“Каралды”
Методик берләшмә җитәкчесе:
__________ Латыйпова Р.М.
Беркетмә №1,
“28” _август___ 2012 ел.
|
“Килешенде”
Укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________ Билалова А.М.
“ 31_” _август_____ 2012 ел.
|
“Раслыйм”
Директор:
_________Латыйпов Х.Х.
Приказ №40
“3 ” __сентябрь_ 2012 ел.
|
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы
Акбүре урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен
татар теленнән эш программасы
Төзүче: Харисова Гүзәл Ильяс кызы,
2 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә
утырышында каралды
Беркетмә № 1
« 29 » август 2012 г
2012 - 2013 нче уку елы.
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
-
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
-
“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
-
Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
-
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
-
“Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
9 нчы сыйныф өчен программада татар теленә 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла.Атнасына 2 сәгать . Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 14(8) сәгать куелган.Диктантлар -4(2),изложение 8(4),сочинение 2(2) Алдагы елларда тестлар эшләүгә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен язмача башкару максатында файдаланыла. Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Программада “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты. Кайбер темалардан соң өй эшләре берничә вариантта тәкъдим ителде. Укучылар шуларның үз көченә туры килгәнен сайлап алып эшлиләр. * тамгасы белән бирелгән өй эшләре биремнең иҗади характерда булуын яисә катлаулылыгы белән аерылып торуын искәртә.
5-9 нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары
-
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
-
Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
-
Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
-
Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
-
Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.
Төп бурычлар
-
Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
-
Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
-
Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
-
Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
-
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)
-
Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.
-
Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.
-
Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.
-
Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.
-
Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.
-
Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына)
-
Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
-
Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
-
Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
-
Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
-
Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
-
Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
-
Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
-
Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
-
Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.
Тематик бүленеш
№
|
Төп темалар
|
Төп программадагы сәгать саны
|
Эш программасындагы сәгать саны
|
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре
(саны=сәгате)
|
Тема өйрәнү
|
Диктант
|
Изложение һәм сочинение
(БСҮ)
|
БРИ тестлары эшләү
|
Эш кәгазьләре язу
|
1
|
Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау.Фонетика
|
4
|
4
|
1
|
1
|
|
|
2
|
Лексикология
|
4
|
4
|
1
|
1-1
|
|
|
3
|
Морфология
|
6
|
6
|
|
1
|
|
|
4
|
Гади җөмлә синтаксисы
|
4
|
4
|
|
1-1-1
|
|
|
5
|
Кушма җөмлә синтаксисы
|
6
|
6
|
1
|
1
|
|
|
6
|
Стилистика һәм сөйләм культурасы
|
20
|
20
|
1
|
1
|
1
|
|
7
|
Тел турында гомуми мәгълүмат
|
10
|
10
|
|
1
|
1
|
|
|
Барысы
|
54
|
54
|
4
|
10
|
|
|
следующая страница>