Аңлатма язуы
7нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1.Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы.
2. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации).
3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – Мәгарифнең дәүләт стандартлары
- 10 статья – уку-укыту программалары
- 32 статья – Мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
5. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы, 1 – 11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010, К.С. Фәтхуллова.
6.Дәреслек - Татар теле , 7 нче класс. Ф.С.Сафиуллина К.С.Фәтхуллова, (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Мәгариф”, 2007 ел.
1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең, икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.
Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы»нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгьлүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
2) мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;
3) татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;
4) текстагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;
5) татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;
6) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.
7 нче сыйныфтан рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләренең төп максатлары:
1)татар язучыларының әсәрләре белән танышу;
2) аларны интонация белән уку;
3) аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрү;
4) татар әдипләре турында мәгьлүмат бирү;
5) әкиятләр, татар халык әкиятләрен һәм аерым авторлар язган әкиятләрне уку.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Татар теленнән эш прграммасы белем бирү учреждениесенең уку планы нигезендә гамәлдәге базис план буенча 7 нче сыйныфта атнага 2 сәгать татар әдәбияты исәбеннән төзелә.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне аңлаешлы белдерә алу;
3 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлегенә караган биремнәрне телдән яки язмача эшли алу.
Диалогик сөйләм
Төрле репликаларны кулланып, лексик темага сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 9 дан ким булмаска тиеш);
Сөйләшү барышында үз фикереңне төгәл һәм эзлекле белдерә алу.
Монологик сөйләм
Тәкъдим ителгән темага монолог төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 10 нан ким булмаска тиеш);
өстәмә чыганаклардан һәм вакытлы матбугаттан файдаланып, яңалыклар турында хәбәр итә алу;
укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген кыскача яки тулысынчаи сөйли алу
Уку
Төрле жанрлардагы текстларны эчтән аңлап уку һәм эчтәлеген кыскача сөйләп бирә алу;
текст белән танышып чыгып, эчтәлеге буенча төп мәгълүматны таба һәм әйтеп бирә алу.
Язу
Лексик темаларга караган сүзләрне дөрес яза белү;
укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу;
тәгъдим ителгән темага инша яза алу;
аралашу тәгъбирләрен кулланып, хат яза алу.
УКЫТУ – МЕТОДИК КОМПЛЕКСЫ
1. Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары.
2. Рус төркеме укучылары өчен белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
3. Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова.-Мәгариф, 2007
4. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче –автор К.С.Фәтхуллова, Ф.К.Җәүһәрова.” Мәгариф”, 2010
5. Электрон сайтлар.
Программаның эчтәлеге
№
|
Бүлекләр , темалар
|
Сәг. саны
|
Темага кагылышлы лексик-грамматик материал
|
1
|
Белем һәм тормыш
|
7
|
мәгариф, мөгаллим, шәкерт, мәгълүмат, катлаулы, төшенергә, тасвирларга, фикер йөртергә, фикер алышырга, күчереп язарга, тәҗрибәле, мәсәлән, мисал өчен, имтихан бирергә, чирек,түгәрәк, инша, мәкалә
|
2
|
Өлкәннәр һәм кечкенәләр
|
5
|
шәҗәрә, нәсел, өлкән, олы, кече, туган-тумача,таныш-белеш, кадерләрг, хезмәттәш, лаеклы ял, пенсиягә чыгарга, кода, кодагый, каенана, каената, кешелекле, гадел, җитди,сөйкемле, әфәнде, туташ
|
3
|
Табигать һәм кеше
|
9
|
кешелек, кешелекле, иксез-чиксез, кадерен белергә, чара күрергү, матдә, матди, тыюлык, тыярга, каршы торырга, буәлык, сулык, күл, бөркет, карлыгач, күке, болан, ак төлке
|
4
|
Ял итү
|
7
|
күңел ачарга, күңел ачу үзәге, бергәләп, моң, көй, үсеш, бәйрәм, Сөмбелә бәйрәме, халыкчан, багышларга. Дәвам итәргә
|
5
|
Син һәм синең яшьтәшләрең
|
4
|
яшьтәш, мөнәсәбәт, тыгыз, ышанычлы, урнаштырырга, дуслашырга, дус-иш, сәламләргә, бергә, буш вакыт, әңгәмә корырга, бәхәсләшергә, дөреслек, эзләргә, табарга, аңлатырга
|
6
|
Ел фасыллары
|
6
|
ел фасылы, якынлашырга, үтәргә, кырау, томан. Яшен, буран, салават күпере, һава торышы, офык, вакыт-вакыт, көнаралаш, көнен-төнен, көннән- көн, юеш, дымлы, коры, куанырга
|
7
|
Татарстан –икътисади үзәк
|
8
|
икъдисад, икъдисади, югары сыйфатлы, йөк машиналар, әйбер, тегү әйберләре, йот җиһазлары, азык-төлек, алыш-биреш, исәп-хисап, көндәшлек, керем, чыгым, бурычка алырга, эшсезлек
|
8
|
Татар әдипләре иҗатыннан
|
22
|
|
9
|
Кабатлау
|
2
|
|
|
Барысы
|
70
|
|
следующая страница>