Перейти на главную страницу
Залга Әнәс Галиевнең портреты эленә. Плакатта “Язучы. Солдат. Шәхес.” “Әнәс Галиевка – 90 яшь” язулар,шулай ук тормыш юлын чагылдырган “Шушы яктан-шушы туфрактан без” дип исемләнгән фото-стенд, “Үлмәмен мин дошманнарны җиңми, гаеплегә җәза бирмичә!” – дигән китаплар күргәзмәсе. Шулай ук Әнәс Галиевнең Бөек Ватан сугышы турындагы китаплары һәм газеталарда чыккан материаллар файдаланылды.
Залда милли киемнәр кигән яшьләр “Талы, талы” көенә уйныйлар, бииләр, җырлыйлар, уен уйныйлар. Уенның иң кызган чагында сулуы кабып бер млай йөгереп керә: “Абыйлар, апалар! Туктагыз! Сугыш, сугыш башланган!”
Яшьләр имәнеп туктап калалар. Кемдер елый башлый, кемдер аптырап кала. Шомлы музыка астында яшьләр акрын гына кереп китәләр. Алар арасыннан ике алып баручы аерылып өстәл артына утыралар.
1941 нче елның 22 нче июнь таңы әле туып кына килә иде. Илебезнең көнбатыш чикләренә Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, авылларыбыз, шәһәрләребез өстендә бомбалар, туплар шартлады.
Меңнәрчә, миллионнарча ирләр һәм егетләр эш коралларын ташлап, сугыш коралына тотындылар.
Әдәбият-сәнгать эшлеклеләре алдына да яңа зур бурычлар килеп басты. Көне, сәгате белән халыкны изге көрәшкә чакырырга, фашистларның ерткычлыгын бөтен дөньяга ачып салырга кирәк иде. Йөзләрчә язучылар кулларына корал алып, үзләре дә фронтка киттеләр. Алар арасында безнең авыл егете – язучы Әнәс Галиев та бар иде.
Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 нче елның 3 нче апрелендә Татарстанның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Галиев Касыйм Шимбер кешесе. Ул Кушлавычты 1901 нче елдан 1954 нче елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия, Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. (Хәбибулла хәзрәт белән Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кышкар мәдрәсәсендә сабакташ булганнар”
Әнәс Галиев җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң 1936-39 нчы елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбьяз районы һәм Казандагы финанс оргоннарында инспектор булып эшли.
1938 нче елда “Җилфердә, байрак” дигән һәм 1940 елда “Сөю” дигән шигырьләр җыентыклары дөнья күрә. 1940 нчы елда Ә.Галиев Кызыл Армия сафларына чакырыла. Аларны армиягә июнь аенда алалар. Вакытсызрак чыкырылыш була шул. “ Сез уңдыгыз, озак хезмәт итмәссез, 1939 нчы елда алынган егетләр белән борылып кайтырсыз!” – дип юраучылар да була. Ел ярымнан өйгә кайтырга дип исәпләп чыгып кытәләр.
Тик алай килеп чыкмый шул. Бөек Ватан сугышы башлана.
Ни булды сиңа кояш,
Элек син нурлы иден
Ник сипмисең җиргә нурың
Нигә соң кара көйдең.
Яшәрә иде киң кырлар
Синең нурларың белән.
Сөя идек чәчәкләрне,
Чәчәкләр безне сөйде.
Әйтегезче озакккамы
Җир өсте кара көйде?
(Ә.Галиев ”Пленнан хатлар”. 1943 ел)
(“Солдатлар ялда” күренеше)
Яшь солдатлар,солдаткалар урман аланында ял итәләр. Кайсысы автомат чистарта, кайберсе хат яза, гармунчы моңлы көй уйный. Ике кыз сикереп торып :” Әйдәгез, бер биеп алыйк әле” – диләр дә “Катюша” көенә бии башлыйлар. Бераз биегәч берсе:” Без бит татар кызлары, әйдәгез үзебезчә биик әле!” Барысы да татарча бии. Шулчак:”Һава!” дгән тавыш ишетелә. Солдатлар әйберләрен җыеп чыгып китәләр.
Әнәс Галиев та рядовой солдат буларак, Бөек Ватан сугышы башлангач, алгы сызыкта батырларча сугыша. 1942 нче елның көзенә кадәр аларның полкы дүрт тапкыр чолганышта кала. Полк барлык чолганышларны өзеп, үзебезнекеләргә кушыла. Кавказ өчен барган каты сугышта күпләр мәңгегә ятып кала. Ләкин сугышчылар анда да бирешми, баһадирларча сугыша. Шушы бишенче бәрелештә Әнәс каты яралана, контузия ала. Аңына килгәндә, ул әсирләр лагерында була. Кыен, аяныч әсирлек көннәре башлана. Бераз рәтләнгәч,ул лагерьдан качарга ниятли. Ләкин тотыла. Яңадан качу, яңадан тоткынлык, әсирлек көннәре. Ачлык, кыйналу, караңгы карцерлар...
Күпме авырлыкларга түзгән, газаплар кичергән шушы татар егетенең ныклы ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел. Ул да Муса Җәлил кебек тоткынлыкта иҗат итә, яза:
Кая агыласыз ак болытлар
Кая таба сезнең юлыгыз?
Озын юлга чыктым, юк иптәшем,
Миңа якын юлдаш булыгыз.
Газап чигәм ялгыз ишкәкче күк,
Таба алмыйм туры юллымны,
Омтыламын, туган илгә табан,
Белмим, кайтып җитеп булырмы?
Сагынып көтә булыр бар туганнар,
Ишетмәсәләр – хәбәрне.
Инде нишлим таш коймалар тота
Мин җибәргән кайнар сәламне.
Түзә кеше барлык авырлыкка,
Нишләмәк соң кирәк түзмичә,
Үлмәмен мин дошманнарны җиңми,
Гаеплегә җәза бирмичә! –
дип яза ул тоткынлыкта, 1943 нче ел, 6 нчы июнь.
Мең төрле җәһәннәмне үтеп тә, рухлары сынмаган, иленә, халкына тугрылыклы булып калган совет кешеләренең Германия җирендә уелган авыр эзләре бик тиз югалырга тиеш түгел. Әнәс Галиев та һәм аның язмышын уртаклашкан башка солдатларга да ул эзләр бик кыйммәткә төшкән. “ Йолдызлар шаһит” китабында Галиев шул турыда әйтергә тиеш. “Йолдызлар шаһит”тагы әсирләр язмышы – Әнәс Галиевнең үз язмышы. Ул бу әсәрдә Зөфәр образы аша чагылдырыла.
...” Лагерьда тиф авыруы таралды. Бик куп әсирләр аяктан егыла башлады. Таш идәндә һәм аскы кат сәкеләрдә үлә алмыйча ыңгырашып ятучыларның исәбе-хисабы юк иде. Лагерьның тышкы дөнья белән бәйләнеше югалды. Немецлар үзләре бөтенләй кермиләр. Барлык эшне тоткыннар арасыннан сайлап куйган полицайлар аркылы алып үзара бүлешеп алып кала барганлыктан, ашамлыклар тоткыннарга бөтенләй эләкми. Ачлык һәм үзәккә үткән суык лагерьдагы халыкны кыра барды.
Зөфәр дә аяктан егылды. Ләкин тиф белән түгел, суык тидереп югары температура белән ятты ул. Аның бөтен тәне шеште.
Зөфәр аңына килгәч, үзенең караңгы юеш урында ятканлыгын аңлады. Башта, төн бик караңгы булганга берни дә күренмидер дип уйлады. Әмма, сәер тынлыктан гаҗәпкә калды. Кулы белән капшанып, Константинны эзләп карады, таба алмады. Сәке кырыена ябышып торырга уйлады, ләкын аның тирәсендә бер төрле дә тотынырлык әйбер юк иде. Ниндидер сасы ис укшытып җибәр-де. Нәрсә эзләгәнен үзе дә аңламыйча, бертуктаусыз кулы белән кармалады. Бармаклары чиркандыргыч нәрсәләргә тиде. Куп кармалана торгач, кеше башына охшаган әйбергә орынды. Юк, охшаган гына түгел, чыннан да кеше башы иде бу – бармакларга озын чәч чорналды. Үзенең үлекләр арасында ятуын аңлап алды. Нинди җир соң бу? Чыннан да үлекләр чокырына эләктеме? Кинәт үзенең соңгы вакытта каты авыруы исенә килеп төште. Бу аның күңелендә үзенең үлекләр чокырында булуына шик калдырмады. Коточкыч куркынычбулып китте һәи ул кычкырып саташа башлады. Күз алдына әнисе килеп басты.
1 нче алып баручы:
Тышка чыксам, тулган айга карыйм,
Ай үтә болыт арасыннан
Әнкәйне хәтерлим, каргый булыр, -
Игелек күрмәде баласыннан.
Әй, ай, ни хәлләр бар ул җирләрдә,
Безнең турыдан үтәсеңме?
Әллә кара болытларга күмелеп,
Күрмәгән булып китәсеңме?
Әнкәйгә әйт, синең улың исән,
Тоткынлыкта, чит илдә диген.
Сөйлә, ишетсенәр бар халыклар
Туган илне сатмаганлыкны.
Сөйлә, омтылганны туган илгә,
Качарга юл тапмаганлыкны.
Үтен син, ай, гафу итсен әнкәй,
Аңлап, тик ятмыйбыз без монда
Дәвам итә изге, канлы көрәш
Тоткынлыкта – дошман тылында.
(Ә.Галиев “Пленнан хатлар”)
...Зөфәр актык көчен җыеп, торып утырды. Бераз алга үрмәләде. Ниндидер яктылык аның күзләрен чагылдырды. Шуыша-шуыша үлекләр тутырылган чокырның авызына килеп җитте.
...Якты дөнья йөзен кургәч,чиксез куанды ул. Көн аяз иде, шуңа күрә кояш та бүген елмаеп балкый. Әнә, җир өстен яңа яуган кар каплаган. Кояш нурларнда ак бөртекләр энҗедәй ялтырыйлар. Зөфәр, күкрәген киереп һава сулады һәм бераз айнып киткән төсле булды. (Ә.Галиев”Йолдызлар шаһит” повестеннан өзек)
1 укучы Ә.Галиев шигерен укый
Лагерь капкасы янында.
Кояш нурларын сибә. Яз килде
Җылы көннәре белән
Яз килде хуш исләр чәчеп җиргә,
Ямьле төннәре белән.
Яшелгә төренде җирнең өсте,
Яшәрде киң болыннар,
Яшәрде урман, кырлар, бакчалар,
Яшәрде зур ындырлар
Коенып алтын җылы нурларга,
Барнәрсә яшәргәндә,
Нишләп хаксыз булсын ул яшәргә
Этләр дә яшәгәндә
Таңнан торып тышка чыкты алар,
Өстерәп аякларын,
Утырдылар өй түренә барып,
Каранып як-якларын.
Очар иде тимер-чыбык аша,
Канатлы булса әгәр,
Ерак-еракларга, көнчыгышка –
Туган иленә кадәр.
Әнә каберлекләр, козгын йөри
Канлы калҗасын чукып,
Менә койма буе, немец тора,
Кулына мылтык тотып.
Бер эт үтеп бара, ул бәхетле,
Чыбык эчендә түгел,
Чәйнәп өзәр иде киртәләрне,
Көче җитми шул буген.
Эчәкләр буш, икмәк капканы юк,
Ач ул өч тәүлек буе.
Нигә икмәк түгел бу ак ташлар,
Ашауда барлык уе.
Озаккамы соң дәвам итәр бу эш,
Күпме була түзәргә.
Чират безгә җитте дошманнарның
Муеннарын өзәргә!
(24 нче май, 1943 ел)
1 нче алып баручы:
Без бүген әсирләрнең иң зур күпчелегенең нинди кыенлыклар кичерүен дә, фашист лагерьларының җәһәннәмгә тиң булганын да, күпсанлы документаль чыганаклардан беләбез инде. Шул хәлдә татар халкының асыл уллары, дошман кулына төшеп тә, хәрби антларына тугры калганнар. “Халыклар юлбашчысы” Сталин: “Бездә әсирләр юк, бездә хыянәтчеләр генә бар!” – дип алардан баш тартса да, Туган ил язмышы турында уйлаганнар, бирешмәгәннәр. Дөрес, Әнәс Галиев җәлилчеләр хәрәкәтенә катнашмаган, алрны очратмаган, ләкин ялган хәлләрдә дә рухы сынмаган, күңелендә шигерьләр тудырган, аларны урта язмышка дучар ителгән мөселманнарга укыган. Батырлыкның төгәл үлчәме юк. Әгәр Әнәс Галиев үз янәшәсендәге дистәләрчә кешенең рухын саклап алып калган икән – ул инде, кеше һәм гражданин буларак, олы хөрмәткә лаек. Фашист тоткынлыгында җан ачысы белән язган шигырьләренең бер өлешен саклап кала ала, Туган илгә алып кайта һәм “Кыен юл” дигән җыентыкка туплап 1958 нче елда укучы кулына тапшыра.
Тотамын да сары сакалымны
Килер елларга карыйм көлеп,
Хаклык килер көнне менә шулай
Яулап алдык кайнар кан түгеп.
Узган еллар истәлеге булып
Ап-ак кырау төште чәчләргә.
Бәлки вакытсыздыр, гаеп түгел,
Безнең замандагы яшьләргә.
Дүрт ел сугыш! Дурт йөз елга сыймас
Ул көннәрнең кайгы-сагышы
Хәл ителде шушы сугышларда
Килер буыннарның язмышы.
(Ә.Галиев “Пленнан хатлар”)
2 нче алып баручы:
Исән калу, Туган илгә кайтып эләгү! Әсирләрнең иң зур хыяллары шул булган. Шушы хыялга тоташып нинди генә өметләр тармакланмаган. Иҗат итәргә хыялланган Әнәс Галиев туган иленә тагын да ныграк ашкынган! 1945 нче елның язында Германиягә союзниклар гаскәре кергәч кенә әсир Ә.Галиев азат ителә. Ярты елдан артык хәрби госпитальдә ятып, байтак дәвалангач кына ул яңадан аякка баса. Август азагында аягында йөри алучы бер төркем авыруларны демобилизациялиләр һәм товар вагоннарына төяп озаталар. Польша аркылы узу гына бер айга сузыла. Бик куп михнәтләр күреп Әнәс Галиев Казанга кайтып егыла.
...” Сугышка кадәр кичке күләмдә Арча ягына бер поезд китә торган иде. Ул шуңа эләгергә чамалап туп-туры вокзалга атлады. Бәхете, Зөфәр кичке поездга өлгерде. Поезд Коркачык станциясенә килеп туктады. Зөфәр поезддан төшкәндә бик нык дулкынланды, кая басканында белмәде. Казанканы кичеп тауга менгәндә авыр булды. Төн караңгы, күк йөзе болытлы. Юл таныш түгел, онытылган.
Авыллар, авыллар... Шундый еш тезелгәннәр берсен чыгып өлгермисең, икенчесенә барып төртеләсең.
Суы кипкән коры инешне күреп Зөфәрнең борчылуы арта төште. Менә тау итәгендә авыл башланды. Олы урам буйлап кайта торгач, үз йортлары турына кайтып җитүен сизми дә калды! Үз йортлары! Үз урамнары! Чү! Нәрсә бу? Әллә күзләре дөрес күрмиме Зөфәрнең? Аларның алма бакчалары кая киткән? Юк, юк, урман төсле куерып утырган бакчаның бөтенләй юкка чыгуы һич мөмкин түгел! Зөфәр ике кулы белән коймага чытырдап ябышты, никадәр текәлеп басып торса да, бакча юк, алмагачларның берсе дә калмаган. Йортлары исән. Аның бер якка нык кына чалшайганын төнлә дә абайлады Зөфәр. Түр тәрәзәләргә такта кадаклаганнар. Йа хода, шулай ук йортта берәүдә тормый микәнни?! Ул авырайган, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп өйалды ишегенә таба килде. Баскыч төбендә комган тора. Чуен чүлмәкләр, буш чиләкләр дә шунда. Димәк, бөтенләй үк буш түгел, кем дә булса бар.
Зөфәр ян тәрәзә янына килде, акрын гына тәрәзә пыяласына чиертте. Җавап булмады. Ниһаят, өй эчендә ниндидер кыштырдау ишетелде. Ул арада берәү тәрәзә алдына килеп басты. Әйе, бу ул аның әтисе:
Өй эче тараеп калган. Нәкъ уртадан такта белән бүлеп алганнар. Энесе мичкә яга башлады. Ул вак-вак итеп бәйләнгән әрем көлтәләрен бик оста итеп мичкә тыгып тора.
Әнисе караңгыда нидер изде, басты, тимер өстенә куелган табада нидер чыжлады, Зөфәр алдына кайнар коймак килеп утырды. Коймак! Чын коймак!
Әнәс Галиевнең Туган илгә кайтуы, эшкә урнашуы “Намус кушканча” повестенда чагылдырыла.
Әсәр документаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган яки төп герой – реаль чынбарлыкның гәүдәләнеше. Аны автобиографик әсәр дип тә карарга була. Бу әсәрнең үзәгендә сугышка кадәр үк финанс техникумын тәмамлаган Зөфзр Зәкиев образы тора. Зөфәр Зәкиев та Әнәс Галиевнең үзе кебек, әсирлектә була, исән-имин кайтып төшкәч, автор шикелле үк кара язмышка дучар ителә, кыен күреп яши башлый. Ләкин Зөфәр каушап төшми, ул үз намусының көченә ышана, ә эштә зирәклек,чыдамлык күрсәтә. Үзе дә финансист булып эшләгән Ә. Галиев тормышының әдәбиятыбызда бөтенләй чагылмаган өр-яңа сәхифәләрен ачып сала. Сугыштан соңгы елларда Зөфәр өчен төрлекаршылыклы вакыйгаларга бай. Тормыш аны төрле яклап сыный. Мәхәббәттәге уңышсызлык, семьядагы күңелсез хәлләр дә аны дөрес юлдан тайпылдыра алмыйлар. Тормыш кыенлыклары алдында ул үзенең намусын югалтмый. Бәхетне ул намуслы хезмәттә күрә. Шуңа күрә дә аның күңеле саф, җаны тыныч.
Әнәс Галиев 1985 елдан СССР Язучылар Союзы члены.
1995 нче елда 75 яшьлек юбилее уңаеннан Казанда Тукай клубында язучының иҗат кичәсе үткәрелде. Шул кичәдә язучы Кыям Миңлебаев болай диеп сөйләде: “ Әнәс Галиев иҗаты нишләптер игътибар үзәгеннән гел читтә кала бирде. Баксаң, гомер буе финанс оешмаларында эшләгән язучы, күрәзәче кебек үзенең әсәрләрендә бүгенге җәмгыятебезнең базар мөнәсәбәтләренә күчүен бик күп алдан тасвирлаган.”
Аксакал язучыбыз Әмирхан Еники исә каләмдәше хакында болай диде: “Әнәс Галиев бервакытта да югарыдан кушканча гына иҗат итмәде. Тормышка аның һәрчак үз карашы, мөнәсәбәте булды.”
Тамашачыларның “Язучы булып китүегезгә нәрсә сәбәпче булды соравына, Әнәс Галиев ярым шаяртып “Тукайның күршесендә дөньяга килүемдер” диде.
1 нче алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар! Без бугенге кичәгә Әнәс Галиевнең якыннарын, туганнарын чакырдык. Хәзер без аларны сәхнәгә чакырабыз. Ә. Галиевнең ике кызы – Кадрия апа белән Фирдәвес апа, сеңлесе Татарстанның атказанган врачы, Республиканың балалар баш физтерапевты, гомеренең 42 елын балалар дәвалауга багышлаган Мәсгүдә Касимовна Гыйззәтуллина, олы сеңлесенең кызы – “Татарстан яшьләре” газетасында корректор Шамсутдинова Гөлсинә Мөхәммәтовна катнаша. Кунаклар Әнәс Галиев турында истәлекләр белән таныштырдылар, тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
2 нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Сезнең хәрмәткә Ильфар Әюпов башкаруында “Карауҗан авылы көе”н тыңлап китик.
1 нче алып баручы: ... Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган 4 ел. Ул еллар эле бүген дә һич узып китмәслек булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә, соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә...
Ләкин халык үз үзен аямады, көрәште. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” – бу лозунг аның коралына әйләнде. Җиңүгә, фронт белән беррәттән завод-фабрика цехларында, кырларда зур өлеш кертелде.
Җиңү көнен якынайтуда сугыш ветераннары белән бергә,менә шушы залда утырган балачаклары, яшьлекләре сугыш елларына туры килгән апаларыбыз һәм абыйларыбыз да үзләреннән зур өлеш керттеләр. Әтиләрен,туганнарын, тормыш иптәшләрен, балаларын сугыш урлаган, сынмас-сыгылмас җаннар алдында баш иябез!
Шушы яктан-шушы туфрактан без” дип исемләнгән фото-стенд, “Үлмәмен мин дошманнарны җиңми, гаеплегә җәза бирмичә!” – дигән китаплар күргәзмәсе. Шулай ук Әнәс Галиевнең Бөек Ватан су
25 12 2014
1 стр.
Экранда К. Тинчурин портреты пәйда була, туган-үлгән юллары чыга. Сәхнә артыннан шигырь ишетелә
25 12 2014
1 стр.
Баш3отто4 – т5ш5нкелекк9 бирелм9г9н мили музыкаль 3оралын 3улынан ыскындырма1ан
12 10 2014
1 стр.
Алар чыгып килә торган алсу кояш нурларына чумып, авыр очлы түбәләрендә төпсез зәңгәр күкне күтәреп торалар яки якында гына җемелдәүче йолдызлар белән капланган көнчыгыш төнендә эр
23 09 2014
1 стр.
Кичә мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкта уза. Анда “Хуш, мәктәбем!”, “Сау бул, Балачак иле!” дип язылган плакатлар эленә
11 10 2014
1 стр.
Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала
25 12 2014
1 стр.
Нәрсә? кайда? кая? нинди? нишли? кайдан? сорауларына җавап бирә белү, җөмләдә сүзләр тәртибе
25 12 2014
1 стр.
Керәшеннәр килеп чыгышлары, формалашуы, саны, таралуы ягыннан иң аз өйрәнелгән төркем буларак та башкалар арасында аерылып тора. Моның барыбызга да билгеле күп кенә сәбәпләре бар,
15 10 2014
1 стр.