Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Чыбыклы гомуми урта белем мәктәбе»


“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Атласова Э.Г.

Беркетмә №1,

“___” ___________ 2012 ел.


“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Нәфиков Р.М.


“___” ___________ 2012 ел.

“Раслыйм”

Мәктәп директоры:

_________ Әхтәмова С.Ә.

Боерык №


“___” ___________ 2012 ел.

ТАТАР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕНЕҢ

5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Мурзина Гүзәл Миргалим кызы,

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_____, _____________, 2012 ел.

2012 - 2013 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
5 нче сыйныф өчен программада әдәбиятка 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. “Чыбыклы гомуми урта белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2012/2013 нче уку елына кабул иткән укыту планы.



5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары


  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.

  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.

  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.


Бурычлар


  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр
Башлангыч гомуми белем бирү этабын үткән укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле, кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия.

Укучы:


  • укылган текстның эчтәлеген аңлый һәм аның темасын билгели ала;

  • әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклап, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә;

  • укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзи;

  • укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли ала; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә;

  • хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгара ала;

  • текстта автор һәи катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтә;

  • мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирә ала;

  • укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерә;

  • һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяли ала;

  • яттан 15 тән дә ким булмаган шигырь белә;

  • 2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын әйтә, сюжетларын бәян итә ала;

  • 6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем белә;

  • бер минутка 85-95 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.


Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләргә таләпләр

  1. Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

  2. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

  3. Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

  4. Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

  5. Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

  6. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

  7. Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

  8. Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

  9. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

  10. Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

  11. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

  12. Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

  13. Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

  14. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Тематик план





Темалар

Әсәрләрне өйрәнү

Класстан тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Ятлау өчен әсәрләр

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны




Халык авыз иҗаты

16

8

1

3







Г.Тукай

6

6

1

1

2




Ф.Әмирхан

3

2




1







Г.Ибраһимов

4

4




1







Һ.Такташ

5

3

1

1







Ә.Еники

5

4













Г.Кутуй

6

3







1




М.Җәлил

3

4




1

1




Ф.Кәрим

4

2

1

1

1




А.Алиш

4

4













М.Кәрим

5

3




1







Ш.Галиев

3

2

1




1




Г.Сабитов

3

2




1







Н.Исәнбәт

5

3













А.Расих

4

2













Кабатлау. Йомгаклау




2
















76+16(БСҮ)+10(ДТУ)

54

5

11







Барысы

102

70





Укыту-методик комплекты
Дәреслек: Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2011.
Методик кулланмалар:

  1. Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф.

  2. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.

  3. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2009


Электрон әсбаплар


Төре

Әсбап

Сыйныф

Мультимедияле

программа



“Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”, “Effecto studio” тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005.

5-11 нче сыйныфлар

10 CD тан торган комплект

“Күренекле шәхесләр”, “Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле

программа



“Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән.

5-11 нче сыйныфлар

6 CD тан торган комплект

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, “Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008.

5-11 нче сыйныфлар

1 CD тан торган җыентык

“Габдулла Тукай”, “Вамин” Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009.

5-11 нче сыйныфлар

Мультимедияле

программа



Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты.

5-11 нче сыйныфлар

Интерактив китап

Габдулла Тукай

5-11 нче сыйныфлар










следующая страница>


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
537.12kb.

08 10 2014
4 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

359.7kb.

11 10 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

429.2kb.

01 10 2014
5 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

497.48kb.

07 10 2014
4 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: РФ "Мәгариф турында"гы Законының 7 нче маддәсе

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

287.22kb.

15 12 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программа

312.91kb.

13 09 2014
3 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

211.06kb.

17 12 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

175.38kb.

25 12 2014
1 стр.