгариф комитетында Н.Крупская һәм аның фикердәшчеләре, әдипләр тарафыннан «балалык»ның яңа концепциясе эшләнә. Анда язучы шәхесе планлы социаль тәрбия процессының әйдәп баручысы буларак бәяләнә. Әдипләрнең яшь буынның үсеш тенденциясен өйрәнеп әсәрләрендә яктыртуы белән бергә, бүгенге үсеш һәм киләчәкнең романтик преспективларына да басым ясарга тиешлеге ассызыклана. Шунда ук коры дидактика, әзер «этик рецептлар» кире кагылып фантазия, әкияти башлангыч, танып-белү кыйммәте, сатира һәм юморның социаль тәрбиягә хезмәт итәргә тиешлеге күрсәтелсә дә, күп кенә язучылар бу таләпләрне үзләренчә аңлап, әдәбият-сәнгатьне тормышның күчерелмәсе буларак бәяли һәм тасвирлый башлыйлар. Ягъни, поэзиядә дә, прозада да барган үзгәрешләр схематик характерда булып, бала образын «җанлы кеше» буларак ачу икенче планга күчерелә.
Бу елларда аерым игътибар таләп иткән тагын бер вакыйга була. 1927 елда мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия эшләре буенча оештырылган өченче Бөтенроссия съездында, әкият сюжетлары балаларны реаль тормыштан ераклаштыра дигән карашны нигез итеп, бу жанрны балалар укуыннан алып ташлау турында махсус резолюция кабул ителә. Талантлы әкиятчеләрнең иҗатлары тәнкыйть ителә. 1920 нче елларда әдәбиятта барган кискен идея-эстетик көрәш белән турыдан-туры бәйләнештә булу сәбәпле, әкият турында сөйләшү авыр шартларда бара. Н.Крупская, мәсәлән, «әкият күп вакытта җитди мәсьәләләр турында сөйли» дигән хәлиткеч фикергә озак вакыт һәм каршылыклы юллар аша килә. Баштарак, дискуссия башында ул әкиятләргә кискен каршы чыгып, алар урынына «соңгы чиккә кадәр реаль җирлектә булган» әсәрләр таләп итә1. Бары тик беркадәр вакыт аралыгы үтеп, төрле фикерләрне өйрәнеп һәм анализлап кына ул үзенең тоткан мәсләген үзгәртә, ныклы карарга килә: хикмәт формада түгел, бәлки әдәби мирасның эчтәлегендә икән. Үткәндәге әкиятнең әдәби тәҗрибәсен өйрәнеп, Н.Крупская иске әкият формасын эзлекле һәм ныклап тикшерергә кирәклеген төшенә. Заман чынбарлыгын истә тотып аны өр-яңадан үзгәртеп корырга һәм бу яңартылган әкият формасын коммунистик эчтәлекле итәргә чакыра2. Әлеге фикер М.Горький һәм татар әдипләре тарафыннан да яклау таба. Нәтиҗәдә, күренекле әкиятче А.Алиш мәйданга килә.
Гомумән, тема һәм проблематика нисбәтеннән, идеологик кысынкылык вакытында тамырлары белән фольклорга, татар һәм рус классик әдәбиятына барып тоташу нәтиҗәсендә балалар әдәбияты беркадәр үз йөзен саклап калуга ирешә. Шушы нигездә А.Алишның дистәләгән әкиятләре, Г.Ибраһимовның «Алмачуар», М.Гафуриның «Ялчы», «Хәзер ансат ул, элек кыен иде», Һ.Такташның «Караборынның дусты», Г.Толымбайның «Үксезләр», Ә.Айдарның «Ташбай», Г.Гобәйнең «Ялгыз йортта», «Маякчы кызы», С.Җәләлнең «Сәет һәм Фатыйма» хикәя һәм повестьлары, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Һ.Такташ, X.Туфан, М.Гафури, З.Гыйффәт һ.б. дистәләгән шигырь һәм поэмалары, мәсәлләр языла.
Инде Бөек Ватан сугышы чоры балалар әдәбиятына килсәк, сугыш авыр йөк булып ил өстенә төшсә дә, бу елларда да дәүләт балалар әдәбиятын кайгыртуны дәвам итә, яшь буынны әдәби әсәрләр белән тәэмин итү мөмкинлекләрен эзли. Мисалга, 1943 елның февралендә Россия күләмендә үткәрелгән Наркомпрос киңәшмәсендә балалар әдәбияты, аның тәрбияви әһәмияте мәсьәләләре карала. Анда чыгыш ясаган Н.Тихонов сәламәтлек, нык гаилә, әхлак, патриотик тәрбия, этика мәсьәләләренең әдәбият һәм сәнгатьтә беренче урында торырга тиешлеген ассызыклый1.
1944 елда Мәскәүдә беренче тапкыр Язучылар берлегенең Колонналы залында Балалар китабының беренче атналыгы үткәрелә.
Кырыгынчы елларда балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлек берничә юнәлештә бара. Беренче юнәлеш үткәндәге рухи байлыкка булган мөнәсәбәт белән бәйләнә. Г.Тукайның «Әкиятләр. Шигырьләр» (1941), М.Гафуриның «Бал корты һәм кигәвен» (1941), А.Алишның «Ана әкиятләре циклы» (1941) һ.б. күренекле шәхесләрнең әсәрләре белән бергә, фашизмга нәфрәт уяту, балаларның авыр шартларда да батырлыкка сәләтле булуын үрнәк итү максатыннан М.Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр» (1941), Г.Гобәйнең «Маякчы кызы» (1941), «Ялгыз йортта» (1941), Һ.Такташның «Караборынның дусты» (1944) һ.б. әсәрләр кабат нәшер ителә. Шулай ук, Ш.Маннурның «Шаян дусларыма» (1940), «Олаучы малай» (1940), Н.Исәнбәтнең «Татар халкының балалар фольклоры» (1941), «Табышмаклар» (1941), К.Нәҗминең «Хикәяләр» (1941), И.Туктарның «Хикәяләр» (1941), «Курчак театры өчен җыентык» (төз. Ә.Камал, 1941), А.Әхмәтнең «Үги кыз: ни чәчсәң шуны урырсың» (1941) һ.б. аерым китапларлар булып дөнья күрә.
Икенче юнәлеш чит телдән тәрҗемәләр белән бәйләнгән. Сугышның беренче айларында күп кенә рус язучыларының Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә күчеп килүе нәтиҗәсендәдер, күрәсең, тәрҗемә эшчәнлеге җәелеп китә. Мисалга, С.Маршак, М.Исаковский, В.И. Лебедев-Кумач һ.б. әсәрләре татарча бастырыла. А.Гайдарның «Тимур һәм аның командасы» (1941), А.Толстойның «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары» (1941), А.Бартоның «Уенчыклар» (1941), Г.Байдуковның «Сталин белән очрашулар» (1941) һ.б. китаплар тәрҗемә ителә.
Өченче юнәлеш, Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгаларын сурәтләгән яңа әсәрләр язылудан гыйбарәт.
Бөек Ватан сугышы әдәбиятка үзгә темалар һәм геройлар алып килә, традицион проблемалар да бу чорда яңача чишелеш ала башлый. Мәгълүм булганча, 1920-1940 елларда ук «сугышчан патриотизм һәм хезмәт тәрбиясе» турында бәхәсләр балалар әдәбияты турында сөйләшүләрнең үзәгендә тора.1_2 Нәтиҗәдә, дәүләт тарафыннан әдәбиятта яктырту өчен махсус кысалар билгеләнә һәм әһәмиятле темалар итеп белем, хезмәт, күмәклек-бердәмлек, туган ил өчен үзеңне корбан итү, дошманнарга карата нәфрәт кебек темалар аерым басым ясап күрсәтелә. Хезмәт нигезендә әхлак тәрбиясе ята дигән караш киң тарала, 1920-30 нчы еллардан ук килгәнчә, коллектив хезмәткә дан җырлана.
Үч һәм батырлык темасы күп төрле жанрларда кабатланса да, баланың формалашуы өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу нәтиҗәсендә, хезмәт процессында тормышка ашырыла дигән фикер үзәктә калуын дәвам итә. Мәгълүм булганча, хезмәт темасы да – элек-электән чын «балалар» темасы: фольклорда һәм әдәбиятта ерак гасырлардан алып ул бала психологиясенә бәйләп ачыла. Бишек җырлары милләткә хас хезмәт сөюне алып мактый, халык әкиятләрендә хезмәт кешесе җиңүче була. Әхлакны бәяләү чарасы буларак, хезмәтне фольклордагыча югары бәяләү юнәлеше сугыш елларында үзгәрәк яңгыраш ала. Хезмәтне шигъриятләштерү бу чорда да әсәрләрнең актуальлеген киметми, әлбәттә. Тәрбияви-эстетик асыл һәм пафос тормышчан материалда юкка чыкмый. Чөнки аларда сугыш чоры идеясе һәм хисе чагылыш таба. Чорның, тормышның мәгънәсен аңлаган, җиңү өчен көрәштә үзеннән өлеш керткән, хезмәттә катнашудан канәгатьлек хисе алган бала образы, киресенчә, күп әсәрләрнең кыйммәтен билгели. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә бу елларда әсәрләрнең күпчелеге урта һәм югары сыйныф укучылары өчен атап языла. Әйтик, фронтовик язучылар М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Әхмәт, Г.Бәширов, К.Нәҗми, Ә.Айдар, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи һәм башкаларның сугыш сәхифәләрен ачкан чәчмә һәм шигъри әсәрләре. Сугыш темасы А.Алишның «Дошманнарга каршы» (1941) очеркы, М.Җәлилнең «Тупчы анты» (1942), Ш.Маннурның «Җиңүчеләргә сәлам» (1942), Н.Арслановның «Рус кызы» (1943), Ф.Кәримнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт» (1943), «Моң һәм көч» (1944), Г.Әпсәләмовның «Төньяк балкышы» (1944), Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» (1945) һ.б. әсәрләрдә, «Ватан өчен» җыентыгында (редкол. М.Җәлил һ.б. 1941) чагылыш таба. Бу чорда балалар өчен махсус «Кыю балалар» (1942), «Безнең балалар» (1942), «Кыйна дошманны» (1942), «Кечкенә патриотлар» (1943) исеме астында җыентыклар дөнья күрә1–2–3.
Мәгълүм булганча, сугыш чорында зурлар һәм балалар әдәбияты билгеле бер дәрәҗәдә якыная, коллектив уку киң тарала. Мәктәпләрдә, гаиләдә язучыларның яшүсмерләргә, балаларга һәм, гомумән, халыкка мөрәҗәгатен, әдәби әсәрләрне, мәкалә һәм очеркларны, хатларны бергәләп уку гадәткә керә. Ягъни «балалар әдәбияты» һәм «балалар укуы» төшенчәләре бер-берсенә бәйләнеп китә. Шуңа күрә бу чорда язылган аерым әдәбиятны балалар яки өлкәннәр өчен язылган дип кенә бүлеп кую беркадәр кыен да. Биредә иң әһәмиятлесе – балалар өчен әсәрләрне берләштереп торучы төп үзәкне аерып чыгару. Ул – балалык һәм сугышның капма-каршы төшенчәләр булуын, аларның бергә була алмавын, идеологияләр бәрелешендә яшь буынның корбан икәнен ассызыклау. Бу чорның күпчелек язучылары иҗатында сугыш нәтиҗәсендә балалыктан мәхрүм ителгән геройлар тасвирлана. Әмма бу геройлар мескен халәттә түгел: ныклык, туган илгә бирелгәнлек, түземлелек, ихтыяр көче – менә сугыш чоры балалары образына хас төп сыйфатлар.
Бөек Ватан сугышы елларында гомуми әдәбиятта яктыртылган темалар балалар әдәбиятына дә күчә. Әмма бу чорда әлеге өлкәнең сәнгатьлелеге һәм гомуми үсеше турында сүз алып бару беркадәр авырырак. Чөнки сугыш елларында балалар әдәбиятын үстерү нисбәтеннән сүз күп булса да, әсәрләр сан ягыннан аз һәм сәнгатьлелек ягыннан шактый түбән дәрәҗәдә языла. Бу хәл, әлбәттә, сугыш авырлыклары белән бәйле. Әмма, һәр дәвердәгечә, алдарак санап үтелгән аерым талантларның бу өлкәдәге эшчәнлеге, әсәрләре шушы чор балалар әдәбиятының уңышлары һәм үсеше турында аерым фикерләр әйтү мөмкинлеген бирә.
Сугыштан соңгы чорда да дәүләт балалар әдәбиятына, тәрбия мәсьәләләренә җитди якын килә. Бу хәл, күрәсең, сугыш китергән фаҗига белән дә бәйләнгән. Чөнки җиңү шатлыгы күпләргә зур кайгы-борчулар аша килгән: меңләгән үлем, хәбәрсез югалучылар, гарипләнгән балалар һәм өлкәннәрнең саны-исәбе юк.
1945 елда СССР язучыларының Х пленумында балалар әдәбиятының сугыштан соңгы үсеше, бурычы һәм максатлары турында сөйләшү була. Уку-белем мәсьәләсенә басым ясала. Сугыш тәмамланып озак та үтми, Татарстан Мәгариф комиссариаты Татарстан Язучылар Союзы белән берлектә 1945 елның 1 ноябреннән, бераздан 1952, 1953-1955 еллар аралыгында балалар өчен иң яхшы әсәрләргә конкурс игълан итә.
1954 елның 3 августында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында балалар драматургиясе һәм аны үстерү турында зур сөйләшү оештырыла.
1957 елның 24 май – 4 июнь көннәрендә Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар балалар әдәбияты да игътибар үзәгендә була һ.б.
Илленче елларда мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп, урта һәм өлкән яшьтәге балалар, яшүсмерләр өчен әсәрләр нинди юнәлештә үсәргә, нинди тема һәм проблемалар үзәккә алынырга тиеш кебек сораулар кабат күтәрелә. Аерым шагыйрь һәм әдипләр чын кеше матурлык һәм биеклеккә үзе ирешергә, үз-үзен саклый һәм яклый белергә тиеш дигән караштан чыгып иҗат итәләр. Мондый нигездә үскән әдәбиятта тынычлык өчен көрәш, үткән сугыш вакыйгалары, төзекләндерү эшендә балаларның тоткан урыны, гаилә, мәктәп һ.б. мәсьәләләр үзәккә алына.
Сугыштан соңгы чорда да социализм төзүдә актив катнашкан герой күпләргә үрнәк итеп сурәтләнә. Сталин, Ленин образлары бер әсәрдән икенчесенә күчеп, зур көч, идеал итеп тасвирлануын дәвам итә. (Аерым мәгълүматларга караганда 30 нчы елларның урталарыннан башлап, 50 нче елларга кадәр Татарстан китап нәшрияты ел саен юлбашчыларны мактаган бер яки ике китап-җыентык бастыра. Мәсәлән, «Юлбашчыга» (1941), «Безнең җыр» (И. В. Сталинга багышланган шигырь һәм җырлар. 1941), «Бөек еллар тавышы» (1946), «Ленин һәм Сталин турында халык җырлары» (1952), «Ленин турында шигырьләр» (1959) һ.б.). Реаль җирлектән шактый ерак итеп тасвирланган, схематик характердагы эшче, колхозчы, мәктәп директоры, «5» кә генә укучы бала образлары – болар сугыштан соңгы әдәбиятта шулай киң яктыртылган геройлар. Ягъни, социалистик реализм кысаларында гына фикер йөртеп, тормышны берьяклы сурәтләү бу чорда шактый эзлекле дәвам иттерелә: А.Әхмәт «Без капчыкта ятмый», М.Әмир «Әсан карт сүзләре», З.Нури «Төп юнәлештә: Сталинградгидрострой турында язмалар», Г.Гобәй «Чик буенда», Г.Гыйззәт «Бердәнбер бала», татар язучыларының дингә каршы язылган әсәрләре тупланмасы – «Яктылык җиңә» (1955); комсомоллар тормышы – «Данлы комсомол» (1949) һ.б. шундыйлардан. Әлбәттә, мондый чикләнгән герой һәм вакыйгалар балалар әдәбиятын ярлыландыра, реаль тормыштан ерак, яки киресенчә, артык тормышчан – тормышның берьяклы күчермәсе булган соры әсәрләр барлыкка килүгә сәбәп була. Бу хәл аңлашыла да. Чөнки зурлар әдәбиятындагы кебек үк, балалар әдәбиятына да партия күрсәтмәләре, сәясәт нык басым ясый. Төп проблемалар, аларның чишелеше «коммунистик мораль» белән бәйләнмәсә, әсәр игътибарга лаек түгел дип исәпләнә. Нәтиҗәдә алда әйтеп үтелгән юнәлеш, агым ныклап формалаша. Болардан тыш, Язучылар берлегенең 1950 елда үткәрелгән унөченче пленумы карары нигезендә балалар әдәбиятының әдәби эшләнеше һәм чишелеше педагогик таләпләргә җавап бирергә, ягъни «фәнни-педагогик нигезгә корылырга» һәм педагогик-психологик принципларга, «мәктәпнең уку-тәрбия бурычларына» буйсынырга да тиеш була. Әлбәттә, мондый таләпләргә җавап рәвешендә генә үскән әдәбият сәнгать әсәре булудан туктар иде. Моны ачык аңлаган язучылар 1954 елда әлеге карарны юкка чыгаралар1.
1952 елда РСФСРның Педагогия Фәннәре академиясендә үткәрелгән сессиядә балалар әдәбияты, язучыларның һәм әдәби берләшмәләрнең мәктәп, мәктәптән тыш тәрбия урыннары белән үзара бәйләнеше мәсьәләләре махсус тикшерелә. Биредә балалар әдәбияты теориясендә беренче тапкыр балалар китабы өчен эстетик һәм педагогик критерийларның бердәмлеге зур байлык булуы ассызыклана.
Мондый сөйләшүләрнең нәтиҗәсе буларак талантлы язучылар Б.Рәхмәт, Ә.Фәйзи, Ә.Ерикәй, Н.Исәнбәт, Җ.Тәрҗеманов, Ә. Бикчәнтәева, Л.Ихсанова, Ш.Маннур, М.Әмир, Г.Гобәй, Н.Гайсин һәм башкаларның әлеге авыр өлкәдә иҗат итүләре, сугыштан соңгы чорда балалар әдәбиятының күтәрелеп, үсеп китүенә этәргеч була. Алар яшәп килгән хиссез, үгет-нәсихәтле, әмма чор өчен әһәмиятле дип каралган тема-идеяләрне әйләнеп үтәләр яки үзенчәлекле, сәнгатьле итеп яктырталар, нәтиҗәдә эзләнүләр киңәя, җанлы, бала өчен кызыклы әсәрләр языла.
Шулай итеп, XIX гасырның икенче яртысында мәгърифәтчелек дидактизмы кысаларында формалашкан әдәбият, ХХ гасыр башыннан акрынлап, сәнгатьле-образлы фикерләүгә таба үсеш ала башлый. Алтмышынчы елларга кадәр татар балалар әдәбияты үзенчәлекле юллар үтеп, төрле каршылыклар эчендә үсә. Һәр дәвердә балаларның психологиясен, үсеш үзенчәлекләрен аңлаган язучылар булу, әлбәттә, бу елларда балалар әдәбиятының үсешен тәэмин итә. Әлеге мәсьәләләргә алдагы бүлекләрдә тирәнрәк тукталырбыз.
Бу чорда татар балалар поэзиясенең идея эчтәлеге төрле – ул гыйлем, мәгърифәт, тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре, иҗтимагый, сәяси, милли проблемалар. Төп юнәлеше – шигырьләр, кыска дүртьюллыклар, поэмалар, мәсәлләр аша дини һәм дөньяви белем, тәрбия бирү. Шунлыктан, шигърияттә тормышның бөтен өлкәләре дә чагылыш таба дияргә мөмкин.
ХХ гасыр башында татар балалар әдәбияты өлкәсендә иң бай мирас калдырган шәхес – Г.Тукай (1886-1913). Татар балалар поэзиясенең бу чорда ныклы, профессиональ үсеш алуы да аның исеме белән бәйләнә. Үз заманы һәм аннан соң килгән балалар шагыйрьләре алга таба теге яки бу күләмдә аның юлын, ул күтәргән идея-проблемаларны дәвам итә, үстерә.
Г.Тукай – татар балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа ярдәм итү, баету, белем һәм дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес1. Ул талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче һ.б. Балалар әдәбиятында Г.Тукай, әлбәттә, иң элек шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язылган шигырьләре фикергә, образ һәм хисләргә бай, кичерешләре тирән. Шуның белән бергә, лирик әсәрләрендә шагыйрь бала психологиясен тирәнрәк итеп ачуга, аны тормышчан итеп яктыртуга да зур игътибар бирә. Нәкъ менә шуңа күрә лирик геройларның логикасы, фикер үсеше – балаларча. Бер яктан, фикерләрнең төплелеге авторның – олы кешенең караш-фикеренә ишарә итә. Икенче яктан, бала кичереше садәлек, гаҗәпләнү, моңсулык һәм шатлык интонациясе аша бирелә. Мисал итеп, «Таз», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Безнең гаилә», «Ата илә бала» «Сабыйга», «Карлыгач» , «Гали белән кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач», «Кызыклы шәкерт», «Ак бабай», «Бичара куян» һ.б. китерергә мөмкин.
Г.Тукайның татар милләтен, телен, туган җирен, аның гореф-гадәтләрен, фольклорын, әдәбиятын яратуы, горурлануы турындагы, бүгенге көндә дә балаларны тәрбияләүдә игътибар үзәгендә торырга тиешле шигырьләре аеруча әһәмиятле. Милләткә булган мәхәббәте, телгә карата хөрмәте, туган телнең бала тәрбияләүдә тоткан урыны бүгенге көндә милләтебезнең гимны булып әверелгән «Туган тел» шигырендә аеруча ачык чагыла:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел арткылы2.
Алга таба «Үз-үземә» шигырендә, фикерләрен тагын да үстерә төшеп, шагыйрь бөтен кешелеккә мөрәҗәгать итә кебек:
Татар бәхете өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын1.
Биредә «татар» сүзенә аерым басым ясау авторның милләте өчен горурлык дәрәҗәсен билгели, кабатлаулар исә фикернең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә, тәэсир итү көчен арттыра.
Тел, милләт мәсьәләсе чорның икенче бер зур шәхесе – Дәрдемәнд (1859-1921) иҗатында да югары нотада яңгырый:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
яки:
Татарлыкка татар угълы, татармын,
ХХ гасыр башында күтәрелгән бу төп теманы язучы һәм шагыйрь – М.Гафури да (1880-1934) читләтеп үтә алмый. Туган телгә мәхәббәтен ул «Ана теле» шигырендә түбәндәге юллар аша җиткерә:
Үз ана телем – минем өчен иң матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңелем…
Мин бала чактук «әти-әни» дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм миңа «бәбкәм» дигән шул тел белән3.
Әлеге шигырьдә «Туган тел»дәге кебек изге төшенчәләр урын алган. Тема, күтәрелгән фикер уртаклыгы, Г.Тукай стиле, чыннан да аның Тукай «шәкерте» булуына ишарә кебек. Мисаллардан күренгәнчә, әлеге мәктәпне узган зур талантлар балалар өчен тирән мәгънәләр, нечкә хисләр җиткерергә кирәк булганда да коры үгет бирүдән, акыл сатудан котыла алганнар.
Г.Тукай үз шигырьләрендә мәгърифәтче галимнәр традициясен дәвам итеп, татар халкын агарту, белемле итү, үстерү омтылышын көчле яңгырата. Балаларга белем һәм мәгърифәтнең алыштыргысыз, фән нигезләрен өйрәнүнең мөһим булуын
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
12 10 2014
1 стр.
М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә
12 10 2014
1 стр.
Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны
16 12 2014
13 стр.
Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма
12 10 2014
1 стр.
Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган
08 10 2014
13 стр.
Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк
15 09 2014
1 стр.
Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде
14 12 2014
1 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.