Шаһбаз, 1918 ел, март».
XXXVII
Дөньяның җәһәннәмнәрен кичтем. Герман штыкларыннан яраландым. Керенский, Краснов казачийларының, Петроград юнкерларының бомбаларыннан газапландым... Өч мәртәбә ярдылар...
Мин һаман тере. Мин тагы аякта.
Юл мәшәкатьләреннән соң үзебезнең туган илгә бер ай отпускага дип кайтып җиткән көннәрдә, Агыйделнең киң болыннарында чалгы тавышлары ишетелә башлаган; тормышның ул каты дулкыннарыннан азгамы, күпкәме читтә калган җегетләр, картлар, ирләре сугышка киткәч чалгы тотарга өйрәнгән таза беләкле киленнәр, агалары, аталары фронтка киткән кызлар, киек казлар кебек тезелеп-тезелеп, печән чабарга тотынганнар иде инде.
Мин көрәшне яратам.
Көрәшсез үткән көннәрне әрәм саныйм. Каты көрәш дулкыннары арасында минем җаным рәхәтләнә, йөрәгем үзенә көч ала, гайрәт ала.
Авылда бер ай тыныч кына хәл җыйсам, камил тазарып җитәрмен дә, яңадан шул канлы көрәш өермәләре мине үз эчләренә тартып алырлар дип, Идел ярына басар-басмас, үз алдыма уйлап куйган идем.
Ай түгел, атна түгел, бер көн, бер сәгать көтәргә дә ирек бирмәделәр.
Мин Зәңгәр чишмәгә җәяүләп, аркама әйберләремне асып килеп кергәндә, кояш батып бара иде инде.
Чү! Бу ни эш?
Кемдер, нәрсәдер рәттән өч мәртәбә атып җибәрде!
Моны ишетүгә кулларым ирексез кобурама сузылды.
«Наганым исәнме икән, урынындамы икән?»— дип капшап карадым.
Мәчетне, Гыйрфан байның зур таш кибетләрен үтсәм, бөтенләй шаша калдым. Көтелмәгән, уйга килмәгән, килми торган бер күренеш!
Базарның уртасында печән үлчи торган баганаларга берничә кеше аякларыннан югары асылганнар. Боларның берсе безнең авылда дүрт ел буе балалар укыткан мөгаллимә Хәдичә иде. Болар тереләрдерме, үлеләрдерме, белеп булмый. Куллары салынып төшкән, йөзләре адәм карагысыз булып яраланган... Кан тамчылары җиргә тамалар... Бу асылганнар тирәсе кара болыт кебек, туфан кебек халык көтүе белән кайный. Кычкыралар... талашалар... Нәрсәдер берсеннән-берсе тарткалап алырга тырышалар... Белмим, һәммәсе акылдан шашкан, белмим, кыямәт булган: кешеләр ни эшләгәннәрен белмиләр, күзләрен кан баскан... Ниндидер бер көч белән әле бер якка, әле икенче якка кузгалып, шау-шу белән, гауга белән дулкынланалар. Боларның башында зур бер командир кебек безнең Гали йөри. Аның да күзләре канлы, тавышы карлыккан, үзе анда йөгерә, монда йөгерә, шул бозык гырылдавыклы тавыш белән бертуктаусыз акырына:
— Җәмәгать, көткән көннәрегез килеп җитте. Сез котыласыз... Форсатны качырмагыз...
Аптырап Галинең өстенә карадым: башында әфисәр фуражкасы, аякта шпорлы ялтыр итек, беләктә ак тасма, кулында менә дигән маузер!
Үземне-үзем белмәдем:
— Гали, синме? Бу ни эш? — дип кычкырып, аңа барып тотындым. Халык тынды, минем билдәге наганны күргәч, беразы, куркып, икегә аерылдылар.
Ләкин Гали үзен-үзе югалтмады, канлы күзләре белән миңа бер генә мәртәбә карады да, бераз кире чигенеп, әллә нинди зәһәрле, каһәрле тавыш белән:
— Ә... алаймы? Асыл кош үзе килеп аягыннан эләктеме?.. Җәмәгать, менә сезгә Солтан Уразбаев!.. Дөньяны туздыручыларның иң яманнарыннан берсе! Тотыгыз да бәйләгез моны! — дип кычкырды.
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, кемнәрдер мине тотарга килә башладылар.
Үземне-үзем сизмәстән, наганымны суырып алдым да:
— Кем миңа кагыла?.. —дип, рәттән дүрт мәртәбә як-якка аттым.
Халык, лачыннан качкан чәүкә көтүе кебек, куркышын, читкә таралды. Урталыктагы ачыклыкка карасам, ниндидер бер гәүдә ыңгырашып ята. Йөрәгемә нидер чәнечте, таныш
кебек булды, дөньяны онытып, шул ыңгырашкан гәүдәгә ташландым. Ни күрим?
— Су, бер генә тамчы су! — дип, чак-чак ишетерлек бер тавыш белән саташып, ыңгырашып, минем дустым Гыйлаҗи ята.
Күтәреп алыйм дип иелсәм, муеныма аркан салдылар...
Ул арада Гыйлаҗиның атасы Зариф оста белән минем әткәй килеп чыктылар. Шау-шу яңадан күтәрелде. Шаһбазның агасы, аның артыннан башка вакытта җыеннарда сирәк күренә торган безнең иске күршеләр, авылның читләрендә, балчык читән өйләрдә яшәүчеләр, атасыннан, төп йорттан куылып чыгып, читләрдә өйдәш торучылар телгә килделәр:
— Көпә-көндез адәм үтерәсез!
— Бу ни эш!.. Чех дип, ул чаклы масаймагыз!..
— Безнең очта да яңадан бәйрәм булыр әле! — дип кыч-кыра-кычкыра, мине коткардылар.
Гыйлаҗины, аркылы агачка салып, өенә алып киттеләр.
XXXXII
Бездән унике чакрымлык стансадан дошманның беренче отряды кичә көндез сәгать икеләрдә үтеп киткән икән. Гыйлаҗи үзенең ике иптәше белән Зәңгәр чишмә һәм Ивановка арасында Гыйрфан байның җирен-урманнарын бүлешү турында чыккан бер аңлашылмауны тикшерергә килгәннәр икән. Чехларның килеп җитүе белән, Гали коралланып чыккан да, унбиш-егерме кеше белән конторны килеп баскан, Гыйлаҗиларны шунда ук кыйнап, өстерәп, базар мәйданына чыгарганнар. Ике иптәшен, авылдагы бер мөгаллимәне асканнар. Безнең дусны кыйналудан коткара алмаса-лар да, күз күргән кеше булганга, асарга ирек бирмәгәннәр икән.
Мин өйгә кайтып бу хәбәрне сөйләтергә, Гайнияне күрергә дә өлгерә алмадым, Сафа бабай килеп җитте: яланаяк, күлмәкчән, үзе йөгерә-йөгерә арып, гыжылдап беткән:
— Солтан балакай, ди, сине барыбер әрәм итәрләр... Анда иске урәтникләр, элекке староста белән старшиналар, земски нәчәлникләр — бары да Гали байга җыелганнар! — ди...— Насыйб булса, дөньялар тынычлангач, яңадан кайтып, әткәң-әнкәңне күрерсең... Бер минут торма, хәзер кит! — ди.— Дөньяның берәр җирендә безнекеләр бардыр әле, шуларны эзләп табарсың үзең! — ди.
Сафа бабай белән әткәй мине Агыйдел ярынача озатып, көймә белән аша чыгардылар.
Агыйдел элеккечә шаулап ага калды, аркама әйберләремне аскан хәлдә, мин, болындагы таллар арасында салынган сукмак белән, калага карап юл тоттым.
Ничек кенә булса да, Фазыйлны күрергә, аның аркылы Гыйлаҗины бу котырган этләр авызыннан коткарырга кирәк.
Аның квартиры ниндидер бер зур байда икән. Туры шунда бардык. Гаҗәеп матур бай бүлмә, китаплар, гәзитләр белән тулы.
Ишекне бикләп, ачкычын кесәсенә салды, йомшак креслога утырды да миңа текәлеп карады:
—Йә нинди эш сине миңа китерде?
Мин сөйләп бирдем.
— Нык кыйналса да, әле үләрлек түгел... Аны монда хөкемгә озатачак булып калдылар... Бәлки, китергәннәрдер дә... Син Гыйлаҗины коткарырга тиешле!
— Менә нәрсә,— ди,— Солтан туган: син бераз соңгарак калгансың!..
Галиләр Гыйлаҗины арбага салганнар да монда җибәргәннәр; атасы Зариф карт та калмый озата килгән икән. Калага җитәр алдыннан, Идел тугаенда, бу ахмак бабай, бер эш белән туктаган чакта, азрак хәлләнә башлаган улын җилкәсенә күтәрепме, ничектер, агач арасына алып кереп китә башлаган. Каравыл бер сүзсез шул җирдә тоткан да артларыннан аткан. Зариф та, Гыйлаҗи да шул җирдә җан биргәннәр.
Мин артык сүз әйтмәдем:
— Беләбез без андый качуларны! Качкан вакытта ал яктан йөрәккә атуларны! — дидем дә чыгып киттем.
ХЫ1
Көн киттем, төн киттем...
Күп адашулардан, күп эзләнүләрдән соң арып, хәлдән таеп, авырып, данлыклы бер партизан гаскәргә барып егылдым...
Дүрт якта дошман булса да, һәрбер адымны тик сугышып кына атласак та, күңел ышанадыр иде: кайдадыр яктылык баръкайчан да булса без шуңа ирешербез, ди идек.
Йөрәк ялгышмады, кызыл яктыга барып чыктык. Бераздан чехны да бетердек.
Аннан соң мин авылга кайттым.
Мине күрүгә, урта буйлы, шадра йөзле бер кыз кычкырып җибәрде:
— А... Солтан абзый кайтты!.. Солтан абзый!..
Арбадан төшкәнне дә көтмәделәр:
—
Солтан абзый, Солтан абзый!..— дип, мине сырып алдылар; бер-берсен бүлә-бүлә, үз хәлләрен сөйләргә, миннән бербер артлы сорашырга тотындылар.
Әйберләремне, ясалма аягымны, таягымны төрле кулга тараттылар да, ул арада тазарак ике җегет үземне ике яктан култыклап, җилтерәтеп:
— Әйдә, менә монда синең әниең,—дип, бакча эчендә, кайчандыр безнең әткәй белән Зариф бабай мәрхүмнәр эшләп биргән алты почмаклы өйгә алып киттеләр...
Без бакчага керүгә, өй эченнән әни килеп чыкты. Мине күрүгә:
— Ай, балам... Бу җирләрдә ризыкларың бетмәгән икән әле... —диде дә кочаклап катты. Елый да, артык сүз дә әйтә алмады.
Мин әнинең хәлен сорашып бетерергә өлгерә алмадым, яшьләр каяндыр май, йомырка, сөт, икмәк тә табып китерделәр. Үзләре һаман бер-бер артлы сөйлиләр, сорашалар иде...
— Без сезгә күңелсезләнергә ирек бирмәбез... Һәрвакыт тик тә яткырмабыз... Дүшәмбе көн безнең уртак кичәдә өзелгән аягыңның тарихын сөйләрсең, Зәңгәр чишмә буйлары мондый хәлләрне ишетергә бик сусаганнар... ярыймы? — дип, миннән кат-кат вәгъдәләр алгач, шаулашып чыгып киттеләр.
Кич Гыйрфан бай кызы керде... Кыз бар серен яшерми яки яшерергә теләми... кайларда булалар, ниләр күрәләр, ахырда үзе тагын монда ничек кайтып егыла... һәммәсен-һәммәсен авыр фаҗигый хәсрәт белән сөйләп бирә...
Боларны сөйләгәндә кыз, ридикюленнән яулык чыгарып, яшьле күзләрен сөртте дә абзасының актык сүзләре язылган кәгазь кисәген миңа бирде...
Җирәндем, нәрсәгә мондый пычракны миңа бирәләр, дип уйладым. Шулай да совет, революция дошманының ничек дөмегүен беләсем килде.
Бер читкә: «Бу язуны Шаһбаз белән Солтанга күрсәтсәгез иде », — дип куелган.
Ашыгыч күз йөртәм:
«Сез төзиячәк тормышны мин күтәрә алмыйм... Элекке көннәрнең, элекке идеалларның кайчан да булса яңадан бер кайтуына иманым калмады... Мал бетте... Йорт-җир китте... Дәрт, вөҗдан да кайдадыр югалды. Әйтегез, ни белән яшим?..»—да.
Фазыйлның аталары Заһит муллалар да шулай таралганнар. Мулла үзе Семипалат шәһәрендә тифтан үлә. Остазбикәсе акылдан яза. Хәзер кайда икәне мәгълүм түгел, ди.
Тик Фазыйл үзе генә һаман бирешми икән әле. Колчактан омет киселгәч, Фазыйл мең азап белән башкортларга килеп кушыла. Шулай итеп, ул үзен коткара. Бөтенләй безнең якка чыга. Советчы булып китә.
Хәзер инде партиядә кандидат, ди. Бик тырышып, бил баглап безнең юлда эшли, имеш.
«Хата булды безнең элекке юллар... Әрәмгә кан түктек без. Революцияне аңламый харап булдык»,— ди, имеш.
ХЬҮП
Яшьләр куйган «театр»лары гаҗиб дәрәҗәдә җанлы, күңелле булып чыкты. Бик сусаганнар булса кирәк, авылның бөтен халкы диярлек — ире-хатыны, карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы, җегет-җиләне — һәммәсе Гыйрфан байның йорты эченә тулган иде. Байның зур заллары да бу чаклы җәмәгатьне сыйдыра алмаслык булганга, бик күпләр күрүдән мәхрүм калдылар — кире киттеләр яки ишектән, тәрәзәдән тыңлап, карап азапландылар...
Кичәдә беренче нәрсә — Миңҗамал оештырган хорның җыры иде. Шундый күңелле, моңлы чыгардылар ки, күтәренке көйгә җырланган бу җырлар йөрәкләрне ашкындырдылар. Халык кайда икәнен онытты, шул тирән моң белән, шул музыка уңаена Агыйдел буйлап актылар, шулай агып барганда, ике яктагы биек тауларга, аллы-кызыллы чәчәкләргә карап, хәйран булдылар. Шул зур елгалар, карт урманнар, шул матур чәчәкләр арасында аккан каннарның, түгелгән күз яшьләренең, чигелгән хәсрәтләрнең һәммәсе йөрәктән күтәрелеп башка менделәр, аннан дөньяны каплап каттылар да, аккош балалары кебек тезелеп, моңланган яшьләрнең саф музыкалары белән каядыр югала башладылар, күккә таба менеп, безне коткаралар кебек булды.
Кул чабу һичкемнең хәтеренә килмәде, музыканың, җырның туктаганын, музыкантлар чыгып китеп, сәхнә буш калгач кына аңлый алдылар. Кичәдәге башка нәрсәләр дә, ничектер, халыкның йөрәгенә ятты.
Монда тамашачы белән уйнаучыны аеру кыен иде. Сәхнә белән зал, ничектер, күңелдән берләшәләр кебек, бергә уйныйлар, бергә җырлыйлар, бергә бииләр кебек иде.
ХЬҮШ
Өемә кергәч, каршыма килгән кешедән аптырап калдым. Кем булыр дисез?
Яңа гына кайтып, минем бүлмәмдә, өсләрен дә чишенмичә көтеп утыручы сезгә бик якыннан таныш — минем
балалык, яшьлек дустым, революциядә дошманым булган Фазыйл иде.
Күңелемдә ике катлау, ике дулкын туды, шулай да тыштан сер бирмәскә тырыштым. Беренче сәламнән, беренче сүзләрдән соң үзеннән дә яшермичә:
— Кая, җегет, күп үзгәрдеңме? — дигән кебек, йөзенә, өс-башына озак карадым.
Үзгәреше бик зур да, бер дә юк та.
Аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора.
Гәүдә нык, таза, каты күренә; элеккедән күп чыныкканга охшый.
Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы, ләкин тирән бер уй белән карыйлар.
Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай.
Күп сүздән соң мин аңа мәсьәләне туры куйдым:
— Ачыгын әйт: Гыйлаҗи белән аның атасы Зариф картның каны синең кулдамы, түгелме? — бу бер. Хәзерге үзгәрешең ихлас күңелдәнме, әллә җан саклау өчен, тагы элекке кебек халыкның башына менеп утыру өченме? — менә бу ике.
Фазыйл яшермәде — күзләремә туры карап:
— Хәзер атып үтерсәң дә, мин синең кулыңдамын, дөресен әйтәм: Гыйлаҗи белән Зариф бабай мәрхүмнәрнең газ-раиле мин түгел, ләкин теләсәм, вакытында ул газраилне туктата ала идем мин,— диде. — Ихластанмы, баш саклау, халык җилкәсенә яңадан атлану өченме? дисең... Син бит мине беләсең!
Фазыйлның күзләреннән тирән хәсрәт болыты үтеп киткән кебек булды, авыр хәсрәтле бер тавыш белән дәвам итте:
— Зур сүзләр бар иде...— ди.— Берәүләр бөек Русия ди иде, ватан ди иде. Без төрек-татар байрагы ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык... Халыкны ал арга чакырдык. Гыйльмебезне, талантыбызны шуларга корал иттек... Полклар төзеп бирдек. Ак офицерлар бирдек... Эшче-крестьянның палачлары булдык... Революциягә каршы сугыштык. Ләкин, ләкин нәрсәгә ирештек?.. Безнең кебек ихлас күңелле зыялыларның алган нәтиҗәсе, ирешкән хакыйкате бер генә булды: Иваннарның да, безнең дә ул бөек байраклар, шигарлар һәммәсе алпавыт белән буржуаның җирен, суын, байлыгын, алтынын сакларга; арттырырга бер корал гына икәне көн кебек ачылды. Без һәммәбез шул юлда эшләүче ахмак, сукыр, яки аңлы, ләкин сатлык агентлар гына икәнлеге авыр канлы көрәшләр ялкынында безгә революция нуры белән ачык мәгълүм булды... Моны аңлагач, мин үземә-үзем кызганыч булдым... Хурландым... Ничә мәртәбә үземне үтерергә теләдем... Чех, Колчак белән
йөреп, Советка каршы сугышуым өчен хурландым......Юк,
дидем... Пролетариатка барам... Ул мине аңлар, дидем. Гафу итәр, дидем. Менә шулай итеп, без кичә табынган тәңреләрне утка яктык... Кичә таптаган аллаларга хәзер табына башладык... Колчактан Ленинга, пролетариатка килдек,— ди.
Фазыйл сүзен бетерер-бетермәс урыныннан торды, тәмәке төпчеген мичкә ташлады да яңадан минем каршыма килде. Күзләремә туры карады.
^— Беләсеңме, Солтан? — ди.— Мин бер ашыгыч эш белән кайттым. Иртәгә сәгать дүрттәге поездга өлгерергә тиеш-лемен,— ди.
— Ник бик тиз?.. Нинди ашыгыч эш ул?
— Мин, туган, Гали мәрхүмнең сеңелесен алырга кайттым,— диде.
Кызны чакырттым...
хых
Фазыйл каршы барып аңа кул бирде:
— Сез мине таныйсызмы?
Кыз елмайды, егетнең кулларын кысты.
— Бер-беребезне бик яхшы белүебезгә таянып,— ди,— мин һәммә мәсьәләне туп-туры куячакмын. Буяп, бизәп торырга хаҗәт күрмим. Моның өчен ачуланмаска сүз бирәсезме?
— Рәхим итегез!
— Менә нәрсә, туташ,— ди. — Мин сезнең өчен, сезне алу өчен кайттым,— ди...
Көндез сәгать уникедә зур тарантаска кыңгыраулап җигелгән пар ат Гыйрфан байның Себердән кайткан кызы белән Фазыйлны хәзер колхоз үзәгенә әйләнгән Гыйрфан бай йортыннан кояш баешы ягына таба алып чыгып китте... Киттеләр.
Ләкин Фазыйл минем йөрәгемә кара кан саудырып китте. Мине йөз еллык картайтып китте. Шаһбазның ахыр фаҗигасен тик китәргә дип атлар җигелә башлагач кына сөйләде...
Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылын-ган икән. Бер хыянәт белән кулга төшергәннәр дә, басмачыларның кара ояларында биек баганалар белән югары асып,
түбәннән җәһәннәм кебек ут якканнар, ди... Каһарман шунда кычкырып-кычкырып янган, имеш...
Әлбәттә, түгел. Әнә кызыл инвалидны шаулап каршы алган яшьләр... Әнә шулар эченнән тагы исәпсез Шаһбазлар туып күтәреләчәкләр.
* * *
Моннан биш-алты ел элек сугышка киткәндә, Гайния
мине:
— Көтәрмен... айлар, еллар көтәрмен... Аяксыз, кулсыз булып кайтсаң да, син минеке! Башкаларга күзем дә, күңелем дә төшми! — дип, елап озаткан иде...
Безнең тормышлар, ничектер, үзеннән-үзе кушылып киттеләр...
Беркөнне шулай Гайния җиләктән кайтышлый:
— Әбкәем, бик харап сусадым. Бозлы әйрәнең юкмы? Синдә була торган иде,— дип, янып-пешеп, кызарып, безгә
керде.
Минем әнием үзенең хәлсез куллары белән кер юып азаплана иде.
Кыз түзмәде:
— Их, әбкәем, бер дә рәтең калмаган синең хәзер. Бар, өеңә кер. Мин үзем бу нәрсәләреңне башкарырмын,— диде.
...Гайния зәңгәр яулыгын артка кайтарып салды, ак алъяпкыч белән билне кысып, күкрәкне калкытып бәйләде, ак шалкан кебек тулы матур беләкләрне сызганды да, бер самавыр кайнап чыгарлык вакыт үтмәгәндер, бөтен чүп-чарны юып бетерде. Аннан соң, ике чиләккә тутырып, көянтә белән бөгелә-сыгыла Агыйделгә төшеп керләрен чайкап
та менде.
Ул арада әнкәйнең самавыры да кайнап чыккан иде... Гайния җыеп кайткан җиләкләр белән тәмләп чәй эчтек.
Өстәлне җыештыргач, ындырдан бер чиләк әре бәрәңге алып кайтты, кое төбендә кырып юды да пешереп безне сыйлады. Кояш баткан иде инде. Бәрәңге ашагач, без икәүләп өй буена бакчага чыгып утырдык...
Шул көннән безне:
— Солтан өйләнгән икән,
—
Гайния кияүгә чыккан икән,— дип сөйли башладылар. Без яхшы торабыз.
Гайния тиз арада тагы чибәрләнеп, нурланып, җиңелләнеп
китте.
Мин кайткан чорларда аның күз төпләрендә ниндидер бер әйтелмәгән хәсрәт эзе беленә иде. Йөзендә, бөтен торышында да яңгырсызлыктанмы, каты җил-давылданмы бераз газапланган, бераз шиңә төшкән кызыл чәчәкне хәтерләтерлек бер төс бар иде.
Бакчадагы кызыл чәчәкләр җылы яңгырлардан соң якты, кояшлы аяз көннәрдә ничек матураеп, кызылланып, янып китсәләр, хәзер Гайния дә шулай булды.
Яңа елга балабыз да туачак. Моны бездән бигрәк әнкәй бик көтә.
Кайдан сизә торгандыр, Гайния әйтә, угыл булыр, ди. Без аңа Шаһбаз дип исем кушарбыз, ди. Мин, сөеп, риза булып, аның маңгаеннан, чәченнән үбәм. Гыйлаҗи белән Шаһбаз йөрәгемнең зур бер өлешен өзеп алып киткәннәр иде. Калганын бөтен көенчә революциянең авыл фронтына һәм Гайниягә бирдем. Ул минем юлдашым да, терәгем дә, күңелем көче дә булып бара.
Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай... Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк.
Әмма йөрәгемне яңадан һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры... Шаһбаз белән Гыйлаҗи бервакытта да күңелемнән чыкмыйлар. Бу ике иптәшем минем йөрәгемдә революция белән бергә багланып кереп утырдылар.
Менә шулай булып бетте безнең язмышлар.
______________
[1] Һиммәт — тырышлык.
<предыдущая страница