Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Чыбыклы гомуми урта белем мәктәбе»


“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Атласова Э.Г.

Беркетмә №1,

“___” ___________ 2012 ел.


“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Нәфиков Р.М.


“___” ___________ 2012 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

_________ С.Ә.Әхтәмова

Боерык №


“___” ___________ 2012 ел.

ТАТАР УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕНЕҢ

11 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Мурзина Гүзәл Миргалим кызы,

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_____, _____________, 2012 ел.


2012 - 2013 нче уку елы


АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать

сөйләм үстерү (3 - сочинение язу) – 6 сәгать

дәрестән тыш уку - 4 сәгать

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. ”Чыбыклы гомуми урта белем мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2012-2013 уку елына кабул иткән укыту планы.



Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Дәресләрдә Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләрен дә киңрәк куллану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Эш программасы Интернет ресурсларына сылтамалар белән баетылды.


9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.



Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.

  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  13. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр



  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.



Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.


Тематик план.


Тема бүленеше


Барлыгы

Теоретик

материал


Әдәби әсәргә анализ

Бәйл. сөйләм үстерү

Дәрестән

тыш


уку

Темага караган төшенчәләр

Чит илләрдә татар әдәбияты

1

1













Гаяз Исхакый иҗаты

3

1

1

1







30 нчы елларда татар әдәбияты

3

3










Социалистик реализм.

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

2

1







Трагедия жанры. Трагик конфликт.

40 – 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

4

3

1









Муса Җәлил иҗаты

4

2

1

1




Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Фатих Кәрим иҗаты

3

1

1




1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50 – 60 нчы еллар әдәбияты

2

2










Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм.

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы

2

1

1







Роман төрләре.

Хәсән Туфан

3

2

1







Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Әмирхан Еники

4

1

2




1

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

4

1

2

1




Әсәрнең композицион төзелеше.

Нурихан Фәттах

4

2

1

1




Тарихи романнар. Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

2

1

1










Мөхәммәт Мәһдиев

3

1

2







Тезис.

Әхсән Баянов

2

1







1

Поэма. Идея.

Илдар Юзеев

1




1










Туфан Миңнуллин

4

1

1

2




Моңсу комедия, аллегория, шартлылык.

Хәзерге татар әдәбияты

2

1

1










Поэзия. Г.Афзал, н.Арсланов әсәрләре

1

1













Равил Фәйзуллин

1

1










Тема.

Ринат Харис, М.Әгъләмов иҗаты

1

1













Проза үсеше.

4

1

2




1




Ринат Мөхәммәдиев

2

1

1







Төп образлар, художестволы дөреслек.

Хәзерге драматургия

1

1













Рабит Батулла

2

1

1







Кульминацион нокта.

Ризван Хәмид

1

1










Монодрама.

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1




1










Гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау



















Барысы

68

35

23

6

4





Календарь-тематик план
Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать

сөйләм үстерү – 6 сәгать

дәрестән тыш уку - 4 сәгать
Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.




Дәреснең темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы


Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре



Үткәрү вакыты

Искәрмә


план

факт

1

Чит илләрдә татар әдәбияты.

1

Лекция.


Чит илләрдәге әдәбиятка күзәтү ясау




Чит илләрдәге татар әдәбиятының торышы турында мәгълүматлы булу. Төп темалар һәм проблемалар, бигрәк тә Туган илне сагыну темасының актуаль булуын белү.











04.09







2

Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы,иҗаты.

1

Әңгәмә

Тезислар язу




Язучының 1917 елгы инкыйлабларга мөнәсәбәте, эмиграциядәге тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу. Хикәяләре, «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич» пьесаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен,

«Локман хәким» әкияте, «Олуг Мөхәммәд» тарихи драмасындагы төп фикерләрне, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеген, татар әдәбияты өчен яңалыгын аңлау.

07.09







3

Г.Исхакыйның “Көз” повесте.

1

Әдәби әсәргә анализ ясау

Әсәргә анализ ясау




Төп образларның сурәтләнүендә эчке мәгънәне таба белү. Хәлил образына бәя бирә алу. Милли гадәт-йолаларның йомшаруы яки югалуы кешедәге рухи ныклыкка да тәэсир итүен, кешене рухи таркалуга китерүен, башка милләт вәкиленә чит-ят мохитнең аны һәлакәткә дә китерүе мөмкинлеген әсәр аша аңлау.

11.09







4

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение

“Кеше үз язмышына үзе хуҗа”.



1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Иҗат эше -сочинение язу

сочинение

үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Сочинениедә, үз язмышына үзе хуҗа була алсын өчен, кеше актив булырга, ныклы иманлы булырга тиеш, дигән фикерне чагылдыра алу

14.09







5

30 нчы елларда татар әдәбияты. Чор үзенчәлеге. Проза һәм драматургиянең үсеше. М.Галәү. “Болганчык еллар”. “Мөһаҗирләр”.

Драматургия үсеше.

Г.Кутуй. “Тапшырылмаган хатлар”. Р.Ишморат “Гөлзадә”.


1

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау.

Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестен өлешчә анализлау.





Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең әдәби процесста чагылышы турында күзаллау булу.

30 нчы елларда иҗади эзләнүләрнең катлаулы, язучылар язмышының фаҗигале булуын аңлау. Шәхес культы чорындагы репрессияләр һәм язучылар турында мәгълүматлы булу. Әсәрләрдә заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләрен белү; идея һәм сәнгатьлелек принципларында вульгар социологизмның өстенлек итүен аңлау. Яңа кеше образын эзләүдә, яңа әхлак нормаларын аңлауда үзенчәлекләрне аңлау. Диннең җәмгыять һәм кешелек тарихындагы урынын бозып күрсәтүне белү. Яңа әхлак, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләре үзенчәлекләрен таный белү (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре мисалында).




18.09







6

30 нчы елларда поэзия үсеше.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Темага кыскача күзәтү ясау. Шигырьләргә анализ ясау.




Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлында эзләнүләр турында мәгълүматлы булу.


21.09







7

Әдәбият теориясе. Социалистик реализм

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Темага кыскача күзәтү ясау. Теория белән танышу




Социалистик реализм турында мәгълүматлы булу

25.09







8

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Зифа комедиясе”

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар ясау.




Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, гыйльми эшчәнлеге турында мәгълүматлы булу.

.


28.09







9

Н.Исәнбәт ”Идегәй” трагедиясе.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку

тестлар эшләү

Трагедиянең кыскача эчтәлеген ача белү, идея-эстетик анализ ясый алу.


02.10







10

Н.Исәнбәт ”Идегәй” трагедиясенә анализ.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау




Трагедиянең кыскача эчтәлеген ача белү, идея-эстетик анализ ясый алу.


05.10







11

40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау.

Тезислар язу.






Бөек Ватан сугышының татар язучылары тормышына һәм иҗатына тәэсирен белү.

Ил һәм җәмгыятьнең рухи тормышына сугыш керткән үзгәрешләрдән хәбәрдар булу. Дошманны җиңүгә омтылыш пафосының әдәбиятта аерым жанрлар үсешенә тәэсирен аңлау. Партия Үзәк Комитеты 1944 елның августында кабул иткән карар, аның татар әдәбиятына, сәнгать һәм мәдәнияткә ясаган тискәре тәэсире турында белү.



09.10







12

40-50 нче еллар әдәбиятында проза үсеше.

Г.Әпсәләмов повесть һәм романнары



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау. Сөйләү.

тест эшләү.

Ф. Кәрим, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. хикәя-повестьлары турында гомуми мәгълүматка ия булу. Хикәя төшенчәсен кабатлау, роман төрләре турында мәгълүматларны тирәнәйтү.

12.10







13

40-50 нче еллар әдәбиятында драматургия.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Темага кыскача күзәтү ясау.




Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт пьесалары турында гомуми мәгълүматка ия булу. Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү.

16.10







14

Әдәбият теориясе. Роман төрләре.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Темага кыскача күзәтү ясау. Теория белән танышу




Роман турында мәгълүматлы булу

19.10







15

М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Темага кыскача күзәтү ясау. Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: https://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm




М. Җәлилнең тормыш һәм сугышчан юлы турында мәгълүматлы булу. Сугышка кадәрге иҗатын кыскача күзаллау. «Алтынчәч» драматик поэмасы турында белү. «Хат ташучы» поэмасы белән таныш булу.


23.10







16

М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты.

1




Әдәби әсәрләргә анализ.




Шагыйрьнең сугыш чоры иҗатында батырлык темасының реаль эчтәлек белән сугарылуы. Кеше хисләренең патриотизм пафосы белән тыгыз үрелеп тасвирлануы.


26.10







17

М.Җәлил ”Моабит дәфтәрләре”.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Төркемнәрдә эш, анализ.





Ватанны саклау сугышында җаваплылык тойгысының төрле поэтик вариацияләре белән таныш булу. Дошманга нәфрәтнең чагылышын, сагыну, ярату, якыннарга хөрмәт һ. б. кешелек тойгыларының шигырьләрдә лаеклы урын алуын күрә белү. Поэтик алымнар һәм бизәкләрне тану, аларның яңалыгын һәм сәнгатьлелек көчен аңлау.

30.10







18

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образы.


1

Сөйләм үстерү дәресе.

М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.


Әсәрне яттан сөйләү.

Әсәрне яттан сөйләү.

02.11







19

Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү.




«Урман тын иде», «Кереш җыр», «Бездә яздыр», «Теләк», «Юл», «Иптәш», «Мин гуманист», «Исә җил», «...Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Һөҗүм», «Моң һәм көч», «Күл һәм күңел», «Кемне кызганыйм?», «Немец җирендә» шигырьләрен белү.


13.11






20

Фатих Кәримнең поэмалары һәм балладалары

1

Язучының иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының поэма һәм балладаларын өйрәнү.




«Гөлсем», «Өмет йолдызы» поэмаларын, «Тимер һәм тимерче» балладасын белү.


16.11







21

Дәрестән тыш уку. Ф.Кәрим шигырьләре.

1

Сөйләм үстерү дәресе.

Сәнгатьле уку. Анализ

Сәнгатьле уку. Анализ

Лирик әсәрләргә анализ ясый белү.


20.11







22

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү.

1




“Татар әдәбияты тарихы”, II том, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (188 б.)

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Төркемнәрдә эш.



Илдә булган хәлләр һәм сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр һәм аларның әдәбиятта чагылу дәрәҗәсе турында белү, аңлата алу.

КТ – мөстәкыйль эш.



23.11







23

50-60 нчы еллар әдәбияты. Тыныч тормышны сурәтләү юлында.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау.

Тезислар язу.



– тест.

50-60 нчы еллар әдәбиятының төп иҗат көчләрен, аларның әсәрләрендә жанр төрлелеген, сәнгатьлелек ягыннан һәм тематикада яңалыкларны мисаллар ярдәмендә күрсәтә белү.


27.11







24

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку




Әсәрнең хезмәт кешесендәге рухи байлыкны ачуда, тел-сурәтләү чаралары өлкәсендә уңышларын күрсәтә белү. Әсәрнең тормыш дөреслегенә тугрылык ягыннан кайбер җитешсезлекләрен тану.

30.11






25

Г.Бәшировның “Намус” романына анализ ясау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ.




Әсәрнең хезмәт кешесендәге рухи байлыкны ачуда, тел-сурәтләү чаралары өлкәсендә уңышларын күрсәтә белү. Әсәрнең тормыш дөреслегенә тугрылык ягыннан кайбер җитешсезлекләрен тану.

04.12







26

Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Шагыйрьнең 1925 нче елгы фотосурәте буенча эш, шигырьләрен яттан сөйләү, дәреслек белән эшләү (тормыш юлы: сораулар ярдәмендә эзлекле сөйләү), лекция, карточкадагы биремнәр буенча төркемнәрдә эш.

хронологик таблица.


Әдипнең тормыш юлын, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатларын белү.

«Урал эскизлары», «Бибиев-ләр» поэмаларындагы төп фикер, сәнгатьчә эшләнешләрендә үзенчәлекләрне белү.


07.12







27

Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты. “Иртәләр җитте исә”, “Чәчәк сибелә җирдә”

1

Әңгәмә.

Тезислар язу. Проект эше яклау.




X. Туфанның тоткынлык чорындагы иҗат үзенчәлекләрен белү. Шигырьләрендә моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуын, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүен, шигъриятенең фәлсәфи тирәнлеген аңлау.

11.12







28

Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты.

“Ә үткәнгә хатлар бармыйлар”. “Иртә төшкән кар”.һ.б.



1

Әңгәмә

эзләнү-тикшеренү, карточкалар белән эш, сүзлек өстендә эш




60—70 нче елларда X. Туфан иҗатының төп сыйфатларын белү. Лирик геройның рухи баюын күрә белү. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен әһәмиятен аңлау.

Авторның татар шигыре строфикасына керткән яңалыгын белү.



14.12







29

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты. “Әйтелмәгән васыять әсәре”.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Шигырьне сәнгатьле сөйләү. Лекция, әдәби әсәргә анализ.




Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән таныш булу. «Әйтелмәгән васыять» хикәясендәге Акъәби образына салынган идеяне аңлау.

Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә, композициясендәге үзенчәлекләргә бәя бирә белү. Ярдәмче образларга салынган вазифаны билгели алу.




18.12







30

Ә.Еникиның сугыш чоры иҗаты.

«Ана һәм кыз». “Бер генә сәгатькә”. ”Бала”



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау




Язучының сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрендәге психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләү, детальләр төгәллеге турында мәгълүматлы булу.

21.12







31

Ә.Еникинең повестьлары.

“Төнге тамчылар”.”Тынычлану”.”Саз чәчәге”.



1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау




Тоталитар система шартларында үрчегән кимчелекләрне, аларның кеше рухына зыян салуын, шәхесне зәгыйфьләтүен сурәтләүгә багышланган әсәрләрнең татар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгели алу. Повесть геройлары холкындагы үзенчәлекләрне бүгенге көн күзлегеннә чыгып бәяли белү.

25.12







32

Дәрестән тыш уку. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.

1

Әдәби әсәргә анализ.


Әдәби әсәргә анализ ясау




Ана һәм бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылдырылуын аңлау. Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә анализ ясый белү.

28.12







33

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү. Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

1

Язучы иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Темага кыскача күзәтү ясау.

Язучы иҗатына кыскача күзәтү ясау. Конспект язу, индивидуаль эш.






Г. Ахунов, X. Вахит, Ш. Галиев, X. Камал, Ә. Маликов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Т. Миңнуллин, В. Нуруллин, Н. Фәттах, И. Юзеев, М. Хәсәнов һәм башкаларның әсәрләрендә кеше шәхесен гәүдәләндерүдә, кешенең җирдәге урынын ачыклауда яңалык билгеләре, психологизмга игътибар арту турында мәгълүматлы булу; форма өлкәсендә яңалыкларны турында хәбәрдар булу.

11.01







34

Г.Ахунов “Хәзинә” романы.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку




Романның идея-эстетик эчтәлеген белү. Төп образларга бәя бирә алу, аларның сурәтләнешендә үзенчәлекләрне, уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә алу.

Романның бу чор татар әдәбияты һәм сәнгате өчен әһәмияте.



16.01







35

Г.Ахуновның “Хәзинә” романына анализ.

1

Әдәби әсәргә анализ.


Әдәби әсәргә анализ ясау




Романның идея-эстетик эчтәлеген белү. Төп образларга бәя бирә алу, аларның сурәтләнешендә үзенчәлекләрне, уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә алу.

Романның бу чор татар әдәбияты һәм сәнгате өчен әһәмияте.



18.01







36

Б.с.ү. “Хәзинә хуҗалары” темасына әңгәмә

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Әдәби әсәргә анализ ясау

Әңгәмә

Төп образларга бәя бирә алу, аларның сурәтләнешендә үзенчәлекләрне, уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә алу.

23.01







36

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Лекция язу.




Язучының тәрҗемәи хәле турында белү, иҗаты буенча гомуми күзаллау булу.


25.01







37

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку




Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу. Төп образлары, сюжет үстерелеше, характерларның ачылу дәрәҗәсе ягыннан үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Борынгы төрки халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.

30.01







38

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романына анализ ясау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау. Сөйләү, анализ.




Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу. Төп образлары, сюжет үстерелеше, характерларның ачылу дәрәҗәсе ягыннан үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Борынгы төрки халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.

01.02







39

Б. с. ү.

Н.Фәттах иҗаты буенча сочинение «Тарихлардан килгән хакыйкать»



1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Сочинение язу.

Иҗади эш.

Сочинение язу.

06.02







40

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты.

“Җомга көн кич белән” повесте



1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Сөйләү. Хронологик таблица төзү.




Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.


08.02







41

А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” әсәре.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау. Сөйләү.




Әсәрдә уздырылган төп фикерне ачыклый алу, образларга бәя бирә, художество үзенчәлекләрен күрсәтә белү. Повестьның соңгы еллар әдәбияты өчен яңалыгын аңлау.

13.02







42

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Тезислар язу.




Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

15.02







43

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повесте.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку




Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен (сурәтләүдә күпбизәклелек, «тартмалы композиция» принцибына корылган булу, аның уңай һәм кайбер кимчелекле яклары) белү. Стиль үзенчәлекләрен күрә алу.

20.02







44

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повестена анализ ясау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау. Сөйләү.




Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен (сурәтләүдә күпбизәклелек, «тартмалы композиция» принцибына корылган булу, аның уңай һәм кайбер кимчелекле яклары) белү. Стиль үзенчәлекләрен күрә алу.

22.02







45

Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау.




Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

Поэманы анализлый белү. Әдипнең кеше һәм табигать мөнәсәбәтен фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләвен, табигатьне саклау мәсьәләләрен үткен итеп куюын аңлау.



27.02







46

Дәрестән тыш уку. Ә.Баянов “Тау ягы повесте”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау.




Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу

01.03







47

И.Юзеевның тормышы һәм иҗаты. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы.

“Гашыйклар тавы” помасы



1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Индивидуаль биремнәр буенча эш. Анализ.




Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү. Шагыйрь һәм драматург буларак иҗат эшчәнлеген күзаллау. Поэма, баллада, шигъри трагедияләре турында мәгълүматлы булу. «Өчәү чыктык ерак юлга...» поэмасындагы тормышчан проблемаларны күрә, алар турында үз фикерен җиткерә алу. Фазылҗан, Нур һәм «мин» образларының үзенчәлекләрен билгели алу. Кәккүк, юл образына йөкләнгән мәгънәне аңлата белү. Җанлы һәм җансыз табигать образларының (көймә, урман, чабыш атлары) хатирәләрне тергезүдәге ролен аңлау.

06.03







48

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. Иҗат үзенчәлекләре

“Эзләдем бәгърем сине”драмасы.



1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү. Биремнәр буенча эш. Анализ.




Т.Миңнуллин әсәрләрендә яшәешнең әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләре күтәрелүен, буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең югалу куркынычын хәбәр итеп чаң сугылуын, киләчәгебез турында борчылуын төрле нюансларда сәнгатьчә сурәтләнүен, шулар аша әдип шәхесен, аның кешелек сыйфатларын, талантын танып-белү.

08.03







49

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

1

Әдәби әсәр белән таныщу

Әсәрне сәнгатьле итеп аңлап уку




Пьесаның төп конфликтын, темасын, проблемасын белү. Персонажларның характер үзенчәлеген һәм авторның аларны гәүдәләндерү, җанландыру, комик һәм шул ук вакытта моңсу-пошынулы ситуацияләр тудыру осталыгын танып-белү.

13.03







50

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәренә анализ ясау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Анализ ясау.

Репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләү.






Пьесаның төп конфликтын, темасын, проблемасын белү. Персонажларның характер үзенчәлеген һәм авторның аларны гәүдәләндерү, җанландыру, комик һәм шул ук вакытта моңсу-пошынулы ситуацияләр тудыру осталыгын танып-белү.

15.03







51

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение “Әлмәндәр – ил карты”.



1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләү.

Сочинение

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Әлмәндәр образын тудыру алымнарын танып-белү; образга бәя биреп, тормышта үз урынын тапкан кешеләргә соклану, алар белән горурлана белү.

20.03







52

Хәзерге татар әдәбиятына кереш.Ф Бәйрәмова “Болын”повесте

1

Кереш дәрес.

Лекция, тезислар язу.




Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылуын аңлата белү. Әсәрләрдә милли бәйсезлек һәм мөстәкыйльлеккә омтылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуын, тарихи һәм табигатьне саклау темаларының активлашуын күзаллау. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләрен күрә белү.

03.04







53

Поэзия балкышы. Гамил Афзал,”Елмаям уйчан гына”Зөлфәт”Тамыр көлләре”,”Тойгыларда алтын шавы”Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау.

Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар ясау. Әсәрләргә өлешчә анализ ясау.






Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре ярдәмендә хәзерге поэзиядә яңа тема һәм идеяләр калкып чыгуын, аерым жанрларның активлашуын, аерым жанр чикләрен киңәйтергә һәм төрләндерергә омтылулар турында күзаллау булдыру. Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар турында хәбәрдар булу. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуын һәм җанлануын аңлау һәм аңлата белү.

05.04







54

Р.Фәйзуллин иҗаты.

“Нюанслар илендә” циклы “Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр” поэмалары.



1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Әдәби әсәргә анализ ясау.




Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү (кешенең рухи халәтен, күңел тирбәнешләрен кыска, җыйнак итеп сурәтләүдә шагыйрьнең табыш һәм ачышлары). «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» поэмаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен аңлата алу.

10.04







55

Р.Харис иҗаты.

М.Әгъләмов тормышы, иҗатының үзенчәлекләре.



1


Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Темага кыскача күзәтү ясау. Сәнгатьле уку. Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ ясау.




Әдипләр иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү.

Р.Харис: «Ат иярләү», «Ант суы», «Җәлилчеләр» поэмалары, «Кеше» ораториясе; М.Әгъләмов: «Онытма, Европа?..», «Тукайдан хатлар» поэмалары.



12.04







56

Проза жанрының үсеше. Г.Ахунов “Идел кызы “, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау. Сәнгатьле уку. Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ ясау.




Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасын яңача хәл иткән әсәрләр язылу турында белү. Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

17.04







57

И.Сәләхов(Колыма хикәяләре), А.Гыйләҗев(Өч аршын җир) иҗатлары һәм аларның әсәрләре.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Темага кыскача күзәтү ясау. Сөйләү һәм чагыштыру

тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.

Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

19.04







58

М.Хәбибуллин “Кубрат хан”, Ф.Латыйфи “Хыянәт”.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау. Сөйләү һәм чагыштыру.

тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.

Әсәрләрдә гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар, аларны ил мәнфәгатьләре яктылыгында карау, илнең иминлеген, милләт язмышын алга чыгарып тасвирлау үзенчәлекләрен күрә алу. Сюжет җанлылыгы, образлары турында фикер йөртә, тарихи фактларга, мәгънәләргә, сүз-тәгъбирләргә игътибар итә белү.

24.04







59

Класстан тыш уку. Р.Батулла “Сөембикә” романы.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау.

тест эшләү.

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.


26.04







60

Р.Мөхәммәдиев әсәрләре.Сират күпере

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Китап күзәтү.




Әдип иҗаты, тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге эшчәнлеге турында гомуми күзаллау булу. «Кенәри читлек кошы», «Сират күпере» романнары буенча мәгълүматлы булу.

01.05







61

Р.Мөхәммәдиев “Ак кыялар турында хыял” повесте.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау.




Повестьның сәнгатьчә үзенчәлекләрен белү.


03.05







62

Хәзерге драматургия.

З.Хәким “ Бит” драмасы



1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе

Темага кыскача күзәтү ясау.

Конспект, индивидуаль эш.






Хәзерге драматургиядә әхлак проблемаларына игътибарның артуын, татар халкының рухи сәламәтлеге мәсьәләләре чагылуын, шәхес һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтен төрле вариантларда сурәтләнүне, җәмгыятьнең бүгенге төзелешендә шәхес үсешенә мөмкинлекләр булмауны торган саен кыюрак күрсәтә башлауны яшь драматурглар 3. Хәким, М. Гыйләҗев, Д. Каюмов, Р. Гыйззәтуллин пьесаларына нигезләнеп аңлата белү. Жанр төрләрендәге яңалыклар, сәнгатьчә дөреслеккә ирешү чаралары турында хәбәрдар булу.

08.05







63

Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре. ”Өчәү юлга чыктык”, ”Кичер мине,әнкәй”

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү.

Индивидуаль эш, тест.






Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү. «Өчәү юлга чыктык» драмасы, «Кичер мине, әнкәй!» мелодрамасы, аларда заманчалыкның чагылышы турында мәгълүматлы булу.


10.05







64

Р.Батулланың “Сират күпере” драмасы.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау.




Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Г. Тукай образын гәүдәләндерүдә яңалыклар, сәнгатьчә ачышлар, образлар системасы турында аңлата белү.

15.05







65

Р.Хәмид иҗаты. “Җиде баҗа”.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау.




Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Драманың төп фикере, сәнгатьчә үзенчәлекләре, яңа алымнар куллануда табышлар турында аңлата белү. Күгәй, Дая, Дулат, Искәндәр образларына бәя бирә алу.

17.05







66

Бүгенге татар балалар әдәбияты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе




Презентация дәресе.

Сорау-җавап.



Бүгенге татар балалар әдәбиятындагы төп тема һәм проблемалар турында белү.

22.05







67

Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларына күзәтү.

1

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ ясау.




Сурәтләү объектының мәктәп тормышыннан, пионер оешмаларындагы вакыйгалардан гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруын күрә алу.


24.05







68

Йомгаклау

1










Матур әдәбият белән даими танышып баруның рухи дөньяңны баету булганын онытмаска!

25.05








КУШЫМТА
Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге


  1. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

  5. Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

  6. Утлы еллар кайтавазы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  7. Син кайттың, Исхакый, Ватанга. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  8. Мифтахова М.Г. Хәсән Туфан мәктәптә. – Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2002.

  9. Салихов Р.Г. Г.Әпсәләмов геройлары дөньясы. Анализ тәҗрибәсе. - Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2003.

  10. Шакирова Г.Ә. Мәктәптә Т.Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010.

  11. Талтар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

  12. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.

  13. Шакирҗанова Ә.Б. Ттар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

  14. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

  15. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”,2005.

  16. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.

  17. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005.

  18. Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  19. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003.

  20. Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.

  21. Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. Татар шигърияте: 1960 – 1980 еллар. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  22. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2009.


Электрон әсбаплар исемлеге


Әсбап төре

Исеме

Сыйныф

Мультимедияле программа

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.

7-11

Мультимедияле программа

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

5-11

Рус, татар һәм инглиз телләрендә мультимедияле

программа



Гасырларда калыр батырлык. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.

5-11

Комплект - 6 CD

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия - “Аксу” студиясе, 2008.

5-11

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
537.12kb.

08 10 2014
4 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

429.2kb.

01 10 2014
5 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

359.7kb.

11 10 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

497.48kb.

07 10 2014
4 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: РФ "Мәгариф турында"гы Законының 7 нче маддәсе

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

287.22kb.

15 12 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды

Шул сәбәпле тема өйрәнү, класстан тыш уку дәресләрен өлешчә кыскартырга туры килде. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программа

312.91kb.

13 09 2014
3 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

175.38kb.

25 12 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

211.06kb.

17 12 2014
1 стр.