Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
https://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=388886015-32-72


Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Яңа Кади авылы җирлеге“Утыз Имән” гомуми белем бирү мәктәбенең

1 категорияле укытучысы

Фатыйхова Динә Җәүдәт кызы

2011 ел

Зал бәйрәмчә бизәлә. “Безнең гаилә” темасына күргәзмә оештырыла. Анда балаларның сочинениеләре, “Минем сыйныф-минем гаиләм” темасына стенд, гаилә фоторәсемнәре, гаилә шәҗәрәләре, ”Минем гаилә” темасына газета (Шәфигуллиннар гаиләсе) куела. Плакатлар эленә (“Әти-әниләргә киңәшләр”, “Балалар колагына”). Әти-әниләргә чакыру билетлары җибәрелә, укучылар белән үткәрелгән чараларда төшкән фотолардан презентация ясала.

Максат: гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту; балаларда һәм әти-әниләрдә бер-берсенә карата ихтирамлылык тәрбияләү; балалар алдында ата-ананың дәрәҗәсен тагын да үстерү; милли традицияләрне белү.

Җиһазлау: җыр текстлары, диск, бию кассетасы, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре турында мәкальләр язылган плакатлар.

Бәйрәм укучыларның “Күңелне ачыйк әле” дигән җыры белән башлана.

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, кунаклар!

Исәнмесез! Исәнлек-саулык сорашу Кешеләргә хас гадәт. Тәрбиянең башлангычын бирүче изге әдәп.

Бүгенгге бәйрәмебез “Гаилә бәйрәме дип атала. Ни өчен “Гаилә бәйрәме”? Чөнки һәр җәмгыятьнең йөзе-гаилә. Гаиләнең нигезе әти-әни белән төзелә. Безнең дөньяга килүебезгә ата-ана сәбәпче булган, алар безне саклап, кадерләп үстергән, тормышларының кыйммәтле вакытын безгә биргән. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Тату гаилә-бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Бер галим аны “җанга шифалы ял” дип атаган, икенчесе “сыену урыны” дигән. Гаилә учагы –иң җылы учак, ул-безнең таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. Белгәнебезчә, гаилә төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына шулай төзелмәгәндер. Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән күреп төшенсен өчендер, мөгаен. Ныклы гаиләдә әби-бабай, әти-әни, балалар шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып, бер-беренә юл куеп, ярдәм итешеп яшиләр. Гаилә корып яшәү гаять катлаулы һәм җаваплы гамәл ул. “Кыя тауга ялгыз менмиләр, Тормыш юлын ялгыз үтмиләр”,- диелә җырларда. Әби-бабайлар – гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Без, балалар,әти-әниләргә терәк булыр өчен туганбыз. Без аларның яклаучысы, саклаучысы булырга, зур хөрмәт белән тәрбияләргә тиешбез.

Гаиләнең дуслыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Ата-ана гаиләнең тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Тотка да ныклы, көзге дә исән булсын дисәң, гаиләдә бар нәрсәне дә бергәләп чишеп, тату яшәү кирәк. Гаиләдә әни- иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбеңдә тәбә кызды-рып ашатсаң да, кайтара алмассың”,-ди халкыбыз. Әни баласына тормыш бүләк итә, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Хөрмәтле әниләр! Сезне якынлашып килүче 29 ноябрь-әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлы-гы, гаилә бәхете телим. Балаларның да сезгә матур теләкләре бар.

Иң кадерле кешебез син, сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле, тыныч, рәхәт яшибез

Ана-гүя дала-колачы киң, йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең, изгелекнең тугры юлдашы

Бүгенгедәй бәйрәм көнендә

Җырламый калырга буламы?

Әниләр булмаса,әтиләр булмаса,

Җылытыр иде кем дөньяны.

(“Бер кыз бала җыр чыгарган” җыры башкарыла.)

“ Ирләр киңәше ил корган” ди халкыбыз. Гаилә тәрбиясендә әтиләр йогынтысы аеруча зур. Әтиләрне гаилә башлыгы дибез. Алар- гаиләнең төп туендыручысы. Игътибарлы, ярдәмчел, уңган әтиләребезнең киң җилкәләренә сыенып яшәү әниләр өчен дә, балалар өчен дә бик рәхәт. Безнең укучыларыбызның әтиләренә дә әйтер сүзләре бар.

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез,- Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез, Иминлеге илнең, гаилә куанычы. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк, Бәлалардан калкан кебек саклыйсыз сез Балаларның тынычлыгын, әниләрнең Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез

“Агач яфрагы, кеше баласы белән матур”,-ди халык. Кеше –галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә, сөелергә бурычлы. Укучылар, сез үз гаиләгезнең бер өлешен тәшкил итәсез. Сезнең үрнәк холык-фигылегез, күркәм эш-гамәлләрегез, өлкәннәргә булган уңай мөнәсәбәте-гез-һәммәсе дә гаиләгезнең иминлеген саклауда зур әһәмияткә ия. “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”,-дигән Ризаэтдин Фәхретдин.

Яшәү-бәхет ул. Чыннан да, сәламәт килеш йөгереп йөри алу, яхшылыклар, изгелекләр эшләп, якыннарыңны сөендерү, табигать кочагында үскән хисапсыз нигъмәтләрне авыз итү, чәчәкләргә, агачларга, йолдызларга сокланып карау-болар барысы да бәхет түгелмени?

Бәхет белән бергә кыенлыклар да яши, алар булмаса, без бәхетнең ни икәнен дә белмәс идек. Кешегә тормышта авыру-газаплар, күңелсез хәлләр дә кичерергә туры килә. Шул чагында безгә гаиләбез, туганнарыбыз ярдәмгә килә, терәк, таяныч була.

Гаилә ныклыгы нәрсәдә? дигән сорауга-бердәмлектә, татулыкта, дип җавап биреп була. Бер-береңә игътибарлы булсаң, үзара аңлашып, ярдәмләшеп яшәсәң, бер-береңә юл куя белсәң, сабыр булсаң, хезмәттән тәм табып яшәсәң, гаилә нык була. Бу дөньяда без, кешеләр, кунак кына.

Чыннан да, бер уйласаң, кеше гомере бигрәк кыска. Шуңа күрә бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк. Адашмыйча, саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, бәхетле итеп үткәрергә кирәк. Ә бу безнең үз кулыбызда. Бәхетне беркемгә дә савытка салып китереп бирмиләр. Бәхет башы-тәүфыйкъ. Һәрберебезнең бәхетле булырга хакы бар.

Безнең бүгенге бәйрәмебезнең максаты-гаиләләрнең ныклыгын сынау, аларны дуслаштыру. Дуслыкта көч сынала.

Бәйрәмебезнең беренче этабы-өй эшен тикшерү. Бу бәйрәмгә әзерләнеп, без бик күп эшләр башкардык: “Минем сыйныф-минем гаиләм” дигән стенд чыгардык, “Минем гаиләм” дигән темага сочинение яздык, нәсел шәҗәрәләрен төзедек, “Безнең гаилә” темасына стена газетасы чыгардык. Балаларыгыз сезне бик яраталар икән, сезгә күрсәтик дип, сезне шатландырыйк дип, бик тырыштылар. Ә хәзер, әйдәгез, “Минем сыйныф-минем гаиләм” стенды белән танышыйк, аннан соң гаиләләр үзләренең өйгә эшләре белән таныштырырлар.

Сезнең һәр көнегез класстагы гаиләдә үтә. Мәктәп-безнең икенче йортыбыз ул. Мәктәптә без көннең байтак вакытын үткәрәбез. Сез бердәм, тату, дус булып, кайгы-шатлыкларыгызны бүлешеп яшәсәгез, мәктәп елларыгыз күңелле үтәр, сез бу көннәрне еллар үткәч тә, сагынып, искә алырсыз. Укучылар, тату яшик, актив булыйк, яхшы укыйк, спорт белән шөгыльләник, җырлыйк, биик, яшәүнең ямен, тәмен тоеп калыйк, күбрәк изгелекләр эшләргә тырышыйк.

Сүз гаиләләргә бирелә. Шафигуллиннар стена газетасын, Миневәлиев Илгизәр сочинениене, Гыйльманова Диләрә нәсел шәҗәрәсен яклыйлар.

2 этап-белем дөньясына сәяхәт. Укучылар-бер команда, әти-әниләр – бер команда төзербез һәм бераз тапкырлыкта сынашырбыз.

а) Буталган хат укыйбыз.

Әти-әниләргә: балаларыбызны мәрхәмәтле, намуслы итеп үстерик.

Укучыларга: әти-әниләребезгә мәрхәмәтле, намуслы булыйк.

б) “Кайсы артык” уены

Һәр биремгә 4 әр сүз язылган. Аның берсе калган өчесе язылган ниндидер билге-гә туры килми. Артык сүзнең астына сызарга. Сораулар бөтен фәннәрне үз эченә ала.


  • Ык, Мишә, Днепр, Кама.

  • Алабуга, Чаллы, Казан,Уфа.

  • Чәк-чәк, өчпочмак, бишбармак, кыстыбый.

  • М. Җәлил, Г. Тукай, Х.Туфан, Г.Ибраһимов.

  • Өстәл,мәктәп, китап, матур.

  • 15, 1240, 610, 72

  • км, м, чакрым, пот

  • Арча, Саба, Туймазы, Мамадыш.

  • Ташчишмә, Яшәүче, Туймәт, Әккәрәй.

  • Шалкан сырты, Булат буасы, Имәнлек, Торна чирәме.

  • врач, друг, столб, кукушка.

  • Пушкин, Мичурин, Есенин, Маяковский.

в) Мәкальләрне әйтеп бетерергә.

-ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган ...

-агачны яфрак бизәсә, кешене...

-баладан бәхетең булса, карт көнеңдә ...

-кош канаты белән, ...

-тырышлык бәхет китерер, ...

-сүзең белән мактанма, ...

-сәламәт тәндә- ...

-атасына карап улын коч, ...

Ә хәзер сезгә сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итәбез.

1 бала. Бүген минем күз төбенә йодрык белән тамыздылар. Әнә, күр, бөтенләй каралып чыкты.

2 бала. Ә безнең әти-сөзгәк тәкә. Әни аңа гел шулай дип әйтә.

1 бала. Тәкә нәрсә ул? Әти миңа “крокодил” дип кенә әйтә.

2 бала. Безнең Наҗия апа акылга сайрак. Әни шулай ди. Ник дисәң, безгә кер-

сә, чәй эчмичә китә белми.

1 бала. Күршебез Кәрим абый бер туганын көрәк белән кыйнаган.

2 бала. Һи-һи көрәк нәрсә ул? Сәнәк белән кыйнаса, яхшырак булган булыр иде.

1 бала. Нәрсә мине бүлдерәсең? Тыныңны чыгарасы булма, муен тамырыңа берне тамызырмын да.

2 бала. Ах, әле син кыйнашырга исәпләдеңме? Мә, ал берне. (Малайлар әүмәкләшә башлый).

Камил Илшатны ега, өс киемнәре ертыла. Өйләрендә аларны куркынган әти-әниләре каршы ала. Ике гаиләдә дә зарлану. Янәсе, бу урам дигәннәре балабызны боза. Ә хәзер сез бу гаиләләрдәге халәткә бәя бирегез. (Сәхнәләштерелгән күре-

нешкә ата-аналар үз фикерләрен әйтәләр, аларның җавапларына нигезләнеп, гомумиләштерү сүзләре әйтелә

д) Ә ничек сөйләшү матур соң? Без матур сүзләрне күп беләбезме икән? Бер әни, бер бала алмаш-тилмәш алмага кадалган шырпыны алган саен бер матур сүз әйтәләр.

Хәзер бераз ял итеп алыйк.

Татарча бергәләп бию.

Балалар үстергәндә төрле кызыклы хәлләр була. Шуларны искә төшереп алыйк әле.

Балаларыгызга нинди бишек җырлары җырлый идегез? Әйдәгез, искә төшерик.

Хәзер уен уйнап алабыз.

Күңелле ярыш

Уртага, бер-берсенә аркасы белән терәп, ике урындык куела. Урындык аяклары арасыннан идәнгә бау сузып салына. Аның баш-башы алга чыгып торырга тиеш. Сигнал булгач, уенда катнашучылар, торып, урындык тирәли йөгереп йөри башлый. Алдан килешенгәнчә, 2-3 тапкыр йөгереп әйләнгәч, урыннарына утыралар һәм, иелеп, бауны беренче тартып алырга омтылалар. Булдыра алган бала үз командасына өстәмә очко китерә.

Укытучы. Хөрмәтле әти – әниләр! Бүгенге кичәбез, бүгенге очрашуыбыз тагын шулай дәвам итсен өчен дуслыгыбызга нигез салыйк. Ничек уйлыйсыз, дуслык нигезе нинди сыйфатлардан торырга тиеш?

(Һәр гаилә макетка карточкаларны урнаштырып , нигез төзи. Нигез татулык, шәфкатьлелек, бердәмлек, тырышлык, яхшы уку, сәламәтлек кебек сыйфатлардан тора.)

Укытучы. Кадерле балалар! Әти – әниләргә игътибарлы булыгыз,үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны шатландырып яшәгез.

Мин сезне әти –әниегез туганнарыгыз, укытучыларыгыз горурланырлык шәхес-ләр булырсыз дип ышанып калам .Хәзер сезгә Р.Фәхретдиннең берничә үгет-нәсихәтен укып китәм.

«И,газиз балалар!Кешенең итагатьле булуы күңеленең яхшылыгында. Сезгә ин якын кешеләр – ата – аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һэм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күнелләрегез дә рәхәтлек табар. Тормышыгыз гүзәл булыр.

Гаиләләребез нык булсын, исән булыйк.

Гыйльманова Диләрә шигырь.

“Гаилә учагы” җыры башкарыла.

Әти-әниләргә һәм укучыларга киңәшләр язылган конвертлар тапшырыла.

Хәзер ,кадерле кунаклар, өстәл янына рәхим итегез.
Кулланылган әдәбият.

1.Р.Фәхретдин китабы.

2.Татар халык мәкальләре.

3.”Мәгариф” журналы, “Мәгърифәт” газетасы.




Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Яңа Кади авылы җирлеге“Утыз Имән” гомуми белем бирү мәктәбенең

М гаиләм” темасына стенд, гаилә фоторәсемнәре, гаилә шәҗәрәләре, ”Минем гаилә” темасына газета (Шәфигуллиннар гаиләсе) куела. Плакатлар эленә

80.96kb.

16 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре урта гомуми белем
353.66kb.

12 10 2014
4 стр.


Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау гомуми урта белем мәктәбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау гомуми урта белем мәктәбе”

131.01kb.

15 12 2014
1 стр.


Максат. Укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең котычкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионланган совет халкының

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Норма урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Нормабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

60.94kb.

25 12 2014
1 стр.


Пояснительная записка Статус документа

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе

454.24kb.

18 12 2014
2 стр.


Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе
44.47kb.

25 12 2014
1 стр.