Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 3страница 4страница 5страница 6страница 7 ... страница 12страница 13
» (1925), А.Алишның «Әти, эчмә», «Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», (1929), Ш.Шәһәретдиновның «Яңа костюм» (1929), Х.Мохтаров «Кечкенә Әнәс» (1931), «Давыл алдыннан» (1935), Ф.Хөснинең «Җәйге кич» (1936), Л.Гасим «Безнең колхоз» (1931), М.Әмирнең «Соңгы сулышта» (1935) кебек хикәяләрендә үзәк конфликт – баланың аерым карашлар белән каршылыкка керүендә. Мондый күренешләр Г.Гобәйнең «Каланча» (1934), Ә.Айдарның «Ташбай» (1932) повестьлары, М.Әмирнең «Батыр исемле малай турында хикәяләр»ендә (серия, 1933-1937) чагылыш таба. Әлеге әсәрләрдә төп персонажны укучыларга үрнәк итеп кую максатыннан, кечкенә геройга яше күтәрә алмастай эшләр йөкләнә һәм азактан мәсьәлә уңышлы хәл ителә дә. Әлбәттә, болар барысы да чорга хас идеяләрне алга сөрү белән аңлатыла. Илдә барган колхозлашу чорын сурәтләгәндә баланы каршылыклар эчендә үстерү, колхозлашу белән бәйле конфликтлы ситуациядә геройны ачу – шул еллар балалар язучыларының аеруча яраткан темасы була. Мәгълүм булганча, бу елларда «яңа чынбарлыкны расламый» торып, яңа герой тудыруда уңышка өмет итү мөмкин эш булмый. Әйтик, Г.Гобәйнең «Каланча» повесте герое – унбер-унике яшьлек Сәлим, көрәш идеясен әтисеннән дә өстен куя, ике арада килеп чыккан каршылык советлар ягы «файдасына» хәл ителә. Кульминацион моментта исә автор фикерен тагын да үстерә төшә: төп герой колхозга каршы булган сау-сәламәт ирләрне җинаять эшләгән вакытларында тотып, куркытып, кырдан авыл советына алып кайтып тапшыра. Вакыйга ышандырмый, әмма ул чорның төп идея-фикеренә тәңгәл. Г.Гобәйнең башка әсәрләренә дә романтик реализм сыйфатлары хас. Чөнки автор балалар тормышын аерым гына алып сурәтләми, ил язмышы белән бәйләп карарга омтыла. Аларның иҗтимагый тормышта катнашуларын кискен тарихи борылыш вакыйгалары фонында сурәтли. «Маякчы кызы» (1938), «Каланча» (1934), «Ялгыз йортта» (1939) әсәрләрендә дә балаларда булган җаваплылык хисе чор рухы белән бәйләп күрсәтелә.

Д.Аппакованың (1898-1948) «Кечкенә Бануның тарихы» (1938) повестенда исә, тасвирланган вакыйгаларны һәм геройларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүләргә мөмкин: татар халкының инкыйлабка кадәрге авыр тормышы, өлкәннәр яшәеше белән бергә мулла һәм абыстайда белем алучы балалар язмышы; инкыйлабтан соңгы көнкүреш. Әлбәттә, бу ике чор бер-берсеннән нык аерыла. Иске һәм яңаны капма-каршы куеп тасвирлау, мәгълүм ки, бу чор өчен зур яңалык түгел иде, мондый контраст авторлар тарафыннан фикерне укучыга җиткерү, үткән белән бүгенгене чагыштырып карау, тарихтагы аерым күренешләрне бәяләү өчен кулланылды. Повестьның яңалыгы - бала образын сурәтләүдә авторның балалар психологиясен белүе һәм бу хәлнең төп образны идеаллаштырудан саклавы, тормышчанлык.

Төп героиня Бану әсәрдә үсештә карала. Ярлы тормышта үскән кыз, илдәге борылыш елларыннан соң дөньяви белем ала, үз авылында ук колхоз рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үсеш эволюциясе ышандыра да. Чөнки әдибә әсәр ба­шыннан ук укучыны моңа әзерли: кече яшьтән үк белемгә, хакыйкатькә омтылган, ятлауга корылган дини укуга каршы чыккан, нәтиҗәдә, бер күзен югалткан, авыр тормышлы әтисенә эшләрдә терәк булган кыз белеме һәм гаделлеге нәтиҗәсендә әлеге дәрәҗәгә ирешкән, бәхетле гаилә дә корган. Ягъни, геройны конкрет эш-хәрәкәттә тасвирлау кечкенә укучыга тәэсир итә, рухи һәм физик халәте аша укучы аның эчке көчен тоемларга мәҗбүр.

Совет власте елларында тормышның үзгәрүе повестьта акрынлап ачыла. Халыкның яңаның яхшырак булуын төшенүе, яңа чорның, совет законнарының бала хокукларын яклау юлына басуы ассызыклана. Бануның җитәкче роленә күтәрелүе дә моңа мисал. Яшәеш үзгәргән саен халыкның психологиясе дә үзгәрә, кешелеклерәк, мәрхәмәтлерәк була бара. Ягъни, хезмәт халкының җиңүен автор шулай эзлекле ача. Әмма, борылыш елларын сурәтләгәндә геройларның революцион вакыйгаларга мөнәсәбәте, урыны мәсьәләләре читтә калган. Һәм бу хәл аерым күренешләрнең ясалмалылыгын тудырган.

Схематик характер, балаларның батырлык эшләү вакытын аеруча калку итеп күрсәтү омтылышы Бөек Ватан чоры әдәбиятына да хас. Мәгълүм булганча, бу елларда язучылар сугыш һәм балалар проблемасын читләтеп үтә алмыйлар. Чөнки сугыш беренче чиратта аларның тормышына зур авырлыклар алып килә: гаиләләреннән аера, оккупацияләнгән җирләрдә дошманнарның явызлыгын өлкәннәр белән беррәттән алар да татырга мәҗбүр була, ачлык, ялангачлык өстәлә һ.б. Шунлыктан, фронтларда сугышчылар туган җирне генә түгел, балалыкны да азат итәләр, аны яшь буынга кабат кайтаралар.

Гомумән, Ватан сугышы чоры вакыйгалары һәм геройлары сугыш чоры, аннан соңгы дәвердә дә балалар өчен романтик рухта чагылдырыла. Хәлбуки, бу чорда, аеруча, балаларның яшәешен, омтылышларын аңлау өчен әдипләргә аларның психологиясен, характерын тирәнтен төшенү мөһимрәк булса да. Чөнки кырыгынчы елларда чыныгу алган яшь буын идея һәм рухи яктан байый. Әмма прозада яңа геройны – совет укучысын раслау тенденциясе схематик характерда бара, аның «тавыш бирү» хокукы да юк дәрәҗәсендә кала. Вакыйгалар автор тарафыннан сөйләнелә, күп проблемалар җиңел юл белән чишелә, темалар бер–берсенә шактый дәрәҗәдә охшаш һәм, нигездә, акыл, киңәш бирү, дошманның явызлыгын формаль ачу төп өлешне тәшкил итә. Авторлар еш кына балалар һәм зурлар әдәбияты арасындагы интонацияне анык билгели алмыйлар. Моңа өстәп, сугыш чорының иҗат кыенлыклары прозага да тәэсир итә, һәм балалар өчен әсәрләр аз күләмдә языла.

Әмма, ничек кенә булмасын, сугыш чоры бала образында матур сыйфатларны да ача, чын балалар әсәрләре дә языла. Балалар күңелендә яшәп килгән көрәшче булу, дошман белән сугышу һәм, ниһаять, командир булу омтылышы кичерешләр аша тасвирлана. Мисалга Г.Насыйриның «Ана күңеле», А.Алишның «Дошманга каршы», Г.Гобәйнең «Безнең балалар», А.Әхмәтнең «Бабай һәм малай», «Солдат балалары», Ф.Хөснинең «Учак», «Урман сукмаклары», Г.Әпсәләмовның «Курай», «Ли Чен Чан картның әкияте», А.Шамовның «Яланаяклы малай», К.Нәҗминең «Тимерче Йосыф» (әкият) һ.б. әсәрләрне китерергә мөмкин.

Балалар әдәбиятында да баштарак гомум әдәбияттагы кебек үк сугышка һәм үч алырга чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, тылда балалар батырлыгы, уяулыгы мәсьәләләре, ата-ана һәм баланың бердәм көрәше кебек темалар өстенлек итсә, бераздан матбугатта фронтовиклар – А.Алиш, Ф.Кәрим, А.Әхмәт, Г.Бәширов, К.Нәҗми, А.Айдар, Г.Кутуй, А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ә.Фәйзи һәм башкаларның сугыш сәхифәләрен ачкан әсәрләре күренә башлый.

А.Әхмәтнең «Бабай һәм малай», Г.Гобәйнең «Безнең балалар» хикәяләрендә, мәсәлән, тылда балалар уяулыгы һәм батырлыгы темасы ачылса, фронтка ярдәм Г.Насрыйның «Ана күңеле» һәм Ф.Хөснинең «Учак» хикәяләрендә сурәтләнә. Беренче хикәядә турыдан–туры фронт өчен җылы киемнәр җыюның әһәмияте турында сүз барса, икенчесе әдәби эшләнеше ягыннан беркадәр аерылыбрак тора.

Сюжет барышындагы төенләнеш ат саклаучы малайлар янына Солтановның килүе белән бәйләнә. Вакыйгалар үстерелешендә исә ул үзенең разведчик булуы һәм атын югалтуы турында сөйли. Әтисе ачулануыннан курыкмыйча, Рәхимнең үз атын аңа бүләк итүе – кульминацион момент буларак бәяләнә ала. Димәк, биредә дә төп фикер җиңү өчен үзеннән өлеш керткән баланы үрнәк итү максатына яраклаштырылган. Авторның стиле, вакыйгаларның җыйнаклыгы, төгәллек, балаларның кичерешләренә зур игътибар – хикәянең уңышын билгели. Рәхми образын ачуда реалистик һәм романтик төсләрнең бергә кушылуы исә автор идеясен калку итә, төп фикерне тагын да ача төшә.

Батырлык, авырлыклардан сыгылмыйча кеше булып кала алу үрнәкләре, дошман белән очрашу вакыйгалары һәм үч мотивы Г.Бәшировның «Үч», А.Алишның «Килделәр», А.Әхмәтнең «Карт солдат», «Солдат балалары», «Зәңгәр конверт», И.Газинең «Малай белән эт», А.Шамовның «Яланаяклы малай» хикәяләрендә сурәтләнә. «Килделәр» хикәясе сәнгатьлелек ягыннан чагыштырмача уңышлы эшләнгән. Биредә немец самолетларының Владиклар авылын бомбага тотулары, төп геройның да әнисе белән өйсез калуы тасвирлана. Әмма азакта явызлык җәзасын ала: Владик йортлар арасында янып яткан немец самолетын күрә. Ягъни, бу хикәя дә оптимистик рух, җиңүгә булган тирән ышаныч белән сугарылган. Моңа өстәп, балалар әсәрләрендә авторларның еш кына карт яки авыру ана һәм бала образларына мөрәҗәгат итүләре күзгә ташлана. Ә.Фәйзинең «Ана белән бала», Ә.Еникинең «Бала», И.Газинең «Ана» хикәяләре, Х.Мөҗәйнең «Малай белән сөйләшү» парчасы моңа мисал. Бу хәл аңлашыла да: тылда караучысыз калган халык батырларның җиңеп, тизрәк сугыштан кайтуларын көтә.

Бөек Ватан сугышы елларында махсус балалар өчен язылган, тел–стиле һәм күләме белән башкалардан аерылыбрак торган әсәрләр рәтендә Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» (1942), «Язгы төндә» (1944) повестьларын карарга мөмкин. Нәкъ менә әлеге авторлар сугыш чоры балалар әдәбиятын сәнгатьлелек ягыннан югары баскычка күтәрәләр. Күләмле жанр кечкенә геройларның формалашып килүче характерын тулырак ачу һәм үсеш эвалюциясен бирү өчен уңышлырак, әлбәттә. Дөрес, уртак моментлар күп булса да (мәсәлән, халыклар дуслыгы темасы һ.б.) повестьлар бер-берсеннән байтак дәрәҗәдә аерыла: Г.Кутуй әсәрендә вакыйгалар бала күзлегеннән чыгып бәян ителә, аларның тормышы, яшәеше турында, һәм ул махсус балалар өчен аталган. Ф.Кәримдә исә балалар белән бәйле вакыйгалар өлкәннәр кичерешләре аша тасвирлана. Һәр ике повестьта да автор геройлар, балалар белән бәйле сугыш чоры фаҗигасен, фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы, реальлеге белән тасвирлап бирә.

Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте исә романтик рухта. Аерым истәлекләрдән күренгәнчә, ул өч өлештән торып, «хыялый роман» жанры кысаларында, гыйльми нигездә язылырга тиеш була. Әмма, авторның нияте гамәлгә ашмый кала, әсәрнең бер өлеше генә дөнья күреп өлгерә.

«Рөстәм маҗаралары» – Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын фантастик планда яктырткан, татар халкының тылсымлы әкиятләренә якын бердәнбер әсәр. Халыкта яшәп килгән абага чәчәген күргән кеше күренмәс була ала дигән ышанычны нигез итеп, Г.Кутуй үзенең әсәрен сугыш чорына яраклаштыра.

Чорга хас өмет һәм хыялларны үзендә туплаган 13 яшьлек Рөстәм Асадуллин, сугыш кырында күренмәс «зат» булып, зур батырлыклар эшли. Ягъни, илне дошманнардан азат итү теләген автор матур, хыялый бала образы, аның кичерешләре аша калку итеп сурәтли. Әсәрдә батырлык үрнәге булып нәкъ менә бала образы бирелү мөһим. Чөнки яшьтәшләренең героизмын кабул итү балага күпкә җиңел, бәлки, үз вакытында бу хәл күпләрнең хыялы да. Рөстәм эшләгән батырлыклар тормышчанрак кабул ителсен өчен автор беркадәр реаль җирлектә дә фикер йөртә, фәнгә таяна, Рөстәмнең сугышка кадәрге яшәеше турында мәгълүматлар бирә һ.б. Иң кызыгы – батырлыклар эшләү геройга җиңел генә бирелми. Язучының уңышы да шунда – нинди генә хәлдә дә ул героеның «бала» булуын онытмый, һәр эш-гамәлен, уен балаларча ача, ышандырырлык итеп дәлилли.

Г.Кутуйның сугыш чорында язылган икенче бер «Сагыну» (1944) нәсере – иҗатының иң югары ноктасы. Дошманны куып баручы солдатның эчке кичерешләрен бирүгә багышланган әлеге лирик әсәрдә сагыну хисе кабатлаулар ярдәмендә, тирән мәгънә, үзенчәлекле бер моң белән үстерелә. Нәсердә халык җырын файдалану солдат хисләрен тагын да ача төшә, сагыну, ярату һәм нәфрәт хисләрен бирүдә һәр бизәк, сурәт конкретлаша.

Хис һәм фикер бердәмеге, киеренке рухи халәт, музыкаль яңгыраш – болар барысы да нәсернең уңышын һәм әдәбиятта тоткан зур урынын билгели:

«…Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота–йота җавап язам:

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!1

Мисалдан күренгәнчә, сугыш еллары әдәбиятында әдәби сәнгатьлелек алымнарының яңарышы сизелә. Кырыс фактик, тормышчан материал әсәрләрдә романтик һәм көчле сәнгати сурәтләү чаралары белән бәйләнә. Автор авазы аларда халыкның үз фикере буларак яңгырый.

Әмма, Ватан сугышы чоры балалар әдәбиятында «балалар һәм сугыш» проблемасының чишелеше тиешенчә, бөтен тирәнлеге һәм каршылыгы белән уйланылып бетмәгән дип бәяләргә нигез зур. Чөнки әсәрләрдә еш кына батырлыкны тасвирлау аспекты үзәк урынны алган, аңа килү юлы, тирәлек нигездә яктыртылмаган. Бу хәл аңлашыла да: сугыш шартларында, кешелекнең язмышы хәл ителгәндә, әдипләр өчен батырлык эшләү вакытын калку итеп сурәтләү, үрнәк бирү әһәмиятлерәк була.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, балалар әдәбиятына да сугыш чоры вакыйгалары героик һәм трагик чынлыгы, романтик күтәренкелеге белән килеп керә. Әһәмиятле билгесе – романтик реализмның тирәнәюе, әдәбиятның халыкка якынаю белән нигезләнә ала. Бу чор әсәрләрен дә тормыш үзе сыный. Әдәби яктан уңышлы эшләнгән, көчле рухлы геройлар бүген дә яшь укучының игътибарын җәлеп итә. Уңышсыз әсәрләр исә онытыла бара.

Бөек Ватан сугышы чорыннан соңгы проза, нигездә, әдәбият һәм педагогиканың синтезы булуын дәвам итә. Ягъни, «педагогик тәнкыйть», дәүләт куйган таләпне үтәп, балалар укуы өчен «тәрбияви», «файдалы», «мәгънәле» һ.б. әсәрләрне сайлый: «алар (әдәби әсәрләр), һичшиксез, художестволы эшләнгән булу белән бергә, педагогик таләпләргә җавап бирергә ... тиеш»1. «Педагогик эчтәлек»не үрнәк итеп кую нәтиҗәсендә, бер яктан, бу дәвердә махсус балалар прозасы гына түгел, бәлки, балалар укуында кулланылган барлык әсәрләр дә тәнкыйть тарафыннан бәяләнә. Нәтиҗәдә, бу чор тәнкыйте эшен, балалар әдәбиятын, уку тарихын өйрәнү юнәлешендә дә файдаланырга мөмкин. Икенче яктан, фашизмны җиңгән илдә балалыкның кадерен белү, гуманлылык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 1959 елда (20 ноябрь) кабул ителгән «Балалар хокуклары декларациясе»ндә, мәсәлән, төп үзәк итеп «…тулы һәм тигез үсеше өчен бала яратуга һәм аңлауга мохтаҗ» принцибы карала2. Һәм Г.Гобәй, Ә.Фәйзи, Н.Исәнбәт, И.Туктар, Г.Бакиров, Д.Аппакова кебек әдипләр әлеге принципны алга куеп иҗат итәргә омтылалар.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда балалар прозасы берничә юнәлештә үсә. Беренче юнәлеш, әлбәттә, турыдан-туры Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйләнә. Сугыш чорында сәяси һәм идеологик яктан чыныккан балаларда формалашкан ныклык, илне ярату, кебек сыйфатларны саклау, үстерү идеясе Г.Гобәйнең «Замана балалары» (1949), «Маратның язмышы» (1956), Г.Бакировның «Партизан малай» (1953) повестьлары һәм А.Әхмәтнең «Солдат хикәяләре» (1952) җыентыгының үзәген тәшкил итә.

Г.Гобәйнең «Маратның язмышы» повесте, гадәттәгечә, ил язмышы, балалар язмышы белән бәйле һәм күтәрелгән идея-фикерләр дә чор таләбе белән аваздаш. Өч кисәктән торган әсәр үзәгендә - сугыш чорында халыкның бердәмлеге, ятимнәргә миһербанлы караш идеясе. Ул турыдан-туры төп героиня Гөлсем белән бәйләнгән. Камалышта калган Ленинградтан ятим бала - Маратны коткарып, Казанга алып кайткан, бераздан үз улы итеп яздырган Гөлсем әсәрнең буеннан-буена бары уңай яктан гына күрсәтелә.

Ак халатлы хатынның «… сез олы җан, олы җан сез, ханым» дип, аңа бәя бирүе дә әлеге идеяне тирәнәйтә кебек1. Сугыш чорының катлаулы сынаулары аша үтеп сынмаган, ирен югалткан, әмма ике баласы янына өченчене – ятим Маратны алып хезмәт сөючән, тырыш, кешелекле (тәрбия мәсьәләсе – чор идеалы, әсәрнең төп идеяләреннән тагын берсе) итеп тәрбияли алган Гөлсем әсәр азагында үзе дә бәхеткә ирешә: Маратның «үлгән» әтисе табыла. Нәтиҗәдә, яңа гаилә барлыкка килә. Ягъни, нинди генә хәлдә дә «совет кешесе»нең бәхетле булырга хакы булуы, матур киләчәк идеясен Г.Гобәй романтик рухта сурәтли.

Шушындый ук рух «Замана балалары» повестенда да чагыла. Төп герой Хәлим – «совет баласы» – авторның яшьләрдә күрергә теләгән сыйфатларын үзендә туплаган романтик персонаж, автор идеалы2. Ул физик яктан көчле, куркусыз, яхшы укый. Аның әлеге сыйфатлары әсәр дәвамында эзлекле ачыла бара. Мисалга, Хәлимнең фашистларга каршы сугышка китү хыялы белән бәйле вакыйгалар. Сугыш кырында замполит Зиннәт Арслановны – яралы әтисен коткару, сатлык поварның чын йөзен ачу (бу очрак сыйнфый көрәш идеясенең дошманга каршы көрәш идеясе белән кушылып китүенә мисал) һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнү вакыйгалары. «Фәнсез коммунизм төзеп булмауга» төшенеп, укуга бирелү, урман кисү, пионерлар белән тимурчылык эше һәм, ниһаять, әсәр азагында Хәлимне комсомолга кабул итү – болар барысы да үзәк фикергә яраклаштырылган. Автор төп героен төрле каршылыклар аша сыный, чыныктыра. Хәлим образы аша фронт һәм тыл бердәмлеген, сугыш фаҗигасе һәм батырлык фәлсәфәсен ассызыклый. «Партия эше», «Сталин», «Ленин комсомолы» кебек төшенчәләрнең еш кулланылуы, төрле милләт кешеләренең дуслыгын күрсәтүгә басым ясау, җыр һәм шигырьләренең дә чор рухында бирелүе – болар барысы да «Замана балалары» повестенең партия карарларына җавап рәвешендә иҗат ителүен күрсәтә.

Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Г.Бакиров иҗатына да, әлбәттә, фронтта күргәннәре тәэсир ясамый калмый. Г.Гобәй әсәреннән аермалы буларак, аның «Партизан малай» (1953) повесте фронтта күргәннәренә нигезләнеп язылган, автор фронт көндәлегеннән файдаланган.

Әмма вакыйгаларны һәм төп герой – Володя образын бирүдә Г.Гобәй белән охшашлыклар зур. Сугыш фаҗигасе, фашистларның ерткычлыгы, немец солдатының куркыныч образы – болар барысы да сугыш еллары әдәбиятында зур урын алган юнәлеш, тенденция белән бәйле. «Замана балалары» (Г.Гобәй) повесте герое Хәлим кебек үк «Партизан малай» герое да зур батырлык эшли: немец солдатын – ил дошманын аяусыз үлемгә «хөкем итә».

Гомумән, бу юнәлештә эшләүче авторлар Бөек Ватан сугышы чорында формалашкан тенденцияне дәвам итәләр, романтик стильгә мөрәҗәгать итеп, яшь геройларын үзләре күрергә теләгән сыйфатлар белән баеталар.

Сугыштан соңгы еллар прозасында барлыкка килгән икенче бер юнәлеш тыныч тормышта балалар яшәеше белән бәйләнгән. «... Югары өлгереш бирүче алдынгы укытучы, мәктәп белән үрнәк идарә итүче директор, завуч, югары күрсәткечләр бирүче отличник укучы – менә болар барысы да совет язучысы өчен бетмәс-төкәнмәс бай материал чыганагы була алалар»1. Әлге таләпләрне истә тоткан хәлдә, мәктәп, мәктәптән тыш пионер-комсомол эшләре, белем, хезмәт тәрбиясе турында сәнгатьлелек ягыннан югары баскычта торган әсәрләр иҗат итүче авторлар күп булды. Шунда ук мәгълүм затларның биографиясен ачкан әсәрләрне дә кертеп карарга мөмкин. Л.Ихсанова «Көмеш елга» (1948), «Җир астында җиде көн» (1949), «Якты уйлар» (1952), Г.Лотфиның «Көмешсыман кролик» (1955), С.Сабировның «Дүрт елга буйлап» (1952), Ә.Фәйзинең «Кечкенә Апуш» (1957) («Тукай» романының балалар өчен кыскартылган варианты), М.Галинең «Шагыйрь баскан эзләрдә» (1957), «Каюмның балачагы» (1958) һ.б.

Бу чор прозасында Л.Ихсанова һәм Г.Лотфи әсәрләре, әйләнә тирәлек, табигать белән таныштыруны беренче планга куюлары белән игътибарны җәлеп итә. Дөрес, Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлаган Л.Ихсанованың повестьлары географик мәгълүматларның фәнни, маҗаралы вакыйгаларга бай һәм сәнгатьлелек ягыннан югарырак баскычта булуы белән аерылып тора. Автор әдәбиятка яңарак рухтагы һәм стильдәге әсәрләр алып килү белән бергә, аларда тәрбияви максатларны да уңышлы хәл итә, прозасының үсешенә тәэсир ясый. «Көмеш елга» әсәрнең идеясе – балаларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын, байлыгын ачу. Төп герой Зөфәр, геологлар белән бергә, Көмеш елганың башлангычын табарга, табигать байлыкларын өйрәнергә дип фәнни тикшеренү отрядына языла. Аның геологлар белән үткән юлын яктыртканда язучы һәрдаим балаларның игътибарын берәр әһәмиятле фикергә яки вакыйгага юнәлтә. Географияне белүнең әһәмияте – адашканнан соң Зөфәр мәктәптә өйрәнгәннәреннән файдаланып, юл таба. Дуслык кадерен белү – Николай Иванович белән Сергей Петрович образлары аша бирелә һ.б. Яңа географик төшенчәләр, табигать турындагы мәгълүматлар – болар барысы да, әлбәттә, балаларга фәнни белем һәм тәрбия бирү юнәлешен үзәккә куюдан килә.

«Көмеш елга» повестенда күтәрелгән аерым идея фикерләр алга таба авторның «Җир астында җиде көн» (1949) әсәрендә үстерелә. Җир асты куышлыгында җиде көн яшәргә мәҗбүр булган Шәүкәт белән Хәмит, анда табигатьнең төрле манзаралары белән очраша. Биредә дә география фәненнән белем үзләштерерлек күренешләр байтак: «Минераллар музеена килеп кердекме әллә без? … Шулай да бу җемелдәвек ташларның кварц дип аталган минерал икәнен белә идем инде»1.

«… Югарыга карап тора идем, берсе битемә килеп кунды. Аннары кулыма. Сөртеп алсаң, ап-ак булып эзе кала.

– Кара әле, Хәмит, нәрсә икән бу, малай?

– Шуны да белмисеңме? Известь бит»2.

Мондый күренешләр, әлбәттә, турыдан-туры балаларга белем бирү максатына яраклаштырыла. Шушында ук дуслык темасы да күтәрелә: бик авыр вакытта да Шәүкәт авыру дустын, Хәмитне ташламый.

Г.Лотфиның әсәрләре исә беркадәр мәгърифәтче К.Насыйри традициясенә аваздаш, аның «Буш вакыт»ын һәм утызынчы еллар шартларында иҗат иткән Х.Кави әсәрләрен хәтерләтә. «Песнәк һәм Әнисә», «Балалар ярдәм итә», «Азатлык кунагы», «Сыерчык», «Эш үткәч үкенүдән ни файда», «Шомырт», «Күке һәм тукран», «Тамчылар» һ.б. фәнни-популяр характердагы әсәрләр. Мисалга, «Тамчылар»да (1947, 1956) автор су тамчысының сәяхәтен күрсәтү аша укучыларны елгалар барлыкка килү, суның үзенчәлекләре белән таныштыра. Әсәр аша укучылар җирнең төрле катламнары, суның сыек, каты һәм пар хәле, файдасы һәм стихиясе турында мәгълүматлар алалар.

Бу елларда нәниләр өчен мавыктыргыч итеп язылган әсәрләргә мисал итеп Д.Аппакованың «Шыгырдавыклы башмаклар» (1948), «Сөяк саплы пәке» (1959), «Йолдызкай» (1959), Г.Бакировның «Биш батыр», «Наҗиянең шатлыгы», «Мыеклы бикә» (1948), «Кадерле бүләк» (1953), И.Туктаровның «Җир җиләге» (1948), «Абыем бүреге» (1959), «Нәни хикәяләр» (1947), М.Әмирнең «Сәләткә нәрсә җитми», «Әниләр өйдә юкта» (1946), Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән болан кыз әкияте» (1960), «Зур бүләк» (1956), Җ.Тәрҗемановның «Күзләр», «Чыршы бәйрәме», «Уяулык-саулык», «Әни сүзе», «Судан табылган хат», А.Әхмәтнең «Кечкенәләр өчен хикәяләр» (1949), «Солдат балалары» (1948), «Балалар өчен кечкенә хикәяләр» (1954), Г.Галиевның «Җимерелгән читән» (1951), А.Шамовның «Озын мыеклы абый», С.Әдһәмованың «Дуслар», «Тубалбаш», «Кечкенә булышчы», К.Ишукованың «Ясмин гөле», «Табылдык», «Урман», «Малайлар», Ф.Хөснинең «Председатель малае» (1953) һ.б. әсәрләрне китерергә мөмкин.

Д.Аппакова бу елларда халык күңелендәге гүзәл җәүһәрләрне, халык акылын һәм тәҗрибәсен әсәрләрендә уңышлы файдаланган автор буларак аерылып тора. Бу җәһәттән, аның иҗатында татар халык авыз иҗаты материаллары белән бергә, үзбәк, төрекмән халык әкиятләрендәге күренешләрне һәм геройларны да очратырга мөмкин. Бу, әлбәттә, Д.Аппакованың озак еллар дәвамында Урта Азиядә яшәве, әлеге халыклар белән аралашуы нәтиҗәсе. Язучының теле матур, йөгерек, гади һәм образлы. Геройлары да үзләренең характер сыйфатлары белән аерылалар – алар кылган ялгыш эшләре өчен үкенәләр һәм яхшы якка үзгәрергә телиләр. Мондый алым язучының үзенә күрә бер иҗат принцибы буларак та каралырга хаклы. Мисалга «Сөяк саплы пәке» хикәясендәге Рөстәм, «Йолдызкай»дагы Нәсимә, «Сараның башыннан үткәннәре» әкиятендәге Сара, «Елка бүләге»ндәге Галия, «Илдус» пьесасындагы Илдус һ.б. образларны китерергә мөмкин.

«Сөяк саплы пәке» хикәясе үзенчәлекле композициясе, күтәргән идея-фикере белән генә түгел, эчке кичерешләре бай булуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Әсәр кереш, йомгак һәм төп өлеш – өч хикәядән тора. Беренче һәм икенче хикәяләрдә бертуганнар Фәрит белән Заһидның башкаларга булган ихтирамлы мөнәсәбәте турында сөйләнә: Фәрит карт бабайга авыр кәрзине белән таудан төшәргә булышса, Заһид кечкенә кызның югалган карандашын табып, иясенә кире кайтарып бирә. Өченче хикәя беркадәр үзенчәлекле: биредә Рөстәм эшләгән тәртипсезлекләр әнисе тарафыннан нәкъ киресе итеп – яхшылык рәвешендә сурәтләнә. Нәтиҗәдә, Рөстәм үзенең хатасын аңлый, туганнары алдында бик уңайсыз хәлдә кала, вөҗдан газабы кичерә. Үз хатасын үзе аңлавы аңа зур бүләк китерә – әтисе сөяк саплы пәкене Рөстәмгә бирә.

Кечкенә күләмле булсалар да, «Елка бүләге», «Йолдызкай» хикәяләренең дә әдәби-эстетик кыйммәте зур. Үз гаебен яшереп, песине – Йолдызкайны гаепләве Нәсимәгә авыр уйлар, күңел төшенкелеге китерсә, конфетларны өлкәннәрдән сорамыйча алып ашаган Галиянең дә хәле әйбәт түгел – башка балалар гөрләшеп конфет ашаганда, ул аларга кызыгып карап торырга мәҗбүр. Хикәя дәвамында ике героиня да үз хаталарын аңлау дәрәҗәсенә үстерелә. Һәм иң әһәмиятлесе, мондый үсеш реаль җирлектә, тормышчан һәм балаларның тирән психологик халәтләренә бәйләп бирелә. Баланың хис – кичерешләренә детальле мөнәсәбәт, шулай ук әсәрнең сәнгатьлелеген арттыра.

«Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясенең үзәгенә куелган фикер бүгенге тормышта аеруча актуаль. Бер-береңә ярдәм итү, җылы мөнәсәбәт, кайгы уртаклашу, хәлгә керү – балаларда тәрбияләнергә тиешле төп сыйфатлар. Хикәядә автор нәкъ менә шушы идеяне үткәрә. Авыр вакытта дусты Ләләгә ярдәмгә килгән, иң кадерле әйберен – «сары күбәләк канаты төсле» башмакларын аңа бүләк иткән Гөлшат канәгатьләнү, җиңеләеп калу хисен кичерә1. Бу яктан, И.Туктарның «Абыем бүреге» хикәясе дә үзенчәлекле. Әсәрнең күләме, композициясе, балаларның яшь үзенчәлеген истә тотып кулланылган тел-стиль чаралары белән бергә, сюжетның гади, әмма табышлы булуы игътибарны җәлеп итә.

Батырлык, курыкмауның хикмәте абый бүрегендә дип ышанган кечкенә герой, усал ата казны бүрек киеп куып җибәрә. Ләкин автор бу вакыйга белән генә чикләнеп калмый, аны үстерә төшә. Төп геройның бу батырлыгын күргән балалар, бераздан, барысы да йә әтиләренең, йә абыйларының бүрекләрен киеп урамга чыгалар. Ягъни биредә автор бала психологиясенең аңа гына хас бер үзенчәлеген тотып ала һәм күрсәтә алган. Шушы ук фикерне М.Әмирнең «Алдакчы бозау» хикәясенә карата да әйтергә мөмкин. Бу хикәя тагын бер тапкыр балаларның үзенчәлекле уйлау рәвешен күрсәтүгә уңышлы мисал. Өйләренең кайдалыгын ятып торган бозау белән билгеләп, бераздан адашкан балалар гаепне «алдакчы бозау»да күрәләр. Ягъни, бала психологиясен ачуда автор татар халкына хас тапкырлык һәм юморны оста кулланып эш итә.

Тагын шуны ассызыклап китү зарур, Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда балалар әдәбиятына дәүләтнең мөнәсәбәте, Татарстан Халык мәгариф комиссариаты һәм язучылар союзы тарафыннан оештырылган иң яхшы әсәрләргә төрле конкурслар, үз чиратында, бу өлкәнең үсеп китүенә тагын бер зур этәргеч була1. Нәтиҗәдә, гомуми әдәбиятта танылу алган аерым язучылар балалар әдәбиятында күренә башлый: К.Нәҗми, М.Әмир, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, А.Шамов, Э.Касыймов, С.Баттал, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни һ.б. шундыйлардан.

Ф.Хөснинең илленче еллар шартларында язылган һәм «Хикәяләр» (1957) җыентыгында тупланган әсәрләре фикеребезгә дәлил. Авторның төп геройлары – сабыйлар. Алар беркатлы, тәҗрибәсез, әмма акыллылар. Мәсәлән, «Председатель малае» геройлары, өлкәннәр эшли алмастай эш башкарып, малае Хәниф аша «председатель Камалиев абый»га «акыл» бирсәләр, «Шул малай» хикәясе геройлары дуслык, якынлык кадере, өлкәннәрне аңлау дәрәҗәсенә үстереләләр. «Малай белән солдат» хикәясе герое Наил, сугыш нәтиҗәсендә ятим калган малай, «бик зур кеше» булырга омтылса да, ул әле бала. Аның һәр хәрәкәте, уе балаларча, тормышны да шуңа күрә ул бер яссылыкта, турыдан-туры мәгънәсендә генә аңлый: «Менә моны ичмасам чаңгы дияргә дә була… Ә әни – юләр, кеше аның малаена нинди шәп чаңгы ясап калдырган, ә ул елый…»2. Малайның яңа чаңгы күргәч туган уен бирүдә дә Ф.Хөсни бала булып фикер йөртә алган. Югыйсә, нәкъ шушы урында сугышның иң ачы фаҗигасе яшерелгән – ул ятимлек. Әлеге проблема язучылар иҗатында инде яктыртылган булса да, Ф.Хөсни аның үзгәрәк юлын һәм алымын таба алган.

Чор уңышларының тагын берсе – Ә.Фәйзинең тарихи-биографик характерда язылган «Кечкенә Апуш» (1958) романы. Сюжет һәм композициясе Г.Тукайның биографиясенә нигезләнгән һәм ул хронологик тәртиптә бирелә.

«Кечкенә Апуш» әсәрендә Г.Тукай тормышының Яңа бистә, Кырлай, Җаек чоры сурәтләнә. Ә.Фәйзи шагыйрь белән бәйле балалар өчен кызыклы вакыйгаларны әсәрендә уңышлы сурәтли алган. Мисалга, Яңа бистәдә Габдулланың Әптелбәр һәм башка малайлар белән мөнәсәбәтен күрсәтү. Яки, Ибраһим байлар бакчасында тавис кошы күргәч булачак шагыйрь күңелендә туган хисләр балаларча беркатлы һәм бик мәгънәле дә: «Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләнгән бәхет кошы! Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның алмасын гына ялый. …теләсә, ул Ташаякта туйганчы әйләнчектә әйләнә»1.

Ә.Фәйзи кечкенә Апушның бу бәхет турындагы уйларын беркадәр үстерә төшә һәм аны үзенчәлекле фикер белән бәйли. Ул алга таба шагыйрьнең шигырьләрендә бик еш яңгыраган халык бәхете идеясе: «… ничек итеп Ибраһим бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын алыштырып алырга? … Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була…»2.

Тарихтан мәгълүм булганча, Г.Тукай балалар әдәбиятында мәгърифәтче Каюм Насыйри традицияләрен дәвам итә. Күрәсең, нәкъ менә шушы фикерне ассызыкларга теләп, Ә.Фәйзи әсәрендә кечкенә геройның Каюм хәлфә белән очрашу вакыйгасын да кертеп җибәрә: «Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә булып калган, … карандаш кисәге тоттырды. – Әле аның үзәге күп, – диде ул, – сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләрне язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, … инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың»1. Күренә ки, әлеге вакыйга символик мәгънәгә ия һәм ул, алдарак ассызыклап үтелгән, авторның романда әйтергә теләгән төп идеяләреннән берсе белән бәйләнә.

Алга таба, Кырлай, Җаек чорында да автор кечкенә Габдулланың үсешен эчке психологик кичерешләре аша бирә. Бик яшьли ятим калып, кайгы-хәсрәтне күп күргән бала күңеле нечкә, ул әле бик күп сорауларга, гаделсезлекләргә дә җавап таба алмый. Нәкъ менә шушы үзенчәлекне автор әсәр азагына – Габдулланың мәдрәсәгә күчеп тора башлавын сурәтләүгә кадәр саклый алган. Вакыйгаларның тарихи чор белән бәйләп бирелүе дә уңышлы. Чөнки балалар Г.Тукай биографиясе белән генә түгел, революцион борылышларга кадәрге татар яшәеше белән дә таныша алалар. Ягъни, тарихи юнәлештә дә, белем бирү нисбәтеннән дә әлеге әсәр балалар әдәбиятында әһәмиятле урын тота.

Гомумән, җыеп әйткәндә, 1920-40 нчы еллар балалар әдәбияты яңа геройлар һәм вакыйгалар чоры була. Егерменче еллар бу өлкәдә эзләнүләргә, тәҗрибәләр үткәрүгә аеруча активлыгы белән күзгә ташланса, утызынчы-кырыгынчы елларда инде юнәлешләр беркадәр ачыклана төшә. Әлеге чорда М.Гафури, Һ.Такташ, М.Җәлил, А.Алиш кебек талантларның иҗатлары баерак, төрлерәк булып, башкалардан аерылыбрак тора. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге, эстетик фикерләре һәм халык авыз иҗаты әсәрләренә иҗади мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә балалар әдәбиятының төрле жанрларында уңышлы сәхифәләр пәйдә була. Алар бу елларда әлеге өлкәнең сәнгати үсешен тәэмин итәләр. Уңышларның сәбәбе революцион үзгәрешләргә кадәрге әдәби мирас белән дә бәйле, әлбәттә. Чөнки үткәндәге уңышларга таянып иҗат итүче авторларның бу чордагы уңышлары зуррак. Искене инкяр итеп, яңаны яңача гына яктыртырга омтылган әсрләр исә тарих катламнары астында онтылуга дучар булды. Нәкъ менә шуңа күрә бу дәвер әдәбияты турында сүз алып барганда, төп иҗат эчтәлеген сыйнфый көрәшкә, мәгълүм шәхесләрне, идеяләрне яшьләргә үрнәк итеп сурәтләүгә генә кайтарып калдырып, иҗади казанышларны ассызыкламый үтсәк, бу хакыйкатькә хилафлык булыр иде.

Сугыш чоры үзенә бер этап булып, аерылып тора. Авторларның бу чорда да традицияләргә таянып иҗат итүе нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт аралыгында сугышның авыр, катлаулы картинасы балалар әдәбиятында да уңышлы рәвештә тасвирлана. Жанрлар мәсьәләсенә килгәндә, сугыш чорында язылган әсәрләрдә бер жанрга хас элементларның икенче жанрга үтеп керүе, төрле әдәби жанрларның бер–берсенә үзенчәлекле тәэсире аеруча күзгә ташлана. Мондый үзара тәэсир әдәбиятның гомуми һәм һәр жанрның үсеше өчен файдалы була. Нәтиҗәдә, Ф.Кәрим, Г.Кутуй кебек талантлар балалар әдәбиятының үсешен тәэмин итә.

Илленче елларда балалар прозасы да дәвер белән бәйле рәвештә үсә. Ватан сугышы чоры темасын кабат күтәргән авторлар белән бергә, яңарак рухта иҗат итәргә теләгән балалар язучылары барлыкка килә. Гомуми әдәбиятта үз урыннарын булдырган мәгълүм язучыларның да бу өлкәдә иҗат итәргә омтылуы – сәнгатьчә, образлы фикерләрнең алгы планга чыгуына, коры дидактик алымның югала баруына этәргеч ясый. Мисал итеп Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Л.Ихсанова, Д.Аппанова һ.б. иҗатларын китерергә мөмкин.

Шулай итеп, 1920-60 еллар балалар прозасы тарихи вакыйгаларның үзенчәлекле яктыртылуы һәм кабатланмас язучылары белән әдәбият тарихында урын ала һәм алга таба татар балалар әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый.

Өченче бүлек.

1960-2000 еллар балалар әдәбиятында яңача эзләнүләрнең чагылышы

Узган гасырның 60 нчы елларыннан татар балалар әдәбияты моңа кадәрге традицияләрне заман рухында яңарту һәм үстерү юнәлешендә эзләнеп, шул ук вакытта, яңа тормыш шартларында формалашкан үзгә агымнар һәм дулкыннар эчендә үсә. Мәгълүм булганча, әлеге дәвер тарихка илдә башланган мөһим үзгәрешләре белән кереп кала: Сталин үлгәннән соң (1953), төгәлрәк әйтсәк, КПССның ХХ съездында (1956) Н.С. Хрущев шәхес культы белән бәйле гаделсезлекләрне халыкка җиткерә. Социализмның уңышлары, торгынлык чоры, СССРның таркалуы, пионер-комсомол оешмаларының бетерелүе, үзгәртеп корулар, Татарстан Республикасының мөстәкыйльлек өчен көрәше, милли гореф-гадәтләрне тормыш-көнкүрешебезгә кире кайтару, дингә караш үзгәрү – болар барысы да 1960 -2000 елларда ил белән бергә татар халкы да кичергән тарихи вакыйгалар иде. Әлеге үзгәрешләр, әлбәттә, халык яшәешенә һәм аңына да нык тәэсир ясый һәм, билгеле, әдәбияттә-сәнгатьтә дә чагылыш таба. Мәдәниятның бер тармагы буларак, татар балалар әдәбиятында да тормыштагы үзгәреш-яңарышларны балаларга җиткерү юнәлешендә яңадан-яңа юллар, алымнар табарга омтылыш көчәя. Чөнки балалар әдәбияты, танып-белү коралы буларак, бүгенге чорда да аң-белем һәм тәрбия бирүдә аерым урын тота, тормышка өйрәтә, тарих хәтере белән коралланырга, өлкәннәр тарафыннан тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә.

Шуның белән бергә, әдәби мирас төшенчәсенең мәгънәсе тирәнәя бара. Ул моңарчы кабул ителгәннән күпкә баерак, күләмлерәк һәм әһәмиятлерәк булып чыкты. Иң мөһиме, бу хәл мөстәкыйль иҗат юлына баскан, әдәби-тарихи белем дәрәҗәсе, тирән идея-фәлсәфи әзерлек, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык ягыннан югарырак баскычта булуы белән аерылып торган яңа буын язучылары формалашуга зур тәэсир ясый. Нәтиҗәдә, әдәбият төрле яклап үзгәрешләр кичерде. Гомумән, җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә бу еллар балалар әдәбиятын ике чорга бүлеп карарга мөмкин:

а) 1960-1985 еллар әдәбияты (торгынлык чоры);

б) 1985-2000 еллар әдәбияты (үзгәртеп кору чоры әдәбияты).

Һәр ике дәвердә дә балалар әдәбияты гомум игътибар үзәгендә тора. Мисал өчен, татар язучыларының һәр корылтаенда балалар әдәбиятының торышы, аны үстерү мәсьәләләре карала. Язучылар берлеге каршысындагы балалар әдәбияты секциясе үзенең эшчәнлеген дәвам итә; балалар өчен китап бастыру эшен юлга салу, сыйфатын яхшырту турында Министрлар кабинеты карары кабул ителә, 1973 елда, Мәскәүдә, балалар әдәбияты буенча халыкара киңәшмә уздырыла, 1979 ел балалар елы итеп игълан ителә һ.б.

Сиксәненче елларның икенче яртысыннан «Горбачевның үзгәртеп-кору сәясәте» белән тарихка кереп калган чордан совет әдәбиятында әдәби-эстетик күзаллау һәм фикерләү нисбәтеннән бөтенләй яңа этап – әдәбиятның үсү һәм камилләшү юнәлешендә табигый рәвештә үзгәрешләр башлана. Бу этапта әдәби иҗатта кырыс идеологик рамкаларга алмашка сүз һәм тәнкыйть иреге формалаша.

Әлеге елларда ТРда «Телләр турында» закон кабул ителү һәм татар теленә дәүләт теле статусын бирү – милли фән, мәдәният, әдәбият хезмәткәрләренең уңышы буларак бәяләнә ала. Шуның нәтиҗәсендә милләтнең яшәү атрибуты, әдәбиятның үзәк элементы булган – тел юкка чыгудан, онытылудан саклап калынды. Милли традицияләр, гореф-гадәтләр яңартылды. Болар барысы да, әлбәттә, бәйсезлек чорында әдәбиятның алга таба үсешендә зур роль уйнады, әдәбият эчтәлеккә, милли үзенчәлекләргә баеды, тел-стиль чаралары, жанрлар катлауланды.

Мәгълүм булганча, әле 80 нче елларга кадәр татар әдипләре партия, Ленин, яшь алмашчылар – октябрятлар, пионерлар турында әсәрләр иҗат итәләр. Балалар әдәбиятын туган ил, сугыш каһарманнары, хезмәт батырлары, тынычлык, халыклар дуслыгы турындагы әсәрләр белән баеталар. Сиксәненче еллардан исә бу өлкәдә дә зур үзгәрешләр башланды. Милли аңны үстерү, балаларда туган телгә, үз милләтенә, гореф-гадәтләргә хөрмәт, олылау хисләре уяту максатында да күп эшләнде, милләтара мөнәсәбәтләрне чагылдырган әсәрләр туды. Әдәбиятта бала һәм тарих (шушында ук милли аң), бала һәм җәмгыять, бала һәм табигать дип билгеләргә мөмкин булган төп проблемаларны яктыртуга, бала психологиясен, теләк һәм хыялларын аңлап сурәтләүгә игътибар артты. Прозада да, поэзиядә дә характер проблемасы белән кызыксыну персонажлар яшәешен тирәнтен ачуга ярдәм итәрдәй психологизм белән бәйләнгән иде. Ш.Галиев, Л.Ихсанова, Х.Халиков, Җ.Тәрҗеманов, М.Фәйзуллина, Ф.Яруллин, Р.Вәлиева, Р.Мингалим, Р.Батулла, Т.Миңнуллин, Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Г.Гыйльманов, А.Тимергалин, Р.Хафизова һ.б. иҗатлары шул хакта сөйли. Бу чорда татар балалар әдәбиятында актив иҗат итүче шагыйрьләр – Ш.Галиев (1982), Р.Миңнуллин (1993), Р.Газизов (2006) халыкара Г.-Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнәләр.

Моңарчы мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә онытылуга дучар ителгән әдипләр, аерым әсәрләр әдәбиятка кире кайтарылды: Кол Шәриф, Гаяз Исхакый, Гали Рәхим, Фатих Кәрими, Әсхәт Айдар, Сирин, Фәхрислам Агиев, Шамил Гәрәй һ.б. шундыйлардан.

Балалар әдәбиятына бу чорда әлеге өлкәнең спецификасын аңлаган яңа буын – Л.Лерон, М.Әмирханов, Ә.Гаффар, А.Хәлим, Г.Садә, М.3акир, Н.Измайлова, Ф.Шәфигуллин, Э.Шәрифуллина, Җ.Дәрзаман, Г.Гатауллин, Р.Шәрипов, Ф.Яхин, Р.Гыйззәтуллин, А.Нигъмәтуллин, А.Гыймадиев, Н.Кәримова һ.б. килә. Аларның иҗаты үткән традицияләрне саклаган хәлдә, әдәби идея ягыннан заман таләпләренә дә туры килә.

Гомумән, 1980-2000 елларда өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат итәргә омтыла. Әлеге агым нәтиҗәсендә, ХХ гасыр бышындагы кебек үк, гасыр азагында да бер-берсенә охшаш шигырьләр, таныш образлы һәм сюжетлы әсәрләр күбәя, бу хәл исә, үз чиратында, балалар әдәбиятының сәнгатьлелеген киметә. Әмма традицион, тапталган идея-фикерләр белән бергә, әлбәттә, яңалыкка да урын зур була һәм алар әлеге өлкәне әйдәп баручы көчкә әйләнә. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Г.Гыйльманов, Р.Корбан, Җ.Тәрҗеманов, Р.Бәшәр, М.Галиев һ.б. шагыйрьләрнең таланты ярдәмендә бу чорда зурлар поэзиясенә хас сыйфатлар – эчтәлек һәм форма ягыннан демократик, фәлсәфи, эстетик, психологик һәм социаль идеяләр – балалар акылы өчен дә аңлаешлы була. Алар иҗатында романтик традицияләрне дәвам итү, матурлык «культы», тормышның аерым «кимчелеген» бирү сайлап алынган, конкрет әсәргә туры килүче әдәби форма белән сурәтләнә. Чөнки балалар әдәбияты алдына чор кешеләренең катлаулы яшәешен, рухи дөньясын тиешенчә чагылдыру бурычы килеп баса. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен язучылар төрле жанрларга, алымнарга һәм сорау-җавап, табышмаклар, уен алымнары, маҗаралы әсәрләргә мөрәҗәгать итәләр.

Гомумән, 1960-2000 еллар әдәбияты авторларның күплеге, тематик төрлелек, кызыклы тел-стиль чаралары белән генә түгел, жанрлар байлыгы белән дә аерылып тора. Поэзиядә, мәсәлән, күп кенә шагыйрьләр әле моңарчы бу өлкәдә кулланылмаган жанрларга мөрәҗәгать итәләр. Инде мәгълүм әкият-поэма һәм табышмакларга, тел көрмәкләндергечләргә өстәп фельетон, пародия, комикслар, сәхнә уеннары, арифметик һәм грамматик табышмаклар, анаграммалар, метаграммалар, логогрифлар, шарадалар һ.б. языла. Ягьни, поэзия сәнгатьлелек һәм жанрлар ягыннан эксперименталь әсәрләргә гаять дәрәҗәдә байый. Уенчыл, көлкеле һәм зиһен сынау өчен тудырылган мондый уңышлы жанрлар, бәхәссез, балалар поэзиясенең үсеше турында сөйли.

Мәгълүм ки, юмор-сатира жанры балалар әдәбияты өлкәсендә чагыштырмача соң формалаша. ХХ гасырның икенче яртысында гына беркадәр үсеш ала башлаган бу жанр Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Мингалим, М.Фәйзуллина, Р.Вәлиева, Г.Гыйльманов, Р.Корбан һ.б. үткен каләме ярдәмендә, гасыр азагына инде киң яңгыраш ала. Ныклы нигез булдырып, иң популяр жанрларның берсенә әверелә.

Прозага килгәндә исә, ХХ гасырның икенче яртысында көнкүрешне, яшь геройның формалашу процессын реаль төсләрдә тасвирлау, тормышны әдәби-художестволы үзләштерүнең әһәмиятле алымы – геройларның эчке кичерешләрен сурәтләү алымы көчәя. Шуның белән бергә, бу өлкәдә хикәяләүне гади яшәештән беркадәр югарырак баскычка «күтәрә төшүче», авторга «тормыш поэзиясен» укучысына җиткерергә ярдәм итүче лирик агым да ачык чагыла.

Мәгълүм ки, сабый күңеленә үтеп керү үзлегенә ия психологизм һәр сәнгать төренә хас булса да, бары әдәбият кына эчке кичерешләрне образлы сурәт аша үтемле итеп җиткерү сәләтенә ия. Ә баланың эчке яшәеше ул – хәрәкәт, тормышка мөнәсәбәт һәм үзгәрү процессы белән бәйле.

Бу чор прозасы турында тагын шуны билгеләп китү зарур, язучы һәм мәктәп арасында бәйләнешләрнең нык булмавы, җәмгыятьнең чынлыкта мәктәп проблемаларыннан читтә булуы нәтиҗәсендәдер күрәсең, мәктәп темасын ачкан әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Бу хәл, бәлки, милли әдәбиятнең специфик сыйфаты – ахырга кадәр әле төшенеп бетелмәгән, әмма канга нык сеңгән, шәҗәрә, гаилә кебек кыйммәтләргә өстенлек бирү белән бәйләнгәндер. Әмма ничек кенә булмасын, чор язучылары геройларының характерларын, нигездә, мәктәптән тыш хәлләрдә сурәтлиләр.

1960-2000 еллар балалар әдәбиятын һәм жанрлар, һәм тематик яктан чыгып бәяләсәк, баланың кечкенәдән үз иткән, яраткан әкиятләр жанры да (бу очракта әдәби әкиятләр турында сүз бара) үсүен дәвам итә. Г.Тукайның башлангычын алга таба Ш.Әхмәдиев, Ф.Агиев, Г.Рәхим, С.Җәләл, аның үзеннән соң, 1930 елларда А.Алиш, Ф.Кәрим, сугыштан соңгы чорда Н.Исәнбәт, Б.Рәхмәт, Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, Җ.Тәрҗеманов кебек талантлы авторлар дәвам итә, үстерә. 1980-2000 еллар аралыгында тел, әдәп, мораль яктан тәрбияләүдә әкиятләрнең зур мәктәп булуын аңлаган Ф.Яруллин, Р.Батулла, Р.Хафизова, Ә.Гаффар, Г.Гыйльман, Р.Вәлиева, Н.Сайяр, З.Хөснияр һ.б. традицион рухтагы әкиятләр белән бергә, заман темаларын да эшкәртеп, әлеге жанрны яңа темалар белән баеталар. Дөрес, бүгенге чор әкиятләре тема, тел-стиль, сурәтләү чаралары ягыннан беркадәр үзгә, жанр катлаулырак. Аерым очракларда традицион әкиятләрдән аермалы булган әкият-поэма, әкият-повесть, шигъри әкият, әкият-пьеса һ.б. зуррак игътибар да бирелә.

Гражданлык, патриотик тәрбия мәсьәләләрен яктырту балалар әдәбиятында күптәннән килә һәм, ышанасы килә, әлеге төшенчәләр яшәгән дәвердә бу темалар да яшәвен дәвам итәчәк. Әлбәттә, соңгы берничә дистә ел дәвамында татар балалар әдәбиятында әлеге тема белән бәйле уңышлар беркадәр кимеде. Бу – бер яктан аңлашыла да: мондый проблемалы фикер өчен тәңгәл килердәй, ниятне тормышка ашырырдай форма табуы җиңел түгелдер. Сугыш чоры, социаль үзгәрешләр дәверендә материал кул астында, аның ритмын тормыш үзе бирә. Шуңа күрә кайнар эздән язылган әсәрләр үз вакытында уңышка да ирешә. Әлбәттә, бүгенге «тыныч» тормышта да проблемалар – эчке һәм тышкы конфликтлар, каршылыклар байтак. Аларны тасвирлау өчен язучылардан сәләт һәм зур осталык таләп ителә. Дөрес, бу елларда да аерым әдипләр фольклорга, үткән тарихка да мөрәҗәгать итеп, патриотик темага җан өреп торалар. Үзләре дә сугыш авырлыкларын кичергән М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов һ.б. традицияләрен Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Х.Халиков, Р.Вәлиева, М.3акир, Г.Гыйльманов һ.б. поэзия һәм проза әсәрләрендә уңышлы дәвам итәләр.

Җирнең матурлыгы үсемлекләр, кош-корт, хайваннар, гомумән, табигать белән бәйләнгән. Фәнни-техник революцияләр заманында бу өлкәдә дә үзгәрешләр байтак булды. Кеше белеме чиксез кодрәтле, ә җир яклаучысыз, бәйле һәм буйсынган хәлдә калды. Бу – табигатьне буйсындыру – кайчандыр, совет дәүләте чорында төп максатларның берсе иде һәм һәрбер ялгыш адым өчен ул кешелектән үч алды. Табигать белән конфликтның начарлыкка илтүен, табигать белән бергә рухи байлыкның да югала баруын аңлаган күп кенә язучылар әлеге проблемаларны яктыртырга омтылалар.

Әлбәттә, һәр язучы бу мәсьәләгә үзенчә якын килә. Алда санап үтелгән авторларның күбесенең әсәрләре теге яки бу җәнлек, кош-корт турында мәгълүмат, белешмә, шулар аша балаларга белем һәм тәрбия бирүгә кайтып калса, аерым авторлар, Л.Ихсанова, Р.Мөхәммәдиев, Г.Хәсәнов, Р.Батулла, Ш.Галиев, Ф.Яхин, З.Хөснияр, Р.Фәйзуллин, Р.Һади һ.б. әлеге мәсьәләгә якын килеп, фәлсәфирәк планда фикер йөртәләр. Теманы кеше күңеле, милләт, тарих, героик үткән кебек төшенчәләр белән бәйләп карыйлар.

Әлбәттә, беренче юнәлештәге, сәнгатьлелек ягыннан уңышлы эшләнгән әсәрләрнең дә балалар әдәбияты өчен әһәмияте зур иде. Чөнки хайваннар дөньясы балалар яшәеше кебек үк үзенә бер утрау хасыйл итә. Биредә алар бар да тигез, үз-үзләре булып кала алалар һәм һәрберсе беркадәр аерым тип кешеләрне хәтерләтәләр. Балалар һәм хайваннар утравы бер-берсенә якын, әмма өлкәннәр яшәешеннән ерак. Лирик герой образында, бик күп шигъри һәм проза әсәрләрендә моның шулай булуы күзгә ачык ташлана.

Әдәбиятта фәнни-фантастик, детектив, маҗаралар жанрында эшләүчеләр бармак белән генә санарлык. Югыйсә, аның балаларны фәнни ачышлар белән таныштырудагы үзенчәлеге, бала фантазиясен үстерүдәге роле зур. Бу юнәлештә Ф.Кәрим, Г.Кутуй традицияләренә 80-90 нчы елларда А.Тимергалин, Р.Фәизов, Җ.Дәрзаман, Г.Рәхим тугъры кала. А.Тимергалинның «Ерак планетада», «Җир уллары», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Хәерле юл», Җ.Дәрзаманның «Бизмән йолдызлыгы», Г.Рәхимнең «Иске самовар морҗасы», Р.Фәизовның «Галәм кызы» кебек китапларында фән-техника казанышларыннан чыгып бирелгән хәлләр, күк йөзе – галәм киңлеге белән бәйләнеш, гадәттән тыш вакыйгалар һәм гадәттән тыш геройлар баланы үзе артыннан ияртә, кызыксындыра.

ХХ гасырның икенче яртысы татар балалары өчен сәнгатьнең яңа төрләре барлыкка килү белән дә тарихка кереп калды: беренче татар балалар операсы «Мәкерле песи» (1973, Зөлфәт шигыре, Л. Хәйретдинова музыкасы), беренче татар балалар балеты «Сихерләнгән малай» (1974, Г.Сәлимов либреттосы, З.Хәбибуллин музыкасы), беренче татар балалар опереттасы «Кәҗә белән Сарык» (1974, Г.Рәхим либреттосы, М.Шәмсетдинова музыкасы), беренче татар балалар кантатасы «Һәрвакыт әзер» (1972, Р.Харис сүзләре, Л. Хәйретдинова музыкасы) нәкъ менә шушы елларда иҗат ителә.

Бу елларда татар балалар матбугаты да яңарыш кичерә. Моңа кадәр балалар өчен чыгып килгән «Сабантуй», «Ялкын», «Балалар календаре»нә «Салават күпере», «Көмеш кыңгырау», «Сабыйга», «Сыбызгы» кебек газета-журналлар өстәлә. Аларда язучылар әсәрләре белән бергә балаларның үз иҗатлары да, төрле телләрдән тәрҗемәләр дә дөнья күрә (70 еллардан балалар иҗатын китап итеп туплап чыгару да гадәткә кергән иде). Халкыбызның милли йолаларын торгызу максатыннан бирелгән материаллар, халык авыз иҗаты үрнәкләре, балалар тормышыннан вакыйгалар, спортчылар, җырчылар һ.б. турындагы мәгълүмат – болар барысы да бүгенге чор балаларын күпъяклы тәрбияләү максатына хезмәт итә.

Мәгълүм ки, ХХ гасырның икенче яртысыннан балалар һәм яшүсмерләрнең көнкүреше зурлар тормышындагы сәяси һәм иктисади, яшәеш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа күрә, бер яктан, бу еллар балалар әдәбиятының тарихи әһәмиятен аңлау өчен аны зурлар тормышы һәм әдәбияты белән бертигез куеп карарга кирәктер. Чөнки чагыштырма планда караган вакытта гына бу өлкәдә әйтелгән яңа сүзне күрергә мөмкин. Бүгенге чор – сынау чоры, аның әле бөтен драматизмын аңлап бетерү дә кыен. Биредәге ачы хакыйкатьне бары тик социологлар, психологлар, педагог һәм медицина хезмәткәрләре фактларына таянып кына төшенергә мөмкин.

Икенче яктан, балалар зурлар тормышында яши, алар бер-берсенә аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Шунлыктан, җәмгыятьтә булган проблемаларның бу өлкәдә дә чагылуы урынлы. 1959 елда ук Н.А.Добролюбов балалар әдәбиятында «тормыш һәм кешеләр турындагы уңай мәгълүматлар, кешелекне борчыган сораулар яктыртылырга тиеш», дип язган иде.1 Гомумән, мәгълүм булганча, әдәби әсәрләр үзләре үк ил, тарихи хәл-шарт, тарихилык принцибыннан чыгып бәяләнә, тәнкыйть ителә.

Үтелгән тарихта һәр чорның идея-эстетик карашлары төрле иде. Әдәбият нигездә шул чор таләпләренә җавап бирде, хезмәт итте. Бүгенге көндә исә уку – баланың яраткан шөгыле булудан туктады. Фән-техника ирешкән уңышлар, космос, компьютер, роботлар заманында аларның да яшәешкә карашы үзгәрде. Әмма әдәбиятта моңа кадәр дә халыкны борчыган аерым проблемаларның уңышлы күтәрелүе баланың кызыксынуын сүндерми саклап килә әле. Чөнки бу темалар һәр чорның идеясен, рухын бирә, төрлечә чишелеш таба.


3.1. 1960-2000 еллар татар балалар поэзиясендә автор фикере һәм әдәби форма мөнәсәбәте


- 1960-2000 еллар татар балалар поэзиясенең торышы

- Лирик герой

- Автор фикере һәм «рольле герой»

- Балалар поэзиясендә «предметлы-поэтик дөнья» («әйберләр дөньясы»).

Рухи үсеш юнәлешендә җәмгыятьтә барлыкка килгән торгынлык, аннан чыгу юлларын эзләү, әдәбиятның сүз сәнгате буларак әһәмиятен, эстетик һәм җәмгыяти тәэсирен тагын бер кат күзалларга этәрә. Бу хәл аеруча балалар әдәбиятына игътибар таләп итә, чөнки ул формалашып килүче шәхескә - балага багышлана.

Бу еллар шигърияте мәсьәләсенә төгәлрәк якын килсәк, чор балалар әдәбияты өчен яңа социаль-фәлсәфи концепцияләр, шәхес турында яңа идеяләр җитлегү чоры буларак бәяләнә ала. Чөнки әлеге елларда яңарак төрдәге әдәби модельләр, поэтик принциплар формалаша. Шигърият башлыча традицион рухта үсә. Әмма поэзия бу чорда җәмгыятьнең алга таба үсешен күрсәтү аша герой концепциясен дә камилләштерә. Беренче планга аңа гына хас шәхси сыйфатлары белән үзфикергә ия, үз-үзен һәм тирә-юньдәге хәлне реаль бәяләүче, тормышта актив гражданлык позициясендә торучы герой образы чыгарыла. Әдәбиятта тарихилык, психологизм, халыкчанлык сыйфатлары көчәя. «Хәзерге балалар әдәбиятының күтәрелеп, җанланып алуы алтмышынчы-сиксәненче елларда булды. Бу елларда әдәбият мәйданына (биредә проза күздә тотыла) талант ияләре күбрәк килде, әйбәт әсәрләр күбрәк чыкты»1. Әлбәттә, әлеге фикер белән килешкән хәлдә аңа беркадәр төзәтмә кертеп, үстереп җибәрергә дә мөмкин. Беренчедән, яңарыш прозада гына бармый. Ул поэзия һәм драматургия жанрларында да ачык чагылыш тапты. Икенчедән, тема, проблема һәм конфликттагы үзгәрешләр, ягъни яңарыш яңа буын авторлары әсәрләрендә генә түгел, бәлки мәгълүм, әдәбиятта инде танылу алган язучылар иҗатында да актив яңгырый. Нәтиҗәдә әдәбият сан һәм сыйфат ягыннан үсә. Мәсәлән, бу чор поэзиясендә өлкән буын шагыйрьләре һәм яшьләр: Н.Исәнбәт, Ә.Бикчәнтәева, З.Туфайлова, Э.Мөэминова, Г.Нәбиуллин, Ш.Галиев, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, Х.Халиков, Р.Газизов, И.Юзеев, Җ.Тәрҗеманов, Р.Вәлиева, Р.Фәйзуллин, М.Галиев, Р.Мингалимов, Җ.Дәрзаманов, М.Файзуллина, Г.Гыйльманов, Р.Корбан, Н.Мадьяров, Л.Лерон һ.б. иҗат итә.

Дөрес, 1960 нчы елларда поэзия зур үсешкә иреште дип әйтү хаклык булмас. Мәгълүм булганча, бу чорда да Коммунистлар партиясе идеологиясе язучыларга юл күрсәткеч ролен үтәвен дәвам итә. Нәтиҗәдә «схемалылык», «барыннан да элек тематик ярлылык, бертөрлелек нык күзгә бәрелә»1. Күренә ки, мондый сәнгатьлелек ягыннан булган кимчелекләр чор тәнкыйтенең дә игътибар үзәгендә тора һәм хезмәтләрдә реаль бәяләнә дә. Ә.Исхакның «Балалар поэзиясе» хезмәтендә чор шигъриятенә түбәндәгечә бәя бирелә: «Балалар өчен язылган шигъри әсәрләребезнең тематикасының гаять дәрәҗәдә төрлелегенә карамастан, алар арасында бер-берсен кабатлый торганнары бик күп. ...Андый мең мәртәбә кабатланган стандарт темалар кемдә генә юк?! ...Балалар өчен язылган бик күп шигырьләрдә без әдәби тел нормаларын тиешенчә сакламыйбыз, урынсыз кулланылган сүзләр, тулы бәяле булмаган кытыршы җөмләләр безнең балалар өчен язылган китапларда гадәттән тыш еш очрый» һ.б.2 Чыннан да, 60 нчы елларда поэзия әдәбилек һәм сәнгатьлелек ягыннан торгынлык кичерә. Бу хәл, күрәсең, төп максат белән бәйләнә. Чөнки әлеге чорда балага танып-белү материалы бирү юнәлешендә күп әсәрләр иҗат ителә. Нәтиҗәдә предмет-вакыйганы образлы итеп бирү урынына дидактик рухта санап чыгу, прозаик тезмәләр һәм төшенчәләр белән эш итү үзәк урынны ала. Мисал итеп, Ә.Исхакның «Рөстәм һәм балык», Г.Лотфиның «Бер абый килгәч», «Шөпшәләр», Ә.Бикчәнтәеваның «Агитатор апа», Ә.Ерикәйнең «Уңыш», Н.Гайсинның «Күмәч ничек пеште» һ.б. китерергә мөмкин.

1980-90 нчы еллардан исә бу өлкәдә дә яңа үсеш чоры, яңарыш дәвере башлана. Балалар өчен махсус язылган заманча лирик әсәрләрне аерым карау,


<предыдущая страница | следующая страница>


Татар филологиясе кафедрасы

Нигамаев. А. З.( татар һәм чагыштырма филология факультеты деканы). Филология факультеты: бүгенгесе һәм киләчәге

79.73kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар теленнән кабул итү имтиханнары программасы

М. Е. Евсевьев исемендәге педагогия институның татар филологиясе группасына киләләр. Татар филологиясе группасында барлык төр мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм ә

143.19kb.

12 10 2014
1 стр.


Татар филологиясе факультеты

Балалар язма әдәбияты формалашуда балалар фольклорының әһәмияте һәм урыны

3963.61kb.

16 12 2014
13 стр.


Программа казан -2006 Татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советында расланды һәм басарга тәкъдим ителде

Лар өчен махсус төзелгән әлеге программа абитуриентларның татар теле һәм әдәбияты буенча урта мәктәптә алган белемнәрен барлау, билгеле бер эзлеклелеккә салу, аларны тулыландыру ма

372.78kb.

12 10 2014
1 стр.


Казан (Идел буе) федераль университеты Журналистика һәм социология факультеты Татар журналистикасы кафедрасы

Лекцияләр өчен материаллар дисциплина программасы, әдәбият исемлеге, семинар дәресләр өчен сораулар, биремнәр, шулай ук белешмә аппарат белән баетылган

1563.27kb.

08 10 2014
13 стр.


Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк, к. 608 Тел: 233-70-58 Ольга Николаевна Григорьева

Контактные данные: Казань, пфу, 2-е высотное здание, факультеты мехмат и вмк

23.04kb.

15 09 2014
1 стр.


Г. М. Хамидуллин Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Татар Шуган авылы

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасы Азнакай районы Татар Шуган авылы, Тукай урамы 1а йортта урнашкан. 1 катлы проект белән 1988 елда төзелгән бина, 1 төркемгә 20 бала йөрде

313kb.

14 12 2014
1 стр.


1. Аңлатма язуы Рус телле балаларга уку дәресләрен

Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле.һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. Ф. С. Сафиуллина, К. С. Фәтхуллова. Рус т

265.44kb.

06 10 2014
1 стр.