Тема: “Туган илем – алтын бишек”.
Максат:
1.Укучыларга туган илгә, туган җиргә, туган якка мәхәбәт тәрбияләү.
2. Туган төбәкнең тарихы белән кызыксынуны үстерү, аны баетуны дәвам итү.
3. Сөйләм телен логик фикерләү сәләтен төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: дәреслек, плакат, индивидуаль карточкалар, DVD.
Дәрес формасы: телдән журнал.
Дәрес барышы:
-
Уңай психологик халәт тудыру.
Кәефләрегез ничек?
-
Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәргә омтылышыбыз, теләгебез артты.
-
Яңа көн тууга, үзебезнеңгазиз җиребездә бик бәхетле булуубызга тагын бер кат ышандык.
-
Яңа көн тууга, әти - әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуларына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.
-
Әнә шундый теләк, омтылышлар, сөенеч – шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик әле.
Бүген бездә кунаклар. Кунаклар килү зур шатлык ул. Кунаклар булгач, дәресебез тагын да матуррак узар.
-
Уку мәсьәләсен кую.
-
Бүген мин сезгә “Туган ягым – алтын бишек” дигән ңурнал алып килдем. Бу гади журнал түгел, ә биремле журнал.
I бит.
- Әйдәгез журналыбызның тышындагы рәсемне бергәләп карыйк әле.
- Бу рәсемдә сезгә таныш урыннар юкмы?
- Татарстан картасы,
- Лениногорск шәһәре.
- Әйе, укучылар, бу рәсемдә тагын безнең авыл таулары сүрәтләнгән.
- Дөрес укучылар! Тиу шунысы аңлашылмый, журналның исеме “Туган илем – алтын бишек” – диелгән, ә рәсемдә безнең авыл.
- Туган ил кайдан башлана икән?
- Дөрес балалар – туган ил без туып үскән авылдан, бишектән, әти - әни йорты бусагасыннан тәүге адымнарыбызны атлап киткән җирдән, тугайлардан, урманнардан башлана.
Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәнгәр дингезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр,
Туган илдә барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,-
Туган илнең кадерлен бел генә!
(Зәкия Туфайлова)
II бит.
Хәзер инде журналыбызның 2 битен ачыйк.
-
Бу битендә сүз турында булыр икән?
-
Безнең авыл турында.
-
Нигә шулай уйлыйсыз?
-
Әйдәгез шигырьне хор белән укыйк әле.
Җир йөзендә шундый авыл бар
Зәй-Каратай диләр исемен.
Уңган халкы, инеш чишмәләре
Тәшкил итә аның җисемен.
-
Бу шигырь юлларын безнең авылдашыбыз Әнвәр Шәрипов язган. Күптән түгел Ә. Шәриповның менә шушы “Кем идең син” дигән китабы басылып чыкты. Һәм Зәй-Каратай турындагы шигырне шуннан табып була.
1 төркемдәге укучыларга сорау:
-
Автор үзенең шигырендә нинди чишмәләр турында әйтәсе килган?
-
Әйдәгез әле укучылар үзебезнең авылыбызның чишмәләрен атап китик.
-
“Мортаза чишмәсе”.
-
“Салкын чишмә”
-
“Дегет кул чишмәсе”
-
“Салихмулла коесы”
-
“Гали коесы”.
-
“Тигермән кулы чишмәсе”.
-
“Талы елга чишмәсе”.
2 төркемдәге укучыларга сорау:
Авылыбызның тиресендә - тәмле сулы чишмәләр күп.
Мәсәлән, “Тигермән кулы чишмәсе” нигә шулай атала?
-
Тигермән янында урнашканлыктан шундый исем бирелгән.
“Гали коесы” – нигә шулай атала?
-
Гали исемле кеше казыган.
Зур елгалар чишмәләрдән башлана. Һәр чишмәнең үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Меңләгән чишмәләр вемсызлык һәм битарафлык аркасында мәңгегә юкка чыгалар. Чишмә яшәүдән туктаса, елга күлләрдә су бетәчәк, ямь калмаячак. Чишмәләрне саклагыз!
3 төркемдәге укучыларга сорау:
- Безнең мәктәбебез кем исемен йөртә?
- Фазыл Туйкин.
- Дөрес укучылар, май аенда без республика күләмендә Ф. Туйкинның 120 еллыгын билгеләп үттек.
Физкультминутка.
III бит.
Бу бит “Туган ягым” дип атала. Дәрестә Әхмәт Гадел язган Туган ягым” дигән әсәр белән танышырбыз.
-
Әсәрне кычкырып укыйм.
- Әсәрдә нәрсә турында язылган?
б) Укучылар укый (эчтән).
- Аңлашылмаган сүзләрне табалар.
в) Сүзлек өстендә эш (40 бит).
1 төркемдәге укучыларга сорау:
- Әсәрдә чагылдырылган төп фикер нинди?
2 төркемдәге укучыларга сорау:
- Автор туган телебез турында ничек язган?
3 төркемдәге укучыларга сорау:
- Халкыбызның үткәне турында нәрсә язган?
IV бит.
4 битебез “Оясыз сандугач сайрамый” дип атала.
Журналыбызның бу битендә нәрсә турында сүз барачагын сез аңагансыздыр, балалар?
- Әйе мәкальләр турында.
1 төркемдәге укучыларга сорау:
- Сез бирелгән мәкальне ничек аңлыйсыз?
2 төркемдәге укучыларга сорау:
- Ни өчен кешегә туган ягы, туган җире, туган иле кирәк?
3 төркемдәге укучыларга сорау:
- Туган як, туган ил турында тагын нинди мәкальләр беләсез?
V бит.
- Укучылар, журналыбызның 5 бите “Без үзебез” дип атала.
Бу биттә биремнәр бар.
Хәзер биремнәрне үтибез.
1 төркемдәге укучыларга бирем:
- Бирелгән сүзләрне кулланып хикәя языгыз: туган як, басулар, кырлар, кошлар, матур, ямьле.
2 төркемдәге укучыларга бирем:
- Рифмага туры китереп шигырьне язып бетер:
1.
Көннәрең дә, . . . . . . . . . . . (төннәрең дә)
Яктылыкка . . . . . . . . . . . (бай синең)
Җәйләрең дә . . . . . . . . . . . (көзләрең дә)
Кышларың да . . . . . . . . . . . (май синең)
2.
Китми күңелемән минем һич
Шул сөекле . . . . . . . . . . .
Анда сөйгән туган халкым,
Анда сөйгән . . . . . . . . . . .
(әнкәем, илкәем)
3 төркемдәге укучыларга бирем:
Мәкальләрне язып бетерегез:
-
Туган үскән җирдән дә . . . . . . . . . . .
-
Туган илең . . . . . . . . . . .
-
Ата-бабам торган җир, . . . . . . . . . . .
-
Туган илнең кадерен . . . . . . . . . . .
(кендек каным тамган җир, читтә йөрсәң белерсең, матур җир булмас, туган анаң)
Дөрес укучылар, мәкальләрне дөрес әйттегез.
Балыкка су, кошка һава, кешегә туган ил кирәк.
- Укучылар әйтегез әле, ни өчен сөйләшкәндә мәкаль, әйтемнәр кулланабыз?
- Андый сөйләм матур һәм төгәл яңгырый.
VI бит.
Йомгаклау. Өй эше.
-
Укучылар, дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?
-
Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдегез?
-
Кем дәрестә үзенең эше белән канәгать?
Өй эшенә хикәя язып килергә.
- Әйдәгез укучылар бүгенге дәресебезне “Шуы яктан, шушы туфрактан без” – дигән җыр белән тәмамлыйбыз.