Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 2страница 3страница 4страница 5страница 6 ... страница 12страница 13
Сирин, М.Крыймов, З.Гали, Й.Госманов һ.б. балалар поэзиясен идея–әдәби яктан яңарту программасы белән, үткәннең әдәби традицияләрен үзгәртеп, яңа совет дәүләте таләпләренә, яңача балалар яшәешенә буйсындырырга омтылалар. Мисал итеп, Сириннең «Язгы тамчылар» шигырен китерергә мөмкин:

Там,

Тамчы,


Там,

Тамчы,


Бергә тамыйк ичмасам!

Мин дә тамчыланып

Тамыйм:

Көрәшләрдә аксын кан!1



Яки М.Крыймовның «Октябрят маршы»

Бер–ике – сул!

Туры безнең юл.

Эшкә, көрәшкә

Әйдә, әзер бул!

Бәр барабан, бам!

Трата–та–та–там.

Эш, хезмәт белән

Чыксын безнең дан!2

Гомумән, ул елларның күп кенә уңышлы лирик әсәрләрендә балалар фольклоры башлангычы үзәктә тора. Алдарак китерелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәбият һәм фольклорның ул елларда бәйләнеше көчәюнең, стиль, алым һәм жанрлар берләшүенең революцион борылышлар белән бәйле үз сәбәпләре була. Яңарыш дәверендә халык авыз иҗатының көче төп идея–фикерләрне сәнгатьле җиткерүдә дә зур роль уйный. Әмма, аерым идеяләрнең конкрет әдәби яңгырашы бик катлаулы һәм каршылыклы булып чыга.

Чорның «коммунистик идеяләре белән коралланган» язучылары – Ә.Түрәй, Г.Гомәр, К.Әмири, Ш.Фидаи һ.б. исә балалар өчен махсус, традицияләрдән «чистартылган» пролетар әдәбият булдыру турында идеяләр белән чыгалар. Романтик рухлы әсәрләре белән әдәбиятта урын алган Ш.Фидаиның балалар өчен «Кызыл йолдыз», «Без» кебек шигырьләре шундыйлардан. Мисалга, «Без» шигырендә балалар турыдан–туры өлкәннәрнең хәрәкәтләрен, фикерләрен кабатлыйлар. Шагыйрьнең төп максаты, эчтәлекнең актуальлеген тәэмин итү, социаль–дидактик әсәр тудыру, шунлыктан әдәбилек принциплары икенче планга калдырыла. Мондый максат уңышлы сәнгати табышларга китерә алмый, әлбәттә:

Ал кан диңгезен

Кичәбез шаулап,

Иреклек даулап,

Дошманны аулап

Кичен, көндезен.

... Без азат илнең

Батыр уллары,

Без сайлаган юл –

Бәхет юллары!1

Дөрес, мондый юнәлештә эшләүчеләрнең дә үз вакыты өчен табышлары булган. Чөнки алар яңа «совет баласы»н тәрбияләү өчен жанрларны, стиль табигатен яңартырга омтылганнар, эзләнгәннәр. Гомумән, мондый шигъри әсәрләрдә конфликт лирик геройның батырлык эшләү моментын тасвирлау аша чишелә, һәм бу хәл, әлбәттә, махсус сәнгать чараларына игътибар итүне сорый.

Аерым бер төркем, фикерне җиткерүдә яңарак рухлы жанр, алымнар эзләүче авторлар, язучылар балаларның үз иҗатларын эшкәртеп бастырырга тиеш дигән карашны аеруча алга сөрә1. Мондый мөнәсәбәт балалар әдәбиятының алга таба үсешен Октябрьга кадәр тупланган иҗади мираска һәм әхлакый–эстетик потенциалга бәйләп караучы язучыларны борчуга сала. Алар бер чиктән икенчесенә ташлануны кабул итмичә, традицион рухтагы иҗатны күпкә мәгъкульрәк күрәләр. Ягъни, М.Гафури, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим, К.Нәҗми, Г.Толымбай кебек авторлар үзгәрешләр дәвере белән бәйле аерым әдәби–дидактик фикерләрен гаиләгә, балалар яшәешенә, табигатькә, тормышны танып–белүдә балалар психологиясенә бәйләп бирүләрен дәвам итәләр. Яңа социаль идеалларны кешелек тәҗрибәсенә таянып тасвирларга омтылалар. Җәмгыятьтә барган зур үзгәрешләрдә катнашуның бала психологиясенә авыр тәэсирен аңлаган бу авторлар катлаулырак проблемаларны да нәкъ менә шуңа күрә җиңелрәк яссылыкта күзаллауны тәэмин итәләр. Ягъни, китап аша тулы социаль тәрбия бирү мәсьәләсен беркадәр чикләп, балалар өчен иҗатларында сәясәткә мөнәсәбәтләрен артык сиздермәделәр.

Дөрес, бу язучылар иҗатына да яңа әдәбият алдына куелган катлаулы бурычлар тәэсир итми калмый. Балалар өчен иҗатларында алар чорга хас идеаллары белән «тәрбияләргә» омтылалар. Әмма мондый лирик әсәрләрдә дә еш кына коры дидактикадан качу чараларын табалар:

Эшчән кеше булу – бик зур бәхет,

Эш ул – бу тормышның үзәге.

Укый–яза белү – шул тормышның

Җәүһәр төсле матур бизәге2.

1920 елларның урталарына таба М.Гафури, Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәрим кебек талантлар балалар китабының чын әдәбилек принципларын, аның үзбәяле әдәбият булуын дәлиллиләр, ассызыклыйлар. Кайбер авторлардан аермалы буларак, балалар әдәбиятын аерым бер өлкә итеп, тормышның проблемасыз бәхетле чоры итеп кенә карау теориясен кире кагалар. Алар аңлавынча, балалык катлаулы, бай рухи тормышлы, шәхес формалашуның башлангычы, җаваплы чор. Нәкъ менә шуңа күрә бу авторларның аерым табышлары перспективалы һәм зурлар өчен дә кызыклы иде. Фикер җиткерүнең төрле алымнарыннан файдаланып, шагыйрьләр шигырьләрен әле пафослы–эмоциональ, әле лирик–фәлсәфирәк төсмерләр белән бизиләр. Аларның агитацион рухтагы шигырьләре дә югары тонда яңгырады. Мисал итеп, М.Гафури Октябрь борылышы көннәрен «Кызыл байрак» (1917) исемле революцион рухлы шигырьләр җыентыгы белән каршылый:

Кара син алга!

Күрәмсең анда

Кызыл байракны:

Буялган канга1.

Һ.Такташның «Пионерлар маршы» (1925) белән байтак дәрәҗәдә аваздаш публицистик стильдәге әлеге шигырьдә автор революциянең шигъри образын тасвирларга омтыла. Үз заманы өчен актуаль көрәш символын олылар һәм балалар өчен дә аңлаешлы сурәттә тасвир итә. Шуннан соң балалар өчен язылган «Балалар бәйрәме», «Җәйге эш вакыты», «Кырга чыктым», «Эш һәм белем», «Балаларга» шигырьләрендә исә автор яңа тормыш турындагы фикерләрен азат хезмәт шатлыгын, табигать гүзәллеген, балалар сөенечен бирү аша тасвир итә. Гомумән, 1905 елгы революция елларында ук балалар әдәбияты үсешенә зур гына өлеш керткән М.Гафури, 20 елларда чор рухындарак иҗат итсә дә, «яңа заманда яңа стиль» (имажинизм, футуризм, символизм) кебек шаукымга бирелеп, иҗатында үтә кызыл декламацияләргә юл куймый, балалар өчен классик стильдә язуын дәвам итә. Дөрес, галим Н.Юзиев үзенең «Шигърият дөньясы» хезмәтендә М.Гафури иҗатының «берничә стиль ситуациясе» кичерүе турында язган иде1. Әмма балалар әдәбиятында мәгърифәтчелек белән сугарылган беренче шигырьләреннән башлап, (Мисалга «Хушыгыз, кыр казлары!», «Мәктәп», «Әйдә, кызым, мәктәпкә!..», «Укучы кызга», «Гөлләр бакчасында», «Монда иркен» һ.б.) 30 елларда язылган «социалистик реализм»ның үрнәкләре булган әсәрләренә кадәр М.Гафури таләпчән, балалар рухын аңлап иҗат итүче шагыйрь булып калды:

... – Сау булырбыз!.. Чөнки сау калдык без

Ут эчендә калган чакта да,

Төрле яктан төрле дошман килеп

Илне камап алган чакта да2.

Октябрь биргән яңа образ һәм идеяләр, алга таба аң–белемгә омтылыш, хезмәт–һөнәр мәсьәләсе, туган як табигатенең матурлыгы, өлкәннәргә хөрмәт һ.б. турында язганда ул, гомумән, балалар өчен кызыксыз, артык схематик характердагы чор таләбеннән кача белә. (Әлбәттә, әдипне тулы күләмдә схематиклыктан азат калган дип әйтү бу урында дөрес үк булмас, чөнки кимчелекләр, аерым очракларда информация бирүгә генә корылган шигырьләр иҗатта бар. Мәсәлән, «Нур» (1919), «Балалар бәйрәме» (1920) һ.б.). «Гөлләр бакчасында» шигырендә лирик геройның чәчәкләр белән сөйләшенә зур урын биреп, автор яхшы һәм начар төшенчәләрен капма–каршы куя. «Акыл өйрәтми» генә балаларның үзләренә нәтиҗә ясау мөмкинлеген тудыра:



  • Кемнәр эшли, кемнәр җирләр казый,

Кемнәр безгә сулар сибәләр,

Кемнәр чәчкә кебек саф күңелле –

Шулар безгә дуслар... – диделәр.


  • Кемнәр кара эчле, тар күңелле,

Кемнәр чын эшкә кул бирмиләр;

Кемнәр килеп безне хаксыз өзә –

Шулар безгә дошман!.. – диделәр1.

ХХ гасыр башыннан, Г.Тукай иҗатыннан килгән традиция буенча, егерменче елларда да поэзиядә табигать лирикасы зур урын ала. Һ.Такташ, М.Җәлил, Ф.Кәримдәгечә М.Гафуриның да бу темада таланты аеруча ачылып китә. Кечерәк яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрдә М.Гафури тирә–як белән таныштыру максатын алга куйса, арада кеше һәм тирәлек, яшәешне образлы сынландыруга яраклаштырылган шигырьләр дә байтак. Табигать матурлыгын балалар тормышы белән бәйләп ачкан «Гөлләр бакчасында» (1924), «Кошлар киткәндә» (1927), «Кош белән балалар», «Безнең дуслар килделәр», «Көз көне», «Яз» (1925), «Яз башлануы», «Җәй башы», «Урман» (1925) һ.б. шигырьләре әлеге фикерне дәлилли ала. Мондый шигырьләрендә автор 20 нче еллар дәверен гомумиләштереп, символик мәгънәләрдә бирә. Аерым әсәрләрдә чынбарлык лирик–фәлсәфи планда, яңа чор ритмы аша ачыла. Яки шагыйрь турыдан–туры ел фасылларына игътибарны юнәлтә һәм алар гадилеге белән дә үзенә тарта:

Кояш нурын болыт капласа да,

Яз язлыгын итә, эретә...

Карлар бетеп, кара җир яшәреп,

Сандугачлар сайрар көн җитә2.

Җиңел стиль, садәлек Ф.Кәримнең дә балалар өчен язган «Күбәләк» (1935), «Яз җитә» (1935), «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» (1936) (әкият) кебек гипербола, литота, юмор ярдәмендә тудырылган лирик әсәрләрендә өстенлек итә:

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып–тып, тып итә

Эре–эре тамчылар1.

Октябрь тудырган яңалык 20–30 нчы елларда Һ.Такташ, М.Җәлил шигырьләрендә дә үзенчәлекле яңгыраш таба. Бу ике шагыйрь яңа эзләнүләр юлында бердәй осталыкка ирешкән шәхесләр. Аларның поэзиясендә үткән юлның героикасы да, шәхес һәм җәмгыятьне камилләштерү юнәлешендә актив эшчәнлек тә чагылыш таба.

Һ.Такташ – матур киләчәккә омтылган, ышанган шагыйрь. Нәкъ менә шушы момент аның балалар өчен шигырьләренең нигезен тәшкил итә дисәк, мөгаен, хата булмас. «Пионерлар маршы», «Ләйлә», «Нәни разбойник», «Мокамай», «Кыр казлары» һ.б. шигырьләре үз вакыты өчен гади шигырьләр генә түгел, бәлки шагыйрьнең шәхси программасы, эчке «мин»е буларак та кабул ителергә хаклы. Мәгълүм ки, шагыйрь талантына хас үзәк, аның тәэсире, әдипнең кабатланмас язучылык сәләте үз вакытында һәм үлеменнән соң да күп бәхәсләргә сәбәп булды. Һ.Такташның герое бүгенге тормыштан чыгып, киләчәккә юл салырга омтылучы. Шушындый тасвирларда шагыйрь баланы тормыш белән таныштыра, социаль көрәш мәсьәләләре белән бала тормышына үтеп керергә омтыла. Ягъни автор иҗатында сәнгатьлелекнең политик башлангычы ачык төсмерләнә. Чор таләбе аерым очракларда, балалар поэзиясе үрнәкләрен зурлар шигърияте дәрәҗәсенә дә күтәрә. Алардагы метафора, гипербола, гадәти булмаган рифмалар исә Һ.Такташка образларны ачу, аның көчен күрсәтү юнәлешендә ярдәм итә. Мисалга, «Атлы сугышчыга» шигыре:

Кызыл көрәшче, син ат өстендә,

Очкан коштай синең туры атың, –

Көрәш кырларында җан юлдашың,

Хыянәтсез дустың, канатың….2

Һ.Такташның яшүсмерләр өчен язылган шигырь–поэмалары да үз итеп кабул ителә. Чөнки мондый әсәрләрендә дә шагыйрь еш кына балачак елларына мөрәҗәгать итә, балачагында яши. «Мокамай», «Нәни разбойник», «Картайдым шул» һ.б. әсәрләр тормышчан, яшьләрнең психологик халәтен тулы ачуы белән уңышлы. Аларда автор революциянең яшь буыны вәкиле буларак чыгыш ясый һәм чор героеның конкрет образын тудырырга омтыла.

Һ.Такташ, М.Җәлилнең 20–30 нче еллар иҗатында җитди тондагы әсәрләр белән бергә, юмористик, җиңелчә сатирик планда язылган шигырьләрен дә очратабыз. Һ.Такташның «Кави әкияте», «Камали карт белән улы Әхмәт», «Тәүфыйклы песи», М.Җәлилнең «Уңмаган пионерлар», «Мәчегә көлке – тычканга үлем», «Сәгать», «Карак песи» һ.б. шундыйлардан.

Рольләргә бүлеп язылган кечкенә шигъри пьеса «Тәүфыйклы песи»нең (Һ.Такташ) сюжеты гади генә. Песи әбинең ышанычыннан файдаланып, оста эш итә. Ватылган чүлмәк, түгелгән каймак өчен әбинең бөтен ачуы исә гаепсез Акбай өстенә төшә:

Әби:

Әһә… менә кем ул икән явыз карак,



Сөт, каймакның башына җитүче,...

Ә песием минем, җанкисәгем,

«Мулла» кебек тәүфыйк иясе:

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да

Һич кенә юк инде тиясе1.

Ягъни М.Гафури тарафыннан 1912 елда иҗат ителгән «Сарыкны кем ашаган?» мәсәлендәге куян образындагыча, гаепсез эт гаепле булып кала. Биредә Һ.Такташның әйтергә теләгән морале ачык: балалар тирә–юньгә ачык күз белән карап, дөрес бәя бирергә тиешләр.

«Карак песи» (М.Җәлил) шигыренең дә сюжеты беркадәр «Тәүфыйклы песи»гә охшаш. Биредә мәченең май сакларга басуы, соңыннан үзенең үк аны ашап бетерүе җылы юмор, җиңелчә сатира алымнары белән сәнгати бирелгән. Төп фикер – тәрбия мәсьәләсе ике әсәрнең дә үзәгенә куелган.

Гомумән, М.Җәлил балалар әдәбияты өлкәсендә эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул – балалар шагыйре, тәрҗемәче, 20–30 еллар балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, балалар әдәбиятының үсеш перспективаларын билгеләүче тәнкыйть мәкаләләре авторы.

Әлбәттә, татар балалар әдәбияты өчен М.Җәлил барыннан да бигрәк шагыйрь буларак кадерле. Мәгълүм булганча, аның беренче шигырьләре «галош эчендә» юкка чыга. Беренче дөнья күргән шигыре – «Бәхет» исә унөч яшендә языла һәм ул 1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга. Әлеге шигырьдә үткәрелгән идея шактый әһәмиятле: унөч яшьлек малай иле һәм халкы өчен үлемне бөтен нәрсәдән өстен күрүен яза. Ул чор яшәеше өчен мөһим мәсьәләне гади генә сүзләр белән, үтемле итеп киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.

Кулыма мин кызыл кылычны алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

... Җиңелми мин һаман да алга барсам;

Менә шунда берәр пуля очса–килсә,

Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

Үлем кулы белән басса, егылсам,

Җаным күккә – гарешкә очса китсә.

Менә шунда бәхетле мин, бәхет шул

Минем өчен зур – олуг шан – зур бәхет ул ...1

М.Җәлилнең беренче басылган шигырьләреннән башлап, тулаем ижатын, «Моабит дәфтәрләре» циклын да кертеп карасак, анда бер момент аеруча күзгә ташлана: «Бәхет» шигырендә күтәрелгән тема – туган илне ярату, аңа бирелгәнлек, ирекле, бәхетле Ватан, илне дошманнардан саклау, патриотизм, романтик рух – иҗатның буыннан–буена сузылып, бер шигырьдән икенчесенә күчә, кабатлана килгән. Димәк, кечкенә Җәлил беренче шигыреннән үк үзенең төп иҗат юнәлешен билгели һәм аны үстерә алган.

М.Җәлил 1920–30 нчы елларда аеруча актив яза, иҗатны бу еллар балалар әдәбияты үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, илдә барган үзгәрешләрнең асылы, иске белән яңа көрәше, яңача яшәеш проблемалары шагыйрь иҗатында зур урын ала. Бу хәл, үз нисбәтендә, беркадәр схематик характердагы әсәрләр язылуга да сәбәп була. Социаль каршылыклар, атеистик тәрбия, пионер, комсомол эшләренең торышы шулай ук М.Җәлил шигырьләрендә киң планда яктыртыла: «Изге җимеш», «Балыкчы әкияте», «Чаңгы шуганда», «Чаңгы эзе», «Октябрь җырлары» һ.б. шундыйлардан.

Әлбәттә, социаль–политик хәл төрле язучыда төрлечә яңгыраш таба. М.Җәлилнең «Чаңгы эзе» шигырендә, мәсәлән, сюжет лирик геройның кара каргага мөнәсәбәттә монолог рәвешендә төзелгән. Монолог укучыны чорның төп социаль үзгәрешләре белән таныштыра. Биредә дидактик әңгәмә формасы, фикер җиткерүдә контрастлык һәм манера, шигырь төзелеше уңышлы сайланган. Шуңа күрә үзәк фикер артык күзгә бәрелеп тормый. Югыйсә шигырьдәге идея шул чор яшәеше һәм сәяси хәл белән тыгыз үрелгән:

Менә Камил немецча бер

шигырь күчерә.

Әнә Марат пионерлар

антын яза.

Бу эзләрдә галстуклы

яшь буынның

Чикләнмәгән дәрте, алга

ашкынуы.

Монда – күмәк тормыш белән

туган шатлык1.

Мәгълүм булганча, бу елларда һәрдаим интернациональ тәрбия мәсьәләләрен әдәбиятта яктырту проблемасы да күтәрелә. Нәтиҗәдә язучылар алдына теманы ничек, нинди жанрда ачу бурычы килеп баса. Әдәбиятта мәгълүм жанрларны темага «яраклаштыру» омтылышлары да күзәтелә. Революцион борылышларга кадәрге материаллардан файдаланып, төрле милләт вәкилләре яшәешеннән әдәби картиналар тудырырга омтылучылар сафында М.Җәлил дә була. Шул җирлектә шагыйрьнең милләтләр дуслыгы темасын яктырткан «Джим» поэмасы языла. Поэмада сюжет сызыгы гади генә. Авыр, ярым ач хәлдә яшәгән Эммага, туган көнендә, азатлык һәм бәхет өчен көрәшүче әтисе һәм «эшче абыйлар» курчак – негр малае бүләк итәләр. Әмма полицейскийлар бу курчакны күреп, бала уенын «җинаять», дип атыйлар һәм курчакны тартып алалар. Поэма:

Эмма, мескен, һаман зарыгып,

Әтисен көтә.

Ә әтисе кайтмый. Бәлки, ул

Кайтмас гомергә.

Эмма ялгыз, әтисе дә юк,

Сөйгән Джимы да...– дигән юллар белән төгәлләнә2.

Поэманың аерым өлешләре вакыйгалар сөйләп бирүгә, яки, фашистик Германиядәге полицейскийларның явызлыгын ачуга һәм изүчеләр адресына нәфрәт хисләрен җиткерүгә кайтып калса да, озак еллар тәнкыйтьне әлеге хәл канәгатләндерә һәм әсәр бары тик уңай яктан гына бәяләнә.

Уку, белем, тәрбия мәсьәләләре, кыю, батыр бала образы һәм утызынчы елларда ук фашизмга нәфрәт тагын М.Җәлилнең «Йолдызлар», «Маэмай», «Батыр егет турында җыр», «Куык», «Беренче дәрес» һ.б. шигырьләрендә оптимистик рухта чагылыш таба. Мондый шигырьләрнең тел–стиле, яңгырашы да үзенчәлекле:

Октябрьдә туган бала без,

Дөнья октябренә барабыз.

Кулларны сызгандык,

Дәртләнеп кузгалдык.

Җиңәргә, үсәргә,

Алгарак күчәргә,

Эшләргә, эшләргә!!!1

Мисалдан күренгәнчә, шигырьнең ритмикасы һәм интонациясе аның мәгънә эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән. Гомумән, М.Җәлил шигырьләренең ритмикасы бай һәм үзенчәлекле. Ул классик поэзиядә һәм татар халык авыз иҗатында булган ритмика хәзинәсенә таянган хәлдә, аны тагын да үстерә төшә. Балалар өчен шигырьләрендә автор, шулай ук, уй–фикерләрне ачып бирердәй интонацияле булуларына да зур игътибар бирә.

Утызынчы елларда М.Җәлил башка бик күп авторлар – А.Алиш, Н.Исәнбәт, Ә.Айдар, Б.Рәхмәт, Ә.Бикчәнтәева кебек үк фольклорга булган уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халык авыз иҗатын өйрәнергә чакырып, уен такмазаларын, әкиятләрне, җырларны – «Бишек җыры», «Тилгән», «Бишек янында», «Балыкчы әкияте», «Куян» һ.б. әсәрләрендә үзе дә иҗади файдалана.

Авторның махсус балалар уены өчен язылган шигырьләре («Күрсәт әле», «Куян»), сүз уйнату, диалог формасына корылган, аваз ияртемнәре ярдәмендә язылган шигырьләре дә игътибарны җәлеп итә. Алар үзенчәлекле шигъри төзелешләре белән генә түгел, күтәрелгән идея–фикерләре белән дә кызыклы. Фольклор элементлары белән кушылып китү исә мондый шигырьләрне җанландыра, бала психологиясенә якын итә һәм аны үзенә тарта: «Тилгән», «Маэмай белән әтәч», «Урланган мәче», «Себерке әкияте» шигырьләре моның матур мисалы. Аларда халыкның тирән тел байлыгыннан иҗади файдалану белән бергә, автор үзе дә поэтик телне үстерү юнәлешендә зур эш башкара: авторның афоризмга әйләнгән шигъри юллары байтак. Шагыйрь Г.Тукай, Һ.Такташ иҗатларында зур урын тоткан тәгъбирле сурәтләр белән шигырь язу алымын да әсәрләрендә уңышлы файдалана.

Ватан сугышы еллары иҗатында исә М.Җәлилнең тормыш фәлсәфәсе, көрәш рухы шигырьләрендә тагын да үтемлерәк чагыла. Поэзиягә гражданнар сугышы елларында килеп кергән героик рух җырчысының халык күңеленә үтеп керү осталыгы тагын да арта. Тарихтан билгеле булганча, иҗатының иң югары ноктасы, тоткынлыкта, төрмәдәге иҗаты ике блокнотка тупланган була. Аның беренчесен 1947 елда Андре Тиммерманс, икенчесен 1946 елда Нигъмәт Терегулов илгә алып кайтып тапшыра. Балаларда патриотизм, илне ярату, аңа бирелгәнлек хисләре тәрбияләүдә «Моабит дәфтәрләре»нең роле бәхәссез, әлбәттә. Аеруча бүгенге яшәештә, тәрбия бирүдә аерым бер юнәлеш, максатлар югалган дәвердә.

«Моабит дәфтәрләре» циклында күтәрелгән темалар – Ватан, халык алдында җаваплылык хисе, көрәш рухы («Кичер илем», «Сандугач һәм чишмә», «Җырларым», «Ышанма», «Үлемгә», «Катыйльгә») фашистларның ерткычлыгын фаш итү («Бүреләр», «Вәхшәт», «Алман илендә»), дошманны җиңүгә ышаныч («Сугыштан соң!», «Яңа ел теләкләре»), туган илнең халыкчан образы («Ана бәйрәме», «Бер үгет», «Кошчык»), үлем алдыннан язылган юмористик әсәрләре («Тозлы балык», «Томаулы гашыйк», «Хәдичә», «Гашыйк һәм сыер») – чын мәгънәсендә шагыйрьнең зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтәләр. «Моабит дәфтәрләре»нә кертелгән шигырьләр көчле хис һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерүгә бай булулары белән дә игътибарны үзенә тарта. Шагыйрь үз иҗатында гомумиләштерелгән Йолдыз, Корыч, Сандугач, Чишмә, Чәчәк образларына еш мөрәҗәгать итә. Чагыштыру, гипербола, эпитет һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр куллана. Боларның барысын да акыл, тәрбия бирү, күпне күргән шәхеснең фикерләрен укучыларга үтемлерәк итеп җиткерү өчен яңа кызыклы формалар табарга омтылуы дип тә бәяләргә мөмкин.

Гомумән, Бөек Ватан сугышы елларын сугыш рухын, солдатларның батырлыгын, фашистларның ерткычлыгын балаларга ачу, аерым моментларны үрнәк итү яки нәфрәт уяту өчен эзләнү чоры дип тә бәяләргә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә бу чор әдәбиятта күтәрелеш, яңалыклар һәм уңышсызлыклар белән урын алды.

Г.Бакир «Бөек Ватан сугышында балалар» дигән хезмәтендә түбәндәгечә язган иде: «Йөз меңнәрчә совет балалары вакытлы рәвештә немец талаучылары кулы астында калган өлкәләрдә кабахәт ерткычларның канлы кулларын күрделәр. …Бу кабахәтлекләр безнең яшь буында рәхимсез үч алу утын кабызды»1. Ягъни, нәкъ менә шушындый халәт үз вакытында байтак дәрәҗәдә балалар әдәбиятының юнәлешен билгели. Мисалга, сугышның башлангыч чорында, сугышка һәм үч алырга чакыру, өндәү, шуңа бәйле рәвештә киңәш–фикер җиткерү омтылышы һәм максатка ирешү өчен боеру, өндәү фигыльләрен куллану, риторик сорау, метафора, кабатлаулар шигырьләрнең сәнгатьлелеген шактый киметә. Ә.Ерикәйнең «Кыйна дошманны», «Без җиңәрбез!», Ә.Фәйзинең «Ана һәм бала», Ә.Исхакыйның «Чәчәк һәм үч», К.Нәҗминең «Көзге кичтә», Г.Кутуйның «Озату җыры», Н.Дәүлинең «Дошманнан үч алыгыз», Х.Шабановның «Хаклы безнең илебез» һ.б. шундыйлардан.

Ә.Ерикәйнең «Кыйна дошманны» шигыре, алдарак билгеләп үтелгәнчә, чакыру рухында. Автор фашистларны илдән куу турында сүз алып бара:

Кеше ашаучы

Дошман котыра.

Кызыл Армия,

Кис аны, тура!1

Ә.Фәйзинең «Ана һәм бала» шигыре, шулай ук, язу стиле белән аерылса да, рухы белән беренче шигырьгә охшаш. Гитлерны төшендә күреп, куркып уянган баласын ана:

Тиздән, тиздән бөек Сталин кулы

Ул еланның башын өзеп ташлар, – дип тынычландыра2.

Беренче шигырь декларатив лозунг характерында бирелгән рифмалы юллардан торса, икенче шигырьнең төп максаты – җиңүгә булган ышанычны арттыру. Гомумән, бу урында сугышка кадәрге чор балалар әдәбиятында да агитацион–публицистик әсәрләрнең зур гына урын алып торуын, сугыш вакытында әлеге жанрның аерым авторлар тарафыннан дәвам иттерелүен ассызыклап үтү урынлы булыр.

Алга таба чор поэзиясенең бер юнәлешен тәэмин иткән, җиңү өчен көрәштә үзеннән өлеш керткән, хезмәттә катнашудан канәгатьлек хисе алган бала образы әсәрләрдә пафос белән, үрнәк итеп тасвир ителә башлый. Дөрес, фольклорда хезмәтне югары ноктага куеп сурәтләү идеясе юнәлеше, әхлакне бәяләү нормасы буларак, сугыш елларында үзгәрәк яңгыраш ала. Мисалга, Г.Кутуйның «Ил җылысы», Ә.Исхакның «Бәйләү бәйли матур кыз», Г.Насрыйның «Өмәче кызлар җыры» шигырьләрендә фронт өчен кышкы киемнәр әзерләү турында сүз бара. Аларда, кагыйдә буларак, лирик герой тарафыннан сугыштагы ир, газиз бала күз алдына китерелә һәм соңгы, бик кадерле әйбер дә фронт өчен дип җибәрелә.

Шулар арасыннан бала күңелен аңлап, бу өлкә спецификасын беркадәр истә тотып язылган «Ил җылысы» (Г. Кутуй) шигыре аерылыбрак тора. Сүз нәни Рөстәм турында:

– Кыш җитә, – дип салкын җилләр исә,

Озакламас, килер буран да.

Иң беренче тапкыр быел Рөстәм

Шарф бәйләп чыкты урамга1.

Әнисен эзләп урамга чыккан малай, фронтовиклар өчен әйбер җыючыларны күрә һәм үзенең бик кадерле яңа шарфын салып аларга бирә. Дөрес, фикерне табигатькә бәйләп җиткерүдә зурлар интонациясе дә, җөмлә төзелешендәге сөйләү интонациясе дә язучы файдасына түгел. Әмма бу елларда гомуми поэзиядәге бер сыйфат – фикерне табигать күренешләренә бәйләп әйтү балалар шигъриятендә дә еш күзәтелә. Табигать, нигездә, сугышны тыныч тормышка контраст итеп кую, шул җирлектә сугыш фаҗигасен тирәнрәк ачу өчен файдаланыла. Әйтик, К.Нәҗминең «Анасы һәм улы» шигыре. Кышның матур табигате тасвир ителгәннән соң, төп герой Айтуганның уйлары түбәндәгечә үстерелә:

Безнең пушкалардан яуган утка,

Чыдый алмый дошман чигенер.

Бу шундый кыш, әнкәй иеме?

Я әйт инде:

– Әйе! – диген бер!2

Тылда балалар тормышы һәм батырлыгы, ата–аналар һәм балаларның бердәм көрәше темалары алга таба Ш.Маннурның «Җиңсен өчен безнең батырлар», А.Алиш «Ике улым бар», С.Батталның «Әкият һәм тормыш турында баллада», Г.Хуҗиның «Синең әтиең» һ.б. шигырьләрдә дә ачыла.

Бөек Ватан сугышы балалар поэзиясендә бер үзенчәлек аеруча күзгә ташлана. Бу елларда балалар өчен дип язылган күпчелек шигырьләр бала образлары кергән, әмма өлкәннәр өчен әсәрләр булып яңгырыйлар. Ш.Маннурның «Балама» шигыре үзәгендә бала һәм чәчәк образлары параллель алынган һәм алар дошман явызлыгына каршы куеп тасвирланган. Шунда да ук лирик геройның баласына әйтер сүзләре дә урын алган:

Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне,–

Сөрик кенә изге җиребездән

Каһәр суккан шашкан этләрне.

... Син корал тот һәм ал әткәң үчен,–

Мин сугышта әгәр егылсам1.

Биредә шагыйрь яшәү һәм үлем көрәшен ачарга омтыла. Детальләрнең гадилеге, солдат йөрәгендә туган хисләрнең табигыйлеге, әлбәттә, уңышлы бирелгән. Әмма балалар өчен кызыклы табыш, яңалыкның булмавы, тел–стильнең дә кырыс яңгыравы шигырьнең әлеге таләпләргә туры килмәвен күрсәтә.

Гомумән, бу чор шигъриятенә хас үзенчәлекле аерым бер халәт, эпизодны сурәтләү юлы белән беркетелгән төп фикер – чакыру, үч алу фашистларның ерткычлыгы ачу үзәк максатка – поэзиянең нәфрәт һәм үч ялкыны белән сугарылган пафосын көчәйтүгә хезмәт итәләр. Димәк максат – тема һәм тел–стильне ача. Әдәби процессның берьяклы гына үсеше, үз чиратында, сәнгатьлелекне киметүгә китерүе инде алдарак билгеләнде. Ягъни, традицион рухлы үгет–нәсихәтле шигырьләр бу елларда да языла тора һәм яңа эчтәлек белән байый бара.

Әлбәттә, бу чорда уңышлы язылган шигырьләр дә байтак. Аларда батырлык темасы, баланың хис–кичерешләре, сугыш авырлыкларын кичергән көрәшче–шагыйрьнең яшь буынга тапшырыр сүзләре гади, лозунг фразалардан башка һәм сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәдә (М.Җәлилнең «Эз», «Чулпанга», «Кызыл ромашка», «Ишек төбендә», «Сандугач һәм чишмә» (баллада), Җ.Тәрҗемановның «Яшел чыршы», Ә.Ерикәйнең «Әйтче, балам, тышта кемнәр бар?», А.Алишның «Ике улым бар», Г.Кутуйның «Батыр каберендә», «Туган ил» һ.б. шигырьләр). Бу әсәрләрнең уңышы тагын моңа кадәр әдәби эзләнүләре һәм табышлары белән тарихка кереп калган классик әдәбиятка һәм 20–40 нчы еллар поэзиясендә үсеш алган туган ил образының киң һәм төрле яклап яктыртылган үрнәкләренә таянып язылуда да. Г.Тукай, М.Гафури, Һ.Такташ кебек авторларның аерым әсәрләре бу елларда юкка гына кабат басылмый, әлбәттә.

Мәгълүм ки, туган илне саклау идеясе, патриотик пафос сурәтләү чараларының эстетик системасы кебек үк, тамырлары белән халык авыз иҗатына, азатлыкка омтылышны үзәккә куйган тарихи–героик җырларга барып тоташа. Илне саклаучы герой үзендә фольклордан килгән алыплар сыйфатларын йөртә. Ул арыслан, бөркет белән чагыштырыла, дошман исә явыз җанвар сыйфатында тасвирлана. Әмма бу дәвер поэзиясе инде беркадәр үзгә – анда реалистик сурәтләү тенденциясе бар. Мәсәлән, Г.Хуҗинең «Синең әтиең» шигырендә батырлык символы – реаль сугышчы. Лирик герой тарафыннан атаның баласына атап әйткән сүзләрендә, теләкне җиткерүдә аның югары әхлагы, рухи байлыгы да ачыла. Ата өчен баласының көндәлек тормышы, яшәеше, киләчәге кызыклы. Фикерне бирүдә форма да уңышлы сайланган:

Васыять итәм мин:

Үссен дә тизрәк,

Алсын урынымны.

Уйласын һәрчак:

...Илемә лаек

Кеше булдыммы?1

Ватан сугышы елларында баллада жанры да яңарыш кичерә. М.Җәлил, Ф.Кәрим бу жанрның эстетик һәм тәрбияви үзенчәлеген белеп эш итәләр. Чөнки баллада конфликт, хәрәкәтләр кискенлеге, эчке бай текст асты белән характерлана. Ягъни авторларның бу жанрга мөрәҗәгате сугыш чоры таләбеннән килә: алар сугышның драматизмын, чор геройларының рухи матурлыгын яктыртырга омтылалар. Сугышның авырлыгына карамастан, балалар батырлыкка, идеяләр югарылыгына омтыла. Шунлыктан батырлык, кешелеклелек үрнәге булырлык әсәрләргә ихтыяҗ зур була. Баллада исә бу таләпләргә җавап бирә алырлык жанр санала.

Мәгълүм булганча, Ф.Кәрим – шәхес культы корбаны. Үз вакытында ул төрмәдән котылып, сугышка китүне намус эше дип саный. Бу хис, әлбәттә, лирик әсәрләрдә дә еш кабатлана. Утызынчы еллар шартларында автор балалар өчен гадилек, садәлек бөркелеп торган шигъри әсәрләрен язса, сугыш елларында инде поэмалары, шигырьләреннән зур эмоциональ көч бөркелеп тора. Бу елларында Ф.Кәрим тарафыннан сурәтләнгән яшүсмер көрәшче образлары туган илне яратуның, батырлыкның гүзәл үрнәге булып тора. Аның «Сөйләр сүзләр…», «Тирән күл», «Үлем уены», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» һ.б. әсәрләре балалар шигъриятендә күренекле урын алды. Бу поэма–шигырьләрнең сюжет үзәгендә геройларның конкрет бер авырлыкта рухи ныклыгы сынала. Һәр детальнең уйлап, оптимистик рухта бирелүе әсәрләрнең яңгырашын, әһәмиятен билгели. Ф.Кәрим баланың батырлык эшләү вакытын романтик күтәренкелек белән тасвир итә, шуңа күрә вакыйгалар әкиятләргә тиң батырлык булып, җыр булып яңгырый.

«Үлем уены» – сугыш чоры пәэзиясенең иң матур үрнәкләренең берсе – нәни солдатның язмышын сурәтләүдә музыкальлеге, ритмик яңгырашы белән кызыклы. Әсәр дәвамында Әхтәм психологиясенең төрле яклары ачылганнан–ачыла бара: батыр, шаян, шук, хәтта үзенчә хәйләкәр дә. Немец снайперы белән алышка чыгудан да курыкмый. Автор биредә балаларга аңлаешлы гади күренешләрне тасвирларга, фикерләрен шулар аша бирергә тырыша. Шуңа күрә эпитетларның да абстракт, артык субъектив үзенчәлекләрне белдерә торганнарын түгел, җетеләрен, күзгә ташланучанрак формаларны һәм аерымрак характерларны белдерә торганнарын куллана:

Килде тын гына:

Пилотка кигән,

Шинель итәге

Җиргә үк тигән; ...

Гомумән, малай

Кечкенә буйлы,

Бу – Әхтәм инде –

Партизан улы1.

Автор әсәрдә геройның тын гына җырлап йөрү күренешен бирә. Ягъни, җыр жанрын поэмага кертү аша Ф.Кәрим бер яктан, әсәрне лирикага баетса, икенче яктан, нәни солдатның күңел байлыгын, хисләрен тирәнрәк ача.

Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы елларында яшь буынга багышланган поэзиядә фольклордан килгән иң матур традицияләр яңартыла. Халык иҗаты блән тыгыз элемтә М.Җәлил, Г.Бәширов, К.Нәҗми, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур иҗатлары бергә Ф.Кәримгә дә, әлбәттә, тәэсир ясый. «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Исә җил», «Казан», «Идел егете», «Кыңгыраулы яшел гармун», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» кебек әсәрләрендә шагыйрь лирик–психологик кичерешләрне сурәтләгән вакытта әкият, җыр, мәкаль–әйтем, такмак–такмаза кебек жанрларның аерым элементларына мөрәҗәгать итә. Аларда татар халкына хас моң, музыкальлек, фикер төгәллеге сизелә. Моннан тыш, шигырьләрдә гасырлардан күчкән халык иҗатына хас дошманга нәфрәт, туган илгә мәхәббәт, җиңүгә, бәхеткә ышаныч ачык чагылган. Фольклордагы героик–романтик юнәлешне үзәккә алу, табигатьне сынландыру үз чиратында батырлык, горурлык кебек сыйфатларны, дошманнарның ерткычлыгын тагын да ныграк ача. Ягъни шагыйрь, фольклор элементларын да файдаланып, бу чорда романтик рухлы балалар әдәбиятын сәнгатьлелек ягыннан югары баскычка күтәрә дип бәяләргә нигез бар.

Романтик рух, реалистик җирлек Бөек Ватан сугышы елларыннан соңгы чор татар балалар поэзиясенә дә хас. Бу чор шигърияте, шулай ук, үзенең тематик киңлеге һәм жанрлар төрлелеге белән әдәбиятта мәгълүм. Һәр дәвердә кабатланган туган ил, аны ярату, үз халкың белән горурлану хисе бу елларда аеруча көчле яңгырый: фашизмны җиңгән ил яшәеше иң югары ноктадан торып бәяләнә. Моның өчен авторлар тарихи үткәнгә, тарихи шәхесләргә еш мөрәҗәгать итәләр. Шигъри әсәрләрдә октябрятлар һәм пионерлар ирек өчен көрәштә шәһит китүчеләр истәлегенә тугры калып, әти–абыйлар эшен кыю дәвам итәргә омтылучы геройлар буларак еш кабатланалар. Хезмәт темасы, төрле һөнәр ияләре тормышы мисалында бирелгән конфликтлар, балалар дөньясы, үзара мөнәсәбәтләре чор белән бәйләп ачыла.

Бу хәл, үз чиратында, шигърияттә оптимизм һәм патриотизм тойгысының үсешенә китерә. Әлеге дәвердә яңадан күтәрелгән, әдәбиятның милли йөзен саклап калу турындагы фикерләр балалар әдәбиятына да үтеп керә.

Шигърият аерым кысалар эчендә үсә. Бу хәл педагогик таләпләрне үрнәк итү һәм бәя бирүдә «иллюстратив» якын килү, ягъни әдәбиятны «тормыш дәреслеге», «тәрбия дәреслеге» итеп күрсәтүдән килә. Шул җирлектә, 1930–40 елларда киң яңгыраш алган аерым моментлар: тормышны тышкы, матур бизәкләрдә генә сурәтләү, яңа уңышлар, фән–техника казанышларын күпертеп, коры мактауга кайтып калган әсәрләр илленче еллар шартларында да языла. Әмма поэзиянең алдынгы вәкилләре – Б.Рәхмәт «Нәниләр китабы» (1953), «Безнең җәй» (1955), Ш.Маннур «Ямьле җәй» (1950), Ә.Фәйзи «Бал корты» (1948), «Рөстәм» (1950), Җ.Тәрҗеманов «Ачкыч һәм баскыч» (1946), Н.Гайсин «Таза–Мортаза», (1958), Н.Исәнбәт «Куянкай» (1956) һ.б. әлеге кимчелекләрдән сак булырга тырышалар. Алар иҗатында чынбарлыкны үзләштерү, бала психологиясе уңышлы поэтик алымнар белән бергә кушылып бара. Шунлыктан җитди темалар да уңышлы хәл ителә. Мәсәлән, шагыйрь, инсценировкалар, шигъри табышмак һәм әкиятләр авторы Б.Рәхмәт, илленче еллар шартларында да бала күңеленә якын килүнең үзгә, уңышлы юлын таба. Ул балага коллективның бер өлеше итеп кенә түгел, шәхес итеп карый. Югыйсә, чор поэзиясе өчен бу алым ятрак һәм гомуми тенденцияне башкарак юнәлеш алып тора. Ягъни, Б.Рәхмәт чор идеологиясе кысаларыннан киңрәк фикер йөртә. Шуның нәтиҗәсендә, авторның Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда шигъри таланты ачылып, үсеп китә. Аның «Кем көчле» (1949), «Укыйсым килә» (1949), «Зәңгәр күл» (1950), «Бакчада күңелле» (1954) һ.б. бер–бер артлы басылган китаплары укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан да уңай кабул ителә.

Образлар системасы ягыннан да, балалар психологиясен шигъри юлларга күчерү нисбәтеннән дә новаторлык үрнәкләре күрсәткән Б.Рәхмәт иҗаты тематик яктан караган вакытта да шактый киң: тарихи үткәннәр, өлкәннәр тормышында бала яшәеше, табигать, балалар бакчасы, мәктәп белән бәйле вакыйгалар һ.б. Мисалга күпчелеккә мәгълүм «Уңган кыз Сара», «Сабан туенда,» «Бакчада күңелле» шигъри циклларын китерергә мөмкин. Бу шигъри тезмәләрне нечкә юмор, ачыклык, төзеклек, хөр фикерлелек һәм эчке җыйнаклык, зәвыкъ талантлы итә.

«Уңган кыз Сара» исеме астында тупланган шигырьләрдә балаларга хас сыйфатлар оста тотып алынган. Үзәктә – хезмәт һәм укуга үзенчәлекле мөнәсәбәт:

Нәни кыз булса да,

Эш ярата Сара,

Уңган кыз ул Сара,

Булган кыз ул Сара!1

Гади халык сөйләменнән, фольклор элементларыннан файдалану, җиңел тел–стиль чаралары шигырьләрне нәни укучыга якын, аңлаешлы итә.

Кыска шигырь үлчәмен якын иткән автор әдәби принцип итеп фрагментлар алымын да кертә, аерым очракларда шигырьләр сөйләмнән өзекләр булып яңгырый. Бу аеруча «Бакчада күңелле» шигъри тезмәләрдә ачык чагыла. Мисалга, «Тапкыр җавап» шигыре:

– Йокың килмиме, Вәли?

– Күренми әле, әни.

– Күренеп киләмени ул?

– Күренмичә килә шул1.

Мондый табышлары белән Б.Рәхмәт узган гасырның илленче еллар поэзиясендә аерылып тора.

Иҗатның тагын бер сыйфаты – алга таба Ш.Галиев, Р.Миңнуллин тарафыннан үстереләчәк үзенчәлекле юмор. Мондый шигырьләрендә ул балаларны көлдерә дә, уйландыра һәм «чеметкәләп»тә ала, «чәнечкеле» образлы тел аша бала җанына үтеп керергә омтыла. Б.Рәхмәтнең «Шундый ялкау ул», «Гөлйөзем һәм чебен», «Чүлмәк башлы кәҗә» һ.б. шигырьләре сабыйларга хас аерым начар сыйфатларны тәнкыйтьләүгә юнәлдерелгән. Мисалга, «һ» авазын дөрес әйтмәгән Маһирәгә ул хакыйкатьне үгет–нәсихәтсез, әмма үтемле итеп аңлата:

Нишләрсең «Махирә»

Дисәләр үзеңне2.

Шушындый ук стильдә төп фикер Ш.Маннурның «Яхшы бел» шигырендә дә ассызыклана:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел3.

Җылы юмор һәм сатирик алымнар Ә.Фәйзи, Җ.Тәрҗеманов һәм Ә.Исхак иҗатларында да очрый. Әмма алар иҗаты Б.Рәхмәттән шактый аерыла. Б.Рәхмәт йомшак, әмма образлы тел белән бала җанына үтеп керсә, Ә.Фәйзи һәм Җ.Тәрҗемановта образга карата хөкем–бәя кырысрак, тел–стиль дә коры. Язучыларда сатирик стиль көчлерәк, юмористик шигырьләреннән дә беркадәр ачы көлү сизелә. Мисалга «Кояш һәм бала», «Чебен тимәс – чер итәр» (Ә.Фәйзи), «Чия» (Җ.Тәрҗеманов) кебек шигырьләр:

Җәүдәт үтә мактанчык,

«Мин беләмлек» – йөз капчык, –

яки корыган агач яфрагыннан куркып калган Халидә образын тудыруда кулланылган ассоциациядә көлү дә, беркадәр шелтәләү дә сизелә:

…Халидәбез үкерә!

Әй үкерә!

Әйтерсең

Очраган ул бүрегә!1

Биредә беркадәр бала психологиясен ачарга булган омтылыш та кызыклы. Чөнки психологик алым, алга таба, баланы үзгәртеп тәрбияләү өчен төп шартны ассызыклый. Җ.Тәрҗеманов та «Чия» шигырендә кечкенә героена теләктәшлек белдерми. Саран кыз образын сатира «утына» ала:

– Асия, Асия!

Кулыңда биш чия.

Калдыр да өчесен,

Мина бир икесен.

– Юк, юк, – ди Асия,

Миңа аз өч чия... –

Йомарлап нык тотты, –

Барысын да сытты2.

Шагыйрьнең кечкенә геройлары барысы да җанлы, тормышчан. Характерлары бер урында гына ачылып «катып» калган үрнәк бала образлары түгел, бәлки төрле, үзгәрүчән, күтәрелгән идея–фикерләр дә һәр чор өчен актуаль. Җ.Тәрҗемановның бу еллардагы иҗаты туган илне яратуның да бер үрнәге булырдай. Автор шигырьләрендәге һәр фикер баланы шәхес буларак ачу өчен тупланган. Ул – төп герой, авторның яраткан әңгәмәдәше. Һәрдаим вакыйгалар эчендә кайный, кызыксынучан, күп нәрсә белергә, өйрәнергә омтылучы. «Яшел чыршы», «Әни турында җыр», «Бәйрәм җыры», «Мин пионер» кебек шигырьләре шундыйлар җөмләсеннән.

Күмәклек авазы, шатлык хисләре тулып ташыган «Яшел чыршы» шигыре озак еллар балалар авызыннан төшмәде. Шигырьдә бәхетле совет иленең «бәйрәм күлмәкләренә төренгән» балалар образы кабатлаулар, сүз белән уен, ритм, рифма аша тудырыла. Автор нәни геройларын яратып, үз итеп, киләчәккә оптимистик рухта тасвирлый:

Бүген бәйрәм,

Әйлән–бәйлән

Уйныйк–гөрләшик.

Бүген бәйрәм,

Бәйләм–бәйләм

Бүләк өләшик1.

1930–40 елларда ук заманның оптимистик рухын шигърияттә чагылдырган Ә.Фәйзи сугыштан соңгы елларда да әлеге стильгә тугъры кала. Мисал итеп «Рөстәм» (1950), «Бинокльле күзәтүче» (1952) һ.б. җыентыкларын китерергә мөмкин. Чор белән бәйле рәвештә, балалар шигъриятендә оптимизм һәм патриотизм хисләрен актив чагылдыру Ә.Исхак иҗатына да хас иде. Аның «Минем илем», «Бөек эшләр чоры», «Яңа ел балладасы», «Азат хезмәт тантанасы», «Безнең отряд» шигырьләрендә схематик характерда, әмма заман рухында туган илен яратучы геройның патриотик хисләре публицистик стильдә яктыртыла. Сюжетлы шигырьләргә өстенлек бирүче Ә.Исхак иҗаты пионерлар һәм октябрятлар тормышын Ленин исеме белән бәйләп караучы шагыйрь буларак та тарихка кереп калды. Бу юнәлештә аның байтак шигырьләре языла: «Ленинчылар», «Ленин турында җыр», «Юлбашчыга сәлам» һ.б.

Авторлар тарафыннан тарихи–социаль темаларның яктыртылышы да игътибарга лаек. Ә.Фәйзи, Җ.Тәрҗеманов, Ә.Бикчәнтаева, Б.Рәхмәт каләме аша мондый төр шигырьләр дә җиңел, бала табигате кабул итәрдәй гади итеп бирелгән. Б.Рәхмәтнең «Алтай сыерчыгыннан хат» шигырендә чор өчен зур вакыйга – Алтай җирләрен үзләштерү темасы яктыртыла:

Бер сыерчык миңа хат яза:



  • Көтмәгез,–дип,–мине бу язда.

Сезгә таба очып килгәндә,

Очрадык без яңа җирләргә.

Ягъни, хәл–вакыйга сыерчык авызыннан, аның хаты аша балаларга җиткерелә. Биредә дә автор чор тәэсиреннән, метафоралы, катлаулы поэтик сөйләмнән котылып, яңалыкны, төп идеяне гади сүзләр аша җиткерә алган:

Кешеләр кебек тырышып эшлибез,

Кырга чыгып кортлар чүплибез1.

«Октябрь бәйрәме», «Беренче май бәйрәме», «Син дә комсомол мәллә?» кебек шигырьләрдә дә үз чоры өчен әһәмиятле идеяләр күтәрелә. Соңгы еллар тәнкыйте игътибарыннан читтә калган мондый «җитди төшенчәләр»не яктырткан вакытта да автор оптимистик рухлы, хөр булып кала алган.

Илленче еллар поэзиясендә патриотик һәм оптимизм хисләренең үсеп китү сәбәбе тагын, М.Җәлил һәм А.Алиш шигырьләренең туган илгә кайтуы белән дә бәйле, күрәсең. Тоткынлыкта язылган көчле хис һәм тирән фәлсәфи гомумиләштерүгә бай бу шигырьләр сугыш чоры рухын үзендә туплаган. Алар шуңа күрә беркадәр илленче еллар поэзиясе үсешенең юнәлешен дә билгели.

Ә.Фәйзинең балалар өчен язган иң уңышлы шигыре – «Бал корты». Ул – татар балалар поэзиясенең фольклор белән бәйләнеш үрнәге булып тора. Халык авыз иҗатына хас җиңел ритм, халык сөйләменә якын стиль, янәшә рифмалар, эстетик һәм гомуми тәрбияви моментлар берлеге – болар барысы да балалар психологиясен тирән төшенеп язудан килә, һәм шигырьнең уңышын билгели:

... Кашык белән аласың,

Тел өстенә саласың,

Эреп китә авызда,

Кара аны, сак кылан,

Ашъяулыкка тамызма!1

Иленче елларда «Бал корты» шигыре кебек үк уңышка ирешкән тагын бер әсәр – Н.Гайсинның «Таза Мортаза» (1958) әкият–поэмасы. Бу чорда әлеге жанрда иҗат итәргә омтылучы язучылар булса да, (Г.Латыйп «Аучы малай», Ә.Давыдов «Серле бөртекләр» һ.б.) жанр әдәбиятта киң яңгыраш ала алмый.

«Таза Мортаза» поэмасы исә башкарак язмышка ия була. Ул бары уңай яктан гына бәягә лаек. Поэмада төп герой төрле халәттә бирелә: сабантуй батыры, суга батып барган атны, сөзешергә чыккан үгезләрне, авыл халкы йөзләгән каз–үрдәкне ашаучы җәен балыгыннан коткаручы. Эштә дә батыр Мортаза: алты кешелек эшне берүзе башкара.

Ял итүе дә сәламәтлек өчен файдалы – чаңгыда шуа, кыш көне дә су коена һ.б. Ягъни автор реаль җирлектән шактый ерак, әмма балалар өчен үрнәк булырдай образ тудыруга ирешә. Вакыйгаларның еш алмашынып торуы, тел–стиль чараларының гадилеге, җиңел укылыш әсәрне уңышлы итә. Әйтергә теләгән идея–фикер дә вакыйгалар аша, бала психологиясенә басым ясамый гына җиткерелә. Шуңа күрә, татар әкиятләрендә еш кабатланган мондый уңай баһадир образ, поэма жанрында да балалар тарафыннан яратып кабул ителде.

Н.Исәнбәтнең «Елан патшасы», «Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары һәм башкалар», «Һәркемнең үз эше», Б.Рәхмәтнең «Ялкау, Иренчәк һәм Кире турында әкият», «Курчак батыр» кебек әкиятләре дә кызыклы маҗараларга, юмор һәм сатирага бай булуы белән үзенчәлекле. Әкиятләрнең уңышы балалар өчен языла торган әсәрнең спецификасын тулысынча исәпкә алудан килә, әлбәттә.

Озак вакытлар фольклор җыю һәм өйрәнү Н.Исәнбәтнең үз иҗатына да тәэсир итми калмый. Аның «Пескәем», «Ябалак», «Куянкай» циклларына караган шигырьләре, алдарак санап үтелгән әкиятләре, «Тычканнар җыелышы» мәсәле һәм башка әсәрләре халык рухы белән сугарылган, аларда фольклордан килгән матур шигъри бизәкләр, алымнар һәм образлар мул кулланылган. Балалар фантазиясенә җавап бирердәй күренешләр, маҗаралы сюжет, шаян рух, традицион башлам һәм бетем – болар барысы да, шулай ук, әдип иҗатын халык әсәрләренә якын итә. «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган» (1956), «Куянкай» (1956), «Мырауҗан агай хәйләсе» (1956), «Куян маҗаралары» (1958) җыентыкларында да халык иҗаты материаллары төп урынны алып тора. Әмма аларны фольклор әсәрләре дип кенә атау объектив бәя булмас. Чөнки Н.Исәнбәт фольклор әсәрләрен турыдан–туры күчереп кенә бирми, бәлки, фантазиясе аша үткәреп, геройларны үзенчәлекле аерым сыйфатлар белән баета, үстерә. Гомумән, тормыш тәҗрибәсенә таянып, балаларның күп сорауларына җавап табардай җирлек булдыра.

Б.Рәхмәт әкиятләренең төзелеше, башлангыч һәм йомгаклау эпизодлары исә традицион татар халык әкиятләренә хас булса да, ул байтак дәрәҗәдә Н.Исәнбәт һәм халык авыз иҗатыннан аерыла. Чагыштырып караганда сюжет структурасындагы охшашлыклар һәм автор алымының уңышы ачык күренә: кабатлаулар сюжетны хәрәкәткә китерү белән бергә, тагын зур әһәмиятле мәсьәләне хәл итә – балага әкият сюжетының үстерелеше принцибын аңлау һәм истә калдыру мөмкинлеген ача.

Ялкау, Иренчәк һәм Кире турындагы әкияттә ятим калган өч туган янына башта Суык керә:

Элек кергән баласы,

Бераздан соң анасы,

Аннан соң кергән суыкның

Ак сакаллы бабасы1.

Күренә ки, әкиятләргә хас булганча өч тапкыр кабатлау бар. Бераздан туганнар янына ачлык килә. Әкият жанрында беренче тәҗрибә булса да, алга таба Б.Рәхмәт сюжет структурарсын үзенчәлекле төзи. Мөмкин булган кадәр төп идеяне һәм аерым детальләрне, персонажлар сөйләмен чынбарлыкка якынлаштырырга омтыла. Бу аеруча Хезмәт һәм Бәхет образларын бирүдә чагыла. Нәкъ менә хезмәт, тырышлык нәтиҗәсендә генә туганнар чын бәхеткә ирешәләр. Әкиятнең соңгы юлларында сөенеч, шатлык авазлары яңгырап китә. Чөнки сөйләм интонациясе ритм төрлелеген, җанлылык таләп итә. Нәтиҗәдә фольклордан килгән традиция иҗатта тагын да ачыграк төсмерләнә.

Гомумән, 1940–60 еллар балалар шагыйрьләре фольклор стилен, геройларын, аннан килә торган сурәтләү чараларын иҗади кулланулары, аерым үзенчәлекләрен үстерүләре белән дә уңышка ирешәләр. Шундый авторларның тагын берсе – Ш.Маннур. Аның иң танылган җыентыклары – «Минем кошкаем» (1947), «Миләүшә китабы» (1948), «Ямьле җәй» (1950) һ.б. Иҗатта фольклор белән тыгыз элемтә табигать күренешләрен җанландырган, «кешеләштереп» сурәтләгән вакытта ачык чагыла:

Куаналар:

– Пи–пи–пи!

– Тәмле булды бу ипи!..2

Фольклордан килгән җылылык, халыкчанлык «Бәбкәләр» шигырен балалар өчен кызыклы итә. «Күгәрченнәр гөрли», «Су буе», «Печән җыйганда», «Оя ясадык», «Бакчада», «Кошларга» һ.б. шигырләрендә шулай ук автор тарафыннан табигатьнең җанлы образы тасвирлана. Табигать белән бәйләнеш Ә.Исхак иҗатының да беркадәр уңышын билгели. Автор шигырьләрендә заман темаларын табигатьнең җанлы агышы аша тудырырга омтыла. Мәсәлән, «Ямьле яз көннәре», «Мәңге сипсен кояш җиргә нурын», «Печәнче кызлар», «Шауласыннар яшел урманнар» һ.б. шундыйлардан.

Гомумән, 1940–60 еллар балалар шагыйрьләре күпкырлы иҗатлары белән аерылып торалар. Әйтик, Ш.Маннур, Җ.Тәрҗеманов, Б.Рәхмәт, Н.Гайсин кебек үк балаларның уйлау сәләтен үстерү, дөньяга карашларын киңәйтү максатыннан башваткычлар, табышмак шигырьләр, дикцияне яхшырту өчен тел көрмәкләндергечләр язса, Ә.Исхак үзенең шаян эпиграммалары, мәсәлләре, җырлары, Ә.Фәйзи, Н.Исәнбәт, Ә.Бикчәнтаева нәниләр өчен төрле характердагы уеннары, белән аерылып тора. Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Ә.Исхак кебек авторларны тәрҗемә өлкәсендәге уңышлары да берләштерә һ.б.

Шулай итеп, йомгаклап әйткәндә, 1920–60 нчы еллар татар балалар поэзиясе үзенчәлекле шагыйрьләре, тема һәм образлары белән әдәбият тарихына кереп калган чор булды. Бу дәвердә балалар шагыйрьләре төрле юнәлештә, төрле алым һәм стильләрдә иҗат итәләр, актив эзләнү эшләре алып баралар. 1920–30 еллар поэзиясе гасыр башы шигырь үрнәкләреннән көнүзәк проблемаларны, үзгәрешләрне оптимистик рухта яктыртулары белән аерылып тора һәм зур гына сыйфат үзгәрешләре дә кичерә. Дөрес, бу елларда поэзиянең сәнгати үсеше беркадәр тоткарлана. Романтик реализм юнәлешендә үскән поэзиядә искенең җимерелүе, яңаның тууы публицистик пафос, шигъри декламация, риториканың зур урын алуына китерә. Нәтиҗәдә, лирик хис югала бара, романтик, публицистик поэзия активлаша. Бу хәл заман таләбе, аның сугышчан рухы белән билгеләнә. Әмма ничек кенә булмасын, гасыр башы уңышларыннан файдалану, мәгълүм традицияләрне дәвам итәргә омтылу, тарихи дәвамчылык бу чорда да шигъриятнең сәнгать чарасы буларак юкка чыгуын саклап кала. Поэзия нигездә фольклордан килгән идеяләрне һәм яңа заман идеалы синтезын йөртте. Ягъни, фольклор, ХХ йөз башы һәм 1917 елдан соң балалар өчен туган сүз сәнгате арасындагы уртаклык, бәйләнеш нәтиҗәсендә балалар поэзиясе бу катлаулы чорда да, аерым авторлар иҗатында сәнгатьлелеген югалтмады.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да балалар поэзиясенең үсүе авыр шартларда бара. Бу хәл, бер яктан, сугыш вакытында иҗат итү өчен мөмкинлекләр булмауга бәйләнсә, икенче яктан, сугыш чорында талантлы шагыйрьләрнең балалар әдәбиятына игътибары кимү белән аңлатыла. Фикер–теләкләрне, батырлык мәсьәләсен туплар гөрелтесенә охшатып укучыларга җиткерергә омтылган авторлар белән бер сафта М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй кебек шагыйрьләрнең булуы гына бу чор балалар поэзиясенең сәнгатьлелеге турында фикер әйтергә мөмкинлек бирә. Моңа өстәп, алар иҗатында эчтәлек һәм форма нисбәте үзгәрә, байый, идея–фикер тирәнәя, традиция һәм яңачалык бер–берсенә үрелеп килә, реальлек һәм фантастика яраклаша. Әлеге үзгәрешләр сугыштан соңгы чорда да дәвам итә. Б.Рәхмәт, Ш.Маннур, Җ.Тәрҗеманов, Ә.Фәйзи, Н.Исәнбәт, Н.Гайсин, Ә.Исхак һәм аерым авторларның фольклор, классик әдәбият традицияләрен кабат торгызуы да беркадәр уңышларга китерә.

Шулай итеп, 1920–60 еллар татар балалар поэзиясе үзенең тематик киңлеге һәм төрлелеге белән әдәбият тарихында урын ала. Гомумән, бу елларның балалар өчен гражданлык пофослы шигърияте турыдан–туры яшьләргә багышланган булуы, эмоциональ киеренкелеге белән, патриотик күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән гуманистик идеяләре аша яшьләрнең рухи үсешен тәэмин итәргә юнәлдерелә. Бу елларда да чор идеалын, коммунистик идеяләрне бала психологиясе белән бер үк баскычка куеп сурәтләгән әсәрләр байтак языла. Әмма, бүгенге көндә, аларның кыйммәте, һичшиксез, шул тарихи чор критерийларыннан чыгып бәяләнергә тиеш.


2.3. 1920-1960 еллар балалар прозасында күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә чишелеше


- 1920–30 еллар татар балалар прозасы

-1940–1945 еллар татар балалар прозасында сугыш чоры вакыйгаларының сәнгатьчә чагылышы

- 1945–1960 еллар татар балалар прозасының үсеше

XIX гасыр азагы – XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең игътибар үзәгендә торган тәрбия, белем, рухи югарылык темалары 1920-1960 еллар балалар прозасында яңачарак яңгыраш ала һәм аның зур өлешен тәшкил итә. Чынбарлыкны яңа әдәби формада ачу тенденциясе әдәбиятның алга таба үсешен билгели.

Алдарак билгеләп үтелгәнчә, бу чорда әдәбиятка яшь буынга сыйнфый тәрбия бирү, яшь революцион алмаш үстерү бурычы йөкләтелә. Бу хәл байларны, муллаларны дошман итеп күрсәткән әсәрләр бастыру, ярлы балаларының авыр хәлен, аларның яңа тормыш төзүдәге батырлыгын ачу юнәлешендә үстерелә, ягъни, яңа чорда партия таләбенә тулы җавап бирергә тиешле әдәбият килә. Моңа, әлбәттә, партиянең XIII съезды (1924) да тәэсир ясый. Чөнки анда «зарарлы» әдәбиятны бастырып чыгаруны тыю мәсьәләсе аерым карала һәм балалар әдәбиятының партия контроле астында үсәргә тиешлеге тагын бер кат ассызыклана1.

Галимә Ф.Ибраһимова «Кечкенә иптәшләр» журналында басылган әсәрләрне бәяләп, аларның социализмның өстенлеген «образсыз мактауга корылган», булуын ассызыклаган иде2. Әлеге сүзләрдә хаклык зур, әлбәттә. Һәм гомумән, бу фикерне шул чорда балалар өчен язылган әсәрләрнең күбесенә карата әйтергә мөмкин. Чөнки, аерым материаллар күрсәткәнчә, 1920-30 нчы елларда дәүләтнең балалар әдәбияты белән аеруча тыгыз элемтәсе нәтиҗәсендә бу өлкәдә сәнгати үсеш байтак дәрәжәдә тоткарлана һәм яңа әдәбият формалашканда яңа геройга булган ихтыяҗ гражданлык критерийларын ачыклауда зур роль уйный. Нәтиҗәдә әдәбият романтизм, социалистик реализм кысаларында үсә.

1920-30 нчы елларда ясаган чыгышларында М.Горький капиталистик җәмгыятьнең кешелексез якларын күрсәтми торып, бүгенгенең өстенлеген ачып булмауны еш кабатлый1. Нәтиҗәдә, башка бик күп әдәбиятлардагыча, татар балалар әдәбиятында да аңа ияреп яңа дәүләтнең өстенлеген ачкан, иске һәм яңаны контраст куеп тасвирлаган проза әсәрләре языла. Әмма, талантлы авторлар бу чорда да балалар өчен эстетик тәрбия бирердәй уңышлы әсәрләр иҗат итә. Мисалга, бу чорда М.Гафури, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, А.Алиш кебек әдипләр тарафыннан балалар өчен матур әсәрләр иҗат ителә, хикәяләрендә (күп сандагы мәкаләләрендә дә) алар, социаль гаделсезлекне фаш итеп, кыю иҗтимагый фикерләр белән чыгалар. Бу елларда М.Гафуриның халыклар дуслыгы, социалистик хезмәт, патриотизм хисе, хезмәт халкының революциягә кадәрге тормышы темаларын күтәргән «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре дөнья күрә. Табигатьнең җанлы образын тудырган, бала күңелен аңлап, яшь үзенчәлекләрен, нәрсә белән мавыгуларын һәм нәрсә яратуларын белеп язылган әсәрләр рәтендә исә М.Гафуриның «Кыр казы» (1921), «Югалган Актырнак» (1930), «Сунарчы карт» (1930), Г.Ибраһимовның «Алмачуар» (1922), Г.Толымбайскийның «Мәктәпкә йөгердем» (1925), «Әби белән икәү» (1925), «Ташу кергәч» (1925), Г.Богдановның «Карт чыпчык, ике песнәк» (1926), «Кыр тычканы, сусар, бурсык» (1926), «Ана бүре» (1926) кебек әсәрләрне кертеп карарга мөмкин.

Балалар өчен иң уңышлы «Кыр казы» (1921) хикәясе, мәсәлән, лирик геройның хис-кичерешләрен, садә җанын уңышлы тасвирлавы белән игътибарга лаек. Ул геройның табигатькә мөнәсәбәтен тасвирлау белән башланып китә: «...Бу вакытта һәркөн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыеп, юынып, тагын да болыт кебек һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның «Кыйгак!.. кыйгак!..» дип, каркылдашкан, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора. ... аларның матур тавышларын тыңлап, аларны читтән карап, төрле уйларга чумам»1.

Күренә ки, әсәр беренче заттан, персонаж исеменнән хикәяләнә. Аны лирик герой дип тә атарга мөмкин, чөнки сюжет хикәяләүче баланың хисләр агымына корылган. Таныштыру рухында бирелгән мондый юлларда образ тулы гына ачыла. Ул нечкә күңелле, тирә-юньгә игътибарлы, хыялый һ.б.

Сюжет баланың хисләр агымына корылган дидек, һәм ул бик гади. Герой күл буена атларын эзләп төшкәч, анда яралы кыр казына юлыгуы һәм аны өйләренә алып кайтуы турында самимилек, ихласлылык белән сөйли. Бик детальләп казның үз-үзен тотышы, алга таба йорт казлары белән ничек аралашуын бирә. Шунда ук һәр вакыйгага үз мөнәсәбәтен дә җиткерә:

«Боларның һәммәсе дә каз җенесеннән була торып та, бер-берсенә бу чаклы дошман булуларына исем китте. ... кызыл күзле, тәкаббер ата казга бик нык ачуым килде. ... эчемнән: «Көчсезләрне рәнҗетмәгез, алай ярамый ул, мин аны яклармын!» дип уйлап, өйгә кереп киттем»2. Димәк, геройның «үз-үзе белән сөйләше» аша хикәягә җитди вазифа йөкләнә, баланың игътибарын мәрхәмәтлелек, гаделлек кебек сыйфатларга юнәлтү, аны тәрбияләү.

Хикәянең уңышы – традицион герой язмышын психологик планда ачу, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын геройның үз авызыннан сөйләтү һәм, ниһаять, шуңа бәйле рәвештә башка мәсьәләләр килеп кушылу. Ягъни, бала характеры күңел кичерешләре белән бәйле рәвештә тирәнрәк ачылган булып чыга. Кулланылган эчке сөйләм дә геройны индивидуальләштерүдә мөһим фактор булып тора. Ул персонажның аңа гына хас характер, сөйләм үзенчәлекләрен чагылдыра, шунда ук үзхарактеристика да бирелә.

Хикәянең уңышы булып, тагын, төрле хәл-әхвәлләрдә бала характерындагы үзенчәлекле якларны белү тора һәм нәтиҗәдә, чыннан да, бала тормышчан итеп яктыртыла. Әсәрдәге реалистик рух – авторның зур уңышы. Ягъни, М.Гафури иҗаты тормыш чынлыгын яктыртуы белән дә көчле. Шунлыктан, тасвирланган вакыйгалар да гади, баланың әйләнә-тирәлеге дә ят түгел. Мондый гадилек, үз чиратында, икенче бер әһәмиятле күренеш белән бәйләнә: гади, таныш вакыйга һәм геройлар аша бирелгән фикер балаларга тиз барып ирешә, тәэсире дә көчлерәк була.

Мәгълүм ки, «җанлы һәм җансыз табигать» еш кына геройларның психологик халәтен аңларга ярдәм итә. Бу очракта да М.Гафури уңышлы алым куллана, кыр казын «кешеләштерә». Герой күзәтүләрдән чыгып, үз «кунагы»нда моңсулык, уйга талу, дәртләнеп китү, сагыну кебек сыйфатлар «күрә», ягъни автор шартлылыкка мөрәҗәгать итә. Алар сюжет үстерелешенә һәм композицион төзелешкә яраклаштырылган. Персонажның күңелен ачуда файдаланылган мондый алым, кичерешләрнең аерым юнәлешләрен укучыга психологик нечкәлегенә кадәр төшендерү өчен кирәк булган, әлбәттә.

Шулай итеп, М.Гафури прозасы нигездә реаль җирлектә, әмма ул аерым шартлылыктан да азат түгел икән: автор фантазиясе, метафора, аллегория, литота һ.б. иҗатта урын алган. Мондый алымнарга мөрәҗәгать итү – әдәби шартлылык – конкрет дөреслекне кабул итүне җиңеләйтә, яшәешнең мәгънәсен аңларга, иң әһәмиятлесе – бала күңелен балаларча тасвирларга ярдәм итә.

Балалар язучылары өчен сабыйның табигатькә мөнәсәбәтен ачу әһәмиятле, чөнки ул мәңгелек проблема – яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән бәйләнә. Бу очракта табигать – вакыйгалар барышында фон гына түгел, ә әсәрнең гомум структурасында әһәмиятле эстетик элемент та. Табигать характерларны тулырак һәм төгәлрәк аңлау мөмкинлеген ачу белән бергә, автор талантының көчен бәяләргә дә мөмкинлекләр бирә.

Шулай итеп, вакыйгалар үстерелешендә, кульминацион ноктада сурәтләнгән хәлләр, аларда бала кичерешләренең сәнгатьчә тасвиры, кыр казының терелүе һәм дусларына кушылып очып китүе, чишелеш, укучы баланың игътибарыннан читтә кала алмый, аны тәэсирләндерә. Бу бөтенлек укучы өчен тулы бер матур картина күзаллауга сәбәп була, нәтиҗәдә, тәрбияви һәм танып-белү белән бәйле фикерләр күпкә тормышчанрак, тәэсирлерәк, үтемлерәк итеп укучыга җиткерелә дигән сүз.

Табигать һәм бала арасындагы гармония, үзара мөнәсәбәтләр шушындый ук уңышлы алымнар ярдәмендә Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә дә яктыртыла. Иҗатны эзлекле тикшергән аерым әдәбият галимнәре, алдарак, әсәрдә вакыйгаларның һәм кайбер геройларның романтикларча сурәтләнгән булуын инде билгеләп үткәннәр иде1.

Хикәянең исеме астына Г.Ибраһимов «Бер мәхәббәтнең тарихы» дип куя һәм сюжет әйтелгән мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә. Төп герой Закирның колынга булган мөнәсәбәте, ат белән бәйле хыяллары әсәр дәвамында бәян ителә. Автор биредә отышлы янәшәлек үткәрә, Закир һәм колынның формалашуын, әйләнә-тирә, гаилә, авыл кешеләре, яшәеш, гореф-гадәтләр белән бәйләп тасвирлый.

Закирның рухи-әхлакый планда ачылуы уңышлы эшләнгән. Биредә автор балалар өчен үрнәк булырдай яшүсмер образын тудыруга ирешә. Геройның кичерешләре, борчу һәм эчке тартышлары ышандыра. Туган авылы табигатен, колынын һәм кешеләрне чын күңелдән ярату хисенең тасвиры сокландыра. Хикәядә Алмачуар тай образы да беркадәр хыялый күтәренкелек белән тасвирланган. Бу нисбәттән, хикәянең тел-стиль чаралары да, пейзажны бирүе дә үзенчәлекле. Гомумән, әлеге ике хикәя яңа шартларда балалар өчен язылган классик әсәр үрнәге буларак әдәбият тарихына кереп калды.

1920-30 нче еллар балалар прозасында үткәннәргә тәнкыйди караш, авыр язмышлар дәвере булуын ачу омтылышы да зур урын ала. М.Гафури «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда»(1921), «Хәзер ансат ул – элек кыен иде» (1927), Й.Госмановның «Канлы көннәр хикәясе», Г.Гомәрнең «Бәхет» (1925), Һ.Такташның «Кызыл галстук» (1925), «Ул аны онытты» (1925), гражданнар сугышы темасына «Караборынның дусты» (1927), Й.Госмановның «Канлы көннәр» (1924), «Кечкенә батыр үлми» (1925), Г.Мохтаровның «Штабтагы кечкенә Габбас» (1925), К.Зәйдуллинның «Көтүче Кәшфи» (1925) кебек әсәрләре шундыйлардан. 1930 нчы елларда да әлеге юнәлеш дәвам иттерелә: Д.Фәтхинең «Бояр урманында» (1934), Г.Садриның «Тимерче малае» (1936), Л.Гыйльминең «Староста таягы» (1936) һ.б.

«Караборынның дусты» хикәясе утызынчы елларның уңышлы әсәрләреннән санала. Бүгенге көн өчен хикәя тарихи яктан да, Әйдүк белән Караборын арасындагы дуслык, кичерешләр дөньясының үзенчәлекле бирелүе белән дә кызыклы.

Әсәрдә гражданнар сугышы, чорның үзенчәлекле атмосферасы төрле катлау кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрдә бирелә. Илдә барган тарихи үзгәрешләр аша Әйдүк кебек балаларның көрәшче булып тәрбияләнү процессы ачыклана. Мәгълүм ки, үз вакытында заман темасына бирелеп, күп язучылар реаль тормыштан байтак ерак торган әсәрләр иҗат иттеләр. Һ.Такташ исә бу яктан аерыла, биредә ул бала психологиясен оста, тормышчан итеп ача белүче талант. Чөнки Әйдүк үч алу, көрәш рухы белән янса да, вакыйгаларда ул чыннан да – бала, кичерешләре, эш-хәрәкәтләре белән аның яше тәңгәл. Югыйсә, заман идеологиясенә бирелеп, авторлар арасында бу елларда бала образын артык идеаллаштырып сурәтләү тенденциясе үсеш алган була. Моңа өстәп, автор сюжетны уңышлы төзи, вакыйгалар да шундый эзлеклелек белән кертелә ки, укучы алга таба нәрсә буласын көтеп, һәрвакыт киеренке халәттә булырга мәҗбүр.

Әлеге елларда кабат ятимлек, үксезләр темасы күтәрелә. Бу хәл гражданнар сугышында ятим калучыларның саны арту, 1921 елгы ачлык белән дә бәйләнсә кирәк. Г.Мохтарның «Тәрбиячесезләр» (1924), Г.Толымбайның «Әндәр бабай» (1923), «Үксезләр» (1924), К.Әмиринең «Завод мәктәбендә» (1925), И.Газинең «Балконлы йортта» (1934) кебек әсәрләре теге яки бу күләмдә үксезләр язмышын яктыртуга корылган. Дөрес, әлеге хикәяләр, нигездә, балалар турында өлкәннәр өчен язылган хикәяләр тәэсирен калдыра. Нәкъ менә шуңа күрә мондый әсәрләр балалар укуында иркен тарала алмый.

З.Бәширинең «Шаян Фәһим» (1919), үзбәкләр тормышыннан алып язылган «Ефәк күлмәк» (1928), Х.Габделхәйнең «Әбием кәҗәсе» (1928), «Мырау батыр» (1928) кебек көйләп уку өчен язылган хикәяләре, А.Алишның күп сандагы әкиятләре һәм «Чуар тавык», «Әбиләргә кунакка», «Утлы йомырка», «Әни ялга киткәч», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми?» (1934) һ.б. хикәяләре исә башкарак язмышка дучар була. Аеруча 30 нчы еллар балалар әдәбиятында үз урынын тапкан, таланты аеруча әкиятләр жанрында ачылган А.Алиш иҗаты уңышка ирешә. Әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлаган әдипнең әкиятләре балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга бай, уку өчен җиңел.

А.Алиш әкиятләрен схематик характерда төрләргә бүлеп карарга мөмкин: балаларны тирә-юнь, табигать белән таныштыру, ягъни танып-белү, тәрбияви һәм матурлыкны аңлау – эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр. Аларны гомумиләштерү мөмкинлеге дә зур: күп кенә әкиятләр алда саналган үзенчәлекләрне берьюлы үз эченә алган. «Нечкәбил», «Песиләр һәм күселәр», «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк», «Кем көчле» шундыйлардан.

Композицион яктан бәяләгәндә дә А.Алиш әкиятләре төрле. Мисалга, «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил» һ.б. әкиятләрдә төп геройларның төрле җәнлекләр һәм кош-кортлар белән очрашуы, шулай ук очраклылык кына түгел, бәлки, композицион дәвамлылык белән аңлатыла. Бу вакыйгаларга төп фикерләр салына, нәтиҗәдә, гади генә күренгән деталь дә зур мәгънәви көчкә ия булып чыга. Реаль тормыш күренешләренең әкияти шартлылык белән бергә үрелеп китүе, шигъри тел, ритм һәм аерым үзенчәлекләр авторның сюжет һәм композиция төзүдә генә түгел, гомуми осталыгын билгели.

Әдип табигатьне, хайваннар һәм кош-кортлар тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, жиңел формада сурәтләп бирә, вакыйгаларны катлауландырмый. Шуның белән бергә әкиятләр фикер һәм фантазиягә, хискә бай, алар әлеге гадилек белән сюжет барышында тыгыз үрелә. Бу юнәлештән чыгып бәяләгәндә, А.Алиш әкиятләре беркадәр дидактик әсәрләргә дә якын. Ләкин аларда коры үгет- нәсихәт юк, фикер әдәби чаралар, сурәт, образ, пейзаж ярдәмендә җиткерелә һәм әкиятләрнең уңышын билгели.

Әкиятләрдә игътибарны җәлеп иткән тагын бер як: төп геройлар – укучы бала кебек тәҗрибәсез кош-корт яки хайван балалары. Аерым төр әкиятләрдә нәни геройлар бер-берсенә каршы куелалар яки әсәр дәвамында аларның нинди дә булса хәл-вакыйгага яки бер-берсенә мөнәсәбәте ачыла. Мисалга «Куян кызы», «Каз белән аккош», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Песиләр һәм күселәр» һ.б. әкиятләрне китерергә мөмкин. Үзәккә гади генә вакыйгалар куелган. Әти-әниләренең сүзләрен тыңламаган балалар – куян кызы һәм шаян ябалак малае кыен хәлдә калганнар. Вакытында ашамаган, йокламаган һәм саф һавада йөрмәгән, шунлыктан кечкенә калган киек каз малаеның да хәле авыр: дусты аккош велосипедта «җилдерә», ә кибетче апалар аңа велосипед сатмыйлар, үскәч килергә кушып кире кайтарып җибәрәләр. Яисә нәни песи баласы тәҗрибәсезлеге аркасында чак гына үлми калган һ.б. Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык турындагы әкияттә дә баланың мәхәббәте, әлбәттә, сыерчыклар ягында. Чөнки мактану чыпчыкны фаҗигале үлемгә китерә яза, хурлыкка калдыра.

«Чукмар белән Тукмар» әкиятендә үткәрелгән фикер дә гаять кызыклы. Дуслык, туганлык һәм якыннарга хөрмәт идеясе әтәчләр мисалында ачыла. Бирелгән вакыйгаларны бала үз тормышына күчереп аңлый: үзара уенчык бүлешү, сугышу, елау һәм әләкләү – начар гадәт. Шул рәвешле, кешеләргә хас булган сыйфатларны А.Алиш төрле җәнлек һәм кош-кортлар аша ача, ләкин, шул ук вакытта аларга хас төп үзенчәлекләрне дә саклый. Сыерчыклар матур сайраулары, чыпчыклар чыркылдаулары, бал кортлары чәчкәләрдән бал җыюлары белән билгеле булсалар, әтәчләр сугышырга яратулары белән мәгълүм. Шулай итеп, оста художник буларак, автор һәр кош-корт һәм җәнлекләрнең, бары аларга гына хас сыйфатлары белән хәтердә калырдай образларын тудыра. Шуңа күрә баланың геройлар белән бергә шатлануы яисә бәхәскә керүе, сөйләшүе, әлбәттә гаҗәп түгел.



А.Алишның әкият жанрын үстерү юнәлешендәге тәрҗемәләре дә әһәмиятле. Ул төрле телләрдән «Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр» (1936), «Койрыклар» (1935), «Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?» (1939), «Бай белән ялчы» (1940) һ.б. әкиятләрне иҗади тәрҗемә итә.

1920-30 нчы еллар балалар прозасы аерым әсәрләрдә сурәтләнгән вакыйгаларның зурлыгы, вакыт нисбәтеннән, зур аралыкны тасвир итү, эпик киңлек, тарихи чор һәм тирәлек, чор казанышлары турында мәгълүмат бирү ягыннан да кызыклы. Ф.Кәримнең «Улак белән еракка» (1930) маҗаралы повестен, Х.Кавинең география фәне белән бәйле «Боз диңгезенә таба» (1932), «Кавказ таулары арткылы җәяү» (1930), «Идел буенда йөрү юллары» (1931), «Кузбасска сәяхәт» (1934) сәяхәтнамәләрен, Ф.Кәримнең «Электр фонарьлары» (1930), Х.Кавинең фәнни мәгълүматлар тупланган «Почта, телеграф, телефон һәм радио» (1930), «Бөҗәкләр җыелышы» (1930), авыр язмышлар чагылышын биргән Л.Гыйльминең «Көтүче Сәхап», «Теләнче малай» (1936), «Караңгы төндә» (1936), Г.Улумбекнең «Ачлык күләгәсендә» (1930) әсәрләрен мисалга китерергә мөмкин. 20-30 нчы еллар балалар прозасы турында сүз барганда, социализм төзүдә җаваплылык хисе, халык байлыгын саклау кебек темаларның, идеяләрнең хикәяләр һәм повестьларда көчле чагылыш табуын ассызыклап китү дөрес булыр. Мондый әсәрләрдә батыр пионерлар образы агитация лозунглары рухына яраклаштырыла. Г.Галинең «Биктимер ничек эшче булды

<предыдущая страница | следующая страница>


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе факультеты

Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны

3963.61kb.

16 12 2014
13 стр.


Программа казан -2006 Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде

Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма

372.78kb.

12 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк, к. 608 Тел: 233-70-58 Ольга Николаевна Григорьева

Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк

23.04kb.

15 09 2014
1 стр.


Г. М. Хамидуллин Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Татар Шуган авылы

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде

313kb.

14 12 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.