Перейти на главную страницу
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.
«Ата илә бала»1.
Алга таба, уку, белем, мәктәп мәсьәләләренә М.Гафури, 3.Ярмәки, С.Рәмиев, Ф.Ибраһимов, Ә.Сәгыйди, Н.Думави кебек шагыйрьләр дә еш мөрәҗәгат итәләр. М.Гафуриның «Укучы кызга», «Әйдә, кызым, мәктәпкә», «Мәктәп кызларының шатланып әйткән сүзләре», «Ана теләге» шигырьләрендә, мәсәлән, шулай ук Г.Тукай идеяләре киң яңгыраш ала. Ул да белемле, тәрбияле, һөнәрле баланың тормыштагы урынын күрсәтергә омтыла. Белемлене наданга каршы куя. Белемле – бәхетле, белемсез – бәхетсез фикерен үткәрә. С.Рәмиев та (1880-1926) чор рухында фикер йөртеп, шигырьләрендә еш кына белем мәсьәләсендә кырыслык, таләпчәнлек күрсәтә. «Уку» шигрендә, мәсәлән, Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Гафури, З.Ярмәки иҗатларындагыча белемне югары ноктадан торып сурәтли. Шигырьдә «уку» сүзен ассызыклап бик еш кабатлау укучының игътибарын иң мөһим мәсьәләгә юнәлтә, шагыйрьнең төп фикерен, хис-кичерешен ачыклый::
Фарыз эшнең барысы уку,
Уку, уку, уку2.
Аерым очракларда, мисалга – З.Ярмәки «Мәктәп баласына», С.Сүнчәләй «Тау биекме? Син менмисең…», Н.Думавиның «Балалар тавышы», «Бер валидәнең балаларына нәсихәте» шигырьләрендә авторлар табигать һәм белем, табигать һәм хезмәт мәсьәләләрен символик рәвештә оста үреп, уңышлы чагыштырулар белән үстерә, рухи байлык, кешелеклелек проблемаларын да күтәрә. Гомумән, ХХ гасыр башы балалар шигъриятендә мәгърифәтчелек идеяләренең күпчелеге пейзаж лирикасы белән сугарылган һәм алар тау, йолдыз, кояш кебек символларга бай. Шулай ук иртә, тау, иген кыры – белемлелек символлары:
Тау биекме, син менәмсең,
Мен менә алсаң, тауга мен, – дип
мөрәҗәгать итә С.Сүнчәләй дә (1889-1937) «Тау биекме? Син менмисең…» шигырендә укучысына1. Биек тау, бу очракта, мәгърифәт, аң-белем мәгънәсендә кулланыла. Ягъни, тауга менә алсаң, бик күп уңышларга ирешергә мөмкин. Ләкин, авторның кисәтүе дә бар, ни генә эшләсәң дә, Алланы, ул яраткан дөньяны онытырга ярамый. Лирик әсәргә, шул рәвешле, гасыр башында шулай ук еш кабатланган беркадәр фәлсәфә, дини мотивлар да килеп керә. Гомумән, мондый шигырьләрдә балалар еш кына кояшны, күкне, айны бар иткән, безгә җан биргән, Коръәнне, барыр юлны күрсәтүче кем дигән сорауны куя. Җавап итеп, җиһандагы барлык тереклекнең хуҗасы, яшәешне барлыкка китерүче – Аллаһы Тәгалә дигән фикер әйтелә. Мисал итеп, Н.Исәнбәтнең (1899-1992) «Ана белән бала» шигыре:
Бир җавап, әнкәй, миңа, синнән сорарга күп сүзем,
Кем яраткан без тора торган рәхәт, киң йир йөзен
Безгә кем тын төн биреп, яктырта, таңны аттыра,
Кем ничек күктә кояш нурлар чәчеп шат яктырта?2
Г.Тукайның «Ана догасы», «Ана илә бала», «Таян Аллага», Н.Исәнбәтнең «Урманда», «Кем ул», «Ана белән бала», 3.Ярмәкинең «Зур бәхетле», «Ай, ятим», «Ялгыз каен», В.Җәләлнең «Кичке дога», С.Сүнчәләйнең «Дога», «Яшь кардәшләремә», Ә.Сәгыйдинең «Телсез бала» шигырьләре һәм Г.Сөнгатинең «Бөтен җиһанда мәҗлес» поэмасы да укучыны Аллаһка табынырга, әти-әни, олылар хакын хакларга, сабыр-түзем булырга чакыра. Авторлар беркадәр фәлсәфи карашларны да җиткерү аша балаларны югары әхлакый сыйфатларга ия кеше итеп тәрбияләргә омтылалар.
Гомумән, фәлсәфи фикер йөртү, чор өчен яңарак нәтиҗә ясарга омтылыш ХХ гасыр башы шагыйрьләренә хас күренеш. З.Ярмәки дә (1887-1965) «Ялгыз каен» шигырендә уку, белем алу проблемасына табигать күренешләрен сурәтләү аркылы килә. Каен мисалында шигырьдә картлык белән яшьлек, матурлык белән ямьсезлек төшенчәләрен капма-каршы куя. Чагыштырулардан соң, беркадәр дидактик планда төп фикер җиткерелә:
...сезнең дә бит
Яшь каендай матур чагыгыз!
Мәктәпләргә барып китаплардан
Алтын сүзләр сайлап алыгыз1.
Балаларга мөрәҗәгать, риторик эндәш бу урында аклана да кебек. Чөнки ул төп фикергә игътибарны юнәлтә, тәэсирлерәк итеп җиткерү мөмкинлекләрен ача. Яшәеш, тормыш фәлсәфәсе шагыйрь, педагог, көнчыгыш һәм рус телләрен яхшы белүче тәрҗемәче, Г.Тукайның поэтик мәктәбен үткән шагыйрь С.Сүнчәләй (1889-1941) шигырьләрендә дә урын ала. Аның гасыр башында нинди уй-теләкләр белән яшәве «Сөенер идем», «Тау биекме? Син менмисең…», «Яз» һ.б. шигырьләрендә күзаллана. Шагыйрь яшәү өчен шигърияттә өмет-нур эзли, фәлсәфи уйларга бирелә:
Дәрдемәнд, М.Гафури, С.Рәмиев, З.Ярмәкидән аермалы буларак, Х.Сәлимов (1884 - ...) уку-белем мәсьәләләрен бирүдә кызыклырак алымга мөрәҗәгать итә. Бу җәһәттән, «Күгәрчен авызыннан», «Карга белән чәүкә» шигырьләрендә балага бәяне кошлар бирә. Ләкин бу урында авторның халык авыз иҗатында яшәп килгән гыйбәрәләргә, эндәшләргә мөрәҗәгать итүен һәм табышларны әдәбиятка турыдан-туры күчерүен, нәкъ менә шуңа күрә аларда зур яңалык, ачыш булмавын аерым ассызыклап китү мөһим. Шигырьләрдә мәктәп-мәгариф мотивының аерым өстенлек итүе исә авторның һөнәре – мөгаллимлеге белән бәйле булса кирәк.
– Гөлдертү-ү, гөлдергү-ү!..
Бик әдәпле кыздыр бу.
Мәктәп дигән бакчада
Чәчәктер бу, гөлдер бу!
Карга әйтә: – Карр-карр!
Гариф укый начарр...
Өсте-башы тузанлы,
Китаплары буяулы...1
Г.Тукайның балалар әдәбиятында тоткан төп юнәлешләрдән тагын берсе – яшәү мәгънәсен, тәмен һөнәрле булуда икәнне ассызыклау. «Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бәхетле бала», «Кошчык», «Япон хикәясе», «Сөткә төшкән тычкан» һ.б. шигырьләрендә дә автор баланы хезмәт белән тәрбияләү мәсьәләсен алгы планга куя. Мондый шигырьләрдә дә аермачык булып ике башлангыч – «зурлар» һәм «нәниләр» башлангычы күзгә ташлана:
... Ах юләр маэмай! Тырыш яшьләй, – зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!1
Биредә заман формасы «өлкәннәр» башлангычының беренче планга чыгуын дәлилләүче факт буларак билгеләнә. Лирик ситуацияне тормыш тәҗрибәсе булган герой бәяли. Аңа капма-каршы сүзләр – баланыкы. Фикер, хиснең каршылыгы композицион яктан да ассызыкланган. Әмма ничек кенә булмасын, бу шигырьдә лирик герой – бай тормыш тәҗрибәле, сабыйларга җиткерер сүзләре булган, әмма сабыйлык кичерешләрен үзендә саклап кала алган, балаларча саф «зур сабый».
Гасыр башында киң таралган темаларның тагын берсе – ятимлек, ятим балалар тормышын ачу. Авторларның әлеге темага мөрәҗәгать итүе, әлбәттә, юктан гына түгел. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә әти-әнисез калган балаларга карата җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, кызгану хисен, ярдәм итү теләген уяту. Нәкъ шул җирлектә Г.Тукайның «Кышкы кич», «Нәсыйхәт», 3.Ярмәкинең «Әй ятим», «Ятим зары», Н.Думавиның «Саилче мескен баланың үз-үзенә уйланганы», Н.Исәнбәтнең «Теләнче уйлары», Ә.Сәгыйдинең «Телсез бала», З.Бәширинең «Анам кабере янында», Г.Рәхмәтуллинның «Кышкы таңда», Ф.Ибраһимовның «Үги бала» шигырьләре языла.
Н.Думавиның (1883-1933) «Саилче мескен баланың үз-үзенә уйланганы» (1906) шигыре лирик герой – ятим баланың авыр язмышыннан зарлануы һәм бер телем ак ипи турында хыяллануы белән башланып китә. Балаларча гади, садә хыял. Әмма бу гади генә хыял да тормышка ашарлык дәрәҗәдә түгел. Ахыр чиктә Н.Думави укучыларга мөрәҗәгать итә:
Карагыз бу балага яхшы итеп,
Ачыңыз күзеңезне шактый итеп,
Йөрмәсен татарларны оятлы итеп,
Кызганыйк, мөселманнар, мескеннәрне!2
Бөек шагыйрь Г.Тукай балалар өчен язылган лирик әсәрләрендә пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп ул, табигать матурлыгы аша бала күңеленә үтеп керергә омтыла, туган як, туган ил кадере темаларын ача. Бу – аңлашыла да, чөнки Г.Тукайның балачак гомере авылда үтә. Матур табигать үз вакытында сабый күңеленә тәэсир итми калмый, әлбәттә. Мифологик сурәтләргә бай, халыкның эстетик тәҗрибәсен иҗади кулланып язылган «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» – халык әсәрләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган әкиятләрен генә алыйк. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Автор үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән балаларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя белергә һәм күрергә өйрәтә.
Биредә табигать тә, авыл яшәеше һәм тормышы да кыска гына аралыкта матур детальләр аша ачыла:
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк1.
Әлеге әсәрләрдә әйтергә теләгән фикерләр – табигать матурлыгы, ирек сөючәнлек, хезмәт, акыл һәм тапкырлыкка дан беркадәр үткән тарих – әкияти алымнар ярдәмендә гармониядә бирелә. Ягъни бала татырга теләгән хисләр, хыял һәм фантазия өчен кирәк азык, фольклорга таянып, укучыга җиткерелә. Биредә шулай ук ритм һәм рифма хис-кичереш образын тудыруда зур роль уйный. Аны соклану, шатлык, каушау интонациясенә яраклаштыра. Санап үтелгән әсәрләргә өстәмә итеп, тагын, «Таз», «Ишек бавы», Г.Тукай үрнәгендә язылган И.Хәйруллинның «Бәхетсез күбәләк» поэмасының, К.Хәмәдевнең «Албасты» шигырен китерергә мөмкин. Фольклор биредә лирик әсәрнең эстетик тәэсирен көчәйтеп кенә калмый, бәлки аларга социаль-сәяси вазифа да йөкли.
Бу урында Г.Тукайның халык авыз иҗатына тирән хөрмәтен аеруча ассызыклап китү урынлы булыр. Чөнки ул халкының иҗат көченә, аның талантына чын күңеленнән ышана. Халык арасында бик күп еллар буенча яшәп килгән, халыкның үткенлеген, акылын, тапкырлыгын күрсәтә торган әсәрләрне сайлап алып, барлык жанрлардан да бик оста файдалана.
Гомумән, Г.Тукай иҗатында табигатьнең төрле фасыллары һәм манзаралары белән очрашырга мөмкин: «Елның дүрт фасылы», «Яз галәмәтләре», «Яз хәбәре», «Яңгыр», «Җәйге таң хатирәсе», «Чыршы», «Мәктәптә» һ.б. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, шагыйрь алар күңелендә табигатьне төрле юнәлештә һәм планда ачарга омтыла. Фикер тирәнлеге дә шуннан чыгып бер-берсеннән аерыла. Мисалга, «Чыршы» шигырендә автор көзнең гади генә билгеләрен контраст рәвешендә ачса1, «Көз», «Мәктәпкә» шигырьләрендә тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә, фикер катлаулана төшә. Көзге караңгылык социаль мәсьәләләр белән үрелеп китә. Ягъни, сүз-образлар укучыда ассоциацияләр тудырып, шагыйрь әйтеп бетермәгән зур нәтиҗәләргә китерә, яңа мәгънәләр ача.
Гомумән, ХХ гасыр башы татар балалар поэзиясендә төп игътибар дөньяви чынбарлыкны, ел фасылларын, аның шигъри сурәтен эзләүгә юнәлтелгән. Әйтик, З.Ярмәкинең дә балалар өчен иҗаты нигездә пейзаж лирикасына карый. Шулардан «Ак каен» – авторның халыклашкан, иң мәгълүм шигыре:
Яфраклары яшел ак каенның,
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы2.
Биредә уңышның беренче сәбәбе, әлбәттә, шагыйрьлек таланты белән билгеләнә ала. Автор сүз–сурәт ярдәмендә табигать образын тудыра. Әлеге шигырьне анализлап А.Галиәхмәтова, «…шигырьнең күтәренке рухы балачакның бәйрәм икәнен әйтергә тели төсле», дип яза3. Әлбәттә, болай дип кенә бәяләү объектив булмас һәм ул әсәрнең әһәмиятен дә киметер иде. Чөнки биредә мәгънә тирәнрәк, чагыштыру, сынландыру аша тудырылган пейзаж лирикасында ак каен образын да символик мәгънәгә ия дип карарга мөмкин. Шунда ук халык рухына якын әлеге әсәрендә шагыйрь бәйрәмнәрнең «сабан беткәч», ягъни язгы эшләр төгәлләнгәч кенә оештырылуын ассызыклый.
Авторның «Әни», «Игътидалга өндәү», «Җәйге төн», «Язгы тамчы», «Яз», «Ил сөю» һ.б. шигырьләре дә гаделлек, туган илне ярату, бәхетле киләчәккә омтылу һәм ышану идеяләре белән сугарылган. Үзәктә балаларның садә, саф җаннарына тәэсир итү омтылышы ята. Моның өчен автор бала күңелендә яши торган мәгълүматны, төшенчәләрне файдалана, метафора, аллегория, литота кебек сурәтләү алымнарына мөрәҗәгать итә, ассоциацияләр тудыра.
Г.Тукайның поэтик мәктәбен үткән Н.Думави (1883-1933), М.Укмаси (1884-1947) иҗатларына килсәк, аларда да табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирелә. Гомумән, гасыр башына хас бу алымга мөрәҗәгать итеп, Р.Кукушкин түбәндәгечә язган иде: «...башлангыч чор татар балалар поэзиясендә, гомумән, төп игътибар әнә шулай дөньяви чынбарлыкның гади, күзгә күренгән ягына – ел фасылларын тасвирлауга, табигать күренешләренең шигъри сурәтен эзләүгә юнәлдерелә»1. Н.Думавиның «Беренче кар», М.Укмасиның «Яз килә», «Гөрләвекләр агалар», «Таң» һ.б. шигырьләре әлеге фикерне дәлиллиләр.
Һәр ике автор да табигатьне җанлы хәрәкәттә тасвирлаулары һәм балалар күңелен белеп, шигъри детальләрне нигездә реалистик, аерым очракларда романтик рухта уңышлы файдаланып язулары белән характерлана ала. Һәм бу – шагыйрьләрнең талантын билгели. Үз вакытында Г.Тукай аларның әсәрләрен балалар өчен төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенә дә кертә2. Шагыйрьнең анда иң талантлы авторлар иҗатына гына мөрәҗәгать итүе инде мәгълүм, дәлилләнгән.
Г.Тукай сәләтлеләр рәтендә С.Рәмиев (1880-1926) шәхесен дә күрә. Үзенең «Авыл» шигырендә С.Рәмиев авыл табигатенең тынлыгын һәм матурлыгын ача:
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә1.
Дөрес, романтик рухта язылган шигырь үзәгенә куелган пейзаж шигырьнең эстетик вазифасын көчәйтү белән бергә, аңа социаль-сәяси бурыч та йөкли. Тормышның авырлыгы, караңгылыгына каршы, якты, тын, матур авыл табигате, яшәеше бирелә. Мондый янәшәлек М.Гафури иҗатында да еш очрый. Ул да табигать аша катлаулырак мәгънәләргә мөрәҗәгать итә, еш кына мәгърифәтчелек дидактизмы идеяләрен үткәрә. «Яз фасылы», «Кошлар кайттылар», «Мәктәп» (1910) кебек шигырьләрендә үзенчәлекле образ-детальләр аша автор традицион рухта иске тормышның авырлыгын, артталыгын тасвирлый. Искене инкарь итү аша яңаны мактый:
Изелүдән, бетүдән безне коткара мәктәп,
Безне ачык дөньяга җитәкләп бара мәктәп2.
Гомумән, явызлык һәм яхшылыкның традицион конфликты, яшәүнең үлемне җиңүе, ак һәм кара көрәше һ.б. детальләр авторның шигырьләрендә генә түгел, мәсәлләрендә дә үзенчәлекле чагылыш таба. Аларда вакыйгалар динамикасы әкияти һәм реаль яктыртылышында да бирелә. Мисал итеп «Тавык белән Үрдәк», «Сарыкны кем ашаган?», «Чикерткә белән Кырмыска», «Кәҗә белән Төлке», «Умарта корты», «Үгез белән Бүре», «Бабай белән аю» һ.б. китерергә мөмкин. «Чикерткә белән кырмыска» (И.А.Крылов әсәре буенча) мәсәлендә эш сөю, тырышлык темасы күтәрелә. Җәй буе сайрап, күңел ачып кына йөргән чикерткә, салкыннар башлангач авыр хәлдә калса, җәй буе тырышып эшләгән Кырмыска кышны курыкмый каршылый. Ягъни, һәр эшне үз вакытында эшләү идеясе мәсәлнең үзәгенә куелган. Әлеге жанрга хас аерым сыйфатлар һәм алымнар, авторның мәгълүм сәләте әйтергә теләгән фикерне биредә укучыга тәэсирле җиткерүдә зур роль уйный, әлбәттә. Гомумән, М.Гафуриның һәм шигырьләре, һәм мәсәлләре чор рухында төгәл максатларга яраклаштырылган.
Инде кабат, балага таныш булган табигать күренешләрен ачкан авторларга килсәк, С.Сүнчәләйнең «Гөл», И.Хәйруллинның «Сандугач һәм бала», Ф.Агиевның (1887-1938) «Җәй җитте», «Җилбикәнең төше», «Кошларга тимәгез, алар безнең дусларыбыз», Н.Исәнбәтнең «Сабан туенда», С.Сүнчәләйнең «Җәй җитә», Ә.Сәгыйдинең (1895-1939) «Кошларга», 3.Ярмәкинең «Сандугачка» лирик әсәрләрен дә уңышлылар исемлегенә кертеп карарга мөмкин. Сурәтләү чаралары – чагыштырулар, җанландырулар киң кулланылган бу шигырьләр табигатькә мәдхия булып яңгырый. Шигырьләр эстетик ләззәт бирү белән бергә, практик әһәмияткә дә ия: нәниләрнең сөйләм телен баета, сүз байлыгын арттыра һ.б.
Дәрдемәнд шулай ук табигать күренешләренең шигъри сурәтен тудыру остасы буларак таныла. Аның балалар өчен мирасы зур булмаса да, аларга эстетик тәэсир итү, табигать күренешләренең матурлыгын, шигъри сурәтен тудыру, баланы мөстәкыйль фикерләргә, тереклекнең серен аңларга, ил-ватан, халык-милләт өчен җаваплы булырга өйрәтү ягыннан әһәмиятле. Фәлсәфәгә, сурәтләү чараларына, гомумиләштерүләргә бай булуы, яңа һәм традицион шигырь формасын уңышлы үрә белүе аны бу өлкәдә чын шагыйрь буларак таныта. «Чыкты кояш», «Яз», «Кыш көннәре», «Видагъ», «Түгел лаек», «Илдә», «Ни газизрәк – бу ватанмы?», «Бәллү», «Балалар, әйдә мәктәпкә», «Әни, әкият сөйләче» һ.б. шигырьләре әнә шундыйлардан.
Иң кечкенәләр өчен бишек җырларыннан файдаланып язылган «Бәллү» шигырендә, мәсәлән, халык иҗатының, тел байлыгының иң матур үрнәкләре алынган, шагыйрьнең күңел җылысы салынган. Шигырьнең һәр куплетында
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү, бәү!1
юллары кабатланган. Бу кабатлаулар шигырьдәге кичерешләр белән бәйле. Һәм алар авторның баланы ярату көчен, дәрәҗәсен күрсәтә. Ягъни халыкның нәни балага булган хисләре биредә тагын да үстерелә төшә.
Дәрдемәнднең аерым шигырьләре халык мәкальләрен хәтерләтә. Алардагы гыйбрәтле, хикмәтле фикерләр, мәкальләргә хас булганча кыска, төгәл, образлы әйтелә һәм һәр фикер фәлсәфи планда да, шигъри этюдлар формасында да кәгазьгә төшерелә.
Илдә бер дуст булмаса гәр,
Ил бөтен – дошман түгел.
Яки:
Къәдәр һәр җирдә тикән төзли…2
Инде кабат Г.Тукайга килсәк, аның иҗатында әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы да киң файдаланыла. Шагыйрьнең мондый әсәрләренә конкретлык, образлылык хас, сюжет бай һәм күптөрле. Бу аеруча йорт хайваннарын һәм кош-кортларның образларын тасвирлауда ачык чагылыш таба. Авторның беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел, чөнки бу – балаларга якын һәм таныш мохит. Шуның белән бергә, аларның кешеләргә мөнәсәбәте, аерым гадәтләре тормышны аңларга ярдәм итә. Г.Тукайның биредә шагыйрь буларак осталыгы ачыла – ул һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны балаларга мәгълүм билгеле бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: «Мияубикә», «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Фатыйма белән сандугач», «Шаян песи», «Күгәрчен» һ.б. шундыйлардан. Мондый әсәрләрнең байтагы – тәрҗемә әсәрләре. Үз вакытында Р.Кукушкин «…Тәрҗемә аңа чын-чынлап өйрәнү – осталык мәктәбенә әверелде», дип язуы белән хаклы иде1. Чөнки шагыйрьнең «Бала белән Күбәләк» (Л.Н.Модзалевский, «Мотылек»), «Таян Аллага» (И.С.Никитин, «Молитва дитя»), «Баскыч» (А.Е.Измайлов, «Лестница»), «Яхшы хәбәрләр» (А.Н.Плещеев, «Капля дождевая»), «Яңгыр» (А.Н.Майков, «Летний дождь»), «Карлыгач» (И.С.Никитин, «Гнездо ласточки») һ.б. шигырьләре, күп сандагы мәсәлләре – ирекле тәрҗемә ителгән. Биредә Г.Тукайның шагыйрьлеге дә, оста тәрҗемәче булуы да ачыла. Чөнки шигырьләр – татар дөньясына, әдәбиятына хас детальләр белән, милли аһәң белән сугарылган һәм иң мөһиме – югары сәнгать дәрәҗәсендә.
Шулай итеп, ХХ йөз башында балалар поэзиясе зур үсешкә ирешә. Шагыйрьләр 1905-07 еллар революциясе китергән мөмкинлекләрне зур тизлек белән иҗатларында файдаланырга омтылалар, балалар өчен махсус поэзия үрнәкләре тудыралар. Бу хәл беренче чиратта мәгърифәт өчен барган көрәштә чагыла. Авторлар бала күңеленә тәэсир итү юнәлешендә эзләнәләр, тәҗрибә туплыйлар.
ХХ гасыр башында шигъриятнең ныклы үсеш алуы турыдан-туры Г.Тукай исеме белән бәйләнгән. Чөнки бу чор балалар поэзиясендә, нигездә, аның шигъри мәктәбен үтеп, аның традицияләрен дәвам итүче шагыйрьләр иҗат итә. Һәм ул күтәргән проблемалар алга таба да үстерелә.
Чорның талантлы шагыйрьләре Дәрдемәнд, З.Ярмәки, М.Гафури, М.Укмаси, Н.Думави, С.Сүнчәләй һ.б. яңа гасырда балалар шигъриятенең яңа рухта үсеш алуын тәэмин итәләр. Бу дәвердә шагыйрьләр иҗатын берләштергән төп максат – яшь буынны бар яктан камил, киң карашлы, тәрбияле итеп күрү һәм шуңа омтылу була. Чорның уңышлары алга таба балалар шигърияте үсешенең үзәген тәшкил итә.
*****
ХХ гасыр башы татар балалар прозасы XIX гасырның II яртысында формалашкан, төп принциплары инде мәгълүм, әмма әле тематик төрлелек, аны төрле аспектлардан чыгып эстетик яктырту җитенкерәмәгән өлкә буларак билгеләнә ала. Ягъни, XIX гасырда мәгърифәтчелек дидактизмы кысаларында формалаша башлаган, дини һәм дөньяви юнәлешне үзәккә алган проза ХХ гасыр башында сәнгатьле-образлы фикерләүгә таба үсеш ала. Бу хәл, әлбәттә, чор таләбе һәм балалар әдәбияты өлкәсенә талантлы авторлар килү белән аңлатыла.
«ХХ йөз башы татар әдәбиятының турыдан-туры үз эчтәлегенә килсәк, жанр төшенчәсен билгеләүдә шактый ирекле мөнәсәбәт яшәвен күрәбез», дип яза үзенең бер хезмәтендә Ф.Бәширов. Алга таба чәчмә әсәрләрнең күпчелеге «хикәят» дип йөртелүе, моның октябрьгә кадәрге прозаның бер үзенчәлеге булуын ассызыклый1.
Хикәят – гарәпчә: сөйләп бирү, хикәяләү, бәян кылу мәгънәсендә2. Бу үзенчәлек әлбәттә, балалар әдәбиятына да хас.
Шулай итеп, мәгърифәтчелек реализмы кысаларында иҗат итүче авторлар төп идеяне – яшь буынны белемле итү, алар ярдәмендә милләтне авыр тормыштан коткару идеяләрен төрле мисаллар ярдәмендә сөйләп бирергә, бәян итәргә алыналар. Моның өчен прозада геройлар нигездә ике төркемгә – үрнәк, һәм киресе – тискәрегә аерып сурәтләнә. Икенче бер мәкаләсендә шул ук автор, гомумәдәбиятны бәяләп, «…татар мәгърифәтчелек прозасын тәрбияви әсәрләр дип атарга мөмкин булыр иде», дип язды3. Әлеге фикерне ХХ гасыр башы балалар прозасына карата да кулланырга мөмкин. Чөнки бу чор балалар әдәбиятында гаилә, мәктәп тәрбиясе, уку-укыту мәсьәләләре торган саен зуррак урын ала бара. Нәтиҗәдә идея-тема юнәлешендә эзләнүләр белән бергә, жанрлар нисбәтеннән дә үзгәрешләр барлыкка килә. Билгеле жанрлар белән бергә яңарак төрләр – көндәлек жанры, юлъязмалар барлыкка килә. (Г.Рафикыйның «Бер шәкертнең көндәлек дәфтәреннән», Г.Динмөхәммәтовның «Заһидның дәфтәреннән» һ.б.).
Дөньяви белем бирү, фәнни танып белү юнәлешендә дә төрле әсәрләр языла. Мәсәлән, З.Ярмәкинең «Зур чуен ярылган», Г.Гаделнең «Киңәю һәм кысылу», «Караны кем түкте?», М.Корбангалиевның «Иске заманда нинди китаплар булган?», Ф.Агиевның «Яз башы», Г.Мәүледовның «Су бөртекләре» һ.б. хикәяләрдә мәгърифәтче К.Насыйри традициясе дәвам ителә. Табигать белеме, физика законнары, матдәләрнең үзенчәлеге, беренче язма китаплар барлыкка килү, татар халкының үткәне, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында мәгълүматлар бирелә. Болар барысы да, әлбәттә, чор өчен алдынгы карашлы, белемле яшь буын тәрбияләү максатына яраклаштырыла. Белемле, заманча укымышлы булуга өндәү мотивларының көчәюе мәдәният-мәгариф өлкәсендә җәдитчелекнең кадимчелектән өстен чыгуы, 1905-1907 һәм 1917 еллардагы инкыйлаблар тәэсирендә дә бара, әлбәттә.
Әлеге чорда табигатьтәге тереклек ияләренә мөрәҗәгать итү, бала шәхесен киңрәк, иҗтимагый планда ачу, фәлсәфи, әхлакый тирәнлеккә омтылыш факторы көчәя. Бу, беренче чиратта, балалар әдәбиятының тизләтелгән үсешенә бәйле була. Һәм әлеге хәл катлаулы да, каршылыклы да идея-эстетик карашлар тудыра. Нәтиҗәдә, ХХ гасыр башы балалар әдәбиятында төрле иҗат методлары берникадәр ныгыган хәлдә булса да, андый шартларда «традиция һәм новаторлык» аспекты яңа сыйфатлар белән байый һәм яңарак эчтәлеккә ия була бара.
Фикерне дәлилләп, төп иҗатын татар халкының милли азатлыгы идеясенә багышлаган, әмма балалар әдәбияты өчен дә матур үрнәкләр бирергә, чын сәнгать әсәрләре язарга өлгергән Г.Исхакыйның (1878-1954) «Кәҗүл читек», «Еглавык Хәйрулла», «Калуш», «Хозурга чыгу» хикәяләрен искә алырга мөмкин. Шулар арасыннан иң уңышлысы – «Кәҗүл читек». Хикәядә язучы тарафыннан геройның психологиясен тасвирлавы үзенә җәлеп итә, эчке кичерешләрне сурәтләү чаралары арсеналы да бай. Биредә тирә-юньнән алынган тәэсирләрне сурәтләүдә, герой күңелендәге тирән кичерешләрне ассызыклау да, борчуларын характерлау, эчке монолог белән бәйле сурәт, катлаулы психик халәт тә зур урын ала.
Хикәянең сюжеты гади генә: ул нигездә Әхмәдулла мәхдүмнең гает бәйрәме өчен тегеләчәк милли читек белән бәйле хис-кичерешләрен тасвирлауга корылган. Бәйрәмгә әтисе вәгъдә иткән читек турында хыялланып, түземсезләнеп, бала гаетне көтә. Әмма бирелгән вәгъдә үтәлми, читек бәйрәмгә тегелеп бетми. Көтелгән шатлык урынына, нәтиҗәдә, корымга буяп яңартылган читек, өлкәннәр гаебе белән, балага кимсенү һәм иптәшләре алдында уңайсызлану хисләре генә китерә.
Хикәя бала кичерешләренең уңышлы тасвиры белән игътибарны җәлеп итә. Һәм монда без сурәтләнелгән хисләр динамикасының көчен тоябыз. Сюжет үстерелешендә Г.Исхакый нәкъ менә бала булып фикер йөртә: баштарак читекне көтү белән бәйле хисләр, Миңлегали һәм башка дусларына аны күрсәтеп балаларча мактану, бераздан, малайларның «әбисенең башмагын кигән»1 сүзләреннән соңгы кичерешләр үзгәреше, финал – болар барысы да нәкъ менә балалар психологиясен аңлап-белеп язылганнар:
«Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа саплы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.
...Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге төсле кызыл түгел, зияб төсле кызыл...
Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.
...Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...»2.
Монолог-таныштыру рухында бирелгән мондый юлларда герой образы тулы гына ачыла. Димәк, Әхмәдулла – мөселманнарның гореф-гадәтләре белән беркадәр таныш, бәйрәм уңаеннан вәгъдә ителгән читекне көтеп хыялга бирелгән малай. Күренә ки, төп геройны бу юнәлештә бирү әдәбият өчен әлләни яңалык алып килми. Әмма хикәянең уңышы – традицион герой язмышын психологик планда ачу, уй-хисләрен, характерында барган үзгәрешләрне геройның үз авызыннан сөйләтү һәм, ниһаять, шуңа бәйле рәвештә башка күп кенә темалар килеп кушылу. Ягъни бала характеры психологизм белән бәйле рәвештә тирәнрәк ачылган булып чыга. Әмма, вакыйгалар барышында автор бала белән бәйле хәл-вакыйгаларны зурлар тормышыннан аерып бирми. Чөнки идея ике арадагы мөнәсәбәтләрне ачуга корылган. Бала күңелен, нечкәлеген тоемлый белү – өлкәннәрдән зур осталык таләп итә. Нәкъ менә шуңа күрә «Кәҗүл читек»тә балага бирелгән вәгъдәнең үтәлмәве аның өчен зур күңел фаҗигасен тудырырга мөмкин икәнен автор уңышлы сәнгать алымнары ярдәмендә искәртә.
Әлеге идея Ф.Әмирханның (1886-1926) «Корбан» хикәясендә тагын да ачыклана, үстерелә төшә. Дөрес, хикәя үз вакытында «дини гореф-гадәтләрнең бала күңеленә ясаган авыр җәрәхәтен күрсәтү ягыннан әһәмиятле» дигәнрәк формада анализланырга тиеш иде. Бу хәл, бер яктан аңлашыла да. Чөнки гасыр башы балалар прозасының бер юнәлеше нәкъ менә атеизм мотивларының көчәюе белән бәйле. Аерым язучылар балаларны ул чорда «зарарлы» йолалардан, дини хорафатлардан арындырырга омтылалар, юк-бар уйдырмаларга ышануның балалар күңеленә ясаган тәэсирен әсәрләрендә сурәтлиләр. Бу омтылыш, шулай ук, сюжетта искелек белән яңалык конфликты тууга, әкияти, мифик образларның юклыгын дәлилләүгә юнәлтелгән вакыйгалар бирүгә кайтып кала. Г.Ибраһимовның «Яз башы» (1910), Г.Рәхимнең «Җылан мөгезе», Г.Рәфикыйның «Үрдәкләр эзләгәндә» (1913), С.Рахманколыйның «Убыр», «Җылан белән апара» (1913-1914) һ.б. шундыйлардан.
Әмма, бүгенге көн күзлегеннән чыгып, хикәягә яңа караш, үзгә бәя таләп ителә. Моңа өстәп, «Нәҗип», «Ул үксез бала шул», «Халык кызлары» кебек әсәрләрендә дә Ф.Әмирхан бала психологиясен аңлаучы әдип, кичерешләрне төрле сәнгать чаралары белән сурәтләүче художник, әдәбиятның балаларны тәрбияләүдәге ролен тирәнтен аңлап, аларны үзенчәлекле хәл итә алган язучы буларак ачыла. Нәкъ менә шуңа күрә «Корбан» хикәясенең уңышын да, персонажның күңел дөньясын, хис-кичерешләрен оста, тормышчан итеп сурәтләп бирү белән бәйләп карау дөрес булыр кебек. Моның үз сәбәпләре дә бар: әгәр без, балалар әдәбияты тарихын күздән кичерсәк, сабый күңеленә игътибарның нәкъ менә гасыр башында төсмерләнә башлавын күрербез. Әлеге чорда бала шәхесен киңрәк, психологик һәм иҗтимагый планда ачу, фәлсәфи, әхлакый тирәнлеккә омтылу факторы көчәя. Бу, беренче чиратта, балалар әдәбиятының тизләтелгән үсешенә бәйле була. Һәм әлеге хәл катлаулы да, каршылыклы да идея-эстетик карашлар тудыра. Нәтиҗәдә, гасыр башы балалар әдәбияты яңарак эчтәлеккә ия була бара. Ф.Әмирханның «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек», Г.Гобәйдуллинның «Кечкенә зинданчы» хикәяләре шул хакта сөйли. Әмма ХХ гасыр башыннан ук күренә башласа да, озак еллар дәвамында әле дәверләр идеологиясе тарафыннан җентекле психологизм кабул ителми. Чөнки язмыш фаҗигасен, яшәеш фәлсәфәсен балалар әсәрләре аша укып кабул итү беркадәр чит һәм язучы өчен перспективасыз була. Нәкъ менә шуңа күрә ХХ йөз башында балалар өчен әсәрләрдә психологизм стиль факторларының берсе булып формалаша башласа да, ул иркен рәвештә җәелеп китә алмый. Моннан тыш, алга таба күп кенә язучылар өчен төп юнәлеш билгеләнде: алар үзләренең «идея-философик концепцияләрен яңадан карарга, ...Совет иленең зур һәм актив тормышына кушылып китәргә тиеш» булалар1. Әлбәттә, мондый шартларда бала күңеленә тирән игътибар һәм тәсфилле бәя турында сүз алып бару да үзен акламый.
Кабат «Корбан» хикәясенә килик. Биредә автор героен үсеш-үзгәрешләрдә карамыйча, аерым вакыйгаларда – сарык бәтие Хөсәенгә мәхәббәте планында гына ача. Сабый баланың табигать белән гармониядә яшәргә омтылышын Ш.Әхмәдиевнең «Канатлы тай» хикәясендәгечә сурәтли. Ике әсәрдә дә бала мәхәббәте фаҗигале төстә өзелә. Ф.Әмирханның төп идея-фикере дә нәкъ менә шушы вакыйгада яшерелгән. Ул – Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендәгечә, өлкәннәрнең бала күңелен аңлап бетермәве, саксызлыгы һәм хәтта ваемсызлыгы. Бу фикер әсәрнең үзендә үк хикәяләүче герой авызынан әйтелә: «…Аналар кайсы вакытта бик гажәп булалар бит алар: әллә нинди күңелле, әллә нинди рәхәт булырлык нәрсәләрне санга такмыйлар» – ягъни, турыдан-туры балалар күңелен аңлап бетермиләр1. Бу юнәлештән чыгып бәяләгәндә, хикәя өлкәннәр өчен дә гыйбрәт алырлык. Чөнки якын дусты – сарык бәтие Хөсәеннең корбан итеп суелуы бала күңелендә тирән яра ясый. Ә бу яраны булдырмый калу мөмкинлеге дә бар, моның өчен өлкәннәрнең бала кичерешләренә игътибары гына кирәк, югыйсә.
Дөрес, гасыр башы язучылары бала күңеленә сак якын килергә тырышсалар да, еш кына фаҗигале финалга да мөрәҗәгать итәләр. Мондый алым, әлбәттә, үзен аклый, чөнки ул төп максатка яраклаштырылган: бала күңеленә тәэсир итү, аны уяту, тирә-юньгә мәрхәмәтле караш тәрбияләү һ.б. Бу юнәлештә Ш.Алкинның (1893-...) «Хәнҗәр» хикәясе уңышлы. Соңрак сюжеты Ш.Әхмәдиев («Канатлы тай»), Г.Ибраһимов («Алмачуар») тарафыннан үстерелгән хикәя тай образын сурәтләү белән башланып китә: «...Хәнҗәр кыргыз далаларының, иркә кырыкмыш тае иде. Зифа, туры муены, төз аяклары, зур кара күзләре аның көтүдәге башка тупылдык кебек йомры атларга караганда бөтенләй аристократ икәнен әйтеп торалар иде»2.
Чабышкы атның формалашуы, аның кичерешләре хикәядә кешеләштереп бирелгән һәм ул байтак дәрәҗәдә хуҗасы Вилдан уйлары белән аваздаш. Сабан туйлары алдыннан борчылуы, дулкынлануы, җиңү шатлыгы һәм азаккы фаҗига уңышлы алымнар белән тасвир ителгән: «Хәнҗәр үзенең чабасын белгәнлектән, бу төнне һич йоклый алмады. ... Ул үзенең буыннарында хәлсезлек сизгән кебек була иде.
... Хәнҗәрнең торасы килә башлады. Ул үзенең аркасы авыртуына карамыйча сикереп тормакчы булды, аның сынган биленнән кыздырган кыскыч белән тоткан кебек булды»1.
Язучы бу фаҗигале фактны оста итеп тасвир кыла, укучы да геройның хис-тойгыларына иярә, үзе дә төрле кичерешләргә бирелә. Бары тик оста каләм иясе генә мондый вакыйгалардан тәэсирле әсәр барлыкка китерә ала. Һәм мондый чишелеш, финал укучыны уйга сала, күңеленә тирән үтеп керә, моңа өстәп, әлбәттә, озак вакытларга хәтердә саклануга сәбәп була.
Балалар күңеленә тирән үтеп керергә омтылыш үксезләр тормышын, бәхетле яшәешнең төп нигезе итеп белем һәм һөнәр темасын үзәккә куйган әсәрләрдә дә төгәл ассызыклана. Мондый әсәрләр арасында иң уңышлысы, сәнгатьлелек ягыннан аерылып торганы Ф.Әмирханның «Нәҗип», «Ул үксез бала шул» хикәяләре.
«Нәҗип» хикәясе үзәгенә куелган төп фикер – һөнәрле, белемле кешенең кадерен, кирәклеген күрсәтү, ягъни, гасыр башы балалар әдәбиятында шулай ук үзәк темаларның берсе. Әлеге тема һәм мәктәп тормышы, уку-белем, мәрхәмәтле мөгаллимнәр образы Г.Ибраһимовның «Карт ялчы» (1912), Ш.Әхмәдиевнең «Үткен кылыч» (1917), Ф.Агиевның «Аның шатлыгы бер аллага гына мәгълүм иде» (1913), Н.Думавиның «Зәки» (1910), Х.Әбелханның «Туйдыручы ак сакал» һ.б. хикәяләрдә дә яктыртыла.
Төенләнеш белән башланып киткән «Нәҗип» хикәясенең төп герое Нәҗип, әсәр башында абыйсы Гомәр белән каршы планда куеп сурәтләнә. Каршылык нигезендә һөнәрле, курайда уйный белүче Гомәрнең Нәҗипкә караганда өстенрәк һәм башкаларга кирәклерәк булуы тора. Әмма, алга таба Нәҗип тә үсештә бирелә. Аның уңай якка үзгәрүен күрсәтү аша автор балаларда гаделлек, әдәплелек тәрбияләргә, һөнәрнең кеше язмышында тоткан урынын күрсәтергә омтыла. Хикәянең эстетик кыйммәте дә шунда: ул сабый күңелен, баланың рухи дөньясын үзенчәлекле әдәби алымнар ярдәмендә, үсештә күрсәтә, тормыш мәгънәсен аңлый белергә өйрәтә. Сабый күңелен табигать күренешләре белән гармониядә карау, параллельләр үткәрү шулай ук төп идеяне укучыга җеткерү ягыннан әһәмиятле. Хикәя азагында Нәҗип тә һөнәргә ия була. Дәвамлы рәвештә эзләнү, газаплану хисләре кичергән малайның матур сәләте – рәсем төшерү һәм гүзәллекне аңлый һәм тудыра алу осталыгы ачыла.
Төп герое Нәҗипне сурәтләү дәвамында автор психологизм алымына да мөрәҗәгать итә, аның күңелендә барган уй-каршылыкларны үзеннән сөйләтә, образларны бирүдә чагыштыру алымын куллана һ.б. Тирән психологизм «Ул үксез бала шул» хикәясенә дә хас. Кыска гына булуга карамастан, хикәя зур проблема – ятимнәргә мөнәсәбәт мәсьәләсенең үзенчәлекле хәл ителүе белән игътибарны җәлеп итә. Биредә дә, алда каралган әсәрдәге кебек, геройлар үсештә бирелә. Сюжет гади генә: гает көнне малайлар көндәгечә ишек алдына җыелганнар. Ләкин алар гадәттәгедән үзгәрәк, бәйрәмчә, яңарак һәм матуррак киемнәрен кигәннәр. Бары бер малай «ата-анасы үлгәнлектән, быел берәүдә хезмәт итеп торган асрау малай Нури» гына һәрвакыттагыча иске киеменнән1. Чабышу-узышу вакытында малайлар арасында Нури беренче килә. Һәм бу хәл лирик геройның мин-минлегенә тиеп, Нурины кимсетүгә сәбәп була. Бер төркем малайларга каршылык күрсәтә алмаган баланың ятимлеге турында елап әйткән сүзләре – сюжетта кульминацион момент – җыелган малайларны айнытып җибәргәндәй итә, хаталарын аңлау дәрәҗәсенә үстерә. Вакыйгаларның лирик герой, беренче зат исеменнән алып барылуы да хикәянең тәэсир итү көчен арттыра. Биредә автор гади тел белән балаларга кеше хисләре белән уйнарга ярамаганлыкны аңлата. Нечкә психолог буларак, эчке хисләр киеренкелеге аша автор балада дуслык кадерен белү, башкаларның хәленә керү кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтыла.
«Ул үксез бала шул» хикәясендә ХХ гасыр башы әдәбиятында зур яңгыраш алган ятимлек проблемасы тирән аңлап күтәрелгән. Алга таба әлеге тема әдәбиятта төрле яссылыктан чыгып сурәтләнә башлый. Үксезләр язмышы шулай ук Г.Тукайның «Исемдә калганнар», Н.Думавиның «Габдулла», «Мортый илә Мукай», «Зәки», Ф.Агиевның «Тимерлан», З.Тимбиковның «Әнисез Ильяс», Ш.Әхмәдиевның «Балалык вакытым», Г.Әхмәдинең «Дөнья киң ич!», С.Җәләлнең «Аерылышу», «Заһитның күңелсез бәйрәме» һ.б. әсәрләрдә тасвирлана.
Г.Тукайның (1886-1913) «Исемдә калганнар» автобиографик әсәрендә үксез бала язмышы бөтен ачылыгы һәм авырлыгы белән, реалистик төсмерләрдә яктыртылса, Н.Думави иҗатында бу тема үзгәрәк яңгыраш ала. Әдип ятим, бәхетсез балаларның бәхеткә ирешү юлын романтик рухта, аерым очракта белем алуга бәйләп бирә. Моның ачык мисалы – «Мортый илә Мукай» хикәясе. Мортый тырышлыгы һәм юлында очраган мәрхәмәтле, бай хәлле Насыйр ярдәмендә мул тормышка ирешә. Икенче герой – караклык кәсебен сайлаган Мукайның исә тормышы аянычлы тәмамлана. Охшаш сюжет «Зәки» хикәясендә дә кабатлана. Төп герой, кайчандыр әти-әнисеннән качып шәһәргә чыгып киткән Зәки белән бәйле сюжет сызыгындагы кульминацион момент, аның баеп кабат авылга кайту вакыйгасында бирелә: «Тройка илә кайтучы Зәки иде. Аның повозкасында әллә нинди ялтыравыклы чемоданнар, әллә нинди чигешле мендәрләр күренә иде»1. Ягъни, биредә бәхеткә ирешүдә белем – бердәнбер юл дигән идея үткәрелә. Шулай итеп, аерым язучылар гасыр башында үксез һәм ярлы балаларының күңелен аңлардай, ярдәм итәргә әзер байлар, хәлфә образлары аша авыр язмыштан котылу юлын табарга омтылалар, бәхетсез язмышларны әдәбиятка кертү аша аларга теләктәшлек белдерәләр. Мондый әсәрләрдә ярлылыкның, ятимлек-үксезлекнең, башкалардан матди яктан түбән булуның бала психологиясенә тәэсире бөтен психологик тирәнлеге белән ачыла.
Мәгълүм ки, изге китап – Коръәндә ятимнәргә мөнәсәбәт, алар хакын хаклау, ярдәм итеп яшәү турында күп тапкырлар телгә алына. Шунлыктан, дини һәм дөньяви белем бирү, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү өчен аерым авторлар әсәрләрендә аңа да таянып эш итәләр. «Заһитның күңелсез бәйрәме»(С.Җәләл) шундыйлардан. Гает бәйрәме көнне, хәерче кызына ипи дип таш биреп чыгарган, соңыннан кызның сүз әйтми, рәнҗеп чыгып китүе тынычлыгын алган малайның психологик халәте әсәрдә оста чагылдырылган: «Аның күңеле нечкәрде, ул үзе борчыла, үзе кулындагы икмәген аптыраганнан уа башлады... Нигә соң ул ташны кире Заһитка ыргытмады, нигә аңар бер-бер начар сүз әйтмәде икән?» Тук тормышта яшәгән малайның соңыннан: «Ул миннән сәдака сорады, бәлки аның шушындый газиз бәйрәм көнендә ашаганы юктыр»1 дип борчылуы да, әлбәттә, Заһит исеме белән бирелгән геройның характерлы сыйфаты түгел, бәлки, автор позициясе.
Ф.Агиевның (1887-1938) «Аның шатлыгы бер Аллага гына мәгълүм иде», X.Әбелханның (1887-1919) «Туйдыручы ак сакал» хикәяләрендә дә геройларның хисләре шактый катлаулы итеп сурәтләнелә. Ике әсәрдә дә балаларның авыр тормышы, кичергән психологик халәтләре ачыла, соңрак, мәрхәмәтле мөгаллимә образлары аша язмышлар уңай якка борып җибәрелә.
Әйтергә кирәк, мондый бәхеткә ирешүче геройлар турында әсәрләр белән бергә, ятим балаларның караңгы, ямьсез тормышлары котылгысыз рәвештә тасвир ителгән хикәяләр дә байтак. Г.Халит һәм С.Шәйдуллин, әлеге мәсьәләгә төгәлрәк якын килеп, Көнбатыш әдәбиятларында бу трагик хәлгә төшүнең төп сәбәбе булып буржуаз җәмгыять, капиталистик тәртипләр алынса, татар поэзиясендә аларның беренче чиратта язмыш корбаны итеп сурәтләнүенә басым ясыйлар2. Авторларның бу фикере турыдан-туры балалар өчен язылган әсәрләргә дә туры килә. Мисал итеп, З.Тимбиковның «Әнисез Ильяс», Г.Әхмәдинең «Дөнья киң ич!», С.Җәләлнең «Аерылышу», Ш.Әхмәдиевнең «Балалык вакытым», һ.б. әсәрләрен китерергә мөмкин.
З.Тимбиковның «Әнисез Ильяс», Ш.Әхмәдиевнең «Балалык вакытым» хикәяләре дә сюжет агышы ягыннан охшаш: икесендә дә әниләрен югалткан малайларны, мәдрәсәдән имтихан биреп яткан җирдән, абыйлары ат белән килеп ала, аерма шунда гына, хикәяләүнең берсе герой исеменнән, икенчесе уртак сөйләм стилендә алып барыла. Тирән психологизм белән тасвирланган, Г.Әхмәдинең «Дөнья киң ич!» хикәясендәге Җамал да ятим. Әнисенең абыйсы һәм җиңгәсе өендә күргән газапларга түзә алмый күрше авылга карап юл тоткан малайны алда ни көтә, билгесез, сорауларга җавап табылмаган. Сюжеты төп геройның хәлен аңлау, аны кызгану һәм хәлен сөйләп бирүгә генә кайтып калган тагын бер әсәр – Р.Баязитның «Мәүлид көнне» хикәяте. Биредә дә төп герой Галинең киләчәге ничек булыр, ул берүзе нишләр, шулай ук сорау ачык калдырылган.
Билгесезлек Г.Ибраһимовның «Карт ялчы» (1912), «Көтүчеләр» (1913) хикәяләре геройлары Шаһи карт һәм Вахит яхмышы өчен дә хас. Дөрес, әлеге хикәяләр байтак дәрәҗәдә алда каралган әсәрләрдән аерыла: зуррак масштабларда социаль мәсьәләләр, тигезсезлек проблемалары күтәрелә. Автор иҗатында реализм белән романтизмның уралып яшәвен чагылдырган әлеге хикәяләрнең беренчесендә, ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт, аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар. Яшүсмер малай Сәфәр, көлтә алырга килгән җирдә Шаһибәк картның авыр язмышы белән таныша. ун яшеннән байга ялланып хезмәт иткән Шаһибәк картлык көнендә дә бәхетсез. Аның җырлары да әлеге фаҗигане тулырак ачу өчен яраклаштырылган:
Үз бәхеткәйләрең ай, булмагач,
Байга хезмәт итеп кем ярый, –
дип җырлый ул. Аның: «... бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам»,– дигән сүзләре дә әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә1.
«Көтүчеләр» хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы да байтак дәрәҗәдә Шаһи картныкына охшаш. Фәкыйрьлектән алҗыган көтүче карт, баштарак тегермәндә эшли, бераздан көтү көтәргә ялланып, җир идәнле, кечкенә генә куышта гомер сөрә. Соңгы көннәрендә исә өйдән-өйгә чиратка салынып, «…берәүнең мал өендә, сәке астында, бозаулар арасында» актык сулышын ала2. Күренә ки, Әптерәш, Шаһи карт кебек хезмәт кешеләренең бәхетсез язмышы тасвирлауда биредә зур яңалык күренми, чөнки Рәсәй шартларында меңәрләгән халыкның бу уртак фаҗигасе. Әмма, хикәядә романтик сурәтләнеш тә бирелгән, Әптерәш картның улы Вахит образы – хыялдагы каршылыклы образ. Авторның әйтергә теләгән фикере дә байтак дәрәҗәдә әлеге бала образы белән бәйләнгән. Авылдашлары тарафыннан «ярлы тәкәббер» кушаматы тагылган Вахит бәхет, рухи азатлыкка омтылучы, тормышның, авылдашларының гаделсезлеге һәм мәрхәмәтсезлегенә каршы баш күтәрүче романтик герой буларак ачыла. Ул үзенең тормышыннан риза түгел, ата тарафыннан да каргалган, милләтеннән ваз кичкән Вахитның кыйбласы билгесез. Әмма ул кыйбласын табу өмете белән яши, бәхет эзләп билгесез язмышка атлый, һәм әлеге момент укучыны да кызыксындыра.
Икече хикәядәге төп персонаж – Сәфәр, ул байтак дәрәҗәдә Вахиттан аерыла һәм Шаһибәккә бәйле вакыйгалар аша тулырак ачыла бара. Сәфәр Шаһи картны чын күңелдән жәлли, булышырга омтыла, ягъни аңа балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар – кешелеклелек, ярдәмчелек, намуслылык кебек сыйфатлар хас. Шуның белән бергә ул эш процессында сурәтләнә һәм үз бәхетен хезмәттә күрә. Шулай итеп, бала образына бәйле рәвештә әдип хикәясендә хезмәт һәм эш сөюче бала образын, бәхет темаларын да күтәрә.
Азагы билгеле, әмма Шаһибәк карт һәм Вахит кебек үк бәхетсез язмышлар Ф.Әмирханның фольклорга таянып язылган, әмма алда санап үтелгән әсәрләрдән идея-фикере белән аерылып торган «Халык кызлары» (1912) исемле, өч хикәяне үз эченә алган әсәренә дә хас. Хикәяләрнең фольклорга таянып язылуы, алардагы фикер, тел, стиль, сурәтләү чараларының гади, аңлаешлы булуы әсәрне балалар әдәбияты кысаларында өйрәнү мөмкинлеген тудыра. «Халык кызлары»на – «Ай өстендәге Зөһрә кыз», «Сөенбикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә» хикәяләре кергән. Аларны бәйләп торучы үзәк героиня – татар кызы Зөһрә. Халык легендаларында еш кабатланган, үги ана газапларыннан гаҗиз Зөһрәне беренче өлештә Ай, кызганып, үзенә ала. Шуннан соңгы вакыйгаларга Зөһрә кыз югарыдан торып бәя бирә, борчыла, газаплана.
Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе – нугай мирзасы Йосыф кызы Сөембикә (Сөенбикә) турында инде татар әдәбиятында байтак әсәрләр язылды һәм языла. «Сөенбикә»дә Ф.Әмирхан беренчеләрдән булып татар әдәбиятына батыр ханбикә образын алып килә, тарихта Иван Грозныйның Казанны басып керүе, ханбикәне әсир итүе турында яза.
Өченче хикәядә әтисе тарафыннан урыс түрәсенә картада оттырылган Зөлхәбирә язмышы, фаҗигасе бирелә. Хикәяләрдә героиняларның эчке дөньясы белән тышкы чынбарлык каршы куела. Татар хатын-кызының азатлыгы мәсьәләсен иҗатының үзәгенә куйган язучы биредә дә төп игътибарын аларның хокуксызлыгына юнәлтә, әсәрләрнең идеясен дә шушы катлаулы кичерешләрне раслауга нигезләп төзи һәм ул өч хикәяне берләштереп торучы үзәк тә. Татар хатын-кызларын гүзәл һәм батыр йөрәкле итеп, хыялында йөрткәнчә тасвирлаган әдип бу әсәрне тирән психологизмга кора, хисләр ташкының көче анда чыннан да психологик яктан чишелә.
Легенда һәм риваятьләрдә тудырылган героинялар әсәрдә халык авыз иҗатындагыча кабатланса да, бу хикәяләрне бергә өйрәнү икенчерәк максатка яраклы булачак. Алар тарихны, яшәешебезне аңлау, халкыбызга карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләве белән әһәмиятле.
Ф.Әмирхан балалар өчен хыялында «бәхет иле»н дә күзаллый. Маҗаралы сюжетка нигезләнгән «Балалар атавы» (1919) хикәясе моңа мисал. Биредә автор балаларның пароходта ерак утрауга сәяхәт итүе, юлда төрле маҗараларга очравы хакында сөйли.
Хыялында формалаштырган дәүләтне Ф.Әмирхан бик матур итеп сурәтли: «Бу атауның матурлыгына бер дә чик-чама юк иде. ... Болар эчендә, безнең җирләрдә генә үсә торган хуш исле таллар белән бергә, иң эссе җирләрдә генә үсә торган хөрмә агачлары, хәтфә шикелле күләгә төшерә торган сәрви агачлары һәм дөньяның бүтән өлкәләрендә үсә торган җиләк-җимеш агачлары үсеп торалар; аларның ботакларында дөньяда бертөрле кошлар сайрашып, атауның бөтен тирәсен гаҗәеп матур бер музыка белән яңгыраталар иде»1. Әмма, балалар әдәбиятына хас матурлык һәм ямьсезлек, батырлык һәм куркаклык кебек төшенчәләр бу әсәргә дә килеп керә. Нәтиҗәдә, автор Балалар атавын Нурсыз утрауга каршы куя. «Әллә нинди бер күңел каралткыч караңгылыкка чумган бу атау, шул караңгылыгын үзенең тирә-ягына чәчеп утырганга күрә, ул якка озак карап торып булмый: күзләр тала, авырта башлыйлар иде»2. Ягъни, матурлыктан, аклыктан күңел ял итсә, караңгылык авыр тәэсир калдыра, бу хәл әсәрнең төп идея-эчтәлеге белән дә бәйләнә. Моңа өстәп, нур чәчеп торган Балалар атавының үз кануннары, үз тәртипләре дә бар. Бу илдә дан, дәрәҗә, байлык артыннан кумыйлар. Берничә урында авторның Балалар атавының татар утравы булуын искәртүе дә уңышлы. Ягъни, Ф.Әмирхан шул рәвешле татар илен намуслы хезмәт белән көн күрүче «бәхет җире» буларак күзаллый.
Гомумән, балалар әдәбияты формалашкан дәвердә язучылар еш кына әкияти алымнарга, яки халык әкиятләрендәге кабатланган сюжетка, геройларга һәм мифологик затларга мөрәҗәгать итәләр, нәтиҗәдә, бу чорда әкият жанры үзенчәлекле урын ала, төрле формаларда файдаланыла башлый. Бу очраклылык кына түгел, әлбәттә. Биредә фольклор традициясенең көче, башка жанрларның әле ныклап эшләнелеп бетмәве, әкияти жанрлар ярдәмендә әһәмиятле фикерләрне бала аңларлык итеп җиткерү мөмкинлеге күздә тотыла. Асылы, нигездә, төрле ырымнарга ышануның бала күңеленә ясаган авыр тәэсирен күрсәтүгә кайтып кала. Мисалга, Г.Ибраһимовның «Яз башы», Ш.Әхмәдиевның «Ай алдады» (1913), С.Рахманколыйның «Җылан һәм апара», «Убыр», Г.Рәхимнең «Җылан мөгезе» (1919), «Үги кыз», «Шүрәле» (1919), Ш.Әхмәдиевнең «Үткен кылыч» (1917), «Хан кызы» (1915), «Коръән тәэсире» (1916), Г.Рафикыйның «Үрдәкләр эзләгәндә» һ.б. әкият һәм хикәяләрне китерергә мөмкин. Шулар арасыннан аерылып торган «Яз башы» (Г.Ибраһимов) хикәясенә тукталыйк.
Хикәясендәге төп герой Салих – тирән кичерешләр аша табигать белән мөнәсәбәттә ачыла. Ул – мәдрәсә шәкерте, имтиханнарын тапшырып бетергәннән соң, табигать кочагында ял итү өчен авылына кайткан. Сюжет нигездә аның белән бәйле вакыйгалар тирәсенә туплана. Автор малайның авыл балалары белән урамда төрле уеннар уйнап ләззәтләнүен, азактан, авылдан өч чакрым гына ераклыкта булган күлгә балыкка баруларын иркенләп, эзлеклелек белән тасвирлый. Әмма, ял вакытында балалар тарафыннан сөйләнгән куркыныч елан-аждаһа турындагы ышанулар романтик рухлы геройның бәхетенә каршы төшә. Хикәядәге кульминацион нокта – серле затларга ышану нәтиҗәсендә Салихның куркудан аңсызланып егылуы – төп идеягә буйсындырылган. Бу хәл ышандыра да. Чөнки балалар һәр нәрсәгә тиз ышанучан. Мәдрәсәдә белем алып кайткан, дини ырым һәм хорафатларны тәгаен белгән бала өчен бу хәл табигый. Г.Ибраһимов иҗатын ныклап өйрәнгән галим М.Хәсәнов хикәядәге әлеге вакыйганы бәяләп, түбәндәгечә язган иде: «... Асылда алар Салихның һәм аның иптәш малайларының хыялында башкалардан ишетү аркасында гына барлыкка килгән күзаллаулар. Әмма яшенле яңгыр, җил, куе камышлар шул хыялый дөньяны боларның тойгыларында «реальләштерә». Хис-тойгыга бирелүчән Салихның «күз алдында» (дөресрәге, күңел күзе алдында) хыял белән хис, бергә кушылып, чынбарлыкка әвереләләр»1. Чыннан да, хикәянең азагында хыял һәм реаль тормыш чынбарлыгының бәйләнешле булуы, аерым хәл-әхвәлләрнең еш кына күзаллау нәтиҗәсендә барлыкка килүе дәлилләнә. Моңа өстәп, хикәягә әкиятләргә хас тылсымнарның килеп керүе, психологизмның бер чагылышы булган эчке монолог, төп геройның хис-кичерешләренә зур игътибар, балаларча үзенчәлекле тел – болар барысы да әсәрнең балалар әдәбияты спецификасын тирән аңлап язылуын күрсәтә. Шунда ук Г.Ибраһимов мондый ышануларның яшүсмерләр психикасына ясаган тәэсирен ачыкларга омтыла.
Уңышлы, беркадәр чор рухына һәм таләпләренә туры китереп язылган әсәрләр рәтендә тагын «Җылан мөгезе» (Г.Рәхим) «Үрдәкләр эзләгәндә» (Г.Рәфикый) хикәяләрен санарга мөмкин. Төп геройлар Габдрахман һәм Зариф байтак дәрәҗәдә Салихны хәтерләтә. «Җылан мөгезе» герое сюжет сызыгының буеннан-буена бәхет китерергә тиешле еланнар патшасы – ак елан мөгезен эзли. Хыял тормышка аша. Әмма озак вакытлар хыялда йорткән елан мөгезе аңа бәхет түгел, бәлки рухи-әхлакый газап, борчу гына китерә. Персонажның уйлары, эш-гамәлләре, холык-фигыль сыйфатлары язучы әйтергә теләгән фикерне тулыландыра. «Үрдәкләр эзләгәндә» героеның да, «Җен бармы?... Шулай ук төнлә җен була торган булса, көндез дә берәр җирдә яшәр иде, кая качып китә ала ул?», уйлары үзәккә куелган теманы аңларга ярдә итә2. Димәк, ике әсәрдә дә идея алдарак әйтелгән юнәлеш белән бәйләнә. Моңа өстәп, вакыйгаларга еш кына тормышчанлык, балалар күңеленә үтеп керә белү осталыгы, психологиясен аңлап яктырту хас. Автор сөйләме белән беррәттән кулланылган персонаж сөйләме дә геройның индивидуаль үзенчәлегенә яраклаша, герой характерына туры китереп формалаштырыла. «Мин» исеменнән сөйләү әсәрнең ышандыру көчен арттыра, бала күңелен тирәнтен яктыртуга юл ача.
С.Рахманколый да (1888-1916) «Убыр», «Җылан белән апара» (сабый вакытларым) хикәяләрендә аерым детальләрне геройларның күзаллавын сөйләр өчен бик оста файдалана. Бер вакыйгадан икенчесенә геройларның яңара барган уй-тойгылары, ахыр чиктә бергә тупланып, хыялый хис ташкынына әверелә. Беренче хикәядә, мәсәлән, хыялый күзаллау, курку хисләре нәтиҗәсендә герой мичтә күпереп, чыҗылдап утырган апараны елан дип уйлый. Икенче хикәя шулай ук кызыклы: лирик герой төнлә, ай яктысында ялтырап, җилдә селкенеп торган су сибә торган лейканы «убыр» буларак кабул итә. Дөрес, мондый уңышлы язылган хикәяләрдә дә автор чор рухында фикерләүдән уза алмый, азактан мораль нәтиҗә чыгарып куя: «Бер ут күренгән саен «убыр» фәлән диеп куркырга ярамый, балалар.
Инде сез дә шундый «убыр» һәм «бичура»ларга ышанмый торган кеше булып яшәр өчен укыңыз! Укыңыз!»1.
Гасыр башында халык авыз иҗатына таянып язылган әкиятләрдән Ш.Әхмәдиевнең «Хан кызы» (1915), «Коръән тәэсире» (1916), «Үткен кылыч» (1917) әкиятләрен китерергә мөмкин. Дөрес, әкият жанрына кертеп каралса да, бу әсәрләр бик үзенчәлекле: аларга тормыш чынлыгы, беркадәр тарихилык төсмере хас. Бары тик аерым әкияти деталь, алым гына әсәрләрне әкиятләргә якынлаштыра. Алдагы ике әкиятнең сюжеты халкыбызның борынгы ышанулары һәм дини мотивлар белән үрелгән, Коръән хикәяләре фантастикасына корылган булса, «Үткен кылыч» алардан беркадәр аерыла. Әлеге әкият турында галимә Ф.Ибраһимова: «Ш.Әхмәдиев әлеге әсәре белән «Каһарман хикәяләре» иҗат итүгә омтылыш ясый. «Үткен кылыч» әкиятенең ахырына «Пәһлеван хикәяләре»нән дип куйган», дип язган иде1.
Фольклордан «Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми» әкиятенә аваздаш «Үткен кылыч»та падишаһ баласы Искәндәр исемле егет турында сүз бара. Мәгърифәтчеләр традициясен дәвам итүче автор позициясе падишаһ тарафыннан улына әйткән сүзләрдә ачыла: «Балакаем, һәрбер эш матур гамәлдер. Бөтен кешеләр, падишаһлар да һәрвакыт эшләргә тиешләр. Дәрәҗәгә менәргә, бәхетле булырга теләгән кеше иренмәскә, берөзлексез эшләргә тиеш...»2. Әтисенең сүзләренә тугъры калган малай, чыннан да зур уңышларга ирешә, хәтта, күршедәге падишаһның мәгълүм тимерчесе Җанбу ясаган тимер киемне кисеп төшерерлек үткен кылычны да ул ясый. Ягъни, хезмәтнең тәрбия юнәлешендә мөһим чара икәнен, аның бераздан бәхет китерәчәген раслау әсәрнең буеннан-буена гадәти тормыш вакыйгалары аша исбатлана. Һөнәрнең шаһлыктан да өстен булуы ассызыклана. Шулай итеп, алдарак аерым авторлар тарафыннан күтәрелгән һөнәр мәсьәләсе, Ш.Әхмәдиев тарафыннан үзгәрәк, әкияти алымнарда хәл ителә.
Һәр чордагыча, ХХ гасыр башы әдәбиятында табигать күренешләрен, әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын чагылдырган әсәрләр дә күп очрый. Аларда җәмгыятьтәге күренешләр, еш кына кешеләргә хас сыйфатлар хайваннар дөньясына да күчереп тасвирлана яки табигатьнең кеше хезмәте белән гармониясен сурәтләнә. Г.Ибраһимовның «Табигать балалары» (1914), X.Әбелханның «Дуслык бетте», Мәүлизадәнең «Рәхим итегез», Г.Саматның «Кечкенә зинданчы», Ф.Солтанбикнең «Зәйнәп батыр» хикәясе шундыйлардан. Дәрдемәнд иҗаты исә әлеге авторлардан байтак дәрәҗәдә аерылып тора. Алдарак без аны табигать күренешләренең шигъри сурәтен тудыру остасы буларак инде бәяләнгән иде. Чәчмә әсәрләрендә дә шигъри, образлы тел, нечкә зәвекъ аны лирик пейзаж остасы итеп таныта:
«Матур кояш иртә белән кызарып күк йөзенә күтәрелде. ...
Башта бер нур очты. Барып-барып сабан тургаеның өстенә төшкән иде, сабан тургае йокысыннан уянып тирбәнде, чыгып күк йөзенә күтәрелде. Шуннан матур тавышы белән чырлап сайрап җибәрде.
Икенче нур очты. Монысы татлы йокыда яткан бер куян өстенә барып төште. Куян, урыныннан торып, озын колакларын селкетте. ... яшел тугай эченә төшеп, йомшак үләннәрне керт-керт өзеп ашамага кереште»1.
Гомумән, Дәрдемәнднең чәчмә әсәрләре кечкенә күләмле булсалар да гади генә вакыйга зур, әһәмиятле мәгънә салыну, аны укучыларга сәнгатьчә җиткерү ягыннан уңышлы. «Бер хәзинә», «Бодай», «Ике туган», «Нури белән Зәйнәп», «Басуда үскән күлмәк», «Гали» һ.б. шундыйлардан.
«Бер хәзинә», «Бодай» хикәяләре гыйбрәтле тәрбия чарасы булу белән бергә кыска гына вакыт аралыгында эстетик ләззәт тә бирердәй әсәрләр. Беренчесендә автор тырышлыкның хәзинә чыганагы булуын уңышлы детальләр аша сурәтләп бирә. Игенче хезмәтенең зурлыгын җырлый. Икенчесендә исә, буш башакларның башлары югары, ә тукларының иелгән булуын тасвирлау – мәкальдәгечә зур мәгънәгә ия.
Гомумән, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: ХХ гасыр башы балалар прозасы үзенә генә хас тема һәм проблемалары, тел-стиль чаралары, әдәбиятның чуарлыгы һәм үзенчәлекле авторлары белән тарихта урын алган. Дөрес, бу чор прозасы нигездә мәгърифәт чараларын, әхлакый тәрбия мәсьәләләрен төп юнәлеш итеп сайлаган дидактик рухлы әдәби төр буларак характерлана. Әмма ХХ йөз башында Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Ш.Әхмәдиев, Г.Рафикый кебек талантларның бу өлкәдәге эшчәнлеге әдәбиятның сәнгати юнәлештә үсүен тәэмин итә.
Шулай итеп, ХХ гасыр башы татар балалар әдәбияты әдәбият тарихына үзенчәлекле әсәрләре белән кереп калган. Бу чорда табылган ачышлар алга таба үсеш өчен зур казаныш була. Чөнки әдәбиятның формалашуы һәм үсү процессы иҗтимагый аң тарихы белән тыгыз мөнәсәбәттә бара. Шул җирлектә, чор уңышлары алга таба «традиция һәм новаторлык» аспекты җәһәтеннән бара торган үсеш-үзгәрешнең асылын аңларга ярдәм итә.
ХХ йөз башы татар балалар әдәбияты тагын халыкның милли күтәрелешен яктыртуы, рухи-мәдәни яшәешен, киләчәк үсеше өчен нигезен билгеләве белән характерлана ала. Чөнки нәкъ менә шушы чорда сүз сәнгате принциплары ныгый, мәгърифәтчелек традицияләре сакланган хәлдә, зур сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә, поэзия дә, проза да үсеш кичерә.
Әлбәттә, бу үзгәрешләр нигезендә беркадәр ХIХ йөздә үк формалашкан төп принциплар саклана: тәрбия-әхлак, белем-һөнәр кагыйдәләрен үзәккә кую, бар яктан камил бала образын тудыру һ.б. Шушы принципларны хәл итеп, төрле җанрларда актуаль проблемалар күтәрелә һәм үз чорында уңай чишелеш таба. Гомумән, ХХ гасыр башында татар балалар әдәбияты формалаша һәм бу өлкәдә яңа дәвер башлана дияргә ныклы нигез бар.
2.2. 1920–1960 еллар татар балалар поэзиясенең эволюциясе
- 1920–30 еллар татар балалар поэзиясе
- 1940–1945 еллар татар балалар шигърияте: традицияләр һәм яңачалык
- 1945–1960 еллар татар балалар поэзиясенең үсеше
Гражданнар сугышы чоры һәм ХХ гасырның 1920-30 нчы, 1940–60 нчы еллар шартларында үзгә сәяси җирлекләрдә үсүен дәвам иткән балалар поэзиясенең темалары, сурәтләү объектлары, стиль үзенчәлекләре шул чорның төп вакыйгалары йогынтысында формалашкан әдәби юнәлешләрдә ачык чагыла. Бу чор шагыйрьләре актив эзләнүләре, еллар аша тормышны үзгә яссылыкта күрә алулары белән аерылып торалар. Нәкъ менә шуңа күрә 1920–30, 1940–60 еллар аралыгында бер үк авторда төрле юнәлешләрдә язылган шигъри әсәрләрне очратырга мөмкин. Алар матур киләчәккә ихлас ышаныч, өмет, тантана–сөенечләр белән сугарылган.
1920–30 нчы елларда татар балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүче язучылар исемлегенә М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Толымбай, Ф.Кәрим, А.Алиш, Н.Исәнбәт, Ә.Айдар, Б.Рәхмәт, Ә.Бикчәнтәева, С.Әдһәмова, Сирин, Ә.Түрәй, Ф.Ибраһимов, Г.Гомәр, Г.Рәхим, К.Әмири, Г.Мохтар, Ченәкәй, И.Госманов кебек авторларны кертергә мөмкин. Алар арасында өлкәннәр һәм нәниләр өчен дә, нигездә балалар өчен генә иҗат итүчеләр дә бар һәм аларның таланты, карашлары, шулай ук иҗатлары да бердәй дәрәҗәдә түгел. Әмма, балалар әдәбиятының үсешен һәм үзенчәлеген билгеләгәндә, һәрберсенең иҗаты үз чоры өчен актуаль булуына төшенәсең.
1920–30 еллар шартларында балалар шагыйрьләре төрле юнәлешләрдә эзләнүләр алып баралар. Дөрес, фольклордан ук килгәнчә, бу чорда да күпчелек авторлар иҗатында романтик башлангыч күзгә ташлана, шигъри әсәрләрдә романтизм методына хас алымнар өстенлек итә. Бу хәл әлеге сәнгатьнең шартлы алымнары, мөмкинлекләре, лиризмы дәвер рухына аваздаш булуы белән аңлатыла ала. Моннан тыш, дәвер поэзиясе гаять катлаулы күренеш була. Балалар шигърияте алдына куелган төп таләпләрне, аерым кысалар эчендә генә фикер йөртү таләбен күпләр сәнгати үтеп чыга алмый. Әмма бу чорда чын талантлар иҗатының тышкы билгеләрдә генә охшашлыгын аныклау зур кыенлык тудырмый. Хәлбуки, хыял иреге кысынкы, язуларның теле чикле һәм темалар охшаш булса да.
Бу елларда искенең җимерелүе, яңаның тууы нәтиҗәсендә әдәбиятта публицистик пафос, шигъри декламация, риторика зур урын ала. Нәтиҗәдә, лирик хис югала бара, романтик, публицистик поэзия активлаша. Бу хәл заман таләбе, аның сугышчан рухы белән билгеләнсә дә, күп кенә шагыйрьләргә ул авыр бирелә. Шунлыктан, күпчелек әдәбият–сәнгатьне тормышның күчерелмәсе буларак бәяли һәм тасвирлый башлый. Эпик гомумиләштерүләр, совет символлары, чынбарлыкны поэтик рухта бирү омтылышы М.Гафури, М.Җәлил, Г.Толымбай, Ә.Түрәй, Л.Гыйльми, Н.Гайсин һ.б. иҗатларында урын ала. Үзәк темаларга килсәк, тәрбия юнәлеше бу елларда балалар укуын төптән үзгәртә: яңа җәмгыять өчен көрәш, Кызыл Армия, сугыш романтикасы һәм героикасы, юлбашчылар образы, интернациональ дуслык, коллектив мөнәсәбәтләр – хезмәт, белем, уен, аларның гаиләдән өстен куелуы, ятимлек проблемасы, алласыз матур киләчәк, табигатьне кешеләр теләгенә буйсындыру, пионер эшләре темалары һ.б. алгы планга чыга.
Кискен үзгәрешләр дәверендә яңалыкка, яңача язарга омтылучы шагыйрьләр
Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге
12 10 2014
1 стр.
М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә
12 10 2014
1 стр.
Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны
16 12 2014
13 стр.
Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма
12 10 2014
1 стр.
Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган
08 10 2014
13 стр.
Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк
15 09 2014
1 стр.
Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде
14 12 2014
1 стр.
Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т
06 10 2014
1 стр.