Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3
Мин аптырый калдым. Гыйлаҗи дәшмәде. Гали, бер дә исе китмәгән кеше кебек, көлә генә:

Нәрсәгә ул чаклы хәйран каласыз,— ди.— Чабатачы Әхми баласының көтүче булып китүендә нинди гаҗәп эш бар,— ди.



Тик Фазыйл гына мине бераз тынычландырды:

Курыкма, Солтан! Шаһбазга бернәрсә дә булмас,— ди.— Үзен-үзе югалта торган җегет түгел ул. Кулдан-кулга күчеп, хатын-кыздан кыйналып, тиргәлеп гомер иткәнче, анда үз көнен үзе күрер,— ди.



Бу вакыт ул да, без барыбыз да ундүртенче яшькә чыккан гына идек.
Шаһбаздан соң башкалар да берәм-берәм тарала башладылар.

Фазыйл мәгъзүм Казанга китә. Ул русча да, мөселманча да укый, ди. Аны мактап сөйлиләр. Галим булыр, зур кеше булыр, Зәңгәр чишмә буен яктыртыр, диләр.

Җитмәсә тагы, Гали дә кышларда әллә найларга китеп югала торган булды. Ул да укый, ди. Сату-алуга өйрәтә торган гыйлемлекләр артыннан йөри, имеш, ди.

Нәрсә сөйләп торырга?! Гали укыр өчен түгел, байлыкка, симезлеккә чыдаша алмаганнан гына йөри инде!

Моңарчы һичкая кузгалмаган Гыйлаҗи да аякланды.

Быел яңгыр аз яуды. Игендә өмет зур түгел. Авылның байтак җегетләре, эш бетәр-бетмәс, читкә кәсеп эзләп чыгып киттеләр.
XI

Көзләрдә, кышларда иптәшләр шулай тарал гал асалар да, яз кайталар. Җәйне бергә үткәрәбез.

Йөргән таш шомара, мин монда күгәреп ятам.

Кичә көтмәгәнрәк вакытта Гыйлаҗи кайтып төште дә безне җыйды. Йөрүе бөтенләй бушка булмаганга охшый: аякта итек, өстә кара чикмән, кулда күн бияләй, башта яңа кырма бүрек. Үзе дә үскән, нык тазарган. Аз гына мыек та чыгарга чамалый бугай. Өйдәгеләрен онытмаган: сеңлесе Гайниягә ике тәңкә ярымлык шәл, атасына бер читек, әнкәсенә күлмәклек алган.

Сезне дә онытмадым, — ди. — Менә сезгә алтын шахтасы янында ясалганнан бер кызылбаш! — дип, атасы чыгып киткәч тә, безнең алга бер бөтенне утыртып куйды. — Бүген сезне сыйларга чакырдым, — ди.



Мин бераз оялдым — Фазыйл безнең яшьтәш, бала чактагы иптәш булса да, хәзер ул гыйлем кеше бит; аның алдында болай кылану килешеп бетәрме икән?

Гали — эт нәрсә берүк; моны күрүгә чаршау артына чыкты да Гыйлаҗиның әнкәсе белән нидер пыш-пыш сөйләшеп алды.

Күп вакыт үтмәде, тегеннән, чаршау астыннан, Гайния-кәйнең ак кулы безгә зур бер тәлинкә белән әйбәтләп киселгән икмәк, әрчеп туралган суган, байтак ук салкын ит сузды.

...Бу эчүдән Гали хәйран гына исерде. Аңа аракы дип су эчерәләр. Аннан соң бер чынаяк бик каты чәй бирәләр дә, Гыйлаҗи аны тышка, һавага алып чыгып керә.
Кәммәсе бераз айныйлар.

Гали бераз тәртип белән тагы сүз башлый:

Мин,— ди,— җегетләр, укыйм әле... Сәүдә гыйлеме укыйм... Русны, жидны гына түгел, немецне җиңәрлек булганчы укыйм...



Фазыйл аның сүзен бүлә:

Укып беткәч, ни эшлисең?

Аннан соңмы?.. Аннан соң сау бул, Зәңгәр чишмә! Сез дә миңа зур шәһәрләрнең берсенә бергәләп кунакка рәхим итегез... Каланың уртасында, иң зур урамда минем йорт булыр... Байлык әле дә бар... Эш башларга шул житәр, тик һиммәт[1] кенә кирәк... Атайдан мал, миннән гыйлем белән һиммәт! Калага күчәм... Матур сарайлар салдырам... Хатынның менә дигәнен сайлыйм. Җәннәт кебек бакчаларым була. Каланың барлык түрәсе, иң зурлары да миндә эчәләр, миннән бурыч алалар, миңа ерактан кул кушырып торалар... Менә минем план шулай, җегетләр!.. Ну, сөйлә, Гыйлаҗи: синең исәп ничек? Минем белән калага күчәсеңме?.. Күчсәң, акча бирәм, подрядчик булып, зур йортлар салдырып йөрерсең!

Гыйлаҗи тутырып бер чокырны эчә дә кызмача сөйләнә:

Минме? Гали туган,— ди,— мин, ди, ачка үлсәм үләрмен, Зәңгәр чишмә буйларын бөтенләйгә ташлый алмам,— ди.— Зәңгәр чишмә тирә-якта бер генә! Әнә тәрәзәдән кара: ул ничек ай яктысында дулкынланып ята... Диңгезмени!.. Иңе кайдан кая җәелгән... Юк, туган... Мин моны ташламам, патшага хезмәт итеп кайтам да, бил баглап, җиң сызганып, изүне чишеп, эшкә тотынам... Минем атай,— ди,— гомер буена балта остасы булса да, кулга алырлык коралы юк... Минеке алай булмас... Мин балтаны корычтай эшләтәм. Ул агачны гына түгел, каты ташны да кыеп төшерер. Минем пычкыларым, өтергеләрем, ышкыларым кул тидерү белән үзләре йөреп торырлар... Мин, Сафи карт кебек, күземне кыйшайтып, башымны бөгеп, төзләп маташмам... Минем үлчәүләр ике бүрәнә арасына ялгыш кысылган яфракны да сизәрләр. Беләсеңме?.. Хатыным үземнән дә уңган булыр. Бу урамны ташлыйм. Сезнең янга күчәм... Йортлар нараттан була... Атны икедән артык асрамыйм. Болар кырык потны Зәңгәр чишмә белән кала арасында «эһ» тә дими йөртәләр. Арбалар бар да тимерле... Камытлар һәммәсе каештан... Өй буенда бакча: анда җимешләр пешә... Ындырда бәрәңге бакчасы, анда кыяр, карбыз, кавын, торма, чөгендер, кишер, кәбестә — җаныңа ни кирәк, һәммәсе бар... Дөньяны шулай корып бетәм дә, сезнең дүртегезне бер вакытта хатыннарыгыз белән парлап кунакка чакырам... Елга ике мәртәбә: берсе — чана юлы төшкәч тә, авылда казлар, сугымнар суйган, кыз биргән, туй уздырган чорларда... Икенчесе—җәй көне, печәнгә төшәр алдыннан, яшь тәкәләр өлгергәч, авылда кыз озату, килен төшерү көннәрендә... Бал-май үземдә күп була... Башкорттан мичкәләп кымыз алдырам... Карт-коры, мулла-мунтагай күрмәгән арада төшергәләү өчен чиреге белән менә бу кызылбашларны китертеп куям... Ярыймы шулай булса?..



Гали бу озын сүз вакытында нәрсә уйлаптыр катып торды. Фазыйл көлеп куйды:

Гыйлаҗи, синдә дә шул хыял белән алдагы дөньяны ясап кую бар икән!.. Ну, берәрне эчәбез дә таралабыз...



Мин дәшмәдем. Ләкин башка кешеләрнең уйлары барып чыкмаса да, Гыйлаҗи үзенекенә ирешер кебек тоелды. Аның эш сөяр йөрәге, оста кулы, нык, таза гәүдәсе — бу эшләрне аңа бик җиңел, бик якын күрсәтәләр...

Без бераздан таралдык...

Бөтен авыл тыныч, рәхәт йокыда. Минем ятасым килми.

Капка баганасына сөялдем дә йөзем белән Зәңгәр чишмәгә әйләндем.

Әйтерсең гомеремдә беренче мәртәбә күрәм мин бу күлне!

Моны юкка күл диләр. Бу бит диңгез. Диңгезнең дә матуры, зуры!

Зиһенем еракка китте.

Һәркем бер нәрсә турында уйлый. Киләчәккә зур уйлар йөртә. Мин әле һаман шул күпер бантыннан, тиреслектәге читән өйдән дә чыга алмыйм.

XII

Ятсам да йоклый алмадым.

Таңнан торып, Зәңгәр чишмәдән су китердем, арыш көлтәсе тападым, чоланнан көрпә алып чыктым да улак тутырып җирән кашкага бутап бирдем.

Әле өйдәгеләр тормаганнар.

Минем башымда һаман бер уй. Атай картаеп бара. Гомере шул тирес башында үтә. Мин инде җиткән җегет булдым, менә берничә елдан патша хезмәтенә чакырырлар. Өч ел анда үтәр. Ул вакытта тагы ялгыз калалар. Тагы йорт-җир төзәтеп йөри алмаслар.

Юк, болай ярамый! Хәзергә үз көннәрен үзләре күрерләр. Мин китәм, бүген үк китәм дә, алты почмаклы өй, кечерәк бер келәт алып, шул арны Зариф осталар янына күчерергә җитәрлек акча табып кайтам.
Иртәнге чәйгә утыргач, шул турыда сүз ачтым:

Әткәй, — мин әйтәм, — алты почмаклы өй белән кечкенә



бер келәт алып, шул арны теге Зариф осталар янына күчереп

салу өчен күпме акча кирәк булыр? — дим.

Әткәй дә, әнкәй дә риза булдылар. Ләкин икесендә дә

ниндидер бер эчке өмет катнаш курку сизелә иде.

XIII

Бездән унбиш чакрымда Мәргәнташ дигән биек бер тау бар. Моның башыннан чишмә чыга. Бер кабер дә бар. Башкортлар Салават каһарманның якын дусларыннан Мәргән шунда күмелгән, шуңа каратып исем бирелгән дип сөйлиләр.

Шахталарга бара торган юл менә шуның итәгеннән үтә.

Өйдән чыккан кызу белән бу тауга җиткәнче туктамадым, артка әйләнеп тә карамастан, һаман бардым да бардым. Бераз ял итим, тәмәке тартып алыйм дип, калкурак бер ташка утырсам, тирә-яктагы күренешкә хәйран калдым.

Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный.

XIV

Алты ай эшләдем. Җиденчегә киткәндә минем эчке күлмәгемнең култык астында кечкенә бөти кебек әйбәтләп тегелгән йөзәр сумлык ике кәгазь һәрвакыт тәнемне кытыклап рәхәтләндерәләр иде.

Моның өчен ниләр генә күрмәдем, кайларда гына булмадым...

XV

Шахтадан шахтага йөри торгач, ахыр барып, актык утыз тәңкәмне тутыру өчен, рус-татар байларының уртак бер компаниясенә хезмәткә ялланган идем. Инде яз да керә иде, хак зур булмаса да, ашаудан кысып, көненә унбишәр сәгать эшләп, айга егерме биш сумнар калдырырлык чама бар иде. Безнең яклардан, Казан, Сембер, Саратау губерналарыннан килгән бик күп татар җегетләре дә эшлиләр иде...

XVII

Безнең барактан ун гына сажин җирдә бик зур бакча бар. Уртасыннан кечкенә генә елга да ага. Иптәшләр киткәч, шуңа чыгып утырдым. Күңелем Зәңгәр чишмәгә, Агыйдел буйларына китте. Озак-озак Гайнияне уйладым. Бу кыз белән вәгъ-
дә алышу түгел, җүнләп сөйләшкәнем дә юк. Шулай булса да, ул минем йөрәгемә хатыным булып кереп утырган. Мин киләчәк көнне башкача уйлый алмыйм. Инде егерме биш сум гына кирәк. Аннан соң юлга, вак-төяк бүләк-яракка бер унбиш сум эшлим дә авылга кайтам. Йортны күчерәм. Гайнияләр белән янәшә булабыз.
XIX

...Хәерле сәгатьтә моннан китәм!

Бәйрәм алдыннан — кичәге көн барлык эшләгәннәрем өчен тиешле акча алынган иде.

Дүшәмбе көн хезмәткә чыкмадым.

Билетымны алдым, китәчәгемне белдердем, яңа күлмәк белән итегемне капчыкка салып аркама астым да Уралның саф көмеш елгалары, боргаланып-боргаланып болытларга сузылган биек таулары, зур күлләре буйлап тагы шахталар эзләргә киттем.

Озак йөрергә туры килмәде. Дүртенче көндә мин яңадан бер алтын приискасына килеп ялландым.

Тагы берничә атналар эшләгәч, ике йөз тәңкәне тутырып, аның өстәвенә юллык, өйгә вак-төяк бүләклек тә арттырдым.

Вак акчаларны бөтен ике йөзәрлеккә алмаштырып, йөрәк өстенә бөти ясап тектем дә, Уралның тирән шахталары белән бәхилләшеп, Зәңгәр чишмә ягына таба юл тоттым.

Кайтышлый, тагы Салават баһадирның Мәргәне кабере янына — биек тау башына утырып, хәл җыйдым.

Яңгырлы-болытлы көз, аның артыннан карлы-буранлы каты кыш үткән; минем баштан да әллә ничаклы хәлләр кичкән, ләкин Зәңгәр чишмә аз гына да үзгәрмәгән.

Ул һаман да элеккечә зур, мәһабәт булып, әллә кайдан җәелеп, һаман элеккечә матур кояш нурлары белән уйнап яши икән әле.

XX

...Мин авылга кайтып төшкәндә, солы, борайны чәчеп бетергәннәр, тары, карабодайга яңа чыкканнар гына иде әле. Әткәй кат-кат рәхмәт укыды:

Ахыры хәерлегә генә була күрсен, һичбер көтелмәгән эш булып чыкты бу, балам,— ди.



Әнкәйнең шатлыгына чик-чама юк. Аңа дип алып кайткан күлмәклек белән яулыкны биргәч, түзмәде, елап җибәрде:

Мал да, бүләк тә өмет итмәгән идем... Башы исән-сау гына кайтса ярар иде дип, намаз арты саен елап-елап дога кыла торган идем... Бервакыт әллә кайсы шахта җимерелгән,



уналты кеше аста калып изелгән, утыз кеше имгәнгән, имеш, дип сөйләделәр, шуны ишеткәч, ашаганым аш, эчкәнем су булмады... Бердәнбер балам иде, аңардан да аердың, күрәсең, дип, көн еладым, төн еладым, — ди.

Өйдәгеләрдән авыл хәлләрен сорашып, ни күргәннәремне сөйләп, берничә сәгатьләр утыргач, урамга чыктым да иптәшләрне эзләргә киттем. Бәлки, Гайнияне дә очрата алмаммы дигән өмет бар иде.

Шул арада минем бүләкләр, ике йөз тәңкәләр бөтен авылга таралып та өлгергән икән.

XXI

Сиксән биш сумга югары оч Галәвинең алты почмаклы өен алдык. Үзе ике генә ел торган. Бүрәнәләре яңалар, корылар. Ишек, тәрәзә, идән, түшәм — бары да бик бөтен.

Тик, бераз биегрәк булсын өчен, нигезгә берәр бүрәнә салырга туры киләчәк.

Утыз сумга Садыйк байның бер келәтен алдык. Зур гына, иркен генә. Өсәкләре дә бик яхшы икән. Булгач-булгач ак келәт булсын дип, моңа кечерәк кенә бер тәрәзә дә куйдырырга исәплим.

Икенче көндә күрше-күләнне җыеп, өмә сымаграк ясап, өйне мүкләп күтәрдек. Бусына инде Зариф оста берничә сәгатькә кайтып үзе дә булышты... Яңа күрше Гайнияләр аш-су белән ярдәм иттеләр.

Берничә көннән мич тә өлгерде.

Шулай итеп, бер атна дигәндә, без бу яңа урынга, яңа өйгә бөтенләй торырга да күчтек — күпер башындагы чүплектән мәңгегә-мәңгегә котылдык.

Игеннәр, безнең бәхеткә, искиткеч дәрәҗәдә шәп булып җиткәннәр.

Халык шат иде. Кәркем быелгы иген белән үзенең тереклеген төзәтеп калырга өмет итә. Бурычлылар бурычларын түләргә, атсызлар ат алырга, өйсезләр өй салырга, улы җиткәннәр килен алырга, кызы җиткәннәр кыз биреп туй ясарга, — һәркем шулай бу байлыктан үзенең дөньясын рәтләп калырга уйлый.

Шундый дәртләр, шундый уйлар белән һәркем бил баглап, җиң сызганып, изү чишеп, уракка төште... Һәркем һәр көн үзенең җиренә барып-төшкән саен, арышның саламга озынлыгын, башакка туклыгын, көлтәнең күп чыгуын, чүмәләләрнең ешлыгын, зурлыгын күреп, бу өметләр дә, бу уйлар да ныгый бара. Ара-тирә яңгырлар була торганга, тары, карабодайның да шәп булачагына камил ышандыралар. Башка нәрсә чәчәргә хәле җитмәгән ярлылар быел үзләренең ун-унбиш таяк тарылары белән дә, һич булмаса» берничә ай тук торуны уйлап, зур дәрт, зур гайрәт белән эшкә — урырга, чабарга тотындылар.

Шундый өметләр, шундый уйлар белән янып, рәхәтләнеп, шатланып, шаулашып эшләп йөргән заманда, көпә-көндез һәммә халык яланда уракта чакта, патшадан фәрман килеп төшә:

Герман белән сугыш!

Кәммә ир җаны коралланырга, фронтка китәргә тиеш! Аяз көндә, димәк, һич көтмәгәндә, яшен сугу ничек әсәр

итсә, патшаның бу фәрманы аңардан яманрак булды...

XXXII

...Басулар елап калды. Ура башланган җирләрне бетерергә түгел, яртылай куелган чүмәләңне очларга да ихтыяр бирмәделәр: патшадан фәрман килеп төшүгә, әллә ничә җегетне, ат мендереп, басуга чыгардылар да, кычкырып, ай-байлап, ай-һай-ау салдырып, һәммә халыкны куып кайтардылар.

Беренче нәүбәттә элек солдат булып хезмәт иткәннәрне кырык яшькәчә сөргәннәр иде; алар китеп, алар өчен түгелгән күз яшьләре кибеп өлгерә алмады — ополчиннарга хәбәр килде...

Шулар артыннан ук быел караласы никрутларны алып киттеләр...

Карт-коры, карчык-корчык үзара җыелалар да, тик шундый юк-бар сүзләр, куркынычлар сөйләшеп, күз яше түгәләр, дога кылалар, садака өләшәләр...

Һәркемнән бигрәк аналар кайгыралар... Көн юк, төн юк, ал арның күзләре яшьле... Кайда гына очрап, сугышка киткән улы хакында авыз ачма: алар бер-ике сүз дә әйтә алмыйлар.

Бигрәк бәхетсез заманнарга туры килдегез инде, балалар! — дияләр дә, күз яшьләренә буыла-буыла, өзелеп еларга керешәләр.



Атасы сугышка киткән бала-чаганың йөзендә нур калмаган,— болар үзләрен ятим кебек тоялар, ахры... Үлем турында, яраланулар турында берәр сүз ишетсәләр, башларын аска ияләр дә пышык-пышык балавыз сыгарга тотыналар...

XXXIV

Шаһбаз, Гыйлаҗи, Фазыйл, Гали, мин — без барыбыз яшьтәшләр дип йөри идек. Әнкәйләр дә безне бер елгы балалар дип әйтәләр иде, без үзебез дә бер елда каралабыз, бергә солдатка китәбез, бергә-бергә патшага хезмәт итәбез, аннан соң бергә-бергә өйләнәбез, туй ясыйбыз дип уйлый, шулай сөйләшә идек.

Ничектер, башкарак булып чыкты.

Шаһбаз Зәңгәр чишмәгә кайтмады — ул үзенең эшләгән җирендә каралган да шуннан ук сугышка киткән... Фазыйл да Казанда иде. Авылга күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер, Мәскәүгә барган да лашманчыларга башлык сыман булып урынга кергән.

Үзбәкләрне, казакъларны солдатка алмыйлар икән... Шулай да... аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.

Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булган булып йөрү җегетлекмени ул! Алай иткәнче, үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз язмышыңны үзең күр!

Гали дә чарасын тапты.

Байларга нәрсә? Акча күп, танышлык зур. Алтын булгач, докторын да, алласын да, мулласын да, патшасын да сатып алып була икән шул: ике мең тотканнар, диләр... Бәлки, артыграк та булыр — күпме чыкса чыккандыр, Гали «шәһәргә» барып каралды,— ахрысы, бөтенләйгә котылды...

Без Гыйлаҗи белән бергә алындык, бергә уйнадык. Бергә

фронтка киттек.

Башкалар аяк-кул бозалар, күзгә, колакка агу салалар. Без моңа якын бармадык. Үлсәм үләрмен, әмма үз кулым белән үземне гарип ясап, имгәтеп маташыр хәлем юк. Ни язган —

шул булыр...

Гыйлаҗи да, минем кебек, бозуга каршы булса да, ул, никтер, казармадан казармага, фронттан фронтка куылып йөрүне яратмый иде.

Баштан ук күңеленә утыртып куйды:

Мин,— ди,— Ярманга пленга китәм... Анда дөнья күрәм, эшкә өйрәнәм,— ди.



Ул сүзендә торды, тугыз ай хәбәрсез гаип булып йөргәннән соң, Ярманның зур бер шәһәреннән хат килде: мин исән-сау, ди; сохари җибәрегез, ди; үзем балта эшенә керештем, ди.

Аннан соңгы елларда дөнья кайнады, моңарчы гел бертөсле генә, тыныч кына агып торган тормыш диңгез кебек дулкынлана башлады. Бу дулкыннар, бу өермәләр эчендә еллар үтте, хәлләр үзгәрде, мәңгелек дуслыкта кырыгар мәртәбә ант итешкән безнең иптәшләр үзләре генә таралып калмадылар,
күңелләре дә үзгәрде, юллары шулчаклы бер-беренә каршыланды, без бер-беребезнең бугазларыбызга килеп сарылыштык. Бер-беребезнең күкрәкләренә мылтык төзәп атышу дәрәҗәсенә җитештек. Араларда упкыннар ясалды.

XXXV

Петроград. Зур шифаханәләрнең берсе... Безнең залның ак, пакь караватларында авыру солдатлар буй-буй тезелеп ятканнар. Тын, тыныч. Тик ара-тирә кайбер хәстәләр генә, ахрысы, каты газапка түзә алмастандыр,— йөрәкләренең әллә кай җирләреннән килгән бер тавыш белән авыр-авыр ыңгырашып алалар. Болар җаннарыңны үтә кисеп төшә. Шундый газаплы, шундый хәсрәтле ыңгырашалар.

...Болар мине арыттылар... Хәлем бетте... Ярым йокы, ярым хәлсез... Шулай саташа башладым... Германия белән сугыш кебек иде... Рус солдатлары белән немецлар арасында канлы бәрелешүләр бара... Навада ике якның аэропланнары, яңгыр алдыннан кузгалган кошлар кебек, кайнашып, берберен куып очалар... Алардан безнең өскә ут ява... Бомба ява... Менә арттан безнең авыр туплар кузгалды... Каршылап Германиянекеләр җавап бирергә тотындылар... Без уттан ясалган өермә эчендә калдык — төн караңгы иде... Нидер булды... Без, язгы ташкын кебек, каты җил белән кузгалган диңгез дулкыннары кебек, каядыр, ни өчендер, җимерелеп, ишерелеп ага, куыла башладык... Белмим, җир йоттымы? — нидер булды... Бер сазлыкта ялгызым калдым... Тирә-як баткак иде... Алдымда бер ялгыз каен тора иде... Су юкмы икән дип, шуңа йөгердем... Барсам, биле урталай өзелгән бер немец солдаты ята... Үзе үлмәгән... Тирә-ягы кан белән тулы... Күзләреннән, белмим, үлем, белмим, җәһәннәм газабы карый... Котым очты, күтәргән штыгым кире төште... Йөгерә бантладым... Ул, урталай өзелгән бәндә, миңа кычкырган кебек: «Солтан, кил яңадан... Мине кызган... Мине үтереп кит... Миңа бер селтәү җитә... Газаплама... Минем йөрәгемне сугып яр — ул туктасын, мин тынычланыйм»,— дигән кебек булды.

Хәлем бетте... Яңадан борылып карый алмадым... Йөгердем, артыма карамас өчен, ул күзләрдәге үлем газабын яңадан күрмәс өчен барлык көчем белән йөгердем...

Каяндыр бер солдат йөгереп чыкты да мылтыклар, сөңгеләр белән коралланган бик күп җегетләр янына килеп кычкырды: «Ура, ура, иптәшләр! Без җиңдек!.. Керенский качкан!.. Ул дуңгызны кулга төшерә алмадык... Керенскийның генералы казачий атаман Краснов бөтен штабы белән безнең

кулга эләкте,— ди. — Әнә безнең командир үзе дә килеп җитә»,— ди.

Солдат сүзен әйтеп бетерә алмады, автомобильнең ишеге ачылды. Берничә кеше килеп чыкты. Берсеннән күзләремне ала алмый каттым. Буйга минем чаклы була язар... Сабыр, акрын, ләкин җир-күкне үзе артыннан иярткән, тагып алып килгән баһадир кебек көчле салмак атлап килә. Йөзендә әллә нинди бер усал катнаш ачумы, кемгәдер иге-чиге булмаган дошманлыкмы бар... Күзләре үтереп, йөрәгеңне җиңеп карыйлар... Кантлары йөзендә-күзендә булган бу авыр карашны, бу ачы каһәрле дошманлыкны тагы да көчәйтеп күрсәтәләр — болар, ничектер, шул күзләр өстенә корылган тимер калканнар кебек, түбән таба салынып торалар... Бу кешенең бөтен йөзендә тирән акыл, бетмәс-төкәнмәс көч белән бергә, арыслан һәм лачынның икесеннән кушылган бер рәхимсезлек күрдем.

Кемдер: «Менә шул инде безнең кызыл командир»,— диде... Ул сөйли башлады,

Җирнең төбеннән күтәрелде, диңгезләр кичте, кан дәрьяларын үтеп чыкты, дөньяның кара көчләрен үз кулы белән бугазлады, ерак күкләргә менеп, андагы аллаларны, фәрештәләрне карага, пычракка буяп, богаулап ыргытты, арыслан, лачын күзләре белән алдагы көннәргә бер караш ташлап, бу үлемнәр, каннар эченә, бу газап дөньясына каяндыр бер тәрәзә ачты: аннан кояш күренде, нур ага башлады, тирә-як чәчәкләр белән тулды... Болар бары да кызыллар иде. Карап туйгысыз матурлар иде. Ахырын тыңлый алмадык, кайдандыр куе кара сөрем күтәрелде, алар кешегә әйләнделәр, кулларында сөңгеләр бар иде, Гали белән Фазыйл туларның алдында кебек иде...

«Туктагыз!.. Карап килегез!.. Кызыл чәчәкләрне әрәм итәсез бит!» — дип кычкырдым.

Ишетүче булмады. Теге кара сөремнән ясалучылар штыкларын сузып безгә ташландылар.

Кемдер бомба ыргытты... Ыңгыраша башладылар... Аркамнан нәрсәдер җып-җылы нәрсәдер агадыр булып тоелды, карый алмадым... йөгердем...

Хәлем бетә, егылам...

XXXVI

Кемдер, аяк очы белән генә басып, яныма килгән кебек булды.

Күземне ачсам, безнең палатаның докторы — Анна Федо-ровна каршымда тора.
Синең авылдашың булса кирәк, — ди,- — Шаһбаз Фәхриен дигән бер бик үткен командир бер атнадан бирле һәр көн килә дә керергә талаша. Хәлең авыр булганга, кертмәдек, менә бүген ул миңа записка калдырган. Укып бирегез дигән, — ди.

Кай арада укырга-язарга өйрәнгән бу егет — мин бераз гаҗәпсенәм.

Марҗа укып бирде:

«Дускай, Солтан, ун көн инде иртә-кич синең лазаретны таптыйм. Кертмиләр. Кушына килде дигәч, бүген сиңа записка калдырам. Без тиздән фронтка китәбез. Шуңарчы ничек кенә булса да сине күрәсе иде. Бик сагындым! Зәңгәр чишмә буйларын бер сөйләшеп утырыр идек.

<предыдущая страница | следующая страница>


Галимҗан Ибраһимов кызыл чәЧӘКЛӘР

Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мөсафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде. Бөтенләй ялгыз иде. Шуның өчен кызган

412.63kb.

12 10 2014
3 стр.


А. К. Ойдан-оол. 5-9 класстарга программалар

Д. А. Монгуш, К. Б. Доржу. Тыва дыл Кызыл 2001 Д. А. Монгуш. А. К. Ойдан-оол Методиктиг сумелер. Кызыл-1992

1479.72kb.

11 09 2014
9 стр.


Тыва дыл 9-ку класстың доозукчуларынга түҢнел күРҮне шылгалдаларынга онаалгалар (чаа хевир-биле 1-ги шенелде) кызыл 2011

Сувандии, Н. Д. Тыва дыл. 9-ку класстың доозукчуларынга түңнел күрүне шылгалдаларынга онаалгалар / Н. Д. Сувандии. – Кызыл, тр-ның өөредилге болгаш эртем яамызының ншси, 2011. – 47

622.82kb.

16 12 2014
5 стр.


Сценарий Залның түрендә Г. Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлә

Алып баручы. Исәнмесез, „хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана. Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җыры яңгырый

54.63kb.

14 10 2014
1 стр.


Туристическая фирма «Калейдоскоп»

Красноярск, Улан-Удэ, Иркутск, Ангарск, Шелехов, Братск, Усть-Илимск, Тулун, Чита, Кызыл, а также из-за границы

44.57kb.

17 12 2014
1 стр.


Отчет об итогах экспериментальной работы мбоу сош №1

Почтовый адрес: 668040, село Кызыл – Мажалык, Барун – Хемчикскийкожуун, улица Чургуй – оола 42

61.34kb.

09 10 2014
1 стр.


Кызыл-кыя шаары

Кыргыз республикасынын президентин шайлоону өТКӨРҮҮДӨ Баткен облусунун шаар, райондорунун аймагында түЗҮЛГӨн шайлоо участкаларынын чек арасы

301.94kb.

17 12 2014
1 стр.


Арктика в субтропиках

Филадельфия, Мадрид, Стам­бул, пустыня Кызыл-Кум, Пе­кин. Что может быть общего у этих географических объектов с данными фотоснимками?

8.85kb.

16 12 2014
1 стр.