Туган җирем-яшел бишек.
(КВН)
9 нчы сыйныф балалары өчен.
Әзерләде:Гараева Р. Ш.
Үткәрү вакыты: 22 март 2008 ел.
Яшел Үзән шәһәре 2008
Тема: Туган җирем-яшел бишек.
Максат: а)Туган җирнең табигате белән таныштыру.
б)Укучыларның диалогик сөйләмен һәм тыңлап аңлау
сәләтен үстерү,элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле
сөйләмгә кертү,авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне
дәвам иттерү.
в)Укучыларга туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү,
туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.
Җиһазлау: Ребус,эпиграф,плакатлар,магнитофон язмасы,шәхси
карточкалар,Татарстан Республикасы картасы,
Дәрес тибы: дәрес-КВН.
КВН барышы:
1)1 нче алып баручы.
Бүген була КВН-
Гаҗәп күңелле уен!
Тугызынчылар көч сынаша,
Менә була тамаша.
2) Дәрестә эпиграф итеп,Наҗар Нәҗминең түбәндәге юллары алына:
Туган җир-су-үзе бөек мәктәп,
Шунда башлап тәпи басыла.
Һәр кешедә бөек ана теле
Ана сөте белән ачыла.
3) Командаларга алдан түбәндәге өй эше бирелә:тел турында шигырьләр,мәкальләр өйрәнергә.
-1-
Кичәдә ике команда катнаша:”Идел”һәм “Чулман”командасы.
4)2 нче алып баручы. Кадерле дуслар! Бүген туган телне сөюче укучылар җыелган.Биредә ике команда көч сынашачак.КВНның нәрсә икәнен сез беләсез инде.КВНда бары тик зирәкләр,тапкырлар,эшкә оста,сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша.Сезнең хөкемгә менә шундый ике команданы тәкъдим итәм.Ялыгыз күңелле үтсен! Һәр ике командага да уңышлар телим.Сизгер һәм кыю булыгыз!
Tуган җирең Идел буе,
Һәркемнең бар туган җире.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
5) Әкрен генә музыка яңгырый.Сәхнәгә “Идел”һәм “Чулман”командалары чыга.
6)
1 нче алып баручы.Сәламләү өчен “Идел”командасына сүз бирелә.
7) Беренче алып баручы. Идел суы ярты Европаны
Иңләп аккан шикелле.
Татар телен сөюебез
Безне монда китерде.
Икенче алып баручы. Идел белән бәйле безнең
Бүгенгебез,тарихыбыз.
КВНда шул турыда
Якынрак танышырбыз.
-2-
1 нче алып баручы. Идел- ана бик күп күрде
Михнәтләрне,газапларны.
Ләкин туган телебезне
Барысыннан саклап калды.
2 нче алып баручы. Хәзер,дуслар,көч сынашыйк,
Чыксын батырлар мәйданга.
Зирәкләргә насыйп булсын,
Җиңүче урынын яуларга.
8) “Идел”командасы капитаны бүләк-җыр китабы тапшыра.
9) “Идел” капитаны. Идел бит ул,киң бит ул,дип җырлый халык.
Бар шатлыгын,хәсрәтен җырга салып,
Бүләгебез зур түгелдер,бик кечкенә,
Гәеп итми куйсагызчы шуны алып.
10)1 нче алып баручы. Ә хәзер сәламләү өчен сүз”Чулман”командасына бирелә.
11)
Беренче алып баручы. Идел белән Чулман
Аерылмас дуслар иде.
Бүген шушы дуслар монда
Көч сынашыр өчен килде.
12)
Икенче алып баручы. Идел кичми ил булмастыр,
Көрәш күрми ир булмас.
Дуслар мәйданга чакыргач,
Көч сынашмыйча булмас.
13) “Чулман” командасы капитаны бүләк итеп татар сүзлеге тапшыра.
-3-
14)
”Чулман”капитаны.Бүләгебез бик зур түгел,
Шулай да ул очрый сирәк.
Һәрбер сүзне,җөмләләрне
Дөрес яза белү кирәк.
15)
1 нче алып баручы. “Идел”,”Чулман”командаларын КВНның темасын ачыклау өчен ребусны чишәргә чакырабыз.
л=р
с=т ем-яшел
Туган җирем- яшел бишек.
16)Хәзер командаларны табышмаклар бәйгесенә чакырабыз.
Кем тапкыр,зирәк,
Әйтеп бирсен тизрәк,
Без табышмак әйтәбез,
Сездән җавап көтәбез.
Табышмакларга командалар чиратлашып җавап бирәләр.
-4-
Тун түгел,тегелгән.
Агач түгел-яфраклы,
Кеше түгел сөйли.(Китап)
Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар.(Мәктәп)
Җире ак,орлыгы кара.
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.(Китап уку)
Бер эшләпә астында дүрт малай.(Өстәл)
Үзе укый белмәсә дә,
Гомер буе язына.(Ручка)
Дөнья кадәр белем сыйган,
Ә шулай да бик җиңел.
Уку башлангач,мәктәпкә
Минем кулга бара гел.(Портфель)
Мин сызыклы-мин шакмаклы,
Ачып кара-теләсәң.
Һич булмаса буяп кара,
Әгәр яза белмәсәң.(Дәфтәр)
-5-
Портфельда ятам,
Ничек укыганыңны әйтәм.(Көндәлек)
Диңгезе бар-суы юк,
Каласы бар-халкы юк.
Урманы бар-агачы юк.(Карта)
Казан уртасында нәрсә бар?(З хәрефе)
Hәтиҗә ясала.
18)2 нче алып баручы.Грамоталык ярышы башлана.Командаларга сүзлек диктанты яздырыла.Мәсәлән:”Иделләргә”-район,сәнгать,әдәбиять,сүзсез,дөнья,мәгърифәт,гадәт,башваткыч. “Чулманнарга”тәрбия,мәсьәлә,мәхәббәт,сөю,фигыльләр,әкият,мәгънә,йомырка.
Hәтиҗә ясала.
20)1 нче алып баручы. Чын татар исемнәрен кем күбрәк белә? Хәзер шуңа бәйге оештырабыз.Һәр командадан бер кеше чыга.Әкрен генә атлый,атлаган саен “Г” һәм “Р” хәрефләренә башланган татар исемнәрен әйтә(10 исем).
Hәтиҗә ясала.
-6-
21)2 нче алып баручы. Башваткычларны чишү.”Идел”командасына кошлар темасы бирелә,”Чулман”командасына Татарстандагы хайваннар
исемнәре бирелә.

К
Каз


К
Күке

К
Карга





К
Күгәрчен
К
Карлыгач
“Идел” командасына.


Ы
Сыер



Ы
Тычкан




Ы
Арыслан



Ы
Сарык




Ы
Дуңгыз
“Чулман” командасына.
-7-
Hәтиҗә ясала.
22)1нче алып баручы. Һәр командага,күзне бәйләп,песи рәсемен ясарга кушыла.
Hәтиҗә ясала.
23)2 нче алып баручы.”Шар кабарту” бәйгесе.Кем тизрәк шар кабарта?
Командалар,ярышып,шар кабарталар.Бүлмә төрле төстәге матур шарлар белән тула.
24)1 нче алып баручы.Хөрмәтле кунаклар! Шуның белән безнең КВН дәресе тәмамлана. Килүегез өчен зур рәхмәт. Командаларны бүләкләү белән тәмамлана.
Магнитофон язмасы яңгырый.
-8-