Перейти на главную страницу
1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
2.“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
3.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
4.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Дәреслекләр.
1. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, ХIХ йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ә.Садретдинов.- Төзәтелгән 4 нче басма.-Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.-407 б.:рәс.б-н.
Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.
1.Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
2.Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
3.Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
4.Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
5.Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.
1.Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
2.Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
3.Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
4.Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
5.Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
6.Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
7.Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
8.Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
9.Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
10.Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
11.Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
№ п\п |
Бүлекләр |
сәг. саны |
1 |
Кереш |
1 |
2 |
Татар - төрки әдәбиятының чыганаклары |
4 |
3 |
Болгар чоры әдәбияты |
4 |
4 |
Алтын Урда чоры әдәбияты |
4 |
5 |
Казан ханлыгы чоры әдәбияты |
3 |
6 |
ХVII йөздә әдәбият |
2 |
7 |
ХVIII йөздә әдәбият |
2 |
8 |
ХVIII йөз әдәбиятына йомгак |
1 |
9 |
ХIХ йөзнең беренче яртысында әдәбият (Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки) |
2 |
10 |
Г.Кандалый иҗаты |
2 |
11 |
ХIХ йөзнең икенче яртысында әдәбият (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов) |
2 |
12 |
К.Насыйри эшчәнлеге |
3 |
13 |
Реалистик проза үсеше |
1 |
14 |
М.Акъегет. “Хисаметдин менла” |
2 |
15 |
Р.Фәхретдин. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” |
2 |
16 |
Ф.Кәрими. “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы” |
2 |
17 |
З.Һади. “Җиһанша хәзрәт” |
2 |
18 |
З.Бигиев романнары |
5 |
19 |
М.Акмулла шигырьләре |
1 |
20 |
Я.Емельянов шигырьләре |
1 |
21 |
Г.Ильяси , Ф.Халидиләрнең драмалары |
2 |
22 |
IХ сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак |
1 |
| ||
23 |
Б.с.ү. Уку тизлекләрен тикшерү |
2 |
24 |
Дәрестән тыш уку |
3 |
25 |
Сочинение |
14 |
|
Барлыгы: |
68 |
Кереш дәрес. Тарихи - әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан мөһим урыны. Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтенең ятуы.
Төрки-татар әдәбиятының чыганаклары. Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул - чаралары, алымнары.
Рун язулы истәлекләр. ”Орхон-Енисей язмалары”нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер - мотивларның чагылышы.
Уйгур язулы истәлекләр. “Алтун ярук” (“Алтын балкыш”), М. Кашгарыйның “Диване лөгатет - төрек” китабы - борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й.Баласагунлының “Котадгу белек” поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрнең төрки – татар язма әдәбиятына тәэсире. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. Шәрык әдәбиятының тәэсире.
Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Корьән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тормышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.
Кол Гали турында мәгълүматлар. “Кыйссаи Йосыф” дастанының язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе. “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгының роле. Поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Композицион төзелеше. Татар әдәбиятына ясаган тәэсире, алга таба үстерелгән традицияләре.
Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү.ХIII йөз урталарыннан алып ХV йөз башына кадәр дәвердә болгар - татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.
XIV йөз әдипләре. Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Мәхмүд Болгари, Рабгузый, Әхмәд Үргәнчи һ.б. язучылар әсәрләре, аларда чагылган суфичылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше.
С.Сараиның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлестан бит - төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сараиның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү - үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ.б. “Сөһәел вә Гөлдерсен” әсәре. Идея - эстетик эчтәлеге, сәнгатьлелек ягыннан үзенчәлекләре. Дастанда сурәтләнгән табигать күренешләренең роле. Чагыштыру, метафоралар, аларның оригинальлеге. С. Сараи иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.
Казан ханлыгы чорында әдәбиятның үсеше, анда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе. Казан ханлыгы чоры әдәбиятының күренекле вәкилләре Мөхәммәд Әмин, Колшәриф, Өмми Кәмал иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.
Мөхәммәдьяр иҗаты. Алардагы уртак яклар (композицион төзелештә, тел – стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ.б.). “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары. Аларда гаделлек фикере, кешене яратуны алга сөрү. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел - сурәтләү чаралары. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.
XVII йөз әдәбиятына тарихи - әдәби күзәтү. Бу чорда иҗтимагый - сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чгылышы. Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.
М.Колый иҗаты. Анда Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы чордагы татар әдәбиятының төп сыйфатлары чагылу. Суфичылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак бу иҗатның үзенчәлекләре, сәнгатьлелек дәрәҗәсе. М. Колый «Хикмәтләр»е, аларның үзенчәлеге, идея - эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнеше.
XVIII йөз әдәбиятына тарихи - мәдәни күзәтү. Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый - икътисади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Шушы чорда иҗат иткән Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Таҗетдин Ялчыгол һ.б. әдипләрнең иҗатларына гомуми күзәтү.
Габдрәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты. Фәнни хезмәтләре. Шигырьләрендә гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау. Иҗатында әдәбиятның яңа сыйфат үзгәрешләрен, яңа баскычка күтәрелү үзенчәлекләрен чагылдыруы. Язучы һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсенә тәэсире
ХVIII йөз әдәбиятына йомгак. Дәрес – лекция. Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Андагы төп мотив һәм тенденцияләр. Әдәбиятка ислам диненең тәэсире. Урта гасыр гуманизмының үзенчәлекләре. Кешене, аның җирдәге урынын һәм яшәү мәгънәсен аңлауда әдәбиятта үсеш баскычлары. Кеше образын сәнгатьле сурәтләүдә язучылар ирешкән уңышлар. Кеше белән җәмгыять бәйләнешен төшенә – үзләштерә бару.
XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар (Казанда университет һәм типографияләр ачылу һ.б.). татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы. 1812 нче елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәркәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы.
Әбелмәних Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәмияте.
Г.Кандалыйның тормыш юлы, иҗаты. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары. Беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу. Хатын - кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: “Шәфгый”, “Сахибҗәмал”, “Фәрхи” һ.б. Хатын - кыз гүзәллеген тасвирлауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары.
XIX йөзнең икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә, татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, аңа аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәрнең йогынтысы. И.Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган адынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире.
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы. (“Мәгърифәтчеләр” дигән таблица ясау). Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Мәгърифәтчеләрдән Шиһабеддин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов һ.б.ларның эшчәнлеге һәм иҗаты.
Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге. Иҗат эшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау. Әдәби әсәрләренә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәбиятыннан килә торган мотивларның аралашып дәвам иттерелүе.
К. Насыйриның “Фәвакиһел - җөләса фил - әдәбият” җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта гасырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү. Иҗтимагый мәсьәләләрнең сәнгатьле чишелешендә үзенчәлекләр.
Класстан тыш уку. К.Насыйриның “Кырык вәзир кыйссасы”н анализлау.
Реалистик проза үсеше. Татар прозасының реализм нигезендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның арта һәм камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ.б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы.
М.Акъегетзадәнең “Хисаметдин менла” романы – мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән. Үзәк геройлар - шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.
Р.Фәхретдиновның “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәре. Яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелеше. Романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау. Әсәрнең әдәби - стиль үзенчәлекләре.
Ф.Кәриминең “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы” хикәясе. Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен гуманлы идеаллар ноктасыннан торып яклау һәм хәл итү. Геройларның дөреслек хакына барган көрәштә тәвәккәллеген, нык холыклы булуын хуплау. Хикәядә халыкчан тел һәм стиль.
З.Һадиның “Җиһанша хәзрәт” повесте. Шәхес һәм мохит проблемасында кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсен реалистик хәл итү. Әдәби образларның катлаулылыгына омтылу. Повестьта татар җәмгыятенең өлгергән мәсьәләләре һәм үзенчәлекле якларын чагылу.
Кл.тыш уку. Ф.Кәриминең “Шәкерт илә студент” повестен анализлау.
Заһир Бигиевнең тормыш юлы. “Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы татар прозасында детективның реаль нигезләргә утыртылуы. Кеше менәзен тормышчан җирлектә ачуда уңышлы алымнар. Зөләйханы фаҗигагә алып килгән сәбәпләрнең берсен күрсәтеп, “бала ата - ана сүзеннән чыкмаса яхшы” дигән фикер уздырылу. Байлыкка омтылышның кеше холкын бозуын, һәлакәткә китерүен сурәтләү.
Заһир Бигиевнең “Гөнаһе кәбаир” романы турында кыскача мәгълүмат. З. Бигиев романнарының поэтик эшләнешендә алга китеш буларак сюжет һәм композиция төзеклегенә омтылу.”Гөнаһе кәбаир” романын уку һәм анализ ясау.
М.Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре. (“Замана галимнәренә”, “Нургали хәзрәт” һ.б.), алардагы төп фикерләр , поэтик үзенчәлекләр. “Дамела Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”. Аның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы, халык иҗаты алым – детальләреннән мул файдаланып язылуы. Акмулла хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык.
Яков Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау. Шигырьләренең халыкчанлыгы, тел- сурәтләү чараларының гади образлыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.
Татар драматургиясенең беренче адымнары. Г.Ильясиның “Бичара кыз” һәм Ф.Халидинең “Рәдде бичара кыз” драмалары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф – гадәтләрне тәнкыйтьләү.
Класстан тыш уку. Г.Исхакыйның “Кияү” хикәясе. Әсәргә анализ ясау.
IХ сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак. Матур әдәбият һәм иҗтимагый - тарихи үсеш процессы. Урта гасырлар, ХVIII һәм ХIХ йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, күренекле әдәби әсәрләр. Аларда кеше шәхесенә карашың үсә, тирәнәя баруы. Әдәбиятта иҗтимагый мотивларның чагылыш дәрәҗәләре. Сәнгатьлелекнең үсеш баскычлары. Әдәбиятның гади халык тормышына якыная баруы.
Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр
1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
6.Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.
2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
5. Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
№ |
дәрес темасы |
сәг |
үткәрү вакыты |
искәрмә | |
план. |
факт | ||||
1 |
Кереш дәрес |
1 |
3.09 |
|
|
2 |
Төрки-татар әдәбиятының чыганаклары |
1 |
8.09 |
|
|
3 |
Рун язулы истәлекләр. ”Орхон-Енисей язмалары” |
1 |
10.09 |
|
|
4 |
Уйгур язулы истәлекләр. “Алтун ярук”, М..Кашгарый. “Диване …» |
1 |
15.09 |
|
|
5 |
Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте |
1 |
17.09 |
|
|
6 |
Б.с.ү. Уку тизлекләрен тикшерү |
1 |
22.09 |
|
|
7 |
Кол Гали турында мәгълүматлар. “Кыйссаи Йосыф” дастаны |
1 |
24.09 |
|
|
8-10 |
Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы |
3 |
29.09 1.10
6.10 |
|
|
11 |
Сочинение №1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы буенча |
1 |
8.10 |
|
|
12 |
Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү |
1 |
13.10 |
|
|
13 |
Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү |
1 |
15.10 |
|
|
14 |
XIV йөз әдипләре турында мәгълүмат бирү. |
1 |
20.10 |
|
|
15 |
С.Сараиның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге |
1 |
22.10 |
|
|
16 |
С.Сараи. “Сөһәел вә Гөлдерсен” әсәре |
1 |
27.10 |
|
|
17 |
Сочинение № 2. Алтын Урда дәүләте һәм әдипләре турында |
1 |
29.10 |
|
|
18 |
Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү |
1 |
12.11 |
|
|
19 |
Казан ханлыгы чоры әдәбияты һәм аның күренекле вәкилләре |
1 |
17.11 |
|
|
20 |
Мөхәммәдьяр иҗаты. Шигырьләре, “Төхфәи мәрдан” поэмасы |
2 |
19.11 24.11
|
|
|
21 |
Мөхәммәдьяр. “Нуры содур” поэмасы |
1 |
26.11 |
|
|
22 |
Сочинение № 3. Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучыларның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр |
1 |
1.12 |
|
|
23 |
Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү |
1 |
3.12 |
|
|
24 |
XVII йөз әдәбиятына тарихи - әдәби күзәтү |
1 |
8.12 |
|
|
25 |
Мәүла Колый иҗаты |
1 |
10.12 |
|
|
26 |
Мәүла Колый иҗаты буенча сочинение язу. (№4) |
1 |
15.12 |
|
|
27 |
XVIII йөз әдәбиятына тарихи-мәдәни күзәтү. Жанрлар. |
1 |
17.12 |
|
|
28 |
Габдрәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты |
1 |
22.12 |
|
|
29 |
Сочинение №5. Утыз Имәни иҗаты буенча. |
1 |
24.12 |
|
|
30 |
Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү |
1 |
29.12 |
|
|
31 |
ХVIII йөз әдәбиятына йомгак. Дәрес- лекция |
1 |
24.12 |
|
|
32 |
XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә |
1 |
31.12 |
|
|
33 |
Ә. Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки иҗатларына гомуми күзәтү |
1 |
14.01 |
|
|
34 |
Г.Кандалыйның тормыш юлы, иҗаты |
1 |
19.01 |
|
|
35 |
Г.Кандалыйның “Сахибҗәмал” поэмасы |
1 |
21.01 |
|
|
36 |
Сочинение № 6. Г.Кандалый иҗаты буенча. |
1 |
26.01 |
|
|
37 |
XIX йөзнең икенче яртысында әдәбият |
1 |
28.01 |
|
|
38 |
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы. |
1 |
2.02 |
|
|
39 |
Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге |
1 |
4.02 |
|
|
40 |
Каюм Насыйриның иҗат эшчәнлеге |
1 |
9.02 |
|
|
41 |
К. Насыйриның “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” җыентыгы |
1 |
11.02 |
|
|
42 |
Кл. тыш уку. К.Насыйри. “Кырык вәзир кыйссасы” |
1 |
16.02 |
|
|
43 |
Сочинение №7. К.Насыйри иҗаты буенча. |
1 |
18.02 |
|
|
44 |
Реалистик проза үсеше |
1 |
25.02 |
|
|
45-46 |
М.Акъегет. “Хисаметдин менла” романы |
2 |
2.03 4.03
|
|
|
47-48 |
Р.Фәхретдинов. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәре |
2 |
9.03 11.03
|
|
|
49-50 |
Ф.Кәрими. “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы” |
2 |
16.03 18.03
|
|
|
51-52 |
З.Һади “Җиһанша хәзрәт” повесте |
2 |
23.03 25.03
|
|
|
53 |
Кл. тыш уку. Ф.Кәрими. “Шәкерт илә студент” әсәре |
1 |
30.03 |
|
|
54-56 |
З. Бигиев. “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романы |
3 |
13.04 15.04
20.04 |
|
|
57-58 |
Заһир Бигиев. “Гөнаһе кәбаир” романы |
2 |
22.04 27.04
|
|
|
59 |
Заһир Бигиев иҗаты буенча сочинение. (№8) |
1 |
29.04 |
|
|
60 |
Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү |
1 |
4.05 |
|
|
61 |
Мифтахетдин Акмулла шигырьләре |
1 |
6.05 |
|
|
62 |
Яков Емельянов шигырьләре |
1 |
11.05 |
|
|
63 |
Габдрахман Ильяси. “Бичара кыз” драмасы |
1 |
13.05 |
|
|
64 |
Ф.Халиди. “Рәдде бичара кыз” драмасы |
1 |
18.05 |
|
|
65 |
Сочинение № 9. Г.Ильяси, Ф.Халидиләрнең татар драматургиясен формалаштырудагы рольләре |
1 |
20.05 |
|
|
66 |
Кл. тыш уку. Г.Исхакый. “Кияү” |
1 |
25.05 |
|
|
67 |
Б.с.ү. Уку тизлекләрен тикшерү |
1 |
24.05 |
|
|
68 |
IХ сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак |
1 |
25.05 |
|
|
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
25 12 2014
1 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
17 12 2014
1 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
11 10 2014
1 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
07 10 2014
4 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
01 10 2014
5 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы
15 12 2014
1 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы
25 12 2014
3 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы
16 12 2014
1 стр.